Логотип
Проза

Серле фатир 2

Фото аклы-каралы булса да, энергетикасы көчле. Монда һәрберсе бәхетле, киләчәккә матур планнар корып яши торган вакытлары!..

(Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/serle-fatir)

Фатирда совет заманыннан калган җиһазлар тора: буявы кырылган иске сервант, сары төстәге антресольле шифоньер. Минем игътибарымны киштәләрдә яткан саргаеп беткән иске газета-журналлар җәлеп итте. Иске китаплар арасында яшел төстәге чүпрәк тышлы, калын кәгазьле фотоальбом да бар иде. Бу альбом – бер кешенең тулы бер гомерен чагылдыручы китап бит! Һәр кадрда тарих: кайчандыр булган, ләкин мәңге кайтмаска дип узган тормыш мизгелләре... Бар эшемне ташлап, битләре саргаеп беткән альбомны актара башладым. Кызганыч, мин бу аклы-каралы фотосурәтләрдәге кешеләрне танымыйм. Кемдер гармун тотып төшкән, кемдер эшләпәдән. Коллектив белән төшкән фотолар да бар. Башларына яулык бәйләгән өлкән яшьтәге апалар, киндер тукымадан тегелгән кием кигән олы яшьтәге абыйлар. Менә, бер төркем хатын-кызлар чәчәкле болында шакмаклы паласка тезелешеп утырганнар да, объективка карап елмаеп торалар. Кемнәр алар? Араларында 14 яшьләр тирәсендәге озын чәчле туташ бар, ул чәчәкле күлмәктән. Аның янында – ак борчаклар төшерелгән кофта белән озын итәк кигән 30 яшьләрдәге хатын-кыз утыра. Фото аклы-каралы булса да, энергетикасы көчле. Монда һәрберсе бәхетле, киләчәккә матур планнар корып яши торган вакытлары! Бүгенге көндә фотоаппаратка фотога төшү дигән нәрсә дә юк, барлык сурәтләр телефонда, флешкаларда, компьютерда. Бар нәрсә виртуаль, кулга тотып карарлык нәрсә дә калмады. Монда фотолар белән бергә открыткалар да бар – алар төрле елларда бәйрәмнәр уңаеннан нәшер ителгәннәр: Яңа ел, 8 Март, 1 Май, Туган көн белән котлап бүләк ителгәннәр, почта аша җибәрелгәннәр. Альбомны актарганда йөрәгем кысылып куйды. «Бу альбомны югалтмаска кирәк, вакыт узу белән, бәлки, сорап килерләр, юллаучы булмаса, берәр музейга илтеп тапшырырмын», – дип уйлап куйдым. Фотоларга карап озак утырдым. Хәзер бу кешеләрнең күбесе исән түгелдер инде. Заманында җиргә нык басып, хуҗа булып йөргән кешеләр гомер узу белән картаялар, аякларында басып тора алмый торган карт-карчыкка әвереләләр. Тормышның фәлсәфәсе – гомер буе байлык артыннан куып, рәхәтләнеп яшәүчеләр дә вакыт җиткәч картаеп, кара гүр астына кереп ята. Ашарга ризыгы булмаган хәерче-бомжлар да якты дөньяны ташлап китә, депутатлар, җырчылар, язучы-шагыйрьләр дә... Беркемгә поблажка юк. «Күпме байлыгың булса да, үзең белән теге дөньяга бернәрсә дә алып китә алмыйсың, үлгәч һәр кешегә ике метрлы «фатир» әзерләп куялар», – дип әйтә иде әбием. Миллион ел элек бу җирдә алга киткән цивилизация булган, диләр. Ләкин бүген алар турында бернинди фәнни мәгълүмат юк, тарихчылар бары серле сыннар, табылдыклар гына таба.
Уйларым әллә кайларга алып кереп китте... Мин фотолардан биредә, шушы йортта гомер иткән Изольда Мәхмүтованы эзләп таптым. Яшь чагында бик чибәр булган ул: озын чәчләләрен ике яктан толымлап үреп йөргән. Бик зәвыклы итеп, заманына туры китереп – мода буенча киенгән. Киемнәрне сатып алмаган, үзе теккән. Агачтан эшләнгән кызыл төстәге «Zinger» немец тегү машинасы да игътибарымны җәлеп итте. Мондый иске тегү машиналарын бик кыйммәт йөри дип әйтәләр, ни өчен монда калдырдылар икән? Башымда төрле уйлар бөтерелде. Фатирда әбинең бар байлыгы: киемнәре, документлары, мендәр-юрганнары. Сәер, бернәрсәне дә алып китмәгәннәр. Күңелгә шик оялады, ләкин иремә белгертергә курыктым. Йә тагын җикеренер, «Яңа фатир турында хыялландыңмы, яшә!» – дип кычкырыр. Изольда монда кызы белән яшәгән. Ире булмаган, ахрысы. Кызы Мәскәүгә китеп урнашкач, әби берьялгызы фатирда гомер кичерә, әнисе вафат булгач, кызы тизрәк әнисенең фатирын сатарга куя. Ләкин шунысы кызганыч, әнисе белән бәйле ядкарьләр кызына кирәк булмаган! Серванттагы шкатулкада Изольда ханымның брошкалары, муенсалары ята. Бәлки, араларында кыйммәтле ташлар белән эшләнгәннәре дә булгандыр, үзе үлгәч кемнәрдер ул бизәнү әйберләрен үзләштергәннәрдер. Кемгәдер байлык – алтын-көмеш булса, кемгәдер – иң якын кешең белән бәйле хатирәләр. Мин Изольда ханымның кызы урынында булсам, бу фотоларны, бизәнү әйберләрен ташламас идем. Ул бит балаларыңа, оныкларыңа калдыра торган ядкарь! 
Уйларыма бирелә-бирелә, чәчелеп яткан китапларны барлавымны дәвам иттем. Мин үзем мәктәп елларыннан бирле китаплар укырга яратам. Әле хәзер дә авылга кайткан саен дәфтәрләремне, китап-журналларны актарып утырам. Алар арасында әниемнән калган истәлек дәфтәрләре дә бар. «Истәлек дәфтәре» – гади дәфтәр, бите саен төрле журналлардан кисеп алынган совет чоры артистларының сурәтләре ябыштырылган, төрле шигырьләр, җырлар язылган. Минем заманга мондый дәфтәрләр эләкмәде эләгүен, ләкин әнием укыган вакытта истәлек дәфтәрләре бик киң таралган булган. Алар аны кулдан-кулга күчереп йөрткәннәр, һәркем бу дәфтәрләргә матур теләкләр, шигырьләр, җырлар язган. Уйлап карасаң, нинди матур чор булган! Романтика хисе, матурлыкка омтылу, чын саф мәхәббәткә ышану. Хәзер инде замана икенче. Бар нәрсәне интернет алыштырды. Хәзер хатлар язам дип кәгазъ дә буяп торасы юк, телефоныңны аласың да язып та җибәрәсең. Хәбәрең секунд өчендә иясенә барып җитә. Тизлек заманы. Ләкин замана үзгәрү белән кешеләрнең күңелләрендәге романтик хисләр, сихрилек югала. Мин әниемнән өйрәнеп калган элеккеге җырларны авыз эчемнән генә көйли-көйли фатирыбызда кадерсезләнеп яткан иске китапларның тузаннарын сөртеп, кайсын киштәгә тезә, кайсын чүп капчыкларына тутыра башладым. Фатир иске булса да – үзебезнеке, бу диварлар арасында безнең гаиләбезнең яңа сәхифәсе язылачак. 
Китап шкафы, шифоньерны тәртипкә китергәч, ашыкмый гына сервантны чүп-чардан арындырырга керештем. Иске тәлинкәләр, чынаяклар... Кайсысы чатнаган, пыяла чәйнекләренең борыннары кителеп төшкән. Минем әнием өйдә чатнаган тәлинкәләрне, чатнаган чынаякларны тотмый, тизрәк чыгарып ташлый. «Чатнаган савыт-сабадан ашама, алайса бәхетең кителә», – дип әйтә.

Image by rawpixel.com on Freepik

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/serle-fatir-3.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар