Логотип
Проза

Судан тапкан йөземнәр

Хикәя 

Хикәя 

 

Арыкның ашкын суы, кояшның тире салдырырлык эссесе, Тянь-Шаньның болытларга өстән караган чал башлары күңел төпкелендәге бөтен хисләрен тергезде Сылуның. Көн-тәүлек эчендә әлеге түбәләргә менеп җитү кая инде ул! Таш-тауларның итәгенә генә дә якынлашмассың! Кыз эре плитәләр белән түшәлгән арык кочагында су уңаена агу белән канәгатьләнде. Ә дуслары, тәмам иркенәеп, табын корып утырганнар һәм кызны тәмам онытканнар иде. 

Бөтен гәүдәсе белән агымга каршы торып күтәрелә, аннан чайкала-чайкала кирегә төшә торгач, Сылу суның салкынлыгына күнекте: башта, аяк бармакларын гына тыккан булса да, аркан ятып күзләрен йомгач, таралып, бар нәрсәне күңеленнән чыгарып, ага, ага, ага... Арык текә: алкын сулар, Сылуны вак таш кына санагандай, уңга-сулга бәргәләп, тукталган авыллары янына китереп тә җиткерә. Кыз узылган араны чамалый, үтеп тә китми, күзләрен дә иртәрәк ачмый. 

Арык буйлап югары күтәрелгәндә, кояш – каршыдан, шуңа күбесенчә аска карап атлый. Инде бусы соңгысы дип менүе иде. Агымда сөрлеккәндәй, кояш кочагында тукталып калды... 

Көтмәгәндә икенче берәүнекенә береккән тәненә эссе йөгерде, иреннәре башка иреннәргә кушылып, үбешү исереклегенә чумдылар... 

Шундый халәт, кояшның алтын кыршавы эченнән караган егет, кочаклаган кулларын җибәреп, Сылуның учларын үз учларына алмаса, артка каерылып: 

– Гүзәл кыз, сиңа гыйшкым бар, ханымым бул минем !– димәсә, мәңге шулай дәвам итәр кебек иде. 

Әлеге сүзләрдән соң Сылу, егетне ишетмәгән кебек, бик озак уйсыз калып торды. Әйткәненә төшенгәч, ни дип җавап кайтарырга да белмәде. 

Эсседән сакланып, кара каймалы кыргыз эшләпәсе кигән егетне җентекле бер күзәтү белән күзәтә бирде. Атлетныкыдай гәүдә, калку күкрәкләр, матур тән, ирен өсләрендә юка гына мыек, бигък кысык булмаган күзләр. Каты, биртләч куллары эш кешесе икәнлеген күрсәтеп тора. 

– Ханымым бул минем, – дип башлаган яңа җөмләсен кыз: 

– Сылухан, – дип тәмамлап куйды да фикерен җәяргә ирек бирмәде. 

– Сылухан, Сылухан... – егет инде сүзне ничек дәвам итәргә дә белми иде. – Сез әллә Чемионга килдегезме? Ялга? 

–  Әйе. 

–  Татармы? 

–  Каян белдегез? 

– Күзләрегез өлгергән йөзем кебек. Кояш каралткан шәмәхә йөзем. Агачтан җыелып беткәч, арыктан таптым менә. Агар суда да йөзем бар икән! 

–  Ә Сез кыргыздыр инде... 

–  Күрәзәлек кылышабызмы? 

–  Юк. Сез дә алар кебек, үзегезгә йөземнәрнең кечкенәләрен генә сайлагансыз, – диде Сылу, көлеп. – Аннан...  русчагыз да кайтышрак, эшләпәгез дә карлы тау түбәсе кебек. Ә үзбәкнеке... карбыз бөркәнчәсе сыман түбәтәй. 

– Ханымым буласызмы инде минем? – диде егет кабаттан, иң кирәк нәрсәне исенә төшергәндәй. 

– Сезгә ничә яшь соң, дустым? 

– Иркен, – дип аныклады егет тә. – Тиздән егерме бер. Тормышым нык минем. Авылда эшем дә кирәкле. Торбалар эретеп ябыштырам. Бай яшәрсең. Сөйгәнем булырсың. 

– Мин бит кырыкка таба атлыйм. Утыз биштә инде. Эҗең 1 санамасаң, аркадашың булырмын, – диде Сылу татарча гына, белер-белмәс кыргыз сүзләрен кыстырып калырга тырышып. 

– Аркадашлар дүкәндә кирәк – яхшы мал алу өчен, достлар – үзбәк арасында, татар кызы – кочакта булса хуп. 

–  Мин  сиңа  үзең  кебек  яшь гүзәлхан сайлашырмын! 

Иркеннең йөзен кинәт кара болытлар каплады. Кыр тузаны кунган күз төпләренә яшь бәреп чыкты да, тут йөзенә юл салып, җиргә төште. Үзе арыкка тезләнде һәм Сылуның кинәт калтыравык алган аякларына капланды. 

Әллә су, әллә аның эчендә калган егет сулык-сулык елый иде. Сабый шул әле, сабый дип уйлады кыз, камыш кебек сыгылып төшкән егетне күтәрешеп. Бераз үзе дә күкрәгенә кысып торганнан соң, кул хәрәкәте белән генә арык читенә әйдәде. 

Бик озак вакытлар сүзсез генә биек тау очларына карап утырдылар. Ак түбә башларына эсседән кара сырлар ясалган. «Тәнне чеметеп аккан сулар шуннан ук юл ярадыр инде», – диде Сылу үзалдына. Ә бу кыргыз егетендә таулар ныклыгы, катылыгы, горурлыгы юк микәнни соң? 

Иркен инде тынычланып калган иде. Кыз соравын ишеткәндәй, бу эшләрнең сәбәбе хакында сөйләп китте. 

– Өч көннән минем туй бит, – диде ул боек тавыш белән. – Хәзер менә  кияү атнасы, яшьлек белән хушлашып йөрүебез. Сине күрдем дә кияү егетләреннән аерылып калдым... 

– Ханымым бул минем, дисең тагын... Үзең... 

– Минем булачак хатынымның бармак очларына да кагылган юк! Гәүдәсе күлмәк эченә яшерелгән, йөзен, ерактан караганда да, үзе бора. Ә Сез – гомеремдә беренче мәртәбә үпкән кыз. Беренче мәртәбә кулын тотканы да. 

– Ә нәрсә комачаулый? Ярәшелгәнсез ич инде! 

– Аны аңлату да кыен шул. Тугач та, үземә аталган күрше кызы – минем  кәләш. Мәктәптә дә, шуны белгәнгә, баштарак гел бергә утырттылар. Бергә уйнадык, бергә укыдык, күбрәк бергә булган саен, бизә генә бардым, җитмәсә, малай-шалай да үзенчә үртәгән була. Югарырак сыйныфларда дус кызлары белән утыра башлагач та, күңелемдә урын ала алмады. Язын, армиядән кайткач, агалары кереп, килен төшәр вакыт җиткәнне искәрттеләр... Әни ялгыз. Миннән кече дүрт ир бала. Ике кыз. Әтигә караган кебек карыйлар үземә. Ничек итеп биргән сүздән баш тартасың, аларны ана сүзен тыңламаска өйрәтәсең. Ә менә Сезне күргәч, уйларым үзгәрде дә куйды. Сездән башка һичкемне үпкәнем дә юк иде бит минем! Гомерлек хыялым тормышка ашты бүген! 

– Бигрәк яшь шул әле син, сабый... 

– Сезнең үзегезгә дә минекеннән артыкны биреп буламы соң?! Без кыргызлар иртәрәк картаябыз шикелле. Кояшта, җилдә йөзләр каралып сула, ком-ташта яланаяк йөргән аяклар балачактан ук яргаланып бетә. Әнә суда аккан сурәткә кара: менә дигән пар түгелме?! 

Егетнең озын, сагышлы хикәяте тора-бара Сылу колагына җил шавы кебек кенә ишетелә башлады. Ул да түгел, кояш та түбән тәгәрәде. Арык сулары да бераз әкренәйде. Егет торды. Сылуны да урыныннан кузгатты: 

– Киттек! 

– Кая? 

– Авылга! 

– Нигә? 

– Анамны күрерсең! Бәхет йөземеннән авыз итәрсең. 

– Йөземдә бәхет буламыни... Базар саен ич ул?.. Бәхет булса, базарга куймаслар! 

– Була! – диде Иркен ирләрчә ныклык белән. Аннан Сылуны, җилтерәтеп, кукуруз кырына алып кереп китте. 

... Алар шактый озак бардылар. Кыздан биек үскән кукурузлар арасына качкан сукмакта каршыларына ник бер адәм килеп чыксын! 

Таныш булмаган егет белән япан кырда калудан курку хисе бөтенләй юк иде. Тора-бара каршыда йортлары яхшылап агартылган бер авыл калыкты. Иркен – алдан, Сылу арттан атлады. Һәр йорт каршысыннан узганда, бер оя бала-чага урамга атыла, күп тә үтми ата-анасы да чыгып, капка баганаларына сөялә, Иркеннең сәламнәренә гаҗәпсенгән кыяфәттә генә җавап кайтаралар. 

Менә Сылулар капкасы юлга каршы торган ишегалдына килеп керделәр. Болдыр идәненә бик якын уелган тәрәзәләргә бер уч күз сибелгән иде. 

– Эҗе, эҗе! – диеште бала-чага. 

Ул да булмады, бакча юлыннан аркасына коры-сары бәйләме аскан кортканың күтәрелгәне күренде. Эссе көнне дә көртә киеп кайткан бу карчыкның, бик карт тоелганга, Иркеннең әнисе булуына ышанасы килмәде дә: 

– Апа, михмоныбыз бар гуй**, – дип әйткәнен ишеткәч, шулай икәнлеге аңлашылды. 

Карчык ихата уртасына узды, коры-сарыны ишеп кенә җиргә ташлады, үзе дә лыпылдап шуның өстенә килеп төште. Аның җир кебек йөзе агарып киткәндәй  булды. Ана белән бала үз телләрендә кызу-кызу сөйләшә башладылар. Сылу сүзләрен игътибарга алмады, карчыкның кипкән йөзем кебек күзләре кызның кунак кына икәнлегенә ышанмаганлыгын сөйли иде. 

– Тандырга ут төртеп җибәр әле, нан пешерим, – диде ул бераздан кабалана-кабалана. Кызның, чакырып та, өйгә атламавын күргәч, кулы белән көрпәчәдән урын күрсәтте. 

– Эҗе, мин – Казаннан, татар кызы, михмон, Чемионда тукталдым, рәхмәт, һични кирәкми, хәзер китәбез, – дип тезде Сылу, калырга да, тиз генә чыгып таярга да белмичә. 

Хатын-кызлар үзара аңлашсын дип читкәрәк китеп торган Иркен, баскыч алып өй түбәсенә терәде һәм тәлгәшләрдән инде бөтенләй бушап калган йөзем ботакларына үрелде. Иң-иң өстә әби-бабайларның сандык төбендә яткан тәмәке янчыгына охшаган бер нәрсә асылынып тора иде. Иркеннең бармаклары җелт кенә бөрмә бавыннан тартып җибәрүе булды, әлеге кечкенә капчык аска очып төште, һәм ямь-яшел яфраклар арасында кояшта күкләнеп торган йөзем тәлгәше күренде. 

– Бәхетле бул! – диде Иркен, тәлгәшне чем тирәсендә бөтереп. 

