Логотип
Проза

Сигез сумлык үтүк

Гөлсинә Гайнетдингә икенче хатын булып барды. Аңа кадәр Гайнетдин башка берәү белән яшәп караган иде инде. Яшь кәләш ай да тормый качып кайтып киткән икән дип сөйләделәр халыкта. 

Гөлсинә Гайнетдингә икенче хатын булып барды. Аңа кадәр Гайнетдин башка берәү белән яшәп караган иде инде. Яшь кәләш ай да тормый качып кайтып киткән икән дип сөйләделәр халыкта. 
Гөлсинәнең кайтып китәр урыны юк иде, тешен кысып булса да барган урынында таш булып ятарга ниятләп чыкты. Белгән кешеләр кызны жәлләп ах-ух килделәр, яши алырына шикләнеп карадылар. 
Гөлсинә күрше Аккуҗа авылыннан иде. Хәер, 12 яшеннән чыбык очы туган тиешле әбисендә тәрбияләнде ул. Әтисен томан аша гына күргәндәй хәтерләп кала иде кызыкай. Чандыр гәүдәле, озын буйлы Габделсаттар гомер буе урманда агач кисте, шуны станциягә илтеп сатып, гаиләсен туйдырырлык ризык тапты. Өйдә чагы сирәк була иде. Гел кичләрен арып-талып кайтып кергәннәрен генә бераз хәтерли Гөлсинә. Кулындагы букчасыннан күпереп пешкән икмәк, тәмле исләр аңкытып торган тагын ниндидер төргәкләр алып өстәлгә тезә иде дә кызын алдына утыртып сөяргә тотына иде. Гөлсинә чәчләре белән аның сакал баскан иягенә сыена, кытыкланып шырык-шырык көлә, кечкенә куллары белән әтисенең кесәләрен актара. Ул юмарт кесәләрнең берәрсеннән һәрвакыт йә кәнфит, йә прәннек табыла. Шатлыгыннан түбәсе күккә тигән кызыкай әтисенең муенына сарыла, шундый кадерле бүләкне йоклаганда да мендәре астына салып ята. Берничә көнгә суза әле ул күктән төшкән ләззәтне. Кергән бер кешегә мактанып кулларында уйната, ялап кына тәмен белә, еш кына уенчыклары арасында иң түрдә була әлеге прәннек кисәге.
Әмма балачакның ул бәхетле чоры озакка бармады. Көзге яңгырлы бер көнне тау төшкәндә арбасы авып китеп, әтисе авыр йөк астында калган. Күпме яткандыр агачлар арасында кысылып, очраклы юлчылар гына аны бу газаптан аралап алганнар. Өйгә кайтарып салганда җаны тәнендә булса да, кеше-фәлән танырлык хәлдә булмаган инде ул. Тәүлеккә якын кан косып яткан да күзләрен мәңгегә йомган. 
Әнисе ирсез калгач, елга якын тырышып-тырмашып, очны- очка ялгап тартты да тормыш арбасын, үпкәсенә салкын тидереп, атна эчендә янган шәм төсле бетеренеп гүр иясе булды.
Әнә шуннан соң инде Шәмгыя әбисе үзенә алып кайтып китте кызны. Әбисе станция читендәге кечкенә бер өйдә гомер итә. Карчыкка унике сум пенсия түлиләр, ни әйтсәң дә гомер буе тимер юлда эшләгән. Әзме-күпме читтән дә тиеннәр эшләргә юлын таба иде әле ул: таныш-белешләренә йон эрли, бияләй-оекбаш бәйли, бакча эшләрендә булыша.
Гөлсинә укысын укыган иде инде, дүрт ел мәктәпкә йөргән, шуннан да артыгы нигә кирәк кыз балага? Шәмгыя карчык кызны да эшкә тартты, теләге булган кешегә эш беткән димени? Җитеш тормышлы хатыннарга керен дә юды, өйләрен дә арчыды, балаларын да бакты Гөлсинә, төннәр утырып әбисе белән беррәттән йонын да эрләде, бәйләде, сукты дигәндәй.
– Кыз бала очар кош, – дип гел тукыды аңа әбисе, – ике-өч елдан кияүгә чыгасың булыр. Башта өстеңне бөтәйтергә кирәк. Агач күрке – яфрак, адәм күрке – чүпрәк дигән борынгылар. Егетләр урала башлар яныңда, ахирәтләрең белән уенга чыгасың килер. Иң беренче кигән киемеңә карарлар. Һич иренмә, бераз акча юнәтергә тырыш. Син ятим бала, килер җирең юк. Мине күпме генә торыр дисең дөньяда, ярый да берәр ипле генә кешегә кияүгә чыкканыңны күреп үлсәм...
Әби белән кызның ашау ягы такы-токырак иде анысы. Шәмгыя карчыкның биш сутый бакчасында үстергәнннәр төп ризыклары булды. Шулпа исе сирәк чыкты җиргә сеңеп беткән өйдә. Җан асрарга җитте, кеше синең нәрсә ашаганыңны каян белә, ә кигән кием шундук күзгә чалына.
Гөлсинә эшкә тырыш булды, кысып-кымтып, тиенләп җыйды кулга кергән акчаларны. Буй җиткән кызлар кырына киеп чыгарлык ике-өч күлмәге, килешле генә постаудан пәлтәсе, горурлыгы булган кәҗә мамыклы шәле бар иде аның. Заманына карап тормый яшь чак, канны кайната, серле хыяллар кытыклый күңелне, уен-көлкегә сәбәп табыла. Вакыты җиткәч Гөлсинә дә хәлдән килгән кадәр киенеп-ясанып, иптәш кызлары белән тимер юлчылар клубына кичке уеннарга йөрде. Озын кара толымнары биленә җиткән, кыйгач кашлы, коңгырт күзле кызыкай егетләрнең күзенә чалынды. Биергә булса башлап аны чакырдылар, уеннарда ул беренче булды.
Уналтысы чак тулган Гөлсинә бару-алу дигән нәрсәләр турында уйлап та карамый иде әле. Шулай да тракторчылыкка укып йөргән Шамил исемле егет тутырып карый калса, йөрәге табанына төшеп киткәндәй тоя иде үзен. Чакма таштай каты иде ул, исем дә китми дигән төс чыгарып, юри тегеңә сәлам дә бирми кыланды.
Клубка якын-тирә авыллардан да яшьләр җыела иде. Гайнетдинне беренче тапкыр шул яшьләр уенында күрде ул. Ни атлавының рәте булмаган, ни бии белмәгән, акшарланган стенаны кич буе туны белән әүшәләгән егетне күреп, көлеп рәхәтләнгәннәр иде ахирәтләре белән.
«Тыңкыш» дигән кушамат такканнар иде Гайнетдингә яшьләр. Юньләп сөйләшә дә белми, имеш, гел борыны тыгылып торган төсле, мырылдап кына сөйләшә. Ничектер кызлар янына килеп сүз дә кушкан булган иде әле, бер сүзен дә аңламыйча куып җибәрделәр үзен. Чыш-пыш, колактан-колакка ул егет кисәгенең бер хатын алып аерырга өлгергәнен, әнисенең кара елан кебек зәһәр чәчеп торуын сөйләп өлгерделәр. Әнә шул чакта уйнаклап торган Гөлсинәгә, ул синең булачак ярың, дип әйтсәләр шаркылдап көләр иде. Уйный язмыш адәм гомере белән, нәкъ шулай булып чыкты. 
Кайдандыр Шәмгыя карчыкның танышлыгы булган икән Тутыя кортка белән. Әллә яшь чакларында аралашканнар, әллә бергә фатирда яшәгәннәр, ничек тә булган инде икесен бәйләп торган җепләр. Тутыя карчык танышында ятимә кыз барлыгын белеп калып, өйләнә алмый интеккән улына кәләшлеккә алып бирергә булган. Артыннан килер малы булмау саранлыкның чигенә чыккан карчыкның күңелен сызлаткан, әлбәттә, ятим баланың теле-теше булмас дип юанган. Аннан соң аның юньсез малаена якын тирәдә каян яхшы нәселле кыз табасың?
Бер көнне Гөлсинә өйгә кайтып кергәндә, түр башында теге егет кисәге Гайнетдин белән ниндидер сөмсере коелган каратут йөзле карчыкның чәй эчеп утырганнарын күреп гаҗәпкә калды. Кыз ягымлы гына исәнләште дә, чаршау белән бүленгән икенче якка чыгып китәргә ашыкты. Никтер кинәт күңеле уйнап куйды аның, ни эшләп йөри икән болар? Ни нәрсәгә тотынырга өлгерми калды, Шәмгыя карчык үзе кереп аны өстәл артына чакырды. Гөлсинә чыкмаска теләгән иде дә, карчык җитәкләп дигәндәй артыннан ияртте. Теге карчык өстәлдәге майны, балны икмәге өстенә калын итеп ягып, ашыга-ашыга чәй чөмерә иде. Урындыкка аякларын аерып  утырган Гайнетдин, кыз чыгуга, күзләрен тасрайтып аңа карап катты. 
Чәй эчү булмады инде Гөлсинәгә, чынаяк читенә бер-ике тапкыр иреннәрен тидереп алды да, ашъяулык чукларын бөтергәли-бөтергәли гел аска карап утырды. Бу шыксыз кешеләр белән бер табын артында утыру җанын җәфалый иде аның. 
Теге карчык чынаягын каплап куйгач, чәрелдек тавышы белән укынгалап амин тотты, аннан күзләрен чекрәйтеп Гөлсинәне баштанаяк тикшереп чыкты.
– Шушы буламыни инде килмешәк кыз? Бигрәкләр дә ябык икән, өрсәң очып китәр... – дип сүз башлады. Шәмгыя, тегеңә ярарга тырышып, җөпләп торды.
– Шул кыз, шул кыз, бигрәк ипле, инсафлы бала. Ябык дип ни, сөяге булса – ит куна инде аңа, уналтысы чак тула бит... Эшкә тырыш ул, җимертеп эшли бар эшне...Үзе бәйли, үзе эрли дигәндәй, бар эшнең рәтен белә...
– Ай-һай, ата-ана тәрбиясе күрмәгән нәрсә төс бирерме икән соң? Күзләре дә уйнап тора, һич күңелем ятмый...Теге-бу булса, аяк-кулларын бәйләп кире китерәм, белеп тор, Шәмгыя...
Гөлсинә ишеткәннәреннән утырган урыныннан авып китә язды. Болар аны кодаларга килгән түгелме соң? Базарда сарык сатып алгандай кыланалар үзләре. 
Башлары әйләнде аның, йөрәге читлегеннән сикереп чыгардай тибәргә тотынды. Шул кыяфәтсезгә икенче хатын булып барырга тиешме ул? Кара ничекләр авыз ерып утырган була.Үлсә дә Гөлсинә якын китерәчәк түгел бу тыңкышны. Сикереп торып йөзләренә бәреп әйтәсе килде бу хакта, әдәп саклап чак түзеп утырды. 
Теге карчык ниндидер карарга килде, ахрысы.
– Минем артык малым юк, көзгә малай бер түшкә каз белән бер капчык он китерер. Артыграк та соң, ярар бездән булсын яхшылык, ни әйтсәң дә, элекке танышлар ич без. Кузгалыйк булмаса, әле кайтасы бар, очрашканга кадәр, – дип урыныннан кузгалды. Улы да, чалыш-чолыш басып, әнисе артыннан теркелдәде. Шәмгыя карчык кадерле кунакларны озатып ишегалдына чыгып китте.
Гөлсинә зыр әйләнеп бүлмә буйлап йөренде, әбисенә әйтергә берсеннән-берсе үпкәлерәк сүзләр эзләде. Кара инде син аны, әбием дип өзелеп торган була Гөлсинә, ә ул аны ике дә уйламый бер каз түшкәсенә сатып җибәрергә әзер. Түзеп тора алмый иде кызыкай урынында, рәнҗү хисе ташып чыгып килә иде күңеленнән. Шәмгыя карчык бусаганы атлап керү белән ярсып-ярсып тезеп китте ул.
– И әбекәем, нәрсә уйлап чыгардың тагын? Кайдан килеп керде бу адәм актыклары? Син шуларга мине биреп җибәрергә килешүләр ясап утырасыңмыни? Әзрәк күрмисеңмени ниндирәк икәнен ул бәндәнең? Ыстырам булганлыгы йөзенә чыккан бит! Хатын алып аерган ул, миннән ике тапкыр олырактыр. Акылыңа кил, әбекәйгенәм, гомер ризалыгымны бирә торганым юк, ассаң да, киссәң дә...
Кызның күтәрелеп бәрелгәненә керфеге дә селкенмәде карчыкның, тагын өстәл артына килеп утырып чәй ясап алды. Гөлсинә яшьләренә төелеп сөйләде-сөйләде дә, караватына капланып үксергә тотынды. Йөрәге чыгып килә иде аның бу тетрәнүдән. Чәен эчеп бетереп, озаклап дога кылгач, Шәмгыя карчык кызның аяк очына килеп утырды, дерелдәгән аркасыннан какты:
– Ела, кызым, ела, елап кал, – диде ул авыр көрсенеп. – Шундый инде ул хатын-кыз язмышы, бәхете булачак иренә бәйләнгән. Хәлемнән килсә, патша малаена никахлатыр идем дә үзеңне, кемгә кирәк бер ятимә... 
– Миңа берәү дә кирәк түгел, әбекәем, икәү бигрәк әйбәт кенә яшәп ятабыз бит әле. Куала ул бәдбәхет җаннарны, картайган көнеңдә терәк булырмын үзеңә. Көн-төн эшләрмен, артык тамак булмам, – дип карчыкның муенына сарылды Гөлсинә. Яхшылап әйтсә аңлар төсле иде әбисе, йомшак күңелле бит ул...
– Алу-бару дигән нәрсә беркемне дә урап үтми, яшең дә җиткән инде, кызым. Кайчанга кадәр мине саклап утырырмын дисең? Мин бүген бар, иртәгә юк. Япа-ялгызың урамда торып калсаң нишләрсең? Егет... ни... карар күзгә коеп куйган түгел дә соң, ир кешегә нигә матурлык кирәк? Йөзенә карап кына фикерләмә әле син, әллә күңеле яхшыдыр аның? Хуҗалыклары нык аларның, нәсел-нәсәбе калын, дөнья булгач анысы да кирәк. Синең кемең бар миннән башка? Ныклап уйла, кызым, язмышың шулдыр, бәлки. Өйрәнеп китәрсең, синнән дә бәхетлерәк кеше булмас әле. Уеннарда тирәңдә булган егетләр уйнап-көлгәндә генә якыннар, гаилә корырга икенчеләрне табарлар, ата-аналары илсез-җирсез ятимәне алып кайтырга рөхсәт итмәсләр. Ә монда егет үзе күз салган сиңа, әнә ничек ашардай булып карап утырды, килештерде ул сине.
Карчыкның юмалаулары барыбер күңелен эретмәде Гөлсинәнең, аяк терәп карышты. Гайнетдиннең йөзе күз алдына килү белән эсселе-суыклы булып китә иде ул, барыбер ризалашмыйм дип күңеленә беркетеп куйды.
Шулай әрепләшеп көннәр үтә торды, карчык үзенекен сөйләде, кыз үз уйларында адашты. Озын төннәрдә йоклый алмый газапланганда кырык төрле фигыльләргә кереп бетте ул. Берәр якка башын алып чыгып китәргәме дигән уй килде күңеленә. Кайда китәр дә кемгә барып сыеныр, белгән эше, берәр төрле пичәтле кәгазе юк, көтеп торалармы аны? Әллә теге тракторист егеткә ачсынмы эч серләрен, алып китсен үзе белән. Исәр дә инде, әллә ике ятып бер төшенә кермисеңдер син аның, шаркылдап көләр дә сүзләреңнән, кырт борылып китәр. Күзләре эленгәнче төрле юллар эзли иде Гөлсинә, әмма бер төпле фикер килмәде башына. 
Атна-ун көнләп үтеп китте, хәвефле тавыш-тын ишетелмәде, кызыкай тынычлана төште. Әллә кире уйлаганнардыр, үз авылларыннан берәрсен тапканнардыр. Шулай гына була күрсен инде дип ялварды ул Ходайга. 
Юкка өметләнгән булган икән. Җомгага каршы кичтә Шәмгыя карчыкның капка төбенә шөлдерләр тагылган пар ат килеп борылды. Гармун тарткан тавыш ишетелде. Орчык әйләндереп утырган Гөлсинә коелды да төште, йон йомгагы кулыннан төшеп китте, күз аллары караңгыланды.
Шәмгыя карчык та җиңел генә кузгалып ишек алдына йомылды. Тышта кемнәрдер быдыр-быдыр сөйләштеләр, көлүләр яңгырап калды. Бар хутына гармун күрекләрен тартып, кепкасын кырын салган, урта яшьләрдәге кызмача абый күренде.
– Һо-о, кура җиләк, җир җиләк, безгә нәкъ менә син кирәк! – дип башын игәндәй итте ул, эре-эре басып бүлмәгә үтте, түш кесәсеннән бер шешә аракы алып дыңгылдатып өстәл уртасына утыртты. Аның артыннан песидәй йомшак басып Гайнетдин күренде. 
Калганы төш кебек кенә булды Гөлсинә өчен. Кунаклар утырып, алып килгән шешәләрен бушаттылар шикелле, Шәмгыя карчык аларга көйләп-көйләп ниләрдер сөйләде, аркасыннан эткәләп Гөлсинәне дә өстәл артына утыртты. Ул арада карчык йөгереп-йөреп Гөлсинәнең әйберләрен бер төенчеккә төйнәде. Бирнәсе шул бер төенчектән артык түгел иде кызыкайның. Буынсыз калган кызны култыклап дигәндәй тарантаска чыгарып утырттылар. Кешнәп торган атлар тузан туздырып кузгалып та китте.
Шулай башланды Гөлсинәнең гаилә тормышы. Туй-фәлән дигән нәрсә булмады. Икенче көнне үк яшь киленне сары таңнан уятып, бурадай сыер астына чыгарып утыртты Тутыя карчык.
– Көтүгә соңарма, – дип кисәтеп куйды. – Сепарат чоланда, аерткач, каймагын базга төшерерсең, обраты бозау-бәрәннәр алдына. Күршеләр дә аертырга керә, барысыннан да берәр чүмеч сөт алып кал.
Киленен эш белән күмеп куйгач, тәрәзә капкачларын ябып, күреп бетмәгән төшләрен күреп бетерергә кереп югалды. Китте шуннан, китте шуннан... Гөлсинәгә тавык та чүпләп бетмәслек эшләр табылып кына торды. Иң иртә ул уянды, иң соңгы булып ул урын өстенә ауды. 
Тешен кысып булса да сер бирмәскә тырышты кәләш. Әйткәннәренә йөгереп кенә торсам, каенана кеше йомшарыр, тырышканны күрер дип өмет итте ул . Юкка булды өметләре. Тутыя карчык беренче көннәрдән үк киленен җен урынына күрде. Эндәшә калса, сүзләрен сайлап тормады. Өстәп килененә яңа исем кушты. Имеш, ул станцадан, урыс арасыннан килгән. Шулай итеп, Гөлсинә Машага әйләнде. Берәр эш кушар булса, карчык күзен-башын акайтып: «Маша, б...мны аша...», – дип башлап китә иде. Улыннан көнләште, анысы йомшаграк эндәшә калса, очып төшә иде елан карчык. Һәр эшеннән гаеп эзләде, мәсхәрәләп көлде, килененең юньсезлеген урам тутырып сөйләп йөрде. Шуңа кадәр барып җитте: Гөлсинә мунча яга калса, янып торган мичкә су сибеп сүндереп, «Мунча гына да яга алмый бит!» – дип тавыш куптара иде. 
Атна да өйдә тотмады киленне, идарәдән үзе барып белешеп, Гөлсинәне сыер саварга урнаштырды. Кеше арасында колагы тынып, иркен тын алып җибәрде Гөлсинә, әмма эш икеләтә артты. Савымга киткәнче өйдәге эшләрне сыдырып эшләп китәргә тиеш иде ул. Эшләгәне өчен язылган акчаларны алыр көне җиткәч, шәпле каенана контордан үзе барып алды. 
Как сөяккә калып йөгерде дә йөгерде яшь кәләш. Авырга калгач, баласы туар көнгә кадәр диярлек ферма буенда йөрде. Сабые туып җиде көн үткәч тә Тутыя карчык:
– Эшеңне калдырма, башканы алып куярлар, бу акырбагың да кадалмас әле. Хәерче баласы песи баласы төсле ике җанлы була ул, – дип эшкә куалады.
Елый-елый, хәлсез куллары белән сыер имчәкләрен тартакалады Гөлсинә, бишектә ярсып яткан баласын күзаллап, йөрәгенә кан сауды.
Гайнетдине бер мәми авыз булып чыкты, әнисенең күзенә генә карап торды, кешегә дә санамады хатынын. Явыз карчык аның саен улын килененә өстерде. Эчәргә яраткан Гайнетдин салып кайткан саен хатынын акылга утыртты. 
Тәненнән күгәрек китмәде Гөлсинәнең. Әллә суга салыйммы башымны дигән чаклары да еш булды, бала хакы бар дип тукталып калды.
Бик эче пошып китсә, карчык төшке ашка кайткан киленен ишек тышыннан терәтеп куя иде. Соңга калып түрәләрдән тиргәлсен дип шулай кылана иде эче тулы явызлык булган карчык. Ашау дигәне дә Ходай биргән бәрәңге иде. Бер көн ярып пешерелгәне, бер көн бәрәңге измәсе. Шуның белән дә җан асрый ала икән адәм баласы. 
Өстәп, юлда басып торган баганадан да көнләште ире, бер адым өйдән чыгып йөрергә рөхсәт юк иде киленгә. Эштән соңарыбрак кайта калса, каенана шартлатып ишекне бикләп куя иде. Дер калтырап болдырда төн чыкканнары чутсыз булды Гөлсинәнең. 
Вакыт үтә торды. Ир белән яшәү шул була икән дип, Гөлсинә дә язмышына күнегә төште. Барыннан да бигрәк юклык җанын җәфалый иде аның. Кайнана карчык бик тә саран иде, һәр тиенен кат-кат исәпләп, кысып-кымтып тотты. Улы белән үзеннән дә жәлли иде, Гөлсинә турында әйтәсе дә түгел инде.
Авыр яшәде халык. Бергә сыер сауган ахирәтләре, станциягә алып барып, сөтен-маен, йомыркасын саткалап, бераз акча керткәләделәр, Гөлсинә анысыннан да мәхрүм булды. Һәр йомырка исәптә, балага да пешереп ашата алмый иде ул. 
Шулай да бар иде сыер савучыларның бер якты көне. Иртәнге савым белән төшке савым арасында якындагы станциягә барып, вагон бушатып кайталар иде. Әлбәттә, күп кешегә бүлә-бүлә тиеннәр генә чыга инде. Тамчы тамып күл була дигәндәй, берничә барсаң, тотынырлык акча күзгә күренә. Өйдә тавыш кубудан куркып, бик ешламады анда йөрүләрне килен кеше, әмма бара калса шатланып бетә алмады.
Станциягә барган саен кулга акча кергәч, хатыннар өелешеп кибеткә дә сугылалар иде. Андагы байлыкка ах итеп, башлары әйләнеп чыга иде. Бер кергәндә көзгедәй ялтырап торган, каз мамыгыдай җиңел үтүк күзенә Гөлсинәнең чалынды.
– Шул нәрсәкәй үзе үтүклиме? Күмер салырга да кирәкмимени? – дип пыш-пыш кына сораштырды ул ахирәтеннән, бу могҗизага шаклар катып. 
Әнә шул көннән максат яралды аның күңелендә, көннәре яктырып киткәндәй булды. Бернигә карамый ала әле ул бу үтүкне, рәхәтләнеп адәм төсле тау-тау керләрне үтүкли. Явыз карчык чолгавына кадәр үтүкләтә иде арып-талып йөргән килененннән.
Барыбер акмаса да тама иде Гөлсинәгә акча дигәне. Кемгәдер бәрәңге казырга булыша, печән чаба, йөк бушата, авыл җирендә кешесез кеше яши алмый, бераз хакын да бирәләр. Менә кулга кергәнне саклау иң авыры иде. Тутыя карчык бар җирне иснәнеп-тентеп кенә тора, бәдрәфкә дә артыңнан керә.
Тиеннәрне таш астына кыстырырга өйрәнде килен. Хафасы юк, тимер ята бирә, сумлыкка тулса, сатучы Гәйшәдән кәгазьгә алыштырып ала. Ә кәгазь акчаларны ничек сакларга? Уйлый торгач, анысын да уйлап тапты ул. Берлекләрне тыгыз итеп йомарлап, алъяпкыч билбавын сүтеп тегеп җыйды.
Бер барганда күзне кызыктырган үтүкне кытыршыланып беткән учлары белән сыйпалап ахирәтенә серен ачты:
– Алты сум җыйдым инде. Тагын ике сум җыя алсам, минеке була, – диде. 
Әйткәннәр дә соң борынгылар: алдан кычкырган кәккүкнең башы авырта дип кисәткәннәр. Нәкъ шулай булды мескен Гөлсинә белән. Килен эштә чакта ничектер тапкан теге акчаларны явыз карчык, улына шар-шар әләкләгән. Менә хатының бездән яшереп акча җыя дип ду килгән.
Гөлсинәнең капкадан кергәнен дилбегәсен биштән үреп көтеп тора иде Гайнетдин. Чырылдап тубыгына килеп уралган улын тибеп очырып, кара канга туздырды ул хатынын. Ике көн баш та күтәрә алмый ятты Гөлсинә, авызына тамчы су салучы кеше булмады. Ярый сабые әнисенә сыенып яраларының сызлавын җиңеләйтте.
Хатын-кызда эт җаны бит, тагын тернәкләнеп китеп йөгерергә кереште Гөлсинә.  Юл төшеп кибеткә кергән саен барыбер теге могҗизадан күзләрен ала алмады ул. Иң якын ахирәте Рабига, алар җитеш кенә яшиләр иде, аның хәлен чамалап:
– Ал инде шуны. Үзем бирәм акчасын. Соңыннан җай чыкса кайтарырсың, чыкмаса садакадан булыр, – дип, Гөлсинәнең кулларына кырыкка бөкләнгән сигез берлек тоттырды. Алтын кош тоткандай булды Гөлсинә, гомер кыланмаганча кайтып җиткәнче көлде-шаярды, әллә нәрсәләр сөйләп бетерде. Капка төбенә җиткәч шик керде күңеленә, миңа да бер әйбер алырга ярыйдыр әле дип батырланып өйгә атлады. 
Күз күрмәгәгн матур тартма кочаклап кайтып кергән хатынын күреп Гайнетдин телсез калды. Кайнана арысландай сикереп тартманы тартып алды.
– Монысы тагы нинди азгынлык? – дип чыелдап, үтүкне сүтеп чыгарды. Гөлсинә алырга дип үрелгән иде, Гайнетдин аны чәч толымыннан тартып җиргә аударды. 
– Әстаге, – дип бот чапты кайнана, – үтүк алган хәчтерүш. Киемнәрен үтүкләп, бизәнеп-төзәнеп башка ирләр алдында артын борагларга җыена ул. Гел уйнаш аның уенда, эшсезлектән шулай азына, – дип, ихатаны яңгыратты. Гайнетдиненә шул сүзләр җитә калды, ялтыр үтүкне кулына алып хатынының чигәсенә китереп бәрде. Гөлсинә аңын югалтып ишегалдына ауды.
Таңга таба гына чык каплаган үләндә ятканын шәйләп алды ул. Мүкәләп аягына басты. Утынлык янында торган түмәрдә кыз чагында алган күлмәкләре, буй-буй чапкаланып, җилдә җилферди. Шунда ук балта түтәсе белән яньчелгән үтек тә аунап ята... 

 * * *
Без күрше Гөлсинә әби белән капка төбендә көтү каршылап утырабыз. Мин тормыштан зарланам: тегесе җитми, монысы җитми, акча юк. Берәр миллион сум булса, тишек-тошыкларны капларга җитеп калыр иде, бәлки, дим. Әби тыйнак кына елмаеп мине тыңлый, баш кагып, әйе шул, шулай шул дип җөпләп тә куя. Утыра торгач шәфәкъ кызыллыгына текәлеп уйларында онытыла. Мин дә тынып калам. Әллә әбекәй шулай да җайлы, кулга ятышлы, ялтырап торган сигез сумлык үтүк турында уйлый торгандыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шул хэтле эшэке явыз кешелэр дэ булыр икэн я аллакаем

    • аватар Без имени

      0

      0

      Укып давлениям кутярелде. Бу убырлы карчык малае белян жяхяннямнен беренче клиентлары булырлар инде. Эле ярый доньялар узгярдеАллага шокер.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Советлар чыры булган замана бит инде, электр үтүге турында сүз баргач,нигә шул кадәр кыерсыттырганнар сон ул баланы, кая караган авыл советы, колхоз рәисе, күршеләре? Хәзерге заманга, хәзерге киленнәргә кайтарасы иде ул әби белән малаен!!!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Шул тормышка кайтып, Гөлсинәне тартып аласым килде.

          • аватар Без имени

            0

            0

            кызган үтүк белән боларны үтүкләүче булмаган...

            Хәзер укыйлар