Логотип
Проза

Сыңар беләзек

Әнием — Әюп кызы Нәкыя истәлегенә багышлыйм.

Таза беләкле санитар апалар мине дүрт куллап күтәреп алдылар да, салкын клеенка җәелгән операция өстәленә сузып салдылар. — Общий наркоз,— диде хирург.
Ян-ягыннан яссы такта кисәкләре белән бәйләнгән аягым үтерепме-үтереп авырта. Тубык сөягенең сынган өлеше, хәтәр тырпаеп, сыйракның тиресен тишеп чыгарга тора. Авыртуына түзәр чама юк...

Хирург очлаеп торган борыныма кечкенә генә түгәрәк резин калфак кидертте, һәм шул ук мизгелдә ниндидер ят ис бугазымнан буып алгандай булды.
Шүрләвемне тыя алмыйча, көтәм: нәрсә булыр, ахыры нәрсә белән бетәр. Хирург та көтә. Ә мин һаман «йокы»га китәлмим, күзләрем шардай ачык. Мөгаен, наркозны җитенкерәк итеп тамызмаганнар. Кем белә, бәлки йөрәгем таза булганга күрә бирешмимдер мин. Ә бәлки, бөтен буыннарымны биләп алган курку тойгысы моңа комачаулыйдыр?
Шулай да хирург әмәлен тапты: бер-бер артлы сораулар яудыра башланды:
— Фамилияң ничек?
— Искәндәрев.
— Исемең?
— Искәндәр.
— Кем булып эшлисең?
— Ат караучы... Конюх...
— Кайда?
— Геолог разведкада.
— Аягыңны ничек сындырдың?
— Аттан егылдым. Чыгымчы ат туры килде...

Мин һаман да «мәрт»кә китәлми азапланам. Сабырын югалта башлаган хирург, коры гына:
— Яле, утызга кадәр санап кара! — диде.
Һәм менә шунда инде, саный башлагач, кайдадыр, унбер белән унике арасында, минем телем шешенә башлагандай итте. Күзләрем билгесез бер караңгылыкка чумды, һәм мин моңа кадәр һич таныш булмаган хис-тойгы кичердем: баш миләрем, керосины бетә башлаган лампа шикелле, әкренләп-әкренләп сүнә, суына башлады.
Мин гемотаген исенә уянып, аңыма килдем. Ап-ак түшәмле, ап-ак стеналы палатада ятам...
Ялгызым гына. Уң ягымдагы карават та, сул ягымдагысы да — буш.
Минем янымда олы яшьтәге няня утырып тора. Башында кызларча тарттырып бәйләгән кыйгач яулык-косынка...
— Уяндыңмы, улым? Әйдә, тизрәк савыга күр... Терел... Теге ни... Үрдәк-чүлмәк карават астында. Кирәк булсам, «Няня Соня!»— дип кычкыр. Мин шундук килеп җитәрмен.
Ул ишеккә таба юнәлде.
— Няня Соня!— дип туктаттым мин аны.— Фамилиям минем Искәндәрев, исемем — Искәндәр. Син инде, зинһар, мине сорап килүчеләр булса, әйт аларга, кайсы тәрәзә янына килергә, яме?
— Йә, йә, Искәндәрев Искәндәр! Әйтермен! Әйтермен!..
Белмим, күпме шулай ятканмындыр, коридорда ниндидер шау-шу, гауга купты. Әйтерсең лә, бер төркем халык, дөнья җимереп, ниндидер бер авыр нәрсәне өстери-шуыштыра, каядыр башка урынга күчерәләр иде.
Менә алар минем палата турысына җиттеләр, тавыш тынгандай булды. Кинәт ишек ике якка «шак» итеп ачылды, бусагада, култык таякларына таянган какча яңаклы яшь кенә бер егет күренде.
Егет, хәмер капкан кешедәй, кызган иде. Ул, култык таякларын зәһәр ачу катыш шакылдатып, басып торган урынында сикергәләп алды:
— Палатадан палатага куып йөртергә мин сезгә футбол тубы түгел!..
— Хулиганлыгыңны ташламас аң — япа-ялгызыңны ябып куярга да күп алмабыз!— дип кисәтте шәфкать туташы.— Яшәп кара аннары һичбер кешесез!
— Ябып кына карагыз! Йөрәгем хәзер өзелеп төшәчәк! Тотыгыз мине — ой, ой, ой!..
— Чукынчык! Кит, кит! Чын иблис икәнсең!— диде няня Соня, башын чайкап.— Намус дигән нәрсәң бармы синең, юкмы? Дүрт тәүлек эчендә күпме кешенең канына тоз салдың, ә?
Няняның ике кулында — ике ботинка. Сап-сарылар. Шактый нык, фасонлы итеп тегелгән — үкчәләренә кечкенә генә кыйгачлы тимер дагачыклар кадакланган. Күз сирпеп алу белән үк, мин аларны яңа гына туган бульдог көчекләренә охшаттым. Няня Соня әнә шул «көчек»ләрне кая куярга белмичә, борыннары белән кай төшкә төртергә икән дип, палатага күз йөгертеп чыкты.
Ул арада егет, шак-шок басып, палата уртасына ук килеп туктады. Борынын мәзәк җыерып, бүлмә һавасын исни-исни:
— Ә биредә — ничава! Хәтта хөрмә исләре дә килә!— дип тешләрен ялтыратты.— Тәрәзәләр дә Ташкент ягына карый!..
Егет култык таякларын утын пүләнедей кочаклап караватка утырды да, мине баштанаяк барлап-капшап чыкты.
— Аяк?
— Аяк.
— Ә миндә — аяклар!— диде ул, масайган кыяфәттә, һәм озын «гипс кунычлы» аякларын миңа таба сузды.
Син, имеш, бер аягың белән, күтәрәм шикелле, торалмыйча ятасың, ә мин, янәсе, менә күр, ике аягым да зәгыйфь булуга карамастан, җен шикелле бөтерелеп йөрим.
— Таныш булыйк: минем исемем — Байназар. Карале, капкалап аласы иде бит. Проблема номер один! Карыным «каравыл» кычкыра. Берәр нәрсәң юкмы?— диде яңа танышым.
Тумбочка эчендә бер телем ипи белән кишер котлеты бар иде, мин аларны әни килүенә дип саклый идем, шуңа күрә Байназарга дөресен әйтмәдем.
— Юк шул. Бая гына ашап бетердем...
— Алдалыйсың бит, шельма! Кемне алдарга җыенасың? Минеме?
Ул бер калкынуда тумбочка янында иде инде. Әлеге минем әнигә дигән ризыкны тәмләп кенә чәпелдәтергә тотынды.
— Беләм мин, парин, бик тә беләм: операциядән соң хаста кешеләрнең аппетиты бер дә булмый.
Байназар, котлетның башына җиткәч, сөлге белән калын иреннәрен сөртеп алды да:
— Хәзер инде берне көйрәтеп алсаң да ярый! Тәмәкең бардыр бит?
— Тартмыйм!— дип кистем мин кырыс кына.
— Һә!... Кәртә дә сукмыйсыңмы?
— Кәртә дә сукмыйм.
— Точно! Нәкъ шулай дип уйлаган идем дә мин! Мач килде. Җитлекмичә тугансың син! Факт! Срогыннан элек дөньяга килгәнсең!.. Соң нәрсә генә беләсең син? Арыш боламыгы!
— Биреп тор култык таягыңны — күрсәтермен.
— Ә син тәвәккәл! Куркак түгел.
— Куркакмы, түгелме — анда синең эшең юк!
— Менә ничек!.. Уль-ти-ма-тум?! Кара син аны, шельманы!..

Безнең әрләшү кабынганнан-кабына барды, ахыры моның нәрсә белән төгәл-ләнер-очланыр, хәзергә ни миңа, ни аңа билгесез иде әле. Бәхеткә каршы, нәкъ шул чак палата ишеге ачылып китте. Эчкә кап-кара чәчле казакъ егете узды. Аны няня Соня ияртеп алып керде. Егет безгә караганда әзмәверрәк, җилкәләре дә калынрак, куллары-беләкләре дә саллырак иде.
— Сәрсен,— диде ул, үзе белән таныштырып.
Сәрсеннең сукыр эчәген алачаклар икән.
Урамда — көзге салкын. Больница кырындагы сәрби агачлары кызгылт-сары яфраклары белән бәхилләшәләр. Җил яфракларны өзеп ала да һавага чөя, өзеп ала да һавага чөя, тегеләр, уенчык вертолет шикелле, зыр-зыр әйләнеп очалар, бөтереләләр...
Әнинең өстендә якалары кыршылып иләнгән иске кызыл пальто, әче җил колакка бәрмәсен өчен якаларын күтәреп куйган, яка очларын бер кулы белән тотып тора.
Больница тәрәзәләре биек, кеше буе җитәрлек түгел. Димәк, әни нәрсәдер өстенә менеп баскан.

Тәрәзәләрнең икенче каты әле куелмаган, бер катлы пыяла аша сөйләшәбез. Кайбер сүзләр аермачык ишетелмәсә дә, юньле генә әңгәмәләшеп була.
Әни ферросплав заводының торак йортында җыештыручы булып эшли. Зур-зур цинк бакларга смена саен сиксән-туксан чиләк су ташый, әз-мәз өстәмә акча юнәтеп булмасмы дип, тимер коючыларның киемнәрен юа. Бер тәүлек дежурда, бер тәүлек — өйдә...
— Әй, бүгенге сменам!.. Үләм дип торам... Безнең колонканың торбасы томаланган, ләм баскан диләр, еракта-гысыннан ташырга туры килде суны.
Әни тамырлары бүртәеп чыккан ябык кулларын күтәреп күрсәтә. Аның сул беләгендәге сыңар көмеш беләзеге бөтенләй бушап калган, бер аска төшә, бер өскә — әрле-бирле йөри. Тырпаеп торган бармаклар булмаса, әллә кайчан төшеп калган булыр иде.

Безнең сүз башка темага күчә.
— Ашау ягы ничек? Ярыйсымы?— дип сорый әни.— Бүген нәрсә бирделәр?
— Америка тушонкасы.
— Тәмлеме соң?
— Ярый инде шунда.
— Ә чәй шикәр беләнме?
— Шикәр белән.
Әни мине бәрәңгедән өзми, башта чикмәнле килеш пешереп, аннары кабыгын әрчеп китерә. Янәсе, миңа бармакларымны пычратып азапланмаска, әзер килеш ашарга. Кабак орлыклары, утлы табада кыздырылган бодай, кайчак эченә тары боткасы кыстырылган кыстыбыйлар да алып килгәли иде.
Боларның барысын форточка аша Байназар кабул итеп ала, әмма кулына юлыккан ашамлыкны миңа бирергә бер дә ашыкмый. Әйтерсең лә, аларны миңа түгел, аңа китергәннәр. Җен ачуларымны чыгарып бетерә иде ул андый минутларда.
— Менә монысы сиңа, ә монысы өзелеп яраткан дустыңа, ягъни миңа,— дип бүлә торган иде ул әни алып килгән ризыкны.
Аннары караватына кырын яткан килеш, шаркылдап көлә-көлә, күши.
Байназарның бер аягыннан гипсны кисеп алганнар иде инде, һәм ул көн саен берничә тапкыр «ходячий» авырулар белән больница ишек алдына һава иснәргә чыккалый иде. Терелү-савыгу шатлыгы Байназарның җанын-тәнен биләп алган, ул кайсы ягы беләндер кеп-кечкенә, бәп-бәләкәй, әмма җегәрлеге ташып, асфальт кадәр таш асфальтны тишеп, кояш яктысына калкып чыккан гөмбәне хәтерләтә иде.
Шулаен шулай, әмма аның савыгуы, тазалануы, көрләнүе безнең өчен хәерлегә булмады. Торган саен Байназар әрсезләнә, тинтәкләнә барды, әгәр ул көн әйләнәсендә берәр «маҗара» кылып, этлеген эшләмәсә, безне мәсхәрәләмәсә, күңеле тулмый, йокысы йокы, кәефе кәеф булмый иде аның. Ниләр генә кыланмый иде ул! Бар булган нервыларыбызны йолкый-йолкый мунчалалап бетерде. Бер килеп, өстебездән одеял-юрганнарыбызны тартып ала, икенче килеп, авызына су кабып, безнең өскә бөрки, өченче килеп, безне кыстата-кыстата әлеге дә баягы үрдәк-чүлмәкләребезне каядыр яшереп куя, ә астыннан бармакларын йөгерткәләп безнең аяк табыннарын кытыклый иде.
Ачуына түзәлмичә, иреннәрен тешли-тешли Сәрсен, кычкырып яный иде Байназарга:
— Торыйм гына!.. Торыйм!.. Аягыма гына басыйм! Мин синеме... Мин сине... Киш-миш ясыйм мин синнән! Киш-миш!..

Ничек тә бу мародердан үч аласы, аңа ниндидер этлек эшлисе иде, Сәрсен белән шул турыда уйлаштык. Соң нишләмәк кирәк башка чараң калмагач! Этлеккә этлек белән җавап бирергә кирәк! Белеп торсын ул: кешегә кылган явыз кылмышларың ахыр чиктә барыбер үз башыңа әйләнеп кайтачак. Белеп тор шуны, Байназар!..
— Ә беләсеңме, нишлибез?..— дип сүз катты Сәрсен.
— Йә, йә! Әйтеп бетер!— дип ашыктырдым мин.
— Юк, алай булмый икән... Барып чыкмас...
— Ә беләсеңме...— дим мин. Ә үзем нинди тәкъдим, нинди идея, нинди җәза уйлап табарга да белмим, башым җитми.
Хәер, уйлана торгач, керә икән ул газиз башка идея дигәнең.
— Таптым!.. Табылды!— дидем мин һәм карават астындагы сап-сары башларын ялтыратып яткан «бульдог» ботинкаларга төртеп күрсәттем. Нык ботинкалар, фасоны да матур. Затлы әйбер, базарга алып чыксаң, аны шундук, кулың белән бергә үк йолкып алырлар.
— Шәп идея!— дип куәтләде минем фикерне Сәрсен.
Кешегә карата этлек эшләргә ниятләсәк тә, безнең күңелләр шат иде.
Шундый карарга килдек: әни килү белән үк, ничек булса да тәрәзә төбенә менеп, форточка аша әлеге ботинкаларны әни кулына тоттырырга! Барып сатсын базарга!
— Күрәселәрең алда әле синең, Байназарчик! Көлке ике япьле ул! Көлке куа килә!..
Түзеп кенә булмый бит: гипс астындагы аяк тиресе шулкадәр кычыта, мин, аны-моны уйлап тормыйча, тырнакларымны кәкрәйтә-сындыра кашынам да кашынам.
— Кычытуы әйбәт,— диде әни.— Димәк, сөякләрең бер-берсенә тәмам ялганган, димәк, җелекләреңә юл ачылган... Бигайбә, улым. Шатмын, ахыры да куанычлы була күрсен... Карале... Туктале... Кая шул хәтле менәсең? Егылып төшә күрмә, абайла аны, тотынып тор тәрәзәгә...
Мин форточка аша әнигә Байназарның сап-сары ботинкаларын суздым.
— Ни бу? Нәрсәгә?— дип төшенми, аптырап торды әни бер мәлгә.
— Ипигә алыштыр, бәрәңгегә... Сатсаң да ярый... Үзең кара инде шунда!..
— Кемнеке соң болар?
— Безнеке, безнеке!.. Йә инде, салып куй тизрәк. Соңыннан тикшерерсең!.. Биредәге бер егетнеке... Аңа кирәкми инде, хаҗәте юк. Ташкентка бар кеше дә ялан аяк йөри... Сал инде капчыгыңа, тизрәк, салып куй!..
— Төш, Искәндәр! Тизрәк төш!— дип сөрән салды Сәрсен.— Теге кайта!..
— Әни, хуш! Бар, бар, юлыңда бул! Базардан кайтышлый туп-туры монда сугыл. Ярый, хәзергә. Көтәбез!..
Әни бик тиз әйләнде.
— Йә, ничек?— дидем мин, ашкынып.— Булдымы? Юлың уңдымы?
Аның кулында киндер капчык, капчык эчендә бер бөтен ипи кирпиченә охшашлы нәрсәдер тырпая...
— Булган бу! Борчагыбыз пешкән!— дип, сөенә-сөенә форточка аша капчыкны эләктереп алдым.
«Менә күрербез инде, менә ишетербез инде, Байназарчик, инде нинди көйләр көйләрсең икән хәзер?»
Әни, пыяла аша, миңа бик моңсу, гаепле кешесыман карап тора.
Мин кабалана-капшана кулымны капчык эчендә йөгерттем... һәм шул ук секундта минем бармаклар ниндидер каты әйбергә барып төртелде... Эсселе-суык бөтен тәнемне биләп алды. Әлеге нәрсә... Байназарның сары ботинкалары иде.
— Әни! Ни дигән хәл бу? Базар хәтле базарда сатып алучы юкмы әллә?
— Булмаган кая! — диде әни, көрсенеп.— Прәме талап алмакчы иделәр. Ычкындырмадым кулымнан...
— И-и, әни... Мөселман теле белән әйтелгән иде бит сиңа...
— Әйтелгән дип... Бик тә матур, нык ботинкалар... Үзем үк йон оек белән рәхәтләнеп кияр идем әле. Үлчәме дә туры килә.
— Соң ки!.. Ки алайса! Рәхәтлән болай булгач!..
Мин ботинкалы капчыкны кире форточка аша төшерә башладым. Мин бу яктан тәртәм, әни — урам яктан кире миңа таба төртә.
— Юк, балам, юк. Алмыйм... кирәкми...
— Тиздән яңгырлар башлана, аяк асты пычрак, баткакка әвереләчәк... Ә синең аякларны көзән җыера, ревматизм җәфалый...
— Алмыйм... Кеше малы кирәкми миңа. Сөйләмә дә! Хуҗасына кире тапшыр...
Мин нәрсә дип әйтергә дә белмәдем.
Һәм шулчак мин әнинең тамырлары бүртәеп чыккан беләгенә күз төшердем. Алтын йөгертелгән сыңар көмеш беләзек үз урынында күренми иде.
Әни, күз карашымны тойды булса кирәк, сул кулын җәһәт кенә аска төшерде.
Икебез дә, авыр сулап, дәшмичә, күзгә-күз карап тордык...
Ниһаять, әни телгә килеп:
— Ә менә монысы... Ипи... бәрәңге...— диде, аяк астында кармаланып һәм миңа кечкенә генә төенчек сузды.
— Юк, юк, әни. Ипи кирәкми, үзеңә калдыр...
— Соң үзең куштың ич, балам. Ал, ал... Хәрәм ризык түгел, хәләл ризык... Ходай язган ризык...

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Теге жэзаланмыйча калдымени?! Эни бигрэк фэрештэ...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Уч алу андый юл бн кирэкми. Узенен дэ остенэ су боркергэ...

      Хәзер укыйлар