Логотип
Проза

Синдә минем хакым бар № 3

Башы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=3087

...Сәләй карт ишегалдында ау мылтыгын сөртә иде. 
 – Киңәш-табыш итәсе иде, – диде Хафиз. – Син безнең мөхтәрәм аксакал, мәйтәм. Әле мәшәкатьле чагың икән! Бүре ауларга ниятләдең мәллә? 
 – Артыңны әзрәк чирәмгә төрт, энем. Ял ал. Син басуларда кайгырып йөргәндә без дә, яман хәбәрләр ишетеп, хәстәрләнә башладык. Атабыз без аларны, энем. Чын мәгәр! Мәче Галимҗаны, Төлке Фәсхие, Кәкре Минаб кордашлар белән шундый фикердә без. Чуртым да эшләтмиләр безне, энем. Без бит нимич белән сугышкан карт солдатлар. Кул калтырамый, шөкер. Төнлә олы юл кырыена акуплар казыйбыз, боерса.
 – Кемнәрне атасыз, Сәләй абзый? 
 – Соң теге кемнәрне, безнең Морасаны коллыкка куучыларны инде. Бәрәкалла, авыл кулдан китеп ята, син монда берни белмисең!
– Беләм. – Хафиз чирәмгә сузылды. Төпсез зәңгәр күк йөзе аны үзенә суыра иде. Болытлар артында тагын болытлар... Катлы-катлы алар... Ә ир анда менә алмый, чөнки хыял канатлары киселгән. Элек тә кисек иде. Була шундый төр кешеләр: туу белән чәер кебек җиргә ката, аның үз буе хәтле дә өскә күтәрелергә хәленнән килми. Мөгаен, Хафиз да шуларга охшагандыр. Ул һаман авыл дип яна-көя. – Беләм, Сәләй абзый.
– Белгәч нишләп без карт-коры белән гәпләшмисең, энем?! Нәрсә, гамәлдән сызылдыкмы без?! Безнең шушы туфракта чокынып арка бөкрәйде! Тычкан төсле мыштым гына салам кибәне астында кыштырдама син!
– Авылны мылтык белән коткармыйлар, Сәләй абзый. Заманасы бүтән.
 – Заманага сылтама, кем, энем. Явызлык та, изгелек тә дөнья белән бергә яралган. Әнә-ә, теге агач мәчетне безнең әтиләр күз карасыдай саклаган. Бәлшәвиклар басу капкасында күренүгә сәнәк-балта күтәреп куганнар. Төннәрен кизү торганнар. Аудартмаганнар тәки манараны. Ә күрше Алпарда кызыл камунис ут төрткән Аллаһ йортына. Көн җилле иде, дия иде мәрхүмә әни, кызу, дия иде. Мәчет янәшәсендә аларның ызбасы икән. Әни Алпар кызы иде безнең. Мәчет, бахыркаем, баскан килеш туп-туры янды, ди. Ник читкә бер чаткы чәчрәсен, ди. Аллаһның әмере белән әниләргә ут капмаган. 
 Болытлар, иелеп, Хафизның битен сыйпаган шикелле тоелды. Йөзе җылынды. Күптән ял итмәде... Егетләр чит илләр гизә, ак диңгез, сары ком дип мактана. Югыйсә, Хафиз да алар кебек чәчә, ура, мал үрчетә. Аңа да биш-алты көнгә югаласы иде... Ул арада Сәрвәр Морасадан кыяклар. Бернинди җәнҗал да купмас. Асылбикәне, әлбәттә, калдырмаска! «Койрык», мөгаен, аларның гаиләсен тар-мар итү уе белән янадыр. Койрык! Кара син аны, ә! Кәлтәмени, күпме генә тураклама, үсә дә чыга, үсә дә чыга! Чү, ә авыл нишли? Хафизлар диңгез ярында кызынганда Мораса нишли? Аны комсызлардан яклап Сәләй ише карт-корылар сугышамы? 
 – Мылтык белән шаярышмыйк әле, Сәләй абзый. Шарт-шорт атып кына хәл җиңеләйми. Тукта, бергәләшеп фикерләшербез. Мин бит сиңа бүтән мәсьәлә белән дә кергән идем. Миңлекамалның оныгы, теге кем... 
 Кара син, авыз тутырып исемен әйтергә дә ирендерә.
– Сәрвәр, энем, Сәрвәр. 
 – ...йортын кемгә сата икән? Асылбикәгә киңәергә иде. Тауары күп.
– Хатыныңның нәфесе – шайтан арбасы, күпме генә төясәң дә аз, – диде карт, бәгырьгә чәнчеп. – Син энем, йорт дип сүз кузгатма. Миңлекамал анысын хәл иткәндер аның. Авылыңны кайгырт син әүвәле. 

Өйдә исә күзе-башы акайган Асылбикә аракы тартмаларын эзли иде. 
 – Кая алар, кая?! 
 – Әрәмәлектә, – диде Хафиз, коры гына. 
 – Мең тәңкәне җиргә агыздыңмы?! Сине кем ашата-киендерә, мисез?! Синең хуҗалыгыңнан бер уч бодай артмый бит безгә! Мин сөйрим бит тормышны! Син намуслы, имеш! Урламыйсың, имеш!
– Кычкырма, турыдан кешеләр уза.
– Ә син кычкыртма! 

Хафиз кесәсендәге бер мең сум акчаны өстәлгә ыргытты.
– Саткансың бит менә, рәхмәт яугыры! 
 – Мин сине соңгы тапкыр кисәтәм, Бикә, ишет! Әгәр тагын кибетеңә хәмер кертәсең икән – үзеңә үпкәлә. 
 – Үләм, куркытты! Син ул кибетне ярты кирпечтән салдырган идең. Хәтерлисеңме, мине үзәктән монда күчерер өчен ничек өтәләндең? Имеш, бер-ике елдан яхшы ташпулат төзеттерә. Тот капчыгыңны авызын зур ачып. Кайда ул син вәгъдә иткән бина? Монда миңа кысан! 
 – Ашыкма, җае белән эшләнер.
Асылбикә кинәт кенә сорап куйды: 
 – Давыл оныгы белән йортын килештегез мәллә? Мин гел шуңа кызыгам, Хафиз. Беренче катында азык-төлек хутласам, икенче катында кием-салым элсәм – шәп инде! Кая, барып бәясен сөйләшим әле шул тилемсә белән. 
Хафизның гәүдәсенә ток бәрде. Боларны очраштырырга ярамый. Тик ничек? Авыл – уртак, урамнар – уртак. Бу кадәр дә сантый булма инде син, егет! 
 – Кабаланма, Бикә, бәлки хуҗалыкка райпо хисабыннан рәсмиләштерербез, – диде ул, мондый уйның башына килүенә үзе үк сәерсенеп. Нинди райпо? Иң хәерче оешма ул бүген. Бушлай дигәндә, шайтан үпкән хатын шатлыгыннан кулларын чәбәкләде.
– Чыгымнарсыз-нисез генә яңа кибеткә тиенәм, әйеме, Хафиз?
– Үзем җайлармын, син тыгылма, Бикә.

Көлке, билләһи. Ул ташыган буаны яланкул буарга җыена. Ә аның тагын нинди хәйләсе бар?! Сәрвәр, билгеле, Морасада озак тамыр җәймәс. Бөтен нәрсәнең сәгате суга! Сәгать! Тизрәк текелдә инде син!
– Әйе, үзем җайлармын, – дип кабатлады ир. – Син берәр яры барып дәваланыр идең. Һаман акча да акча телеңдә. Безнең бит бала юк, Бикә. – Ул хатынының исемен кыскартып әйтә иде. Дорфа, тупас бикәгә Асыл исеме әрәм иде. – Ун-унбиш көнгә сатучы ялла. 

Хафиз берьюлы ике куян ата иде: хатын дәвалана, ул вакытта Сәрвәр авылдан эз суыта...

Күршеләре иртән үк капка дөбердәтте. Аның кулында шакмаклы дәфтәр бите иде.
– Бүген Миңлекамалның өчесе, Коръән укып багышлыйбыз. Исемлектә син дә бар, энем. Вчетүки, син мәрхүмәнең иң якын кешесе, – диде Сәләй карт.
 Хафизның караңгылык чолмаган дөньясы тагын да нурсызланды. Кичә хаким белән чәкәләштеләр. Инвесторга аяк чалсаң – авылдан куам дип янады. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, күзгә кылчык төсле Сәрвәр кадала. 
 – Чакыруың өчен рәхмәт, Сәләй абзый. – Ә риза-сызлыгыңны эчкә йотмый чара юк. Ир-ат ла ул. 
– Энем, минем бия кыргый нәмәстә, эт-фәләннән өркер, син хуҗалыктан юашрак ат бирсәң, күрше авылдан Хисмәтулла хәзрәтне апкилер идем.
 – Нужаланма, Сәләй абзый, үзем барам, – диде Хафиз. – Машина капка төбендә. 

«Мулла аны аңларга тиеш... Аңларга тиеш...» Юл буе шушы уй аның баш түбәсендә тукран төсле тукылдады. «Безнең ул чактагы никахыбыз ялган» дип, Сәрвәрнең мәкерен ачса, ник аңламасын ди мулла?! Шуны белгән хәлдә ник ул телен тешләсен ди! 
Юкка гына җан тиренә баткан икән Хафиз, картны балалары Казанга – күзенә операция ясатырга алып киткәннәр. Димәк, язмышның зәһәр җиле әлегә гел арттан гына исә. Әгәр борылса? Ярар, Хафиз, тынычлан. 

...Миңлекамал таза йорт салдырган иде. Биш ел ачкычын сакласа да, ишегенә орынмады ир. «Бүген кайтыр, иртәгә кайтыр», – дип өметләнде. Үзе генә кайтсын дип теләде. Әйе, ир-ат та теләк тели. Һәм алар да сагына. Хафиз да Давылны сагынды. Кайчакта фермада, колак яфрагын иркәләп, аның тавышы яңгыраган шикелле иде. Диварларга сеңгән бугай ул тавыш. Карчык югалгач бердәнбер рәхәт чиккән кеше – рәис иде. Күз юк, колак юк, шелтә юк – ирек! Әле Хафиз тәҗрибәсез, азау теше ярмаган. Миңлекамал кебек борыны оядагы бүренең исен тоймый... Хуҗалыкның бер чите шул вакытта кителде. Бүген-кичә түләп чиләнгән бурычларның башы шунда иде. Күседәй әз-әз генә, әкрен генә кимерде рәис. 

...Сәләй карт сафка тезеп бабайларны алып килә иде, Хафиз да алар артына басып (мондый урыннарда күләгәдә йөрүең хәерлерәк), Давылның ишегалдына уздылар. Өйдә өч-дүрт хатын-кыз кайнаша иде. Ир, башын иеп кенә түргә үтте, башын иеп кенә табында утырды. Сәләй карт Коръән сүрәләре укыганда да кымшанмады. Күз очына берничек тә (берничек тә!) Сәрвәр эләкмәскә тиеш иде. Елгага кер дә, аягыңны чылатма, имеш. Укыганнан соң, йола буенча, сәдака өләшәләр иде. Иң беренче йорт хуҗасы, аннары туган-тумача, якыннар... Яулыгын артка чөеп бәйләгән, муен-терсәкләре каплаулы зәңгәрсу күлмәк кигән Сәрвәр дә, кемнедер күрергә теләмәгәндәй, читкә генә карап сәдака таратты. Әйе, кемнедер күрергә теләмәгәндәй! Хафиз моңа бик сәерсенде, югыйсә, нәкъ менә аны очлы күз­ләре белән тишкәләргә тиеш иде Сәрвәр. Ир үзен мәрхү­мәнең якын кешеләре төркемендә санады, ул да аның рухына дога кылдырды. Аш-суны оста кул әзерләгән иде. Кыстатмыйча гына ашадылар. Ирләр мондый мәҗлесләрне кыска тота, Сәләй карт, бөтен шартын китердем, Аллаһ кабул итсен дигәч, сүзсез генә таралыштылар. 
– Хафиз... 

Бу тавыш аның аркасын пешерде. Башлана! Ир, капка келәсенә үрелгән килеш, борылмыйча гына: 
– Мин ашыгам, эшем күп, – диде. 
– Гафу ит, шушы хатны гына ал. Әбинең соңгы әманәте сиңа... 

Сәрвәрнең кулында калын гына конверт иде. Каушаган Хафиз аны әйләндерде-тулгандырды да, келәне кире элеп (картлар урамда чүкердәшә иде) койма буена басты. Хат дигәнең акча белән язулы кәгазь битеннән гыйбарәт иде.
 «Ул-ым... – үзе тылсымлы, үзе йомшак бу сүзне Хафиз кат-кат укыды. Кабахәт тә түгел, имансыз да түгел: улым! – син мине, зинһар, кичер. Сиңа карата гаделсез булдым. Сәрвәр хатасын таныды, аңа рәнҗемә. Үз тиңең белән бәхетле яшә. Мин бөтенләйгә сезгә кайтырмын, ахрысы. Күңелем Морасага тарта. Сезнең зиратта сандугачлар моңлы сайрый. Сиңа бер үтенечем: дога яздырып, каберемә таш куйдырт...» 
Ирнең бәгырь җепселләре шартлап өзелде. Их, Давыл, Давыл... Кичермәгән кая... Кичерә Хафиз... Үзе дә бит, әнә, ничә ел шик-шөбһә белән җанын талкыды. Миңлекамал карчык аны көн-төн каргыйдыр шикелле иде. Инде иркенләп сула, Хафиз. Кара, бу ишегалды нинди зур икән! Берьюлы ун ат биет! Якты да икән. Кояш нәкъ аның өстендә балкый икән. Әйтәм чирәме куе һәм яшел. Кеше аягы таптамаганга микән? Таптадылар анысы. Төннәрен йөрәге бик каты сыкранганда, Хафиз качып-посып кына әйләнер иде Давылның ишегалларын... Тик, ачкыч борып, өйгә керергә җөрьәт итмәс иде. Ә йозак ел саен үзгәрде, чөнки ул җил-яңгырда күгәрә иде...
 – Әй, син! – Ирнең кысылган күкрәге киңәйде. Һа, тавышы ничек көр яңгырый. – Әй, тыңлале. – Ул көян-тә-чиләк күтәргән Сәрвәрнең каршысына ашыкты. – Коены хәзер үк чистартабыз. Бер-ике сәгатьлек эш ул.

Хуҗабикә сөенеп «әйдә» дияргә тиеш иде. Ә ул битараф кына: 
– Миңа күршеләрдән су ташуның бер кыенлыгы да юк, – диде.
 – Ансы шулайдыр. Чистартмасаң, коеның рәнҗүе ихтимал. Сиңа да, миңа да. 

Хатынның күзләре зураеп ачылды. Гүя алар ишегалдының җете яшел чирәм төсенә буялган иде. 
Бәй, яшел күз дә үзенә күрә матур икән. Хатын-кызның бар хәйләсе, нәфрәте һәм шулай ук бар назы, сөюе, яратуы көзге сыман күзләрендә чагыла. Ир-ат кына ул бөтенесен дә йөрәк почмагына бөтәрләп тыга. Гаҗәп, Сәрвәрнең карашы буш иде. Үтерә торган салкын бушлык иде анда! Бу бит инде «синең ярдәмеңә төкерәм» дигән сүз белән бер! Һичьюгы «рәхмәт» дип әйт. Һичьюгы «мәшәкатьләнмә» дигән бул. Ирдә дә кирелек хәтәр көчле иде. Аны хупламау яки «ярар» дип ризалашмау «мин-минлеге»нә тия, ә мондый чакта хатын-кыз затына да ташлама ясалмый иде. Хафиз учына йомарланган кәгазь акчаларны капка ярыгына кыстырды. 
– Яңгырда чылатма, ал! Хәзер тиз генә иске чиләкләр бир! Мин Сәләй абзыйга эндәшәм. 
Эчтәге шайтан һаман котырта иде. «Син аны җиң! Син аны җиң!» Давыл оныгы әллә кем монда! Хафизның муенына асылынган көннәрен оныткан мәллә? Хуш, онытсын, аның онытуы хәерлерәк. 
Кое төбенә Сәләй карт төште. 
 – Сез, яшьләр, чишмә юлын чамаламыйсыз, ул уңдарак, ун-унбиш чиләк балчык корсаң – бәрә дә чыга, – диде. 
«Бер-ике сәгатьлек эш» шактый озакка сузылды. Су качса – тиз генә кайтмый икән шул. Тау хәтле кызыл балчык өелде. Сәләй картны ул баскычка баскыч ялгап кына өскә менгезде. 
– Унҗиде чиләк су түгешле, – диде күршесе. – Шарты шундый, энем. Унҗиденчесен, бисмилла дип, йорт хуҗасы авыз итә. Мин алҗыдым, үзең генә очлап бетер инде, энем. 
Хафиз иренмәде, түкте дә түкте. Унҗиденче чиләк бала күз яшьләредәй саф һәм чиста иде. «Йорт хуҗасы авыз итә...» Һе, кызык! Кайда соң ул хуҗа? «Йәгез, сез ни хәлдә?» дип, бер тапкыр да кызыксынмаган Сәрвәрне «хуҗа» дияргә хурландыра. Ләкин ул хуҗа! Син, Хафиз, кирелегең белән кирмән корма инде, әйдә, чакыр. Юк, чакырма, үзең суның тәмен таты. Исеңдәме, син бу йортта кияү идең. Ярты сәгатьлек кияү! Ха-ха! Хәзер көлдерә, әйеме? Чөнки куркыныч түгел, чөнки мәрхүмә хатын да үз тиңең белән бәхетле яшә, дигән. 
Ир сулы чиләкне ишегалды уртасына куйды да өйалды ишеген шакыды. 
– Әй, син!

Күрәсең, гамьсез Сәрвәр йоклаган иде, халат төймәләрен каптыра-каптыра баскычка чыкты. Аның сары чәчләре чәбәләнеп-чуалып иңнәренә сибелгән иде, хатын аны чорнап муен чокырына төйнәде. 
– Эч! – диде Хафиз, чиләккә ымлап.
– Ник? – диде йокы белән исергән Сәрвәр.
– Йоласы шундый, диләр.
– Калсын, соңрак эчәрмен.
– Хәзер үк эч! – диде ир, усал гына. – Син әллә безнең йолаларны санга сукмыйсыңмы? 
– Минем мондый йола турында ишеткәнем юк. 
– Сәләй абзый кушкач ни... – Ир чиләкне Сәрвәр буе биеклегендә югары күтәрде. Су өстендә бер йомарлам ак болыт йөзә иде, хатын карусыз гына шуңа табан иелде, алсу нәзек иреннәрен чиләк кырыена тидерде... Болыт ягылдымыни, йөзе тагын да агарды... Яшел күзләре тагын да яшелләнде...
 – Рәхмәт! – диде Сәрвәр, әллә кое өчен, әллә су өчен. 
– Исәнлеккә! – Хафиз күлмәгенә чәчрәгән балчыкны сыпырды. Ичмасам, рәхмәт, диде. Әз генә мән бар икән әле. Ул да изүенә агыза-агыза су эчте. Йотлыкты, тончыкты, ахырдан буылып йөткерде. Шунда хатын, кош төсле очып төшеп, нәфис куллары белән аның аркасына бәргәләде. 
– И-и, Хафиз, тын юлыңа тиде, ахры. Әйдә, мин сиңа кайнар чәй эчертәм. Күкрәгең йомшарыр. Әйдә, күлмәгеңне дә юып киптерәм. Бигрәк пычранган. Әйдә, җанашым... 
Хак, яшел күзләр дә матур икән... Ул бу тәкъдимне кире какмады. Матур икән, бәй... «Ярар» диде, турайды. Ләкин, ләкин... Сәрвәрдән җилләр искән иде. Беркем дә ирнең аркасыннан какмады, беркем дә «әйдә» дип кыс-тамады, ул үзе саташты. Монысы инде тилелекнең соңгы чиге иде. Валлаһи, Сәрвәр артыннан керә иде ул! Нәрсә булды соң аңа? Кинәт кенә, ә? Башына тай типте мәллә? 

...Район үзәгеннән әйләнгән хатыны аны җенләнеп көтә иде.
– Миңа ял йортына тәккә генә юллама бирмиләр. 
Син – эшмәкәр, акчаңа ал, диләр. Бар, син – хуҗалык рәисе, үз исемеңә яздырып кайт! Ичмасам, бушка эшлә­гән­нә­рең­не шул сәләмә путевка белән бәхилләтсеннәр. 
Әле иртән генә үз кесәсеннән түләп хатынын җир читенә олактырырга әзер Хафиз Асылбикәнең чәпчњен колагына да элмәде. Ул әйле-шәйле иде. Ир шаккатып үз-үзеннән сорады: «Белмисеңме, Сәрвәрне нинди чебен тешләгән? Ни ачылып сөйләшү юк, ни...» Тукта, «ни» артында ни тора соң? Әллә элеккеге уенчак, тилемсә «сары чебеш»не сагынуымы? Аңламассың бу күңелне! Өч көн буе ул Сәрвәрне кая аткарырга белмичә йөрде-йөрде дә, инде бүген (чынлап та, башына тай типте) аның сөйләшүен дә, якты йөз күрсәтүен дә, нәфис куллары белән аркасына каккалавын да тансыклый башлады. Ә «койрык»ны, мөгаен, җен алмаштырган. Ул – бүтән, ул – икенче. Тукта, тагын тукта, Хафиз. Син моңа ник шатланмыйсың? Асылбикә карлыгачың белән үргән «асыл оя»гызга таш атмый, димәк. Тынычлап йоклый­сың дигән сүз бит инде бу. Сәрвәр мәче кебек хәйләкәр мәллә? Бәлки, ул Хафизны тычкан дип күрәдер? Менә шулай куркыныч түгел дип җәелеп-иркенләп йөргәндә, үткен тырнакларын җилкәңә батырса? 
Асылбикә һаман дулады:
– Күрше придләр ел саен колхоз исәбеннән заграницада типтерә. Хатыны, туган-тумачасы белән. Ә безне­кенең бакча артындагы ял йортына барырлык та рәте юк. Сине «Кызыл китап»ка кертерләр инде, ахмак дип. 
– Җыен! – диде ир, айнып. Аның уйлары чуерташ кебек ваклана иде. Авыл хәтле авылның язмышы кыл өстендә. Бүген-иртәгә хуҗалык капкорсак авызына шуарга мөмкин, ә ул уе белән Сәрвәрне телем-телем турый. 
– Кая?
 Асылбикә аптырады. 
– Кая ашкынасың? Шунда.
– Санаториегәме? Ә кем акчасын түли?
– Анысы минем хәсрәт, – диде Хафиз, тавышын үзгәртеп. Ник бугаз киереп кычкыра соң әле ул? 

Үзе дәвалан, диде, үзе бала кирәк, диде. Ир кеше вәгъдәсеннән ваз кичәргә тиешме? 
Хатын кызулык белән чемоданга киемнәрен тутырды да аннан пыр-пыр кире бушатты. 
– Чуртыма миңа ял йорты! Кибетне кемгә ышанып калдырам ди. Безнең авылда җыенысы карак!
 – Аларның берсе дә сине уздыралмый, – диде ир, түш кесәсен капшап. Давылның хаты кайда соң? Ят күзләргә эләкмәсен тагы. Асылбикә теле белән дөньясын чүпләр. Костюм кесәсендә кебек иде... Ә анысы кайда? Ул бит аны кое чистартканда алмагач куагының ботагына элгән иде. Ак күлмәген җиңенә тыккан иде. Өстендә багажникта йөрткән «эш» киеме. Давылларның мунча ышыгында кием алыштырганын онытты, каһәр. Юк, үзе түгел, кемдер оныттырды. Әлеге дә баягы, Сәрвәрдән курку хисе бүредән дә хәтәррәк иде. Тфү, куак артына поскан мескен аучы! 

...Капка төбендә алар маңгайга-маңгай бәрелеште. Сәрвәр урамга чыга алмыйча торды, чөнки ир тау сыман аның алдында калыккан иде.
 – Кая... кая барасың? – диде Хафиз, кинәт тамагы карлыгып. Карлыгыр да! Хатынның өстендә искиткеч матур алсу ефәк күлмәк иде. Ә чәч... чәч һаман шул сары инде ул. Тот та карага буя. Юк, буяма икән, алсу төс белән алар икесе гаҗәеп килешә икән...
– Мин соңарам, – диде Сәрвәр, «тау»ны күзе белән этеп. 
– Ераккамы?
– Үзәккә. 
– Ә мин алмагач куагында костюмымны оныттым. 
– Капка бикләнми, кер.
– Ә шулаймыни? Үзәктә ни йомыш?
– Карыйсы әйберләр бар, – диде Сәрвәр, эре генә. Ни-нәрсә үзгәрткән бу «койрык»ны, йа? Кыска гына вакыт эчендә (хәер, биш ел аз гомерме?) җилбәзәкнең җил уйнаган башында тишек-тошыклар ямалып бетте микән? 
Хафиз, читкә тайпылып, юл бирде. Күңелгә шик үрмәләгән иде. Үзәккә, диде. Димәк, кабер ташы карый, бары шул гына. Ул сызгыра-сызгыра бакчага керде. Иелеп, коены карады. Суы мөлдерәмә! Шәп, шәп! Җан нигә үртәлә соң әле? Ни җитми соң әле аңа? 

...Сәрвәр кызу-кызу атлый иде. Хафиз аның белән тигезләшкәч, ялварган төсле: 
– Утыр әле, зинһар, үзем илтәм, – диде.
– Рәхмәт, хәзер тукталышка автобус килә, – диде киребеткән. 
 – Утыр, диләр! 
Менә монысы боеру иде инде. Күперенеп, гарьләнеп, ачуланып боеру иде. Кайтты да, әллә кем булып, һаваланып йөри, ә! Кем икәнлеге маңгаена язылган, югыйсә: «Койрык!» Сәрвәр буйсынды. Нибарысы тыштан. Күзләрендә һаман боз салкыны иде. 
– Миңлекамал апа ташны миңа ясатырга, дигән. Дөресме?
– Дөрес. 
– Алайса нигә син минем эшкә тыкшынасың? 
– Син акчаны капка ярыгына кыстырдың.
– Шуннан ни! Ул бит сиңа ясатмыйм дигән сүз түгел. Анлык кына акча табам мин. Аннары – бел, туфрак тыгызланмыйча таш бастырмыйлар. Соң, ярар, үзең сайлашып калдыр. Кайчан китәсең?
 – Озакламам. 

Сәрвәр тырт та пырт кына сөйләшә иде. Ә Хафиз-ның, нигәдер, якын итеп аралашасы килә иде. Берен-чедән, ул бит Давыл оныгы. Икенчедән, бергә уйнап үстеләр, өченчедән... 
 – Бер генә минутка тукта! – диде хатын, олы юлдан барганда. Ул ашъяулык хәтле генә болындагы сары чәчәкләргә шаккатты бугай, төшеп шунда йөгерде. Менә ул хәзер теге чаклардагы җилбәзәкне хәтерләтә иде. Болын белән Сәрвәрне аерам димә: икесе дә сары. Сары төс тә матур икән... Хафиз да соклана белә икән. Ходай аңа да гүзәллекне күреп бәяләрдәй күз тишекләре уйган икән. Өченчедән, дип, нәрсә әйтмәкче иде ул? Никах укылган ясалма «хатыным» димәкче идеме? ...Машина әче бал исе белән тулды. Сәрвәр, әйтерсең, чәчәк бәйлә­ме түгел, кояш нурларын учына йомарлаган, сагышлы күзләре сөенечтән балкып елмая иде. Йа, бу мең катлы хатын-кыз! Кайчакта аны бәхетле итәр өчен алтын таулары да аз, ә кайчакта аңа гап-гади кыр чәчәге дә җитә. 
– Синең авыз-борының сап-сары, серкә буялган, – диде Хафиз, көлеп. – Кая, сөртәм.

 Хатын һич тартынмыйча йөзе белән иргә табан борылды. Хафиз бермәлгә кулъяулыгын бөтәрләп торды. Тын кысылды, баш әйләнде. 
 – Мә, үзең сөрт, – диде ул, кинәт кенә кырысланып. Аннары, машина ишегенең пыялаларын шудырып, күкрәк читлекләрен авырттырып, тирән итеп сулады. Йа, ни инде бу? Әз генә Сәрвәрне үпмәде, әз генә... 
Йөрәк турысына нәрсә елышкан дисә... елан! Ак елан! Үзе җылы, үзе йомшак... Кемдер кычкыра...
 – Миннән качып печәнлектә куна-а, оятсыз! Авылда сугыш башланды-ы! 

Хафиз дыңгыр-дыңгыр баскыч селкеткән хатынының тавышыннан уянып китте. Төш өзелде. Аның бу кадәр арыганы булмагандыр: аяк-куллары чатнап сызлый. Өч төн рәттән парктагы яңа тракторларны урманга ташыды. Урау юллар аша, эз бутый-бутый. Хаким аңа: «Хуҗалыгыңда ни бар? Исәпкә алабыз», – диде. Алсын, әйдә! Авылда егылган-ауган иске-москыдан кала пычагым да юк. Төн ката техника яшерү – малай-шалай җүләрлеге, билгеле. Түрәләр ниятенә керешсә – җир астыннан да табачак. Ярар, бераз мәче-тычкан уены уйнасыннар.
 – Син генә гаепле ул сугышка, син генә! Сәләй кебек калай әтәчләрне син котырттың! Синең ул җирләреңнән ни файда безгә?! Алсын инвестор! – диде Асылбикә. Ир печәнлектән аска сикерде. Иске машина көйсез хатын кебек озак кабынмады. Яңасын өченче ел «урладылар». Кара ялтыравык «Джип» иде ул, алгы утыргычта түш киереп утырып йөрергә яраткан Асылбикә аны «кара сыерым» дип атый иде. Ә чынлыкта Хафиз аны Казан базарына илтеп сатты. Сүтеләм-сүтеләм дигәндә, хуҗалыкны ялгап җибәрер өчен тәҗел акча кирәк иде. Сөләйман пәйгамбәр үлгәч тә, таягына таянган килеш торган, ә җеннәр, ул безне күзәтә дип, эшләгән дә эшләгән, ди. Ир үзен изгеләргә тиңләми. Һич! Авыл халкы кем кесәсеннән хезмәт хакы түлән-гәнен белмәде ул чакта. Асылбикә генә ауный-ауный елады. Хатын-кыз мал өчен тәмугта янарга риза. 
– Әһә, карт алашаң кәҗәләнәме? Ачык авыз, көпә-көндез «кара сыер»ны урлаттың! Эзләтмәдең дә, пош-мас! – дип колак төбендә безелдәгән хатынга ачу да кил­мәде. Елан җылыткан күкрәк йомшарган иде. Кыз­га­ныч, төше вакытсыз өзелде, аның дәвамы кирәк иде. Елан нинди генә ак, нинди генә сылу, нинди генә кайнар булса да, бер чагарга тиештер лә. Ул җәяү генә олы юлга барып җиткәндә, халык төркеме сыегайган: тамаша тәмам иде. Аптырап маңгаен уган рәискә төрле яктан хәбәр яуды: 
 – Сәләй бабайлар шуклыгы!
 – Инвестор ялчылары авылны таларга килә дип ишеткәннәр дә, дүртәүләшеп засада оештырганнар! 
 – Дүртесендә дә ау мылтыгы! 
 – Һавага гына атканнар! 
 – Милиция дүртесен дә төяп апкитте! 
 – Бишесен дә, – дип төзәтте берсе. – Анысы болай ирекле баштан утырды. Картларны яклап. Давыл оныгы ул. 
Сәрвәр?! Бабайлар үзләрен кимсеттермәс, кайтыр, ә бу «сары чебеш» нәрсә дип канатын юешләтә?! Авыл язмышы бәгырен телгәләсә икән. 
Ир, машинасын төзәткәч, арлы-бирле ишегалдында таптанды. Рас, бабайлар үзләрен кимсеттермәс. Алайса, аларны яклап үзәккә баруның мәгънәсе юк. Ә нигә Хафиз пырдымсызлана? Сорама акыл, әнә йөрәгеңне тый. Сәрвәрне күрергә дип ашкына ул... Байтактан бирле шкафтан кузгатылмаган өр-яңа ак костюм, ниһаять, хуҗасы белән очрашты, муенга галстук тагылды, чәчләргә хушбуй сиптерелде. Асылбикә мыскыллап: 
 – Өйләнергә җыендың мәллә? – диде.
 – Ахрысы. 
 – Башта аерыл! Минем сыман җүләрләрне сосканнар ди сиңа! Хатын-кызның мәхәббәте ирләр кесәсендә, ә синең ул – буш. 
– Буш, әйе, буш, – диде Хафиз. Аның хатыны бәхетсез җан иде: ир гомер йөзендә аяк тибеп ызгышмады, ә Асылбикә, киресенчә, кибеттә чарланган телен өйдә дә эшсез тотарга яратмый, тик аңа кара-каршы басып талашыр кеше генә юк иде.
 – Мин үзәккә киттем, Бикә.
 – Мине дә ал. Тауарга барам. 
– Сиңа үз фургоның җайлы, Бикә.

...Милиция башлыгы белән аның дуслыгы чамалы иде. «Сез авылыгызда банк талаучыларны яшерәсез», – дип, чормаларны тентеп, әби-бабайларны өркетеп бик каты кылангач, Хафиз «башлык»ның колак төбенә кундырган иде. Үчле, каһәр! Өстәлдәге кәгазьләреннән башын күтәрмичә теләр-теләмәс кенә сөйләшә. 
– Мораса картлары синдәме?
 – Фетнәчеләрне Казанга ук озатмагаек әле. Ике статья чәпәп. Кешеләргә аткан өчен... 
 – Һавага төзәгән алар. 
– ...Һәм законсыз корал саклаган өчен. 
– Чакырылмаган кунакларны ипи-тоз белән каршыламыйлар бездә. Син, Моталлапов, закон белән кизәнмә монда. Бабайларны җибәр! Барысын да үз өстемә алам. 
 – Җикеренмә, Галиев! Этләрне кем бәйгә куйсын, картларың ике сәгать элек үк азат инде. Дөньяда синнән дә өлгеррәкләр бар. Бөтен гаепне үзенә яздырткан хатын-кызыгыз, әнә, күрше бүлмәдә – тикшерүче белән гәп кора. Миңа лутчы синең башны черетәсе иде төрмәдә. 
Хафиз ничек атылып чыкканын да, ничек тикшерүче бүлмәсенең ишеген тибеп ачып кергәнен дә аңышмады, аның йөрәге ярсудан бугазына сикерә иде. Борын астына нәзек кенә мыек сызылган яшь егет компьютерда яза иде, ир шап итеп аны ябып куйды, бавын уттоташтыргычтан тартып өзде һәм аягын аякка чөеп утырган Сәрвәрне урындыктан йолкып торгызып урамга сөйрәде.
 – Ник безнең эшкә тыгыласың?! Кем сиңа кушкан?! Бабайлар кайда?! 
– Фронтта бергә сугышкан дуслары шылтыратты. Аның өендә. Чәй эчәләр. 

Машинада Сәрвәрнең читкә карап баруы, Хафизның сорауларына исә көлү катыш көлемсерәве ачуны китерә иде. Ул теге көнне хатын чәчәкләргә биһуш болын турысында тормозга басты.
 – Көл инде, көл! Рәхәтләнеп көл! Йә юлда сикертер дә, телеңне тешләрсең.
 – Көләм шул, – диде Сәрвәр, елмаеп. – Син бигрәк мәзәк бүген. Ак костюм, ак туфлиләр...
 Хафиз сүзсез генә болынга төште. Чәчәкләрне төбе-тамыры белән йолкып, бергә укмаштырды. Ник бер сәбәпсез көлә ул? Елыйсы урынга... 
– Мә! – тузанлы чәчәкләр хатынның тез башларына сибелде. – Сиңа бүләк! Мәзәк дисең инде? Ә бит мин синең өчен көязләндем.
 – Юкка ыспайлангансың. Син ни генә кисәң дә – миңа барыбер.
 Ир боз салкыны белән өртелгән сүзләрдән калтырап куйды. Ничек «барыбер»?! Ул Сәрвәрне тотып селкердәй булды. Кайчандыр Хафиз дип шашкан «сары чебеш» аңа шулай битарафмы? Кайда аның тилереп-тилереп яратулары?! Бүген ир аны кабул итәргә әзер, әнә, йөрәк шар ачык. Теләп ачтымыни?! «Яратырсың микән?» – дип, аңардан рөхсәт сорадылармыни?! Ул бит бу халәтен үзе дә өнәми, әмма нишләтәсең, күңел шушы «койрык»ка тартыла. 
– Ник барыбер? Әйт! 
– Артта юл бир дип сиңа кычкырталар, – диде Сәрвәр. 
– Сыярлар, – диде ул, тәрәзәдән сузылган кулны танып. Һәр симез бармак саен чәчәк-чәчәк алтын йөзек – Асылбикәнең «байлык» билгесе иде. 
– Ой, ватылдыгызмы әллә? – диде хатыны. – Ой, синдә нинди тәти курчак бу? Бәй, Давыл оныгы лабаса! Тамчы да үзгәрмәгәнсең, бахырым. 
– Без үзәктән кайтабыз. – Сәрвәр акланган төсле тоелды. 
– Фи, хет Мәскәүдән кайтыгыз! Мин көнләшмим, бахырым. Бигрәк тә синнән. Хафиз юеш тараканга охшаган сары-җирән хатыннардан җирәнә ул. Әле менә син утырган утыргычны сабынлап юачак, – дип тәтел­дәгән Асылбикәгә Сәрвәр түзмәс, битен умырыр кебек иде. Әмма «сары чебеш» сабырлыгын җуймады, сулышы белән өреп чәчәк таҗларын тибрәндереп утырды. 

Хатыны инде сугышырга дип җиңнәрен дә сызганган иде.
 – Сиңа шундый чәчәкләр кирәкме? – диде Сәрвәр. – Болында бихисап алар!
 – Миңа әйтәсеңме, бахырым? Ой, үләм! – Асылбикә бөгелә-сыгыла көлде. – Минем болынымда акча үсә! Акча чүплим мин! Кая, выжт арбадан, камыр төсле җәелмә, төш!
 – Кешедән оял, Бикә. Син дә утыр, – диде Хафиз. Асылбикә гел киресен эшләргә күнеккән иде, утырмады. Ир дә кыстамады. Фургон аларны тузанга батырып, узып китте. Авыл арасы – мизгел. Сәрвәргә әйтеп өлгерер микән? Нәрсә дип? Түзәрлек чамам юк, сине уйлап, саташам дияр... Ир-ат мәхәббәт аңлатамыни ул. Шул көнгә калдың инде Хафиз. Ходай җәзасы микән әллә? Йөрәккә китереп кенә бәрде бит!
 – Әйдәле, бу чәчәкләрең шиңделәр инде, яңасын өзәбез, – диде ул, хатынны җитәкләп. Шул чакта Сәрвәрнең күзендә очкыннар кабынды. Ярата, ул әле дә ярата! Тик авызы бер пешкәч, љреп каба... Мөгаен, ялындырырга моның исәбе. Ялыну гынамы, колың була Хафиз! Ләкин хатын чәчәкләр белән озак юанмады.
 – Өй бикләнмәгән, кайтыйк, – диде.
 – Безнең авылда караклар юк. Мәхәббәт каракларыннан гайре. Алар менә йөрәкне урлый, – дип төрттерде ир. Сәрвәр бу «ачыш»ка илтифат итмәде. Аның каршында әллә ир бәндәсе, әллә багана иде. Шунда Хафиз аны кочаклап алды. Каршылык көтмәде. Тик ялгышты. Хатын нәфрәтләнеп ирне этеп җибәрде. 
– Кагылма миңа!
 – Сукыр мәллә син, Сәрвәр? Ничә көн сиңа багы-нам, – диде янган-пешкән Хафиз. 
– Уйнама, яме? Мине курчакка санама.
 – Уйнамыйм, валлаһи, Сәрвәр! Чынлап мин! Теге вакытта... Әбиең өендә... Кичер...
 – Мин ул мәхшәрне оныттым инде. Кирәк түгел!
 – Нәрсә кирәк түгел, Сәрвәр?
 – Син миңа кирәк түгел, Хафиз атлы бәндә! 
– Чү, кызый, ашыкма. Минем синдә хакым бар! 
– Хакың? Юк синең миндә хакың! 
– Бар! Син, син... – диде ир, тотлыгып. – Син... – Ә Сәрвәр аны тыңламады, болын ярып, авылга йөгерде.
 – Бар!!! Бар!!! 

Ул үкерә-үкерә үлән йолкыды. Йолкыды – бәрде, йолкыды – бәрде. Гайрәтле арыслан яраланган иде. Керпенең бер инәсеннән! Йөрәк тамырына кадады «сары чебеш». Бераздан ул тынычланды. «Җен алмаштырган» әрәмәлеккә җиткән Сәрвәр артыннан ир моңсу гына карап торды. Бу исәрлеккә нокта куя Хафиз. Куя, соңгы нәтиҗә шул... 

Ахыры: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=3665


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ахырын укый алмыйм... ачмый....

    • аватар Без имени

      0

      0

      http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=3665

      Хәзер укыйлар