Логотип
Проза

Шиһап абзыйның таныш кызы. № 2.

башы: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4677

Кызга шулчак чәчәк сабагын тешләп, күпмедер вакыт уйланып барырга ирек иргәннән соң, Шиһап абзый ипләп кенә сорый:
 
- Әти-әниң бардыр инде синең, исән-саулармы, кемнәр үзләре?..
Кыз-сержант шушы сорауны гына көткәндәй бик тиз уйларыннан айнып, рухланып сөйләргә дә керешә. Әйе, аның әтисе дә, әнисе дә бар. Исән-саулар, хатлары килеп тора... Әтисе Уралның карт эшчесе, бер зур заводта кырык ел эшли икән инде... Әйбәт кеше, эчми, тартмый, аннары ул һаман да әле Аллага ышана, имеш! Якшәмбе көннәрендә бик чиста киенеп, зираттагы чиркәүгә барып кайта икән.
- Без инде сүз әйтмибез, көләбез генә, - ди Вера, әтисен кызгангандай. Ә менә әнисе башкачарак икән, әтисе кебек алай диндар да түгел, мәгәр бик тырыш, бик уңган, бик йорт җанлы икән... Бик ачык, шат табигатьле, имеш... Сигез бала табып үстергән... Шуларның алтысы хәзер дә исәннәр (икесе сабый чакта үлгән), һәммәсен дә укытып кеше иткәннәр... Тик иң кече сеңлесе генә 17 яшеннән укуын ташлап, сөйгән егетенә тагылып тизрәк кияүгә чыккан. Елы да үтмәстән бала да тапкан... Балалар үстереп йончыган әнисенә тагын бер мәшәкать өстәлгән шул юньсез җил баштан!.. Ә баласы туп кебек, сөеп туймаслык!..
Кыз барысын да берьюлы сөйләп ташлады - Шиһап абзыйга бүтән сорар нәрсә дә калмады... Шулай да кызның үзе турында сорыйсы килде... Билгеле, ул әле иргә чыкмаган булырга тиеш, мәгәр бу хакта сорашуны килештермичә, бары:
- Син үзең нәрсә бетердең? - дип кенә сораган булды.
- Бетерергә өлгерә алмадым шул, - диде кыз. - Өченче курстан алып менә шушы мәхшәргә җибәрделәр...
- Бетерсәң кем буласы идең?
- Элемтәче... Электро-техническийны бетерергә тиеш идем... Исән-сау гына кайтыйм, бер кышта очлап чыгам мин алы...
Шулай диде дә кыз, дәртләнеп киткәндәй, куе җирән чәчләрен тузгытып тарарга тотынды. Шиһап абзый борыла төшеп, аңа бер сынаулы үз ташлады. Ләкин мактау сүзе әйтәсе урында аның да кызны бер шаяртасы килеп китте.
- Фамилияң Карабашева, ә үзең җиз башлысың, - диде ул.
- Әнием чәчләре! - ди кыз горур гына.
- Әниеңә Ходай саулык бирсен! - ди Шиһап абзый һәм кинәт кенә күңеленә килгән сәер бер сорауны биреп тә ташлый:
- Карале, Сезнең фамилиягез “кара баш” ике татар сүзеннән тора, ерак нәселегез безнең халыкка барып тоташмый микән?
Кыз аз гына уйланып тора.
- Әллә тагын, сорашканым юк, булса булыр да, - ди ул, бик гади генә итеп.
- Әгәр ерак бабаларыңның берәрсе татар булып чыкса, син хурланмас идеңме? - ди Шиһап абзый, сак кына.
Кыз Шиһап абзыйга гаҗәпләнеп карый.
- Ни өчен хурланырга?! Татарлар начар кеше түгел ич!.. Уралда күп алар, әтинең татарлардан якын дуслары да бар...
Аннары кыз Шиһап абзыйның үзенә шул ук сорауны бирә:
- Менә синең киявең яки киленең урыстан булса, син алардан хурланыр идеңме?.. Юк бит, юк!..
- Соң инде, ничек хурланмак кирәк, - ди Шиһап абзый, кызара төшеп, - Үз балаларың сайлагач...
- То-то! Татар ни, урыс ни, тик яхшы кеше генә булсын... Менә синең төсле, - дип тә өсти сержант кыз.

Шиһап абзый ни өчендер ияген кат-кат сыпыргалый һәм ирексездән: “Дөрес сукалый бит бу кара-җирән баш!” - дип эченнән генә уйлап куя.
Әнә шулай күптәнге үз-якын кешеләрдәй ихлас-гади генә сөйләшеп бара торгач, роталарына кайтып җитүләрен алар сизми дә калалар... Ә монда инде бик тиз үзләренең кем икәнлекләрен исләренә төшерәләр... Кыз тиз-тиз генә өстен-башын рәтләп, каешын да кысып буып, шунда ук җитди командир кыяфәтенә керә һәм текә-туры гына атлан, рота командирына рапорт бирергә китеп тә бара. Ездовой Шиһап Фәхретдинов ашыкмыйча гына атын тугарып, арбасындагы яшел үләнгә куша, аннары абзар ишегенең баганасына элгән кәтилүгеп алып, рота кухнясына ашыга...
 
 
* * *
Ниһаять, күптән көткән, күптән әзерләнгән һөҗүм сугышлары башланды. Боларның дивизиясе һөҗүмнең беренче көннәреннән үк якындагы кечерәк бер шәһәрне, фронтча әйтсәк, сходу бәреп алырга тиеш иде. Ләкин зур юллар чатындагы бу шәһәрне немецлар бик нык ныгытканга күрә, алай бер ыргылуда гына аңа бәреп кереп булмый. Шәһәр кырыена килеп җитә язган пехота ирексездән җиргә каплана - немец пулемет- минометларыннан башны күтәреп булырлык та түгел... Менә шул чакта аерым артдивизион командиры үзенең команда пунктын тагы да алгарак күчермәкче була. Моның өчен ул шәһәрдән читтәрәк, калкулык өстендә ялгыз гына торган, мөгаен, бушап калган ике катлы таш йортлы сайлый һәм элемтә ротасына шул йортка телефон сузарга боерык бирә.

Әйтергә кирәк, һөҗүм сугышларында элемтәчеләр җилкәсенә йөкнең бик авыры төшә. Дошман уты астында аларга элемтә чыбыкларын һаман алга таба сузарга туры килә. Шул чакта еш кына яраланалар һәм үләләр дә...

...Зур һөҗүмнең беренче көне - күпләр өчен соңгы көн... Шиһап абзый белән сержант Карабашева өчен дә ул шулаерак булды. Әмма һич онытылмаслык көн булып калды ул карт солдат хәтерендә...

Команда пункты шәһәр читендәге калкулыкка күчәсен ишеткәч, Шиһап абзый эченнән генә: “Нигә дошман күзендәге ачык урынга менәргә кирәк булды икән”, - дин пошынып уйлап та куйган иде... Хәер, командир бу хәтәр урынны белмичә сайламагандыр: моннан каршыдагы кечкенә шәһәр аңа да уч төбендәге шикелле күренеп торачак... Шул кирәк тә инде аңа туплардан төзәп атыр өчен...

...Йорт тирәсе хәзергә тыныч, элемтәче кызлар чыбыкны тиз суздылар, ә телефон аппаратын сержант үзе илтеп куярга булды. Шиһап абзыйның җигүле арбасына утырды да шул ялгыз йортка тиз генә җитәргә кушты. Мондый чакта һәр минут исәптә, шәһәр өчен каты сугышның тынып торганы юк, артдивизион командиры ашыктыра, аңа хәзер үк яңа урынга күчәргә кирәк... Барып җитүгә сержант сикереп төшеп, күн тышлы кыр аппаратын иңенә аскан килеш, йөгерә-атлый таш йортның икенче катына менеп тә китте... Шиһап абзый атын йорт ышыгына борып, шундагы бер киртәгә бәйләп куйды. Аннары ашыкмыйча гына тирә-ягыпа каранды. Тып-тын гына торган бу таза йорт аңарда, билгеле, зур кызыксыну уятты... Утар йорты икәнлеге күренеп тора, ихатасы - иркен, яшел чирәм, ләкин капка-коймасы юк... Каралтылары да таштап, коесы да бар... Әмма иң сәере - бернинди җан иясе, терлек заты монда юк иде. Хәтта эт заты да, ә утар ул этсез яшәми... Күрәсең, утар хуҗасы безнекеләрнең киләсен алдан сизеп һәммәсен дә алып китәргә өлгергән...
...Инде таш йортның эченә кергәч, Шиһап абзый каты сугышның аны да читләтеп узмаганын ачык күрде. Тыштан бөтен генә күренгән йорт эченнән, әйтерсең, көчле җил исеп узган - күп нәрсә урыныннан кузгалган, урындыклар аунап ята, идән тулы савыт-саба ватыгы... Шиһап абзый уйлап куйды: йә тышта авыр бомба шартлаган, йә түбән катка мина эләккән... Аның күзе сул кулдагы бер тупсасы каерылган ишеккә төште. Сак кына шуны ачып карады: бүлмәнең шәһәр ягына караган тәрәзәләре бөтенесе дә чәлпәрәмә ватык иде. Алай, каядыр якында гына бомба бәргән - шуның эше бу, дип уйлап алды Шиһап абзый һәм бүлмә эченә атлады. Керү белән аның күзе тәрәзәләрдән читтәрәк идәндә чалкан яткан кара күлмәкле хатын гәүдәсенә төште. Шиһап абзый сискәнеп куйды, шунда ук кире чигенде... Үлеп ятучыларны адым саен күрсә дә, солдат кеше бер генә мәеткә дә тыныч кына карый алмый - бигрәк тә хатын-кызныкына...

...Шул арада югарыдан Вера Карабашева төште. Шиһап абзыйсын бүлмә ишегенә аркасы белән сәер генә терәлеп торганын күргәч, ирексездән көлемсерәп сорады:
- Ни таптың, ни саклыйсың, дядя Шигап?..
- Анда... бер хатын ята! - диде Шиһап абзый, шыпырт кына.
- Нинди хатын, кая әле! - диде Вера берьюлы җитдиләнеп һәм ишекне дә үзе ачып.

...Эчкә керделәр, ватык тәрәзәдән читкәрәк яткан кара күлмәкле хатын янына бардылар... Вера шунда ук ничектер үзгәреп киткән тавыш белән:
- Үзе генә түгел ич, менә баласы да, - диде, тиз генә яннарына тезләнеп.
Чынлап та хатынның идәнгә сузылган сул беләге өстендә искегә төргән бер сабый да ята иде... Шиһап абзый ашыгу аркасында баланы, күрәсең, шәйләп өлгермәгән...
- Хода бәндә! - диде бик гаҗәпләнеп. - Икесе бергә һәлак булдылар микәнни, бичаралар?!
Вера башта хатынның кан качкан кәфендәй ак йөзенә карады, ул - җансыз, бәлки кичә үк инде аның гомере өзелгәндер... Нишләп соң бу таза чибәр генә яшь хатын монда ялгызы калган - каты атышлар башланганчы чыгып китәргә өлгермәгәнме, әллә китәсе килмәгәнме?!.. Ике ут арасында калып, һәлак булучылар азмыни бу мәхшәрдә... Ә баласы?.. Вера аның искедән чыгыбрак торган тәпиенә сак кына кулын тидерде - бала тәпиен кинәт кенә үзенә тартты:
- Тере бит ул! - дип кычкырып җибәрде Вера, һәм баланы тиз генә кулына күтәреп тә алды. - Тере ләбаса бу сабый, дядя Шигап!
- Сөбханалла! Сөбханалла! - дия генә алды Шиһап абзый да артык гаҗәпләнүдән...

...Үлек ана куенында биш-алты айлык кына тере бала!!.. Бу инде фәүкыйльгадә вакыйга иде. Сугыш узган җирләрдә һәлак булган аналарның һәм балаларның исәбенә чыгарлык түгел... Әмма менә мондый хәлне сирәк күрергә туры килгәндер безнең Берлинга барып җиткән солдатларга да.

Ә бала әнисенең салкын беләге өстендә озак яткан булса кирәк, Вера күтәреп алу белән ул уянып киткәндәй күзләрен дә ачмый бик әче җылап җибәрә... Вера ничектер каушабрак “нишлим соң” дигәндәй Шиһап абзыйга карый... Шиһап абзый ашыгып:
- Сез аны ныграк селкетеп йөртегез, селкетеп! - ди.

...Вера өзелеп җылаган баланы селкетә-селкетә алгы бүлмәгә чыга... Чыгуына тыштан дивизион командиры атылып килеп керә... Ул тирләгән, пешкән, ул ярсыган — шуңадыр ахры, бала күтәргән Верага ачуланып кычкыра:
- Бу ни эш, нинди бала, кайдан ул?

...Шундый тыгыз вакыт, элемтә әзерме, тизрәк яңа позициядән ут ачарга кирәк, ә монда сержант бала тирбәтә?!..
Вера гаепле кеше сыман үзе дә җылардай булып:
- Әнисе янында ята иде, - ди һәм башы белән генә хатын яткан бүлмәгә ымлый.
Командир эшне әзрәк аңлады шикелле:
- Үлгән што ли?
- Әйе...
- Элемтә әзерме?
- Әзер.
- Баланы моннан хәзер үк алып китегез! - диде ул, югары катка атлый-атлый. - Санбатка!
Ә бала җылый да җылый, авызын япмыйча, эчен суыра-суыра җылый, тик нәрсәдер эзләгәндәй кулларын гына хәлсез йөртә.
- Ач бит ул мескенкәй, ач! - диде Шиһап абзый, баланың хәлен аңлап - шуңа өзгәләнә бит ул!..
- Нишлим соң, нишлим? - ди Вера, үрсәләнеп.
- Их, ипи сыныгын чиста чүпрәккә төреп, юешләп каптырсак, бәлки, тынычланыр да иде, бичара!
- Шулаймы?.. Бинтебез бар бит, икмәк сыныгы табылмас микән монда?!
- Анысы минем үземдә дә бар, тульке арбада...
- Китер соң, китер!
Ләкин шул арада, каядыр якында гына урнашкан безнең туплар бөтен тирә-юньне дер селкетеп, тоташтан яман гөрселдәтеп шәһәр өстенә ата да башладылар... Бу гарасаттан кинәт туган чиркандыргыч тетрәнү, гүя барлык җанлы вә җансыз нәрсәләр аша өшетеп уза. Хәтта моны көн саен ишетеп торган солдат аша да - ул да, ирексездән куырылып төшә... Инде тиздән бу тирәгә дә дошман снарядлары ява башлаячак...

ахыры: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4682
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар