Логотип
Проза

Тапшырылмаган имтихан

Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,

Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язарлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә, ә икенче берәүләр чебеннән фил ясый. 
«Кешенекен төгәл итеп сөйләп тә булмый, – дип башлады сүзен Дания, – ләкин үзе рөхсәт иткәч, тырыштырып карармын инде». «Бертуган апасы булгач, аның тормышындагы күп әйберләрдән хәбәрдар булгансыздыр?» – дигәнемә, ул ризалыгын белдереп, баш какты. «Әйе, кайсылары күз алдымда үтте, кайсыларын үзе сөйли торган иде». 
Мин аны бүлдерми тыңладым. Дөрес, кайбер урыннарда, сорауларым да туды. Ләкин героинямның озакламый үзе белән очрашасы булганга, ачыклауны шул вакытка калдырдым.
 – Сеңлем Фәрәзинә мәктәптә укыганда төгәл фәннәрне бик яхшы үзләштерде. Шуңа күрә бик җиңел генә педагогика институтының физика-математика бүлегенә кереп кайткач, әллә ни аптыраган кеше дә булмады. Җитмәсә, ул елларда бу бүлеккә конкурслар да ул кадәр югары түгел иде. Минем, хисапчылар әзерли торган техникумны тәмамлап, авылда эшләп йөргән чагым. Фәрәзинәне август азагында тулай торакка урнаштырып кайтуны үз өстемә алдым. Озын ялларымны нәкъ шул тирәгә туры китереп алуымның икенче сәбәбе дә бар: башкала кибетләреннән үземә яз-көз кия торган пәлтә һәм итекләр сатып алырга исәбем. 
Килгән көнне үк Фәрәзинә үзе кебек, быел гына укырга кергән өч кыз белән бүлмәгә урнашты. Ризәлә исемлесе безнең районнан булып чыкты. Дөрес, безнең авылларыбызның арасы бик ерак, тик шулай да якташ булгач, күңелгә җылылык керде. Ялларда үзебезнең якларга бергә кайтып йөрергә дә иптәш булыр, ичмаса! Ул көнне без әтиебезнең бертуган сеңлесе Мәрзия апаларда кундык. Икенче көнне иртән Фәрәзинә белән лекциялардан соң очрашырга сүз куешып, аерылыштык. Универмагта йөреп арыгач, институт каршындагы зур булмаган ял бакчасындагы эскәмиядә сеңлемне көтә башладым. Берәр кино карап чыгарбыз дигән планыбыз да бар иде. Карыйм, Фәрәзинә үзе генә түгел, Ризәлә белән килә. Ярый, бигрәк күңелле булыр өчәү дип уйлап куйдым. Чынлап та, сиземләвем дөрескә чыкты. Ризәлә шаян телле кыз булып чыкты. Кичә бик искә алып карамаганмын икән, чибәрлеге дә бар! Кара толымнарын матур итеп иңнәренә таратып салган, озын керфекле, уртачадан зур буена килешеп торган аксыл костюмлы кызны егетләр күз уңыннан җибәрмәячәге әллә кайдан күренеп тора. Алай дисәң, безнең Фәрәзинә дә төшеп калганнардан түгел! Буянып-ясанмаса да, дулкынланып торган чәчләре, чокырланып торучы бит очлары белән үзенә тартып тора. Бер тын үземне ике чибәркәй арасында күз алдына китереп, бераз кыенсынып та киттем. Йә, ярый, чибәрләр конкурсына килмәгәнмен ич?! Миллион кешеле шәһәрдә, эт тә искә алмас әле мине. Кирәге дә юк. Дуслашып йөргән Рәфитем булмаса инде әллә! Аның өстенә, быел көз Рәфитнең энесе Фәһим армиягә киткәнче, өйләнешәбез дигән вәгъдә сүзебезнең барлыгын бөтен авыл белмәсә дә, кирәк дигәннәре хәбәрдар. Кинодан соң, без Ризәләдән аерылып, бераз шәһәр буйлап җәяү йөрдек. Бүген Фәрәзинә гомум ятакта кунарга булды, мин әнинең апаларына киттем. Бер атна бик тиз үтеп китте. Кибетләрдән аласы әйберләремне алып, туганнарда кунак булып, сеңлемне шәһәргә, студент тормышына бераз иялештереп, электричкага утырганда миннән дә бәхетле кеше юк иде. 
 Кызганыч, Ризәлә беренче курсны тәмамлаганнан соң, читтән торып уку бүлегенә күчте. Сигезенчедән соң сәүдә техникумын бетергән булган икән үзе. Шуңа күрә, озын-озакка сузмыйча, үзәк универмагка хисапчы булып эшкә урнашты. Сеңлем белән ахирәтләргә әйләнеп өлгергән иделәр, шуңа күрә дуслашып-аралашып йөрүләре дәвам итте. Гомернең тиз узганлыгын беркемгә дә аңлатасы түгел, таң ата да, кич була дигәндәй. Инде безнең Рәфит белән өйләнешүебезгә дә ике ел булып киткән иде. Шушы араларда Фәһим дә хезмәт срогын тутырып кайтырга тиеш. Аны поезддан каршы алырга Фәрәзинә дә килгән иде. Үзе генә түгел, Ризәлә белән. Һәм менә шушы беренче күрешүдә үк Ризәләнең күзе Фәһимгә төшкән. Солдат боткасы кайбер егетләргә аеруча килешә. Фәһим дә танымаслык булып үзгәргән иде. Тагын да ныграк ыспайланган, чибәрләнгән, кыскасы, әзер кияү! Фәһимне ахирәте белән дуслашырга күндерә алмагач, Ризәлә сеңлемә бераз үпкәләп тә йөргән. Юк, Фәрәзинә белән Фәһим арасында бернинди дә хисләр юк, бары кода-кодача булып кына аралашалар. Ләкин Фәһимне Ризәлә дә кызыксындырмаган. Йөрәккә ачкычны өченче берәү яратырга калса, булмый икән шул. Фәрәзинәнең Ризәлә белән араны да бозасы килми, чөнки әйбер дефициты заманасында, ахирәте бик кулай кеше. Инәйләр дә төпчек кызларына акча жәлләмәделәр, кайчан гына кайтып сораса да, биреп җибәрделәр. Ризәлә хәтта безгә дә кышкы итекләр юнәтеп бирде.
 Фәһим кайткан икенче айны башкаладагы бердәнбер университетның рабфагына укырга китте. Ә киләсе сентябрь аенда инде ул беренче курс студенты иде. Әлбәттә, Ризәлә аны үзенә каратыр өчен күп көч салган, төрле ысул-алымнар кулланган. Безгә алып биргән кышкы итекләр дә шуларның берсе булгандыр дип беләм. Фәһим Оля исемле керәшен кызы белән дуслашып йөри башлагач та, өметләре өзелмәгән әле аның. Әмма Фәрәзинәнең аңа шул вакытта ярдәмгә килмәгәнен, җае чыгу белән, үч алыр өчен кулланачагын, беребезнең дә башына кереп тә карамады. Җырлыйлар бит әле, үпкән-кочкан, җилгә очкан дип. Алар очрагында үбешү-кочышу түгел, хәтта җитәкләшеп йөрү булмаса да, кеше күңеле – кара урман шул, анда ни ятканын беркем белми.
 Диплом алгач, Фәрәзинә шәһәр егетенә кияүгә чыкты. Әлбәттә, кыз ягыннан шаһит Ризәлә булды. Әйтеп киткәнемчә, телгә күршегә керми торган булуы өстенә, бик моңлы итеп җырлый да иде ул. Яшьләр табынын шундый күңелле итеп алып барды: кунак булып чакырылган Фәһимнең дә исе китеп тыңлап утырганы исемдә калган. Бервакыт сүз чыгып, сеңлем Ризәләнең эшендә өйләнгән ир белән чуалганын ычкындырган иде. Үтә дә ачык изүле күлмәге, аракы салынган рюмкаларны шактый еш бушатуы, үзен артык та иркен тотуы, әллә чынлап та шулай микән, дигән шик тә кереп куйды.
 Наил кияү белән Фәрәзинә туйдан соң шәхси агач йорттан бер бүлмә арендалап яши башладылар. Ризәлә дә аларга килеп йөри, дуслык дәвам итә. Килгәндә, әлбәттә, буш кул белән килми – берәр дефицит товарга аның сумкасында һәрвакыт урын табыла. Болай йөрүенең үзенә күрә сәбәбе дә бар. Ризәлә читтән торып уку бүлегеннән «койрыклары» аркасында укудан чыгарылган иде. Ике елдан соң яңадан торгызылды. Ничек тә кулга диплом алып, эштә үрләргә кирәк аңа! Ә бу эштә Наил белән Фәрәзинәдән дә кулай кешеләрне каян табасың? Бигрәк тә инде бу вакытта институтта ассистент булып эшли башлаган Наилнең ярдәме тиячәге көн кебек ачык. Сеңлемнең яшь баласы белән Ризәләнең язма эшләрен эшләргә әллә ни вакыты юк юклыкка, ләкин ирен ай-вайга карамый ризалата. Игелеккә каршы игелек белән җавап бирү безнең канга сеңгән ич. Наилнең үзенең дә читтән торып аспирантурада укыган чагы. Күп вакыты институтта, китапханәләрдә үтә. Кичләрен соң кайтырга туры килүе, арендалап яшәгән йортларының шәһәр читендәрәк булуларын искә алып, Наилнең әтиләре үзләренең шәхси машиналарын аларга вакытлыча биреп торырга булалар. Машина булгач, бала белән авылга кайтып йөрүләре дә җиңеләйде. Инде бу вакытта Фәһим белән Оля да өйләнешеп, матур гына яшәп киткән иделәр. Ризәләнең дә теге ире белән мавыгып, Фәһимнән сүрелгән чагы. Шулай тормыш үз юлыннан дәвам иткәндә, туксанынчы еллар башланды. Ул чордагы үзгәрешләр бөтен өлкәгә дә кагылды, хәтта кешеләрне дә, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне дә алыштырып куйган кебек булдылар. Кичәге партия, комсомол хезмәткәрләренең дә кайберләре сәүдәгәр булып, сагыз, шоколад, сок сатарга чыгып киттеләр. Наил кияү кода-кодагыйның бердәнбер баласы булгач, сеңлемнәр гаиләсенә алар ягыннан ярдәм күп булды. Кризис башлангач, җыелган акчалары «янмасын» өчен (икесе дә заводта күп акча алып эшләгән булганнар икән), кулдан булса да, Наил исеменә җиңел машина алдылар. Ризәлә бу вакытта Төркиядән товар алып кайтып, сатуга керешкән иде. Әзрәк акчасы булыр дип, Наил ялларда аны машина белән районнарга йөртә башлады. Бу вакытта Фәрәзинә икенче баласы белән авырлы иде. 
 Дания каршы стенада эленеп торган сәгатькә күз салгалый башлагач, вакытым чыкканын аңладым.
Рәхмәт, Дания! Арыгансыңдыр, бүгенгә шушы җирдә туктыйк . 
И дускаем, көтү кайтыр вакыт җитеп килә шул! Әле бер атна булам, диде түгелме? Шалтыратышырбыз, яме. Фәрәзинә үзе дә берсекөнгә кайтып җитәргә тиеш, үзе миннән яхшырак сөйләр иде. 
Ничектер уңайсыз бит әле...
Хәзер ул үткәннәренә тынычрак карый, чөнки бүгенгесе матур. Аннан үз авызыннан тыңлавы барыбер икенчерәк бит, шулаймы?!
«Әйе, – дип ризалашам, – аның эчке кичерешләрен үзе кебек берәү дә җиткерә алмаячак».

 Әнкәйләрдә төшке аш ашап утырганда, Даниядән телефоныма хәбәр килеп төште: «Җаең булса, кил, көтәбез!» Ашык-пошык кына капкаладым да, ындыр артыннан Данияләргә җилдердем. Илле яшь тә димәссең! Юк, язасы әйберем канатландырган дип уйламагыз, сабакташымны күрәсе килү теләге шулай итә. Өч елдан артык булып киткән икән күрешмәгәнгә. Франциядән кайткан вакытын бик туры китереп бетереп булмый. Дөрес, без аның белән мәктәп елларында артык дус булмадык. Ләкин соңгы вакытта, апасы Дания белән авыл тарихын бергәләп язарга туры килгәнгә, Фәрәзинә белән якынаеп киттек. Артык еш аралашмасак та (дөнья мәшәкатьләре үзенекен итә), ватсап аша язышып, бер-беребез турында әзме-күпме хәбәрдар булып яши башладык. Фәрәзинәләрнең әти-әниләре илле бишне дә күрми, бер-бер артлы яман чир белән китеп бардылар. Төп йортларын да саклап кала алмадылар: янгын чыгып, юкка чыкты. Шуңа күрә авылда гомер иткән Дания апалары һәм аларның йорты, бертуганнары өчен (алар гаиләдә алты бала үстеләр) әти дә, әни дә, нигез дә. 
 Мин килеп кергәндә алар өйдә икесе генә булып чыкты. Сабакташым белән, якын туганнардай кочаклашып күрештек, күзгә яшьләр килде. Бу яшьләр чынлап та эчкерсез иде, чөнки монда бер-беребезне сагыну гына түгел, күңелебезнең зур бер өлешен тәшкил иткән мәктәп еллары да, һәркем үзе генә белгән, яшерен почмакларга яшеренгән ихлас хисләр дә, тагын әллә нинди аңлатып бирә алмый торган, ләкин безне үзенә бәйләп торган туганнардай җепләр дә бар иде.
«Рәфит, комачауламыйм, иркенләп утырыгыз дип, мастерскойга чыгып китте. Минем дә әзрәк эшләрем бар, сез рәхәтләнеп сөйләшегез», – дип, Дания апа кузгала башлады. Фәрәзинә белән икәүдән-икәү генә калгач, мәктәп еллары, укытучылар, сабакташлар хакында сөйләшеп утырдык.
– Дания апам сине тормышымның кайбер эпизодлары белән таныштырып өлгергән икән... 
– Әйе, үзеңнең рөхсәтең бар диде, Фәрәзинә.
– Юк, мин инкарь итмим. Башкаларга сабак булсын дип, ризалык бирдем. Ничек диләр әле? Акыллы – үз хаталарында, зирәк башкаларның хатасында өйрәнә.
Әйе, син хаклы. 
Син әзерме тыңларга?
Әлбәттә!
– Наил белән без өйләнешкән чагында арада олы мәхәббәт булды дип әйтә алмыйм. Икебез дә бер-беребезне акыл белән сайладык. Мин аның тәртипле, хатын-кызны ихтирам итә торган тыныч холкына игътибар иттем. Ул үзенең хатыны итеп уңган авыл кызын күргән. Тышкы кыяфәтләребез дә уртача гына булгандыр. Чөнки Наилгә күзләре төшеп йөргән, миңа көндәш булырдай кызларны хәтерләмим. Бары аның гел яхшы билгеләренә укуы, кирәк чакта ярдәм итәргә әзер булуы гына кызларны җәлеп иткәндер. Тик башкалар белән булган мөнәсәбәтләре гадәти дуслыктан артык китмәде. Югыйсә курста гына түгел, бүлектә дә кызлар күбрәк, егетләр күз өстендәге каш кебекләр иде. Мин, әллә ни чибәр булмасам да, артымнан йөргән егетләр әз булды дип әйтә алмыйм. Ләкин, язмыштыр, мин Наилне сайладым. Дуслашып йөргән чакта анардан да идеаль кеше булмагандыр. Гел кинога, театрга, концертларга чакыра, бәйрәм булмаса да, чәчкәләр, кыйммәтле хушбуйлар бүләк итә... Стипендиясен миңа гына бетерә кебек иде ул. Кайчагында уңайсызланып: «Әгәр тагын бүләк белән килсәң, безнең арада дуслык бетә», – дип тә әйтә идем. Тик минем искәртүләрем аның бер колагыннан керә, икенчесеннән чыгып китә иде. Гаиләдә бер бала булуы да, әти-әнисенең акчалы булулары юмарт ясагандыр аны. Мин килен булып төшкәндә аларның ике бүлмәле фатирлары бик гади итеп җиһазландырылган иде. Алар бар тапкан акчаларын кассага җыеп барганнар. Ә бер елны, алар белән яшәгән дәү әнисе лотереяга җиңел машина откан. Әлбәттә, машинаны булачак кайнатам исеменә теркәгәннәр. Шулай булгач, заманы өчен ярыйсы гына бай кешеләр булганнар дияргә дә була. 
Алардагы акча ярату, акча җыю чире Наилгә дә йокты. Илдә үзгәрешләр башлану аның өчен уңай гына булды. Тормыш ул син уйлаганча да, мин уйлаганча да бармый. Аның үзенең язылган да, язылмаган да законнары була. Кешенең холкы да шулайрак. Бернинди каршылыклар, кытыршылыклар булмаганда ул да тыныч кына яши бирә. Ә инде тайпылышлар башланса, ул үзенең чын йөзен күрсәтә башлый. Өйләнешеп яши башлагач, үзебезнең почмагыбыз булмаса да, артык кайгырып тормадык. Ул заманда кайчан да булса фатир алу чираты килеп җитәчәгенә өметебез бар иде. Мин дә, Наил дә эшләгән урыннарыбызда чиратка бастык. Тик, әйткәнемчә, бар да без теләгәнчә бармый шул... Шулай да икенче балабызны табар көннәр җиткәндә, институтның тулай торагыннан бер бүлмә бирделәр. Сөенүләрнең иге-чиге булмады. Чөнки бернинди уңайлыклар булмаган фатирга шактый гына акча да түләп торыла иде. Тулай торак бүлмәсе бөтенләе белән бушка диярлек. Аш-су әзерләү өчен аерым бүлмәсе булмаса да, мондый шартларда яшәргә студент елларында күнегелгән ич. Аннан Наил дә: «Эшләр шулай яхшы гына барса, бер бүлмәле фатирлык акчаны, кимендә өч-дүрт елда эшләп була», – дип, күңелдә җылылык уятып тора. Көне буе ике бала белән берүземә җиңел булмаса да, түзәргә тырыштым. Хәтта кайчагында Наил куна кайтмаганда да: «Безнең өчен тырыша», – дип, үземне үзем тынычландырдым. 
Ирем эшләп тапкан акчасын, баштарак миңа кайтарып бирсә дә, тора-бара үзгәрде. Тулай торакта акча саклавы куркыныч, әниләргә илтеп куйдым, йә булмаса, акча әйләнештә, дия иде. Мин каршы килмәдем. Көндәлек чыгымнарга декрет һәм әзме-күпме эшләгәндә саклык кассасына җыеп барган акчаларны кулландым. Ул вакытта акчаның кыйммәте югалганнан-югала барганга, җыеп тотуның файдалы түгел икәнен икебез дә аңлый идек. Авылда мал асрап, бакча тотып яшәгән әти белән әни булмаса, авырга туры килер иде. Ләкин алар безне кулларыннан килгән кадәр ярдәмнәреннән ташламады. 
Икенче балабыз кыш көне туды. Ул елны кыш та, яз да бик салкын килде. Шуңа күрә урамга һава суларга чыгуыбыз да сирәгрәк булды. Беренчедән, тулай торакта лифт юк. Бишенче каттан ике бала белән төшеп-менү бик уңайсыз иде. Юк, мин авыл кызы буларак, авырлыклар алдында бирешеп тора торган кеше түгелмен. Шулай да, берсе ике яше дә тулмаган һәм икенчесе берничә айлык кына ике бала әнисенең иртәдән кичкә кадәр, боҗрада әйләнгән тиен халәтендә булганын күз алдына китерүе кыен түгелдер... Наил иртәнге караңгыда, биш тулу белән чыгып китә дә, кичке унберсез кайтмый. Институтта эш башланганчы да, эш сәгате беткәч тә, җиңел машина белән такси хезмәте үти, ә ялларда Ризәлә белән якын-тирә районнарга чыгып китеп, чүпрәк-чапрак сатып йөриләр. Ул елны ялгыз яшәгән түтәй тиешле кешесе үлеп, Ризәлә аның исеменә язылган фатирга күчте. Без яшәгән тулай торактан ике йорт аша гына яшәсә дә, ахирәтем безнең янга бик сирәк килде. Баштанаяк сатып-алуга кереп китү, бәлки, вакытын калдырмагандыр. Югары белемгә дә ия булды. Имтиханнарның күбесен Наил сөйләшеп куйдырды, диплом эшен дә тулысынча диярлек эшләп бирде. Шул чакта үзенең диссертациясе турында онытуын берничә тапкыр кисәтүем иремә ошап бетмәде. Ишекне каты итеп ябып чыгып киткән чаклары да булгалады. Югыйсә мин аның файдасына әйткән кебек булган идем... Башка ирләр кебек бала чүпрәге юып, кер үтүкләп, кибеткә йөреп, ашарга әзерләгәндә булышып та җәфаламады. Хатыны – авыл кызы, барысына да үзе өлгерә ич! Хәтта үзенең әниләренә баргач та, юк йомышны бар итеп, чыгып китәргә тырышты. Мин, илле яше дә тулмаган кайнанамны олы кешегә исәпләп (әйтерсең үзем ике бала белән курорттан кайтканмын!), еш кына фатирларын җыештырып, керләр юып, аш-су әзерләп кайта идем. Үзебезнең аерым ашарга әзерләү бүлмәсе булмагач, миңа монда рәхәт кенә! Бәлешен дә салам, салатларын да эшлим, төрле пироглар да ясап алам. Кайнанамның: «Производствода арыта, син рәхәтләнеп өйдә ятасың, менә әзрәк селкенеп алдың әле, язылып киттең», – дигәннәрен шаяртуга алам. Ничек инде хатын-кыз булып хатын-кызның хәлен аңламасын, әлбәттә, кызык өчен генә сөйли дип үземне эчтән генә юатам. Авылда үземнең әниләргә кайткач та тик торырга тырышмыйбыз бит. Тик анда атмосфера икенче шул: бөтен җирдән җылылык бөркелеп тора. Без кайтуга бәлешләр салынган, ашлар пешкән, мунчалар ягылган... Кайчагында Ризәлә дә безнең белән кайта, аны авылына илтеп куябыз да, шәһәргә киткәндә, кереп алабыз. Минем балалар белән артта утыруымны да онытып, ирем белән икесе сөйләшеп-көлешеп барганда, йөрәк турында нидер чәнчеп-чәнчеп алгалый, сызлаган кебек булса да, сер бирмим. Йөрәк үзенчә белдергән дә бит, мин аны тыңлый гына белмәгәнмен...
