Логотип
Проза

Синдә минем хакым бар № 2

Башы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=3087

Сәрвәр... Сәрвәр... Җәй җиттисә ул Морасада пәйда була иде. Йа күралмый да иде шуны Хафиз! Җиңел-җилпе иде ул. Кешенең үсә-үсә акыл савыты зурая, ә моның киресенчә, кечерәя иде. Кыз болындагы кыр чәчәкләре белән Хафиз атының дугасын бизи, койрыгына аллы-гөлле тасмалар бәйли иде.

Берсендә ул Сәрвәрне кычытканга этеп екты. «Сары чебеш» кыска күлмәктән иде, ак тән шул – тиресе нәзек, чәлтере, беләкләре шунда ук кызарып кабарды. Давыл оныгыннан кат-кат сорады: 
 – Ничек егылдың, балам? – диде. Әбисенә әләкләмәде, рәхмәт яугыры! Монысы шулай хәвеф-хәтәрсез генә узды. Ә менә чираттагы үч чак кына фаҗига белән тәмамланмады... 
 – Хафиз! 
 Болдырда хатынының җилле тавышы ишетелде. Ир, хатирәләрен кагып төшергәндәй, җилкәләрен сикертеп алды. 
 – Нәрсә? 
 – Сиңа шылтыраталар! Район главасы! Тиз! 

 Чыбыкның икенче очында исәнләшеп вакланмадылар. 
 – Әллә йокы симертәсеңме, Галиев? Таң әтәчләре белән бергә уянырга тиеш син! Унберләр тирәсендә инвесторның ярдәмчесе килер. Хуҗалыгыңны күрсәт. 
 – Булмый, – диде Хафиз. – Бүген мәет җирлибез. 
 – Мәетең аякланмас! Мин әйткән вакытта контораңда көт! 
– Көткән кая?! Бик тансык кунакмыни! 
 Ул телефон саннарын җыйды. 
 – Сиринә, син – телсез-чукрак. 

Сәркатип кыз уянган гына иде бугай, йокы аралаш: 
 – Элеккечәме? – диде. – Рәисегез кайда дисәләр, күзләремне генә акайтам. Син, Хафиз абый, мине артистлыкка укыт инде. Зерә килештереп уйныйм бит аңгы-миңгеләрне! 
 Әүвәл Асылбикә аның эшләренә тыгылмый иде. 
Ә бу юлысы ул шелтәләп: 
 – Ник син глава хәтле главага тыртаясың? – диде. – Алдашасың тагы, оятсыз! Нинди мәет, ди, ул? Авылда этем дә үлмәде. 
 – Үлде. 
 – Кем? 
 – Миңлекамал апаның җәсәден кайтардылар. 
 – Ә-ә, Давыл кәкрәйгәнмени! Нишләп аны Мораса зиратына күмәләр? Читтәге кешене. Карале, аның тиле-миле оныгы кайда икән? Хәтерлисеңме, без сезне агылый белән тагылый дип үрти идек. Син бервакыт аны кычытканда аунаткан идең. Иярмә миңа, иярмә, дип.
 – Хәтерләмим, – диде Хафиз, аның һич кенә дә Асылбикәгә кушылып, исеме дә онытыла башлаган Сәрвәрне «чәйнисе» килми иде. Югыйсә, онытылырлык идеме соң хәлләр... Аны бары тик еллар катламы гына каплап торган. Ир-атның талканы коры дисәләр дә, уйлана бит әле менә. Китап төсле укый бит әле Хафиз үткәннәрне. Билгеле, хатын-кыз сыман нечкәреп, күз яшьләре агызмый. Мөгаен, хакимнең сүзен тыңлап инвестор ярдәмчесен каршы алырга кирәктер. Мәрхүмәне аңардан башка да җир куенына иңдерерләр. Утсыз гына төтенләгән башын да җилләтер. Аңа нинди ният белән кунак җибәрәләр икән? Хафиз өч атна элек өздереп әйтте: «Җиребезне банкрот абзыйларга бирмибез», – диде. Халык үз казанында пешкән ашны сосканда кашык тотып йөгергән әрәмтамаклар күбәя. Ә бит хуҗалык өзлеккән чакта «хәерче» дип, «күрмәделәр». 
 «Ул-ым, – диде каршысыннан шуышып үткән шәүлә. – Ул-ым, бер үк мин дип эшеңнән бүленмә». 

Ир әллә нишләп китте. Хайван актыгы син, малай! Вак җан син! Давылны күмү хәстәренә хәзер үк кереш, Сәләй картка гына салынма! Хафиз сарайдан такталар сайлап, машина әрҗәсенә төяде. Хәбәр әле авылга таралмаган иде, балта остасы Нәгыйм турларына бушаткан такталарны койма буена тезә-тезә: 
 – Нәрсә ясатасың, энем? – диде. 
 – Миңлекамал апаны җирлибез. Гүр өчен ниләр кирәген беләсеңдер, Нәгыйм абзый. Тиз генә эшлә инде, яме? 
 – Кайсы Миңлекамал? Безнең Морасада андый кемсәләр юк, энем.
 – Кушаматы Давыл иде...
 – Әттәгенәсе! Давыл вафатмыни? И, кара син. Ходай урынын җәннәттән әйләсен. Әй, карчыкның бер начар гадәте бар иде: кул уйнатырга мачтыр иде. Хи-хи, үзең шаһит, энем, рәисне ничек койма аша чөйде. Буш капчык ыргытамыни. Җен көчләре булгандыр аңарда, ирләр белән көрәшә иде. Бригадир Ризаны сыер тизәгенә батырды. Миңа да такта белән сыдырды, әл дә җилкә чокыры сызлый, яңгырга болытласа. Зәһәр усал иде Давыл. 
 – Сезгә катырак кирәк иде дә... – Хафизның ачуы чыкты. – Сез шул, кешенең гел начар сыйфатларын гына хәтерлисез. Гаеп үзебездә димисез. Рәис иң шәп ике сыерны сатты. Самый сөтлеләрен. Әйткән өстенә. Аңа шуның өчен эләктерде Давыл. Эт ялкавы Риза сыерларны тез тиңентен букка батырды. Син, Нәгыйм абзый, такта ярдырганда тәмәке көйрәтеп, күпме агач яндырдың. Ферма түбәсен ябалмадылар шуңа күрә. Минем практикада чак иде.
 – Юк, юк, энем, без яхшысын да онытмыйбыз! Бигрәк хайван җанлы иде мәрхүмәкәй. Туры сүземә ачуланма, син дә белемле мал духтыры, вәләкин без терлек-мазар чирләсә – аңа чаба идек. Диагнозны да күз белән генә куя иде, ә! Бервакыт корбан чалырга дип, көтүдән ике кысыр сарыгымны аерып, куып кайтам. Ферма кырыенда Миңлекамал апа очрады. «Нишләтәсең?» – ди. «Суям, – дим. – Балаларга ит кирәк», – дим. «Болар буаз бит, Нәгыйм, һәркайсында өчәр бәрән», – ди. Тач шулай, көзгә бәрәнләде сарыкларым... 

Күчтәнәчкә берсен илткән идем, алмый гына! Кем иде әле теге сары чәчле оныгы? «Әбекәем, үзем үстерәм,» – дип кочаклап калды бәрәнне. Ни атлы иде соң әле шул бала? Тел очымда менә...
 

Сәрвәр иде ул... Бу исем бүген бик еш кабатлана. Карчык аны артык яратты, артык очындырды. Каты кулы белән бүтәннәрнең хатасын төзәтте, ә оныкныкыларга күз йомды. «Ярамый» дип аны бер тапкыр да орышмады шикелле. «Сары чебеш» рөхсәтсез-нисез теләсә кемнең бакчасына кереп җиләк, алма ашый, түтәлдән кыяр чүпли, кызарган помидорларны ботагыннан өзә. Карак дисәң – яшереп эшләми, матур итеп елмаеп хуҗаларга рәхмәт әйтеп калдыра. Морасада халык юмарт иде, берсе дә кызчыкның юлын бикләмәде. Хафизлар бакчасын да үз итте ул. «Әй, аның ашавы 
соң, – диде әнисе. – Ярты алмадан туя. Чебеш хәтле гәүдәгә күпме кирәк. Улым, зинһар, күз-баш җимермә. Давыл оныгы ла ул». 

Хафизга, билгеле, Миңлекамал гына абруй иде. 
Ә менә сары чәчле пәри... Беркөнне үсмер аңа этләрен өстерде. Актырнак яшь иде, уенга санап, кызның күлмәк итәген каптырды. «Карак» тиз генә койма башына үрмәләде. Иң мәзәге – Сәрвәр кире төшә алмыйча азапланды. Мәчеләр шулай: бәбәкләре тонып, агачның иң очына хәтле менәләр дә, аннары аска карап, ярдәм сорап тик мияулап яталар.
 – Хафиз, матурым, булыш әле миңа! – дип инәлде кыз. 
– Бу сиңа сабак, чебеш, – диде үсмер, ыржаеп.

Ә Хафизның чираттагы «батырлыгы»ннан соң хәлләр кискен үзгәрде. Менә, еллар узгач та, аның мәгъ-нәсезлеген раслаган күренеш төс җуймаган. Киң тык-рыкта ишләре белән туп типкәндә Сәрвәр уенга кысылды. «Хафиз, матурым, мин синең төркемдә!» – диде ул, кәҗә кебек сикереп. Койма буендагы череп ауган агач куышлыгында шөпшәләр оялаган иде. Көннең кызулыгы сүрелгән, кортлар куыш авызында мыж килә. Малай тотты да кызны шулар өстенә утыртты. Бәхетенә, Сәләй абзый кайтып барган чак иде! Тыны бетеп каткан Сәрвәрне күтәреп рәисләргә йөгерде ул. Ә караңгы иңгәч, Хафизларга кереп, йокларга яткан үсмерне ятагыннан торгызып, каеш белән арт сабагын «укытты». 
 – Хәдичә килен, үпкәләмә! Атасы кулы белән тетмәсен теттем. Давыл оныгын кортлардан чактырган, имансыз. Әз генә үлмәде теге бала.
– Катырак яр, катырак! – дип куәтләде әнисе. 

Шуннан соң ул үзе дә атна буе арт чүмечен уып сызланды... Ә Сәрвәр хастаханәдә озак дәваланды, аннан чыккач ни фермада, ни Хафизлар урамында күренмәде. «Койрык» кинәт кенә өзелде... 
Беркемнән түгел, Давылдан шүрләде үсмер. Нәни генә шырпы кибән яндырыр дип кем уйлаган, ә! Башында җил сызгырган чак. Уйнап кына иде бит, югыйсә, Сәрвәр шөпшәләрдән куркып табан ялтыратыр дип кенә иде, югыйсә. Улы кебек якын иткән Миң­лекамалдан Хафиз күпме игелек күрә иде. Атасыз ятим җәй көннәрендә аның янында кайнашып кием-салым бөтәйтә, олы ирләр кебек йортка акча кайтара иде.
«Мал дуктыры җиде кат тиреңне тунар инде», – дип елады әнисе.
Ә Давыл берни булмагандай: 
– Син кайларда югалдың, ул-ым? Атна эчендә биш бозау туды әнә. Кышка урман азыгы – себерке бәйлисе иде, ярдәмчем юк, мин ике кулсыз, – дип «прогуллары» өчен шелтә белдерде. 
 «Шөпшә» операциясеннән соң Сәрвәр өч җәй рәттән күзгә-башка чалынмады. Мораса бакчалары иркен сулады: җиләк-җимеш кинәнә-кинәнә үсте. Түтәлләрдә кыяр, помидор котырып уңды. Монысы, әлбәттә, шаярту гына иде. Авыл халкы кызны юксына-сагына иде.
Чыгарылыш кичәсендә исә Сәрвәр әбисе белән мәктәпкә килде. Тамчы да үзгәрмәгән! Арыш саламыдай кипшен­гән чәчләрен җилкәсенә тараткан, үзе, шатлыгы эченә сыймагандай, туктаусыз елмая... Хафизның шунда ук чырае караңгыланды. Тантаналы җыелыштан соң сыйныфташлар белән урманга бармакчылар иде. Капты! «Койрык» сагыз кебек ябышачак. Ләкин Сәрвәр әби­сеннән калмады, китте...
 «Кайда укырга икән?» дип баш ватмады Хафиз. Давылдан аңа мал-туар җене йоккан иде. Шуңа да ул институтта бик бирелеп укыды, ә каникулларда җаны-тәне белән Морасасына беректе. Җитмеш яшьлек Миң­лекамал карчыклар статусында булса да, көч-дәрманы чишмә төсле ургый иде. Рәис Гариф белән генә тынышмадылар. Хуҗа, «холыксыз ул» дип, әллә ничә мәртәбә район түрәләренә әләкләгән. Аның зарыннан туйган хаким үзе Давылны үгетләгән, имеш. 
 – Ял көтә сине, ял, Миңлекамал Шәриповна! Табыннар корып, бүләкләр тапшырып, җырлар җыр­лашып озатыйк инде сине, йа! – дигән, имеш. 

Болай йөз суын түгә-түгә ялынмас, ялвармас иде түрә, әбиең мөхтәрәм зат – сугыш ветераны. Бер кычкырса – тавышы Казаннарга хәтле ишетелер. Ә хакимгә үз тирәсендә ыгы-зыгы куптару нигә кирәк? Тыныч кына җылы кәнәфиеңдә изрәп утыр, агай-эне! 
 Ә Давыл хәйләкәр: 
 – Озатырсыз, иптәш, озатырсыз! Ул-ым укуын тәмамлап, минем вазыйфамны алгач, күчтәнәчләрегез белән саубуллашырга килерсез, – дигән. 

Гаугалардан ничек тә котылырга тырышкан хаким, нишләсен, бу шартка күнгән. Тик рәис кенә һаман сыктаган.
– Сабир Әхәтович, ник рөхсәт итәсез?! Алар – мафия, аның Хафизы да Фәррахова сыңары. Алар икәүләшеп бер җыр җырлый! 
 Түрә, бөек фикер әйткәндәй, бармагын күккә «кадап»: 
– Җырласыннар, көен генә бозмасыннар, – дигән. 

Бөтен хикмәт тә шунда иде шул. Көй бозыла иде. Рәис үзе аны ялган ритмнар белән саташтыра, шуңа Давыл гел аның кәкре кулын турайта иде. Ул хуҗалыктагы мал-туарның аякта йөргәнен генә түгел, корсакта ничәү икәнлеген дә, фәлән айдан, фәлән көннән кайсы ат – тай, кайсы сыер бозау белән сөендергәнен дә белә, аның халат кесәсендәге таушалган дәфтәренә һәммәсе дә берәмтекләп теркәлә, ә мондый уяу кеше бер бөртек салам да урлатмый иде. 
Укуын тәмамлап кайткан шәкертен Миңлекамал үз урынына куйдыртты. 
 – Ул-ым, син эш рәтенә төшенгәнче яныңда кайнашырмын, – дип, үзе яңа туган бозаулар карарга басты. «Эшләсен, тимә», – дигән хаким рәискә.

Беркөнне Гариф яшь белгечне машинасына утыртып басу-кырлар әйләндерде. 
 – Без синең белән нәселдәшләр, Хафиз, – диде ул. Хәлбуки аның «туганлыгы» ташка үлчим иде. – Димәк, уртак серләребез булырга мөмкин. Давыл әшәке хатын, гел миңа аяк чала. Син әбиең кебек кәҗәләнмә, малай! Зур хуҗалыкта, әйе, арту да, кимү дә бар. Димәк, бездә дә туалар һәм үләләр. Бүре дә бугазлый кайбер мөгезле эре терлекләрне. Чир дә кыра.
– Гариф абый, үтермәбез, имгәтмәбез, бүредән дә чәйнәтмәбез, Алла боерса!
– Син мине туры мәгънәсендә аңлама, аңгыра малай! Пример, иртәгә миңа егерме биш мең сум акча кирәк. Өч сыерга кан авыруы диагнозы куй! Төнлә машинага шудырырлар. Түлке моны шыпырт эшлә! Түбәсе ябылмаган өйнең, яңгырдан диварлар чери.
– Үзәктә өченче йорт төзисеңме, Гариф абый? 
 – Телеңә салынма! Кушканны үтә! 

Үтәмәде Хафиз. Аңарда Давыл йөрәге, Давыл вөҗданы иде. Хәер, болар берсе дә макталмый, барысы бергә кирелек һәм явызлык дип бәяләнә иде. Элек рәис район җитәкчеләренә Миңлекамал өстеннән әләк ташыса, хәзер объектның исеме генә бүтән – зар шул ук иде: «Кире, явыз яшь мал докторы». Туганы белән сөзешеп әз генә мөгез сындырмады Хафиз. Кирелек, чынлап та, аңарда олавы белән иде. Ә явызлык... Ул үз гомерендә кешеләргә начарлык кылмады кебек. Хайван да рәнҗетмәде. Тукта! Хафиз болардан да зуррак гөнаһ кына эшләде: Давылның йөрәген үтмәс пычак белән телгәләде. Гаепне урталай бүләргә, имеш! Юк, өчкә бүләргә, имеш! Ир өммәтеннәнме соң син, йа! 

...Авылга берьюлы ике яшь белгеч кайтты. Берсе – Хафиз, икенчесе – Сәрвәр. «Онык мәктәптә укытачак... Үлеп балалар ярата...» Сүзгә саран Давыл артык җәелмәде. Карчыкның мәхәббәте күзләрендә, Сәрвәр дисә – алар нурланып җем-җем яна иде. Табигый, бала баласы – балдан татлы. Хафиз, билгеле, бу хәбәргә битараф иде. Укытса ни, укытмаса ни! «Койрык» аңардан өзелгән иде инде. Мәктәп белән ферма арасы – өч чакрым. Егет кичләрен клуб чырае күрми, кояш фермада чыга да фермада бата иде. Эш дип аңа йөрәгең белән бик якынаймаска икән. Ул дөньяны гөлбакчага күмәрдәй булып янды-көйде, ә һәр утырткан агачы, гәрчә башта шау чәчәккә күмелсә дә, ахырдан корыды. Туганы рәис «ярдәме» белән, билгеле. Аллаһны онытып, беркемне дә, бернәрсәне дә яратырга ярамый, дия иде әнисе. Кем ничек шаша бит. Сәрвәр көтмәгәндә генә яңадан Хафизны эзәрлекләргә кереште. Юкса, кызны укытучы Зөфәр озата, алар бер-берсенә сыланган диләр иде. Бәрелеп тез капкачын имгәткән Давыл өйдә дәваланганда, онык: «Вакытлыча үзем бозаулар карыйм», – дигәч, Хафиз, хуп, диде. Әле җәй уртасы гына, мәктәптә укулар башланмаган иде. Хуп дисә дә, егетнең ачу йомгагы әз генә сүтелмәде. Башка кеше белән гыйшык уйнаса да, инде үзенә тагылып җәфаламаса да, Хафиз җене белән Сәрвәр җене һич кенә дә тынышмый иде. Хатын-кызны бу тиклем дә яратма икән син, ә! 
 Әлбәттә, «койрык» эше белән кинәндермәде. Сыер савучы хатыннар булышмаса, Сәләй абзый этмәсә-төртмәсә, мөгаен, бозаулар берәм-берәм аяк сузар иде. Аның каравы, ул фермада бичаралар белән «курчак-курчак» уйнады. Һәркайсына исем кушып, катыргы кәгазьгә язып колакларына элде. Кемнәр генә юк иде монда! Ярты авыл «бозау» иде! Халисә, Гөлнур, Рәшит, Алмаз һәм... Хафиз. 
 – Алып ат! – диде егет, бу аның «мин-минлеге»нә тия иде. 
 – Нишләп? – Гөнаһсыз яшел күзләрдә аптырау иде. – Иң матуры син лә, Хафиз! Син – көчле. Ярты чиләк сөт эчәсең. 
 – Тимәсәнә, – диде Сәләй абзый, зәһәреннән куырылган егеткә. – Балалыгы белән шаяра кызый. Юансын берәз.
– Нинди «балалык»?! Буй җиткән тиле ул! – дип үкерде Хафиз. Давыл, тынгысыз җан, аягы төзәлмәгән килеш бозаулары янына ашыкты, ә «тиле», эшем кешеседәй, һаман фермада буталды. 

Беркөнне Хафиз малларга прививка ясый иде. Давыл тотып тора. Икесе дә җиргә чүмәшкән. Кыз арттан килде дә егетне муеныннан кочаклады. Аның беләкләре йомшак иде, сулышы колак яфракларын пешерә иде. Аулакта Хафиз аны селтәп кенә ыргытыр иде, бу юлысы исә әбисеннән уңайсызланды. Аннары Давыл да: «Кызым, комачаулама», – димәде, оныгының чытлыклануын хуплаган төсле, көлемсерәп кенә куйды. Үзе ир-атка асылынган кызларны өч кат ачулансаң да таман гына әле. 
 Берсендә Сәрвәр-кош егетнең тезләренә менеп кунды. Анда да әбисе дәшмәде. Нишләп ул башбаштак оныгын чеметмәде икән? Чакрымнардан ис тойган, чакрымнардан хәвеф-хәтәр сизгән тәҗрибәле карт ана бүренең бала яратудан күзе сукырайды микән? Ә фа-җига бер тотам калмыйча, үкчәгә басып килгән икән. 

...Урманда «яшел себерке» белән мәшгуль көннәр иде. Җәй башында гына агач сусыл, аннары ни үләне, ни яфрагы тәм җуя, хайван әллә азык, әллә каеш чәйни. Хафиз ботак кисә, савучылар, бәйләп, арбага ташый иде. Кояш баегач, егет барысын да олаулары белән авылга озатып җибәрде. Ә үзе ашыкмады. Ни гаҗәп, тынлыкта рәхәт иде. Ул кычкырып җырлап та карады. Эсселәгәч, сукмактан чишмәгә төшеп кенә бит-кулларын юды. Үз ягыңда сулары да сихәтле! Дөньяның иң бәхетле кешеседер ул. Ата-баба нигезендә яши, читтә каңгырап йөрми. Менә яңа йорт тергезгәч, өйләнеп тә куйса... Ул үзәккә барган саен юк йомышын бар итеп кибеткә сугыла. Авылдашы Асылбикәнең күзләре чем-кара, чәчләре чем-кара. Шомырт куагыннан өзелгән җимеш ни дә, Асылбикә ни. Ун галстук сатып алды инде шушы чибәркәйдән.
– Күлмәкләреңә төсме соң? – ди кыз. – Синең муеннарыңа чүпрәк түгел, йомшак куллар сарылырга вакыт. 
 Кара син, ничек төрттерә! Хафизны ул да ошата, димәк. 

Кич, йокларга җыенгандай, йолдызлы юрганын тузгытты. Иреннәренә алсу кершән ягынган офык читләрен эңгер каплады... Өйләнәсе иде, өйләнәсе... 
Ул атын әкрен генә атлатып кузгалам дигәндә генә, арбада яфрак өеме селкенде. Кайчак авылга шулай керпе «утырып» кайта иде. Ләкин аның мондый эресенә һәм көлә торганына юлыккан юк иде.
– Кайсыгыз шаяра?! – диде егет, кызарып. Әйтерсең, җан халәте шыр ачык: Асылбикә турындагы уйларын да, өйләнәсе килү теләген дә белделәр!
– Мин! – диде яфрак арасыннан калыккан шәүлә. 
– Сары чебеш! Кетәклектә дә син, абзарда да син, ботыңны гына сугып сындырасы!
 – Шыпырт, – диде Сәрвәр. – Акырма, урманның колагы тыгыла әнә. Бүген бит син аю кебек сабыр идең, олпат идең. Әбәттән бирле мин сезнең тирәдә йөрдем. Ә сез күрмәдегез. Бик каты ботак кистегез, әйеме, Хафиз? Сиңа сюрприз булсын дип, арба төбенә качтым менә. Кызык бит, әйеме? Кинәт кенә алдыңда урман пәрие сурая. 
 – Мин... Мин сине хәзер беләсеңме нишләтәм?! 

Үзалдына кайнаган егет сүзләренә буылды. 
 – Бернишләтмә! – Сәрвәр кулларын канат итеп җәйде. – Тот, әйдә! Мин – күбәлә-ә-әк! 
 – Агачка асам! – дип акырды Хафиз.
– Кайсысына? Каенгамы? Имәнгәме? 
 Кыз чырык-чырык көлде.
– Төш! – Егет җилбәзәкне биленнән эләктереп җиргә бастырды һәм атын куалый-куалый авылга чапты.
– Тукта, калдырма! Мин төнлә урманда куркам! – дип инәлгән «сары чебеш»нең тавышы җил белән бергә колак төбеннән сызгырып үтте...
 Тыныч йоклады ул төндә Хафиз. Ә күрәселәр алда иде, алда... 

Караңгыдан ук фермага йөгергән Давыл көнозын эштә булмады. «Яше дә зур, аргандыр», – дип, егет, артыннан кеше җибәреп, аны бимазаламады. Ә өйләдән соң авыл ягыннан усал җилләр исә башлады. Әйе, әйе, фермага таба бик гайрәтләнеп Миңлекамал карчык килеп ята иде. Килеш-килбәтеннән үк шәйләнә: нәрсәдер бар... Җене хәтәр кузгалган чакта ул кулларын ямьсез болгый, кәлтә сыман сикереп-сикереп атлый иде. Хафиз аның күзләреннән шүрләде. Алып ирләрнең тез буыннарын йомшартырлык дәһшәтле караш иде бу, һәм ул, һичшиксез, егетне «бораулый» иде. «Нишләдем икән, ә?» Хафиз мизгел эчендә билгесез гөнаһларын барлады. «Бозауларга прививка ясалмаган... Малларның ашавы киметелгән... Азык төрләндерелмәгән...»
– Хафиз! Әйдә! 
 «Нәрсә булды?» – дип сорамады егет. Эрлисе эрләнгән, димәк. Җилбәзәкне яки бүре куган, яки елан чаккан, яки... Үлмәгән анысы, исән... Моңарчы кыз ике арадагы «сугышларга» әбисен кыстырмый иде, ни бу, йа? Ферма очында кайнашкан Сәләхетдин абзыйга да Давылның чырае яктырмады. Ул: 
– Нихәл, Миңлекамал? – дигәч тә: 
 – Ару, – дип узып китте.
 – Берәрсенең терлек-туары чирләгән мәллә, Миңлекамал?
 – Әтәчнең кикриге шиңгән, тавыкның йоны йолкынган! 
– Үләргә өч көн кала йорт кошларына суга шул андый зәхмәт, – диде Сәләхетдин абзый. 
 
Давыл сүз уйнатмаган икән. Әтәч – Хафиз, тавык – Сәрвәр икән ул. Тагын кемнәр белән чагыштырсын инде мал дукторы! 
 Урамнан дәшмичә генә бардылар. Аның шунысы хәерле иде: дәшмәү. Югыйсә, ачулы чагында Давыл Каф тавы артына себереп түгә иде.
 Капкадан да сүзсез керделәр. Өйнең икенче катына менделәр. Хафиз аптырады. Башына ак яулык бөркәнгән очындык кыз, кояшта әлсерәгән кош баласы кебек, канатларын салындырып идәндә утыра иде. Ул күңелсез һәм боек иде. Елаган да шикелле. Күз кабаклары эрелеп кызарган. 
 – Син дә Сәрвәр янәшәсенә тезлән! – диде карчык, коры гына. – Их, сезне, җан көекләре! Астан ут төртәсез! 

 Менә монда сорау бик урынлы иде инде. 
 – Бу ни соң бу? – дияргә өлгермәде егет, Давыл аның баш түбәсенә чәчәкле түбәтәй чәпәде.
– Шым бул! Гөнаһыңны бел дә, авызыңны йом! 

 Ә алда әле тагын да мәзәгрәк хәлләр көтә иде. Бу, әлбәттә, уен иде. Һични түгел! Коръән тоткан күрше авыл мулласы ишектә күренгәч, Давыл:
– Чарасына кереш, Хисмәтулла хәзрәт, яшьләр әзер, – диде. 

 Хафиз аңышты: мулла никах укый! Кемнәргә?! Ник?! Әгәр бу уен икән, артык тирәннән казыйлар болар! Нишләп ул мәлҗерәде, нишләп җаны кабырга арасына посты?! Аны, гүя, агулап миңгерәүләткәннәр иде. 
 Хәзрәт аларга никах укыды. Менә шул. Давылның күзеннән эре-эре яшьләр тамды. Менә шул. Бу йортта ул кияү иде. Менә шул. 

 Адәм баласының олыгая-олыгая дәрманы бетә, дәрте генә, элеккечә сүрелми, диләр. Ә Миңлекамалда дәрт тә, дәрман да тулып ташый иде. Мин карт димәде – атта җилдерде, ул гынамы, бишекле мотоцикл сатып алды. Шуннан соң машина кирәк дип сөйләнә башлады.
– Бабагызны авылына илтәм, – диде Давыл. Карчык йомшарган, баягы зәһәрлеген елап юган иде. – Сез, балалар, тату гына чәйләгез. Бәлеш кайнар, суытмагыз. Туй хакында соңрак фикерләшербез. 
 Әле генә рәнҗетелгән мескен кыяфәттә баш иеп утырган Сәрвәр капыл үзгәрде: яулыгын салып атты, сары чәчләрен иңнәренә тузгытып-сибеп җибәрде.
– Ур-ра! Без икәүдән-икәү генә Хафиз!

Идәнгә «кадакланган» егет тә, айнып, «чылбырла-ры»н өзеп ыргытты.
– Нинди уен оештырдың син, җүләр?! 
– Уен түгел, чын никах ул, Хафиз.
– Нинди никах?! – Тавыштан өй диварлары селкенде. – Сез нәрсә, мине тавык мие эчкән дисез мәллә?
– Кычкырма, Хафиз! Мин төнлә урманнан тырналган-пычранган килеш кайткач, әби: «Кем?» – диде. «Хафиз», – дидем. «Гөнаһ кылдыгызмы?» – диде. «Кылдык», – дидем. «Яратасыңмы?» – диде. 
«Яратам», – дидем.
– Ник алдадың, сары чебеш? 
 – Чөнки мин сине үлеп-үлеп яратам, Хафиз. Балачактан бирле!

«Суксам үлә инде, – диде егет, йодрыгын йомарлап. – Тел белән генә үтми моңа, юк! Кара, Давыл нишләде, ә! Көчләп, мәҗбүриләп оныгына өйләндерә. Ай-һай, хәйләкәр карчык икән».
– Ярар, сез уенны ничек телисез, шулай дәвам итегез, – диде ул, түбәтәен караватка бәреп. – Мин җир йөзләреннән югалам. 
 – Ник, Хафиз, ник? Син бит хәзер минем ирем, хәзер минем синдә хакым бар! 

Егет үтеңне сытарлык итеп, нәфрәтләнеп:
 – Мин сине яратмыйм! – диде. 
 Хатын-кыз өчен моннан да авыррак сүз юк, күтәрә алмый иде ул аны, сына-сыгыла иде. Ә бу, җүләр, һаман үзенекен тәкрарлады: 
 – Син минем ирем, Хафиз. Безне Ходай үзе кавыштырды. Балалар үстерербез, аерым йорт төзербез, яме, җаным.
«Матур әкият»нең азагы күренми иде. Хафиз, сүгенеп, ишеккә ташланды. Кыз шунда гына беркатлы хәйләсенең сүтелгәнен аңлады, сикереп аның алдына төште һәм кулларын җәеп «бик» куйды:
 – Җибәрми-им! 
 – Нәрсә?!
 – Мин синең өчен ап-ак җәймәләр җәйдем, ап-ак мендәрләр күперттем. 
Яшь белән мөлдерәмә тулы күзләр аңа ялвара иде.
– Фу! – диде егет, борынын җыерып. – Мин сиңа орынырга да җирәнәм! Кит әле! 

...Шул кайнарлык белән Морасадан табан ялтыратты ул. Әнисенә: «Атна-ун көнгә Казанга – укуларга чакыралар», – дип алдады. Кама аръягындагы дустында шәп «укыдылар» алар. Балык тоттылар, көймәдә йөзделәр. Егетлек идеме бу? Шайтан белсен! Җүләр Сәрвәрдән җиңел генә арынды да бит, ә Давылга ни дияр? Оныгы өчен җанын фида кылган карчык Хафизның гаепсез икәнлегенә мәңге ышан-маячак иде. Аның өчен «сары чебеш» – фәрештә иде. Бәлки берәр атнадан соң Миңлекамалның «бураннары» басылыр. Табигатьтә дә, давыл дөньяның астын-өскә бутый да, тына. Ә карчык – адәм баласы, үзендә өермә сакламас. Тик авылның авызын ничек томаларга икән? Тешсез гайбәтчеләренә хәтле рәхәтләнеп чәйнәрләр, мөгаен. «Хафиз өйләнгән дә... качкан!» Аклан син менә тыкрык саен, чат саен туктап: «Мин аны яратмыйм! Ишетәсезме, яратмыйм!» Ир-атка килешәме инде шулай, йа! 
 Гаҗәп, әнисе бик тыныч иде. Югыйсә, иң әүвәл ул: «Нишләдең син, имансыз?!» – дип битәр яудырырга тиеш иде.
Аптырагач, Хафиз:
– Нинди яңалыклар бар, әни? – диде.
– Искечә дисәм, Миңлекамал апаңнар киткәннәр, ди. Гүпчим, ди. Сине мәктәп директоры Фәридә эзләде. Зинһар, Казаннан кайткач та мине күрә күрсен, ди.
 Фәридә исә өстәл тартмасыннан көлтәсе белән ачкыч чыгарып сузды.
 – Миңлекамал апа сиңа тапшырырга диде. Өй, гараж, келәтнекеләр. Син ышанычлы, дигәндер. Улы кебек якын иткәч теге.
 Хафизның миенә эссе капты. Маңгаена борчак-борчак тир бәрде. 
 – Ник киттеләр?! Кая киттеләр?! 
 Кинәт кенә сөенеч белән көенеч бергә укмашты. Сөенеч – Сәрвәрдән котылды. Көенеч – Давылдан аерылды.
– Озакка дидеме?
– Төпченмәдем, Хафиз. Сәрвәр Илдаровнага шаукым суккан ахры. Җүләрләнгән шикелле иде. «Калдыр мине, әбекәй, мин ирем белән яшим», – дип тыпырчына, бичара. Нинди ир ди әле. Зөфәр аңардан биџуш иде, озакламый туйлар гөрләтерләр, дип өметләнә идек. Давыл апабыз оныкны ат арбасына бәйләп салды. Теге калдыр дигәч инде. Кайчан кайтасыз, Миңлекамал апа, дим. Аллаһтан әмер җиткәч, ди.
 «Биџуш» егет Хафизны мәктәп капкасы төбендә куып тотты.
 – Хафиз, синдә аларның яңа адресы юкмы?
– Нәрсәгә ул сиңа? Ә-ә, син ни бит, Сәрвәрнең җан кисәге, – диде Хафиз, көлемсерәп. – Юк миндә адрес, юк, туган!
Соңгы сүзләрен ул үпкәсе кабарып әйтте. Бөтен серен Хафизга түккән карчык, төптән уйласаң, бер ачкыч кына әманәт итәргә тиеш түгел, янына хат кисәге дә кыстырырга тиеш иде. Димәк, егеткә рәнҗегән... Йортыннан кузгатырлык дәрәҗәдә булгач, ул рәнҗү галәмгә сыймаган.
 Көтте аңардан хәбәр «кияү». Ай көтте, ел көтте...
    

...Көлә-көлә яңгыр явып узды. Тамчылар эре һәм җылы иде.
– Яңгыры да кешесенә карата, – диде Сәләй карт, зират капкасын яба-яба. – Һәйбәт карчык иде Миңлекамал. Сиңа рәхмәт, энем. Башыннан ахырына хәтле күмү хәстәрен үзеңә алдың. 
 Хафиз күңелендәге авырлыкны үзе генә үлчәр иде. Биш ел буе аста күмелеп йокымсыраган вөҗдан газабы йөрәкне борып-борып чеметә иде. Нәрсә генә дисәң дә, җир тишегеннән табып, Давылдан бәхиллек сорарга иде аңа. Сорарга иде! 
 Тыкрык янындагы зират коймасына баштанаяк төренгән, кара күзлек кигән ниндидер хатын-кыз сөялгән иде. Әлеге карачкы мәрхүмәнең ишегалдында да күзгә чалынды. 
 – Сәләй абзый, әнә теге кем ул?
 – Кайда? Һи, Сәрвәр кана! 
 – Кем?! 
 – Сәрвәр балакай. Каберстанга кермә, сезгә гөнаһ дигәч, ерактан гына карап тора. 

Хафизның тез капкачына суктылармыни, сөрлегеп куйды. Сәрвәр?! Тагын шул иске бер тиенме?! Биш ел элек куерткан чишмәсенең суы тынган иде, инде яңадан болгатамы? Асылбикә белән яшәүнең болай да рәте-чираты юк иде, хәзер бөтенләй бозылыр. Ирнең җанын ашаячак «сары чебеш»!
– Нишли ул монда? – диде Хафиз, адымын кызулатып. Гүя артыннан куалар иде. 
– Бәй, Миңлекамал оныгы әбисен җирләде кана! Зур аптабус белән китерделәр өенә мәрхүмәне. Өчесе, җидесе, кырыгы – Сәрвәр өстендә, эһе. Сәләй бабай, Коръән мәҗлесенә бабайларны син дәшәрсең, ди. Әтием кебек кеше син, ди. 
 – Хатын-кызларга абыстайлар укый түгелме соң?
– Ирләрнең сүзе олырак, энем. Исемлек сызгаладым, син дә, мин, тагын өч-дүрт бабай да, күрше авылдан Хисмәтулла хәзрәт. Аның тавышы моңлы.
– Үзең генә башкар. Син дә оста.
 Хафизның үтереп-үтереп чигәсе кысты. Хисмәтулла мулла Сәрвәр белән икесенә никах укыган иде. Яшерен вакыйганың бердәнбер шаһиты иде ул.
– Минем гыйлем савыты саерак, энем. Хисмәтулланыкы – тирән.
– Кеше җљдәтмә! Хәзрәт күрә карау, ди. 
– Ат җигеп апкиләм.
– Авылдан качырасыз икән. 

 Хафиз теле нәрсә әйткәнен үзе дә абайламады. Хәер, Сәләй карт моңа игътибар да итмәде. «Үләргә өч көн кала»сы белән кирәксә-кирәкмәсә дә шаярган карт бик җитди иде. 
 – Ни, энем, Миңлекамалның коесын чистартасы иде. Синең җегетләреңә ике-өч сәгатьлек эш. 
 – Ябулы йортка кое ниемә хаҗәт?!
 – Чишмә-кое пакьләсәң – суы белән гөнаһларың юылыр, ди изге китап. Ә сезнең нигез тәмам гөнаһка батты. Асылбикә азды, мәчет янәшәсендәге кибетендә аракы сата яшь-җилкенчәккә.
– Дөньяның бөтен күңелсез хәбәре синдә, ахрысы, – диде Хафиз. 
– Ә син аны күңеллегә әйләндер, ыһы. – Карт капкаларына җиткәнче мыгырданды. 

«Күңеллегә әйләндер...» Әйе, ал да коены чистарт. Ал да Асылбикәнең кибетен җимер. Анысы, теләгән тәкъдирдә болар тиз эшләнер. Соңгысына ул күптән теш кайрый иде. Асылбикәнең үлчәве дә, кулы да кәкре, дип зарлана халык. Инде итәк астыннан гына аракы сата икән. Хәләл белән хәрамны аермас дәрәҗәдә сукырайган бу хатын. 

Эчтә ярсу кузгалды да, басылды, чөнки башкасы көчлерәк иде. Сәрвәр авылда... Нишләргә? Ул җилбәзәктән барысын да көтәргә була. «Син – ирем», – дип йортыңа килеп керсә? «Мин синең хатының», – дип, муеныңа асылынса? Аның кыланмышларын җүләрлеккә генә сылтар идең, никах укыган мулла исән. Ул аларны ир белән хатын дип расласа – Мораса егылачак. Морасадан битәр Асылбикә болыты-ние белән күкне сөйрәп төшерәчәк. Тфү! Ахырзаман галәмәте микән әллә? Аның хатыннардан коты алына. Ир, тычкан кебек, чумарга ярык эзли!

...Асылбикә ишек тимеренә элмәле йозак таккан иде, Хафиз ачкыч капшанып тормады, йодрыгы белән генә сугып ачты. Сәләй картның да теле әче, ә! Нигезегез хәрамга батты, имеш. Ул өс киемнәрен алыштыргач, машинасына утырып кибеткә китте. Кибеттә әби-чәби гөр-гөр гөрләшә иде. Асылбикә шикәр комы үлчи. Үлчәү тәлинкђләре тагандагы кызчык кебек әле өскә, әле аска атына. Кулы да, күзләре дә хәрәмләшә моның. Йә, ярар, кыланма, Хафиз! Син аның бу гадәтен белә идең. Тик хатыныңны тәрбияләргә вакытың юк иде: хуҗалык дип үлдең. Хәер, син элегрәк тә Асылбикә турында юньле сүз ишетмәдең. «Кыз дорфа, ялганчы, нәфес корты», – диделәр. Тыңламадың, ә! Өйләндең, ә! Бердәнбер сәбәбе, мөгаен, аның кара чәчләре, кара күзләре иде. Җанына түгел, тышкы кыяфәтенә гашыйк идең бугай син. Ул сарыга манчылган һәм төсе-бите белән гайрәтне чигергән Сәрвәрнең капма-каршысы иде шул. 

Читтән генә күзе белән хатынын бораулаган Хафиз, кибеттә кешеләр беткәч, үлчәүне күтәреп карады. 
– Ник магнит ябыштырдың? 
– Кемдер акча эшләргә тиештер лә. – Асылбикә түшләрен төзәтте. – Иелә-бөгелә бөтен фигурам бозыла. Әйдә, сиңа нәрсә кирәк? Гомердә кибет бусагасына басмаган идең.
– Хәзер үк куптарып ат! 
– Тыгылма! Әнә, үз хуҗалыгыңда тәртип урнаштыр. Зиратта каргалар белән каркылдаштыгыз мәллә? Бик озак күмдегез анда. Сине район кешесе көтте-көтте дә, үзе срочно килсен, диде. 

Хафиз, җилләнеп, склад бүлмәсенә керде. Асылбикә, урламасыннар дип, тауарны аз-азлап кына кайтарта иде. Бүлмәнең бер нүешендә иске киндер капчыклар белән томаланган «тау» калыккан, ул аны тузгытырга кереште. «Тау» төбендә ике тартма ак аракы төн иңгәнен көтә иде.
– Без кибет салдырганда ничек килештек әле, Асылбикә? Хәмер сатмыйбыз, дидекме? Яныбызда Аллаһ йорты, дидекме? 
 – Монда мин хуҗа! Аракы сату закон белән тыелмаган! 

 Асылбикәнең кулы кебек үк теле дә шомарган, бер сүзеңә ун сүз белән түли иде. 
 Кибеткә, шаулашып, үсмер малайлар тулды. Хатыны аларга нәрсәдер үлчәгән арада ир ике тартманы аслы-өсле куеп, машинасына чыгарды.
– Тукта, син минем тауарны нишләтәсең? – дип акырды Асылбикә. – Немедля кире урынына керт! 

...Әрәмәлектә ул шешәләрне бәреп ваткач, пыяла калдыкларын чокыр казып җиргә күмде. Гөнаһның бер өлеше кимеде микән? Ай-һай! Менә авылны таркатса – Ходай аны мәңге гафу итмәс. Ул искиткеч гөнаһларның берсе булыр. Бүген аңардан уяулык сорала. Өч тарафта – өч дошман. Өстәге түрә агайлар җирләрне инвес-торга бирергә дип өтәләнәләр әнә. Юньле хуҗага димләсәләр – кызлар кебек ялындырыр идеңмени! Арба тулы йөкне алар белән бергә җигелеп тартыр идең. Юк бит, юк, иң комсызына, иң ялкавына «ярәшәләр». Артта сөйрәлгән хуҗалыкларга алар кытыкланмый. 

Ә Хафизларда барысы да әзер: кап та йот, кап та йот. Ир онытылырга тырышып озак кына кыр-басуларны иңләде. Игеннәр тигез генә тишелде, буй үстереп, кояшка үреләләр. Әлеге манзара берникадәр җанны тынычландырды. Юлы шуннан икән, әллә кайлардан урый алмыйсың. Давыллар урамыннан кайтканда сулы чиләкләр аскан берәүне танып (сары чәченнән!) туктады Хафиз. Туктамыйча выжылдап узу – бу инде бернинди дә киртәгә сыймый иде. 
 – Исәнме? – диде ул аска гына карап атлаган хатынга... Сәрвәр чиләкләрен аудара-түгә аның кочагына ташланды.
– Хафизым, бәгырем! 
 Ир мизгел эчендә беренче очрашуларын шулай күз алдына китерде. Тик ялгышты. Суын түкмәде Сәрвәр, кочакка да ташланмады. Яшел күзләрендә шаккату яки гаҗәпләнү галәмәте дә чагылмады, ул моңсу гына:
 – Нихәл? – диде.
 – Суны күршеләрдән ташыйсызмы соң? 

Бакчадагы бауларда керләр җилферди иде. Татар кемнедер җирләде исә – юа-җыя. 
 – Әйе, күршеләрдән. 
 – Чистартырга инде үзегезнекен. Карарбыз әле, яме? 

Хафиз тизрәк машинасын кабызды. Сәрвәр әбисе хәсрәтеннән аңгырайган гына, менә хәзер айнып, аңа сарылачак! Бөтен авылга бушлай кәмит күрсәтәчәк җиңел-җилпе. 

Тагын ялгышты ул. Кәмит күрсәтмәде Сәрвәр. Аның сүз озайтырга исәбе дә юк иде. Хушлашмады да хәтта, чиләкләре авырлыгыннан сыгылып, капкага юнәлде. Эчкә җылы йөгерде. Хуп, хуп! Бүгенгесе шулай тыныч кына сызылды.
Хәсрәте тирән бит әле, шул очындырмый. Бәлки, миңгерәү башы белән ул аның Хафиз икәнлеген искәрмәгәндер дә, ә? Чөнки исемен әйтмәде, исем кушмыйча гына сөйләште. Хәер, моның сөйләшү диярлеге бар микән? 

Хаким кешесе авылда шактый иснәнгән булып чыкты. Фермада сыерлар саны белән кызыксынды, техника паркында өр-яңа трактор-комбайннар тирәсендә бөтерелде, диделәр. Сокланып түгел, билгеле. Яңа хуҗаларга күчәсе мал-мөлкәтне барлавы. А-а, тотыгыз хәзер, тот! Коены чистартырга иде, чынлап та. Давыл хакына. Әй, кое, имеш, зур хәсрәт! Авылга таркатучы-җимерүче дошман якынлаша. Аны ничек чик буеннан ук кире борырга икән? Йодрык белән кизәнеп кенә җиңәм димә. Акыл иясе – күршесе ни дияр моңа?

дәвамы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=3664

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар