Логотип
Проза

Әткәем

Хикәя



Хикәя

Авылдан энем шалтыратты. Аның, трубканы күтәргәнемне белгәч тә, эндәшми торуы мәшәкатьле мәлдә бераз җаныма тиде, шуңа коры тоттым:
 – Әйе! Сәлам! Йә, тыңлыйм! 
 Ул тагын да чак кына пауза ясады да сәламсез-нисез:
 – Әткәй үлде, – диде.
 – Үлде?! Ничек... үлде? – кинәт аңлый алмадым.
 – Үлгән булган... иртәнчәккә. Районга алып китәбез хәзер. Без йөреп кайтканчы, сез җыела торыгыз.
 Телемә килгән беренче сорауны бирәм:
 – Эчкән идеме?..
 – Ы-ы... салгалап йөрде. Пахмил дисәң, янында эчеп бетелмәгән шешәсе утыра. Беткәндер инде организм да, машина түгел бит. Икенче яктан, яше дә ярыйсы – сиксәнен тутырды. Ярый, шул минем, кайтыгыз.
 Шул мәл коллегаларымның тавышын ишетмәс булдым. Алар һаман, хәлемне аңламастан, бәхәсләштеләр-бәхәсләштеләр дә, фикеремне ишетергә теләпме, барысы бергә миңа төбәлде. Аларның сораулы карашларына каршы торып бастым һәм: «Әткәем вафат», – дигән ике авыз сүзне генә сыгып чыгара алдым. Юк, еларга, чәбәләнергә дип түгел, ә капылдан бәгыремдәге сызлануга чыдамаудан...
 «Әткәй үлде» дип елап утыручы булмады. Гомернең мәңгелек түгеллеген аңларлык, яшәрен яшәгән, ашарын ашаган җанны озатуыбызны да белер яшьтәбез барыбыз да. Кеше мәрхүм булганда бездә артык елау юк ул болай, әмма әнкәйне озатканда күз яшьләрен тыеп булмаган иде. Икесе дә – газиз кешеләр, безгә гомер бирүчеләр, дибез дә, ничек кенә булса да, икесен ике төрле кабул итәбез шул. Нигә алай икән? Алай дисәң, җавап үзе үк килә. Әткәй... әнкәй була алмый инде. Әнкәй – ул әнкәй. Ул – берәү. Әткәй дә берәү ... Тик ул ераграк, анда әнкәй җылылыгы, ана назы юк. Шуңадырмы...
 Гадәттәге, авылча – мөселманча озаттык әткәйне. Йола кушканча, чакырыла торганнарны чакырдык, бөтен тәртипләрен үтәдек, аш-суын әзерләдек, аятьләрен укыттык, хәерләрен тараттык. Әйтеп калдырган үтәрлек сүзе дә булмады, васыяте дә юк. Әллә айнып та җитми китеп баргандыр – кем белә? Йоклый, әле уянмаган, дип уйлаган өйдәгеләр дә, ә ул инде суынып яткан... Уйлап карасаң, зиратка куелмаска да тиештер. Тик... әткәй турында көфер әйтеп торасыңмы инде. Әстәгъ! Кит, нәрсә уйлап утырам!
 Өчен, җидесен берьюлы үткәреп куеп, халыкны озатып, кичкә үзебез генә калгач, өлкән абый өстәл башына басып, сүз алды. Без һәр җыелганыбызда аның шулай сәламләп һәм йомгаклап куюына күнеккәнбез. Әткәй урынына аны кабул иткәнгәме? Әткәйдән булмагач ни...
 – Шулай, туганнар... Әнкәй янына әткәй дә китеп барды... Нишләтәсең, барыбыз да бара торган җир дигәндәй. Тууның үлеме дә бар, – һәрберебез алдына гына текәлеп тыңлап утырабыз. – Әткәй турында нәрсә әйтә алабыз?.. Үлгән кеше турында начар хәбәр әйтергә ярамый, әмма монда барыбыз да – аның балалары, мин әйтмәсәм дә, һәркем үзенчә уйлап утыра... Артык юньле әткәй була алмады, чыны шул. Тик безнең аңа үпкә юк, ул – безнең әткәй, безне яралткан кеше. Ул да, мөгаен, үпкәләп китмидер, энекәш белән килен әйбәт итеп карады – әнкәйне дә, әткәйне дә. Һәрчак өс-башлары караулы,  яткан урыннары җылы, тамаклары тук булды. Без дә кайтып, хәл белеп тордык. Ничек булганда да, аңа шушы биргәннәре өчен рәхмәтлебез... Үзебез аннан яхшырак әткәйләр булыйк – шул... 
 Киләсе көн җеназага җыелучылар таралды, мин мондагы гаилә янында калдым, ялым бер атналык. Җайлап кына әткәй белән әнкәй яшәгән бүлмәне бушаттым. Әнкәйдән артык әллә нәрсә калмаган да монда. Күлмәк-яулыкларын күптән таратып, якыннарына биреп бетергәнбез. Әткәйнекеләрне караштырып, абый-энекәшләр гәүдәсенә чамалап, ярагандайларын аерып салдым. Калганнарын хәер белән бергә төйнәп, балалардан авыл картларына җибәрттем. Бабайлар исе чыгып торган түшәк-юрганын төреп алып, өй кыегы астына – әнкәйнеке элүле торган җиргә менгереп, янәшәсенә бәйләп куйдым. Торалар, әнә, җан әрнеткеч бер хатирә булып...
 Эчемне әллә нәрсә яндыра. Артык кайгырмыйм да кебек, әмма өстемә капланган бер нәрсәне сирпеп җибәреп, ныклап сулыш ала да алмыйм. Күңелем тулышкан сыман, тик кайгырырлык ук түгелме әллә хәлем?.. Шул басылганлык белән уйга чумып, мыштырдап кына эш белән булам. 
 Әткәйнең урыны астыннан иске чемоданнарны сөйрәп чыгардым. Әнкәй үлгәч, аның саклаган бөтен альбомнарын, әллә күпме хатларын, документларын тартма-чемоданнары белән үзенең карават астына шудырып куйган иде. Заманында әнкәй, шуларны барлап утырганда: «Йә! Нәрсә дип шул кәгазьләреңә күмеләсең дә утырасың! Дауна үлеп беткән адәмнәрне карап!» – дип җибәрә иде. Хәзер, әнә, үзе дә шул исемлеккә керде. Мин үзенә: 
 – Нәрсәгә кирәк бу чүп, әткәй, сиңа? Аларны тотып та карамыйсың бит? – дигәнгә:
 – Ятсын. Әниеңнеке, – дип кенә куйган иде.
 Ә үзе гомер буе әнкәйнең кадерен белмәде... Шушы рәнҗүле сүзләрне әйтеп куйдым. Шуны әйтәсем килеп торган, күрәсең. Үпкәләп түгел, хакыйкать итеп. Белмәде шул кадерен әнкәемнең, ә үзе, бала шикелле, ансыз бер көн дә тора алмады. Күзе алдыннан очып барды әллә? Чак кына каядыр чыкса, карангалап: «Әниең кайда?» – дияр дә торыр иде... 
 Альбомнардагы сурәтләрне идәнгә туздырып ташладым. Кирәкләрен үземә бүлеп алмакчымын. Калганнары шушында – төп йортта сакланыр. Онык-оныкалар килгәндә карар, картәни-картәтиләрен танып белми калганнары да, туасылары да бар.
 Әткәйнең армия фотолары ярым-йорты, бөкләнеп, ертылып беткән.  Яшьрәк чагында, эчеп кайтса, фотоларын йомарлап, турап ташлый торган гадәте булды шулай. Болары – әнә шул «яулардан» калганнары. Әнкәй аларны җыеп, ябыштырып сакларга тырышкан, күрәсең. Бөтенрәкләрен алып карыйм – су сөлеге кебек егет! Андый чибәрлек, мондый чая караш, мәһабәт сын... безнең беребезгә дә күчмәгән, ахры. Бик матур булган ул яшьлегендә. Өч класс белеме белән заманына күрә укымышлы саналган әнкәемне каратсын әле... Картәнием килеп: «Моның кирза итегенә кызыгып чыктыңмы?» – дип юкка гына әрләп китмәгәндер. Һо-о, кирза итегенә генә дә гашыйк булырга мөмкин булган шул!
 Бер фотода Сабантуйда көрәшкәне эләккән. Тиргә баткан, юан билендә тастымал, корсагы бүселеп алга чыккан, ярсыган – карашы диюнеке!.. Карасам, халык арасында, арттарак, минем ярты битем эләккән. Йодрыгымны авызыма кысып, борчылып торам. Әткәй өченме,  әллә аның кулына эләгәчәк башка батырлар өченме?
 ...Аның нәкъ шул фотодагы чагы иде бугай. Шундый зур, минем өчен тау сыман иде. Киң аркасына җилкәмне терәп, аяк сузып, артка карап утырып алганмын арбада. Икәүләшеп җәйләүгә китеп баруыбыз. Һәркем үз уена чумып килә торгач, ул, чыбыркы сабын изәп, бер акланга күрсәтә:
 – Шушы тирәгә картәниеңнәр җәйләүгә чыккан. Моннан үткән саен: «Әй, җир-су картаймый да инде, хас безнең балачактагы кебек барысы да, ди торган иде», – дип куя. Тавышы йомшарып, хәтта калтырап киткән кебек була. Мин, каерылып, аңа карап алам. Әнисе хакында сөйләгәндә шулай күңеле йомшарып киткәли. Әллә нинди бер эчке җылылык, олы сөю белән телгә ала картәнине. Әнкәем әйтмешли, «картайганчы бала булып» яшәгәнгәме икән? 
 Икебез дә тынып калабыз. Мин, ни әйтергә белмичәме, елга аръягындагы текә яр битендә чырлашкан карлыгачларга карап, уйсыз гына әйтеп куям:
 – Шул карлыгач оясыннан берәрсе йомырка алала микән?
 Боегып киткән әткәй: «Тпр-р-ру!» дип җикереп, тыңлаусыз биясенең авызлыгын каерып тарта да каршы ярга ияк кага:
 – Анауны әйтәсеңме?
 – Әйе.
 Ул күзен кыса биреп чамалый: мин нидер әйтеп өлгергәнче, дилбегәне учыма тоттырып, кирзалары белән чолгавын чишкәч, калган киеме белән ярдан агымга чума. Күз ачып йомганчы булган бу хәлдән дә, аның соры дулкыннар эченә чумып югалуыннан да куркып, янымдагы тауларны селкетердәй булып чәрелдәп җибәрәм:
 – Әтк-ә-әй!
 Минем тавыштан чак тыелып торган куркак бия, өркеп, капыл юртып китә. Туктату кая? Җитмәсә, үзем һаман суга карыйм. Урман эченә җилеп барганда, аның елга уртасында йөзгәнен шәйләп калам, ә арба, чыбык-чатырга сугылып, шатыр-шотыр әрәмәлеккә кереп тә китә.
 Бия, агач араларында ары-бире төртелеп йөреп тынычлангач, үз җае белән кире юлга чыга. Мин дилбегәне исем өчен генә тотып, һаман тирә-якны айкыйм. Менә, бермәл, карасам – әткәем! Бер аякка аксап басып, кабаланмый гына йөгерә. Яланаяк, лыч су! Мин аның бу хәленнән тәмам куркып китәм. Ул куып җитә дә, атны тартып туктаткач, авызыннан кечкенә генә аксыл йомырка чыгарып бирә. Мин, әле сигез-ун яшьлек кенә бала, бу  хәлнең башка сыймас ахмаклык икәнлеген инде аңлыйм, әмма шул ук вакытта искиткеч батырлык сыман да кабул итәм. Учларымны кушлап, йомырка салырга  оя сыман итеп сузам, үзем көләм:
 – Юләр!
 
 Эчте шул әткәй. Исерсә, җенгә әйләнеп, дөнья җимереп, кем белән булса да сугышасы килә торган иде. Гаугалы, җәнҗал кубара торган гадәтеннән барыбыз да гарык булдык. Барысын да әрләде. Әнкәемнән башлап кече энемә кадәр. Нигәдер мине үткәрде. Миңа күзен акайтып  карап ала да, иренен кыбырдатып торгач: «Бичура!» – дияр иде. Шулай. Аның өчен бичура булдым. Әрләү булдымы бу, мактаумы, әллә башка мәгънәдәме, һәрхәлдә, шуннан үтмәде. Абыемнарга чыбыркы да, каеш та эләксә, миңа бармагының очын тидерү түгел, җилен дә кагылдырмады. Аны, исерсә – белми, дигән булдылар. Белә иде ул. Ул гауга куптарганда, бөтен кеше качып беткәч, инде зурая башлаган мин, юри янына барам, ул кулындагы әйберен миңа тидерми, икенче яккарак ата, шул яккарак күчсәм, башка тарафка ташлый. 
 – Кит, кеше көлдермә, – димен, – бар ят, йокла! Синнән соң күпме җыештырырга кирәк. 
Әнкәемә шулай итә, дисәм, юктыр, ул бит арый, бернәрсә дә белми дип, үзенекен сөйли. Боларны искә аласым килгәннән түгел, бер кызмача булып төшкән фотосын кулга алганнан хәтерләп утыруым. 
 ...Кышкы юлдан җәяү кайтып киләм. Егерме чакрымлап бар. Караңгы төшкән. Автобус йөрмәгән мәлләрдә, телефон юкта җәяү күп  йөрелде инде. Ярты юлны үткән җирдә утар бар. Шунда елкы кышлатып яталар. Әткәйнең сменасы булырга да мөмкин. Шулай да артык өмет юк, тирләп-пешеп атлый бирәм. Менә бервакыт, атлый торгач, каршыма бер нәрсәнең чабып килүен шәйләдем. Нәрсә булуы мөмкин? Бүре түгел. Чөнки бүре алай тик торганнан кешегә ташланмый, моны беләм. Әткәй өйрәткән. «Аю да, бүре дә куркыныч түгел урманда, алар кешегә тими, поши тапарга, тырнарга омтылырга мөмкин», – дип кабатлый иде юлга озатканда.
 Мин нәрсәгәдер юрап маташканчы, бу җанвар, чабып килгән уңайга, өстемә сикерде. «Һай» итеп кенә калдым да, икәүләшеп көрт буйлап мәтәлеп киттек. Тау астынача тәгәрәтеп, битемне, йон башлыгым чишелеп калганнан тузгыган чәчләремне ялап бетерде бу. Шоңкар! Әткәйнең сунар эте!
 Мин аның муенындагы каешыннан эләктерергә, тагылып торырга маташам. Эт ләңгелдәп өрә, димәк, хуҗасына тавыш бирә. Мине тарткалый да читкә чабып китә, тагын өрә, тагын килеп, мине аударып, яларга керешә. Башлыгымны эзләп алып, эт турылап чапкан якка йөгерәм мин дә. Ярыйсы гына чабышкач, җигелгән атка килеп төртеләбез. Әткәй, башын да борып карамый, чанада утыра. Мин, «ах-ух» килеп, аның янына авам:
 – Ка-кайдан белдең минем кайтканны?!
 – Белми әллә! Бүре үз көчеген әллә ничә чакрымнан сизә, – күңеле көр, кызмачалап алган. Шушындый чагында шулай аңлаешсызрак, кинаяләп сөйләнгән була.  Мин терәлү белән, ул чыбыркысын чыжлата:
 – На-а! Үҗә-әт!
 Чак таптанып торган хуҗасы кебек үк дәртләнә мал, торган урыныннан алгы аякларын күтәреп, ыргылып чабып китә. Эте сузылып ияреп карый да – хәле җитми, үпкәчел өрә-өрә, артта кала. Борылышларда биткә көрт сирпелә, чана кыйгаеп-кыйгаеп китә, мин, әткәйнең кызы, боларга кушылып шашам:
 – Ку тагын! Ку!
 – На-а-а! 
 Төнге авылга ап-ак бәскә төренеп, бу бөркетеп, дугалы туй шикелле килеп керәбез.

 Хәтәр кызганучан да иде... Үзе тирәсендәге бөтен хатын-кызны да кызганды. Әнкәемнең берәрсенә күз күтәреп караганын да яратмады, сеңелләре, җиңгәләре, киленнәре янына башкаларны якын китерми җәфалады. Мәжлес-фәләндә берәр ир кеше аның туганына ялгыш кына сүз катса, елмайса – бетте! Якасыннан бөтереп алыр, йә аннан да яманрагы – кундырыр иде. Өстәл аударып сугышып китү дә аңа берни тормады. Шуңа туй-мазарда аның артында абыйларымның берсе сакта торды. 
 ...Үсмерлектән чыгып, кыз булып җиткән чагым. Егет-җилән игътибарын тоя, күз атканнарын чамалый башлаганмын. Урам эчендә колмак тазартып утырам. Әткәй алып кайткан. Мин шуның белән булам, ул якындагы лапас астында балта сабы юна. Үзе колмак җыеп йөргәндә агачта торган искиткеч зур тузбаш елан күрүен сөйли. Аны тыңлыйм, үзем капка аша урам яктагы багана башында торган егетне дә шәйлим. Әткәйнең хәбәреннән бигрәк, ике күзе бу якта булган шул адәмнең карашыннан эреп, елмаям. Авылда электр баганаларын алмаштыралар, бу шуларның берсе булырга тиеш – багана башында нәрсәдер эшләп маташа, еш-еш бу якка күз сала. Шул вакыт Ходай кушмаган хәл булды. Әткәй тыныч кына торып, абзардан «Дружба» пычкысын алды, шуннан, кабаланмый гына, урамга чыкты да капыл чыжлатып теге егет торган багананы кисә башлады. Бахыр электрик ничек төшеп качканын да белми калды! Әткәй пычкысын кире кертеп куеп, баягы урынына терәлеп, юнуын дәвам итте. Мин дә ни булганын аңламамышка салыштым. Башка чарам юк иде.

 ...Менә бу фотода аю алган чагы икән. Тау сыман булып яткан аюның өстендә вак кына балалар тезелешеп утырабыз. Курку юк, өркү юк. Сунарчы булды бит әткәй. Гомер буе мылтык тотты. Шундый кызу һәм еш кына салмыш йөргән кешенең мылтыклы булуы минем бүгенге күзлектән, әйе, маймылның граната тотып йөрүенә тиң. Андый-мондый чакта, мылтыгын сөйрәп чыгарып, аз каза салмады инде.
 ...Алачыкта кичке савым сөтен аертып утырам. Әткәй белән әнкәй чәй артында сүз көрәштерә. Сепарат тавышыннан тегеләрне яхшылап ишетмим. Шулай да бәхәсләре мал арасындагы дәү кара үгез темасына икәнлеген төшенәм. Шулай кыеша торгач, әткәй, капыл сикереп торып, өйгә томырылды. Аннан күп тә тормый мылтык тотып чыга да, әнкәй «аһ» иткәнче, биек күтәрмә тәрәзәсеннән торып, төзәмичә дә атып та җибәрә, берни сизми торган кара үгез маңгаена пуля тиюдән «лып» итеп арт санына утыра төшә. Тавышка йөгерешеп чыккан абыйларымның берсе, пычак алып, бахыр малны чалып  та җибәрә. Төн буена ит аерабыз, эчәк юабыз, телен тыймаган әнкәйне әрлибез.
* * *
 Аның кебек ирек сөйгән бүтән кешене белмим. Бернинди чикләүне, басымны, кысымны күтәрә алмады. Кемгәдер, ниндидер сүз әйтүдән курыкмады. Гомумән, ул курка белмәде. Аның өчен түрә дә, хуҗа да, Алла да, мулла да булмады. Табигатькә бәйлелеге шулкадәр көчле иде – үзен аннан башка күз алдына да китерә алмады. Кайбер чакларда:
 – Киек булып урманда да яши алам мин, – дип, эре чирттереп тә җибәрде. Шуңадырмы, кырга чыгып, атка атланып йөри алмый башлавын авыр кичерде. Бу хәл аны рухи яктан нык какшатты. Тәрәзәдән карап-карап утыра да:
 – Урманга сусап утыр инде урман эчендә, – дип ачынып әйтештерер иде.
 Ялгыз калгач, аны калага алдык. Төпчек улының бишенче каттагы фатирына алып килеп утырттык. Бу аның өчен шок булды. Бер атна утыргач, мин бер төшке аш ашатып китәргә килсәм, болай ди:
 – Ирәндекнең кайсы тәңгәленнәнрәк Уралга чыгу юлын чамаладым әле. Куңырбуга юлыннан төшсәм, сыртлап, элекке үзебез мал куган тәңгәлләргә барып төшәргә тиешмен.
 Әкият сөйләгән балага караган кебек карыйм:
 – Ярый, кайтып җитсәң, сәлам әйтерсең. Тамагыңны туйдыр башта.
 Тик ул тамактан калган, мондагылар әйтүенчә, йокыдан да. Ике күзе – офыкта күгәреп күренгән тауларда. Бераздан әйтеп куя:
 – Салават Юлаев та шушылай зарыкты микән? Бахыр...
 – Кайда? – көлүемне чак тыям.
 – Зинданда.
 – Уф, әткәй, син сәпчим килештерәсең. 
 ...Артык чәбәләнмәгәч, ярсымагач, бу зарын чынга алмагач – күрсәтте.
 Таң белән үк килен шалтырата:
 – Апа, кайнатам тәрәзәдән егылып төшкән! Скорый алып китте! – дип кычкыра трубкага, истерика чигенә җитеп.
 – Тукта. Тынычлан! Нигә алай?
 – Әллә!..
 Күземә ак-кара күренми чабып барып керсәм, әткәй, берни булмаган кебек, хастаханә караватында утыра, кулы гипслы. Янында – врач, милиция, ул тыныч кына аңлата:
 – Кайтыйм, дигән идем бүген. Ишеккә барсам, балалар бикләп киткән. Мине! Бикләп киткәннәр, бала сыман итеп! Мин әйтәм: «Йу-ук! Сез мине болай тоталмассыз!» Тәрәзә читендәге торбаны чамалап алдым да, буйлап төштем дә киттем. Җиргә җитәрәк кенә ычкынып кителде, шулай булмаганда, гаугасыз-нисез генә кайтып та китәр идем әле.
 Милициянең теле көрмәлә:
 – Б-бабай, сез сиксәнгә җитеп барган кеше, нә-нәрсә уйлыйсыз? Бишенче каттан?!
 – Кайтам, дип әйттем бит мин аларга, көн дә әйтәм шуны, берсе-бер ишетми.
 Ишеттек, ниһаять. Тиз генә кире авылына күчердек. Юлда туктатып, машинадан төшкәч, карагай кәүсәсенә битен терәп, иснәп торды. Белмәгәнмен, ул үзе шундагы бер карагай булган икән. Бөгелми, сыгылмый, әмма шартлап сына яки дөрләп янып китә торган.