 Җәй җиткәч, балалар белән тулай торакның ишегалдына һава суларга чыгулар ешайды. Әкренләп үзем кебек бала үстергән әниләр белән дә таныша башладым. Наилләр кафедрасында эшләгән Җәмилә исемле хатын белән аеруча дуслашып киттек. Чиратлашып, бер-беребезгә балаларыбызны калдырып, кибетләргә чыгабыз, йомышларыбызны йомышлыйбыз. Ул баласын кияүгә чыкмый гына тапкан булып чыкты. Шуңа күрә минем белән аралашып киткәнгә шатланып туялмады. Еш кына: «Фәрәзинә, олылар әйтмешли, безне Аллаһы Тәгалә очраштыргандыр, шулкадәр шатмын синең белән дуслашуыма», – дип кабатларга ярата иде. Озакламый яңа танышым, улын балалар бакчасына урнаштырып эшкә чыкты. Әле миңа декрет ялында утырырга хәтсез генә вакыт бар иде. Олы кызыбызны без дә балалар бакчасына йөртә башладык. Киң күңелле яңа танышым, иртән ике баланы алып китте, ә кичтән эштән кайтышлый, кереп алды. Дөрес, кичен үзем дә коляска белән бакча ишегалдына кадәр бара идем, чөнки эштән арып кайткан Җәмиләгә ике баланы алып кайту җиңел түгеллеген аңлыйм. Бер көнне безнең арада шундый сөйләшү булды
Синең Наилең тукталыштан һәр көнне кемне утыртып алып китә ул?
 Кем туры килә, шуны алып китә, эшкә кадәр дә, эштән соң да такси хезмәте күрсәтә ул.
 Фәрәзинә, бәлки мин ялгышамдыр, ләкин мин аны еш кына үзебезнең тукталышта бер үк хатын-кызны алып киткәнен күрәм.
Минем башыма чүкеч белән тондырган кебек булды. Юк, булмас! Наил андый адымга бармас! Шулкадәр арып кайта, башы мендәргә тимәс борын ук йоклап китә. Аңарда хатын-кыз кайгысы бөтенләе белән юк, хәтта... хәтта... Менә шунда минем башыма тагын бер тапкыр чүкеч белән тондырдылар. Соңгы вакытларда ир белән хатын арасындагы була торган якынлыкның сирәгәю сәбәбе шушында ятмый микән соң? Ә мин, тиле, икебез дә бик нык арыйбыз, бер-беребезгә дәгъва да юк дип сөенеп йөрим. Әйткән идем бит, без өйләнешкән чагында арада олы мәхәббәт булды дип әйтә алмыйм дип. Тик барыбер тора-бара якын кешеләргә әйләнәсең икән. Бигрәк тә балалар тугач, аларның әтиләреннән дә яхшы кеше юктыр, ул гына дөнья тоткасы, гаиләнең сакчысы дип кабул итәсең. Ә үземнең бурычым итеп, иремә, балаларымның атасына терәк булу, хатын-кыз буларак кайгыртып яшәү иде. Тик тормышка аяк баскан елларда, бигрәк тә балалар үстергәндә гаилә ныклыгына имтихан тапшырыла. Менә шушы имтиханны без бирә алмадык...
«Кызлар-кымызлар, әллә кыздырылган ит исен бер дә сизмисез инде, ничек түзеп утырасыз?» – дип, Дания эндәшкәнгә, икебез дә сискәнеп киттек. Ике сәгать вакытны сизмәгәнбез дә икән. Мин, туганнар арасында комачаулап утырмас өчен: «Әнкәй, озак торма, карлыган җыясы бар», – дип калды», – дип, урынымнан кузгалдым. Бик кыстасалар да, калмадым. Иртәгә очрашырга сүз куешып, саубуллаштык. 

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/tapshyrylmagan-imtikhan-2.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Люция ханымның , бу хикәясе бер сүз белән әйткәндә - СУПЕР булган . Дәвамын көтәм . Уңышлар сезгә !!! Нәфисә

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дэвамы кайчан

      • аватар Без имени

        1

        0

        Зур рәхмәт. Люция Әблиева - тормышчан әсәрләре белән безне сөендерүче язучы. Аның белән таныш булуыма да мин бик шат.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Афәрин, Люция! Рәхмәт тормышчан әсәрең өчен! Дәвамын көтәбез, матурым!

          Хәзер укыйлар