Логотип
Проза

Серле фатир 4

Сатып алган фатирыбыз биш катлы хрущевканың дүртенче катында урнашкан. Бу йортның төзелгәненә дә илле елдан артык. Шушы дәвердә монда кемнәр генә гомер итмәгән дә, нинди генә вакыйгалар булып узмаган!  Йортлар үзләрендә яшәгән кешеләрнең энергетикасын саклый, диләр...

(Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/serle-fatir

                           http://syuyumbike.ru/news/proza/serle-fatir-2

                          http://syuyumbike.ru/news/proza/serle-fatir-3

Сатып алган фатирыбыз биш катлы хрущевканың дүртенче катында урнашкан. Бу йортның төзелгәненә дә илле елдан артык. Шушы дәвердә монда кемнәр генә гомер итмәгән дә, нинди генә вакыйгалар булып узмаган!  Йортлар үзләрендә яшәгән кешеләрнең энергетикасын саклый, диләр. «Яшәгән җирең тыныч булса,  гаиләңә байлык, бәрәкәт тә килә. Гаугалы йорттан бәрәкәт кача», – дигән борынгылар. Бу сүзләрдә хаклык бардыр. Юкка гына түгелдер, мөмкинлекләре булганда кешеләр яңа төзелгән йортлардан сатып алырга тырыша фатирны...
Хрущевкаларда күбрәк өлкән яшьтәгеләр яши. Безнең подъездда да яшь гаиләләр юк диярлек. Яңа фатирга күченү мәшакатьләре белән йөреп, күршеләр белән танышырга өлгермәдек. «Тора-бара монда яшәүчеләр белән дә танышырбыз, элекеге фатир хуҗаларының язмышларын яхшырак белербез», дигән уй белән йөрдем мин.
Машинадан тирләп-пешеп җиһазлар ташыганда, эскәмиядә тезелешеп утырган карт-коры безне дикъкать белән күзәтеп торды. Төпченүчән сынаулы карашларыннан тәнем эсселе-суыклы булып китте. Өлкән яшьтәгеләр бик аралашучан була, тик мин бу юлы элемтәгә керергә ашкынып торучыларны сизмәдем. Әбиләр үзара медер-медер нәрсәдер сөйләшәләр дә яннарыннан узып киткәндә тынып калалар. «Тагын нинди килмешәкләр килә инде? Тавышлы гаилә генә булмасын», – дип борчылганнардыр.
Беренче төнне урынны залдагы хуҗадан калган диванга җәйдек. Ул бик затлы: кара күн белән тышланган, кырыйлары яхшы агачтан эшләнгән, чокып бизәкләр төшерелгән. Мондый зиннәтле җиһазны чыгарып ату җүләрлек булыр иде. Гаиләбезнең бюджеты чамалы, яңа фатир өчен дә байтак акча китте, җитмәсә, бурычка да баттык. Әбидән калган шкаф-сервант, авыр агач урындыклар, диван бик тә ярап куйды, без моңа шатланып бетә алмадык. Хәзерге вакытта фатирларны барлык җиһазлары белән сату тенденциягә керде бит: болай иткәндә сатып алучылар тиз табыла.
Мин душтан юынып чыкканда стенадагы сәгать кичке унны күрсәтә иде. Ирем бүлмәдәге утны да сүндермәгән, кесә телефонын тоткан килеш йоклап киткән. Уятмаска тырышып, кулыннан телефонын алдым, зарядкага куйдым. Йоклаганда кия торган озын пижамамны кидем дә, утны сүндереп, ирем янына яттым. Җылы юрган астында тәнем изрәп китте, мин ләззәтләнеп рәхәтләнеп киерелдем, күзләремнең йомылганын сизмәдем дә, ләкин йокым йокы булмады. Төшемдә үземне зинданга ябылган итеп күрдем. Кул-аякларым бәйләнгән, авызым томаланган, имеш. Каршымда – башына кара капчык япкан палач басып тора, кулында балтасы. Менә хәзер ул башымны чабып алачак, җаным тәнемнән очып чыгачак. Куркуымнан кычкырмакчы булам, моның төш кенә булуын аңлыйм, ләкин уяна алмыйм. Бер мизгелдә уянып киткән кебек булам, ләкин гәүдәм мине тыңламый: күз кабакларымны ача алмыйм, кулымны селкетергә тырышам, ләкин гәүдәм миңа буйсынмый.  Бастырыла башлыйм. Мин кичергән  халәтне сүз белән язып та, аңлатып та булмый. Төшемдәге палач өнемә күчә, ул көчле куллары белән бугазыма ябыша. Сулый алмый башлыйм, тончыгам. Бу өрәк өстемдә ята, мин аның мыш-мыш килгән сулышын тоям. Төш тә түгел, өн дә түгел. Әйтерсең җаным төш белән өн арасында кысылып калган. Өстемә ятып буган палачның авырлыгын тоям. Кычкырмакчы булам – тавышым чыкмый, тел дә әйләнми. Гәүдәм мине тыңламый! Бу халәтне хастаханәдә операция ясатканнан соң реанимациядә кичергән идем. Наркоздан чыккан мәл. Тирә-ягымдагы тавышларны да ишетәм, бар нәрсәне тоям, ләкин гәүдәм тыңламый. Янымдагы шәфкать туташы ярдәмгә килмәсә, йөрәгем ярылган булыр иде. Ул минем наркоздан айнуымны аңлады булса кирәк: «сула, сула», дип кабатлап, кулларымнан тотты, авызымдагы трубканы тартып чыгарды. Шул вакытта бик нык курыккан идем. Бу юлы бит наркозда да түгел, үз өемдә, үз диванымда ятам. Ләкин гәүдәм генә  ташка әйләнгән, кул-аякларым мине тыңламый! Коточкыч халәт. Ә өрәк ике кулы белән бугазыма ябышкан, буа... берничә минут, һәм мин кислород килмәүдән тончыга башлаячакмын.  Медицинада бу халәтне «сонный паралич» дип атыйлар, халык телендә «бастырылу» дип йөртелә. Ирем генә дә уянмый ичмасам, паровоз кебек гырлап йоклавын белә! Үлеп китсәң дә сизмәячәк! Бер мизгелдә каяндыр ишетеп калган сүзләр искә төште: «Бастырылган вакытта белгән догаларны укырга, булышмаса, сүгенергә кирәк». Мин дога укырга тырышып, телемне әйләндерергә маташам, ләкин тел миңа һич буйсынмый.
Әбиемнән өйрәнгән Аятел-көрси догасының сүзләре мием аша яңгырый:  «Әллааһү ләә иләәһә иллә һүәл-хәййүл-каййүм. Ләә тәъхүзүһүү синәтү-үә ләә нәүм. Ләһү мәә фис-сәмәәүәәти үә мә фил-әрдъ...»  Шул мизгелдә әллә дога ярдәм итте, әллә  йөрәгем эшли башлады:  шабыр тиргә батып уянып киттем,  реаль тормышка кайттым шулай. Бүлмә кап-караңгы, ачык калган балкон ишегеннән карт өянкеләрнең җилдә шыбырдаганы ишетелә... Озак тынычлана алмый яттым: йөрәгем чабыш атыдай тибә, тәнем дер-дер калтырый. «Тагын берничә секунд... һәм мин үлгән булыр идем» дигән уй узды башымнан. Янымда рәхәтләнеп йокы симерткән иремә күтәрелеп карадым, аркасына төрткәләп алдым. Ул берни сизми йоклавын дәвама итте:  кырыгынчы төшен күрә, ахрысы. Аның гырлавыннан стеналар селкенә кебек хәтта. «Менә ир дип санала инде бу, янында җан тәслим кылсаң да уяна торган түгел,  алай-болай приступ булса,  «скорый» да килеп җитә алмас», дигән шөбһәле уйлар узды башымнан. «Әйтсәң – сүз, төртсәң – күз» дигәндәй, үләргә җыенмадым, нинди тиле уйлар килгәндер башыма? Мин бар яклап та сау-сәламәт хатын. Гәүдәм дә нык. Моңа кадәр бастырылганым да, саташканым да булмады. Тулай торакта яшәгәндә тавыш-гаугаларга, кычкыру-сугышуларга гадәтләнгән кеше бит мин. Таш яуса да  рәхәтләнеп йоклыйм. Ә монда әллә нәрсә булды! Законлы, изолированный фатирыңда  саташып, йоклый алмыйча ят инде, адәм көлкесе. Эштәге хатыннарга сөйләсәм, кычкырып көләрләр инде!  Без яшәгән тулай торак Казанның иң шау-шулы урамында урнашкан иде. Тәрәзәне ачып җибәрәсең, машиналар тавышы колакны томалый. Җәйнең эссе көннәрендә дә форточканы ача алмый идек: бүлмәгә тузан кереп тула, гөжләүләрдән баш әйләнә иде.  Сәгать төнге бердә дә тулай торак халкы йокламый:  коридорда  ут сүнми. Төнге сменадан кайтучылар кухняда аш пешерә, кемдер  душ  керә, кемдер кер юа. Бүлмә ишеге аша кешеләрнең йөргәннәре ишетелеп тора... Тулай торак тормышы никадәр тынычсыз булса да, бервакытта да бастырылганым булмады, рәхәтләнеп йоклый идем!
Йоклап китәргә теләп күзләремне йомдым, ләкин күпме генә боргаланып ятсам да, күземә йокы кермәде. Стенадагы сәгать икене күрсәтте. Ирем янымда ятса да,  күңелемне биләгән курку китмәде. Безнең йорт каршында карт өянкеләр шаулап утыра. Аларның ботакларын бервакытта да кисмәгәннәр, агачларның озынлыгы бишенче кат балконнарын да каплап киткән. Агачлар күләгәсеннән фатирга кояш яктысы да бик аз үтә. Мин үзем яктылыкны яратам. Бәлки, киләчәктә агачларның ботакларын кистереп булыр. Бу хрущевкалар, урыс әйтмешли, «на совесть» төзелгән, кыш көннәрендә фатирларда җылы саклана, җәй көннәрендә салкынча була. Кирпеч җылыны да, эссене дә үткәрми. Без төнлә балкон тәрәзәсен ачып калдырган идек.  Күзем балкон тәрәзәсенә төште: агачлар арасыннан күктә тулган ай күренә. Тулган ай вакытында төннәрен лунатиклар уяна дигәннәрен  ишеткәнем бар иде...

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/serle-fatir-5)

Image by rawpixel.com on Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар