Логотип
Проза

Сынаулар-3

(Повесть. Ахыры)

Алсу НУРГАТИНА

(Повесть. Ахыры.)

1нче өлеш:  http://syuyumbike.ru/news/proza/synaular
2 нче өлеш: http://syuyumbike.ru/news/proza/synaular1

«Мин ялгыштым бугай...»
Кыш дигәнең бер мизгелдә килеп тә җитте... Юлларга ап-ак карлар салып, урам малайларының кулларына чаналар тагып, җиһанны Яңа ел алдыннан була торган хисләргә урады. Безнең исә укулар тәмамланып килә, Яңа ел бәйрәменә әзерләнәбез. 
Уку чирек ахырына таба җайлашты дисәң ялгыш булмас. Дөресрәге, әни өйгә кайткач җайлана төште. Эшләрне үз кулына алып, үзе әйтмешли «әкрен генә теркелдәп» йөри-йөри, миңа өй эшләренә вакыт күп кала иде. Математикадан бер койрыкны төзәтергә дип мәктәпкә юнәлдем. Роза апа эшләрне тикшереп, «дүрт»ле билгесенә «алыштырып» куйды. Чирекне яхшы тәмамладым дисәң дә була. Мәктәптән чыгуга Алмаз каршылады.
– Котлыйм, икеле капчыгы!
– Нәрсә?! – дидем аңламаганга салышып.
– Нәрсә, төзәттеңме «икеле»ңне?
– Әйе, – дидем Алмазның «икеле» сеннән дә котылырга теләп, – салкын бүген...
Тышта чыннан да салкын иде... Җылы чалбар аша кыш тезләрне чеметеп-чеметеп ала. Йөгерә-атлый өйгә ашыгабыз. Алмаз бүген никтер дәшми, авызы туңар дип куркамы шунда... Безнең тыкрыкка җиткәндә, әрнеп-әрнеп елаган тавыш ишетелде. Икебез дә шым булдык. Прожектор яктысында авыздан җылы пар чыкканы күренә, битләр кып-кызыл булып туңган. Елаучы безне ишетмәде бугай, җырлый ук башлады.
Синең җырың минем җырым иде,
Синең язмыш – минем язмышым...
Басып торган җиремнән егылып китә яздым. Әти ич бу. Әти тыкрык тутырып җырлап утыра. Рифмалашкан сүзләр азагына бер-ике затлы сүгенү сүзе кыстыруыннан аның исерек булуын абайлап алдым. Алмаз җиңнән тартты:
– Әйдәме?
– Әти бит ул, Алмаз...
– Беләм әтиең икәнен. Китеп барыйк, танырлык хәлдә түгел ул.
Без туңып каткан карлы юлдан акрын гына алга юнәлдек. Әти безне күрмәде дә, ишетмәде дә – тыкрык башында утырып калды. Аны чын күңелдән кызганып куйдым. Бу салкында, эчкән дә әле җитмәсә. Өенә кайтсын иде инде, төн ката урам буенда җырлап йөри...
Мин ялгыштым, ахры...
Мин ялгыштым...
Уйларымны челпәрәмә китереп, әти кабат кычкырып куйды. Карлыккан, үзәк өзгеч тавышыннан миңа тагын да кызганыч булып китте ул. Әти!..
– Кая барасың? – Алмаз беләгемнән тотып алды.
– Алмаз, анда әти бит.
– Кайтыр әле, борчылма. Миңа салкын, мине кем җылыта бүген? – диде ул елмаеп.
Алмазның бу сүзләре бөтенләй аяктан екты. Минем ничек борчылганымны да, уйлаганымны да сизмәде булса кирәк, елмаеп басып тора бирә.
– Нинди кеше син, Алмаз. Ә әти шунда туңып үлсә ни була?
– Ташлап китте бит ул сезне, – диде Алмаз аптырап.
 Башымны чайкап, тыкрык башына йөгердем. Әти торган урында ниндидер машина туктаган иде. Бер ябык кына гәүдә әтине күтәреп алып машинага утыртты да китеп югалды.
– Менә, күрәсеңме, барысы да яхшы, – диде Алмаз елмаеп.
Бу машинаның кемнеке икәнен уйлап, тагын да борчылып өйгә юнәлдем. Иңенә мамык шәлен япкан әни каршылады.
– Кызым, кем бакырды анда төн ката?
– Белмим әни. Кер, туңасын.
...Юк, әти дип әйтмәячәкмен мин аңа. Борчылыр тагын. Теге ябык гәүдәне кайдадыр күргәнем дә бар төсле. Һичьюгы безнең авыл кешесе булса кирәк. Әй, Ходам... Әтинең өенә кадәр озатып куйса ярар иде дә бит.
Җырының сүзләре күңелемә кереп калды. Урамда, салкында алай ук игътибар да итмәгән идем бит. Ялгыштым дип җырлый ... Әйе, ялгыштың шул, әти, сулга йөреп, авыл башына чыгып, безне ялгыз калдырып ялгыштың шул син... Бездән китмәгән булсаң, хәзер җылы урының булыр иде... Алмаз да соңгы арада әллә нинди күңелгә ятмый торган сүзләр сөйли. Әти кебек җырларга калырмын, ахры, мин дә...

* * *
Мәктәптәге Яңа елга Гүзәлнең килүе бәйрәм өстенә бәйрәм булды. Хастаханәдә ятканы сизелә, ябыгып калган, күзләре төпкәрәк баткан. Аны кызгансам да, күңелен күтәрергә тырышып кызыклы хәлләр сөйләдем. Класста күлмәкләрне алыштырдык та мәктәпнең спорт залына дискотекага төшеп киттек. Залда кешеләр бик аз иде әле. Бер егет тәрәзәгә менгән дә, эленгән гирьляндаларны тикшерә. Алар кабынгач, бу егетнең әтине машинага утырткан ябык гәүдә булуын абайлап алдым. Кызыксынуны җигеп, Гүзәл белән тәрәзә каршына килеп бастык. Чү, Динар бит бу!..
– Сәлам, кызлар, сез өстән караганда тагын да матуррак күренәсез!
Гүзәл җавап бирергә ашыкты.
– Туры караганда матур түгелмени?
Минем тизрәк әти турында беләсе, аның өйгә кадәр кайтып җиткәненә ышанасым килде.
– Төш әле монда, Динар.
Мине ишетүгә, каршыма ук сикереп төште. Без Динарны күзәтеп торган арада кеше хәйран җыелган иде инде. Талгын музыкага башлангач, Динар мине кешеләр арасына алып кереп китеп әйләндерә башлады.
– Теге юлы... син идеңме ул?
– Нәрсә мин? – диде ул елмаеп.
– Әтине син алып кайттыңмы?
Динар ым какты һәм гаепле кеше сыман аска карады.
– Рәхмәт сиңа, – дип, аны кысып кочакладым.
Динар дәшмәде, аның көчле беләкләрен тою, йөрәк кагуын тыңлау рәхәт иде...

 

* * *
Яңа ел алдыннан клуб бинасында да дискотекалар оештырылды. Кунакка кайтучылар да бик күп иде, шуңа да бию залында кеше шаукымына кереп адашу рәхәт. Бию залында рәхәт... Күпме шат таныш йөзләр, читтә укучы студентлар да кайткан. Кызлар белән биегәндә аркама кемнеңдер бик каты итеп төрткәнен тойдым. Борылып карасам – Гөлсинә. Җавапсыз калырга һич тә ярамый иде. Миңа якынайгач, мин дә аның аркасына төртеп куйдым. Ул борылып, ике кулы белән төртте, мин ниндидер бер юан кызга килеп сыландым. Зәлиянең шаркылдап көлүе ишетелде. «Ярар, сезнеңчә булсын», – дидем эчтән генә. Алар озак тормый клуб ишегенә юнәлделәр. Бу тынчу һавадан туеп, мин дә урамга чыктым.
Каршыга Гүзәл очрады.
– Сәлам, ник кермисең?
– Һава сулыйм да керәм.
– Синең шул булыр инде, – диде ул елмаеп, – мин керә торам, яме?
Елмаеп ым кактым. Тиздән кемнеңдер клуб каршына җәелгән плитәләргә туңган кышкы аяк киеме белән шак-шок басып килүе ишетелде. 
– Айсылу, әйдә минем белән.
Мин җавап бирергә өлгермәдем, Динар кулымнан тотып, таш садик янына алып та китте. Карланып туңган тәрәзәләрнең берсе каршында туктап калдык. Каршыдагы кунакханә прожекторлары яктылыгы төшкән тәрәзәгә якынайган саен, нидер буласын белеп йөрәгем дөп-дөп тибә иде. Ә анда... Мине бердәнбер дип атаган, мин сагынган, мин ярата башлаган Алмаз Зәлия кочагына сыенып ләззәт ала иде...
Күзләремә кайнар яшьләр тулып, битемне чылатты. Кышкы салкыннан алар чеметтереп авырттырды. Аяк астыннан җир убылды төсле. Алмаз...
Динар белән тыныч кына клубка таба атладык.Ул да бер сүз әйтми, мин дә... Күзләремне сөртеп, клубның бию залындагы урындыкларның берсенә барып утырдым. Ул арада телефонга СМС хәбәр килде. Зәлия белән Гөлсинә мине садикка чакыралар. Чит ил музыкасына сикерешкән кешеләр арасыннан Гүзәлне эзләп табып, клубтан алып чыгып киттем. «Син миңа булыша аласың. Хәзер син минем янда булырга тиеш!» – дидем тиз-тиз генә. 
Садикка кергәндә Зәлия Гөлсинәгә нидер аңлата иде. Минем бер мизгелдә күңелемә тулган ачуны чыгарасым килде.
– Барбаросс планын төзисең мәллә? Аңа башың җитми синең!
Зәлия миңа борылып карады да күзләрен чекерәйтеп тагын көлеп җибәрде.
– Клубка сыймадың, инде монда чыктыңмы?
– Син ул сыймыйсың! Иярченең аша миңа төртәсең, сүз запасың беттеме әллә, кул уйнатуга күчтеңме?
– Күрәм, син дә иярченең белән? Кем әле бу, Гүзәлебезме?
– Күргәнеңчә, начар сүз әйтәсе булма аңа!
– Аңа начар сүз әйтергә калмаган инде, җаным.
– Үзеңнең түбәнлегеңне кешедә аклама, Зәлия! – мин борылып Гүзәлгә карадым. –Ник эндәшмисең?
Зәлия белән Гөлсинә икәү берьюлы кычкырып көлеп җибәрделәр.Гүзәл генә башын иеп тик тора бирде.
– Көндәшеңә сүз әйтмә инде, Айсылу. Яки тагын хастаханәгә китәр. 
– Минем көндәшем монда сез генә!
– Гүзәлнең, дәваланам дип, Казанда апаларында яшәвен, аның корсаклы булуын, корсагын район хастаханәсендә төшергәнен белмим генә дип әйтмә.
Димәк, теге юлы... Гүзәл...
– Һәм аның баласы Алмаздан икәнен онытма, Айсылу. 
Мин берни дә хәтерләмим. Бик каты йөгереп садиктан чыгып киттем. Ике кыз миннән көлеп калды, Гүзәл артымнан йөгерде... Минем шушы кышкы карга ятып ауныйсым, бу хәлләрнең бары тик төш булуына ышанасым килде. Кайтыр юлга чыкканда бер машинаның каты итеп кычкыртуын хәтерлим. 
... Динар мине өйгә озатып куйган.

Әтиең кичерерме?..
Яз мәле... Кышкы катлам-катлам карлар бер мизгелдә эреп гөрләвекләр булып ага... Бозланып каткан тар сукмаклар аша юл ярып, алар безнең инешкә барып тоташа. Инеш исә – диңгезгә, диңгез океанга барып тоташыр төсле. Язгы ташуга да күп калмады. Башлангычта укыганда Галия апа Миркасыймовна безгә шундыйрак эш кушкан иде. «Берәр бушаган шешәгә үзегезнең исем-фамилиягезне, адресыгызны язып салыгыз да, аны суда агызып җибәрегез. Бәлки, ул ерак-еракларга китәр, һәм кемдер сезнең хатыгызны алыр...» Әлбәттә, безнең бер колактан кереп, икенчесеннән чыга торган чакларыбыз иде әле бу. Ә хәзер менә нигәдер бер шешә аласы да, адресымны язып салып, ташуга җибәрәсе килә. Балачакның кадере үскәч кенә беленә шул...
Әни быел да каз бәбкәләре алып җибәрде. Абзарда, тар гына бер бүлмәдә кыш чыккан пар казларның ничек сөенүенә карап туеп булмый. Бәбкәләренә ашарга салгач, ата каз ара-тирә биеп тә ала. Ана каз кичләрен сары йомгакларын канат астына җыеп, томшыклары белән иркәли. Бер ана каз астына ике дистәгә якын бәбкә сыя, айлар буена буш йомыркалар басып утырып, сөякләре генә калган бичараның җылысы бар бәбкәләренә дә җитә, күрәсең. Кешеләрдән дә кайвакыт шушындый мәрхәмәтлелек көтәсең.
Әтине соңгы тапкыр кайчан күргәнемне хәтерләмим дә инде. «Кәримне югалттык», дип килгән көнне миңа карап елмайганы, хәлләремне сораганы хәтердә калган. Кәримнәре дә табылган. Шул көнне үк күрше авылга кайткан Салисә апаның туганнан туган апасы алып киткән булган икән. Болар өйдә булмаганга сорап тормаган, ә шкаф кырыена кыстырып калдырган адресны һәм өй телефонын күрмәгәннәр, ди. Әти минем янга килүен «Кызымны гаеп итмәдем, бик каты сагынганга күрергә генә килдем», дип аклаган. Бу хәбәрләрне кайдан белдем дисезме, кичә политинформатор Әлфия апа кереп сөйләп чыкты. Авылдагы бар яңалыкны туганнан бирле күршебездән ишетәм инде. 
Үзем дәрес тыңлыйм, үзем дәфтәр читенә бер мәгънәсез рәсемнәр сызам, авторучка белән кат-кат йөртеп чыгам. Укытучының нәрсә сөйләгәне ишетелми дә. Бары тик аның дәрестә булуын, тырышып-тырышып кына нидер сөйләгәнен тоям. Кем белә, бәлки, ул шушы дәрескә берничә көн әзерләгәндер? Ә мин аны тыңламый утырам. Юк инде, гафу итегез, апа. Минем уйлар башкада... Язгы кояш нурында тәрәзә арасында кыш чыккан чебеннәр миңгерәшә, кабат терелергә азаплана. Арткы партадагылар маңгайларын беләкләренә куеп, бөтенләй йокыга талганнар. Класста – яз шаукымы. Ә мин исә битараф кына дәфтәргә юллар сызам. “Кызың сиңа охшаган, әти. Артык нык охшаган...”
Сынаулар дигәненә кул сузымы гына калып бара. Беренче булып математиканы бирәбез, ахрысы. Хет анысын беренче биреп котылсак, күңел бераз тынычланыр иде. Язга таба бөтенләй укыйсы килми башлады.
– Хәкимуллина, соңгы күнегүләрең бер дә шатланырлык түгел.
Роза апа класска кереп, Гөлчәчәкне чакырып алды. Математикадан шактый калышып бара ул. Имтиханга әзерлек өчен бирелгән күнегүләрнең дә бик азын гына ерып чыга алды. Укытучыбыз моңа тыныч карарга тырышса да, ара-тирә шелтәләп тә ала.
– Менә бу күнеүләрне эшләп, иртәгә аңлап кил, яме? Берүзең генә аңламасаң, әнә Айсылуны чакыр үзегезгә. Бәлки, классташың белән уртак тел табып, имтиханнарны уңышлы гына тапшырырсың. Кара аны, кызый. Ике ай калып бара.
Роза апа чыгып киткәч, Гөлчәчәк минем янга килеп утырды. 
– Син килерсең бит, – ди моңсу гына. Күзләре белән ашарга сораган көчекне хәтерләтә. Мин ризалык биреп елмаеп куйдым.
Классны җилләтергә ачкан тәрәзәдән эреп яткан кар, кыштан арынуга сөенеп туя алмый өстен каккалаган каен ботаклары исе бәрә иде...

* * *
Агач өйдә яши икән Гөлчәчәкләр. Ишекләрен ачып өйгә үткәч, бүрәнә исе борынга килеп бәрелә. Верандада – төрле үлән, кайнатма исләре, кадакка беркетелгән иске күкеле сәгатькә карап, үткән заманнарга килеп эләккәндәй буласың... Өйдә тынычлык, бары тик күрше бүлмәдәге тиктормас биш яшьлек энесенең генә үзалдына нидер җырлаганы, уенчык машинаны идән буенча йөртеп “выжж да выжж” дип тавышлар чыгарганы ишетелә. Ә без исә Гөлчәчәк белән имтиханга әзерләнәбез. Бер күнегүне язып алабыз да, чишеп бетергәч җавапларын тикшерәбез. Кайберләренең генә җаваплары тәңгәл килә. Законнарны да, кагыйдәләрне дә белә үзе. Тик шуны практикада гына куллана белми Гөлли. Кайвакыт мин аңа яратып Гөлли дип эндәшәм. Элек үпкәли иде, хәзер ияләште инде, елмаеп кына куя.
Кич соң гына өйгә кайтып киттем. Гөлчәчәкләр урамы безнекеннән бик еракта, авылның икенче башында урнашкан. Калкулыктагы урамнар кипшенә башласа да, түбәндәгеләрендә ерып чыга алмаслык пычрак әле. Төнгә каршы салкынайтып та җибәргән. Гөрләвекләр тынган, өйләрен бәс сыман бозлы элпә каплаган. Шушы ерганаклар да әтине исә төшерә. Үзебезнең түбән очта, аскы урамда су торбалары тишелгәнгә, ерганаклар төнен дә тынмый, без яз җитүгә көнозын шунда булабыз. Кардан буалар ясап, соклардан бушаган пластик шешәләрнең аллы-гөлле бөкеләрен чиратка төзеп куябыз да, буаны җибәргәч, артларыннан йөгерә-йөгерә ярыш оештырабыз. Бервакыт шулай кичкә калганмын. Артымнан әти төшкән икән, борылып карасам, саклык белән генә басып, бераз пычрак тигән итеген карга сөртә-сөртә атлап килә. Елый башладым, дуслармны ташлап менеп китәсем килми иде. Әти якында уйнарга кушты, тик анда инде гөрләвекнең өстен боз каплаган. Мин тагын да ныграк еларга керештем. Әти шунда итеге белән элпә бозны вата-вата ерганакны ачты, гөрләвек акрын гына ага башлады. Озак уйнаганбызмы, хәтерләмим. Ләкин әтинең минем өчен боз каткан ерагакны ватып, гөрләвекне агызганы күңелемдә матур хатирә булып саклана һаман.
Өске урамнардан киткәнгә, үзем дә сизмәстән Салисә апаның йорты каршына килеп чыкканмын икән бит. Аяклар үзеннән-үзе туктап, утлары кабынган тәрәзәгә текәлде. Әтине күрергә теләпме, бик озак басып тордым. Салкын аякларга үтте. Бүлмәдәге ут сүнгәнче әти карар дип өмет иттем. Тик тәрәзәгә килүче булмады. 
Салисә апалардан соң бер сыерчык оясы кебек кенә йорт бар, анысы Маһинур апаларныкы. Монда утлар күптән сүнгән, йорт каршысында гына кемнеңдер ах-вах килгәне ишетелә. Бәласеннән баш-аяк дип, адымнарымны тизләттем...
– Кайда йөрдең, кызым, ярты төнгә кадәр?
– Гөлчәчәкләрдә имтихан эшләрен карадык, әни.
– Аларга шалтыраттым, ике сәгать элек чыгып китте диде бит.
– Урамда пычрак, тайгак. Мин әкрен генә атлап кайттым.
– Әй, бала, бала. Нишләп бетәрсең син, белмим. Ике урамны өч сәгать кайталар димени.
Әни сукрана-сукрана кереп китте. Өстемне салып бүлмәгә юнәлдем. Иртәгә ял, бүген тынычлап ятам да йоклыйм. Иртә торасы юк, шунысы шатландыра.
– Безгә сез түгел, кызыгыз Айсылу кирәк.
– Рәфидә, уят әле Айсылуны, эшләр хөрти бит.
Әтинең тавышына уянып киттем. Төш күрәм мәллә дип торам, өскә киемнәремне элеп түр якка уздым. Анда участковый Гыйлемхан абый белән әти утыра, әни бер кырыйда берни аңламыйча басып тора, күзләре яшьле...
– Исәнмесез, Айсылу, – диде Гыйлемхан абый кырыс итеп, – сез йоклап ятасыз, ә кешләр бүген төн дә йоклый алмадылар. Сезнең гаеп.
Участковыйга күзләрмене акайтып карап куйдым. Син ни турында сөйлисең, янәсе.
– Алайса әйтегез, кичә сәгать кичке биштән тугызга кадәр кайда булдыгыз?
– Гөлчәчәкләрдә, имтихан эшләрен карадык, – дидем йокыдан айнымаган тамагымны кыра-кыра. – Ә нәрсә?
– Иптәш Җәббаровалар өендә сез кичке җидегә кадәр булгансыз. Ә җидедән тугызга кадәр вакытны кайда уздырганыгыз, ни эшләгәнегез турында хәзер сөйләп бирә аласызмы?
– Мин...Ни...Өйгә кайттым. – Бу сүзләр каушауны җиңеп, курку аша чыкты.
– Шулайдыр шул. Ә безнең фикерләр башкача. Сез Җәббаровалардан чыккач, Салисә Әхтәмовалар өенә баргансыз, һәм йорт карышндагы чүплектән файдаланып ут кабызгансыз һәм шәхси милеккә, йортка ут төртеп табан ялтыраткансыз. 
– Сез... сез нәрсә сөйлисез?
– Мин түгел. Күргәннәр сөйли. Әхтәмова хәзер дүрт бала белән йортсыз калды, ә Галимуллина сезнең ничек итеп үзләре турысыннан йөгереп үткәнегезне күреп калган. Эш судка барып җитәр дип уйлыйм. 4 бала анасын йортсыз калдырган кызга хөкем катгый булачак. Хәтта... тугызда укыйсың бит әле син?! Әниеңне дә бу эшкә подключим.
Мин тораташ булып катып калдым. Әти чыгып киткәндә усал караш ташлады.
– Ничек шулай булдыра алдың, кызым...
Күземнән ихтыярсыз нахак гаеп бөртекләре тәгәри... Тере мәет булып басып калдым. Әни елый-елый иңемә капланды.
– Әтиең кичерерме инде, кызым...

Мин ачмадым, кранны!..
– Онытма, Айсылу. Мин һәрвакыт синең яклы.
– Син генә миңа ышанасың бугай, Динар. Ә бит чынлыкта, бармадым, тимәдем мин ул өйгә. Уйланып атлагач, озак та кайтылган. Салисә апалар йорты каршында басып тордым, дөрес, ләкин ут төртмәдем мин алар өенә, – дидем яшь аралаш.
– Барысы да яхшы булыр. Карарбыз, тикшерербез. Тик хәзер борчылуның файдасы юк. Гыйлемхан абыйның тагын килгәне булдымы?
– Әйе, кичә. Салисә апа белән килделәр. Әтиләр Маһиларга күченгән әлегә. Салисә апа әйтәсен әйтте инде. Әнигә дә, миңа да.
Динар белән мәктәп коридоры буйлап атлыйбыз. Каршыда бер кайгысыз башлангыч класс балалары йөгерешә, ә минем күзләрем инде ничәнче көн яшьле. Чыннан да, уен эш түгел – кемнеңдер өен яндыруда гаеплиләр. Барысы да миңа каршы. Хәтта вакыт-вакыт әни дә шикләнеп сорап куя. Әлфия апага да сөйләргә сүз булды инде, соңгы атнаның төп «йолдызы» күршесендә генә хәзер... Класста сөйләшүче дә юк, барысы да диярлек читләшеп бетте. Ара-тирә Илһам гына хәлләрне сорый. Калганнар кырын гына күз сала да китү ягын карыйлар.
Бүген җырдан ачык дәрес... Укытучы апа буяу һәм пумалалар алып килергә кушты, җырны рәсемгә төшерәбез диме шунда. Мәктәпнең хан заманыннан калган магнитофонын класска кертеп куйганнар. Көлешәләр, кайгылары юк. Мин генә кайгыга батып мәктәп каеннарын күзәтәм. Шулар арасына чыгып йөгерәсе, җирне коча-коча кычкырып елыйсы килә.
Сыйныфка укытучы апа килеп керде, кыңгырау да яңгырады. Бик озак итеп төне буе әзерләнгәнен сөйләде, ниндидер бер танылган җырчы, композитор турындамы шунда. Мин аның күзенә карап тик утыра бирәм, минем тормыш симфониямнең күңелсез ноталы чагы. Берзаман кулга пумалалар алырга, буяуларны ачып куярга кушты. Каршыга ап-ак битләр тезеп куйды да магнитофонның төймәсенә басты. Бераз тыңлагач, көйне күңел белән, сызыклар, буяулар аша күрсәтергә кушты. Барысы да саран елмаю белән ачык төсләргә манып диңгез дулкыннары сыман юллар сызарга керешты. Мин кап-кара буяуга манып бер сызык сыздым. Аннары тагын, тагын. Каршыма куелган чип-чиста бит каралганчы. Укытучы апа мине күрмәмешкә салышты. Кемнеңдер рәсемен күтәреп үк күрсәтте хәтта. Хы, шатлыгы арткандыр, шәт!
Бүген класста мин дежур. Идәннәрне юып, тәрәзә төбендәге гөлләргә су сибеп калдырырга кирәк. Классыбыз химия кабинеты булганга, монда кран да бар. Тик аңа күптән кагылганыбыз юк инде, ара-тирә егетләр суны урамга түкмәс өчен салсалар да, кран буяуланып каткан килеш тора. Динар класска килеп кергәндә идәннәрне юып бетерә идем инде.
– Айсылу, көтеп торыйммы?
– Көт соң. Барыбер ялгызым кайтасы.
– Минем шигем бар, Айсылу. Салисә апаның өе – Зәлияләр эше түгел микән?
– Шул гади тарткалашу өчен шундый зур эшкә барырлар дисеңме? Юк, минемчә, син нәрсә инде.
– Бу вариантны да уйлап карарга кирәк, Айсылу. Хәзер синең өчен һәр деталь, һәрбер секунд мөһим.
– Карарбыз, мине ул вакытка кадәр төзәтү колониясенә җибәрмәсәләр, – дидем елмаю катыш моңсулык белән.
Динар ачулы итеп карап куйды. Классны бикләп өйгә кайтып киттек. Юл буе өйгә ут төртүче кем булыр дип атладык. Ләкин тагын бер күңелсез хәл көткән икән мине иртәгә.
Мәктәпкә барырга теләмичә генә уяндым. Беркем дә көтмәгәч, беркем дә сөйләшмәгәч, барасы да килми бит инде. Сигез туларак чыгып киттем. Мәктәпне ут чакканмыни, техничка апалар йөгерешә, кулларында чиләкләр. Мин аптырап басып торганда, Сәвия апа директор кабинетына барырга кушты.
– Сине анда көтәләр, кызым. Директор апаң чакырды, Сәвия апа?
– Бар, балам, бар. Анда барысын да сөйләрләр.
Уйлар белән тулган башымны күтәреп, директор бүлмәсенә таба атладым. Акрын гына ишекне ачып эчкә үттем. Директор Регина апа агарынып калган, янында мин инде күреп арыган Гыйлемхан абый.
– Исәнмесез, ярыймы?
Соравыма Регина апа каш астыннан сөзеп карады.
– Ярамыйча инде. Нәрсә җидееллык гөнаһым төсле басып торасың, утыр әйдә.
Мин сак кына эчкә үтеп, директор өстәле каршындагы урындыкка, Гыйлемхан абый каршысына килеп утырдым. 
– Ниләр кыланасың син, кызый, соңгы вакытта? – Гыйлемхан абый язуыннан туктап миңа карады.
– Нишләдем соң, Гыйлемхан абый? Аңлатыгыз әле. – Сүзгә Регина апа кушылды:
– Аңлатыгыз?! Сиңа әле аңлатырга да кирәкмени? Кеше йортларын яндырдың, инде мәктәпкә зыян салырга керештеңме, шайтан баласы? Кай җирең белән уйлыйсың соң син?
Эшнең нидә икәнен аңламасам да, чамалый идем.
– Мин кранга тотынмадым бит, Регина апа. Идәннәрне юдым да кайтып киттем.
– Кем тотынган соң алайса? Кем? Син соңгы булып сыйныфтан чыгып киткәнсең. Химия кабинеты астында – китапханә, китапханә астында ашханә икәнен чамалыйсыңмы син, балам? Ашханәнең ватык электрощиты өчен син түләрсеңме, син акча җыйганда күпме укучылар ач утырачак бит! 
Башым әйләнеп китте. Кулларым үзеннән-үзе калтырарга тотынды, авызып сүз әйтә алмас хәлгә килде. Күземнән, ихтыярысыз, яшьләр тәгәрәде. Юк, бу төш кенә, бу бары тик куркыныч төш кенә.
– Бар, җыен да кайт син, сеңелем. Барысы турында да уйла. Аннары килерсең. Мәктәпкә түгел, полиция бүлегенә.
Класста бөтенләй мәшһәр. Идән тулы суда аяк киемнәре йөзә. Классташлар калын чүпрәкләр белән су җыялар, укытучы апа суга баткан дәфтәр-китапларын шкафтан парта өстенә тезә... Миңа бер сүз әйтмәделәр. Тамагымдагы төерне йота алмый басып тордым. Аннан чүпрәк алып су җыярга керештем...
Соңгы дәрес инглиз теле иде. Аны тозлап тизрәк өйгә кайтырга, барысы турында да ипләп уйларга дип карар кылып чыгып бара идем, Галия апа Миркасыймовна туктатты. 
– Качасыңмы әллә, Айсылу? Гомер булмаган хәл. 
– Мин... Ни, -– дидем ярты сүз дә әйтә алмыйча.
– Әйдә, керик әле минем класска, хәзер дәресем юк, сөйләшербез.
Галия апа аркамнан кага-кага класс бүлмәсенә алып кереп китте. Мин башымны аска иеп, яшьләремне кулым белән сөртә-сөртә артыннан иярдем.
– Әле бит беркем дә син ачкан дип әйтми кранны. Бәлки, класска синнән соң да керүчеләр булгандыр?
– Сәвия апа юк диде бит. Беркая да китмәдем, шунда утырдым диде. Ачкычны алучы булмаган бит.
– Бәлки, шундый ук ачкыч берәрсендә бардыр? Карадым мин класс йозагын. Гади авыл кибетеннән табып була торган... Ачкыч яратырга авыр түгел. Шикләнгән кешең бармы соң?
– Юк кебек бит, Галия апа. Ә сез миңа ышанасызмы?
– Ышанам, әлбәттә, Айсылу. Бу теге, кинолардагы кебек подстава булырга мөмкин бит. Теге сине яратмаган унбердәге ике кыз эше түгел микән?
– Ә сез аларны кайдан беләсез, – дидем мин җебегән борынымны тартып.
– Барысы да күренеп тора бит. Без, укытучылар, барысын да күрәбез. Укучының күзеннән дәрескә әзерләнгәнен, әзерләнмәгәнен дә белеп була яратканын, яратмаганын да. Карармын, тикшерермен мин бу эшне, Айсылу. Ә син, бар, кайт та тынычлан. Сынауларыңа әзерлән. Һәр кыш арты да яз килә ул. Иртәме-соңмы, барыбер килә.
Минем тагын елый башладым. Барысы да сиңа каршы булганда җылы сүзләр ишетү рәхәт иде.
 – Ышаныгыз, Галия апа. Мин ачмадым ул кранны, тимәдем дә мин аңа.

Мин сине көтәчәкмен
Беренче имтиханга ярты ай вакыт калып бара... Минем генә җүнләп әзерләнгәнем юк. Күпме генә күнегүләр эшләсәм дә, уйлар башка булгач, күңелгә керми, эшлисе дә килми. Соңгы күңелсез вакыйгаларның очына һаман чыгып булмый бит. Гаеп минем өстә кала бирә. Күрше урамдагы әби әйтмешли, террорист мин. Балаларны йортсыз һәм ашау-эчүсез калдырганмын. Мәктәп ашханәсе эшли анысы, иске электрощитны ясаганнармы, яңаны алганнармы – белмим. Пешекче апалар да кырын-кырын карый. Берсендә бер кашык ботка салып куйганнар. Эшнең нидә икәнен аңлап илтеп куйдым, ашаганым да юк. Гыйлемхан абыйга бездә кунасы гына калды инде. Көн дә диярлек килеп, сорауларын язып, бармак эзләрен алып китә. Эшләр әле район бусагасыннан үтмәгән икән. Гыйлемхан абый да минем бу эшләргә катнашым булмавына ышана бугай: тикшерү эшен туктатмый. Әни гел борчыла, аңа да көн күрсәтмиләр, кырын карашларга ияләште инде...
Галия апа хәл итәм дигән иде, ул да никтер дәшми. Бер ныклап сөйләшәсе булыр әле бу атнада. Директор белән дә. Су басу вакыйгасы сүрелсә дә, башлангычның әләкче малайларының бармак төртүләре йөрәкне әрнетә. Мәктәпкә бару минем өчен бер газапка әйләнде.
Тәнәфесләрнең берсендә Гүзәл килеп сүз башлады:
– Беләм, мине тыңлар вакытың түгел. Ләкин синнән гафу сорыйсым килә. Алмаз – матур егет, бик көнләшкән идем. Ул, качып, минем белән дә очрашып йөрде. Хәзер исә ниндидер йогышлы авыру эләктергән ди. Син кичер мине, авыр вакытыңда янәшә була алмадым...
– Оныт, Гүзәл. Кабатланмасын...
...Укудан кайтып кергәндә әни белән кемнеңдер сөйләшүен ишетеп туктап калдым. Сак кына киемнәремне элеп эчкә үттем. Күз алдымда шундый картина: әти әни каршына тезләнгән, күзләре яшьле.
– Баламның киләчәген җимердегез дә, хәзер гафу сорап йөрисезме? Оятыгыз бармы сезнең аз гына булса да? Хәер, андый эштә мөгезсез сыерлар бит сез.
Әни мине күреп тынып калды. Мин түргә үтү белән әти аягыма килеп сарылды.
– Кызым, балам. Кичер мине, кичерә алсаң. Мин ялгышлык кылдым, – дип кычкырып елап җибәрде. Шунда әтине чын күңелдән кызганып куйдым. Шунда әтинең тәүге кат елаганын күрдем.
– Тор, әти. Сөйлә.
Әти эшкә киткән чакта Салисә апа белән Маһи бергә утырып эчкәннәр. Әтинең кайтканын сизмәгәннәр. Шунда Салисә апа: «Өен түгел, бөтен җирне яндырыр идем. Менә ирсез дә җир җимертә Рәфидәсе. Йөрәген таласыннан әле кызының. Мине бераз кызганып хөкүмәт үзәктән фатир бирмәсме» – дигәнен ишетеп калган. Әти кереп Салисә апаны нишләткәндер, белмим, ул барысын да Гыйлемхан абыйга сөйләгән. Миннән гаепне алып ташлаганнар икән бүгеннән.
Әти белән чәй эчкән арада машина кычкырткан тавышка өйдә йөгереп чыктым. Динар машина тәрәзен төшереп:
– Айсылу, җыен. Мәктәптә сине көтәләр, – дигәч, машинага кереп утырдым. Аннан туп-туры директор кабинетына алып керделәр. Сәвия апа, аның мәктәптә сантехник булып эшләүче улы, директор һәм Галия апа утырганнар. Регина апа бик мөлаем итеп елмаеп куйды. 
– Сине юкка гаеп иткәнбез бит, бала. Гаеплене таптык. Мәктәп ашханәсендә су торбаларын чистартканда ялгыш химия кабинетының өзек торбасына тоташтырганнар. Сыйныф краны гел ачык торганга күрә су гел агып яткан. Сәвия апаңның улы Рәсим кранны борырга оныткан. Торбаны ялгыш тоташтырганнар, Айсылу сеңелем. Кичерерсеңме, белмим, без барыбыз да гаепле синең алда...
Мин елмаеп ым кактым. Директор кабинетыннан ничек йөгереп чыкканымны, ишекләр артымнан ничек бәрелеп калганын хәтерләмим диярлек. Бары тик Галия апаның елмаеп күз кысканы, Динарның мине күтәреп әйләндергәне хәтердә калган.

* * *
– Мине укып бетерү белән армиягә алалар, Айсылу.
Соңгы көннәрдә иң якын кешемә әйләнгән, бер караштан, ярты сүздән аңлый белүче дус егетемне ярата башлавыма инде шикләнми идем.
– Мин сине көтәчәкмен, Динар.
Ул кулына күтәреп мине әйләндерергә кереште, мин шатлыктан, иңемдәге хыял канатларын сындырган авырлыклардан котылганга кычкырып көлә-көлә күктәге болытларны кочам. Мине алда килүче имтиханнар куркытмый, мин тормышымның зур имтиханын тапшырган идем инде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Миңа бу повесть бик ошады. Авторның язу стиле матур, гади. Әсәрдә матур сурәтләү, чагыштырулар бар. Яшь кызның кичерешләре аша яшьлеккә кайтып, ,,яшәп'' алдым. Дәвамын түземсезлек белән көтеп, рәхәтләнеп укыдым. Ахыры әйбәт тәмамланды. Автор, сез-молодец! Зур рәхмәт! Тагы матур әсәрләрегезне көтеп калам. Уңышлар телим!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик тормышчан,бер Тында укып чыктым

      • аватар Без имени

        0

        0

        Яратам шундый тормыштан алып язылган эсэрлэне. Оченче олешен БИК кызыксынып котеп алдым. БИК ошады. Авторга рэхмэт. Тагын шундый язмалар котэбез. Шушындый темага проза эсэрлэрен кубрэк бирсэгез иде. Унгышлар сезгэ.

        • аватар Без имени

          0

          0

          БИК окшады афарин автор

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бик ошады. Ижади унышлар сезгэ.

            Хәзер укыйлар