Логотип
Проза

"Сөеп, сөелеп яшисем килә!"

Кайчан карама тәрәзәдән карап утырган Маһинурга авыл халкы да, анда кайтып йөргәннәр дә күнегеп беткән инде. Яңа төшкән киленнәр генә озак ияләшә, кабул итә алмый азапланалар, чөнки ул аларны күзәтә кебек.

Кайчан карама тәрәзәдән карап утырган Маһинурга авыл халкы да, анда кайтып йөргәннәр дә күнегеп беткән инде. Яңа төшкән киленнәр генә озак ияләшә, кабул итә алмый азапланалар, чөнки ул аларны күзәтә кебек. Тик ялгыша алар, ялгыша, Маһинурда алар кайгысы юк. Күзләре – заманында менә дигән итеп салынган йортның көннән-көн җиргә иңгән тәрәзәләре аша, каршы йортта яшәгән Таһирәттәйләрнең ихатасында. Авыл урамын күтәреп, таш юл салгач, болай да үзенә йомарлана барган йорт, әйтерсең, тагын да бәләкәйләнеп калды. Тәрәзә төбе саклаучысы да аңардан калышмый, әкрен генә бәләкәйләнә, сүнә. Кайчандыр тулы гәүдәле, күкрәкләре берсеннән-берсе матур күлмәкләренә сыймаган, сөеп һәм сөелеп туймаган Маһинур да беркөн килеп, аның белән бергә югалыр, онытылыр, адәм баласы бу фани дөньяга мәңгелеккә килмәгән бит. 
 Маһинур каршысында яткан таушалып-майланып беткән әллә ничә еллык дәфтәрне ачып нидер язырга тотынды. Хәер, язу дисәң дә, хәтерең калыр – үзе дә танымый нәрсә язганын. Шулай да, авыз эченнән нидер мыгырдана-мыгырдана сызгалавын дәвам итә. Ә күзләре – ихатасына ниндидер йомыш белән чыккан Таһирәттәйдә... 
 ***
 «Таһирә колхоз амбарына мөдир итеп куелган» дигән хәбәрне халык төрлечә кабул итте. «Яхшы булган, аңардан да кулай кеше юк», – дигәннәр өстенә, «Тапканнар!» – дип тел шартлатучылар да булды. Арада, берсеннән-берсе кечкенә дүрт балалы Таһирәне жәлләүчеләр дә табылды. Чөнки йорт салырга дип, көздән бура ясатып, такталарын да ярдырып куйганнар иде. «Өй салуның ние бар – мүклисе дә чутлыйсы» диючеләр арасында үзе өй җиткереп караган кеше юктыр. Булса, бу сүзне әйтмәс. Җиңел эшләрдән түгел ул өй салу. Җитмәсә, мөдирнең мәшәкатьле, хәтта ирләр өчен дә авыр хезмәт икәнен искә алсаң, йә тегесе, йә монысы дип сайларга туры киләчәк. Элекке эше, беренчедән «сәгатьле», ягъни вакытында килеп-кайтып йөри торга булса, икенчедән – күнегелгән иде. Ә монда барысын да өр-яңадан башларга кирәк. Сабир каршы килсә, әлбәттә, Таһирә ризалашмас та иде. Ире тарафыннан хуплау алу, аның ышанычын ныгытты һәм ул ризалагын бирде.
 Бу хәбәргә иң көенгән кеше – килендәше Зарифа булгандыр. Чөнки үзе күптәннән шушы урынны «сагалап» тора иде. «Пошмас Галине төшерәләр икән» дигән хәбәрне ишетү белән, ферма мөдире булып эшләгән ире Мәҗитнең колак итен аз чәйнәмәде. Әлбәттә, анысы хатынының үтенече белән колхоз рәисенә дә керде. Тик хуҗа идарәгә Зарифаның кандидатурасын чыгармады. Мәҗитнең район күләмендә алдынгы ферма мөдире, ихтирамга лаек кеше булуы да бу эштә ярдәм итмәде. Амбарга мөдир итеп, агроном белгечлеге буенча техникум тәмамлаган, авыл советында сәркәтип булып эшләгән Таһирә тәгаенләнде. «Җүнсез! Кулыңнан берни килми синең!» – дип, берничә көн чәпчеп йөргәннән соң, Зарифа тынычлангандай итте. «Ярый, акмаса да тамып торыр, килендәш чит кеше түгел, колхоз байлыгының чиге юк аның», – дигән уйларының эчкә җылылык бирүе дә килеште, моңа булышты бугай. 
 Һәр эшне җиренә җиткереп эшләргә күнеккән Таһирә, беренче көннән үк тәртип урнаштырырга кереште. Бианасының йорт-ихатага, балаларга күз-колак булып яшәве дә бик зур ярдәм, терәк булды. Бераздан эшләр җайга салынып, үзе дә эшнең җаена төшенә башлады. Урып-җыю эшләре башланганда, бөтен җирдә тәртип булдырылды. «Быел йорт белән булышмабыз, әнисе, ныклап кереп кит әле эшеңә, аннан карарбыз, искесе дә торырлык», – дип, Сабир яз көне үк әйтеп куйса да, бианасы: «Осталарга үзем ашарга әзерләрмен, ниятләгән эшне туктатмыйк», – дип каршы төшеп маташты. Ләкин тагын бергәләп утырып сөйләшкәч, быелга салмаска дигән уртак фикергә килделәр.
 Ул елны уңышны җыеп та, урнаштырып та бетермәслек күп булды. Ел саен механизатор Сабир өчен генә алынган ашлык янына, быел Таһирә өлеше дә өстәлгәч, ышанмыйчарак та тордылар. Фәридә апа, үзенчә, олыларча, саласы йорт турында уйлап: «Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына!» – дип, балалары өчен куанычының чиге булмады. Хуҗалыктан арткан ашлыкны сатып җибәрү җаен да таптылар. Быелгы урып-җыю чоры өчен алынган хезмәт хакларын, электән туплаганары янына китереп кушкач, өйне алты почмаклы итеп салырга булдылар. Ә язын, чәчү эшләре тәмамлану белән, йортка тотынылды. 
 Сабир белән Таһирәнең олы йорт салып чыгуларына кызышып та, көнләшеп тә карадылар. «Әйе, колхоз байлыгы белән, без дә шундый олы итеп тә, җиңел генә дә салыр идек», – дип кычкырып әйтмәсәләр дә, эчтән шулай уйлаучылар булмады түгел. Зарифаның, килендәше мөдир булып эшли башлаганнан бирле яна башлаган йөрәге дөрләп янды. Җитмәсә, ахирәте Хәдичәләрнең терәлеп торган күршеләре! Килгән саен, күзләр теләсә-теләмәсә дә, патша сарае кебек кукыраеп торган йортка төшә дә: «Верандалары да, ичмасам, башкаларныкы кебек кечкенә түгел, буйдан-буйга!» – дип, көнләшүдән шартлардай була. 
 Әле бүген дә: «Сабирның хуҗалык эшләренә кулы ятып тора, минеке, әйтерсең, башка атадан туган, фермадан башка бер нәрсә белми. Куна ятып эшләр иде, ата коммунист!» – дип, бусагадан исәнләшергә дә онытып тиргәнә-тиргәнә килеп керде ул ахирәтләренә. Иренең кышын ат чанасына, җәен арбасына «ияреп» кайткан капчык-капчык мал азыклары турында әлбәттә, ул дәшмәде. Куе кызыл күлмәгеннән дә кызылрак булып бүртенгән Зарифаны хуҗабикә тынычландырырга тырышса да, файдасы булмады. Күзләреннән үзенә генә хас зәһәрлек бөркелгән хатын эчендәгесенең бер генә бөртеген дә калдырмыйча, чыгарып салырга ашыкты. Гүя, шулай эшләмәсә, хәзер дөнья бетәр дә, үзенең бурычын үтәмәгән килеш китеп барыр кебек тоелды.
– Таһирәне әйтәм әле, шулкадәр оятсыз дип уйламаган идем. Хуҗалар да башсыз икән! Күрәләтә торып, колхозны талаталар.
– Бер нәрсә аңламыйм, нәрсә сөйлисең син, ахирәт?!
– Әнә ирең ачыкласын, ул бит колхозның халык күзәтчесе. Карале, әйкәем, башы керсә аягы кермәгән, аягы керсә, башы юк дигәндәй, бер ел эчендә шулкадәр йорт җиткереп чык әле. Менә синең кулыңнан килер идеме?
– Бә-әй, Таһирә амбарга эшкә чыкканчы ук, буралап, кирәк-яракларын әзерләп куйганнар иде түгелме соң?
– И-и, һич сине алай ук прастуй башсың дип уйламый идем. Булгач та булырсың икән! Бураларына тагын шулкадәрлесен китереп өстәделәр, ич! Ния, әллә бушка берәрсе китереп биргәнме? Тоттырган ди! Амбардагы әйбернең аның чуты-мазары юк, теләгәнен чыгар да сат! Ашлык белән дә әллә нәрсәләр майтарып була.
– Шулкадәр чәпчемә әле, гүпчим анда эшләп караган кеше кебек сөйлисең. Мин, мәсәлән, боларның берсендә белмим, башыма да кертеп караганым юк.
– Әнә шул, берсенең дә башына кереп карамаганга, тараталар да инде колхоз малын. Өч кенә ел эшләп калган Пошмас Гали тиклем Пошмас Гали череп баеды бит – бөтен йорт-ихатасын яңартты, матай сатып алдылар. Кыскасы... моны болай гына калдырырга кирәкми, ахирәт! Күрәләтә торып, колхозны талатабызмыни? Чарасын күрик. 
Хәдичә, нишләргә белмәгәндәй, аксыл көрән яулыгын чишеп, яңадан маңгаена кысыбрак бәйләп куйды да, газ плитәсен кабызып, чәй куеп җибәрде. 
– Куй әле, Зарифа, юк белән булышмыйк, белми эшләгән гөнаһларыбыз өчен дә җавап бирәсебез бар әле... 
Кайчандыр, укытучылар җитешмәгән елларда, җиде сыйныф белеме белән ике ел башлангычларны укытып йөргән Зарифа үзенә ут төрткән кебек, баягыдан да ныграк кабынып китте.
– Тәүбә-тәүбә! Ирең коммунист була торып, әллә Аллаһка ышанасыңмы, язмаганны?!
– Ышанам дип, дәү әниләр, инәйләрдән ишеткәнне әйтәм инде.
– Кит-кит! Юкны сөйләп торма, берәрсе ишетеп, жалу-мазар яза күрмәсен тагын! Әнә бер елны күрше авылдагы мәктәп директорын өйләрендә Корьән укытканы өчен эшеннән алганнар. «Үзем өйдә юк идем, олы яшьтәге инәй укыткан», – дип тә аңлатып караган да, кичермәгәннәр, белдеңме?
– Аллаһ сакласын!
– Кара, һаман телеңдә шул бер сүз! Ничек искә алмый йөргәнмен сине моңа кадәр, ә?! Ярар, мөшкәдә икенче әйбер әле, шул турыда сөйләшик. Әле менә ашлык тарата торган вакыт, ихаталарын күзәтү астына алырга кирәк булыр.
Чәй ясый башлаган Хәдичә, бу сүзләрдән соң, чак кына кулындагы чәйниген төшереп җибәрмәде.
– Ничек күзәтү астына? Милиция булдыңмы әллә?
– Милицияга эш булсын өчен, башта үзебезгә әзме-күпме кыймылдарга кирәк!
Зарифа белән Хәдичә гәүдә төзелеше, төс-баш белән генә түгел, холык-тәрбия белән дә бер-берсеннән аерылып тордылар. Буйга озынча, тәнгә юкарак Хәдичә белән туп кебек кабартылган Зарифа, читтән караганда, берсе «Багана» булса, икенчесе  «Кәтүк» иде. Артык ыспайлык яраткан Хәдичәнең дөньясы да, үзе дә гөл кебек балкып торса, ахирәте чисталыкка бик ушы китеп бармады. Дүрт малай үстерүен сылтау итеп: «Бер генә кызым булса да, өйләрне җыештырыр иде, малайларга туздырырга гына булсын», – дип аклана-аклана шапшак яшәвен дәвам итте. Хәдичәнең тәмле ашлары белән сыйланганда: «Булмый инде миннән, булмый, җыештырсам да, синеке кебек култыр-мултыр килеп чыкмый, пешерсәм дә болай уңмый, аның өчен яңадан туарга кирәк», – дип, ахирәтен мактап җибәрергә дә онытмады. Хәдичәнең бүлдерми-нитми тыңлавы, сүз йөртмәве, сирәк кенә «чәйгә» сугылып чыгуы, газ-плитә тирәсен яратмаган Зарифага кулай иде. Гаиләсендәге ир-ат, көн саен пешерелгән токмачлы ашка, каймак-кайнатма ягылган ипи белән эчкән чәйгә риза булгач, артыгын «биемәде». Дөрес, сирәк-мирәк булса да, бәлеш, гөбәдия, кыстыбый кебек әйберләрне дә әзерләштерде, тик Хәдичәнеке кебек ашап туймаслык килеп чыкмый иде шул алар. Күрше районнан килен булып төшкәнгәме, холкы шулаймы, авыл кешеләренә карата Хәдичә битараф булды. Бәлки, дини бианасының килен булып төшкәч үк: «Өй эчендәге урамга чыкмасын, урамдагы өйгә кермәсен», – дигәне йогынты ясагандыр. Ә Зарифа, киресенчә: бөтен авылның хәбәре аңарда булды. Аларның дуслыгына авыл халкы әллә ни аптырамый, чөнки шәхес культы чоры әллә кая ерак китмәгән, аны хәтерләүчеләр байтак кына иде әле. Бөек Ватан сугышы елларында Фазылгаянның әнисе җигеп җир сөргән колхоз үгезе егылып үлгәч, атасы аны төрмәдән алып калганга, Зарифа бу йортта кадер-хөрмәттә утыра, тупсага тузан төшерми. 
Өстәл артыннан, Хәдичә әхирәтенең һәр әйткәненә ихлас ышанып, колхоз малына кул сузган күршеләрен җәзага тарттырырга кирәклегенә ышанып кузгалды. Шул кичне үк халык контролен җитәкләгән иренә барысын да түкми-чәчми җиткерде. Артыгын сөйләргә яратмаган Фазылгаян тын гына утыруын дәвам итте.
– Йә инде, авызыңа су капкандай торасың, ни уйладың?
– Уйладың дип... Утсыз төтен булмый, кәнишне, уйларга кирәк, хуҗалар белән киңәшләшермен.
– Юк, юк!!! Әлегә беркемгә дә әйтергә кирәк түгел. Әгәр, дөрескә чыкмаса, кеше алдында рисвай буларбыз, Аллаһ сакласын!
– Аңламыйм мин сине, бичә. Ярты сәгать элек кенә күршеләрне каракка чыгардың, хәзер үзеңә каршы киләсең.
– Соң тикшерми-нитми генә, ничек яла ягасың кешегә. Әнә, Зарифа әйткәнчә, башта күзәтик, дөрескә чыкса, җиткерерсең кирәк җиренә.
Дөресен генә әйткәндә, Фазылгаянның үзен дә күршедә кинәт кенә калкып чыккан йорт килеп-килеп эчен тырнаштырып ала иде. «Ятим Фәридә малае да димәссең! Хатыны да туры килгән. Бер бала белән дә әллә ни үсенеп булмый, болар өч бала белән, нинди зур йорт салып керделәр», – дип беркөн кайнешенә дә ычкындырган иде. Тик төптән икенчерәк уйлый иде ул: «Бригадир булып йөргән булабыз инде өч тиенлек зарплатка, механизаторлар әнә каерып алалар акчаны. Исемебез бар, җисемебез юк. Аның өстенә халык күзәтүчесе итеп сайлап куелганбыз, ни нәливе, ни направы, диярсең. Шулай инде, һәркемнең үз ризыгы. Керәм дисә, авызны каерып керә, юк икән, теге мәзәктәге кебек, ай буе көтү көткән акчаңны да бирмиләр».
Икенче көнне сигезенчедә укып йөргән кызлары Маһинурга «задание» бирелде: «Дәрестән кайтып тамак ялгагач, күзеңне тәрәзәдән алма. Сабир абыең белән Таһирә апаңнарның ихатасына трактор, машина, арбалы ат-мазар кергәнне карап-күзәтеп тор. Вакытын, числосын күрсәтеп, бөртекләп аерым дәфтәргә язып та бар, яме».
 ***
Маһинур, күрер күзгә әллә ни чибәрлеге белән аерылып тормаса да, гәүдәгә кыз кеше буларак яшьтәшләреннән тизрәк өлгерде. Бишенчедә укыганда ук егетләрнең, җае туры килгән саен куллары аның күкрәкләре янында уйнады. Гаиләдә бердәнбер бала булгангамы, кием-салым ягыннан да ул башкалардан аерылып тора иде ул. Укытучыларның да әле күбесенә тәтемәгән «балон» плащ, очлы башлы үкчәле туфлилар, клеш чалбарлар, чәчәкле кремплен күлмәкләрне Чиләбедә яшәгән әтисенең бертуган апасы посылка белән җибәреп кенә торды. «Агач күрке – яфрак, кеше күрке – чүпрәк», дигәндәй, гади киемле тал чыбыгы кебек кызлар янында, Маһинурның тулы гәүдәсе чибәррәк күренде. Алай гына да түгел, мыек чыгара башлаган егетләр өчен дә ул бик ымсындыргыч кызга әйләнде. Алтынчыда укыганда ук кинодан соң озатырга теләүчеләр күренә башлады. Үзләрендә сигезеллык кына мәктәп булганга, күрше авылда, югары сыйныфта укып йөргән егетләр, бигрәк тә аңа ныграк тартылды. Тик Маһинур әти-әнисеннән шөрли иде. Шуңа күрә, берсен дә якын китермәде – егетләрне тәпәләп дигәндәй, кереп кача иде. Беренче ярату хисләрен сигезенче сыйныфка күчкән җәйне кичерде. Әнисе яклап туганнарына кунакка баргач, армиядан яз кайткан Фәнис исемле егет кинодан соң аны озатып килде. Иреккә чыккан кош баласының саклыкны онытып җибәргәне шикелле, Маһинур да чит авылда әти-әнисенең таләпчән карашын арткы плангарак күчерде. Аның да олы кызлар кебек «свидәнҗеләргә» йөрисе, егетләр белән очрашасы килә иде. Яшь аралары шактый гына булганга, түтәй тиешле апасы очрашуларына башта карышып караган иде дә, тыңлата алмады. Аннан: «Капка төбеннән ерак китмибез!» – дигән сүзләренә ышанып, бераз йомшарды. Беренче караштан туган мәхәббәт булдымы, икесенең дә күңелләренең бер дулкында тибрәлүе идеме, алар бер-берсенең кочагына бик теләп тартылдылар. Башка парлар кебек, кеше күзе төшмәгән урыннарда йөриселәре килсә дә, түтәйнең ара-тирә ихатаны урап керү гадәте, аларны ерак җибәрмәде. Шулай да, солдат хезмәтен үтәп кайткан егет шактый гына «шомарган» иде. Капка төбендәге баганадагы утны ул беренче кичне үк «сафтан» чыгарып, моңа кадәр егетләр белән йөрүдә бернинди тәҗрибәсе булмаган кызга назларын җәлләмәде. Ике атнадан соң, Маһинурны әтисе килеп алды. Кыз, иң беренче үбешкән кешесен исеннән чыгара алмый, кичләрен төрле хыялый уйларга чумып ятыр булып китте. «Менә килер, менә килер (авыл аралары утыз чакрым чамасы иде)», – дип көтә торгач, уку елы да башланды. Фәнис күренмәде. Кунактан кайткач, кызының берничә тапкыр яшьле күзләрен күреп калган әнисе, әлбәттә, эшнең нидә икәнен сизенә иде, чөнки түтәй серне бераз «тишкән» иде. Шулай да кызы үзе ачылып бармагач, төпченмәде. «Барыбызның башыннан үткән әйбер инде – беренче мәхәббәт, Маһинурдан гына калмас», – дип уйлап куя иде дә, көндәлек тормыш мәшәкатьләренә кереп чума. Тик шулай да беркөнне кичкә таба, кызының кәефе юклыгын күргәч: «Быел имтиханнар елың, җегет уйлаганга яхшы билгесе куймаслар», – дип орышыбрак эндәште. 
– Бик кирәкләре бар иде!
– Кирәкмәгәч, нигә һаман-һаман иманыңа оеп утырасың?
– Имтиханнарны уйлыйм...
– Уйлама, әзерлән. Үзең сигездән соң техникумга барам дисең, таныклыгыңда гел яхшы билгеләре генә булса, имтихансыз гына үтәчәксең бит.
– Унынчыны бетеп, институтка барасы килә.
– Бер атнада җиде җомга булыр инде синең! Әйткәнне аңла, кызый, соңыннан терсәгеңне тешләрдәй булмасын, вәт! 
Хәдичә, көтү кайтыр вакыт җиткәнгә, шунда нөктәсен куеп, тышка чыгарга әзерләнә башлаган иде дә, кабат кире борылып түр якка үтте.
– Кызым, син теге биремне онытмадыңмы ул?
– Нинди бирем?
– Таһирә апаларың турында.
– Юк, онытттым инде, мин бит иманыма оеп утырырга гына яратам.
– Ярар-ярар, төртмә телеңне кирәк вакытка калдыр! Яза барасыңмы?
– Язарлык бернәрсә дә юк, трактор белән түгел, кул арбасы белән дә кергән кеше юк аларга.
– Бәлки син карамаган чагыңда керәләрдер.
– Соң, әни, керсә керә инде, мәктәпкә йөрми, тәрәзәдән карап утыра алмыйм бит инде. Үзең беләсең, имтиханнар елы, тырышырга кирәк. Әйткәндәй, Таһирә апа минем тәрәзәдән аларны күзәткәнне сизә бугай, исәнләшкәнемне салкын гына ала башлады соңгы вакытларда. Әле озак күзәтергәме?
Хәдичә кызына ни дип тә җавап кайтарырга белмәде. Бәлки, ашлык таратып бетергәнчедер? Сорарга кирәк әле Зарифадан, чынлап та, баланы күпме җәфаларга була? 

Ахыры: http://syuyumbike.ru/news/proza/sep-selep-yashisem-kil-2


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик тщ матур язылган , эчтэлекле .Менэ дэвамын котэргэ кирэк хэзер . Унышлар Сезгэ , Люция ханым !!!

    Хәзер укыйлар