Логотип
Проза

«Сөенче»

Мин ул көнне хәзер дә минутына кадәр хәтерлим. Соңгы ел ярым эчендә ничәмә-ничә кат исемә төшереп, башымнан үткәрдем – ул көнне яңадан яшәдем икән, инде санын-исәбен дә белмим. Нәрсәгә дип кабат-кабат искә төшерәм икән – мөгаен, үзем дә әйтә алмам. Юк, беләмдер, моны үз-үземә әйтәсем генә килми бугай. Үз гаебеңне тану шулай авыр бит ул. Әмма ул көнгә яңадан кайтасым, нидер үзгәртәсем килүе хак.

   Гөлназ САБИРОВА

Мин ул көнне хәзер дә минутына кадәр хәтерлим. Соңгы ел ярым эчендә ничәмә-ничә кат исемә төшереп, башымнан үткәрдем – ул көнне яңадан яшәдем икән, инде санын-исәбен дә белмим. Нәрсәгә дип кабат-кабат искә төшерәм икән – мөгаен, үзем дә әйтә алмам. Юк, беләмдер, моны үз-үземә әйтәсем генә килми бугай. Үз гаебеңне тану шулай авыр бит ул. Әмма ул көнгә яңадан кайтасым, нидер үзгәртәсем килүе хак. 

Гап-гади эш көне иде ул. Атна азагы – җомга көн иде. Дүшәмбедән җәйге ялга чыгам. Ике атнага гына булса да. Ялга җыенучы кешенең кәефе әйбәт була бит аның – минеке дә бик яхшы иде. Эшләремне бетерәм дә, кич белән туп-туры бакчага китәм. Ирем инде анда – аның ялы бүгеннән үк башланды.

 – Фатирда ятканчы, бакчага китә торам – азрак эшләрем дә бар, – дип, ул иртән иртүк минем белән өйдән бергә чыгып китте. 
Әйдә, барсын, анда – табигатьтә, саф һавада, чынлап та, рәхәтрәк дип, уйлап калдым артыннан. 

Ә дүшәмбе... ә дүшәмбе без ялга китәчәкбез. Путевканы ике ай алдан алып куйдык инде. Пандемия аркасында соңгы елларда беркая да чыккан юк иде бит – сагындырды. Берни эшләмичә диңгез буенда гына ятасы килә. Китап укып... Юлга дип өч-дүрт китап инде алып та куйдым. Барысы да мәхәббәт романнары. Мин гел юлга, ялга барганда шундый китаплар гына алам. Укырга җиңел булсын. Укуга онытылсын – әллә нинди гамьнәргә, уйларга салып, ялның ямен алмасын. 
Ирем ачулана: 
– Кем ялда чак китап укый инде? Ялда кешенең башы ял итәргә тиеш, – ди.

Ул китапларны чемоданнан читкә алып куя, ә мин яңадан илтеп салам. «Мин аларны укып бетергәч, шунда, отельдә ташлап калдырам», – дигәч кенә ризалаша. 
Әйе, чемодан инде яртылаш җыелган. Якшәмбе кич, бакчадан кайткач, тутырып бетерәбез дә, таң белән аэропортка чыгып китәбез. 

«Аллаһы боерса» дип әйтергә оныттым, ахрысы. 

Төш вакыты иде. 
Әле дә ярый төшке аш вакыты иде. 
Бүлмәдәш кызларым: «Тиз генә кибеткә барып киләбез», – дип чыгып киттеләр. Мин кабинетта үзем генә калдым. Ялга киткәнче кайбер эшләрне бетерәсе бар. 

Телефон шалтырады. 

Бакча күршебез Наилә апа икән. Ул җәй буе диярлек дачасында яши, бик еш кына шалтыратып, бакчага килгәндә нәрсә дә булса алып килергә сорый шулай: йә ипи, йә сөт, йә конфет... Мөгаен, тагын нәрсә дә булса кирәктер – бүген кич бакчага барасымны белә бит.
– Әйе, Наилә апа! Нәрсә алып килергә сезгә? – дим.

Аннан шулай турыдан-туры сорамасаң, сөйләшеп, әллә никадәр вакытымны алачак – яңалыкларын баргач та тыңларга өлгерермен.
– Юк, берни дә кирәкми... – диде ул. 

Аптырап калдым – алайса нәрсәгә шалтырата икән соң? Тавышы да сәеррәк... 
– Берәр нәрсә булдымы әллә, Наилә апа? – дим.
Ул эндәшмәде.
– Наилә апа! – дип сабырсызланып. – Әйт инде тизрәк, кичкә кадәр бетерәсе эшем бар!
– Эш качмас... Сиңа тиз генә бакчага килергә кирәк! 
Ә үзе һаман нәрсә булганны әйтми. 
– Илдар белән ул-бу булмагандыр бит? Әллә егылдымы, Ходаем! Корыган бер алмагач ботагын кисәсем бар дип йөри иде әллә кайчаннан бирле.
– Кил әле син! Үзең күрерсең... Тик тиз килеп җит! 

Тәмам ачуым чыкты. Бала-чагамыни мин аңа! Әллә мине монда уйнап утыра дип беләме?
– Наилә апа! 
– Әйтмәм дигән идем инде... Үзең килгәч күрерсең дигән идем... Илдарың бер хатын белән монда. Иртүк бергә килделәр. Шуннан бирле йортыгыздан чыкканнары да юк әнә... 

***
Көпә-көндез кешене яшен шулай сугадыр. Күз алдында утлар биешә, тамакта төер, тын алып булмый... Тәрәзә янына басып сөйләшә идем – авып китмәс өчен өстәлгә таяндым. Кинәт хәлем китте... Йөрәк шулай туктыймы икән әллә, Ходаем?! Бөтен тирә-юнь әйләнә, әйләнә... 
Бакча күршем белән саубуллашмадым да бугай: ул өздеме сөйләшүне, минме – анысын да хәтерләмим. Суларга һава җитми – тизрәк тәрәзәне ачарга, тирән итеп сулыш алырга...

Башым әйләнүдән туктап, тын ала башлаганда, күкрәк читлегемдә кызышкан кебек ниндидер авырту тойдым. Мин әле ул чакта җанның шулай авыртканнын белми идем... Һәм ул авыртуны бернинди дару-фәлән белән басып булмаганын да! Соңрак ул авырту миңа бик күп төннәрдә йокларга ирек бирмәде, шул бетмәс авырту аркасында тамакка ризык үтми башлады... Җаны авыртмаган кешеләр – минем өчен иң бәхетле кешеләр иде. Мин мондый авыртуны иң яман дошманыма да теләмим. 

Дошманыма... 

Ул чакта минем бер генә дошманым бар иде – Илдарым кочагындагы хатын. Кем ул? Нинди ул? Алар кайда танышканнар? Күптән бергәме? Ә нигә мин берни дә сизмәдем? 

Кабинетны бикләдемме-юкмы, белмим, машина ачкычын сумкадан ничек таптым, ничек чыгып утырдым, юлда ничек бардым – барысы да төштәге кебек. Куркыныч төштәге кебек...


Бакча йортыбыз янына килеп туктавым... Ишекне ачып керүем... 
Юк, ишек бикле түгел иде – анысын төгәл беләм. Бикләргә кирәк дип тапмаганнар. Әйе, нигә шикләнергә – мин бит эштән әле кич кенә кайтырга тиеш идем...

***
Калганы... Калганы барысы да начар кинодагы кебек булды. Әйе, өсләренә барып кердем. Көлешә-көлешә нидер турында сөйләшеп яталар. Тегесе иремнең кочагына сеңеп беткән! Балкып елмая... Шундый бәхетле! 

Кердем дә, катып басып калдым: кире чыгып та китә алмыйм, сүз дәшәргә дә хәлем юк. Теге кыз (әллә хатынмы?) гаепле кыяфәт белән тиз генә киенде дә, сүзсез генә чыгып китте. 

Ирен сөяркәсе белән тотканда хатыннар, гадәттә, нишлиләр икән? Көндәшләренең битен тырнап төшерәләр, чәчен йолкыйлар, аңа начар сүзләр әйтәләрме? Әллә ирләрен шунда ук куып чыгаралармы? Кара-каршы талашырга, хәтта сугышырга ук керешәләрме? Һәркем өчен уртак бер сценарий юктыр, мөгаен.

Ә мин... минем күзем кинәт урын-җиргә төште. Италиядә ял иткәндә без аны Илдар белән шундый озак сайлап икәү алган идек. Нәкъ менә бакча йорты өчен дип. Аның безнең өчен үзебез генә белгән бер сере дә бар иде. 
Илдар:
– Бүген теге постельләрне җәябезме? – дип сораса, димәк, безне бүген үзгә кич көтә. 
Димәк, мин эшләремне иртәрәк төгәлләргә, гомумән, аяктан егылырлык булып эшләмәскә тиешмен. 

Мин Илдарны бакчада башка хатын белән тоткан көнне гел шул постель турында такмаклый-такмаклый еладым:
– Нигә аңа кагылдың? Нигә аны җәйдең? Нигә?
Әйтерсең, иң зур проблема шул постель иде. 
Илдар, әлбәттә, нидер әйтте, җавап бирде, тик мин аларның берсен дә хәтерләмим.
Кызык, ул көнне минем илереп-илереп елавым Наилә апага ишетелдеме икән? Бакчада чүп утаган җиреннән туктап, канәгать елмаеп тыңлап тордымы икән?

***
Аерылыштык... Әйе, өзелгәнне ялгап җибәрә алмадык. Көч җитмәде. Минеке җитмәде. Илдар югыйсә бик тырышты. Мең тапкырлар гафу үтенде, ялгыштым, диде. Ишетергә дә теләмәдем... 

Гомеремдәге иң күңелсез ял булды ул. Төркиягә, әлбәттә, бармадык. Путевкалар янды. Акчасы артыннан мин дә йөрмәдем, Илдар да. Бөтен моңарчы булган тормыш янып көлгә калганда путевка өчен түләгән акчаны уйлыйсыңмыни?! 

Гафу итәргә дә кечкенәдән өйрәтәләр бугай. Гаиләдә. Ә миңа моны өйрәтмәделәр. Әни үзе дә кайчандыр әтине гафу итмәгән шул. Ялгызлыкны сайлаган. Инде менә мин дә шул юлга кереп киттем... 

Безнең тормышларны икегә бүлгән ул көнгә уйларым белән кайткан саен, бакча күршебезгә – Наилә апага үпкәлим. Бу хакта миңа нигә дип хәбәр итте икән ул? Ашыгып-ашыгып нигә «сөенеч» алды икән? Күрсә дә, күрмәмешкә салыша ала иде бит. Мин эштән кайтканчы, ул хатын бездән китәр иде, Илдар һәрвакыттагыча елмаеп мине каршы алыр иде. Дүшәмбе иртән без самолет трабына күтәрелер идек... 

Бар да элеккечә булыр иде. 

Үземә дә үпкәлим. 
Баш-күземне тондырып чыгып чапмаска иде миңа бакчага. 
– Ярар, килсә – китәр, яхшы иргә хатын-кызның күзе төшә инде аның, – дип, Наилә апаның авызын ябарга иде дә, телефонны өзәргә иде.

Белмәмешкә салышырга иде! 

Ә үземә әкрен генә иремне «кире кайтару» юлларын эзләргә иде. Ул юллар бар иде бит.
Ә хәзер менә юк. 

Илдар никах укыткан («сөенеч» алучылар һәрчак табыла!). Юк, теге хатынга түгел, башкага өйләнә ди. Аның кебек ирне ялгыз озак тотмаслар шул... 
Бакчабызга шул көннән соң бер тапкыр да аяк басмадым. Илдарның да барганы юк бугай. 
Наилә апа белән очрашасым килми – шуңа бармыйм. 
Минем бәхетсез йөземә карап бәхетле булуын теләмим. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эйе,Наилэ дорес эшлэмэгэн. Мин дэ ишетергэ телэмэс идем мондый хэбэрне. Уземнэн чыгып эйтэм, куп курдем иптэш кызларымнын ирлэрен ят хатыннар белэн. Аларга хэбэр иту уемда да булмады. Мин аларга житкергэннэн кемгэ ни файда? Кеше тормышына тыкшынасым килмэде. Э мина ирем турында житкеручелэр табылды. Эзлэп тэ, тикшереп тэ йормэдем. Тавыш- тынсыз гына яндым, койдем.Туздем, сабыр иттем. Тавыш куптармадым, дэшмэдем. 40 ел бергэ, аллага шокер. Мин дип улеп тора, хэзер ана миннэн башка берэу дэ кирэк тугел.Ирлэр бервакыт котырып ала инде алар. 4 аяклы ат та абына, хэркем хаталана. Тик хаталарны дорес итеп тозэтергэ генэ кирэк.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кызык килеп чыга монда,дөреслекне бәлки Наилә яхшылык теләп әйткәндер,ә хыянәтче ирнең бер гаебе дә юк!

      Хәзер укыйлар