Логотип
Проза

Шагыйрь һәм җил

Нечкә билле җил кызы бәбәй итәкле күлмәген киде дә, зыр итеп бер-ике әйләнеп алгач, рәхмәтләр әйтеп, ихатага чыкты, сикерә-сикерә бәрәңге бакчасындагы тар гына сукмак буйлап юкәлеккә таба йөгерде. Йокыга талган кыр чәчәкләренә, яшел ефәктәй нәфис үләннәргә куллары белән иркәләп кагылды ул. Иңнәренә таралып төшкән чәчләрен озын, нечкә бармаклары белән тарап куйгач, башын иеп: “Хәерле кич! Татлы төшләр сезгә, чибәркәйләр! Күрәсезме, минем яңа күлмәгемне?! Әле генә әнием тегеп кидерде, вәт!» — диде. Урман
куенындагы чәчкәле аланда тәгәри-тәгәри уйнагач, таш урамнары тартып торган кала юлына төште.

Ялан тәпиле Нечкәбил исемле җил кызы күлмәк итәген чеметеп кенә күтәргән килеш чирәмгә кунаклаган кичке чыктан чиркана-чиркана алга чапты. Яктылык сирпелгән ачык тәрәзә янына ук барып җиткәч, сак кына аяк очларына басты да зәңгәрсу пыялага бармаклары белән чиртеп алды. Моңа бернинди җавап ишетелмәде.

Кызый янә үрелеп кенә тәрәзәдәге челтәргә өреп карады. Игътибар итүче булмагач, пәрдәнең бер читен күтәрде. Ачык тәрәзә аша өскә сикереп менде. Аякларын тышка салындырып бераз тәрәзә төбендә утырды. Шуннан ул идән уртасына төшеп, зьгр итеп бер җилләп, әйләнеп куйды. Тынлык! Кызыкайның күзе стенадагы фоторәсемгә төште: яшь ир белән хатын уртасында сабый... Күзләрендә яшьләр...

Җил кызы сурәт кырына ук очып килде. “Бәй, нигә елыйсың инде син? Елама! Күрәсеңме, бүлмә нинди тын — үчекләүче юк ич! Әнә, караватта абый ята. Кулында каләм. Онытылып нидер язган-язган да йокымсырап киткән, күрәсең... Ул синең әтиеңме? Елама инде. Син дә әтиең кебек зур-зур булып үсәрсең әле, тынычлан, яме!” — диде ул. Елак малайның рәсемен үбеп алды.

Шактый вакыт дикъкать белән карап торганнан соң кызый сикереп төште дә, карават янына ук килеп: “Әй, улыкаең елый, нигә юатмыйсың, ә? — дип, ир кулындагы кәгазьгә үрелде. — Күрсәт әле ни язганыңны! Ә, аңлашылды, җыр чыгарасың икән. Бәбәегезне юатыргамы?”
Шагыйрь эндәшмәгәч, Нечкәбил үпкәләде, күлмәгенең итәген күтәреп, җилләп түшәк өстендәге кәгазьләрен очырып-очырып идәнгә таратты. Җырга мавыгып онытылган егет сискәнеп, калкынып куйды. Ул кулындагы каләмен берчә тешләп, берчә үбеп янә хыял дөньясына чумды. Тузып яткан кәгазьләрне алып уй-хисләрен ашыга-ашыга теркәргә кереште.

Бу күренешне күзәтеп торган үткенче җил кызы аптырап калды. “Бәй, бу адәм баласына ни булган соң? Фани дөнья мәшәкатенә, ыгы-зыгысына исе дә китми! Хәтта бәбәен дә юатмыйча нидер яза!? Юк, тынгылык бирмим ада”. Ул шагыйрьнең битенә җылы тыны белән өрде. Моның назын тойган узаманның: “Рәхмәт сиңа, җилкәй!” — дип әйтүе булды, Нечкәбил тиз генә өстәл артына яшеренде, янә иҗатчыны сокланып күзәтергә тотынды.

Шагыйрь бик озак үз алдына сөйләнеп торды, кәгазенә нидер сызгалады. Кинәт сикереп аягына басты да, чәйнегендәге салкын чәйне чынаякка агызып, бәләкәй генә шикәр кисәге салды. Бал калагы белән шуны болгатып, өстәлдәге яртылаш кына калган түгәрәк икмәкне күкрәгенә терәп зур телем кисеп алды, идән уртасына баскан килеш шуны ашый-ашый яңа гына иҗат иткән шигырен укырга кереште.

Үзе укый, үзе арлы-бирле йөренә. Бу мәлдә аның күзләреннән очкан шатлык очкыннары тар бүлмәне кинәт кояштай яктыртып җибәргәндәй тоелды җил кызына. Биредә шигърият тантана итә иде шул. Шагыйрь яңа гына дөньяга туган шигырен кат-кат укыды, елап, җырлап әйләнде дә тулганды. Бүлмәдә сихри моң агылды. Нечкәбил түзмәде, өстәл артыннан очып кына чыкты да шагыйрь кулына сарылып рәхәтләнеп әйләнә-әйләнә биеде, көлде, сөенде... олытларга башын салып киңлекләрне күзәткән ай да түзмәде, тәгәрәп кенә өй кыегына төште дә шагыйрь бүлмәсе тәрәзәсенә эленгән ак пәрдәгә тотынып, үрелеп эчкә күз ташлады. Ә күктәге йолдызлар яда гына җиһанга ишетелгән кабатланмас җырны кабатладылар.

Шагыйрь шигырь юллары язылган ак кәгазь битен күкрәгенә кысып, кулына каләмен тоткан көе елмайган кыяфәттә түшәгенә ятып, тынып калды... Җил кызы сөенеченнән бүлмә эчендә бөтерелгәннән соң, ачык тәрәзә аша бакчага сикереп төште. Гөлләрне уятып: “Ишетәсезме, яңа җыр туды, җиргә матурлык өстәлде”, — дип кычкырды ул.

Күрше бүлмәдән нәрсәдер кыштырдаган тавыш ишетелде. Нечкәбил тәрәзә пыяласына чиртеп тормады. Ачык тәрәзәгә башын тыкты да өй түрендәге бишекне күреп, бөтенләй аптырап китте:

— Сурәттәге теге елак малай түгелме соң бу? Кара син аны, әннәсе бишек җыры җырлый, ә ул көлә! Авызында нәни генә бер ап-ак теше дә бар. Кара әле, сүзләр әйтә түгелме соң? Әйе, әйе, беренче тапкыр, ән-нә, әт-тә, ди. Үзем ишеттем, үзем! Ән-нә, әт-тә! Үзеннән сөт исе килә. Мендәрендә имезлеге!

Җил кызы итәгенә ягылып калган гөл таҗын очыртып мендәр өстенә өреп төшерде дә, “Тфү, тфү, күз тимәсен елак бәбигә, дип, акрын гына чыгып китте. Яшь ана, сабыен бәллүгә салып, тагын бишек җырын җырлый башлады: “Әлли-бәл-ли, бәү-бәү!”

Нечкәбил тәрәзәдән сикереп төшү белән тирә-юньгә хәбәр илтергә ашыкты: “Ишетәсезме бишек җырын?! Бәләкәч тәү тапкыр ән-нә, әт-тә, диде. Ишетәсезме, йолдызлар? Ефәк үләннәр, чәчәкләр, урманнар?! Бүлмәдән бишек җыры агыла, тыңлагыз, бишек җырын! Тыңлагыз!”

Нечкәбил юлында очраткан һәр үсемлекне, серле куллары белән кагылып үткән һәр җан иясен бишек җырын тыңларга өндәде. Йокыларыннан уятырга ашыкты. Ул әйләнә-тирәне урап килеп кабат шагыйрь бүлмәсенә күз салды. Йөрәгенә олы дөнья сыйган шушы матур күңелле кешене уятырга, үз моңын тыңлатырга теләде. Әмма караватта йокы аралаш берчә моңаеп, берчә елмаеп нидер сөйләнгән, кулындагы каләмен мендәр астына куеп, яда гына ак кәгазьгә төшергән җырын күкрәгенә кысып татлы йокыга чумган егетне кызганды. Үрелеп яңагыннан назлы итеп бер үпте дә, бәхетле җил ары йөгерде.

Озак бөтерелмәде Нечкәбил. Бер-беренә сыенып, назланып торган егет белән кыз яныннан үтешли, сикерә-сикерә, сакау тел белән: “Ән-нә, әт-тә”, — дип үчекләде. Яшьләрне зырылдап әйләнеп урап чыкты да юлын ары таба дәвам итте. Моңлы бишек җырын җәһәтрәк таратырга дип каланың уртасына ук барып керде. Тирә-якка игътибар белән озак кызыксынып карап торды. Бик зур өйнең икенче катында тәрәзәсеннән яктылык бөркелгән бүлмәгә күз салырга булды: “Ә анда соң гына ни эш бетерәләр икән? Тукта әле, бишек җыры язалар микән?”

Биек шул, ничек кенә менәргә?! Шулчак өй алдындагы кызыл тәлгәшле агач күзенә чалынды Нечкәбилнең.

Миләш апа! Мин синең төймәле кулларыда тотынып, әнә теге өстәге бүлмәгә күтәрелим әле! — дип әйтүе булды, җавап ишетте: “Мен, әйдә, тик күлмәк итәгедә эләктереп сусыл җимешләрне генә коя күрмә, кызыкай!” Җитез җил кызы, “ә” дигәнче миләшнең кул-ботагыннан балконга сикереп төште. Авыр пәрдәләрнең бер читен күтәреп кергән генә иде, өстәл артында кызыл күзле, юан-симез кеше кузгалды. Тирә-якка ялт-йолт каранып, калтыранган куллары белән шап итеп балконның зур ишекләрен шыгырдатып ябып, бикләп тә куйды. Аптыраган җил кызы: “Бәй, мин хәзер ничек чыгармын соң әле?” — дип як-ягына күз салса, идәндәге йомшак келәм өстендә сузылып яткан кара этне күрде. Кычкырып көлеп куйды: “Бәй, син нишләр монда? Мин сине таныйм! Су буенда тәмле мәмәй ашаганда синнән калган ипи-ит кисәкләрен мин кошларга сибәм, таныдыңмы? Бу мин — Нечкәбил”, — дип кыз маэмайның ефәктәй ялтырап торган тунына кагылды. Эт гәүдәсен турайтып алгы аягына башын салды да сабыр гына хуҗасын күзәтүен дәвам итте.

Үткенче җил кызы өстәл артында утырган кызыл күзле адәмгә якын ук барып битенә өрде: «Син дә яда җыр язасыдмы? Укы әле!” — Ул өстәлдәге кәгазьләрне таратып ташлады. Ә кызылкүз калтыранган куллары белән бөтерелеп очкан шул кәгазь кисәкләрен ашык-пошык җыярга тотынды. “Вәт, шайтан нәрсә, харап итә бит инде акчамны!» — дип, җилне әрләп сүгенде ир.

Кызый аптырап китте. “Җыр язмыйсыңмыни? Алайса, әйдә сана шул кәгазьләреңне, миңа берсе дә кирәк түгел!” — диде дә өстәл өстендәге тәмле ризыкларга карашы төшеп, янә тынып калды.

Нечкәбил кинәт стенага энә белән кадап куелган күбәләкләр күрде. “Нишлисез монда, матуркайларым? Нигә очмыйсыз?” — диде. Бар көченә җилпенергә тотынды. “Йә, кузгалыгыз инде, әйдәгез, бергә очыйк! Балкон ябык булса да, әнә тәрәзә форточкасы ачык! Шуннан качарбыз, яме!”.

Җил кызы диварга кадап куелган күбәләкләрнең берсенә үрелгән иде, хәрәкәтсез җанның канаты өзелеп, әйләнеп-тулганып идәнгә килеп төште. Нечкәбил кычкырып елап җибәрде: “Авырттырдыммы? Канатыңнан кан савамы? Минем көчем җитми шул аңы тартып алырга, хәзер апаларымны, абыйларымны ярдәмгә чакырам! Богавыңны салдырып, иреккә чыгарырлар, яме?! Ә нигә эндәшмисез, үпкәләдегезмени Кызылкүзгә? Миңа да ул ошамады. Ямьсез, борыны кып-кызыл, кулындагы каләме калтырый...”

Җил кызы күбәләкнең сыңар канатын учларына алып, чак кына ачык форточкага кысыла-кысыла, бәбәй итәкле күлмәген ерта-ерта тышка очып чыкты һәм миләш апасының кулына тотынып җиргә төшкәч, җиңел сулап куйды. «Әнә, шагыйрьнең кабарга ризыгы юк, ә бу ашамлыкны чиләккә түгә», — дип елый-елый каладан ук чыгып китте. Бары артыннан үксеп-үксеп кабатлаган җырының берничә генә юлы яңгырап калды:
“Кемнәрнең бар кулъяулыгы
Җилләр яшен сөртергә...”





 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар