Логотип
Проза

«Ташлама мине»

Аның әсәрләрен һәрчак көтеп алалар. Бигрәк тә хатын-кызлар. Геройлары – көчле, талантлы, иҗатта һәм хезмәттә максатка ирешкән ханымнар. Сүз, әлбәттә, күренекле язучы Мәдинә Маликова иҗаты турында. Укучылары аны «Азат хатын» журналисты чагыннан ук беләләр, яратып укыйлар. Бер тынга укыла торган «Шәфкать», «Басып сайрар талы бар», «Фидая», «Кызыл гөл», «Юкә чәчәк аткан чак иде» романнары күңелгә килә. Һәм, әлбәттә, соңгы романы «Арыш тәме»! Бу әсәре өчен Мәдинә Маликова быел республикабызның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителде. Язучы бу мәртәбәле исемгә чыннан да лаек!
Бүген игътибарыгызга «2012 ел китабы» конкурсында I урынны алган, 2014 елда кабат нәшер ителгән «Арыш тәме» романыннан өзек тәкъдим итәбез. Романының төп герое – Айзирәк. Ул сөйгән егете Васил белән бәхетле гаилә корырга әзерләнә, киләчәктә яраткан эшендә уңышларга ирешү турында хыяллана. Фаҗигаләр, кавышулар... Игътибарыгызга тәкъдим ителә торган бүлектә Айзирәк, юл һәлакәтендә вафат булган апасының яшь баласын карап, аңлашылмас ситуациядә кала. Егете белән аралары бозыла... Әнә шулай ымсындырып алып кереп китә дә, бер тынга укыла «Арыш тәме». 

(«Арыш тәме» романыннан өзек)

Ишектән керүгә, беренче күзгә бәрелгәне – Касыймның күз карашы булды. Ул эшеннән кайтып кергәндә, өйдә бала ялгызы иде. Мөгаен, иңрәп елап яткандыр. Бала күтәреп торган җизнәсенең рәнҗүле, хәтта ачулы сүзләр әйтәсен көтеп, Айзирәк гаепле кешедәй кызарынды. Җизнә исә аны күрүгә җиңеләеп киткәндәй сөенеп елмайды:
– Кайтмассың дип курыккан идек...
– Нишләп инде? Ун минутка гына чыгып тордым...
– Синсез дә калсак, эш харап безнең. Шулай бит, улым?
– Алай ук дияргә... Мин монда бит әле...
– Ташлый күрмә берүк...

Айзирәк, аның чиксез соклану да, ялвару да чагылган карашын күтәрә алмыйча, башын иде, аннан котылу чарасын эзләп, ванна бүлмәсенә борылды.
– Хәзер коендырып алам...
Кранны ачып, озынча зәңгәр ләгәнгә шабырдатып су агызырга кереште. Тик качып котылу мөмкин түгел, сабыйны күтәреп, тар җиргә Касыйм кереп басты.
Айзирәк Солтанны сак кына аның кулыннан алды да:
– Кухня өстәлендә череда төнәтмәсе тора, ярты литрлы банка белән, – диде. – Алып кер әле.
Череданы, ягъни эт тигәнәген Гөлүсә бер букча әзерләп куйган иде. Төнәтмәсе бала тәнендәге тимгелләргә, тапларга – менә дигән дәва.

Иңнәр иңгә, куллар кулга орынып киткәләде – чөнки сабыйны бергә коендырдылар, бергә киендерделәр. Касыйм үзен шундый кечелекле тота, шулкадәр ярарга тырыша, һәр ымы, хәрәкәте, кыюсыз гына күз сирпеп алуы белән рәхмәтен шундый итеп сиздереп тора иде ки, күңелен китерлек сүз әйтү, йөзеңне бозып карау да мөмкин түгел иде.
Юындыргач, сабый тынычланып китте, тәненең кычытуы кимеде булса кирәк. Шешәдән ризыкны да әйбәт кенә имде. Караватына яткыргач, изрәп йоклап китте.
Аннары Айзирәк бәрәңге пешереп изде, колбаса кыздырды. Кара-каршы утырып ашаганда аны-моны сөйләшмәделәр, икесе дә, кыенсынып калгандай, карашларын өстәлдән аермадылар.
Аннары Касыйм олы бүлмәгә чыгып, диванга утырды да, колакчыннар киеп, радио тыңларга кереште, Айзирәк бала әйберләрен юып элеп куйды.
Соңыннан бүлмәгә кереп, Касыймга:
– Төнлә еласа, менә бу шешәдәге сөтне җылытып эчерерсең, – диде.
– Ярый, рәхмәт.
Касыйм әле аның тел төбен аңламый, Айзирәкнең төнге йокысын бүләсе килми, дип кенә уйлый иде. Балдызы чыгу ягына борылгач, аптырап калды:
– Кая киттең?
– Нәзилә апа янына. Аларда йоклыйм.
– Нишләп алай?..
Балдызының ни дияргә белмирәк торганын күреп:
– Әйе шул. Бер төн булса да тыныч йокларсың, арыгансыңдыр, – дип, үз соравына үзе җавап бирде Касыйм.

...Нәзилә карчыкның ишек кыңгыравы иртәнге сәгать биштә зыңгылдады.
– Таң тишегеннән кем йөри икән?
Әбекәй ыңгырашып урыныннан кузгалмакчы иде, ян диваннан Айзирәк сикереп торды.
– Хәзер үзем ачам.
Ишек артында Касыймның тавышы ишетелде:
– Айзирәк, чык әле...
Кызның йөрәге жу итте: бала чирләп киткәнме әллә? Ул халат җиңенә кулын тыга алмый азапланды. Баксаң, сәбәп бик гади икән. Ул ишекне ачкач, Касыйм гаепле кеше кебек ялварып аңа текәлде:
– Эшкә киткәнче бер сәгать кенә булса да черем итеп булмасмы, дигән идем... Төн буе тынгы бирмәде...
Аңа ничек каршы әйтәсең? Айзирәк Василгә антын бозмады, җизнәсе белән икәүдән-икәү генә бикле ишек артында төн уздырмады бит. Хәзер яктырган, көн туган иде инде.
Айзирәк чыгып, сабыйны кулына алды да, кече бүлмәгә кереп китте. Касыйм, спорт костюмын кигән килеш, диванга ауды да оеды. Бала борсалана, ыңгы-раша, сызлана иде. Айзирәк өчен вакыт бик әкрен үткән кебек тоелды. Будильник кыңгыравы аны каты сискәндерде. Баксаң, Касыймның торыр вакыты җиткән икән.
Ул ваннага кереп киткән генә иде, ишекне дөбердәттеләр. Бу, мөгаен, Нәзилә карчык иде. Чөнки баскычтан менгән кеше тышкы ишек яңагындагы кыңгырауга баса. Фатирның үз ишеген фәкать уртак коридордагы кеше генә шакый ала. Ни булган әбекәйгә? Шулхәтле каты дөмбәсли, карт кулы ничек чыдый диярсең.
Ут капканмы әллә? Айзирәк кулындагы баланы яткызырга өлгермәде, трусиктан гына калган яланаяк Касыйм, юыну бүлмәсеннән чыгып, ишекне киң итеп ачып җибәрде. Бусага артында Васил басып тора иде...
Каршысында чәче тузгыган, ярым ялангач Касыймны, аның артында, халат киеп, бала кочаклап басып торган Айзирәкне күргәч, эчендә нинди давыл купканын үзе генә белгәндер егет. Ул, нишләгәнен аңышмыйча, хуҗаның иңбашына учын куеп, читкә этәрергә теләде, тегесе кузгалмагач, җилкәсе аша үрелеп:
– Син нишләп монда? – диде. Тавышында үпкә, рәнҗеш, ачу, ярсу чагылды. Касыйм, борылып, тәмам коелып төшкән балдызына күз салып алды да кара төк белән капланган күкрәген калкан итеп Васил каршысына куйды.
– Нәрсә ырлыйсың! Кайда булырга тиеш әле ул, үз өендә булмыйча?
– Айзирәк! Син миңа ни дип сүз биргән идең?
Айзирәкнең теле тибрәнде – авызыннан сүзе чыкмады. Мең төрле хис – сөйгәне каршында мондый хәлдә басып торганы өчен оялу, Василнең аңа ышанмавына гарьләнү, җизнәсе каршында егете белән аңлашырга кыенсыну – һәммәсе бергә буталып, аның җегәрен алган иде.
– Әйтер сүзең юктыр шул, болай да һәммәсе аңлашыла! – дип кычкырды үрсәләнеп Васил. – Хуш инде! Бәхетле булыгыз!
Һәм борылып күздән юк та булды. Айзирәк, баланы караватына салырга онытып, егет артыннан талпынган иде, җизнәсе бу юлы күкрәген аның юлына аркылы куйды.
– Кая барасың? Артыннан чапмакчымы әллә? Законлы ирең мәллә ул? Кыланмышы кырга сыймый!
Шулай дип, ишекне шартлатып япты да, йозак ачкычын ике кат борып, бикләп тә куйды...

...Васил бу төнен йокысыз үткәргән иде. Нишләптер борсаланды, башында төрле уйлар буталды. Төннәр шик-шөбһәләрне күпертә, сагышлы уйларны куерта шул. Айзирәккә ышана иде Васил, әлбәттә. Әмма монда сөйгәне үзе генә түгел, башка берәү дә бар бит! Һәм ул башка берәү кыз баладан көчлерәк. Әгәр Айзирәкнең ныклыгы җитмәсә, ни кылмас? Күпме кыз балаларның сафлыгын иң якын кешеләре таплый һәм, кагыйдә буларак, бу пычрак гамәл, олы җинаять җәзасыз гына түгел, билгесез кала!
Ахыр чиктә автобуслар йөри башлаганны да көтеп бетерә алмады, сикереп торды ул. Ә бәлки, анда Айзирәк кыен хәлдә калгандыр... Яклаучы, ярдәм итүче кирәктер...
Ул, шундый шикле уйлардан йөрәге ургып, урамга чыкты да машина туктатты...

Сулышына буылып, баскычтан йөгереп менеп җиткәч, Нәзиләнең кыңгырау төймәсенә басты. Айзирәк шунда булырга тиеш иде. Төймәгә берничә тапкыр сузып-сузып басарга туры килде – карчык авырлык белән кузгалды. Василнең кемлеген кат-кат сорагач, тимер ишекне кысып кына ачты да:
– Айзирәкләрнең кыңгыравы менә бусы! – дип, бармагы белән ишекнең икенче ягына төртте. Аннары сукрана-сукрана кире кереп китте.
– Кара син аны, төн буе йокы бирмәделәр... Көн буе хәл җыя алмам инде...
Васил аны ишетмәде – күрше ишекне йодрыгы белән төяргә кереште.
Төрлесен уйлаган иде, әмма мондый күренешкә тап булырмын дигән уй аның башына да килмәде. Ишек ачылгач, күз алдында ярым шәрә ир белән аның артына ышыкланган, бала күтәргән хатын пәйда булдылар. Тигез, тату гаилә...
Антын бозган кеше кем була? Хыянәтче дип атала ул!

...Бу хәлләрдән соң Айзирәк тә ут эчендә калган иде. Ни уйлады икән Васил аны шушы рәвештә күргәч? Вәгъдәсез диптер. Хыянәтче дип уйлагандыр ул кәләше хакында, хәтта зиначы дип... Очрашырга кирәк аның белән, һәммәсен бәйнә-бәйнә сөйләп бирергә, гафу үтенергә. Аңлар, кичерми калмас! Айзирәк өзгәләнеп елаган баланы караватына салды да кесә телефонына тотынды. Ә аннан ят, битараф гамьсез ир тавышы: «Өзелгән... соңрак шалтыратыгыз»... – дип такылдый торды.
Иртән дә шулай, көндез дә... Бу шуны гына аңлата иде: димәк, Васил аның белән сөйләшергә-аңлашырга теләми...
Әллә тәне кычытып сызлангангамы, бала туктаусыз елады. Апасының бәгырен талаган утларның ялкыны аның да йөрәген өтә микән әллә? Алар икәүләп сызланалар иде... Айзирәк яшьле яңагын аның йомшак битенә терәп кенә юаныч алгандай булды...

Ишек ачылган тавышка бала елаудан туктады, Айзирәккә дә хәл кереп киткәндәй тоелды. Бусагада әнисе басып тора иде. Аллага шөкер, кайтты! Ул хәлне аңлар, киңәш бирер, ярдәм итәр.
Әле генә көн болытлы кебек иде, карасана, тәрәзәләрдән кояш төшкән икән ләбаса... Әнә, ул ике сумкасын куйды да, юыну бүлмәсенә кереп, кулларын юып чыкты, аннары килеп баланы алды.
– Чәй куеп җибәр әле, кызым, – диде.
Аның куенына кергәч, бала да тынычланып китте.
Өстәл уртасына авыл каймагы, яңа бал куелды, тезенә баланы салган хәлдә утырган Ләйсән:
– Син пешергән чәй тәмле шул, – диде. Кызының күңелен күтәрәсе, йөзен ачасы килә иде аның. Ана күңеле баласының бик тә борчулы икәнен күрде, билгеле. Һәм сәбәпчесе кем икәнен дә чамалый иде. Әмма сорашырга ашыкмады. Башта Багыш хәлләрен сөйләп алды. Бераз тын алгач кына:
– Егетең Казандамы әле, әллә киттеме инде? – дип сорады.
– Белмим...
– Ничек белмисең? Сөйләшеп тормыйсызмыни?
– Юк... – диде Айзирәк, карашын яртылаш кына эчелгән чынаягына төбәп.
– Үпкәләштегез дәмени инде?
Айзирәк, әйе дигәнне белдереп, ым какты.
– Авыр сүз әйтмәгәндер бит?
– Әйтте шул...
– Ничек алай? Шундый матур чагыгызда...
– Мин үзем гаепле.
– Ни гаебең булсын синең?
– Миңа, җизнәң белән бер өйдә кунма, дигән иде...
Беразга тынлык урнашты, Ләйсән кулындагы балкашыкның чынаяк читенә бәргәләнеп чыңлаганы гына ишетелеп торды.
– Ирләрнең шул булыр инде! Безнең башка килмәстәйне уйлыйлар, – дип куйды ул ниһаять. – Ходай язмаганны... Безнең кияү ул кадәр намуссыз бәндә түгел лә. Хатынын җирләгәнгә кайчан гына... Ай-яй көнче икән егетең! Син ни дидең инде?
– Нәзилә апага кереп йоклармын, дигән идем...
– Кермәдеңмени?
Айзирәк күзен күтәрми генә, өзек-төтек сүзләр белән соңгы төн эчендә булган хәлләрне сөйләп бирде.
– Алай ик-ә-ән... Ә син аның каршында акланып тормакчымы әллә?
– Ул телефонын өзеп куйган шул...
Ләйсән кояш нурлары коелган тәрәзәгә карады, гүяки шул нурлардан иң кирәкле сүзләрне эзләде.
– Харап икән! Бер-береңне аңлашмаган чаклар булып торыр ул! Кайсыберсен үткәреп җибәрә белергә кирәк. Сөюләре чынлап булса, телефоннан да җавап
бирер, килер дә. Ә син ялынма!
– Нишләргә соң инде?
– Хәзердән үк аклана башласаң, кая китә ул! Ышанамы ул сиңа? Хәлеңне аңлыймы? Менә хәзер беленә инде. Шундый чакларда сынала да инде кеше. Көнче ир белән яшәүнең ни икәнен белмисең әле. Төрле ягын уйла! – Ана, өстәл аша үрелеп, кызының кулын учы белән каплады. – Ул да уйласын. Яратуы чынлап булса, ара ерагайган саен, ныграк сагыныр.
Аннары, урыныннан торып, кызы янына килде. Иелеп, аны кочагына алмакчы булды, әмма кулындагы бала арада калды, кыз белән анага бер-берсен кочакларга мөмкинлек бирмәде.
– Ахыры хәерле булсын, дип телик. Артык ашыгасыз бит, кызым. Әдәп өчен генә булса да, туегызны кичектерү тиеш иде. Баштук күңелем тартмады. Бала хәсрәте утында янган ана туйда биеп йөриме? Ул егет тә аңларга тиеш иде, башына тай типмәгән.
Айзирәкнең күзләренә яшь төелде. Бер сүз әйтә алмыйсың, дөрес сөйли әнисе. Тик менә әйткәннәре йөрәк ярасын тагын да ныграк сызлатканын тоймый бугай... Сиздермәскә тырыша тырышуын, тик бу яңалык аның йөрәгенә сары май булып ятты түгелме?

...Гөлүсәнең кырыгын уздырганнан соң, Ләйсән кире Австриягә китәргә җыена башлады.
– Син миңа үпкәләмә, кызым, – диде ул. – Азга булса да түз инде. Бер җае чыкмый калмас. Үзең күреп торасың, Курт, кайт дип, чакырып тора. Ә Касыймның авызыннан, миндә тор, әни, дигән сүзнең чыкканы юк. Әллә соң бала карарга кеше яллыйкмы?
Монысына Айзирәк каршы төште.
– Чит кеше кулына калса, бөтенләй чиргә сабышачагын күр дә тор. Әнә теге чакта, аллергологка баргач, нишләттеләр. Медсестра иде бит әле үзе...
Ул көнне табибә сабыйның тимгел баскан битен, кычулаган колак артларын, култык асларын җентекләп карады, авыр көрсенгәч, балалар кухнясыннан алган сөт-кефирдан башка ризык ашатмаска кушты. Җилле-яңгырлы көн иде. Айзирәк, алгы бүлмәгә чыгып, баланы төрә башлаган иде, узып барган таза гәүдәле шәфкать туташы туктап калды да, солдатка әмер биргән ефрейтор тавышы белән:
– Шулай итеп төрәләрмени! – диде. – Ишектән чыгуга таралып төшәчәк бит бу! Кая, кит әле!
Һәм Айзирәкне читкә этәреп, тәвәккәл хәрәкәтләр белән сабыйның юрганын тыгызлап урап, киң зәңгәр тасмасын шундый кысып бәйләде, ташкурчак ясагандай итеп куйды.
Урамга чыгуга, Солтан иңрәп еларга тотынды. Арбасына салып, юрганын бушаткач кына хәл керде мескенгә.
Белер-белмәс кешегә ышанып тапшырсаң, нишләтмәсләр сабыйны! Теле ачылмаган, каршы әйтә алмый!
– Алай да... Дус бар, дошман бар... – диде Ләйсән уйланып. – Мирнең авызы иләк, томалый торган гына түгел. Кече бүлмә ишегенә йозак салыйммы әллә?

...Кичен моны ишеткәч, Касыймның кашлары җыерылды, билгеле.
– Андыйга кулың ята бит синең, кияү, – дип, аның салпы ягына салам кыстырып куйды кайнана. – Кыз баланың нинди чагы булмас. Син дә үз өеңдә гел генә алдыңны-артыңны карап йөри алмассың... Ә болай коммунал фатирдагы кебек, һәркайсыгызның үз куышы булыр.

Икенче көнне эштән Касыйм сап-сары, йомры тоткалы алагаем зур йозак күтәреп кайтты. Бер генә түгел, ике борылып бикләнә торганын. Кашларын җыерып, үҗәтләнеп, каты шакылдап, өтерге белән ишекне
тиште, кадак какты. Эшен төгәлләгәч, Ләйсәнгә:
– Бикләп кара, әби, – диде. – Җаның тындымы инде?
– Нинди әби, ди, мин сиңа... Миннән алынды инде ул звание... Озакка сузмассың, башка берәүгә бирерсең аны, Алла кушса...

...Китте Ләйсән. Калды кызы бала кочаклап... Көн дә күршегә кереп кунып булмый. Нәзилә карчык караңгы чырай күрсәтмәс тә иде, тик менә бала төн буе елый, ә әти кешенең иртән эшкә барасы бар.

Айзирәк төннәрен сабый белән кече бүлмәгә бикләнеп үткәрә торган булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    дэвамын укыйсы иде

    • аватар Без имени

      0

      0

      А дальше нэрсэ булган? Укыйсы килэ.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бу китапны кайдан заказ итеп була микэн? Или сатып була микэн?

        • аватар Без имени

          0

          0

          Чынлап та сатуда бармы икэн?

          • аватар Без имени

            0

            0

            Искиткеч, иртэгэук китап эзлисе була

            Хәзер укыйлар