* * *
 ...Минем никахтан да фотолар бар. Шунда, әй, әткәем жәл булган иде, нишләптер. «Кияүгә чыгам», дип кайтып төшкәч, бер сүз дә дәшә алмады. Шым гына йөреп, сарык суйды, янында булышкан миңа күтәрелеп тә карамый. Кодалар белән дә аралашмады, муллага: «Риза», – дип әйткәнен генә ишеттем, башка ләм-мим тавышы чыкмады. Эчеп, тузынып куймасын, дип курыксак, кая ул!  Авызына да алмый, хәтта ашка да артык кагылмый утырды. Аның шулай югалып калганын, бала сыман күреп, нык жәлләдем. Тик бер-беребезгә җылы сүз катып, иркә эндәшеп, сөешеп өйрәнмәгәч, читтән генә кызганып караудан үтмәдем.
 Киявем ягында булып килгәч, әнкәем әләкләшә:
 – Әткәй кодалар биргән бүләкләрне вис ертып ташлады.
 – Нишләп?..
 – Сора үзеннән, «нишләп», дип. 
 Ишетмәмешкә салышып утырган әткәйгә борылам:
 – Нишләп?!
 Ул эндәшми. Колагына сагыз тыгылган шикелле, без бөтенләй юк сыман, тукылдап ядрә әвәләвен дәвам итә.
 – Нишләп алай иттең, әткәй?!
 Җавап юк.
 ...Ирдән аерылганымны ишеткәч, яратмады. Хатынның ирен ташлап китүе аның башына сыймаган сыман. Мине өйгә кертмәскә кушкан. Тик инде йортта энем хуҗа, аның карарлары хәзер монда закон түгел. Бу таләбеннән көләләр генә. Кайттым. Аңа бүләгемне салам. Кагылмый, алдына горур карап утыра бирә. Көләм. Ачуланып китә:
 – Куанып утырыр көнең бармы?
 – Әткәй, мин хәзер үзем зур кеше, үзем хәл итәм, – дим.
 – Ничек акылың күбәйгән икән, ир ташларга, дөнья ташларга башың җиткән, – мыскыл итеп авызын кыйгайта. Шулай теле зәһәр аның кирәкмәгәндә.
 Энем яклаша:
 – Әткәй, җитәр, апам безгә кунакка кайткан. Берни аңламаган нинди кеше син?
 – Кеше түгел, мин – поши! Сезнеңчә аңламыйм!
 Күз читләре белән генә карашып, яныннан шылабыз. Бер-ике көн бүселеп йөреп, язылып китә. Өстен алмаштырып, тамагына ташып, янында бөтерелеп йөрүемне күзәтеп утыра да:
 – Курчак сыман хатынсың. Нәрсәң ошамады икән ул эткә? Килеп кулыма капса, сарык суйган баганага бәйләп ярам мин аны! – дип, бармагын күтәреп, янап-янап ала. Куәт киткән, әмма холык калган. 
 – Шулай итәрсең, ярый, – дип җөпләп кенә торам.
 Озата чыгып, машина көтеп эскәмиядә утырганда, баш кага-кага әйтеп куйды бу:
 – Ул егетнең сине тоталмасын шул беренче килгәнендә үк сиздем мин. Карашы бигрәк йомшак иде. Минем кызга бу хуҗа булалмый дип уйладым. Шулай килеп чыкты да...
 Соңгы күрешүебез, соңгы сүзләре шул булган икән...

 Китче, әткәй турында әллә бер уңай гына истәлегем дә юк инде?! Гел әллә нәрсәләрне хәтерләп тик утырамчы. Карап торуга үтә дә тыныч, моңсыз кебек тә, мәле җиткәндә, давылдай күтәрелеп, уйламас нәрсәләр ясар, көтелмәгән хәлләр кылыр кызу канлы әткәемнең, аркамнан сөеп, юньле хәбәр әйткәне дә булмаганмы? Булмагандыр. Әмма минем күңелемдә аңа карата яралган тойгыларны алмаштырыр бүтән ир кеше юк та икән. Аңа ышанган кебек, берәүгә дә ышана, аркалана, аңа сокланган кебек, берәүгә дә соклана, кылыкларына аптырый алмаганмын. Аннан курыккан кебек, берәүдән дә курыкмаганмын яки буйсынмаганмын. Чөнки аның кебек суккан җирендә өзәр, карашы белән тез чүктерер адәм булмаган, очрамаган. Аның кебек, берәү дә минем өчен елгага ташланмаган, карлыгач оясыннан йомырка алмаган, көнләшеп, пычакка ябышмаган, сунарда ияреп йөреп туңганда, карда учак ягып, аяк-кулларымны уып җылытмаган, бозлы суда, мине ат өстенә утыртып, үзе алдан төшеп, билдән кичеп чыкмаган. Җанын суырып бирер, үзен корбан итәр, аптыратыр, шаккаттырыр кылыклар кылмаган. Аннан башка берәү дә...  
 Шушы ачышны ясагач, әткәйнең үлемен ишеткән мәлдә барлыкка килгән эчемдәге, төптәге, саңгырау авыртынуның никадәр тирән ярадан килүен, җанымда никадәр ачы сызлану барлыгын тойдым. Минем бит холыксыз, эчкече, дуамал картым – газиз әткәем юк... Ул – гүрдә... Ниһаять, сыгылып елап җибәрә алдым:
– Әткәем... Әтекәем!..
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бигрэк рэхэт итеп язгансыз, елый елый укыдым.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Искиткеч хикәя! Рәхмәт!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Искиткеч. Үземнең әтием күз алдыма килеп басты. Бик сагынам әтиемне

        • аватар Без имени

          0

          0

          Рәхмәт хикәя өчен ,елый-елый укыдым .Ул чор әтиләре барсыда шундый булгандыр ул.Сагындыралар шул .

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бик кочле кеше булган бу этэй.Эйе Ата,Ана нинди генэ булмасыннар,алар якын,кадерле башка алар кебек кеше юк доньяда!Э яратуга калганда кемдер курсэтеп ,кемдер тыныч кына ярата ,яклый,саклый,аклый.

            Хәзер укыйлар