Логотип
Проза

Сыңар канат

Рәмис белән соңгы кат күрешкән икән! «И балам, йөрәк парәм! Мин палатадан чыгып китүгә, күзләрен йомган», – дигән уйлар аяз көнне яшен суккан төсле Гөлисәнең миен бораулады. Аяклары үзенә буйсынмас булды. Килене Раузаның: – Әни, Рәмис китте бездән! – дип өзгәләнеп елаган тавышын ишеткәч, телефоны кулыннан ук төшеп китте.

Рәмис белән соңгы кат күрешкән икән! «И балам, йөрәк парәм! Мин палатадан чыгып китүгә, күзләрен йомган», – дигән уйлар аяз көнне яшен суккан төсле Гөлисәнең миен бораулады. Аяклары үзенә буйсынмас булды. Килене Раузаның:
– Әни, Рәмис китте бездән! – дип өзгәләнеп елаган тавышын ишеткәч, телефоны кулыннан ук төшеп китте.
– Балам! Сыңар канат, өмет белән үстергән таянычым! Йөрәк җимешем! – Гөлисә сыгылып төште. Автобус тукталышында хәле китеп җиргә ауган хатынны эскәмиягә җитәкләп килеп утырттылар. Хатын аңын җуйган иде.
Җир йөзендә әле ярый мәрхәмәтле адәмнәр бар – тукталышта басып торучы бер егет «Ашыгыч ярдәм»гә шалтыратты. Таныш түгел ханымның җирдә аунап яткан телефонын сумкасына тыгып, машина килеп туктагач та утыртышып җибәрде.
Гөлисә «Ашыгыч ярдәм» бүлмәсендә аңына килде. Кизү торучы шәфкать туташы аның кемлеген, кайда торуын сораштырды. Ләкин Гөлисәнең монда бер минут та торасы килмәгәне йөзенә генә түгел, теленә дә чыкты:
– Сездә, сездә – монда, әле күптән түгел генә минем бердәнбер улым үлде. Мине шунда озата алмассызмы? Терапия бүлегендә ята иде ул. Киленем дә анда.
Шәфкать туташы терапия бүлегенә шалтыратты:
– Сездә Рәмис Сабируллов ятамы? Аның янына күтәрелергә мөмкинме? Туташка авыруның үлеме турында әйттеләр булса кирәк – чырае үзгәрде. Вакытны сузмыйча, Гөлисәне җитәкләп, терапия бүлегенә менеп китте. Хатынны аяклары тыңламый, йөрәге күкрәк читлеген бәреп чыгардай булып ярсып тибә, күз аллары вакыты-вакыты белән караңгыланып китә.
Терапия бүлегенә керү белән, 2 нче палатага юнәлделәр. Палатада терапевт Иван Павлович, берничә медсестра авыруны моргка озату турында сөйләшәләр иде.
Гөлисә елый-елый шешенеп беткән киленен кочаклап алды. Әле кайчан гына икенчегә кызлары туу шатлыгыннан җырлап йөргән улларының сап-сары йөзенә карарга куркыныч иде.
– Иван Павлович, без аны өйгә алып китик, рөхсәт бирегез, зинһар! – дип, Гөлисә терапевтның кулларына чытырдап ябышты. – Алла хакы өчен, алып китик өйгә, бер көн булса да өйдә кунсын инде!
Керәшен Иван Павловичны кеше хәленә керә торган терапевт буларак беләләр, хөрмәт итәләр иде.
– Рөхсәт бирермен. Тик балаларны мәет янына китерергә түгел. Аңладыгызмы? Улыгызда саркоидоз авыруы иде бит! Бу авыру турында безгә әлегә кадәр барысы да билгеле түгел. Ул сезнең теләсә кайсыгызга күчәргә мөмкин бит. Аңлыйсызмы? Аеруча балаларын саклагыз! Пациент безгә кергәндә 67 кг иде, ике атнада бик ябыкты – ул хәзер 40 кг гына при росте 185! Бу бик куркыныч авыру, малайның үпкәләре бөтенләй беткән, бөтенләййййй! – врач соңгы сүзләренә аеруча басым ясады. – Хәзер заключение о смерти язып бирермен. Сезне өегезгә кадәр скорый озатыр.
Гөлисәгә инде бернинди авыру да куркыныч түгел иде. Күзләрен мәңгелеккә йомган улының башын итәгенә үк куеп, юл буе уйланып кайтты.
Рәмисне шулай алдына утыртып йөргән сабый чакларын исенә төшерде.
Фәрваз белән яратышып өйләнешсәләр дә, озак тора алмадылар. Каенанасы Сафура Гөлисәнең һәр эшеннән гаеп тапты: юган табак-савытын аның артыннан кабаттан чайкап куйды, юып элгән керләрен селкеп, үзенчә элде, урын-җир өстенә кабартып куйган мендәрләренә кадәр яңадан каккалап-селеккәләп, кабартып утыртты. Улы эштән арып кайткан дип тормады, Гөлисә аш-суны өстәлгә куйгач та:
– Бар, бар, терлекләрне кара, Фәрвазны үзем дә карап ашатырмын, – дип, өстәл яныннан куып җибәрә торган иде.
Гөлисә түзде-түзде дә, бер көнне сабырлыгы төкәнгәч, ирен капка төбендә көтеп алды:
– Фәрваз җаным, мин башкача түзә алмыйм монда, колхоз парктан йорт бирергә булды, чыгыйк шунда, әнкәй дә иркенләп яшәсен, без дә үз көнебезне үзебез күрик. Пешергән ризыгымны ошатмый, бүген мин салган ипине бозауга чыгарды, ашымны үрдәкләргә бушатты. Мин түзә алмыйм болай, – дип, иренең күкрәгенә капланып үксеп елап җибәрде.
Фәрваз хатынына ни әйтергә белмәде. Уллары Рәмискә бер яше дә тулмаган бит әле. Әнисе дә кызганыч, аяклары гөбедәй шешкән, авырталар – сизә, белә ич ул аны, хатыны да кызганыч – бик ярата, улы Рәмис тә. Ир өйгә кереп тормады, хатынының кулларын күкрәгеннән алды да, урам буйлап китеп барды.
– Син кая?
Ир дәшмәде. Көтүне каршылап, сыерын савып, кичке эшләрен бетергәч тә, ире өйгә кайтмауга аптыраган Гөлисә улын күтәреп капка төбенә чыгып утырды. Урам яктагы тәрәз ачылды. Анда Сафураның зәһәр тавышы ишетелде:
– Нәрсә эшең беттеме, авыл кәнтәйләре сыман эшсез капка төбендә утырырга?! Кайтыр ирең, ашаган җиренә бар хайван кайта... эчеп, ләх булмаса!
Каенанасы дөрес сизенгән икән, Фәрвазны төн уртасында гына авылның өйләнми сазаган ике карт егете китерде. Ир аягында басып тора алмаслык исерек, өсте-башы туфракка буялган иде.
– Авыр миңа... өйгә кайтасым ... да килми... туйдым мин... туйдым... 
Фәрваз, артыгын берни әйтми, ничек яткырган булсалар, диванда шулай йоклап та китте.
Иртәнге савымны үлчәргә дип, иртәләде Гөлисә. Өйдәгеләр татлы йокыда иде әле. Хатын диванда йоклап яткан иренең янына килеп маңгаен тотып карады. Фәрвазның маңгае салкынча, үзе тирән итеп сулыш ала. Караватта тузып, рәхәтләнеп мыш-мыш килеп йоклап яткан улының өстендәге одеалын япты да, ишекне акрын гына ябып, фермага юнәлде.
Гөлисә килгәндә, савымчылар инде эшкә керешкән, ара-тирә чыгымчы сыерларны сүккән тавышлар ишетелеп китә. Көтүне җәйләүгә иртә алып төшәләр, көн кызуына кадәр сусыл печәнне ашатып, төшлеккә туплап куялар.
Авыл көтүчеләре Сабир белән Мотыйк малларның эш бетереп чыкканын ферма өе алдында тәмәке көйрәтеп көтеп утыралар. Савылган сөтләрне үлчәп, суыткычка күчергәч тә, ферма өенә кереп, язуларын тәртипкә китерергә уйлаган гына иде, ишек ачылып китте. Күзләре әллә нинди авыр хәбәр җиткерергә уйлаган кебек зурайган Салих:
– Гөлисә апа, Гөлисә апа, ни бит, сиңа тиз генә өегезгә төшәргә кирәк! – дип тезеп китте.
– Ни булган? Улыммы? Фәрвазмы?
– Тизрәк!
Гөлисә, язуларын өстәл тартмасына гына шудырды да ферма өеннән атылып чыкты. Ул кайтып кергәндә, зур якта тирә-күрше, авыл медсестрасы Залия Фәрвазны нидер эшләтәләр иде.
– Фәрваз! – дип ачыргаланып кычкырып җибәргәнен Гөлисә сизми дә калды.
Түр якта иренең баш очына утырган Сафура гына бөтен ярсуын килене өстенә чәчте:
– Ирең үлеп ята, син шул калхузың дип әллә кайда сөрелеп йөрисең! 
Гөлисә кешеләрне аралап, ире янына керде. Фәрвазның авызыннан күбекләр килгән, үзе зәңгәрләнеп киткән иде. Чалбар кесәсеннән эчеп бетермәгән кечкенә чекушкасының башы күренеп тора.
– Фәрваз! Нишләдең син? Фәрваз!
Гөлисә үзен-үзе белештермичә ирен селкергә тотынды. Тик җавап кына ишетелмәде.
– Шул Тилгән Банатыннан гына чыкты, мин аптыраган идем аны, ник бу Банатлар капка төбендә чүмәште әле, – диде күрше хатыны Шәкүрә. Казлар куып менә идем... елгадан... Банатлар капка төбендә утырып калды, мин өйгә кереп киттем. Каенәм белән чәй эчәргә утырган идек... Тәрәзгә күз төште... Фәрваз Тилгәннәрнең капка төбендә аунап ята. Чыктык каенәм белән. Каенәм Фәрвазны селки калды... мин Банатка кереп киттем.
– Тагын ялган аракы сатасыңмы? Себер җибәрттерәм мин сине, бөтен урам ирләре кырылып бетте бит инде синең ул сумашидшый еланыңнан... Үзеңнеке үлгәч, безнекеләрне кырырга тотындыңмы, участковый чакырам, бел, – дидем. Куркытырсың бар Банатны! Күзен дә йоммый:
– Миндә эчмәде ул! – дип тора.
– Күреп тордым бит мин аннан чыкканын.
– Фәрвазны каенәм белән сезгә сөйрәп кердек менә. Сүз әйтерлек түгел иде инде.
Өйгә участковый Барлас килеп керде.
– Шаһитлар гына калсын, калганнар чыгыгыз бүлмәдән, – диде Барлас. Түр якта Шәкүрә белән Гөлисә генә торып калды, калганнар кече якка чыктылар. Гөлисә иртән эшкә киткәндә, иренең исән булуын, маңгаен тотып каравын әйтте. Шәкүрә үзе күргәннәре белән уртаклашты. Гөлисә иренең чалбар кесәсеннән күренеп торган чәкүшкәне тартып чыгарды.
– Фәрвазның үлеменә менә бу ләгънәт сәбәпчедер, бу Банат аракысы. Гел шулай сатып ята чекушкаларда, шул хатынга бер генә дә закон юкмыни соң, Барлас абый, әле тәпи генә киткән улыбызны әтисез калдырды бит! – дип, Гөлисә үксеп елап җибәрде. Барлас күн сумкасына аракыны тыгып, хатыннар әйткәнне төрткәләп барган кәгазенә кул куйдырып, өйдән чыгып китте. Киткәндә генә:
– 5 минуттан килеп алам мәетне, районга ярдырырга алып китәрмен, шунсыз моның очына чыгып булмас, – диде.
Фәрвазны төштән соң гына өйгә кайтардылар. Яргачтын да ашказаныннан денатуратлы сыекчадан гайре берни чыкмаган. Мәетне түргә кертеп урнаштыргач та Гөлисә иренең үлеменә һич ышанасы килмәде. Егерме сигезе дә тулмаган килеш, яңа аягына йөри башлаган улын, яраткан хатынын калдырып китеп барган яшь ир бик кызганыч иде. Сафура улының үлемен аеруча авыр кичерде. Кан басымы бик югары күтәрелеп, урынга ауды. Аңа сәгать саен уколын кадап тордылар.
Фәрваз исән чакта да кеше төсле мөнәсәбәт күрмәгән килен, ире үлгәннән соң каенанасының чын дошманына әйләнде. Сафура, җае туры килгән саен, аңа усал укларын кадады:
– Малаемның башына син генә җиттең, кәнтәй! Үзеңә дә минем көннәрне күрергә язсын, ярабби, ярабби!
– Әнкәй, син нәрсә инде, каргап утырасың бер дә юктан, «теләк бит ул тели белсәң генә теләк, тели белмәсәң – имгәк!» Их, әнкәй, кеше аналары кебек бераз гына акыллы булган булсаң, гөрләшеп яшәгән булыр идек менә хәзер, их сине! – диде дә, Гөлисә улын күтәреп урамга чыгып китте. Үзен бәхетле дә, бәхетсез дә иткән бу йортка аның инде бүтән әйләнеп кайтырга түгел, борылып карыйсы да килмәде.
...Гөлисә улы Рәмиснең башын ныграк кочты, әйтерсең лә, инде күзләрен мәңгелеккә йомган йөрәк җимеше шулай иткәч, күзләрен ачачак! Теге чакта яше яңа тулган сабыен кочаклап өйдән чыгып киткән минутлар кабат күз алдына килде, йөрәге чәнчеп, кысып куйды. Сафураның имчәк баласын күтәреп чыгып барган килене артыннан:
– Үз балаңа да шул көн килсен, Раббем! – дип кычкырып калган сүзләре менә кайчан килеп тотты. Рәмис аның беренче һәм бердәнбер оныгы иде ләбаса! Үз нәселенә, токымына акыллы кеше каргыш каргап утырмас! Ире егерме сигез яшендә китеп барса, улына иртәгә утыз туласы иде.
Сыңар канат булса да, улын бик акыллы бала итеп тәрбияләде Гөлисә. Колхоз биргән кечкенә агач өйгә янкорма төзетте, йорт тирәсен дә ясатты. Авыр дип тормады, күпләп терлек-туар асрады, аларны саткан акчасына йортка кирәк-ярагын алды. Рәмис тә бик яшьләй әнисенең кул арасына керде, җәйге каникул вакытларында колхоз көтүен көтеп, игенен алды. Хезмәте өчен бирелгән акчаның сыңар тиененә дә кагылмый әнисенә алып кайтып бирә иде. Әниле-уллы тырыша торгач, хәлле генә яшәп киттеләр. Гөлисә камыр ризыклары пешергәндә, улын, төенчеген тоттырып, Сафурага да җибәргәли иде. Ачу сакламады, гайбәт кумады килен. Каенанасының хәлен белерлек башка кешесе дә юк иде, ярты авыл белән тәмсезләнешеп, сүзгә килеп беткән карчыкны авылдашлары бик өнәми иде шул.
Кайтучыларны капка төбендә Рәмиснең дуслары, тирә-күрше каршы алды. Йортларына ничә ел аяк басмаган каенанасы Сафураны күргәч, Гөлисә ни әйтергә дә белмәде.
– Килдеңме, әнкәй! Менә улыбызны алып кайттык. Ул сиңа күчтәнәчләр илтә алмас инде башка...
Мәетне улының дуслары күтәреп йортка керттеләр. Өч яшендәге оныгы Дилә шунда ук әтисе янына йөгереп килде.
– Әтием, әтием, миңа чупс алдыңмы?
Доктор Гөлисәне кисәтеп җибәрсә дә, баланы ничек итеп әтисе яныннан сөйрәп аласың?! Рәмис үзе дә кызын бик ярата иде шул – гел иңбашына атландырып йөрер, әллә нинди уеннар уйлап табар, үзенә биргән һәр ризыгын шул балага өзеп каптырыр иде...
Әтисенең җавабын ишетмәгәч, Дилә аптырап әнисе янына килде. Бер яшендәге улын күтәргән Рауза туктаусыз елый да елый, кызына җавап бирер хәлдә түгел. Гөлисә Диләне җитәкләп икенче бүлмәгә алып чыкты.
– Әтиең бик арыган балам, ял итә ул, йокласын азрак, торгач та, сөйләшерсез дә, уйнарсыз да... – дип, оныгының битеннән үбеп алды. Бүлмәгә Сафура керде. Ни уйлап, нидер әйтергә теләпме?
– И, әнкәй, менә әйткән идем мин сиңа, тели белмәгәч ни буласын! Нәселеңнең карап торган бер егете бит! Китте бит, китте! Бөтенләйгә! Утызы да тулмаган көе!
Каенананың таш бәгырен зур квалда белән китереп ордылармыни – тетрәнеп китте. Аннары Диләне кочагына алды да үксеп елап җибәрде.
– И бу телемне, авыздан чыкканда, тураклап атасы да бит! Үлсәм, гүргә иңдерергә дә кешем калмады бит, килен! Гөлисә бүлмәдән чыгып китте.
Рәмисне озатырга ярты авыл җыйналды. Бик кешелекле, ярдәмчел, уңган егетне авылдашлары ярата, хөрмәт итә иделәр. Беркем белән бәхәсләшмәгән, сүзгә килмәгән якты күңелле егетнең гомере бу чаклы кыска булуга берәүнең дә ышанасы килмәде, күрәсең!
Рәмис ике ел армиядә хезмәт итте, анда да офицерлар теләсә нинди эшкә курыкмыйча алына торган чая бу егетне бик якын иттеләр, башкаларга бер генә тапкыр ял бирелсә дә, Рәмис ике тапкыр өйгә кайтып китте. Соңгы кайтуында Рауза белән өйләнешергә сүз куешып саубуллаштылар. Рауза, тыйнак егетне шаккатырып, иртәгә китәсе дигән көнне:
– Кадерлем, минем синеке булып каласым килә, синеке генә! – дип, Рәмиснең колагына пышылдады. Каушады егет, әмма йолдызлары сибелгән айлы төн үзенекен итте – бер-берсен яраткан ике йөрәк кавышты... Арада хатлар тагын да ешайды, Рауза да Гөлисәләргә килүен ешлатты. Ә бер килүендә Гөлисәне бөтенләй аптырашка калдырды:
– Гөлисә апа, Рәмисне сездә генә көтимме әллә, балабызга җан керә бит инде! – диде. Гөлисә Раузаның матур гына түгәрәкләнеп килүен сизгән иде сизүен, әмма беренче сүз башларга гына уңайсызланган иде. Ул кичне Гөлисә Раузаны алып булачак кодаларына үзе менде.
– Хәерле кичләр! Күрәсез, икәү мендек, Рауза белән... – Гөлисә аз гына тынып торды. – Балалар бергә булырга уйлаганнар... яраталар... Бер атнадан улым да армиядән кайтып җитәр. Рауза балакаем бездә торасы килә... Сез ни дисез, кода, кодагый?
Кодагый буласы Фәридә иреннән узып берни дә дәшмәде.
Ринат:
– Үзләре шулай уйлаган икән, каршы килеп ни мәгънә?! Рауза хәл иткән бит, аңа безнең киңәш кирәкмәгән Рәмис белән йоклаганда... Кечерәк чакта минем каеш эләкмәгәнгә шулай ашыккандыр... Кияүгә чыкмаган-нитмәгән килеш борыныңа кадәр корсак үстереп ят, имеш! Нәселдә булмаган эш! Тирә-күршедән оялам, билләһи, эшкә барганда... Битемә әйтәләр...
– Ярар инде, әтисе! – Фәридә иренең сүзләрен азрак йомшатып җибәрергә уйлады.
– Ярар түгел бер дә! Нәрсә, армиядән көтеп алса, ярамыймы, яраткач? Шулкадәр ташканмы гыйшкы? Ни йөз белән утырыр туйда? Ясасам әле! ... 
Өйдә кабер тынлыгы урнашты. Хатын-кызлар Ринатка сыңар сүз кузгатырга да кыенсындылар.
– Яшерен эш калкып чыга бит ул менә! Тышка чыга! Рәмис – акыллы егет, анысы... Сүзем юк! Өйләнер дә, ташламастыр безнең башсызны! Ну бит әле монда никахсыз-нисез бала көтеп утыра... Кыз балага кул күтәрелми. Салып торып җибәрер идем үзенә!
– Кода, алай дулама әле син, – дип каршы төште Гөлисә. – Буласы булган инде, балаларның киләчәге турында сөйләшик!
– Сөйләшеп-нитеп торасы юк, Рәмис кайткач та никах укытып, туй итәргә кирәк и все!
– Рауза туйга кадәр бездә торсынмы?
– Раузаның үз йорты бар. Рәмис кайткач килеп алыр, ике сөйләмим! – диде дә, Ринат табын яныннан торып ук китте. Фәридә белән Гөлисә аңа каршы сүз әйтмәделәр. Өчәү туй кирәк-яраклары турында озак сөйләштеләр. Фәридә бердәнбер кызына күптән барлап куйган бирнә әйберләрен дә күрсәтте. Урын-җир әйберләре дә шактый икән булачак киленнең. Тагын бер кат чәй кайнарлатып эчтеләр дә, Гөлисә кайтып китте. Кайтышлый юл өсли каенанасына туктарга ниятләде. Гомер көтелмәгәнчә, Сафураның капкасы да, ишеге дә ачык иде.
– Ни хәл, әнкәй! – Ишектә килене күренгәч тә, Сафура аптырап китте.
– Ярыйсы. Нинди җилләр ташлады? Әйтәм аны бүген чигәләрем кысып торды – син киләсенә булган икән!
– Кердем әле... Сөйлисе сүзләр күп җыелды... бер атнадан Рәмис улым армиядән кайта...
– Соң?
– Нәрсә соң, шундый коры булма инде, синең дә бердәнбер оныгың ләбаса ул!
– Юешем калмаганга коры мин! Дымым беткәнгә! Тормыш кыйнап, сыгып бетерде дымны... – карчык беразга дәшмичә торды.
– Шул, әле генә кодалардан төшәм, Ринатларда булдым, – диде Гөлисә.
– Ринат сиңа кайчан кода булырга өлгерде әле? Алар нәселе шундый шул. Бик өлгер... бар нәрсәгә... Йөзе кара булган нәсел!
– Ник алай дисең инде, әнкәй, бик әйбәт кенә сөйләштек, балаларның никахы, туе турында...
– Ринат кызы сиңа киленме инде хәзер? Йортыгызга мәңге аяк басасым юк икән!
– Әнкәй, куйсана шул кирелегеңне, ничек басмыйсың. син бит – иремнең әнисе, түр башында утырырга тиеш!
– Басмыйм булгач, басмыйм. Ул Ринатның атасы гомер буе бугазымда төер булып тора, йөрәгемдә пычак булып кадалган... – Сафура елап җибәрде. Гөлисә таш бәгырьле каенанасыннан моны һич көтмәгән иде.
– Әнкәй, я инде! Ни булды шулкадәр?
– Ни булды, ни булды, шул Зиннәт кенә харап итте мине... Ринат атасы гына! ...Атагыздан тукмак күреп яшәдем шуның аркасында... Өйләнәм дип алдады да... Атагыз Зиннәттән гомер буе көнләште. Зиннәтнең анасы яратмады мине, алдырмады. Атагызга кияүгә чыкканда, бер айлык көмәнем бар иде Зиннәттән... атагыздан балалар булмады бит... шул Зиннәт малае белән калдык – Фәрваз белән... Ирең Фәрваз белән Зиннәт улы Ринат – бер ата балалары бит! Ә син туй, дисең? Туганнар бит алар – бер ата каны ага бит ул ирләрдә!
– Килен, инде боларны сиңа ачмаган да булыр идем... бу серне атаң белән Зиннәт кабергә алып киттеләр... үзем генә калган идем... Фәрвазга да берни сөйләмәдек... Ирең миңа охшаган булгач, авылдашлар шикләнмәде. Но атагыз җелегемне имде инде... гомер буе... Әйтеп тормый гына, кеше күрмәгәндә, тукмый иде гел... тәнемдә беркайчан да кара янган эзләр бетмәде. Үлгәнче тукмады... Ә син коры, дисең?! Шатланып яшәгән бер көнем дә булмады ла минем!
– Әнкәй, хәзер нишлибез инде? Соң килен Рауза белән улым туганнар булып чыга ич... бабалары бер үк! Шул Зиннәт оныклары ләбаса инде болар икесе дә! И әнкәй, бу сереңне алданрак ачкан булсаң бит?! Балаларга ни дә булса әйтеп булыр иде... Соң бит Рауза йөкле инде... баласына җан кергән!
– Балалары авыру булып туса? Туганнарга өйләнешергә ярамый, диләр бит!
Гөлисә каенанасы яныннан кәефе бик төшеп чыкты. Менә бит ничек язмышлар! Сафура да бик каты канлы түгел икән, ләбаса, тормыш шулай иткән ич! Хатын-кызның бәхете ирдән шул!
Гөлисә каенанасы белән сөйләшкәннәрне никадәр онытырга теләсә дә булдыра алмады. Балаларга әйтергә дә теле базмады. Ни булса шул – Ходай ничек язган, шулай булыр, дип ышанып яшәде.
Улы кайткач, туйлар итеп, Раузаны йортларына килен итеп төшергәч тә, Сафура сере хакында ләм-мим, әмма Рәмиснең баласы туганчы ут өстендә яшәде. Нинди бала туа, авыру баламы, әллә дүрт ягы камил, төгәл бала табармы килене?
Аллага мең шөкер – беренче оныклары сәламәт булып туды, Дилә дип исем куштылар. Яшь гаиләнең тормышы түгәрәкләнде. Әмма туйга да, бәби чәенә дә Сафура килмәде. Аның килмәвен һәркем үзенчә юрады, тик Гөлисә генә төп сәбәпне яхшы белә, аңлый иде. Сафура, көмәнле килеш үзен ташлап, башкага өйләнгән Зиннәтнең оныгын тормышына түгел, күңеленә дә якын китерергә теләмәде бугай.
Килен эшкә ипле генә. Гөлисә, нәрсәгә тотынса да, булышырга килеп ябыша торган булып чыкты. Рауза икенчегә йөккә узгач, Гөлисә улының кинәт кенә каты авырып китүен нәрсәгә юрарга да белмәде. Бу нәрсә – Сафура рәнҗешеме?! Ходайның сынавымы – Рәмис аякларына баса алмас булды. Хастаханәләрдә әллә ничә тапкыр ятып чыгу да бернинди нәтиҗә бирмәде. Уллары Айназ тугач та, Рәмиснең кечкенә бөтерчекне кулларына алып сөярлек хәле калмаган иде. Көннән-көн сулып бара торган улын күрү анага никадәрле газап икәнен баласын югалтканнар гына аңлар! Гөлисә им-томчы карчыкларга да алып барып карады.
– Нәселегездә каргыш бар! – диделәр дә, Рәмисне караудан баш тарттылар алары да...
Рәмисне гүргә иңдергән төн бигрәк озак тоелды. Гөлисә бөтен узган тормышын хәтерләп чыкса да, таң атарга ашыкмады. Сафура теге серен иртәрәк сөйләгән булса, бәлки, улы Зиннәт оныгына өйләнмәгән булыр иде, бәлки, исән калган булыр иде?! Нәселдәге каргыш кемгә аталган булды икән соң? «Сафурагамы, Фәрвазгамы, Рәмискәме?»
Улын сагынып көннәр, айлар уздылар да уздылар. Рауза, авылдагы эшеннән кыскартылгач, шәһәргә китеп барды. Киткән мәлгә атна саен кайтып йөрсә дә, яшьлек үзенекен итте булса кирәк, авылга кайтулары сирәкләнде, китеп ярты ел узгач та, Гөлисәне артына утыртырлык хәбәр белән кайтты.
– Әнкәй, ачуланма миңа, мин яңадан кияүгә чыгып карамакчы булам. Ирем – егет кеше. Бер тапкыр да өйләнмәгән. Мин аңа балаларым булуын әлегә әйтмәдем.
Кияүдә булуым, ирем үлүен әйткән идем, әмма Дилә белән Айназ турында әйтергә йөрәгем җитмәде. Ул каршы килсә! Балаларны синдә калдырсам ярыймы, әни белән сөйләшкән идем, әти кабул итми ди.
– Их, балам, балам, йөрәк җимешләрен бәреп калдырган күке буласыңмы инде син дә!
– Әнкәй, минем дә бит кеше төсле яшисем килә, бәхетле буласым килә! Тора-бара, бәлки, әйтермен, рөхсәт итсә, алып та китәрмен...
Иртәгесен әниләренә сөлек сыман ябышкан сабыйларны Гөлисә ничек аерырга да белмичә аптырады. Сабыйлар, әйтерсең лә, әниләрен югалтуларын сизәләр...
Рауза китте. Авыл – авыл инде, чыбыксыз телефон шәп эшли. Киленнең кияүгә чыгуын да, еракка китеп баруын да рәхәтләнеп чәйнәделәр. Гөлисә фермадагы эшен ташлап, оныкларын карарга кирәк булганга, балалар бакчасына идән юарга урнашты. Акча җитмәү гел сиздереп торгач, районга барып, хәлен аңлатып бирде дә ике караучысыз карчыкны карарга алынды.
Күрәсең, аңа гел шулай сыңар канат кына булып яшәргә язгандыр! Дилә белән Айназны аякка бастыру да аның өстендә иде шул.

Соңгы сүз
Сафура оныгы Рәмис үлгәч тә озак тормады, базга бәрәңге алырга төшкән җирендә җан бирде. Күрше хатыны табып алган үзен. Ринат пилорамда бер кулын өздереп, авыр хәлдә урында ята. Рауза кияүгә чыккач та, бер тапкыр гына ике мең акча салса да, балаларын оныттымы, әллә мөмкинлеге булмадымы – хәбәре башка килмәде.
Дилә быел мәктәпкә бара. Айназ да әбисе кул арасына керә башлады – кәҗә сакларга булса да ярый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар