Логотип
Проза

Соңгы әманәт-4

Иртәгесен, көндәлек вакытта кибет ачылмагач, халык гөжли башлады.  

(Хикәянең дәвамы)
Беренче өлеш: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=7700
Икенче өлеш: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=7716
Өченче өлеш: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=7741

*** 

Иртәгесен, көндәлек вакытта кибет ачылмагач, халык гөжли башлады.  

– Соңга калганы юк иде. Кайда йөри бу Мәхмүт? 

– Тенәген аларга килен төшәргә тиеш иде, йокыдан тормаганнардыр, – диде арадан берсе, кет-кет көлеп. 

– Кит аннан! Чынлапмы? Каян белдең? 

– Төн колаклы, көн күзле бит. Ишеттем. 

– Мәхмүт өйләнгәнме? Менә шатлык! Килен кайсы авылныкы? – дип сүзгә кушылды Гөлсәрия. 

– Бәй, үзебезнеке. Гөлшаһидә, Маннур кызы... 

– Бик хуп, бик хуп. Бәхетле булсыннар, берүк! Вакыт, бик вакыт. Балага да әти кирәк, – диештеләр карчыклар. 

– Мәхмүт шәп әти булачак! Балаларны ярата ул. 

– Бу кибет ачылачакмы бүген, конца да конец? – дип хатын-кызларның сүзләрен бүлдерде Сәфәргали. 

– Ачылыр, иншалла, ачылыр, сабыр бул, энем! 

– Соң күпме көтәргә була инде, конца да конец? – диде тынгысыз җан, эче пошып. 

– Ул тәмле әйберме соң, улым? Торасың да шулай дисең, торасың да шулай дисең? 

– Нәрсә? 

– Соң шул инде, «кәнцә дә кәнец» дисең бит. Ашау әйбереме ул, әллә өскә кияләрме? – дип шаяртырга булды Хәсән карт. 

Сәфәргалинең дәшми торуыннан файдаланып, икенче берсе: 

– Нәрсә булсын, шәһәр исеме, шуннан кайтты бит авылга, – диде. 

Барысы бергә рәхәтләнеп көлделәр. 

– Бер дә кызык түгел. Күпме була көтәргә? Бүген ял көне түгел бит! 

– Әй сөйләмә инде, Сәфәргали. Булмады, печәнгә төшәсе идек, ипием юк. Үзем салган булсам... 

– Шулай шул, мин дә көн кызу дип, мичкә якмаган идем. Карале, ылан, бар әле атыңа атланып Мәхмүт абыеңны алып кил. Кеше бик күп җыелган диген, – диде Мәсерүлә әби, велосипеды янәшәсендә койма буенда басып торган малайны өйрәтеп. 

Малай «кәҗә»сенә атланып кузгаласы иде, Мәхмүтнең ут күршесе Нәҗип телгә килде: 

– Мәхмүт йоклап ята торган кеше түгел! Товарга киткәндер, – диде.  

– Бар, улым, бар, юлыңда бул! Мәхмүт абыең өйдә булмаса, килен килсен. Безгә ипи кем бирсә дә ярый. 

Озак көттермәде, велосипедлы малай артыннан таякка таянып, җил-җил атлап, Фәһимә түти килеп җитте. 

 – Фәһимә, гомер юкны син дә атка атлангансың әле. Модасы шулмы? – дип шаярткан булды яшьтәше Гәрәй. 

– Юк, аның белән тизрәк, – дип, башын да күтәрми җаваплады Фәһимә . Хәл-әхвәл сорауны да кирәк санамады, камзул кесәсеннән ачкыч алып:  

– Ачса шушы ача инде, ачмаса, кайтканын көтәрсез, – диде ишеккә таба атлап. Ачкычын ярата алмый азапланганын күреп, Мәлик: 

– Кая, Фаһимәттәй, үзем ачыйм булмаса, ни әйтсәң дә дүрт күзле бит мин. Күзлегемнең пыяласы шәп, лупылы, – диде.  

Ачкыч тыңлады үзен, шундук йозак ачылды. Этешә-төртешә халык якыная төште. Һәрберсенең, алдан кереп, беренче буласы килде.  

– Кая ашыгасыз, сез?! Моңынчы көткәнне әз генә түзегез инде! Мәхмүт юк дигәч тә. Юл бирегез, керсен Фәһимә түти! – диде Мәлик, тавышын тагын да күтәрә төшеп, аннан үзе дә карчыкка юл биреп, ян-якка тайпылды. 

Кибет матчасына асылынган Мәхмүтнең гәүдәсен күреп карчык шундук аңын җуйды. Җыелган халык «аһ» итте. Шулай да арада берсе, башы эшләп:  
– Улым, бар авыл Советына, тизрәк килсеннәр! Пунктка да сугыл, Фәһимәттәйгә ярдәм кирәк! – диде. 

Печәнгә беркем дә төшмәде ул көнне. Яхшы кеше кайгысы күпләр өчен кайгы шул. Барысы да Мәхмүтне кызганды.  
Камчы ярасы төзәлсә дә, тел ярасы төзәлми икән...  

...Өйләдән соң Маннурлар йортына авыл Советыннан килделәр. Капкадан ят кешеләр кергәнен күреп Гөлшаһидә куркуга калды. Кызын кулына алды да, веранда почмагына посты. Алар өйгә кереп киткән арада тизрәк абзарга йөгерде. Кар базына төшәргә уйлап торганда, ишегалдыннан әтисенең тавышы ишетелде. 

– Гөлшаһидә, син еракмы? Чык әле бирегә, сиңа, ни... Әйбер алып килгәннәр, – диде ул тыныч кына. 

Куркудан йөзе агарган хатын, баласын җитәкләп абзардан чыкканда, бер төргәк ситсы тоткан ир, ә янәшәсендә чәчен күпертеп өйгән хатын-кыз басып тора иде. 

– Гөлшаһидә син буласыңмы? – диде ир заты мөһим эш кыргандай. 

– Әйе, мин, – диде Гөлшаһидә ишетелер-ишетелмәс тавыш белән. 

– Бу – сиңа Мәхмүт абыеңнан. Соңгы бүләк! – дип, төргәккә ымлады. – Күтәреп торырга авыр булыр, менә шушында куям, үзең карарсың, – дип сөйләнә-сөйләнә, баскыч идәненә буе белән яткызып салды.  
Шушы яшенә җитеп берәүдән дә бүләк күрмәгән Гөлшаһидә ни сөенергә, ни көенергә белмәде. Тәмам аптыраудан зурайган күзләре белән төргәккә карап торуын дәвам итте ул. 
– Әйтергә дә онытып торам икән. Ни... Мәхмүт язу калдырган. Синең исемне күрсәткән. Нәни кызчыкка да бар, мә, үскәнем, тот, – дип, балага уенчыкка охшаган ниндидер савыт тоттырды.  
Әрәм булды егет. Урыны җәннәттә булсын! Соңгы әманәтен үтәдек! – диде абзый, зур эш башкаргандай басым ясап. 
...Гөлшаһидәгә авылда яшәве көннән-көн кыенлашты. Намусы чиста булса да, күңеле тыныч түгел иде аның. Хәтта урамга да чыкмас булды ул. Аяк киемең кысса – киң дөньядан ни файда? 

Авылдан китәргә карар кылды ул. Чүпрәк-чапракларын җыйнады. 

Әнисенең сумка тутырганын күреп, Гөлйөзем йөгереп килде дә: 

– Моны да алыйк, – диде, Мәхмүт абыйсы калдырган уенчыгын әнкәсенең кулына тоттырып. 

– Чү, бу бит уенчык түгел... Акча җыя торган савыт! – диде Гөлшаһидә гаҗәпләнүдән күзләрен зур ачып. Савытны әйләндерә торгач, җае табылды тагын, уенчык ачылды, урталай бөкләнгән кәгазь акчалар берәм-берәм идәнгә сибелде. Гөлшаһидә, яфрактай шыбырдап коелган акчаларны җыеп алды да санап та тормастан кесәсенә шудырды. Кесә авызын булавка белән каптыргач, баласын ияртеп Фәһимәттәйләргә йөгерде. Тик капка төпләренә барып җиткәч, кире борылырга мәҗбүр булды: Гөлйөземгә йорт бусагасын атлап керергә ярамый ич...  
*** 
Алар районга барып урнаштылар. Авылдан күчеп килү кыен булса да, яңа эшкә тотыну дәртен хыялы белән баетты ул. Бу аңа көч һәм тәвәккәллек өстәде. Хәер, эшләгәнгә эше дә, ашы да табыла бит. Гөлшаһидәне тегү фабрикасына эшкә алдылар. Тулай торактан кечкенә генә булса да бер бүлмә бирделәр үзенә. Гөлйөземне балалар бакчасына урнаштырды.  

Нәкъ үзе теләгәнчә, Гөлшаһидә гомерен кызына багышлады.  

Ана гадәте – кызы өчен һәрчак өлге булды. Гүзәл холыклы, йомшак табигатьле Гөлшаһидә, үзен вакыт-вакыт ятим хис итсә дә, баласына ялгызлык ачысын сиздермәде. Тормышыннан тулысынча канәгать була белде. Кызы Гөлйөзем күңеленә кечкенәдән үк сабырлык, шәфкатьлелек, акыл орлыклары сала килде. Дөнья байлыгына һич кызыкмады ул, гыйлем өйрәтү гамәлен хуп күрде. Гыйлем – аулакта иптәш, ялгызлыкта сердәш, дуслар каршында бизәк ич. Шуңа да ял көннәрендә кызын җитәкләп китапханәгә, музейга, паркларга алып бара торган булды ул. Ә яраткан кибетләре – китап кибете иде. Уку әсбаплары арасыннан әдәби китаплар эзләү, рәсемнәр карау аларның яраткан шөгыльләренә әверелде. Китапка булган мәхәббәтне Гөлшаһидә һәркайда да, хәтта үзләре яши торган тулай торакның кызыл почмагында да үсендерде. Аеруча кышкы салкын кичләрне алар шунда үткәрделәр. Тәрбияви китапларның эчтәлеген гадиләштереп, кирәксә, тәрҗемә итеп баласына җиткерә белде ул. Китапханәдән берничә көнгә алган китап исә, түр башындагы киштәдә кыйммәтле бер җиһаздай сакланды. Бары тик кичке якта, эшләре беткәч, кулларына эләгә иде ул китап, кирәкле битләрен укыгач, йоклар алдыннан янә үз урынына менеп кунаклый торган булды. Шуңа да алар өчен иң зур бүләк булып китап кабул ителгәндер, мөгаен. Берәүләрнең киштәләрендә берсеннән-берсе затлы, зәвыклы бәллүр савытлар тезелеп торса, аларныкында һәрчак китап булды. Хәер, бәхет җансыз савытлардан, йорт-җирдән, кием-салымнан гыйбарәт түгел ич, киресенчә, тамак тук, өс бөтен, җан тыныч булудан һәм дә рухи байлыктан. Кечкенәдән ишетеп, укып үскән әкият-риваятьләре тора-бара Гөлйөзем өчен хикәя, дастаннарга әверелсә, әдәби әсәрләрдәге Айсылу, Гөлчәчәк, Сөембикә, Зөләйха, Ләйләләр язмышы да эзсез калмады, кирәкле сыйфатлар тәрбияләү өчен менә дигән җирлек булып саналды. Ул ялгызы гына өйдә калгач, төрле образдагы геройлар булып уйнарга яратты. Татар кызлары, ханбикәләр булып киенде, алар сыман сөйләште, хыялланды, ә чәчен барыбер әнкәсе сыман икегә аерып үрә торган булды. Үзен горур тотты. 

