Логотип
Проза

Соклану

Назлыяның — бөтен нәсел-нәсәбе гомер-гомергә Казанда яшәгән кала кызының — кеп-кечкенә авылга соклануы, хәтта аңа гашыйк булып кайтуы күпләр өчен гаҗәп иде. Ул үзе дә торып-торып уйга кала. Күңелдә һаман тирәнәя, һаман ныгый баручы бу тойгы кай арада яралып өлгерде соң? Төпченә башласаң, ачыклана: гашыйклык галәмәте гел ләззәтле кичерешләр нәтиҗәсендә генә түгел, ялгышулар, кимсенүләр, корбаннар аша, бәгырьне өзгәләп, канны кайна-ып, яндырып-көйдереп туды. Хәтердә, барысы да хәтердә. Язның иң хозур чагы иде. Алар туйның олы мәҗлесләрен фазанда ясадылар. Икенче атнаның җомгасында Надир:
— Бу ялны авылга, дәү абыйларга кайтып килсәк, син ни әйтерсең икән? — диде. — Бик чакырганнар иде.
Бергә эшләүче кызларыннан авыл хакында гел яман сүзләр енә ишеткәнгә күрә, ул якларга күңеле бик тартмаса да, Назлыя аяк терәп каршы тора алмады. Дөньяларда бердәнбер асыл зат дип санаган Надирының сүзен кире кагу аның улыннан килми иде.
Юлга җыендылар.

Алар башта, бер сәгатьләп, су өстендә җилдәй очып йөзүе «Ракета»да бардылар. Аннары Надир Назлыяны палубага алып чыкты, алга ишарәләде.
— Дөя үркәче кебек менмәле-төшмәле тау сыртларын күрәсеңме? — диде. — Безнең тукталыш шунда булыр. Хәзер төшәбез, гөлем, әйберләр онытылып калмасын!

«Дөя үркәче» оста рәсем ясап куйган сәнгать әсәре кебек иде. Эреле-ваклы калкулыкларны куаклар каплаган. Назлыя, юңарчы бөтен үсемлекләр яшел яфрак яра, дип белә иде. Дөя үркәче»нә карап, яңа дөнья ачты: мең төрле агач, аннан да күбрәк үлән-чәчәк барысы да үз төсенә ия. Яшеллекнең әллә нинди төсмерләре бар икән. Калкулыклар бите нечкә зәвыклы рәссам кулы белән тукылган әкияттәге келәмне сәтерләтә.
Надир белән Назлыя, кулларындагы кечкенә сумкаларын юлгый-болгый, тар гына сукмак буйлап келәм түшәлгән тауга күтәрелделәр. Тау өстенә менгәч, Надир:
— Менә шушы бакчаларны кисеп чыксак, безнең Чыршылыга җиткән булабыз инде,— диде.— Арымассыңмы? Бакчачыга кереп, бераз ял итмикме? Аның мотоциклы да бар бугай, өйгә дә илтеп куяр...
Назлыясы дәшми торгач, өстәде:
— Бишекле мотоцикл ул, өч тәгәрмәчле, шикләнмә!

Шунда гына Назлыя да телгә килде.
— Абау матурлыгы!—диде ул.— Мондый бакчалар да буламыни?
Алар шау чәчәккә күмелгән алма бакчасына кергәннәр иде. Тирә-юньне иксез-чиксез аклык каплаган. Тынлыгыннан, хуш исеннән зиһеннәр чуалырлык.
— Кирәкми, бернинди дә машина кирәкми, мең чакрым үтсәм дә арымам...
Алар, авылга кергәнче, шул пакъ тынлык буйлап атладылар. Бераздан кояш байый башлады. Бакчага да алсулык иңде, җимеш агачларының чәчәкләре йолдызлар кебек балкыдылар. Назлыя бакча аша чыкканнарын, авылга килеп кергәннәрен сизми дә калды, чөнки авыл дигәненең дә өйләре шау чәчәкле алмагач, чия агачларына күмелеп утыра.
Абыйлары өенә аяк баскач та, хәл-әхвәл сорашулар узгач, Назлыя:
— Һай, бигрәк матур җирдә яшәп ятасыз икән! — диде.

Бу сүз килендәше Кәшифә йөрәгенә май булып ятты.
— Дөньяда бер генә бит ул мондый авыл! Шулай булмаса, мин дә кала сыман авылымны калдырып, утыз йортлы бу авылга килеп төшмәс идем. Сәйфелмөлек картның шушы урман пәрие кебек улына ябышыплар чыктым бит мин, җүләр!
Надирның абыйсы хатынының сүзен кырт туктатты.
— Бөтенесен селкеп бетермә, капчык төбендә калсын бераз! — диде. — Сөйләгәннәреңдә дә хаклык чамалы. Белмәсәң, бел: безнең авылда утыз йорт түгел, төп-төгәл утыз бер хуҗалык!

Килен халкының авызын алай гына томалап була димени?! Чәйләр эчкәч, ирләр, болдырга чыгып, тәмәке көйрәтеп, авызларыннан сәгатенә бер сүз чыгарырга азапланып утырган арада, Назлыялар йокларга тиешле түр якта килендәшләр кабат очрашты
Кәшифә:
— Баш очларыгызга тагын берәр мендәр бирмимме, түбән булмасмы? — дип, юк йомышын бар итеп кенә килеп кергән иде.
Әй, китте шуннан сүз, болар гомер буе берсе белән икенчесе очрашырга тилмереп яшәгәннәр икән диярсең! Назлыя килендәшенең чибәрлегенә сокланып туймады. Беренче күренгәндә Кәшифә яулыкчан иде. Хәзер ул яулыгын салып, баш тирәли урап куелган толымнарына орынды, беләк юанлыгы ялтырап торган озын коңгырт чәчләр Кәшифәнең гәүдәсенә шуып төште. Толымнарының берсе — аркада, икенчесе тумрап торган күкрәкләрне иркәлиләр, сыйпыйлар сыман. Тыңлаусызлар үзләре. Кәшифәгә дә кызык, ул аларны әле аркасына атып, әле алга чыгарып шаяра. Шулай утыра торгач, толымнар сүтелеп бетте, Кәшифә аларны бөтенләй таратып җибәрде. Ап-ак йокы күлмәге кигән килендәш гаҗәп матур шәлгә төренгәндәй булып калды. Ишектән чыгып киткәндә, Кәшифә төнге диңгездә тыныч, ялтыравык кара дулкыннар арасында йөзгән кебек тоелды.

Назлыя-бичараның чәче бер сөям дә юк. Ни булганының да очларын ай саен кистереп, кыскартып тора. Коңгыртлыкка аныкы да коңгырт үзе. Килендәшләрнең икесен бергә бастырып куйсаң, Кәшифә чәчләре дәрьясыннан кечтеки генә тыңлаусыз бер дулкын сикереп төшеп Назлыя башына кунып калган кебек.

...Килендәшенең чибәрлеге, бу якларның матурлыгы, елмаеп-өздереп сөйләүләре — барысы да Назлыяның күңелен кузгаткан иде. Ул, авыл хакында шәһәрдә ишеткән гайбәтне хәтереннән бөтенләй чыгарып, ап-ак җәймәле түшәк-ястык эчендә мәмрәп йокыга талды. Берзаман ул Надирның: «Назлы гөлкәем!» — дип пышылдавыннан уянып китте.
— Нишләп йөрисең син монда, төн сакчысы?
— Сине урларга кердем.
— Кемнән урлап, кайларга алып китмәкче буласың башкайларымны?
— Кәшифә җиңгидән урлап, печәнлеккә алып менәм!
Алар, кече якта йоклап ятучы хуҗаларны уятмас өчен, тәрәзә аша гына бакчага сикереп төштеләр дә, кунаксадагы әтәч-тавыкларның котын алып, абзар өстенә, печәнлеккә менделәр. Надир:
— Менә кайда ул безнең оҗмах!— диде.— Аның бит печәннәре дә җиләк яфрагы белән мәтрүшкәдән генә тора.
Назлыя әле аны-моны аңлап өлгермәде. Күзгә төртсәң дә берни күренмәслек дөм-караңгы иде. Тик монда күрү-күрмәүнең кирәге дә шул кадәре генә икән. Бөтен җирдә — алда да, артта да, уңда да, сулда да җиләк-җимеш исе бөркеп торучы мамыктай йомшак печән.
— Монда кил!—дип, Надир, биленнән тотып аны алга тартты. — Өскә — абыйның толыбы, аска — тун. Мин аларны әллә кайчан менгереп куйган идем инде. Тәгәрә шунда!

Урманга сәяхәткә баргач, киндер палаткада да кунганы бар иде Назлыяның. Идел буендагы пионер лагеренда да яшәгән иде ул, әмма мондагыдай рәхәтлекне, серлелекне беренче тапкыр кичерә.
Алар бер-берсенең куенына кереп, җылынып, татлы йокы-талганда, таң беленә башлаган иде инде. Озак та үтмәде, әтәч, үзенең дистәләгән тавыкларын ияртеп, ишек алдына чыгып китте: ата каз, бәбиләренә салкын тидерүдән куркып өйгә кереп кунучы ана казны уятырга, тәрәзә төбенә атылды, кәҗә-сарык, көтүне тансыклап, капка төбенә сарылды. Ул арада, инде сыерны савып өлгергән Кәшифәнең бәрхеттәй тавышы яңгырады.

— Надир энем, Надир дим. Тор әле, үскәнем, кил әле, аршы ал!
Өстән Надирның кысылып беткән күзле, печән вагы белән уарланган тузгак башы күренде.
— Ни булган, җиңги?
— Җылы килеш эчеп җибәрегез дим, мә!
Кәшифә кулында зур кружка тулы яңа сауган сөт иде.
— Һай, рәхмәт яусын, җиңги, каян белдең? Ничек исеңә өшердең?
— Соң, бөтенләй тыныгыз чыкмый бит мәйтәм, шул яңа ауган сөт белән кызыктырып кына уятмасам, боларны торгыза да алмам, әйдә, торыгыз инде!
— Хә-ә-әзер!— кружканы ике куллап алды да Надир юк булды.
Кәшифә аның: «Назлы гөлкәем, ач күзеңне, менә бу оҗмах ризыгыннан авыз ит әле!»— дигән пышылдык сүзләрен ишетеп, үзалдына елмаеп куйды.
Яшьләр торганда, Кәшифәнең түр якка тезгән мул табыны әзер иде. Самавыры гөжләп утыра, тәлинкәләренә кабартма өелгән, мичтәге табада, ялкын эчендә коймак чыжлый.
— Моның ише камыр ашына исегез дә китмидер инде,— диде Кәшифә,— шулай да, пешердем әле, кызык өчен, ипи камырыннан гына ике-өч таба кабартма ясадым. Әнкәй-мәрхүмкәем башта барыбызны да тезеп утыртып алкынганчы кабартма ашата торган иде, аннары гына, без туеп беткәч, коймагын чыгара...

Табын янына тезелгәннәрнең хуҗа хатын сүзен үрчетер әмәлләре юк: тау чаклы кабартма күз ачып-йомганчы юкка чыкты, коймакларның да табадан төшкәне берен «ялт» иттерә бардылар. Үтә күренерлек юка, һәр күзәнәгенә сары май тулган кайнар коймакның тәмлелекләренә Назлыяның исе китте. Шәһәр ашханәсендә бер өлешкә нибары ике-өч коймак бирәләр, анысын да ашап бетерер хәл юк.

Ниһаять, Кәшифә үзе дә өстәл янына килде. Тик әле дә табынга утырырга түгел икән.
— Үскәнкәйләрем, чәйне, озаклап, соңыннан эчәрсез!— диде.— Хәзер, әйдәгез, мунчага әзерләнегез! Узганына өч сәгатьләп булгандыр, себеркесен парлап куйдым, мәйтәм, яшь кешеләр белмәсләр...
— Себеркенең мәтрүшкәлесен алырга идең! — Түр башына менеп кунаклаган абыйларының боерыкка охшаш сүзе Кәшифәне котыртып җибәрде.

— Әй, ходаем, бу да сөйләп торган була бит!—диде ул кунакларына елмаеп.— Әйтерсең лә, минем мәтрүшкәсез себеркем бар! Андыйны бозауга да бирмим мин! Әллә ни әйттерерсең килендәш алдында!

...Икенче кайтуларында Назлыяның авылны яратуы тагын да көчәя төште. Ул инде хәзер кайтып-килеп йөрердәй авылы булмаган кешеләрне бәхетләре китек җаннардан саный, үзе исә, авыл тормышының ләззәтен татымыйча әлегә кадәр ничек яши алдым икән, дип, шакката иде.
Аларның авылга өченче тапкыр кайтулары җәйге челләгә, печән өстенә туры килде. Авылга җыенулары да күбрәк шуның өчен иде. Атна башында ук Надир әйтеп куйды.
— Дәү абыйга печән чабышырга булышмый ярамас, җомга көн кичтән үк китеп калырбыз,— диде.
Алар кайтып кергәндә, Кәшифә җиңги белән дәү абый ишек алдында печән тараталар иде. Энесен күрүгә, абый кешенең йөзе яктырып китте.
— Кечкенәдән шәп чабадыр идең син, — диде. — Яратып, зурлар кебек киң алдырып...— Аннары ул хатынына борылды.—Әйдә, сиңайтәм, болай булгачыннан бераз сулу алырга да ярар, самавырыңны көйлә!
Күрәсең, алар иртәдән үк печән эшендә булганнар, тәмам алҗып беткәннәр иде. Өйгә кергәч тә Кәшифә теге чактагы кебек «дыңк-дыңк» басып йөри алмады. «Уф!» дип, көрсенеп, кече яктагы иске урындыкка утырды. «Билем калмады ла, уф, беләкләрем!» — дип үзалдына сөйләнеп, аяк балтырларын, кулбашларын уарга тотынды. Аның өстенә карап торуы да кыен иде. Назлыя нишләргә белми аптырабрак калган иде дә, төенчегендәге күчтәнәчләре искә төшеп, телгә килде.
— Өстәлгә куйыйммы соң?— дигән булды.— Бераз йөзем, өрек белән кара җимеш алып кайткан идек менә...
Килендәш әле боларына гына өзелеп төшмәде, аның үзе алган җимешләре дә чоландагы әрҗә тулы, тычканнар да ташып өлгерә алмый.
Төенчекләрен бушатып бетергәч, Назлыя кул сумкасын ачты, аннан матур бер тартма чыгарды.
— Бусы үзеңә генә, килендәшкәем!—диде.— Теге юлы минекенә кызыгып калганыңны сизгән идем. Менә, яратырсыңмы, белмим?
Тартмада кабартма кадәр брошка елык-елык килеп ята иде. Шуны гына күреп алган Кәшифә аяк-кулларының сулкылдавын, биленең таштай катуын гына түгел, гомумән, бөтен дөньясын онытты. «Әнеккәйгенәм!»—дип, Назлыяның куенына ук килеп керде.

...Назлыя уянганда, аның янында Надир юк иде инде. Ничек тоймый калган соң ул? Хәер, әле дә Назлыяның торыр исәбе юк иде, килендәше уятты.

— Килен, тиз генә төш әле, киткәнче әйтеп калдыра тор ган бер-ике сүзем бар,— диде.— Аннары тынычлап йокларсың.
Түр башында утырган самавыр әле сүнеп өлгермәгән иде. Шыңгырдый. Назлыяның шактый такы-токы, аннан-моннан гына әзерләнгән табынга карап торуын күргәч, Кәшифә:
— Без ашык-пошык кына чәйләдек инде, — диде. — Үзең эчкәч, җыештырып куярсың. Чык кипмәс борын бераз эшләп калыйк, дип ашыктылар. Мин дә китәм хәзер. Мунчаны кабызыйм, дигән идем дә, кайнар су багын тутырасы бар. Син тиз генә ташы әле, көйләп калдырыр идем,— ул бераз уйланып торды да рәттән санарга тотынды.— Мич бераздан уза, камыр әзер, анысына кул тидереп тормыйм, ипиләрне үзең бөкләп тыгарсың. Мунчадыр, мичтер белән мавыгып, терлекләрне исеңнән чыгарма тагын, сәгать биштән дә калмыйча көтүне алып чыгып китәләр. Менә бу чиләктәге көрпәле суны малларга бүлеп салырсың, син сыер сауган арада мавыга торырлар.
Ул кинәт тавышын үзгәртте.
— Бәй, сыер сава беләсеңме соң син?

Эчке бер тоем Назлыяга аның авыл алдында имтихан тотар сәгате сукканны сиздерә иде. Гүя илаһи бер көч колагына: «Аш-суларын да яраттың, шифалы һавасына да биһуш идең, урман-кырларының матурлыгына хозурланып күп йөрдең, я хәзер үзең шуларны арттырырга булыш!» — дип пышылдап куйды. Назлыя аңлады: шул мизгелдә сер бирмә-сәң, җаныңа якын бу кешеләргә син үз булачаксың, кире чигенсәң, аларга үпкәләмә инде. Назлыя ашыгып:
— Савам, савам,— диде.
Эш мунчага су ташудан башланды. Чөнки, ут төрткәнче савытларны тутырып куймасаң, мич эченә үк кертеп калдырылган чуен бакның шартлавы ихтимал икән.

Ара ерак та түгел. Мунча бакча кырыенда гына, бакчасы чишмәле тауга ук барып терәлгән. Бер карасаң, минут эчендә әйләнеп үтәрлек юл. Иңнәренә мөлдерәмә тулы подаука-дай чиләкләр асып куйгач кына әйләнү-тулганулар алай ансат түгел икән шул, сыгылды да төште бичара Назлыя.
— Ничә чиләк сыя соң сезнең бу багыгызга, килендәш?
— Әй-ой, кем санап торган аны, әйдә, авызыннан агып чыкканчы тутыра бир!
Кәшифә, мунча мичен кабызып җибәрде дә, болынга китеп барды. Күзгә төтен керә, бак тулмый да тулмый. Егерме көянтә генә ташымагандыр Назлыя. Аның бит әле идәндә салкын суга дип куйган мичкәсе дә төпсез кебек, һич тутырыр хәл юк.
Савытлар тулып килә иде инде. Соңгы тапкыр булыр, дип чиләк-көянтәсен шалтыратып капкадан атылып чыкса, Назлыя уелып төште. Күрше хатыны мал-туарын куалый, аның сыеры саумаган бит әле. Шулай да кире борылуны өнәмәде, йөгерә-атлый тагын су алып менде. Хәер, ул чиләкләрен бушатып-нитеп тә тормады инде, атылып барып, койма казыгына эленгән таш чүлмәкне кулына алды.
— Кайнанам төсе итеп, мин сөтне гел шушы борынгы чүлмәктә тотам. Ул андагы сөтнең тәмлелекләре!—дип, Кәшифә кат-кат тәкърарлаган иде.— Чиләккә сава күрмә, сөтнең тәмен ала. Минем сыер сөтен бөтен авыл мактый. Белмиләр, хикмәт сыерда түгел, чүлмәктә, мәрхүмкәем әнкәй калдырган чүлмәктә.

Сыерлары юаш кына икән. Алдына көрпәле су да куйгач, дөньяларын онытты. Назлыя, кулына чүлмәкне тоткан хәлдә, сыер тирәли әйләнеп чыкты, кинода күргәннәре, рәсемдә караганнары белән чамалап, тиешле урынга килеп чүгәләде. Җиңел генә сава да башлады. Юаш малның җилене дә йомшак, бармагың тимәс борын сөте агарга тора иде. Акты да акты сөт. Чүлмәккә дә төшкәләде, җиргә дә тамгалады, иң күбе беләге буйлап китеп, Назлыяның терсәге очыннан акты.
Чын савымчыларныкы кебек өсте бүректәй күпереп, күбекләнеп үк тормаса да, чүлмәкнең яртысыннан арткан иде инде. Савытны тизрәк тутырырга теләпме, әллә савуны яратып, мавыгып китүдәнме, Назлыя ашыгып куйды, каударланды, ахыры. Сыерга нидер ошамады. Чиләктәге эчемлеген күңелле генә чөмереп торган җиреннән шып туктады, кызыл-лы-яшелле күзен Назлыяга әйләндереп салды да, минут эчендә тоягы белән «чык» иттереп чүлмәккә тибеп алды. Борынгы савыт «пыр» килде. Сыер үзе, астыртын җан, берни белмәмешкә салынып, капка ягына китте. Янәсе: «Җитте, булды, күп чыдадым, инде көтүгә барасым килә».

Чүлмәк ватыклары җыеп азапланган Назлыяга кемдер эндәште: «Көтүегез кала бит, әй кем бар анда?!»

Чит кешеләр алдында гаебе ачылудан коты алынып, Наз-лыя капкага ашыкты. Әмма барыбер соң иде инде. Малларны куалап үзәк урамга күтәрелгәнче, көтү авылның аргы очына җиткән. Сарыклар, эшнең мөшкеллеген сизеп алып элдерттеләр элдертүен, сыер белән тананы гына ашыктырып булмый икән. Бердән, таудай авыр, дәү сынын чайкалдырып чабучы хайванны тагын да ашыктырырга кызганыч иде, икенчедән, үзең дә җан-фәрман йөгерә алмыйсың—хурландыра. Капка төбе саен кеше, һәрберсе арттан әйтеп кала.
— И-и, кара Кәшифәнең килендәше түгелме соң?
— Иөгерт-йөгерт, кала баласы, куып тотасың хәзер!
— Әт-тә-тә! Озак йокласаң, шулай була ул!

Назлыя кире борылырга да уйлаган иде. «Йокладымы соң? Юк бит, сәгать өчтә торганнан бирле тырыша. Барып чыкмый икән, нишләсен инде, ул әллә авыл хатыны булырга социалистик йөкләмә алганмы? Мине кем дип беләләр соң болар: начармы, яхшымы югары белемле финансист бит әле!..» Тик аның туктап калырга да, кирегә борылырга да кулыннан килмәде. Надирның яратуы, аны үстергән бу якларның матурлыгына соклануы, шушы җирнең үз кешесе булырга омтылуы тәртәгә тибәргә котырткан тиле теләктән мең-мил-лион тапкыр көчлерәк иде. Печәндәгеләргә таралып беткән мал-туар, салкын мунча, иписез табын әзерләп куйсаң, кем буласың инде син? Пешмәгән, ялкау, ике кулыңнан бер эш килмәүче җебек буласың. Белемеңнең дә югарымы, түбәнме икәнлеге шунда күренәчәк.

Малларны көтүгә кушып, авылга кире борылганда, кояш шактый югары үрләгән иде инде. Күк йөзе ап-ак. Җирдәге һәрнәрсәгә алтынсу йөгертелгән. Шул гаҗәеп матурлыкның үзәгендә колач иңләмәслек зур кояш балкый. Болай иртә торганы булмагандырмы Назлыяның, уянса да, кояш күтәрелешен күзәтмәгәндерме — кала кызы соклануыннан хәйранга калды. Әле генә бугазына утырган гарьләнүе: яман сүзләр астында урам буйлап сыер куалаулары, борынгы чүлмәкне хә-рап итүләре, мунчада иза чигүләре — барысы да бер мизгелдә юкка чыкты. Илаһи матур иртә хозурлыгы бөтен күңелне биләгән иде. Зиһенне чуалдырып кошлар сайрый. Үзләре күренмиләр дә, моңнары үзәкне өзә. Урман ягыннан, дөнья ул уен-көлкедән генә тормый, аның минем кебек сукранып яшәүчеләре дә җитәрлек, дип кисәткән сыман ялгыз кәккүк тавышы яңгырап-яңгырап куя. Сукрана-сукрана да ул бераз туктап тора, аннары тагын кисәтергә тотына: кө-кү, кө-кү, кө-кү...

Назлыяның күңелендә, карашларын кояшка төбәп, ике кулын күкләргә сузып: «И, дөнья, матурлыкларыңа күз тия күрмәсен!»— дип аваз салу теләге туган иде дә тел тибрәтеп сүз әйтә алмады, барган юлыннан тукталмады. Авыл кешеләреннән яхшы түгел, җиңеләя башлаган, диярләр.
Җанны биләгән соклану хисе яшь киленнең хәрәкәтләренә күчте, ул адымнарын тизләтте. Ашыгып ишек алдына кайтып керде. Кырык җирдә таралып калган кырыкмаса-кырык эшен түгәрәкләп куярга кирәк иде.
Ипиләренең берсе зур, икенчеләре кечерәк килеп чыкты, өсләрен тигезли алмыйча интекте: әвәли дә әвәли, камыр аның саен тоташып җитми, йомры күмәч барлыкка килми. Ахырда, ни булса шул, дип, ни бар камырын ипи калайларына бүлгәләп, мичне томалады.

Мунча да узды. Аннан җылымса су алып, Назлыя идәннәрне юып чыгарырга да өлгерде. Аннары, ашыгып, казан асарга тотынды. Печәннән кайткан кешеләргә кайнар ашың бул-маса, оятын кая куярсың?! Нәүрәптән тозлы ит алып менде, аны ни бар суын коеп, озак итеп юды. Токмачка дип камыр басты, бәрәңге әрчеде...

Ул: «Уф!» — дип, тәмам хәлдән таеп, мич авызы каршындагы эскәмиягә килеп утырганда, кояш куянга атланган иде инде. Утырып та озак тора алмады, ишек алдына килеп кергән ир-атларның көр тавышын ишетеп, тагын сикереп торды.
— Әй, яшь килен, син кайда! Миңа бер чүмеч салкын су чыгарырсың әле!
Дәү абыйлары тавышыннан Назлыя сыгылып төште. Чәе кайнаган, ашы пешкән булса да өйдә бер йотарлык су да калмаган иде. Бак капкачының яман шыңгырдавыннан ук хәлне иң әүвәл Надир сизеп алды. Сизде дә гөлкәен коткарырга да алынды.
— Әйдә, дәү абый, чишмәгә төшеп юынып ук менәбез, Назлыяның иртәдән үк алып менгән суы әллә кайчан тынчып беткән инде ул,— диде. Үзе Назлыяга күз кысты.— Бир әле миңа чиләкләрне, теш сындырырлык салкынын алып меним әле!
Назлыя табын әзерләде. Яңа ипинең хуш исе борыннарны кытыкландырырлык иде. Аш бүлде ул.
Дәү абый шулпаны бер генә йоткан иде, чырае качты. Тик бу хәлне Назлыяга сиздермәделәр. Кәшифә өлгеррәк булып чыкты.

— Кулларыңнан куан, килендәш, бигрәк тәмле итеп пешергәнсең — үзе иренең тез башына нык кына иттереп төртеп алды.— Тозлы ит шулпасы бит ул, чәең тәмлерәк булыр.

Шулпа авызга капмаслык дәрәҗәдә тозлы иде. Назлыяның күргән нәрсәсемени соң ул тозлы ит! Ул бит кашыгын тутырып тоз да салып куйган иде.

Надир да җиңгәсен куәтләде.
— Без Назлыя белән тозлы итеп ашарга яратабыз,— дигән булды.
Табынны җыештырып та өлгермәделәр, урамны кәҗә-сарык, сыер-тана тавышлары тутырды. Кәшифә, тәрәзәгә карый-карый, Назлыяга, ялвара башлады.
— Инде сыерны да савып бирсәң, мең бәладән коткарыр идең, килендәш.
Назлыя «дерт» итеп китте, тавышы калтыранып куйды.
— Бик савар идем дә бит...— диде дә терәлеп калды. Чарасызлыктан өстәргә мәҗбүр булды.— Ни бит... Кәшифә апа, теге әнкәйдән калган чүлмәк ватылды бит.
Ичмасам, йөзендәге бер җыерчыгы гына кыймылдасын иде Кәшифәнең! Авыл хатыннары алдында иң зур мактанычы булган чүлмәгеннән колак кагу кайгысын Назлыяга сиздермәс өчен, ул хәтта көлә алды, ышандырырлык сүзен тапты.
— Аңа инде әллә кайчан ватылырга вакыт җиткән иде,— диде.— Авылына бер мин — җүләр, чүлмәккә савып интегә идем бит. Рәхәтләнеп, киң авызлы чиләкне яңгыратып, «чаж-чож, чаж-чож» китереп, тирә-юньне яңгыратып та тормагач, сыер саву була димени ул?! Әнә чоланда өр яңа малирауный чиләк сөт тамчысы татый алмыйча кимсенеп утыра, сау, матурым, шуңа!..
Ул кичне Надир тиз үк йоклап китте. Печәнлектә тып-тын иде. Бакча артындагы чишмәнең челтер-челтер ашыгып агуы ишетелә. Урманның кайсыдыр кошы ара-тирә төшләнеп куя: голдыр-голдыр, чүкер-чүкер киләләр. Үзәк урамның аргы очында берәү сузып-сузып гармун уйный. Караңгы тынлыкта, ерактан торып тыңлаганда, бу көйдән әллә нинди мәгънәләр аңларга була.
Хуш исле печәнгә күмелеп яткан Назлыя, үзалдына елмая-елмая, көндезен бер гомергә торырлык хәлләр кичерүен уйлап ятты.
Хәзер белә инде ул: авылны тирәннән һәм гомерлеккә яратуы, аңа баштин-аяк гашыйк булуы әнә шул көннән башланды аның.

фото: http://https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур эсэр! Тэмле, жилэкле-коймаклы!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эсэр бигрэк матур язылган. Яратып язылган. Рэхмэт.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Минем дэ мич коймагы ашыйсым килеп китте

        Хәзер укыйлар