Логотип
Проза

Серле фатир 3

Бу фатирның хуҗабикәсе ырым-шырымнарга ышанмаган, ахры. Алайга китсә, өендә ватык чынаяклар, борыны кителгән пыяла чәйнекләр тотмас иде. Сервантта нәрсә генә юк...

(Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/serle-fatir

                           http://syuyumbike.ru/news/proza/serle-fatir-2)

Бу фатирның хуҗабикәсе ырым-шырымнарга ышанмаган, ахры. Алайга китсә, өендә ватык чынаяклар, борыны кителгән пыяла чәйнекләр тотмас иде. Сервантта нәрсә генә юк: авыр тимердән эшләнгән статуэткалар, пыяла вазалар, калайга чүкеп эшләнгән картиналар. Бу әйберләр бүгенге көндә бик кыйммәт йөри: Казанның үзәк базарында мондый сыннарны 10–15 меңгә сатып торганнарын үз күзләрем белән күрдем. «Бу статуэткаларны ташламаска кирәк, бәлки, яхшы гына бәягә сатып булыр», – дигән уй узды башымнан. Сервантта тау кебек өелеп торучы тузанга баткан аш тәлинкәләренә күзем төште.  Алар төрле төстә: кайсы чатнаган, кайсының рәсемнәре уелган, саргаеп беткәннәре исә шундук күзгә ташлана. Күбесе 50 нче, 60 нчы елларда чыгарылган, ахрысы, борынгыдан калганнары да бар. Зәңгәр чәчәкләр төшерелгән савытларны таныдым: андыйлар  әбием өендә алты пар саклана  иде. Дәү әнием бу аш тәлинкәләрен күз карасыдай саклап тотты: кунаклар килгәндә генә өстәлгә чыгара иде.  Әтисе аларны Чиләбедән бүләк итеп алып кайткан булган. Әбиемнең якты дөньядан китеп баруына да  20 ел вакыт узды.  Сервантта  Германиядә җитештерелгән затлы савытлар да бар хәтта: аларда алман телендә язылган сүзләр күренә, мөһер дә сугылган.  Шуның хәтле табак-савытны фатир хуҗабикәсе каян җыеп бетерде икән, кибеттән алынган булсалар, парлы-парлы булырлар иде. Бәлки, чүплектә тапкандыр?  Мин беләм шундый карт кешеләрне – яшәр өчен фатирлары бар, яхшы гына пенсия алалар, ләкин комсызлык чиреннән арына алмыйлар, бер килограмм яхшы колбаса алып ашарга акчаларын жәллиләр.  Андыйлар бар булган акчаларын банкта вкладларда саклый. Минем бер таныш хатыным бар, исемен язмыйм. Ул бер банкта кассир-контролер булып эшли. Эшендә  булган төрле хәлләрне сөйләп шаккаттыра.  Мондый вакыйгалар «Банк сере» дип йөртелә, алар турында газеталарга да язмыйлар, интернетта да кузгатмыйлар. Таныш хатыным бу хәлләр турында миңа сер итеп кенә тиште, мин дә сезгә сер итеп кенә язам, кешегә таратмагыз. Банкларда сакланган иң күп кертемнәр пенсионерларныкы икән. «Аларның кенәгәләрен ачып карасаң, йөрәкләр кысылып куя, – дип сөйләде танышым. – Без андый акчаларны гомер буе да җыя алмыйбыз. Кайсы счетта  2 миллион  акча ята, кайсында 3 миллион.  Пенсионерлар, вкладларын барлап,  ай саен банк юлын таптыйлар, процентларын санаталар. Бик көйсезләр. Матур гына сөйләшәсең, ярап булмый. Берәр нәрсә ошамаса, синең өстеңнән жалоба язып җибәрәләр. Прокуратурага, Үзәк банкларга барып җитәләр. Кайвакыт банктан акчаларын алганны оныталар. «Сезнең банкта фәлән миллион сум акчам ята иде, мин алмадым, минем урынга башка кешегә биргәнсез», – дип шикаять юллыйлар. Клиентларның жалобалары белән шөгыльләнүче бүлек тикшерү оештыра, банкның куркынычсызлык хезмәткәрләре килеп җитә. Камерада язылганнарның саклау срогы узган була. Әбинең акча алганын дәлилләгән  касса ордерын экспертизага җибәрәләр. Аңлатма язып күпме нервы түгелә, тикшерү барганда елый-елый кызларның күзләре кызарып бетә. Үзеңнең хаклыгыңны да аңлыйсың, ләкин әби-бабайлар бик усал. Күбесе банкларда урнаштырылган акчаларын  оныта, үлеп китүчеләр дә бар. Пенсионерларның банкларда алынмаган бик күп акчалары кала. Кайбер картларлар үлгәч, варислары да булмый...»
Бер уйлап  карасаң, әби-бабайлар  бик мескен кыяфәттә инде: таякка таянганнар, искереп беткән киемнәр кигәннәр, бөкрәйгәннәр. Каршы килмим, араларында мохтаҗлыкта яшәүчеләр, фатир өчен түләргә акча җиткерәлмәүчеләр дә байтак, ләкин мескен кыяфәткә кергән күп акчалылары да очрый. Нигә гомер буе акча җыя андыйлар? Авызларыннан өзеп, бар булган акчаларын банкларга вкладка салалар да процентка кызыгып яшиләр. Үлгәннән соң барыбер акчалары яна, байлыкларын балалары, оныклары бүлеп бетерә. Рәхәтләнеп санаторийларга йөреп, теләгәнеңне ашап яшисе бит югыйсә...
Безнең фатир хуҗасында комсызлык чире булган, ахры, фатирын кирәкмәгән нәрсәләр белән тутырган. Бер кечкенә бүлмәдән генә  биш капчык чүп чыгарып түктек. Ирем иске паласларны, ватылган агач урындыкларны урамга алып чыгып китте. Мин тәрәзәдән карап тордым: ирем паласларны чүплек янында калдыруга, бер бабай аларны өенә таба өстерәп тә китте.  Хуҗалыкта кирәге чыгар дигәндер инде. Шәһәрдә яшәүчеләр чүплектә казынучыларга күнегеп бетте инде: бабайга борылып та карамадылар.  Кешеләр фатирларына ремонт ясамый тормый бит. Яңа җиһаз алгач, иске әйберләрдән котылырга ашыгалар. Яңа кәнәфи алсалар, искеләрен чүплеккә чыгарып ыргыталар. Ремонт ясаучыларны  күзәтеп кенә торалар: ташланган әйберләрне арбаларына төяп китү ягын карыйлар. Безнең фатир хуҗабикәсенең чоланында күпме иске-москы ята: хан заманыннан калган  сумкалар, киез итекләр, көя ашап бетергән шәлләр... Шуларны актарганда  күпме көя күбәләге күтәрелде! Без ул бөҗәкләрне үтереп бетерә дә алмадык, аптырагач, фатир тәрәзәләрен ачып җилләттек. Монда тәртип урнаштырырга берничә көн китәчәк әле! 
Тулай торактан соң бу өй миңа җәннәт бакчасы булып тоелды: үзебез залда йокласак, улыбызга аерым бүлмә булыр. Йорт янында кибет тә, базар да бар. Мәктәп якын. Ләкин эшкә йөрергә ераграк, иремнең машинасы иске булса да, яхшы гына йөреп тора. Мине эшкә илтеп куяга җай табар... 
Бу фатирны алырга йөргәндә танышларыбыздан төрле фикерләр ишеттек. «Генераль довернность белән сатып алмагыз, ышанычлы түгел», – дип күңелгә коткы салучылар да  булды. Кеше сүзенә карамадык, Аллаһка тапшырып,  сделкага чыктык. Акчаны тапшырып, договорга кул куйгач, кулыбызга фатир ачкычын тапшырдылар. 
Тәрәзә пәрдәләрен алмаштырып, яңа челтәрләр элдем. Кухнядагы суыткыч иске булса да, әйбәт кенә эшли әле, ярап торыр. Аны да порошоклап, яхшылап кырып агарттык. Тулай торактан бар булган әйберләрне «ГАЗель» машинасына төяп алып кайттык.
 (Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/serle-fatir-4 )

Image by rawpixel.com on Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар