Логотип
Проза

  Сүнмәс өмет учагы 

(Тормышта булган хәлгә нигезләнеп язылды) 

  

   Бакый Разиясы килгән!.. Бу хәбәр санаулы минутлар эчендә Зирекле Кичү авылының Күл урамын әйләнеп тә чыкты. Кемнәрдер капкаларын келәсенә элде, кемнәрдер ашыга-кабалана тәрәзә пәрдәләрен тартып, өй ишекләрен биккә салды, янәсе дә, алар өйдә юк. Ишек, капкаларын бикләүчеләр карун, кеше сөймәүче буларак дан алган гаиләләр иде. Тик бу кемсәләр шуны белмиләр иде: Бакый Разиясы гомерендә дә бу ихаталарның капкасын ачмас, ишеген какмас иде. Белә, бик белә иде Разия карчык кемгә керергә яраганын да, кемдә үз өендәгедәй иркенләп утырачагын.    

– Бәндәләрнең күңел касәләрендә ни барын сизеп, җаннарында ни кайнаганын тоеп торам. – Фирүзә белән Әсхәдуллаларның өй ишеген ачып, шулай дип сөйләнеп керде ул.  

Гәүһәриянең әнисе мич янына куелган җыйнак кына эскәмиягә урындык мендәрчеге китереп салгач, әби: «Йәгез, бер дога», – дип, бик хасиятләп, күзләрен йома төшеп, кулларын күтәреп дога кылганнан соң хуш исле сабын белән кулларын юды, аннары бисмилласын әйтеп табынга утырды.  

– Күңелең шикелле үк тормышың да бай булсын, өй салырга уйлыйсыз икән, барып чыгар бу ниятегез, боерган булса. Авыр булыр, алай да... Бар да бер Аллаһтан, алга килгәнне күз күрми калмый инде ул...  

Әбекәйнең бу сүзләрен ишетүгә кызның тәне куырылып куйды: карчык нәрсәнедер әйтеп бетермидер төсле. Гәүһәрия күзләрен мөлдерәтеп әнисенә карады. Авыр сынауларны кичергән әниләре генә исән-имин була күрсен. Аналары авырып урын өстенә ятканда нинди азап белән алып бардылар алар тормышны: абзар тулы мал-туар, кош-корт. Сыерлары соң, сыерлары! Эре токымлы, яхшы нәселле, сөтне дә бик мул бирә. Тик менә, теләсә кемнән саудыртмый торган гадәте дә бар шул аның.  

Әнисе авырып урын өстенә калганда Гәүһәриягә унбер яшь тә тулмаган иде әле. Сеңлесе белән нәни энекәшен тәрбияләү дә Гәүһәриягә йөкләнгән. Әтиләре колхоз эшендә: иртән китеп кич кенә кайта. Хуҗалыктагы эшләрнең төп авырлыгы Гәүһәриянең нәзберек иңнәренә төште. Ипекәй пешерү кебек үтә мәшәкатьле эшне дә кызга башкарырга туры килде. Әнисе эшнең җаена төшендереп торды, шул рәвешле кыз камыр изәргә, аны басарга, кабаргач әвәләргә, мич булдырырга өйрәнде.  

Ике ел элек кенә булган шушы тормыш авырлыклары Гәүһәриянең хәтерендә кабат яңарды. Разия карчык та бу минутларда күз алдыннан шул «кинотасманы» үткәрде булса кирәк. Аннары әбинең теленә  сүз төшкән иде, күңелендәгесен әйтмичә кала алмады. «Хөсетлек-көнчелек кебек яман сыйфатлар кеше күңелендәге чүп үләне – чәчмәсәң дә үсә. Пычрак уйларын төен-төен бәйләп ташлыйлар», – дип әйтеп куйды ул. 

Шулай сөйләшеп утырганда, йорт хуҗасы эштән кайтып керде, әби белән ике куллап күреште, карчыкның күңел яраларына кагылмаска тырышып кына, көнкүреш-яшәеше турында сораштырды. Әбекәй, сүз куәсен тамчылап кына сала, мәгънәле сөйли. Аның ни әйтергә теләгәнен тел дәрьясына чумып, аның энҗесен таба алучылар гына аңлый.  

– Бакый – мәңгелек дигән сүздер, җәсәденнән аерылган җанның мәңгелек урыны да бакый тормыш диелмештер. Ахирәт тормышы, Хисап Көне турында халыкка әйтәсе сүзләрем күп тә бит... Фирүзә килен белән кызыгыз Гәүһәрия минем телемне аңлыйлар. Бу самими бала сүздән җөмләләр чигүче булыр. Мин каумемә әйтеп бирә алмаганны бу бала әйтер, сүз куәте илә, боерган булса. Бу баланың тавышы да, акка кара белән язуы да, барысы да – халыкка ирешер, ин шәә Аллаһ. Вакытлыча гына яши торган Бакыемны ташлап китәсем килми дә бит, вакыты җиткәч барыбыз да бакыйлыкка күчәбез, – дип, көз, кыш, яз айларында Мәскәүдә яшәгәндә дә Бакыен сагынуын әйтеп куйды. Килен булып төшкән Бакыйны яратты шул ул.  

 

                                *** 

Сайрар кошлар, җырлы чишмәләр иле Бакый! Урманы дисәң урманы, күкләрне терәп тоткан чыршы-наратлары, мәһабәт имәннәре, сылу каеннары, сизелер-сизелмәс исеп куйган җилне дә нечкә тоемлаучы усаклары, моңсу-уйчан зирекләре, киекләргә дә, бәндәгә дә өлеш чыгардай чикләвеклеге!  

Гүзәл табигатьле авылның халкы да эшчән, тырыш булды. Әмма, сугыштан соңгы елларда таякка эшләүләр халыкның үзәгенә нык үтте, бәгырен телде. Шуңа да, ата-аналар балаларының саладан калага китүләренә каршы килмәде. Күпчелек татар авылларының язмышы Бакыйны да читләтеп үтмәде. Кулга паспорт алу белән, яшь-җилкенчәк авылдан таю ягын карады. Чирәм җирләрне күтәрүчеләр дә, Донбасс шахталарында күмер чабучылар  да, нефтькә бай төбәкләрдә кара алтын чыгаручылар да, БАМ төзелешләрендә каешланып катканчы юл салучылар да, яшь калалар төзүчеләр дә чыкты бу авылдан. Укымышлы кешеләре белән дә горурланырлыгы булган бу сала тора-бара Кече Авыл дигән исем алды. 

Җәй айларында читкә киткән ул-кызлар зур-зур юл сумкаларын, саквояжларын күтәреп, керемле эшләрдә хезмәт куйганнары үз машиналарында җилдереп  кенә, олыгаеп килүче ата-аналары янына кайталар иде. Бакыйның өлкәннәре һәр җәйне өзелеп көтеп ала торган булдылар: бары тик елның шушы бер фасылында, табигатьнең иң матур мәлендә генә, авыл бала-чаганың күңелле авазлары белән тулып, монда әле тормыш учагы сүнмәгәнлеген искәртеп торды. 

Шәһәр, калалардан кайтучылар изге ният белән туган туфракларына аяк баса: каберстанда яткан ата-аналарын, туган-тумачаларын зиярәт кыла, араларында тамырларын барларга теләүчеләр дә табыла: алары өлкәннәрдән  үзләренең нәсел-нәсәбен сораштырып, шәҗәрәләрен төзи. Ераклардан кайтучылар бәләкәй авылның рухи анасы Разия карчык янына килмичә калмыйлар, бүләген-санагын бирәләр, рәхәтләнеп сөйләшеп утыралар. Шундый эчкерсез әңгәмәләр Разия карчыкны мизгелгә генә булса да яшьлегенә алып кайта иде. 

 

                                 *** 

Разия күршедәге зур авыл – Зирекле Кичүдән Бакыйга килен булып төште. Көзге муллыкта өйләнешкән яшь парлар бик бәхетле иде, әти-әниләренең куанычлары эчләренә сыймады. Икенче көзгә Разия белән Салихҗанның уллары туды. «Быел игеннәр каерылып уңды, исән-имин ризыкка язсын. Шундый сөенечле елны туган сабыйга Сөенбәк дип исем кушыйкмы әллә?» – диде өлкәннәр. Яшь әти белән яшь әни бик теләп риза булдылар. Бала тудырып, бераз вакытлар үтүгә Разия үзендә сәер халәт тоемлады. Кемгә дә булса шатлык-сөенеч яки кайгы-хәсрәт киләсен сиземли башлады. Аннары, бала-чага бик каты елагач, «Фатиха»ны укып сыпырса, сабый балалар елаудан туктап, изрәп йоклап китәләр иде. Бераздан олылар да: «Кулың шифалы», – дип, тайган, каймыккан урыннарын төзәтергә дип килә башлады.  Разия аларга: «Шифа – Аллаһтан. Мин Раббым биргән көч ярдәмендә генә сылап-сыйпап үз урынына утыртам», – дип, Аллаһка шөкер итәргә, аңа рәхмәт укырга өйрәтә иде авылдашларын. Гавамга бик ачылмыйча гына, тирә-як авыл халкының җанын да, тәне-бәдәнен дә дәва итәргә тырышып яшәде ул. Сугыш башланасы елны ул сәер-сәер төшләр күреп, шабыр тиргә батып уяна торган булды.  

Ел арты еллар уза торды. Сугыш елларында да, аннан соң да авыл халкының күпчелеге урман хәзинәсе белән ач үлемнән исән-имин чыкты. Сугышка киткән ир-егетләрнең бик азы гына исән калып, Бакыйга кайтты. Туган җирләренә әйләнеп кайтучыларның да байтагы фронтта алган яраларыннан мантый алмыйча, берәм-берәм бакыйга күченде. Разия Салихҗанның сугышта алган җәрәхәтләрен бик тырышып дәвалады. Ире, бераз тернәкләнүгә, колхозның исәп-хисап эшен башкару эшенә тотынды. Көне буе чут салып утыра, башын күтәрмичә хисаплый-чутлый, яза-сыза да, төннәрен башы сызлап чыга. Улы Сөенбәк башлангыч мәктәпне «отлично»га тәмамлаган елны Салихҗан баш өянәгеннән мәңгелеккә күчте. Разия улына иренең тере ядкаре итеп карады. Сөенбәк акыллы-тәүфыйклы, зирәк бала булды. Малай үз авылындагы урта мәктәпне бик яхшы тәмамлап башкаланың дәрәҗәле уку йортына – МФТИга укырга керде. Татар авылында туган телендә белем алган кешегә Мәскәүдә белем коесын казу җиңелләрдән булмады булуын. Әмма тәвәккәл таш ярыр ди. Сөенбәк төпле белем алды, үз дигәненә иреште һәм, тагын шунысы сөенечле: башка мохиттә яшәсә дә, миллилеген югалтмады. Егет ерак татар авылында яшәп ятучы әнисеннән килгән хатларны укыганда үзен табигать баласы итеп тойды. Кызлар тавындагы кичке уеннар күз алдына килеп, шул тау итәгеннән бәреп чыккан челтер чишмәләр моңын тыңлыйсы, туган ягындагы уңдырышлы кара туфракның яңгырдан соң бөркелеп килгән хуш исләрен күкрәк тутырып сулыйсы килде. Тик бу теләкләр күп вакытта хыял гына булып кала бирде. Атомнар, чылбырлы реакцияләр, формулалар, математик исәп-хисаплар, саннар дөньясы үз эченә бөтереп алып кереп китү сәбәпле, офыклар артындагы туган авылына җәйге каникулларда гына кайта алды. Югары уку йортын тәмамлауга тыйнак һәм зирәк татар кызына өйләнде.  

Сөенбәк белән Ләйләнең никахы төзек булды, алар бәхет-сәгадәт эчендә яшәделәр. Разия җире-күге белән сөенде. Улына, эше буенча айлар буена командировкаларда булырга туры килгәнгә, килененә кулалмаш булырга дип, башкалада кыш чыга иде.  

Шулай матур гына яшәгәндә Разия карчыкка улы белән бәйле сәер, бертөрлерәк эчтәлектәге төшләр керә торган булды: вак кына, энә күзеннән дә кечерәк нокта сыман әйберләр күп булып очып йөриләр дә, кар йомарламы шикелле бергә тупланып, Сөенбәккә очып килә башлыйлар. Разия куркыныч тудырган шарга каршы тормакчы була – кая ул! Шул шар бәрелгәч, миллиардлаган нокталарга таркала һәм җаннан да кадерле, газиз булган бердәнбере аксыл төскә керә бара, керә бара... 

Аннары тагын да сәеррәк хәлләр күзәтелә башлады: Разияның күз алдында елга пәйда була, ә анда сәер кыяфәтле балыклар; тирә-юне каберлекләр белән тулган авыл һәм шунда кулына гарип баласын тоткан татар хатыннары. Шушы күренешләр, төшләрдән соң Разияның башы сызлый башлый. «Улыма сөйләргәме-юкмы бу турыда?» – дип уйланып йөргән көннәрнең берендә Сөенбәк эшеннән тәмам агарынып, хәле бетеп кайтып керде. Бу хәлне күреп торган ананың җаны әрнеде, йөрәге сыкрады. 

Язга күп калмады. Бернигә дә карамыйча, Сөенбәкне үзем белән авылга алып кайтып дәва итәргә! Аллаһ Тәгалә чиренә карата дәвасын биреп куйган дип уйлады ана. Шулай эшләделәр дә. Агачларда бөреләр бүрткәндә алар Бакыйга кайттылар. И-и самими-садә табигать! Күңелгә юшкын булып утырган куркыныч уйларны юып алгандай булды. Шифалы чык сулары белән сугарылган үләннәр, бөреләр белән дәва иткәч, кәҗә сөтләре эчеп, кәрәзле баллар ашагач, Сөенбәккә көч кергән сыман булды, битенә бераз алсулык йөгерде. Әмма бу озакка түгел иде. Аккош җыры сыман, тормыш белән хушлашу алдыннан гомернең бер талпынышы гына иде. Инде Разия карчык та төшләрендә күргәннәрне улына сөйләргә булды.  

Сөенбәк Урал аръягында урнашкан «Маяк» атом комбинатындагы авариядән соң, шул тирәдә генә утырган татар авылларындагы милләттәшләребезнең коточарлык дәрәҗәдә нурланыш алулары сәбәпле, яман шешләрдән, куркыныч авырулардан кырылуы, гарип балалар тууы, табигатьнең яраксызга әйләнүе турында уйлап, йөрәге кысылып куйды. Чөнки эшләгән вакытта аның җан авазын ишетергә тиешле кешеләр барысына да күз йомды, «чукрак»ка әйләнде шул. 

Сөенбәк, зур галим буларак та, намуслы кеше буларак та, «Маяк» тирәсендәге авылларда яшәүче милләттәшләрен башка урынга күчерү турында Мәскәүдә тиешле урыннарда күп тапкырлар сүз кузгатып карады. Әмма мәсьәлә хәл ителмичә кала бирде. Сөенбәк үзе дә зур дозада нурланыш алу сәбәпле, лейкемиядән җәфа чигә. Санаулы гына айлар яшисе калганлыгын белгәнгә, ул гаиләсен җәйгелеккә авылга дәшеп кайтарды. Хәер, балалар ел саен җәйләрен әбиләре белән авылда үткәрәләр иде. Әнисе белән хатыны тыштан сиздермәсәләр дә, эчләрендә ут-ялкын булды.  

Көннәр көзгә авышып килгәндә, Сөенбәк Бакыенда якты дөнья белән хушлашты. Әни карчык авыр кайгысын эченә йотты, башы калтырана торган булып калды. Күпчелек вакыт серле итеп сөйләшкәнгә, кайберәүләр аны сәер карчык дип, ә кайбер тырпа-тупаслары юләр сымак итеп карадылар. Аның өчен әбекәй беркемгә дә үпкәләмәде. Үз кызыдай якын күргән килененә, оныкларына, барча гавамга бәхет-сәгадәт, саулык-сәламәтлек теләп дога кылуында булды. «Кызым, бик бетеренмә. Сөенбәк – кадерсез һәм каберсез түгел. Нәселебезне дәвам итүче оныкларымны аякка бастырасың, кеше итәсең бар. Өмет учагыңны сүндермә!» – дип, килененә нәсыйхәтен биреп юатты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар