Логотип
Проза

Серле фатир 5

Кинәт, чү... Минем күземә балкон тәрәзәсе аша кеше силуэтына охшаган кара шәүлә күренеп киткән кебек булды. Бу шәүлә тәрәзәгә капланып миңа карап тора түгелме соң?!

 ахыры.

(башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/serle-fatir

http://syuyumbike.ru/news/proza/serle-fatir-2

http://syuyumbike.ru/news/proza/serle-fatir-3

http://syuyumbike.ru/news/proza/serle-fatir-4)

Мин күзләремне ачып караңгылык аша балкон тәрәзәсенә карадым: урамдагы агачларның ботаклары аша күктә тулган ай шәйләнә. Ай нуры тәрәз пыяласы аша үтеп, түшәмгә эленгән хрусталь люстраны яктырта, пыяланың һәр бизәгенә кунып, сихри рәвешкә кереп уйный башлый. Хрусталь пыялалары ай яктысында бриллиант кашы шикелле ялтырый икән... Кинәт, чү... Минем күземә балкон тәрәзәсе аша кеше силуэтына охшаган кара шәүлә күренеп киткән кебек булды. Бу шәүлә тәрәзәгә капланып миңа карап тора түгелме соң?! «Акылдан шашам ахры» дигән уй яшен тизлеге белән башымнан узды. Мин күзләремне чытырдатып йомдым да, бар гәүдәм белән иремә елыштым. Йокым качты, кара шәүлә күз алдымнан китмәде. Башына яулык ураган хатын-кыз... Әллә ул фатир хуҗасының өрәге микән? Каяндыр ишеткән, укыган мистик вакыйгалар башымнан узды. Минем дус кызым студент вакытта ике бүлмәле фатир арендалап торганнарын сөйләгән иде. Фатирда яши башлауның беренче көнендә ул йоклый алмый бастырылып чыккан, караңгы бүлмәдә кемдер йөргән кебек тоелган. Баксаң, кызлар йоклаган бүлмәдә ярты ел элек фатир хуҗасының улы асылынып үлгән булган. Бу хакта күршедә яшәүче әби сөйләгән. Кызлар тизрәк ачкычларын тапшырып, башка фатирга чыгып киткәннәр, хәтта түләнгән акчаларын да кире кайтаруны сорамаганнар. 
Безнең фатир да бик серле булып чыкты: бәясе дә арзан булды, җиһазларга да кагылмаганнар, җитмәсә, эскәмиядә ләчтит сатып утыручы әбиләр дә бездән башларын борды. Авыр уйлардан минем хәтта башым авырта башлады, тизрәк таң атуын теләп яттым. 

Икенче көнне иртән чәй эчкәндә иремә шик-шөбһәләремне сөйләп бирдем. Бастырылганымны, балконда кеше шәүләсе күрүемне әйткәч, ирем кычкырып көлде генә: «Сине мәчеткә алып барып, бик яхшы итеп мулладан өшкертергә кирәк. Синең үзеңә җен ияләшкәндер. Вәт, ичмасам, бу хатын-кыз юкка-барга ышанучан инде, агач шәүләсен дә җен итеп күрә. Фатир ошамаса, тулай торакка кайтып тор. Андагы алкашлар, наркоманнар янында җеннәр тора алмый, хрущевкаларга качалар, ди», – дип көлде.

Ирем эшкә китте, сменам туры килмәгәнгә мин өйдә калдым. Улымны авылга әти-әниләр янына кайтарып куйган идек. Төнлә йокламагангадыр, тәнемдә хәлсезлек сиздем, диванга ятып черем итеп алырга уйладым, ләкин ял итәргә язмаган икән, ишектә звонок тавышы ишетелде. Ишек тишегеннән (глазоктан) карасам, яулыклы бер әби басып тора. «Иртә таңнан кеше борчып йөриләр, тулай торакта аптыраталар иде, хәзер монда», – дип, үз алдыма сукрана-сукрана тимер ишекнең келәсен шудырдым. Йорт хуҗасы ишек келәсен тимердән эшләткән, бик авыр ачыла. Ватып керерләр дип курыккан ахры. Ишекне ачарга бик күп көч куярга кирәк. 
Тимер ишек авырлык белән генә ачылып ките. Коридорда кулындагы тәлинкәсенә бер катлам коймаклар өйгән 80 яшьләр тирәсендәге арык гәүдәле апа басып тора иде. Ул миңа гомер буе ахирәт булган дуслар кебек елмаеп эндәште: «Иртә таңнан торып тәмле коймаклар пешердем, күршеләремне сыйларга дип кердем. Мин Рафига апаң булам, өске катта яшәүче күршең», – диде ул. 
Мин Рафига апаны фатирга чакырдым. Күрше апа «Сөбханалла» дип кабатлап, бүлмәләр буенча йөреп чыкты, тәрәзәмә элгән ак челтәрләремне куллары белән сыйпап узды. «Бигрәк уңган хатын икәнсең, бу фатирның күптән чисталыкны күргәне юк иде», – диде ул. Мин краннан чәйнеккә су салып газ плитәсенә утырттым, суыткычтан ризыклар алып өстәлгә тезә башладым. 
Сөйләшергә бик яратучы апа булып чыкты ул. Үзе турында, йортта яшәүчеләр турында йотлыга-йотлыга сөйләде. Ул без сатып алган фатир хуҗасы белән аралашып яшәгән. Изольда Мәхмүтова бу фатирда озак еллар гомер иткән, ялгызы бер кыз үстергән. Ире дә, туганнары да булмаган. Пенсиягә кадәр фәнни институтта эшләгән. Кызы 19 яшьләрдә Мәскәүгә китеп барган, бер яһүдкә кияүгә чыккан. Тормышы бик рәхәт булгандыр инде, кызы әнисе янына кайтып йөрмәгән. Гомер узу белән Изольда ханымның таныш-белешләре үлеп беткән, эшләгән җирендә дә искә алучы булмаган. Күршеләре алдында Изольда ханым кызыннан килгән открыткаларны күрсәтеп мактана, хатларын да кычкырып укый торган булган. Ләкин хрущевкаларда гомер иткән әби-апалардан бернәрсәне дә яшереп кала алмыйсың: ана кеше кызы исеменнән хатларны үзенә үзе язган. Күршеләр моны аңлаган, ләкин белмәмешкә сабышканнар. Гомер буе кызы дип яшәгән ана ялгыз калуын бик авыр кичергән. «Үз хәсрәтен кешегә сөйләмәде ул. Тора-бара башы да китте. Райсобес хезмәткәрләре атнасына ике тапкыр ризыклар, дарулар алып килә иделәр. Без, күршеләр дә, хәл белешеп тордык. Әби авырып ятканда да кызы кайтмады. Берьялгызы ятагында җан биргән. Күршеләр җыелышып соңгы юлга озаттык. Изольда Мәхмүтова үлеп ике ел узгач, кызы риэлторлар аша анасының фатирын сатарга куйган. «Менә шулай, гади генә фатир эләкмәде сезгә, җаным. Коръән ашы укытсагыз, Изольда Касыйм кызының рухына багышлап та дога укытыгыз инде, җаны тынычланыр бәлки...» – диде Рафига апа.
 
Рафига апа сөйләгәндә исән вакытында күрергә язмаган фатир хуҗасын кызганудан йөрәгем кысылып куйды. Үземне аның алдында гаепле хис иттем. Бу фатирны әманәт итеп мин түгел, балалары алырга тиеш иде бит югыйсә. Бәлки фатир мине шуңа кабул итмидер? Изольданың җаны бәргәләнеп-сугылып йөридер, кызын көтәдер кебек тоелды миңа... 

Изольда апаның каберенә барып килергә тәкъдим ясагач, гаҗәпләнүемә, Рафига апа шатланып риза булды. Тиз генә җыендык та, такси алып зиратка юл алдык. Каберләр аллеясы буйлап озак вакыт адашып йөрдек, фатир хуҗасының каберен көчкә эзләп таптык. Рафига апа чүп басып киткән, каралмаган каберне күргәч күз яшьләрен тыя алмады: «Минем каберемне дә чүп басып китәр инде, мин дә ялгыз», – диде ул. Җиргә урнаштырылган ак мәрмәргә фатир хуҗасының исем-фамилиясе язылган: «Мәхмүтова Изольда Касыймовна. 1936-2019». Без Рафига апа белән каберне чүп үләннәреннән чистарттык. Мин кыйбла ягына карап кабер хуҗасының рухына багышлап белгән догаларны укыдым. Кайтыр юлга чыкканда җил чыкты, бер уйламаганда күктә болытлар куерды, яңгыр сибәли башлады.

Мин юл буе Изольда Мәхмүтова турында уйлап кайттым. Картаймыш көнендә ялгыз калырмын дип башына да китереп карамаган бит инде ул. Тормыш без дигәнчә генә бармый шул. Әни белән кыз арасында нинди кара мәче узгандыр, күршеләре дә белми. Кыз анасы авырып түшәккә калгач та кайтмаган бит. Изольда берьялгызы фатирда үлгән. Соңгы минутларда нәрсә уйлады икән ул? Бердәнбер баласына рәнҗегәнме, әллә кичергәнме? Әнисенең фатирын риэлтор аша саттырган кыз үзе картайган көнендә ялгыз калмасмы? Әни каргышы яман диләр бит... Ходаем сакласын андый аянычлы язмыштан. Балаларыбызга миһербанлы, иманлы булсын...

Ирем эштән кайткач, мин аңа күрше апаның керүен, зиратка баруыбыз турында сөйләп бирдем. «Авылдагы туганнарны чакырып, йорт нигезенә Коръән укытырга кирәк, бүлмә саен азан кычкырттырырбыз, фатирның элеккеге хуҗасына да дога кылдырырбыз», – диде ирем.

Бу хәлләрдән соң озак тормыйча яңа фатирыбызда Коръән мәҗлесе уздырдык. Авылдан әти-әнием өй котлап ике мендәр, җылы одеял алып килгәннәр, 50 мең сум акча бүләк иттеләр. Күршедәге өлкән яшьтәге апаларның барысын да чакырдык. Бүләкләрен тотып, шатланышып килеп җиттеләр. Мулла бүлмә саен кереп азан кычкырды, йорт нигезенә, хуҗаларына атап дога кылды. Кунаклар бик канәгать булып таралыштылар. Озатканда күчтәнәчләр дә бирдем үзләренә.

Хәзерге вакытта сатып алган фатирыбызда матур гына яшәп ятабыз. Яңа йортка ияләштем, бик алай серле тоелмый инде ул хәзер. Күрше апалар белән аралашып торабыз. Эштән кайтканда-киткәндә, «исән-сау йөрегез», дип матур теләкләр әйтеп озатып калалар, каршы алалар. Үзең әйбәт булгач, күршеләрең дә әйбәт. Аллаһка мең шөкер, төннәрен тыныч йоклыйм, бастырылганым юк, балконда шәүләләр дә күренми. Теге вакытта минем белән булган хәл фантазия генә булгандыр дип уйлыйм. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хикәйә ошады .Рәхмәт язучыга.

    Хәзер укыйлар