Әнкәсе Гөлшаһидәнең китаплар арасында күз карасыдай сакланган яшьлек елларын чагылдырган хатлары да, үз вакытында тормыш сабагын үзләштерергә ярдәм иткәндер, мөгаен. Югыйсә бергә тамаша кылган театр, нәфис фильмнар турында сәгатьләр буе фикер алышмаслар иде. Әһәмиятсез булып күренгән, игътибардан бөтенләй читләшкән нәрсәләр, ваклыклар, онытыла барган гореф-гадәтләр, йола-вакыйгалар да, борынгы әби-бабалар, бүгенге әти-әниләр, татар хатын-кызлары турында да мавыгып, берсен-берсе бүлдереп сөйләшүе рәхәт иде аларга. Шуңа да тора-бара аерылмас дуска әверелделәр. Ә туганлык белән дуслык – байлыктан күпкә кадерлерәк. 

Кыскасы, белем – бәхет орлыгы икәнен аңлап үсте Гөлйөзем. Мәктәпне тәмамлагач, шәфкать туташы һөнәрен үзләштерү өчен медицина көллиятенә укырга керде ул. Беренче курсны тәмамлауга ук район хастахәнәсенә җыештыручы булып эшкә урнашты. Идән юудан тыш, анда-монда шәфкать туташларына, табибларга булышты. Сайлаган һөнәрен җиренә җиткереп үзләштерү өчен берни кызганмады. Эш останы өйрәтә дип, тикмәгә әйтмәгәннәр шул. Ачык йөзле Гөлйөземне хезмәткәрләр генә түгел, дәваланучылар да үз күрде. Эшкә килүен һәрчак көтеп алдылар. Җир яктысы кояш булса, кеше яктысы – белем вә тырыш хезмәт ич. 

Эшкә омтылу, өйрәнү юлы никадәр таныш булса да, үз нечкәлекләре бар, мәшәкатьләре әледән-әле чыгып тора. Әнә бүген дә һич уйламаганда ямьсез күренешкә тап булды Гөлйөзем. Кичке якта булды бу хәл. Ап-ак яулыклы әбине хастаханәгә салганда, кызы белән шәфкать туташы арасында чыккан низаг сәбәпче булды. 

– Әбине карарга кеше кирәк булачак, үзегез каласызмы? – дип сорады шәфкать туташы озата килгән кызына мөрәҗәгать итеп. 

– Юк, сез нәрсә? Мин эшлим бит, – диде кыз, эшлекле кыяфәт ясап. Әйтерсең лә җир йөзендә аннан башка бер кеше дә эшләми. 

– Үзегез булдыра алмасагыз, туганнарыгызны чакырырга кирәк, – диде шәфкать туташы ягымлы тавыш белән. 

 – Ә-ә-ә... Туганнарым юк шул минем! 

 – Туганыгыз булмаса, әбинең оныклары бардыр? 

 – Юк! – диде хатын дорфа гына. Сорау алудан туктыйсызмы-юкмы дигәндәй, ямьсез караш ташлады.  

 – Тыңлагыз әле. Сезгә табиб барысын да аңлатты. Әбине операциягә әзерлибез. Аңа атна-ун көн аягына басарга ярамаячак. Аңлыйсызмы? 

 – Соң әзерләгез, минем анда ни эшем бар? – диде ул тәмам түземлеге бетеп. 

 – Ә кем ашата, кем янында утыра? «Сиделка» булса да табыгыз! – диде шәфкать туташы, янә бер кат ни өчен янында кеше кирәклеген аңлатырга тырышып.  

Акыллы аңлар, ахмак тыңлар дигәндәй, үзсүзле хатын берни аңламады булса кирәк. Һаман үзенекен тукыды. 

– Авыруларны карарлык булмагач, нигә алып каласыз? – диде. 

– Дөрес, авыруларны без карамыйбыз, аларны бары тик дәвалыйбыз! Ә алар бихисап күп. Бер идән юучы этаждагы алтмыш авыруны карый алмый бит инде. Уйлап карагыз. Ул бары тик җыештыручы. Коридорның теге башын җыештырганда, әниегез караваттан егылып төшсә?  

– Медицина бушлай булырга тиеш! – диде хатын, мине алдый алмассыз дигәндәй, тавышын тагын да күтәрә төшеп.  

– Әйе, медицина бушлай. Без сездән акча сорамыйбыз. Бары тик әниегез янында кеше булуын гына сорыйбыз. Башка авыруларның якыннары үзләре үк сүз кузгата. «Зинһар, рөхсәт итегез, янында бер генә кич утырыймчы», – дип өзгәләнәләр. Ә сез?!  

– Менә шундыйлар карасыннар! – диде ул, әлеге сөйләшүгә нокта куеп. Кечкенә сумкасын култык астына кыстырды да, башын югары чөеп, әнкәсе белән дә хушлашмый чыгу юлына китте. Нәрсәдер исенә төшкәндәй, кабат борылды: – Болай гына калдырмыйм! Шелтә белдерәчәкмен! – диде ул чәрелдәп. Артыннан ишек шапылдап ябылды. Көтелмәгән тавыштан тәрәзә пыялалары зеңгелдәп куйды. 

Болай да боек ана, кызының кыланмышыннан тәмам бөрешеп, кечерәеп калды. Мескен кыяфәттә, башын күтәрергә дә уңайсызланып, сүзсез генә утыра бирде. Калтыранган кулын тынычландыра алмагач, дисбесен кесәсенә үк тыгып куйды.  

Гөлйөзем нык кызганды әбине. Тәмам кәефе кырылды аның. Ничек инде, гомер бүләк иткән әниеңне шулай рәнҗетергә мөмкин? Бала никадәр бөек зат булса да, ата-ана каршында һәрвакыт бурычлы ич. Ул һичбер вакыт аннан азат ителми. Ә ата-анасының кадерен белмәгән бала?! Юк, ул бала түгел... Ул бәла...  

– Үзем карармын, – диде Гөлйөзем әби утырган якка ымлап. Эш коралларын почмакка сөяп куйды да, караватка җәяргә чиста җәймә, мендәр, юрган тышы алып килде. 

– Кызык кешеләр бар инде дөньяда. Үзе дә карамый, кеше дә эзләми! – диде шәфкать туташы тел шартлатып. 

– Кеше яллау кыйммәт шул, акча күп кирәк, – диде кемдер. 

– Түлисе килмәсә, үзе карасын! Әнкәсе ич! – дип җаваплады шәфкать туташы. 

...Кичтән генә түгел, укырга барышлый – иртәнге якта да әби янына керә торган булды Гөлйөзем. Иренмәде – калаклап ашатты, эчертте. Астын һәрчак чиста тотты. Иртә-кич комганга җылы су салып юындыра торган булды үзен.  

Нәкъ шулай юындырган бер мәлдә палатага өлкән шәфкать туташы килеп керде. 

– Ичмасам, тәһарәт алдырганда кулыңа перчатка кия торган бул! – диде ул төксе генә, Гөлйөземгә шелтә белдергәндәй.  

– Намаз карчыкларыннан да чиста кеше дөньяда юк, Нурания Нурулловна, – диде Гөлйөзем әбине якын күреп. 

– Ай-яй, оста үзең! Һәрчак җавабың әзер! Карале, Гөлйөзем, сиңа әйтер сүзем бар, – диде тәрәз каршына басып. 

– Тыңлыйм, – диде Гөлйөзем, янына килеп. 

– Юл афәтеннән китерелгән авыруның киемнәрен карыйсы иде. Аңына килә калса, кирәк булыр яисә киресенчә ташлыйсы булыр, – диде өстәмә эш кушып.  

Барысы да белеп өлгерде Гөлйөземнең беркайчан да кире какмавын, беркемгә дә битараф булмавын. Олысы да, кечесе дә эш куша. 

 Гөлйөзем дәшмәде. Ул аның канга баткан киемнәрен подвалдагы гардеробтан табып алып, күптән юып, үтүкләп куйган иде инде. Юк, юк, кешенең керле киемендә казынасы килеп түгел... Ай буе аңсыз ятып та янына килүче булмагач, эче пошудан шундый адымга мәҗбүр булды... Якыннарын эзләмәкче иде. Документын караганда чиккән кулъяулык белән фотосурәткә юлыкты...  

– Кичке якта душ кертермен, әбекәй, – диде Гөлйөзем уйларыннан арынып. 

– Рәхмәт инде, кызым! Ярый әле син бар! Ничекләр бәхилләтермен үзеңне? 

– Юк, әбекәй, миңа берни дә кирәкми. Әни әйтмешли, безгә саулык булса, шул җитә! Тукта әле, тукта... Бер үтенечем бар ич!  

– Әйт, балам, әйт. Кыенсынма. 

– Күрше палатада бер абзый хәрәкәтсез ята. Шуңа дога кылырга кирәк! 

– Танышыңмы, кызым?  

– Юк, беркемем дә түгел. Авыру. Авариягә юлыккан. Ике ай була инде, һаман аңына килми, – диде кыз борчылып. Аннан, кеше ишетмәсен дигәндәй, әбисенең баш очынарак иелеп:  

– Табиблар озак яткырып булмас, диделәр. Кызганыч! Аның бер кешесе дә юк, – дип пышылдады. 

– Каян беләсең? Танышым түгел дисең бит. 

– Паспортындагы адрес буенча эзләп бардым. Күршеләре әйтте. Елына бер кайтып китә торган иде, быел күренми, диделәр.  

– Әй, бала, бала! Бигрәк игелекле үзең! Фәрештәдер, син! Күрәсе иде синең әти-әниеңне, – диде әби Гөлйөземнән күзен ала алмый сокланып. Кызның ике кулын учына алып, алмаш-тилмәш туйганчы үпте дә:  

– Исемен әйтерсең, дога кылырмын, – диде елмаеп. 

Якшәмбе көнне Гөлйөзем әбинең көмеш кунган чәчләрен тарап үрергә генә җыена иде, палатага кызы килеп керде.  

Чәрелдек тавышы белән керә-керешли: 

– Коймак пешердем, әнкәй, сиңа ошарга тиеш! – диде ул зур эш кыргандай. 

– Ә-ә-ә, миңа гына ошармы? Гөлйөземгә ошамасмы? – диде әби, үзенчә күңелен күтәрергә тырышып. 

– Башта төерен бетерә алмый азапландым, аннан табага ябышып интектерде. Әйтәм бит, нәкъ синең кебек. Кире беткән! 

Кызына карата болай да күңеле сүрелгән ананың күзләренә яшь тыгылды. Кан басымы күтәрелде... 

Ахыры: http://syuyumbike.ru/news/proza/sogy-mant-5

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кая сон дэвамы???????????????

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дэвамы кайчан була?Котдус исэн каламы

      • аватар Без имени

        0

        0

        Дэвамы кая? Укыганнарны кире куйганнар, инде дэвамы дип соенгэн идем

        • аватар Без имени

          0

          0

          Чишелеш якынаяяяяя! Бик матур әсәр, афәрин!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Йорэкне тетрэндерелек эсэр,азагын укыйсы килэ))

            Хәзер укыйлар