Болдыр идәнендә, яңакларына таянып, аптырашта утырган карчык та, аның белән килешкәндәй, ияген селки иде.  Туйга нибарысы өч көн калганда, ыру гадәтләрен бозып, улының икенче берәү белән җитәкләшеп кайтып керүеннән ул әле дә булса айнымаган һәм Сылуга инде яшь кәләш итеп карый иде булса кирәк. 

Өй эчендәгеләрнең берсе, иң кечкенәсе, ике-өч яшьләр тирәсендәгесе, абыйсына үртәп тел чыгарды да олырак апасы артына яшеренде. 

Инде китәргә вакыт: әйтеләсе сүз әйтелгән, өзеләсе йөзем өзелгән иде. Сылу, хушыгыз дигәндәй, бала-чагага күз кыскандай итте, аннан ике куллап, мөселманчалап, ананың сөякчел кулларына үрелде: 

– Исән-сау торыгыз! 

Карчыкның мимылдаган иреннәрендәге сүзләрне Иркен дә аңламагандыр. Кызның китеп баруы килеп керүеннән битәр аптыраткан иде аны. 

– Йийең! – диде иң соңында ана, елмайгандай итенеп. 

– Авыз итәргә куша, – дип шәрехләде Иркен урыс телендә. 

Сылу капкага атлады. Көндезләрен гадәттә бушап кала торган урам умарта күчедәй кайный иде. 

Иркен, урам кырыннан аккан арыкчыкта тәлгәшне юганнан соң, йөземнең иң эре бер бөртеген чеменнән аерды. Аннан бераз гына тешләгәндәй итте дә Сылуның иреннәренә китерде. Күзәтеп торган халык өчен бу гаҗәп, серле, көтелмәгән бер вакыйга булгандыр, алар, яшьләргә юл биреп, әкрен-әкрен койма буйларына елышты. Сылуның күңелендә мутлык, шаянлык калыкты. Иркеннең көчле кулларына ныграк ябышып, очар кош кебек кенә урамны узды ул. Егет кулларыннан йөзем ашады, матур сүзләрен тыңлады, туктаусыз көлгән булды. 

Авылны чыгып, чәкәнбашлар арасында кеше күзеннән югалгач, егет тагын: 

– Ханымым бул инде минем! – дип сүз башлады. 

– Китми явар болыт булдың тәмам! 

– Чык инде миңа! Мин сиңа йөзем генә ашатып яшәтермен! Күзләрең кебек эре, сусыл йөзем. Бәхетле итәрмен, бәхетем булырсың! 

– Мин болай да бәхетле ләбаса! 

– Бәхетле хатын арыктан кояш эзлимени, дим әле мин менә... 

– Илем әллә кайда кала бит, Иркен! 

– Илең иркәк туфрагында булыр, Сылухан! 

– Син малаем шикелле генә әле... 

– Яшьтәмени хикмәт! Эшләмәгән эшләрнең үкенечендә! Мине әнә шулар картайта. Бөтен хыял сөйгән кешегә өйләнү иде лә! Үпмәгән, кочмаган, бер кыз белән дә дуслашмаган егет бит әле мин, Сылухан. Синең иреннәреңнән затлы йөзем тәме килә! Мин әнә шуны аңладым! 

– Кояштан исергән иреннәр ул, Иркен. Кыргыз тауларында акылларын югалтканнар. 

– Юк! – Иркен шул сүз җитезлегендә киң ачылган куллары белән кочагына эләктереп алмакчы булган иде, Сылу, кыр кәҗәсе шикелле, сукмак буйлап алгарак йөгерде. Егет куып җиткәндә, алар басуны чыкканнар иде инде. 

– Син һичьюгы туема килерсеңме? – диде Иркен, иптәшләре янына җитәрәк. 

– Нәрсә дисең... Каршы әйтеп, күңелен төшерәсеңме, ризалык биреп, ялганчы буласыңмы... 

– Мин сине көтәрмен. Әгәр килмәсәң, әгәр килмәсәң... мин аңа өйләнмәячәкмен! Сиңа, дөньяга, мине ирексезләгән кануннарга үч итеп! 

– Исемең дә шуңа Иркендер инде синең. Санлашканга канун бездә дә бар. Бигүк иркенәйтми әти-әни, – дигән булды Сылу, егет бераз басылсын өчен. 

– Мин сине алырга барырмын! Ап-ак «Волга»да! Туй көнен кунакханә төбенә чыгып көт! – дип үрсәләнде Иркен аның саен. – Йөземем минем, татар кызым, Сылухан... 

Сылу берни дәшмәде. 

Алар авылга барып йөргән арада кияү егетләре Сылуның иптәшләре янына килеп чыкканнар һәм шактый гына кызып та өлгергәннәр иде. Иркеннең үсмер кебек бер күрүдән гашыйклыгын, татар кызының кунакка килергә теләмәвен сиземләгәч, алары тәмам ярсыды. Сәбәбен шофердан табыпмы, аңа бәйләнә үк башладылар. Сылулар шуңа күрә тизрәк китеп бару ягын карады. 

Куркып калган үзбәк агае хәрәкәт туктатылган юлга кергән икән, аны кисеп, машина шул чокырның каршы ягында асылынып калгач кына киң итеп казылган чокырны сикереп чыкканнарын аңладылар. Иптәшләре тартып алганда, Сылуның авыз-борыны, кием-салымы кара кан иде. Ул сүрелеп барган кояшта талгынланып, саегып калган суга кереп ятты. Кызны инде күтәреп йөртә алмас хәлгә килгән агарсу, дулкынчыкларын кызылга буяп, кояшка таба йөгерде. 

Туган якның кырыс салкыннарын исенә төшергән тау елгасы, яраларны төзәтмәсә дә, кан агуын киметте. Иярдәге Иркен әлеге хәлләрне күргән икән. Килде. Кулларына сак кына күтәреп, кызны судан алып чыкты. Соңгы тапкыр, дигән сымаграк иреннәренә үрелгән иде дә, өркеп киткәндәй тукталып калды. Ә бәлки, хисләрен кабат кузгатасы килмәгәндер. 

Таш өемнәрендә үзе дә ат кебек басып, югарыдагыларга карап торган машинаны чабышкылар белән күтәрттеләр. 

– Күрәсеңме, синең китүеңне юллар да теләми! – Әллә чынлап, әллә сүз юкта сүз булсын дип кенә әйтә идеме Иркен... 

– Ә бу юллар авылыгызга илтәсе булган бит, – диде Сылу, шаяруга борырга маташып. 

– Алай булгач бигрәк тә! Машинага кадәр синең безгә кайтуыңны тели. 

Сылу бизгәк тоткан кебек калтыранган машинага кереп утырды. Әкрен генә урыннарыннан кузгалып киттеләр. Иркеннең: 

– Иреннәреңдә бәхет йөземенең тәме! – дип кычкырып калганы ишетелде. 

Иртәгесен, әле китәр көннәр җитмәгән булса да, Сылу, чемоданнарын күтәреп, олы юлга чыгып басты. Арыкта аккан суларга карарга батырчылык итмәде. Хушлашып, хатлар агызса да, Иркеннәр авылына бармаячак иде. 

Таулар арасыннан кыз утырган автобусның тәрәзәсенә башын сузган кояшка кул яссылыгы гына болыт кунган, һәм аның аша узганда нурлар болытны кыргыз егете кулларыннан Сылу ашаган тәлгәш төсенә буяганнар. 

Күктәге бәхет йөземнәре кыз утырган автобуска ияреп барды-барды да, үзе янына чакырып кул изәмәгәненә, китеп барганына үпкәләгән шикелле, борылышка җиткәч, икенче якка юл алды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар