Логотип
Проза

Сынаулар

Барысы да алда әле...

Алсу НУРГАТИНА

(повесть)

Барысы да алда әле...
Дәрескә кыңгырау шалтырарга өлгермәгән. Класста барысы да үз эшендә. Айгөл – парта өстенә менеп утырган Гүзәлгә нидер аңлата, Гөлчәчәк – химия дәресеннән соң акбурга баткан тактаны сөртеп азаплана, Ранил «самолетлар» очыра... Дәрескә кыңгырау шалтыраганчы гел шулай була. Ә инде аннан соң сафка тезелеп баскан солдатлар төсле укытучыны көтә башлыйлар. Бүген дә шулай булды. Математика укытучысы Роза апа класска килеп кергәндә үк кәефсез күренде.
– Кичә эшләгән контроль эшләрегезне тикшердем, бер дә куанырлык түгел! Күпме аңлатам, күпме сөйлим... Дәрес буе тикмәгә генә тукылдап утыраммыни мин! – дип тузынып, кулындагы дәфтәрләрне парта өстенә ташлый башлады. Сыйныфта барсының да башы иелгән иде.
– Имтиханнарны ничек тапшырырсыз сез, белмим мин!
...Дәрес буена диярлек әйләнеп кайтты ул бу темага. «Әле бит тугызда гына укыйбыз, тугызның традицион сынаулары берни дә түгел», – дип акланды укучылар. Аннан соң уку елы да әле генә башланды бит. Күңелдә әле һаман җәйге хатирәләр бии... Алгоритмнар да, квадрат тигезсезлекләр дә кирәкми хәзергә. Уку елы башында ук сынаулар белән өркетмәсәләр!.. 
Тышта һаман җәй... Юлларга сузылган нечкә пәрәвездә кояшның салават күпере төсле нурлары җемелди. Иләс-миләс исеп куйган җылы җил чәчләрне иркәли. Яфракларга да сарылык иңмәгән чак әле! Кайсы көзләр пыскак яңгырлы була. Көнозын яуган яңгырлары үзәккә үтә, соры көннәренә карап, күңелдә булган бар кәеф тә эреп юкка чыга. Ә быелгы көз матур, кояшлы килде. Мәктәптән өйгә атлаганда күзне чагылдырган кояш нурына карап күңел сабыйларча сөенеп куя. Быелгы көз – җылы. Әллә җәй тулы моңсулык булганга микән?
Җәйдә булган күңелсез хәлләрне исемә төшерсәм, үз-үземне кая куярга да белмим. Тәннәрем чымырдап, ниндидер шомлы дулкынга чумам... Бәхетле идек бит без. Әти, әни һәм мин. Авылның бер читендә, кечкенә булса да таштан салган йортта яшәдек. Әти-әниемнең бердәнбере идем мин. Кирәк бөтен әйберемне алып торсалар да, иркә булмадым. Тик бер вакыйга гаиләбезне мәңгегә җимереп ташлады...
Җәй урталары. Болыннарда җир җиләге өлгергән чак... Бар халык шунда агыла, чиләкләрен тутырып кайталар. Кышкы салкын көнгә җәй җылысын алып керергә телиләр, күрәсең... Җәйнең төсен мин дә саклап калырга теләгән идем. Чиләкне тутырып кайтып, ишегалдына үткәч, әнинең ялварулы тавышын ишетеп, туктап калдым:
– Нигә генә бөтен авыл алдында шулай мыскыл иттең соң син безне, Гариф. Нинди начарлыгым тиде сиңа? Кайтканыңа барсы да әзер, урын-җирең җыйган. Көн дә шушы авыл башындагы кибеткә чабам. Булсын дип йөрим бит мин дә. Ниләр генә ошамады соң сиңа...
Минем килеп керүне күргәч икесе дә шым булдылар. Күз алдыма шундый картина: бер читкә текәлеп, горур гына әти басып тора, әни тезләнеп аңа караган, күзләре яшьле...
– Ни булды, – дидем, үз тавышымны үзем танымыйча. Әни урыныннан торып, яшьләрен сөртте дә:
– Кызым, әтиең бездән китә. Ул бездән яхшыракларны тапкан, – диде.
Әтине корт чактымыни:
– Гомер буена баланы миңа каршы котыртып яшәдең. Карале нәрсә сөйләп тора бит! Кер, кызым. Утыр әле менә монда, – диде ул мөмкин кадәр тыныч булырга тырышып.
Мин ашыкмадым. Ни булганын бераз чамаласам да, ахырына кадәр барсын да белеп бетерәсем килә иде.
– Әнкәй? Ни булды?
– Кызым, – диде ул яшьләренә буылып, - кызым... Әтиең түбән оч Салисә янында чуалган икән. Хәзер балалары туачак, көмәне җиде айлык ди. Әтиең китә...
Әни кабат сулкылдап елап җибәрде. Эсселе-сукылы булып киттем. Өстемә бер чиләк – салкын, бер чиләк кайнар су койдылармыни! Ничек, әти, ничек? Ничек безне шулай алдап йөри алган икән? Әле кем белән диген бит, дүрт балалы ирсез хатын белән. 
Әти кулындагы чемоданын бер алды, бер куйды. Аннан иңемә кулын салып, «кызым» дигән иде, кулларын селтәп җибәрдем.
– Оныт безне, әти! Син башка безгә беркем дә түгел, ишетәсеңме!!!
Әти кулын селтәп чыгып китте...
Шуннан соң без әни белән генә яши башладык. Әтине гел күрә идем, безнең авылда яшәде. Очраса – күрмәмешкә салышырга тырыштым. Йөрәккә кереп гел әрнетә иде аның хыянәте. Салисә апа колхоз ашханәсендә пешекче булып эшләде. Безнең мәктәп юлы әнә шул сукмаклар аша үтә. Ара-тирә күземә чалынса да, бер сүз дә әйтмәдем. Мине күрсә, ул да башын түбән ия, гаепле күзләрен миннән яшерергә тырыша иде.

* * *
– Аңларбыз микән без, юкмы бу математиканы! Тәмам туйдырып бетерде бит. Сынауларга әзерли, имеш. Сынаулар дип ярты йөрәк бетте хәзер. Ул улына да шулкадәр таләпчән микән, мескен Самат ничек түзә диген, ә...
– Алай димә инде. Ул безгә бары тик яхшылык тели. Башкача укымыйбыз ич без. Өстәвенә безнең класс әле маймылланырга да бик ярата. Ирек кенә бир, хәзер Тәбрис ишәк булып кычкыра башлый, кыланырга да күп сорамас. Ә Роза апаның дәресләре тәрбияви дә була.
Мәктәп ашханәсендә Гүзәл белән гәп куертып утыра идек, дәрескә кыңгырау чыңлады. Классыбызга йөгердек. Юк, укытучының шелтәләвеннән куркып түгел, бары тик яраткан дәресебез булганга. Географиядән безне Галия апа укыта. Галия Миркасыймовнаны һәркем белә, ул дәресләрне үтә дә шаянлык, төрле кызык хәлләр белән үреп алып бара. Бүгенге дәрес тә шундый булырга охшап тора...
Авыл мәктәбе – авыл мәктәбе инде. Сталин заманыннан калган иске карталары таушалып беткән. Читләренә кәгазь кисәкләре ябыштырылган. Урта бер тирәдә шулай ук «ямау» күренә. Берәү бик тырышып Таллин шәһәрен күрсәткән бугай, тишелеп үк чыккан. Анда да шакмаклы дәфтәр бите ябыштырып куйганнар. Тик Таллин урынына Каенлы дип язганнар. Картага күз салсак, безнең авыл Латвиянең күршесе булып чыга. 
Һәр нәрсәдән кызык табарга яратучы Илһамны Галия апа такта янына чыгарды. 
– Мин дәүләтне әйтәм, ә син, Илһам, башкаласын тап һәм күрсәт.
Илһам тактага чыккач иркенләп утырсаң да була. Чөнки ул аннан тиз генә кермәячәк, хәтта дәрес тәмамлануы да бар. 
Бик озак азапланды ул карта янында. Бары тик Каенлыны, Мәскәүне һәм Пекинны күрсәтә алды. Ә без Австралиянең башкаласы Австрия икәнен «белеп», көлә-көлә дәрестән чыгып киттек. Дәрес ахырында апа:
– Сынаулар дип артык борчылмагыз. Тугызның сынаулары авыр түгел. Болай да бөтен яшьлегеңне укуга бирәсең. Нәтиҗәсе булса ярый да бит... Кайберәүләр, әнә, кызыл дипломнарын кочып өйдә утыра, кемнәрдер ике югары белем белән чәй әзерләп йөри. Бу сынаулар чүп кенә ул. Ә менә тормыш сынауларында сыгылмый калу – чын батырлык! – дип сөйләнеп калды. 
Галия апаның бу сүзләрен аңламаган идем. Мәгънәсен тора-бара язмыш үзе төшендерде...

Алмаз
Яратам да инде үзебезнең Каенлыны... Бигрәк газиз, бигрәк якын ул күңелемә. Үзе зур, җәелеп утыра. Табигате дә үзенчәлекле, кайбер урыннары тау башында, кайберләре бөтенләй түбәнлектә урнашкан. Мәктәбебез тау башында ерактан ук күренә. Аннан ерак түгел, тау астында чишмә бар. Әнә шушы таудан чана шуа идек. Дәресләр тәмамланып эңгер-меңгер төшсә дә, шуа-шуа букчалар таушалып, аның эчендәге китаплар чүбеккә әйләнеп бетсә дә, ул ләззәтне бернәрсә белән алыштырып булмый. Шушы китаплар өчен күпме директор каршында кызарырга туры килде, ләкин барыбер кыш җитеп кар ятуга шул тауга юнәлә идек. 
Ә безнең йорт авылның иң башында. Шуңа күрә яз да, җәй дә безгә иртәрәк килә. Март кояшы бераз җылыта башлауга карлар эреп ага, өй тирәсендә яшел чирәм баш төртә. Ә түбән урамнарда әле катлам булып кар ята... Бездә юллар такырайганда, түбән урамнарда әле ерып чыга алмаслык пычрак була. Кичләрен көндәлек эшләрне тәмамлагач йорт каршысына чыгам да, иркен итеп бер сулыш алып азанны көтә башлыйм. Дүрт манара да уч төбендәгедәй күренеп тора. Төп мәчет бездән ике адымда гына...
Берәр танылган шәхес телевизордан яисә радиодан сөйләгәндә туган җирләрен үтереп мактаганын, аңа яратуын аңлатканын ишетә идем. Моны тыңлаганда күңелгә корт кереп, бар уйларны кимереп бетерә. «Хе... Каенлы. Каенлы тек Каенлы инде, бер матурлыгы да, үтереп мактар урыны да юк», – дип уйлым да эшләвемне дәвам итәм. Бар икән шул. Язга чыккач төннәр буена бакалар хоры концерт куйган Бабиль күле кышын шугалакка әйләнә, җәен анда акбашлар йөзә... Үткән җәйдә ике атнага лагерьга баргач, авылымны сагынып, кайтыр көннәрне көтә-көтә тәмам зарыккан идем. Шунда авылымның «караңгы» урамнарын, көз-язларын үтеп чыга алмаслык сазлыкка әйләнгән юлларын уйлап, сагынып кайттым.

* * *
– Әни, бүген дискотекага чыгып керсәм ярыймы? Бик соңга калмам... 
– Ярар соң. Тик кара аны, озак йөрмә, кирәкмәгән урында кирәкмәгән белән чуалма. Дискотекадан соң туп-туры өйгә!
Әнинең туп-туры дигәнен ишеткәч гел көләсе килә башлый. Туп-туры, беркая да борылмыйча кайтсам – әрәмәдән, су аша үтәсе була бит. Безнең йорт турысыннан клуб бинасының бер кырые күренеп тора. Безнең өй кыегыннан шунда аркан бәйләсәң ничек булыр икән?! Арканны билеңә бәйләп, ыргак эләктерәсең дә, туп-туры клубка! Менә бу чыннан да туп-туры булыр иде.
Гүзәл белән бүген безне дискотека көтә. Кичен бизәнеп, Гүзәлләргә йөгердем. Ул миннән бер урам аркылы яши. Аның бик озак чыкмый торуы, әлбәттә, гадәти хәл. Шуңа да ашыгып кермәскә кирәк. Тик өйдә озаграк торсаң, әни «ярар, йөрмә инде бүген, кызым», дип әйтергә дә мөмкин. Иртәрәк төшеп көтеп торасы булды. Көзге сентябрь һавасы салкынча. Күктә чекрәеп йолдызлар яна. Төннең кара тунында ерганаклар ясап очкан самолетлар тавышы ишетелә, юллары сызылып кала. Шуңардан әсәренеп торганда Гүзәл дә чыгып җитте. Күзләрен челт-челт йомып, еш-еш сулап, иңбашка сугып алды.
– Киттекме?!
Клуб тирәсендә иң ошамаганы – тәмәке тартучы егетләр, зур тормышның тәмен тәүге кат татырга маташкан кәпрәйгән малай-шалайлар. Клуб эченә үтәр өчен шушы зәңгәр томанны кичәргә кирәк. Ул гына да түгел, исе өстеңә сеңә, күңелне болгата. Без кереп җиткәнче Гүзәл ничәнче егет белән кочакланышырга өлгерде инде. Аптырамагыз, бездә шулай исәнләшәләр. Миңа исә бу бик ошап бетми. Яңа гына хәмер капкан егетнең кочагына керәсем килеп тормый. Үзе килсә – борып җибәрмисең инде анысы.
Сентябрь ахырлары булуга карамастан, клубның бию залында кеше байтак иде. Шул агымны ера-ера, бер читтә урын табып бии башладык. Ялтыраган аллы-гөлле утлар шәүләсендә Гүзәлнең ап-ак каеше, ялтыравыклы футболкасы күренеп кала. Бер карасаң, авыл балаларының бөтен юанычы да шул клуб бит инде. Башка барыр урын да юк. 
Бераздан шакшы истән, тәмәке төтененнән туеп, урамга чыктым. Каршыда – төзелеп бетмәгән балалар бакчасы. Кайчандыр бик тырышып эшли башлаган булганнар, стеналары да өч кат кирпеч белән өелгән. Тик кызганыч, бисмиллалары җитмәгәнме, акчалары калмаганмы – бина төзелеп бетмәгән килеш тырпаеп тора. Ни ишеге, ни тәрәзәсе юк. Шомлы ул урын. Мин анда булмаска тырышам. Ә бит беркемгә дә сер түгел, күпме малайлар шунды егет булган, күпме кызлар кызлыгын югалткан. Хәер, бик яшеренеп йөргәннәр генә шул бинага кереп хәмер йота. Ә минем бер яшерер нәрсәм дә юк шикелле. Эчмим, тартмыйм, сафлыгымны җуймадым. Әниемне шундый хурлыкка төшерергә Ходай язмасын. Әле кичә генә радиодан бер тапшыруда: «Әтисез балалар еш ялгыша, еш хаталана», – дип сөйләделәр. Мин шуларның искәрмәсе булыйм әле! 
...Кемнәрнеңдер кычкырып көлүе уйларымнан айнытып җибәрде. Ерактан ук таныдым, унберенче классның ике «йолдызы». Аларны һәр ана балаларына гыйбрәт итеп куя. Укулары уку түгел, яман гадәтләре дә бихисап. Гүзәлнең шулар белән бергә чыгып килүе күңелгә шом җибәрде.
– Айсылу! – диде ул бер кызарып, бер агарып. -– Сине эзләп арып беттем. Ә син урамга йөгергәнсең.
– Анда сулап булмый башлады. Тәмам тынчу. Әйдә, кайтабызмы?
– Син нәрсә? Әле бит дискотека башланды гына. Әйдә инде бераз биик, аннары өйгә.
Ул шулай диде дә мине клуб бинасына җилтерәтеп алып кереп тә китте. Безгә теге унбердәге ике кыз да иярде. Аларның безгә иярүен өнәп бетермәсәм дә, сүз әйтмәдем. Тик бераздан берсенең кулында хәмер шешәсе пәйда булды. Оялмыйча эчә үк башлады. Мин Гүзәлне читкә өстерәдем: «Әйдә киттек моннан, безне дә шундый дип уйлаячаклар!» Гүзәл кулын җәһәт кенә тартып алды да кабат алар янына йөгерде. Мин үпкәләп чыгып киттем. Дустымның шундый кыланмышыннан йөрәгем әрни, күзләр дымланган иде...
– О, Айсылу, сәләм. Мине күрмичә дә узып барасың.
Кем дип торам, Динар икән. 11 класс егете. Аның яңа гына кереп барышы бугай. Елмаеп үтеп китәргә теләгән идем, юлыма аркылы төште:
– Әллә елый инде. Син нәрсә, кем рәнҗетте?
– Юк, рәнҗетмәде, юк. Болай гына, кәеф юк. Өйгә кайтып барам менә, – дидем күзләремне яшерергә теләп.
Динар, кинаяле караш ташлап, мине җитәкләп алып чыгып китте. Бераз баргач, авыл кибетләре артындагы бүрәнәгә килеп утырдык.
– Сөйлә әйдә. Нигә кәефләрең юк синең?
– Гүзәл инде. Теге унбернең «йолдызлары» белән чуала. Оятымнан үләм дип торам.
– Хи, исең китмәсен. Гүзәл шундый инде ул. Шуңа борчылып утырма инде, Айсылу – дип кочаклап алды. – Әйдә, керәбез?
Минем җавабымны бүлдереп, телефон шалтырады.
«Әйе, Алмаз. Юк, мин кибет артында. Юк, үзем генә түгел. Ярый...»
Динар эшлекле генә елмаеп куйды. Бик күңелле кеше ул. Шул ягы белән үзенчәлекле: авыр чакта хәлеңә керә, ә сиңа күңелле булса, тагын да күңеллерәк ясый. Бар нәрсәнең үзәгендә булырга ярата ул. Үзен дә бик яраталар.
Яныбызга машина килеп туктаганда, без хушлашкан идек инде. Ишекне ачып бер егет төште. Чем кара чәчле, кара күзләр, йөгерек кашлар. Өстендә күн куртка, кулына сәгать таккан. Караңгылыкка бераз ияләнгәч кенә бу егетнең Алмаз булуын аңладым. Безгә тарих фәненнән практика үтәргә кайткан егет ул. Берничә тапкыр бездә дәрес тә үткәрде. Динар сул кулы белән мине кочаклаган килеш кулын егеткә сузды.
– Сәләм, егет. Ни хәлләрдә, – диде ул олыларча көр тавыш белән.
– Әйбәт. Син нәрсә, кызлар кочып тышта басып торасың. Мин сезгә комачауламаганмындыр бит?
– Юк, Алмаз. Айсылу китә инде. Өенә кайтып барышы аның.
Алмаз мине баштанаяк «тентеп» чыкты да:
– Әйдә соң, кайтарып куям, – ди.
Мин канәгать елмаеп куйдым. Ялгыз гына атласам күңелсез булыр иде. Ә Алмаз – күңелле егет. Машинада җилдереп кенә кайтарып куяр. 
Алмаз миңа карап елмайды. Мин дә. Берара шулай карашып тордык. Динар бер миңа, бер Алмазга карады да:
– Ярый, Алмаз. Борчылма. Мин аны үзем озатып куярмын, яме.
– Син бит клубка керергә теләгән идең, – дидем.
Динар уңайсызланып кына елмаеп куйды. Бераздан без Алмаз машинасында караңгы тыкрыкларны иңли идек инде...
Клубтан безнең өйгә шактый кайтасы. Алмазга кая борылырга икәнен әйтә тордым, ул күңелле вакыйгалар сөйләп туйганчы көлдерде. Безнең өйгә җитәрәк машинаны туктатырга куштым. Әни машина тавышы ишетсә, әллә ни уйлавы бар.
Тышта тагын да салкынайтып җибәргән иде. Машинадан чыккач, өйгә кадәр бергә атладык. 
– Менә кайтып та җиттем. Рәхмәт озатып куюыңа, – дип, кулларымны аның кулларыннан алдым. – Пока!
– Хуш, Айсылу. Очрашканга кадәр! – Билемнән кысып елмайды. Кинәт муенымда аның кайнар сулышын тойдым. Башымны читкә борып, көчле кулларыннан аерылдым да өйгә юнәлдем. 
Өйгә кермичә, келәт алдына барып утырдым. Кызык та егет инде бу Алмаз. Мөгаен, аны яратып йөрүче, аның өчен барсына да әзер кызлар бардыр. Ә бүген ул мине озатты. Димәк, мин кемнеңдер хыялы белән кайттым. Кызганыч та, кызык та. Уйларымда – бүгенге кич, күзләрем авылны күзли... Кап-караңгы авыл. Бары тик берән-сәрән булып өй тәрәзәләрендә утлар яна. Ара-тирә прожектор утлары яктыра. Шәһәрдәге кебек яп-якты түгел, ләкин әнә шуларга карап та күңел сөенә. Балачактан күңелгә кереп калган бу утлар. Кичке эңгер-меңгердә өйгә кайтышлый иң элек тәрәзәбездәге утларны күзәтә идем. Утлар яна – димәк, өй учагы җылы. Утлар бар – димәк, өмет тә бар. Яланаяк йөгереп, туздырган юл тузаннарында буталып калган балачакның шушы мизгелләре кабат хәтер шәмен кабызды...

«Мин сине көткән идем...»
Бу уку елының да инде өченче аен башладык. Зур авырлыклар белән булса да математиканы да үзләштереп барабыз. «Сеңдереп» укыгач, аңлашыла да икән үзе. Укытучы апабыз һәр дәрестә классны ике вариантка бүлеп, биремнәрне тактага язып куя да күзәтә башлый. Күчертергә ирек бирмәскә тырыша. Нинди генә таләпчән булса да, яратам мин Роза апаны. Шәп укытучы ул. Һәр дәрестә тәртипләп язган планы була, биремнәрне да баштан үзе эшләп карый, төрле юллар белән безгә дә аңлата. Бер үпкәләтсәң, сиңа гел шикләнеп карый башлый ул. Күптән түгел шундый хәлгә тап булдык. 
Апа, гадәттәгенчә, классны ике вариантка бүлеп утыртты да биремнәрне тактага яза башлады. Биремнәр шактый катлаулы иде. Дүрт җаваптан берсен сайларга гына булса да, бик авырга туры килде. Өченче биремне башлаганда көтелмәгән кыңгырау чылтырады. 
– Эшләрне җыйдык. Бишкә кадәр саныйм, аннан соң алмыйм, – диде мәш килгән класска күз төшереп. – Бер... ике...
Дәфтәр битләрен тизрәк апага тапшырдык. Киләсе дәрескә нинди билгеләр буласы һәркемнең йөзенә чыккан иде...
Класска менгәч, «бөек» математиклар Нәргизә белән Радик дәфтәрләрне җәеп салып эшли башладылар. Алар бөтенләй ике эшкә генә җавап язып өлгергән. Бер баш – әйбәт, ике баш – тагын да әйбәтрәк! Тиз арада эшләп бетереп сыйныфтан чыгып йөгерделәр. 
Гүзәл көрсенеп карап калды.
– Төзәтергә киттеләр...

* * *
Безнең мәктәптә һәр бәйрәм саен диярлек спортзал сәхнә ролен үти. Яңа ел булдымы – чыршы алып кайтып залның иң уртасына куялар. Чыршы алып кайткан көнне малай-шалай ылыслары белән чеметтереп йөрергә дә ярата. Ә безнең тиздән көзге бал. Шуңа да спортзалны бизәүне тугызынчы һәм унынчы классларга тапшырдылар. Имтиханнарга әзерләнүче унберләрне борчымаска дигән карар чыгарып, безне мәктәп бакчасыннан сары яфраклар җыярга чыгарып җибәрделәр. Ара-тирә ризасызлыклар да ишетелде.
– Хе, унберләр, имеш! Без дә сынау бирәбез, между прочим!..
– Хәзер рәхәтләнеп ял итә инде алар.
– Залны өлкән класслар бизәргә тиеш!
Залны мәш килеп бизәгәндә директор абый килеп, эшебезне күзәтеп торды. 
– Болай тырышкач, дискотека да ясарбыз әле бәйрәмнән соң, – диде ул тыйнак кына елмаеп.
– Абый, бәлки, каникулларга тагын ике атна өстәрсез, – диде Тәбрис.
Барыбыз да дәррәү көлеп җибәрдек. Абый шелтәле елмаеп баш чайкады да чыгып китте.
Егетләрнең шатлыклы тавышы ишетелде.
– Дискотека булса шәп бит, мал-лай! 
Бу бәйрәм гадәттә өлкән класслар өчен кич җиткәч була. Иртә белән башлангычлар, көндез – урта класслар, ә кичен безгә дә чират килеп җитә. Яфраклар белән бизәлгән залга килеп керү ничектер күңелле. Әйтерсең көз кереп кунаклаган. Стена-түшәмнәрдә сары өрәңге, каен яфраклары җилферди, ишек янында без ясаган плакатлар... Бәйрәм барышынды директор абый мәктәп, район күләмендә үткән ярышларга нәтиҗә ясап, грамоталар тапшырды. Егетләр бәйрәмнең бу өлешен тизрәк үткәрергә тели иде, барысы да дискотеканы көтә.
Музыка башлангач, тыйнак кына урыннардан куптылар. Кыюраклар зал уртасынарак шуышты, кайберләр урыннарыннан да кузгалмый калды. Клубта яңгыраган көйләр иде монда. Заманча көйләрне бик яратмасалар да, укытучылар бүген моңа күз йомдылар. Техничка апалар кулларына зур фонарьлар алып, аларны болгый-болгый безгә светомузыка ясады. Көй барышында берәүнең көлемсерәве ишетелде:
– Диджейлар шәп безнең!
Талгын көйне кабызып җибәргәндә, заманчадан тәмам туеп беткән идем инде. Залдан барысы да читкә таралып бетте. Уртада бер-ике пар гына басып калды. Кызлар оялып кына җылылык батареяларына сөялде, егетләрнең батырлары гына аларны биергә чакырды. Әйе, әйе, батырлары. Чөнки кемнең кемне биюгә чакырганы, кемнең кемгә ризалык бирмәве иртәгә мәктәптә бар колаклар аша да йөреп чыгачак әле. Кинәт берәү беләгемнән тотып алды.
– Биибезме? 
Динар икән. Аптырап киттем. Ризалык биреп, ым кактым. Залның уртасында бер почмак табып, әкрен генә әйләнә башладык. Тик бу озакка бармады, талгын көйне бозып, заманчаны кушып җибәрделәр. Китте чинаш, сызгыру. Динар «диджейлар» тарафына бер-ике сүгенү кыстырды... Бу атмосферадан туеп, залдан чыгып киттем. Пальтомның сәдәфләрен каптырып бетерә идем, йөгереп Динар килеп җитте. 
– Айсылу, мин сөйләштем. Хәзер тагын медляк куячаклар. Әйдә, биибезме?
– Юк, Динар. Мин кайтам инде...
– Кайтасың? Алайса көт! Мин хәзер. 
Ул йөгерә-йөгерә залга юнәлде. Итегемне киеп чыгып киттем. Тышта көтәрмен әле.
Урамда шактый салкын. Көз үзен сиздерә, аяк асты пычрата башлады. Көндезләрен итеккә атлап булмаслык пычрак ябыша, аякларны өстери-өстери хәлдән таясың. Берәр койма буена җитеп, итекләрне кыргач кына атлавы бераз җиңеләя. Бер-ике адымнан соң тагын шул хәл кабатлана. Җәйге тап-такыр юлларны искә төшерә-төшерә сукранып атлыйсың. 
Мәктәп капкасына җиткәндә машина кычкыртуына айнып киттем. Алмаз икән ич бу. Бүген каршы алырга киләм дигән иде бит ул. Бөтенләй хәтердән дә чыккан. Машинага утырып, пычракта бата-бата өйгә юнәлдек.
– Ну, сөйләп җибәр, күңелле булдымы бәйрәмегез?
– Әйе. Кызык булды. Син нишләп бүген машина белән чыктың инде. Бу пычракта батып калсак...
– Яраткан кызымны шул пычрак буйлап җәяү алып кайта алмыйм бит инде, Айсылу. Кызык та инде син.
– Алмаз, әйтергә дә әллә ничек инде... минем синнән биш яшькә кечкенә булуыма ничек карыйсың?
Ул минем соравымны әллә ишетмәде, әллә җавап бирергә теләмәде, үзенекен сөйләп китте.
– Тиздән кабат укулар башлана инде. Кабат Казанга китәргә туры киләчәк. Барыбер авыл сагындыра, әллә сагыныр кешең булганга микән?
– Туган як һәрвакыт үзенә тарта инде ул...
Безнең тыкрыкка керерлек түгел иде. Шуңа да машинаны аскы урамда калдырып җәяү тәпиләдек. Бераз баргач, Алмаз кулларына күтәреп алды.
– Киттекме?
Кулларны көчле, беләкләре таза иде аның. Укытучы гына димәссең.
Өйгә җитәрәк капка төбендә басып тордык.
– Карале, – диде ул үтә бер шаянлык белән, – мин укырга киткәч, син бит мине көтәчәксең?
– Э-ээ. Әйе, Алмаз. Нигә алай сорыйсың? Син бит атнага бер булса да кайтып йөрисең.
– Беләсеңме, – диде ул кызып китеп. – Ошыйсың син миңа, Айсылу. Синең белән таныштырган өчен, мин теге кичкә рәхмәтле. Син минем хыялымдагы кыз бугай. Сине озак күрми торсам, юксына, сагына башлыйм... Әллә ничек, күңел тарта сиңа. Аңлыйсыңмы? – диде ул куллары белән битеме сыпырып. Мин елмайдым.
– Айсылу, синең кебек кыз хакында хыялланып яшәдем.Ә мин сине көткән идем...
 Алмаз белән хушлашкач,кара төнне ярып сызгыру ишетелде.
– Айсылу! Син кай арада кайтып өлгердең соң әле?Мин бит сиңа көтәргә куштым.
Динар! Йөгерә-йөгерә бөтен чалбар балакларына пычрак кунган, еш-еш сулый.
– Кирәкмәс иде, мине бит Алмаз озатып куйды.
– Ал-маз?! Ничек инде? Ул Казанда түгелмени???
– Юк шул менә. Казаннан мине озатыр өчен кайткан. Ә син шулай эшли алмас идең әле, – дидем көлеп.
– Э-ээ. Ни бар соң ул Алмазда шулкадәр?! Нәрсәсе белән кызыктыра соң ул сине? Алмаз дип башкаларны күрми дә башладың бит!!!
Динар беләгемнән эләктереп нык итеп кысты, үзе һаман еш-еш сулый, ризасызлыгы йөзенә чыккан.
– Динар, кулымны җибәр әле. Авырта бит.
– Гафу... Айсылу, әйдә иртәгә район үзәгенә барабыз. Анда яңа кафе ачканнар. Шуларны карарбыз. 
– Син сынауларыңа әзерлән лучше, Динар. Мин керим, әни борчыладыр.
– Сау бул, Айсылу.
Хушлашып капка келәсенә бастым. Эх, бу Динар. Авылның бөтенләй икенче башында торса да, пычракта монда кадәр килгән. Кызгандым да инде үзен. Әллә нишләде соңгы арада. Мин Алмаз белән очраша башлагач күзәтеп кенә йөри. Юк, ул минем иң якын дустым. Ни булса да, мин якын дустымны югалтырга теләмим...

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/synaular1.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дэвамын котэм, БИК ошады, калганын тизрэк белэсе килэ. Кубрэк шундый темага язмалар булсын иде. Безнен буын китап укып усте. Модный язмалар уку кунелгэ шифа.

    Хәзер укыйлар