Логотип
Проза

Шайтан  алгыры

Хикәя

Хикәя
       
Шайтан  алгыры! Хатын үзе гаепле. Өйләнешкән  көннәрдә  үк: 
– Аракы эчмәсәң дә, тәмәке тартмасаң да, чит хатын-кызлар белән  чуалырсың әле син, Хәмит, – дигән  иде...
Тора-бара аның: «Әй, ышанмыйм ла мин сиңа, Хәмит, ятлар белән  чуаласыңдыр», – дигән сүзләре ешайганнан-ешайды.
Ә көннәрдән бер көнне ул:
– Кичә озын керфекле Җәүһәрия белән нишләп йөрдең? – дип әйтеп  куймасынмы.
– Эштән бергә кайттык. Аннары керфекләренә карамадым мин  аның.
– Төклетурадай нечкә билләрен дә күрмәдеңме?
– Күземә чалынмады.
– Кырым кояшында янган балтырлары да күзеңә чалынмадымы?
– Юк.
– Әй, Хәмит, Хәмит! Ир кеше шундый чибәр хатынга карамый түзәме  соң! Үтерәсең инде мине, киптерәсең. Менә кара, сөен, кичәгенәк  башымнан өч бөртек ак чәч таптым... Никләргә генә синең белән  бәйләдем икән газиз башымны?..
Ул төнне мин ни өчендер төшемдә озын керфекле кыз күрдем.
Иртәгесен эшкә баргач, Җәүһәриягә игътибар беләнрәк караган  идем, шайтан  алгыры – керфекләре чыннан да озын-озын, кояш нурлары  кебек икән аның. Билләре төклетура биледәй нәп-нәзек. Балтырлары да,  хатын әйткәнчә, Кырым кояшында янып, гәрәбә төсенә кергән икән... Кыскасы, гашыйк булырлык икән Җәүһәрия.
Ямьле июль кичләренең берсендә хатын өйгә бик күңелсезләнеп, сөмсере коелып кайтты. Кайтты да бу, шайтан алгыры, ашарга-эчәргә  әзерләмичә генә, кулына бәйли башлаган челтәрен тотып, диванга менеп  кунаклады. Түзеп-түзеп утырдым  да, эчне уып сүз башладым.
– Ашыйсы  килә, – мин әйтәм, – карын  ачты.
– Җәүһәриягә барып аша...
– Җәүһәрия минем хатын түгел  лә...
– Булмаса. Бөтен ир заты аның тирәсендә бөтерелә.
– Кем әйтте?
– Гөлҗамал апа.
– Нәрсә ди?
– Ирләр белән йөри, ди. Сыра залы турысыннан үтеп киткәнен генә  саклап торалар икән тегенең.
– Кайсы сыра залы турысыннан?
– Кайсыннан булсын? Сез яраткан «Дулкын» турысыннан. Ходавәндәм, белмәгәнгә салышып утыруларын күр син аның!..
– Юкны сөйләмә, ничек килеп бәйләнәсең ди чит хатынга?!
– Җаен табасыз сез.
– Ничек?
 – Комплимент әйткән буласыз башта: кофтаң матур... чәчең... Кырым  кояшы ничек килешкән сезгә дигән буласыз.
– Аннары?
– Аннары, бармакларың нинди нәфис дигән булып, кулына үреләсез.
– Шайтан алгыры! Аннары?..
– Аннары авызым кибә, лимонлап чәй эчеп җибәрсәң иде дигән  буласыз. Ул сезне, әлбәттә, өенә алып китә.
– Шайтан алгыры!
 Хатын төне буе балавыз сыгып чыкты. Мин төшемдә Җәүһәрияне күрдем...
Кызык шулай да, шайтан алгыры! Нәрсә булыр икән, сынап карыйм  әле бер язмышны да, үземне дә, Җәүһәрияне дә...
Икенче көнне караңгы төшәрәк мин «Дулкын»да сыра эчеп утыра  идем инде. Рас килде бит хатын әйткәннәр. Озакламый пыяла стена  ягыннан нечкә билле Җәүһәрия узып барганы күренде. Атылып урамга  чыктым. Җәүһәрияне куып җиттем. Кофтаң нинди матур, дидем. Кырым  кояшы ничек килешкән сиңа, дидем.
– И Хәмит абый, рәхмәт инде комплиментың өчен, – диде дә Җәүһәрия, башын читкә борды.
– Бармакларың ничек нәфис...
– Кит инде, Хәмит абый, оялтма...
– Әйдә, Җәүһәрия, лимонлап чәй эчик әле, авыз да кибеп тора. Кайчаннан бирле бер цехта эшлибез, рәхәтләнеп сөйләшеп тә утырган  юк...
– Вакытым таррак иде инде... Шулай да олы кеше сүзен аяк астына  салып таптау ярамас... Киттек алайса, Хәмит абый...
Киттек. Тез буыннарым калтырый. Әле ярый Җәүһәрия мине үзе  култыклап алды. Югыйсә егылып китәр идең, шайтан алгыры.
– Синнән ландыш исе килә, Җәүһәрия...
Караңгы тыкрыкка борылдык. Кабан күле артында шомлы тавыш  белән эт улый. Айның йөзе корым сөрткәндәй кап-кара.
– Ә синнән сыра исе килә, Хәмит абый.
– Кырым кояшы нинди килешкән сиңа, Җәүһәрия.
– Синең хатыныңа да бик килешә ул, Хәмит абый.
Нәрсәдер урлаган кешедәй, башымны яка эченә яшереп атлыйм.
– Синең белән шулай барырга да барырга иде, Җәүһәрия.
– Ә без инде килеп тә җиттек, Хәмит абый.
– Шулаймы, Җәүһәрия. Бик яхшы, бик яхшы, бик яхшы...Туктале,  шайтан  алгыры, соң бу безнең йорт лабаса!..
– Ә без кая барабыз, Хәмит абый?
– Кая дип... Безгә инде безгәсен! Тик хатын өйдә юк бугай: тәрәзәдә  ут күренми.
Тез буыннарымның калтыравы көчәя. Теге эт һаман улый. Айның  йөзенә карарга да куркыныч.
– Хатының өйдә булмагач, нигә чакырдың соң, Хәмит абый? Ә мин  лимонлап чәй әзерләп куйганнар дип ашыгам тагын.
– Шайтан  алгыры...
– Син, зинһар, борчылма, икенче вакыт, хатының өйдә чагында  килермен, Хәмит абый. Сау бул, тыныч йокы! Вакыт соң  инде, тагын әллә  кайларга барып эчеп йөрмә...
Шайтан алгыры, әле дә китеп өлгерде Җәүһәрия: шул чагында безнең тәрәзәләрдә гөлт итеп ут кабынды. Һәм  урта тәрәзәнең ап-ак пәрдәсендә Җәүһәриянекеннән дә нечкә билле  хатынымның сөйкемле шәүләсе күренде.
Җәүһәрия күздән югалгач, күлмәк изүләрен чишеп, яр буена барып утырдым. Ай дәррәү яктырып, нурланып китте.Тал куаклары арасында өздереп-өздереп сандугач сайрап җибәрде. Йомшак төн  җиле битләремне сыйпап узды. «Эх, – дип кычкырып җибәрдем мин, бөтен Кабан буен  яңгыратып, –  дөнья  матур  бит,  шайтан  алгыры!»


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар