Логотип
Проза

Соңгы ышаныч

 (хикәя)


 (хикәя)
 Таң нурлары керфекләрен сак кына капшап үтүгә, Зиния күзләрен ачты һәм тәрәзә аша ишек алдына күз салды. Җәйге көннең яңа туып кына килгән, алсу битле кояшның бишегеннән чыгып кына барган мәле. Төннең күксел эңгер-меңгерле җәймәсе иртәнге нурлар кочагында чак таралып, эреп кенә ята. Тышта коры, яңгыр-мазар яумаган. Таң алдыннан үтереп йокысы килсә дә, Зиния, иренә сыенып бераз назланып ятты да, хәләл җефетен уятмаска тырышып, урыныннан торды һәм сак кына баса-баса тышка чыкты. Тавык чүпләсә дә бетмәслек мәшәкатьләр белән тулы көн башлана гына. Иге-чиге булмаган шул эшләрне башлап җибәрер алдыннан Зиния сәндерәгә менеп төшмичә булдыра алмый. Улы Илгизәр кичке уеннан кайттымы икән? Егет хәрби хезмәттән кайтып кич чыга, кызлар озатканнан соң сәндерәгә менеп соң гына “кунаклый” башлагач, әни кеше башта төн йокламый улын көтә иде. Егерме бер яшьлек егетнең артыннан ияреп йөреп булмый шул. Йокы бирмичә бимазалап, таңга хәтле тәрәзәдән тәрәзәгә йөргән хатынын Гаделҗан, яшь чагыңны исеңә төшер, дип бер кычкыртты да шуннан соң Зиния бераз тынычланды кебек. Яшьлек яшьлек инде, үзенекен итә. Йөрәкләрдә дәртнең уйнаклап торган чагы. Кыз-кыркынның, егет-җиләннең үзләренә пар эзләр чагы. Авыл зур гына, йөрсен, эзләнсен әйдә. Күңеленә хуш килгәнен якын-тирәдә тапмаса, күрше авылларда кызлар җитәрлек. Акыллысы гына туры килсен берүк. Юньле генә йөри күрсен. Кыз баласы өчен әни кеше үзенчә борчылса, ир бала өчен әниләр үзенчә уйлана. Кияүгә бирерлек кызлы ата-ана булачак киявен фаразлаган сыман, буйдак уллы һәр ата-ананың уйлары уртак –язмышына нинди генә кыз бала насыйп булыр?
 Кичтән көтеп ала алмаган улының урынына кайтып ятуына ышанасы килеп, Зиния һәр иртәдә сак кына сәндерәгә менә дә йоклап яткан баһадирына күз салып төшә. Бүген дә иртәнге эшләрен башлап җибәрер алдыннан Зиния, иске баскычны шыгырдатмаска тырышып, улы йоклаган сәндерәгә менеп китте. Ишекне ачкач та борынына кипкән печән исе килеп бәрелде. Ярата Илгизәре хуш исле печәнлектә йокларга. Иртә яздан башлап көзнең салкынча көннәренә хәтле шунда йоклый. Икенчедән, кызлар озатып соң гына кайткач, ишек кагасы, әнисен борчыйсы юк. Ничәдә кайтсаң да ирекне кыскан кеше юк. Аңлый инде әни кеше, барысын да аңлый. Шулай да улы нинди генә тәртипле булмасын, ана кеше гамен югалтмый, баласы хакында уйланмыйча булдыра алмый. Ярым караңгы сәндерәдә Зиния күзләре ияләшкәнче ишек янында бераз басып торды. Күзләре өйрәнгәч, карашы улының буй ташлап йоклап яткан мәһабәт гәүдәсендә тукталды. Йөрәге шатлыктан сикереп куйды – кайткан, кайткан балакай. Урынында. Тик шул ук мизгелдә кинәт кенә артына авып китә язды: Илгизәрнең кочагына сыенып песи баласыдай йомарланган бер кыз ята иде... Өсләрен дә юньләп ябынмаганнар... Әстәгафирулла! Әллә күзенә күренәме соң?! Гаҗәпләнүдән кычкырып җибәрмәс өчен Зиния авызын учы белән каплады да, бурлыкта тотылгандай кызарынып, тиз генә артына чигенде. Ашыга-ашыга басканда баскычтан чак мәтәлеп төшмәде. Җиргә төшеп киткән кәлүшләрен кулына тотып кына алды да, ялан тәпи йөгерә-атлый, өй болдырына барып утырды. Менә сиңа мә! Алар ире белән бер ваемсыз йоклап ятканда уллары кунарга кыз алып кайткан! Кем баласы икән? Егеткә ияреп сәндерәңә килеп йокласын әле! Әдәпнең баш хәрефен дә белмәгән нәрсәдер бу! Оят качкан болардан! Исең китәр! Кеше әйтсә кешегә ышанмассың! Атасына әйтергәме, юкмы?
 Зиниядә йорт мәшәкатьләре кайгысы калмады. Җилене ярыйсы гына тулышкан сөтлебикәсе тышауны, чиләкне хуҗабикәсенә үзе китереп тоттырырдай булып ызаннан мөгрәп карап торса да, Зиния эш эшләрлек халәттә түгел иде. Улының инде җитлеккән ир-егет булуы әни кеше өчен әлбәттә яңалык түгел. Кочагында бервакыт кыз булуы да көтелмәгән хәл түгел. Тормыш үзенекен итә, һәркем үз парын табып гаилә кора. Төннәр назланыр өчен, бер-береңне яратыр өчен бирелә. Әйе, ана кешенең акылы улының пар итеп сайлаган кешесен кабул итәргә күптән әзер иде. Тик менә болай килеп чыгар дип бервакытта да башына да китергәне булмады. Ничектер, кыен, уңайсыз килеп чыгар дип. Уңайсыз гына да түгел, хәтта килешсез, ямьсез дә. Каннарында тилереп уйнаган дәрткә чыдый алмыйча азып йөрүләре шулмы? Зиния нигәдер үзен кыерсыткандай тойды. Менә ышан бердәнбер балаңа! Хатын көтеп арыган сыерның имчәкләрен аннан-моннан гына тарткалады да, сөтен түгә язып, тизрәк өенә кереп китте. Илгизәр янында яткан кыз тиздән кача-поса төшәр, өенә юл алыр. Күрмәгән булып кыйлану хәерле булыр. Атасы да белми торсын. Оятыгыз кая, дип тавыш чыгаруы да бар. Зиния шулай исәпләгән булды. Шулай да улы тору белән бераз акылга утыртып алырга кирәк. Кара син аны! Оялмый да кыз белән сәндерәдә йоклап ята!
 Тик ул исәпләгәнчә барып чыкмады. Кояш күтәрелү белән сәндерәдән йокылы күзләрен уа-уа Илгизәр төште. Ә аның артыннан чәчләрен җыя-җыя ябык кына гәүдәле кыз төшеп килә иде. Эшкә китәргә дип капканы ачкан Гаделҗанның авызы шул ачык капканы хәтерләткәндәй ябылмыйча калды. Зиния иренә гаепле караш ташлап алды да улына сораулы күзләрен төбәде. Кыз белән егет, әллә Зиния белән Гаделҗанның халәтен аңламадылар, әллә уңайсызлану урынсыз дип таптылар, бер-берсенә елмаешып карап тордылар да көлешә-көлешә бер-берсен төрткәли башладылар: син әйт тә, син әйт. Сүзне Илгизәр башлады: “Әти, әни, алай бик аптырамагыз. Шулай килеп чыкты инде... Бу Гөлүсә... Без өйләнешәбез...” Зиния нидер әйтергә маташса да, теленнән ык-мыктан башка сүз төшмәде. Гаделҗан бер улына, бер аның артында басып торган кызга карап торды да, хатынына усал караш ташлап, җиргә чертләтеп төкерде һәм атына камчысы белән бар көченә сугып, капкадан чыгып китте. Әйтерсең дә көтелмәгән бу вакыйгада бахыркай ат һәм хатыны гаепле!
 Шулай көтмәгәндә-уйламаганда Зиния белән Гаделҗан киленле булып куйдылар. Ярый, ни хәл кыласың, дөньяда ниләр генә булмый. Улың убырлы карчыкны хатын итеп алып кайтса да түзәрсең. Зиния артык сөенмәде, шулай да тавыш чыгармады. Киленен кабул итте. Гөлүсәнең ата-анасы эчкече булуын да исәпкә алмаска тырышты. Азат белән Фирая, кода белән кодагый тиешле кешеләр, җиргә чүгеп беткән өйләрендә аръякта гына яшиләр. Тормышлары күз алдында. Фирая ел саен диярлек бала тапса да, аларны юньләп караучы юк. Ир белән хатын хәмер эзләү белән мәшгуль, аларда бала кайгысы юк. Хөкүмәт түләгән акча өчен генә табалар шикелле баланы да. Балалары үсә торалар, олыраклары бәләкәйләрен карап үстерә торалар. Гөлүсә шул кадерсез балаларның дүртенчесе иде. Мәктәпне дә бетерә алмаган, өендә юньләп ипи дә күрмәгән кыз Илгизәргә чыккач башта туйганчы ашады да ашады. Яфрагы күптән коелган булса кирәк, корсагы тиз түгәрәкләнә башлады. Зиния тешен кысып булса да киленен эшкә өйрәтергә тырышты. Унсигезе тулып килгән Гөлүсә зур гаиләдә үссә дә ныклап кына бер эш тә эшли белми иде. Көчләп тагылган киленнәрен кабул итсәләр дә, ни Гаделҗан, ни Зиния айный белмәс кода-кодагыйларын якын да китермәделәр. Кыз юарга дип шешә күтәреп килгән Азат белән Фираяны Гаделҗан беренче көнне үк капкасыннан кертмичә кире борып җибәрде. Шуннан соң алар башкача җиләтмәделәр. Зиниянең ул яктан бәхете булды – Гаделҗане бик сирәк капкалый иде. Гөлүсә күп йөрмәде, игезәк кызлар тапты. Бала карау ягыннан да яшь ана үзен яхшы яктан әллә ни күрсәтмәде. Кечкенә Алия белән Гөлия төннәрен уянганда Зиния үзе торды. Асларын алыштырды, сөт җылытып бирде, кулларында тибрәтеп йоклатты. Игезәкләрне әниләре аера алмаганда да Зиния тиз таныды. Алия әнә ничек базлап мәмәй сорый. Ә Гөлия күбрәк чәрелди. Карашы да басынкырак. Дәү әниләре үз акчасына кызларны матур итеп пардан киендерде. Үз авызыннан өзеп аларга каптырды. Илгизәр тракторда эшли, хезмәт хакы әлләни түгел. Кем ярдәм итәр аларга Зиния белән Гаделҗаннан башка? Берничә елдан Гаделҗан белән Зиния яшь гаиләгә артык зур булмаган йорт салып бирделәр. Ни дисәң дә, үз куышлары үз куышлары инде. Барысы бергә бер казанда кайнамыйлар.
 Улы өчен бераз тынычланып, җиңел сулыш алырга да өлгермәде, Зиния тагын борчуга калды. Илгизәр эчә башлады. Авылда бу сирәк күренеш түгел. Аракы белән бөтен нәрсәне хәл итеп була. Утын китерткәнгә дә шешә, печән китерткәнгә дә, бакча сөргәнгә дә. Валюта. Зиния улын үгет-нәсихәт белән файдасызга җиңәргә маташып йөргәндә, иреннән калышмыйча Гөлүсәсе дә эчә башлады. Ир эчә – бәла, ә хатын эчә – фаҗига. Зур фаҗига. Эчкече гаиләдә туып үсүе эзсез үтмәгән иде ахры килен кешенең. Гөлүсә балалары, гаиләсе хакында онытты. Ашарга пешермәде, идән-кер юмады. Төшкәннән төшә барды. Зиния игезәкләрне үзе киендереп беренче сыйныфка мәктәпкә озатты. Үзе сыйныф җыелышына йөрде. Күп вакыт кызлар дәү әниләрендә кунып калдылар. Яхшылап әйткәнне аңламагач, түземлеге төкәнгән Гаделҗан барып улының җенен өшкереп кайткан көннәре дә булды. Тик хәмер “галиҗанәпләре” Илгизәр кебекләрне генә җиңми калмаган иде шул. Илгизәр бер-ике айга туктады да тагын башлады. Тагын туктады, тагын башлады. Гаиләдән кот китте. Илгизәр өчен көрәшүче булса, Гөлүсә өчен Зиниядән башка өзелүче булмады. Үз ата-анасы кызларының эчә башлавына ни көенмәделәр, ни сөенмәделәр. “Балаларың хакына кеше бул! Тукта зинһар! Син бит ана!” – Зиния канлы яшьләр белән килененә ялынды. – Балаларыңны бар дип белмәгән, кайгыртмаган нинди ана син?!” Тик ана исемле кеше мәгънәсез карашын идәнгә төбәп тик утыра. Бераздан артына авып йоклап китә. Арыды Зиния улы белән килененнән. Җиләде. Үз балаңнан да шулай бизеп була икән! Кичен, башка аяк басмыйм, дип ант итеп чыгып китә дә, иртән тагын килеп керә. Балалар хакына йөрде. Бер төн Алия белән Гөлия көзге яңгыр астында ялан аяк, ялан өс йөгереп килеп керделәр: “Дәү әни, әти белән әни сугышалар!” Төн уртасында Гаделҗан белән Зиния тагын өйләреннән чыгып йөгерделәр. Күпме адәмнәрнең башына җиткән, күпме фаҗигаларга сәбәпче булган аракы тагын бер ныгып җитмәгән, яңа аякка басып килгән яшь гаиләне җимерде. Ә Илгизәр белән Гөлүсә шуны аңламадылар. Хәмер гаиләне генә түгел, аларны да юк итте, кешелектән чыгарды. Аракының бер генә кешене дә алга илткәне юк. Алга илтсә дә упкынга хәтле генә илтә. Ир белән хатынның кушылулары да кешечә булмады. Өйләнешмәс борын сәндерәдә зина кылып яттылар. Ата-аналарының фатихасын алып, изге йолалар үтәп, туйлап кавышмадылар. Инде яшәүләре дә кешечә түгел. Яши белмәгән кешегә әйтү түгел, башына казак каксаң да аңламый. Балалар бәхетен, үз бәхетен шайтан сидегенә алыштыручы шул шайтанның колына әйләнә баруын аңлыймы икән? Юктыр шул. Шешәнең төбенә шуып төшүе генә җиңел. Менүе авыр шул. Үзәгенә үткән Зиния кызларны җитәкләп үзенә яшәргә алып кайтты. Илгизәр белән Гөлүсәне милициядән дә, мәктәптән дә килеп тикшергән булдылар. Тик файдасы гына булмады.
 Ире белән сугышып яши торгач, Гөлүсә беркөн ушына килгәндәй булды да каядыр чыгып олакты. Бер-ике айдан кайтып кызларны үзе белән алып китте. Кайнанасының, кая алып китәсең балаларны? дигән соравына Гөлүсә чыраен гына сытты. Әйтерсең дә, аның тормышы бармаганга үзе түгел, ә кайнанасы гаепле. Бераздан аның күрше райондагы бер авылда ташландык йортка кереп яши башлавы билгеле булды. Илгизәрнең айнык чагын туры китереп, өчәүләп анда бардылар. Җимерелеп барган йортның юньле миче дә юк. Койма-каралты турында сөйләве дә артык. Тәрәзәдән үтәли җил өрә. Кызлары турында артык кайгыртмаса да, үз тормышы хакында Гөлүсә уйлаган булып чыкты. Кай арада үзенә ир тапкан диген. Тик Илгизәрдән артык җире генә юк. Шундый ук аракы колы. Кайтырга күпме үгетләсәләр дә, Гөлүсә аларга иярмәде, балаларны бирмәде.
 Кызларыннан язу тәэсир иттеме, башка сәбәплеме, Илгизәр эчүдән туктады. Дөресрәге, ата-анасы аны хастаханәгә илтеп салдылар. Теләге булды ахры, булмаса терелмәс иде. Илгизәр аннан кеше булып кайтты. Яшәвен әлегә әниләрендә яшәде. Азаккы чиккә җиткәч, упкынга төшеп китмәс өчен, кискен борылыш ясарга кирәк. Илгизәр миһербанлы ата-анасының ярдәме белән шул адымны ясый алды. Аның белән бергә Зиния дә әкренләп терелә, тормышка кайта башлады. Улы өчен, оныкалары өчен ут йотып, ул да кешелектән чыккан иде. Илгизәр кышкы бер көндә балаларын күрергә дип Гөлүсә яшәгән авылга барды. Тик ишеккә зур амбар йозагы эленгән иде. Күршеләрдән сораша торгач, Гөлүсәнең икенче бер иргә ияреп еракка китүе мәгълүм булды. Ярый инде, үзе китсен дә ди. Җаны теләгән елан ите ашаган. Тик балаларны ник бу хәлгә төшерергә иде? Аларның ни гаебе бер? Кечкенә ике сабыйның өлешенә болай да күп авырлык насыйп булды. Илгизәр дә кызлары алдындагы чиксез гаебен аңлый башлады. Гаиләле булды, ә аның башлыгы була алмады. Балаларына ата була алмады. Аларны, сөеп үстерер урында, әниләре белән бәхетле балачактан мәхрүм иттеләр. Гөлүсә белән яратышып та өйләнешкән кебек иделәр. Әллә кая булды мәхәббәт. Әллә кая булды. Хәмердән ул да өркә икән.
 Бераздан Илгизәр балаларын эзләп тапты. Язгы каникулга дип алып та кайтты. Тик каникулга дип кайткан ике кыз бөтенләй мәктәпкә дә йөрмиләр булып чыкты. Дәү әниләре элек ике чәчәк кебек пардан киендергән кызлар сәләмә киемле, гәүдәләре кабырга араларыннан җил үтәрлек ябык. Ачлы-туклы, тәрбиясез яшәгәннәре күзгә ташланып тора. Зиния балаларны кочаклап елады. Ни булса шул булсын, җибәрмәячәк ул аларны башкача! Беркая да җибәрмәячәк! Яшь буенча дүртенче сыйныфка барасы кызларны өченче сыйныфка чак алдылар. Шулай да кызлар шат иде. Ниһаять, алар, әниләре янында күп кыенлыклар үтеп, ят ирләрдән кагылып-сугылып, чит җирләрдән өйләренә әйләнеп кайттылар. Илгизәр кызларының яныннан китмәде. Менә бит! Теләсәң, нинди кайгыртучан әти була беләсең! Тагын кеше рәвешенә керер өчен балаларыңны югалтып карау кирәк идеме? Нәни генә ике кызчык олы ирдә кешелек сыйфатларын уята алдылар.
 Әйе, барысы да яхшы кебек. Зиниянең яраланган йөрәге сызласа да, элекке кебек кан саркып авыртмый иде инде. Игезәкләр күз алдында, әтиләре янында. Илгизәр дә төзәлде, зур ялгышын аңлады кебек. Тик кызларның әниләрен сагынуына гына түзеп булырмы? Әни әни шул инде. Искә алмаган көннәре юк. Әниләре аркасында ниләр күрсәләр дә, баланың садә күңеле аны гафу итә, кичерә белә. Әти-әнисе нинди генә булмасын, һәр бала өчен үз ата-анасыннан яхшырак кеше юк. Һәр балага әти дә, әни дә бер тигез кирәк. Әлбәттә Зиния моны яхшы аңлый. Моңа хәтле улының гаиләсе өчен Зиния көрәште. Ә хәзер үз бәхетләре өчен кызлар көрәшә башладылар. Нечкә күңелле Гөлия беркөн, алып кайтыйк әнине, бирик аңа шанс, дигәч, Зиния артык аптырамады. Менә бит, күпне күргәннәре күренеп тора сабыйларның. Вакытыннан алда олыгайганга, зурларча төпле итеп фикер йөртәләр − әнигә шанс бирик. Мөмкинчелек бирик. Әйе, бирде аңа Илгизәр шанс. Балалар хакына алып кайтты Гөлүсәне. Бәлки яшьлекнең дуамал мәхәббәте сүнеп тә бетмәгәндер ирнең йөрәгендә, кем белә. Бетсә төннәр буена, Гөлүсә, Гөлүсә дип саташып чыкмас иде. Бәлки үзенә дә шанс бирергә теләведер. Ата булырга, гаилә башы булырга. Кеше булырга. Балаларның бәхеткә булган шансларын югалтмаска, саклап калырга теләведер. Аларның соңгы ышанычын акларга өметләнүедер. Бәлки Гөлүсәнең үзенә дә соңгы өмет, ышаныч бирергә маташуыдыр. Балалары хакына ипкә килер, акылга утырыр дип ышануыдыр. Тик аңлармы икән Гөлүсә үзенә бирелгән соңгы бу шансны? Кем белә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ай - һай, бер бозылган хатын.... Алла сакласын, алла күрсәтмәсен

    • аватар Без имени

      0

      0

      Аракынын бер кайчан да Яхшыга илткяне юк яманнан башка,Гэлуся дя ире кебек акылга утырса айбят булыр иде балалар да анисе дя тонычлап яшярляр иде Амин Амин Амин.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Биктэ гыйбрэтле язмыш,балалар бик жэл ,кешенен уз башында акыл булмаса бер нишлэптэ булмый. Алла сакласын.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Әй Раббым,тәуфик,хидаять бир бәндәләреңә!!!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Алма агачыннан ерак тошми, тошеп ерак.тэгэрэгэне бик сирэк анын.

            Хәзер укыйлар