Логотип
Проза

Шугалак

«Бу ялда кемнәр шугалакка бара?» Көн башында оешманың ватсап төркемендә куелган хәбәрне төрлечә кабул иттеләр.

«Бу ялда кемнәр шугалакка бара?»
Көн башында оешманың ватсап төркемендә куелган хәбәрне төрлечә кабул иттеләр. «Биш куллап» ризалар янында, «Тагын берәр нәрсә юкмы?!» – дигән ризасызлар да табылды. Тик шулай да тимераякта шуу спорт та, яхшы ял да икәнен аңлаучылар күбрәк булды. Бу соңгы елларда оешмада яшьләрнең артып китүе белән бәйле иде ахрысы. Алар замана технологияләрен су кебек эчүләре өстенә, эштән соң вакытларын да файдалы һәм күңелле итеп үткәрергә тырышалар. Әлбәттә, күп еллар оешманы җитәкләгән Фәнил Вәли улы бу башлангычларны куәтли генә иде. Театр, концертларга гына йөрергә гадәтләнгән коллективны, үзләренә ияртеп, чаңгыга бастырулары, бассейнга йөртә башлаулары мактауга лаеклы күренеш түгелме соң? Шуңа күрә бүген дә, кешене өйрәтергә кирәкми, аларга үрнәк күрсәтергә кирәк икәнен яхшы аңлаган җитәкче, иң беренчеләрдән булып ризалыгын белдерде. Озак еллар бозга басканы булмаса да, студент елларында тимераякта шуу буенча спорт мастерына кандидатлык разряды алган кеше бит әле ул!
 Әйе, алтмышны куган җитәкче үзенең «финиш»ка якынлашканын чамалый иде. Кулыннан килсә, егерме яшьлек егет булып кына йөрер иде дә бит! Юк! Гомер дигәне һич кенә дә кирегә тәгәрәргә теләми шул! Үч иткәндәй, алга бара да, алга бара...
 Эш сәгате тәмамланганда, ул иртәгәсе көнне күзаллап ләззәтле тойгылар кичерде. Йөрәге җилкенеп, тәннәрен аңлатып бирә алмаган, ниндидер җылы хисләр биләде. Хәтта бу минутларда аяклары шугалакны тойган төсле булды. Әйтерсең, иңнәрендә канатлар үсеп чыкты! Ул очып китәрдәй булып җәһәт кенә кәнәфидән сикереп торды: «Тимераяк дигәннән, кайда ята икән алар?»
 Шәһәр бөкеләре дә Фәнил Вәли улының халәтен үзгәртә алмады. Төрле кызык-мәзәк хәлләр сөйләп, юл буе шәхси йөртүчесе Рөстәмне көлдереп барды. Май кояшы кебек елмаеп, көндәгедән иртәрәк эштән кайткан ирен Гәмбәрия аптырабрак каршы алды.
– Бер-бер хәл булмагандыр бит, нигә иртәләдең?
– Әлегә булмады. Иртәгә булырга тора.
Гәмбәриянең йөзе үзгәреп китте.
– Нәрсә-ә-ә?
– Алай ук куркыныч әйбер түгел түгеллеккә. Тимераякта шуарга барабыз. Теләсәң, сине дә ияртәм.
– Кеше ышанмас сүзне, чын булса да сөйләмә, диләрме әле? 
– Нигә чын булмасын? Бүген эштә шундый тәкъдим белән чыктылар, ничек каршы киләсең?
Гәмбәрия иренең маңгаена кул сыртын куйды: «Нәрсә, әллә температураң күтәрелдеме? Үзеңә ничә яшь икәнен чамалыйсыңмы? Нинди тимераяк та, нинди шугалак?!» 
Хатынының төртмә теленә күнегеп беткән ир, сүз озайтмады. Кайчагында шаярып: «Җаным, шул телең булмаса, үзеңне ала карга әллә кайчан эләктереп алып киткән булыр иде», – дигәненнән дә тыелып калды. Беренчедән, файдасы юк икәнен белә, икенчедән, күтәренке кәефен төшерәсе килмәде. Шәп иде шул анысы! «Эш яшьтә түгел, күңелдә! Мисал эзләп ерак йөрисе түгел, әнә күршедә генә яшәгән Мирзи абзыйга күптән сиксән тулды, ә бергә атласаң, сине ике чакрым артта калдырып китәргә мөмкин. Юк, әле иртәрәк картаерга, иртәрәк! Үзе теләсә дә, оешманы «басып» алган яшьләр моңа ирек куймаячак, алардан ташып торган энергия йогышлы!» 
Бер басасы урынга биш басып йөргән ирен, тагын бер тапкыр «чеметеп» алгач, Гәмбәрия аш-су бүлмәсенә кереп китте.
Тамак ялгаганнан соң, Фәнил Вәли улы ишегалдына чыкты. Баганалардан төшкән ут яктысында җем-җем килеп ялтырап яткан кар бөртекләренә сокланып, бераз вакыт уйланып басып торды. «Көндәлек тормыш мәшәкатъләренә чумып, гүзәллекне бөтенләй күрмәс булганбыз икән. Бу вакытта әле мин кабинетта мониторга карап, йә булмаса, эш кәгазьләренә чумып утырган булыр идем. Эштән соң калып эшләүләр дөрес әйбер үк түгел, ахры. Ә бит гомер дигәнең бер генә көнгә дә тукталып тормый. Аның да үз вакыты, үз юлы бар». 
Тимераякларны бик тиз эзләп тапты ул. Каударланып дигәндәй, тартмасыннан чыгарды. Аннан якында гына торган иске кәнәфигә килеп утырды. 
Әмма тимераяклар, ул уйлаганча, тиз генә хуҗасын тыңларга ашыкмады. Бик озак җәфаланырга туры килде аңа. Соңгы елларда тазарып киткән гәүдәсе тирләп-пешеп чыгып, йөзеннән тир ага башлады. Куртка төймәләрен ычкындырып кую да ярдәм итмәгәч, аларны бөтенләе белән салып ташлады. Ләкин ул бирешергә теләмәде, тимераяклар бернигә дә карамый, киелергә тиеш иде! Бераздан, үз дигәненә иреште: кәнителләнә торгач, тегеләр, ниһаять, җиңелделәр. 
Киюен киелделәр дә, торып басу белән, Фәнил Вәли улы шап итеп, кире кәнәфигә утырды. «Менә сиңа, мә! Шуды болай булгач иртәгә. Вәт, юләр, яшьләрдән калышмый, имеш. Басып та тора алмый бит, ичмасам! Хатыны дөрес әйтә, чынлап та температураң күтәрелгән синең!» Иртәдән бирле тынгылык бирмәгән канатлы хыяллары җем-җем килеп ялтырап яткан кар бөртекләре өстенә килеп төштеләр. Җир өстен әйтеп тә, язып та, тасвирлап та булмый торган төссез бер япма ялмап алгандай булды...
Ире озак керми торгач, Гәмбәрия артыннан чыкты. «Әллә һаман тапмадыңмы, уң яктагы тартмаларның...» – дип сүз башлаган иде дә, иренең алдында яткан тимераякларны күреп, туктап калды.
– Нәрсә шуарлык түгелме әллә? Батый хан заманыннан бирле яталар ич, аптырарлык түгел!
– Алар шуарлык, әнисе. Үзем генә «калиядан» чыкканмын.
– Чыкмый инде, алтмыш бит тиздән. Әнә оныкларга осталык дәресләре бирсәң, файдалырак булыр. Тренерлары бер дигән булса да, киңәшләрең зыянга булмас. Заманында тимераякта шуу буенча мастерлыкка кандидат разряды алган кеше бит син! 
«Нишләп бу фикер үземнең башыма килмәгән? Чынлап та, оныкларыбыз Гадел белән Илһам икенче ел инде тимераякта шуу буенча махсус спорт мәктәбенә йөриләр ич! Белгән алымнарны өйрәтү, чынлап та файдага булыр. Үземә кабат бозга басарга да бер сәбәп була түгелме соң бу! Миңа алтмыш та тулмаган бит әле!»
 Бая гына биләп алган күңелсез уйларны, әйтерсең, кул белән сыпырып алдылар. Гаражны бикләп өйгә кергәндә, аның кәефе күтәренке, күзләрендә очкыннар яна иде.
 Шәһәр шугалакларының берсендә ачык төстәге спорт киемендә тимераякта шуып йөргән шактый гына олы яшьтәге абзыйны искә алганыгыз бармы? Әйе, әйе, ялгышмыйсыз. Шул үзе – Фәнил Вәли улы! Ә янындагы Гәмбәрия ханымны? Әлбәттә, таныгансыздыр. Әллә юкмы? Чөнки аның «төртмәле» теле юкка чыкты бит хәзер. Тимераякта шуу спорт та, яхшы ял да, холык үзгәртергә дә бик уңай әйбер икән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хикәядә гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр чагылыш таба.Бәхет янда гына икән. Бераз гына шугалактагы кебек тайса да,ул чатнарга мөмкин.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кайбер кеше - 35 яшендә дә үзен инде олы кешегә саный . Бик яхшы булган әле бу , олы яшендәгеләрнең сөякләре катмасын . Булдырган Люция ханым .

      Хәзер укыйлар