Логотип
Проза

Сары шарф

Хикәя 

                                                                   Хикәя 

 

– Озын булса, кисәрсең, – диде Әнис, кулындагы төргәген миңа сузып. Әле буяу исләре дә таралып бетмәгән газета эчендә ни яткандыр – беләсем килсә дә, сорамадым, төргәкне дә алырга ашыкмадым. 

– Җылы түгел дисәң, муеныңа урарсын, башлык белән киярсең, – диде ул, кабат сүз башлап. Әкрен-әкрен генә сүтелгән төргәктән күз явын алырдай җете сары шарф килеп чыкты да идәнгә шуып төште. 

Бәйрәмнәргә ерак булса да, шарфның бүләк икәнлеге аңлашылган иде. 

–  Минем  төсем   итеп ябарсыңмы, сакларсыңмы – үзең кара... 

Әнис, шарфны алып, миңа сузды. 

Һе... сары шарф ничек инде аның төсе була алсын?! Ул аның яшел күзләрен дә, соргылт чәчләрен дә хәтерләтми. Алай дисәң, өстендә – һәрвакыт сары күлмәк... 

– Төсен ошатмасаң,ташласаң да була... 

Ошатмасаң дип... Ә нишләп әле ошатмаска?! 

Шарфны капыл гына эләктердем дә җилкәмә салдым. 

–  Идәнгә кадәр икән шул... – дип куйды Әнис. 

Булсани! Муенымны өч кат ураганнан соң, шарфның очлары, тәнемне иркәләп, күкрәк өстенә килеп ятты. Каршыма баскан көзге аның миңа бик тә килешкәнен әйтеп тора иде. 

– Килешә... Килешмәскә! – Күбәләк кебек кенә әйләнеп-бөтерелеп, Әниснең кочагына килеп кердем. 

– Апама дип алган идем, инде синнән  дә кадерлерәк  кешем юк, – диде ул еш-еш сулап. – Кис, ташла, оныт, әмма мин шушы шарф шикелле, синеке генә! 

Шарфны кисәргә була ул... Шарфны ташларга була... 

Әнис китте. Мин аңа рәхмәт әйттемме, хәтерләмим. 

Икенче көнне инде шарф, чыннан да, минеке иде. Дус кызым Рафика да аны бик матур дип тапты: 

–  О-о-о!..  Яратуы да  шушы шарф кебек озын булса... Ничек түзәрсең... 

Сәер сүзләр иде. Ярату озын буламыни, озын гомерле була, дип уйладым. Ничек түзәрсең... 

–  Өстеңдә   тузсын, –  дип өстәде Рафика. 

Еллар узды. Шарф кына тузмады да тузмады. Юган саен ачыла баруында иде. Һаман да яз кебек йомшак, җәй кебек җылы, көз кебек җете... 

Шарфны тагын да ача төшсен дип, кап-кара пәлтә сатып алдым. Аңа төс бүрек кияргә гадәтләндем. Бөтен киемнәрем шарфка ярашты. Пәлтәләр, бүрекләр, перчаткалар, төсләрен үзгәртми генә, гел дә алмашынуда иде. Инде иремә әйләнгән Әнис тә аның тузмавы-сыпылмавына сәерсенә башлады. Биргән башка бүләкләренең дә һич кенә дә искермәвен шәйли иде микән – белмәдем. Әмма үзем туздыра алмаган ул кием-салымнарны сандык төбенә салып куярга гадәтләндем. Алтын йөгертелгән сәгать белән сары шарф кына туйдырмады мине. 

–  Сал инде, ул сиңа моңсу төс бирә, – диләр иде яңа танышларым. 

– Син кичерер кайгыларның сәбәбе шушы шарфта булыр, – диде көтмәгәндә  ирем  белән бергә эшләүче ханым. 

– Ул синең яратуың кебек ап-ачык, – дип кабатларга күнекте дус кызым. 

Ә Әнис киенгәндә шарфымны муеныма урый-урый: 

– Бу шарф миңа яшьлегемне исемә төшерә, – дип әйткәли торган булды. 

Шарф тузмады да тузмады. Шарф эчендә, Әнис кочагында яшәү җылы, рәхәт иде... 

Баш очыбызда күптәннән козгын кебек бөтерелгән гайбәтләр яңгырдай җанга яуган бер көндә, көтмәгәндә-уйламаганда, тәнемне калтыравык алды. Хәлсезләнеп, исәрләнеп, атылып-бәрелеп, өйгә кайтып кердем. Шыксызланып калган бүлмәбез уртасында, җәй киткәнне көтми килгән көзгә охшаш сарылы-яшелле күлмәгемне кигән килеш, нәрсәгә барып тотынырга белмичә әйләнгәләп тордым да гөрселдәп идәнгә килеп төштем. Үпкә сүзләремне җиткерергә, аңлашырга янымда Әнис тә, борынымны борынына төртеп мышкылдарга бер-бер песи баласы да юк, кулымдагы Әнис биргән сәгать кенә ансыз узачак көннәремне саный башлаган иде... 

Сары шарф, сары сәгать, сагышлы истәлекләрдән торган ялгыз дөньямда мин беркемне кирәксенмәдем. 

– Оныт инде, сал шул сары шарфыңны, – дип әйтә иде танышларым, теләкләрсез яшәвемне аңларга теләмичә. 

–  Ул –  Әнис кебек: көз сыман сары, вакытлы алдавыч, аның җылысы да үзеңнеке бит! – дип куйды бервакыт дус кызым. 

– Кем сөйгәненә сары бүләк ала инде... – дип тәкърарлады Әниснең эшендәге ханым. 

Янда, сөйләшәм дисәң, кызым бар, ә җанда эчпошыргыч тынычлык иде. Шушы тынлыкны хезмәттәшемнең Яңа ел бүләге бозды. 

Мин теләгән, мин көткән затлы сәгать беләгемә бик килешле килеп кунды да гомеремне башкача – тек-тек кенә санап та китте. Миңа аның адымнары артык кызу, теле артык ашыгып атлый  кебек тоелды. Һәм шунда заяга, ялгызым узып барган елларымның бөтен фаҗигасен аңладым. Иске  сәгатькә  аның янәшәсендә урын калмаган иде... 

Ишектән кергәндә үк, кызымның: 

– Әнием, курчакларымның киеме тузган, тегим әле, чүпрәк бирче, – дигәне ишетелде. 

Мин, аны бик тә сәерсендереп, муенымнан идәнгә кадәр үрелгән шарфны кызу-кызу гына җыеп, кулына китереп тоттырдым. 

– Ул бит әле өр-яңа, – диде кызым, төсе җете шарфны курчакларына кисәргә базмыйча. 

– Аның каравы – мәңге тузмаячак! Курчакларың имгәнеп, ватылып бетсә дә, тузмаячак! Югач керешә дә белми торган нәрсә ул! Үсми торган, картаймый торган курчакларыңа мәңгелек кием! 

Сүзләремдә минем өчен ят усаллык, зәһәр, мыскыл җитәрлек иде. Үзем дә имәнеп киттем. 

Оп-озын шарфтан кызым атна буе киемнәр текте. Эшен бетергәч, бөтенесе сап-сарыга әйләнгән курчакларын киштәдәге китаплар алдына утыртып чыкты. Өй дә сап-сары булып калды. 

– Әнием, безнең өйгә дә көз килде, име... – Кызымның күзләренә нигәдер яшь бәреп  чыкты. 

– Юләрем, кыштан  соң көз киләмени! – дидем мин, аны тынычландыру өчен. 

Мышык-мышык торган кызым: 

– Сары яфрак кебек кунгансыз! – диде дә бөтен курчакларны киштәдән сыпырып ук төшерде. Аннан: 

– Иске киемнәрендә дә матур минем  курчаклар. Синең кебек матур! – дип, муеныма килеп сарылды. 

Без аның белән Казан урамнары буйлап йөрергә чыгып киттек. Муен – ачык, җан – ачык... Анда шундый тынычлык, әйтерсең, бөтен узган гомерем сыпырып ташланган. Күктән төшешли үк кунарга урын эзли-эзли яуган карлар шул тынычлыкны тагын да арттыра. Кызым аларга үзенең учларын ачты. Бер кар бөртеге бик озак эремичә ятты. Соңыннан, тамчыга әйләнгәч, кызым аңа иренен тидерде: 

– Әнием, кар яшендә тоз тәме юк! – диде ул, сәерсенеп. 

Әйе шул. Кар яшендә тоз тәме юк шул. 

– Әнием, әнием, карлар саргаймый да! 

Әйе, карале, карлар саргаймый да икән... 

–  Алар   каралмый   да   бит, аларга тузан гына куна! 

Һе... 

– Кар, тузан кунса, эри дә кача ул, эри дә кача... 

Әйе шул. Эри дә кача. 

– Менә мин, дәү үскәч, бу карлар төсендә бик күп шарфлар алырмын әле, әнием! 

Кар төсендә ди бит. Кар саргаймый ди... Гомерем ике шарф белән узар микәнни? Сары шарф... Ак шарф... 

Сары шарф... Ак шарф... 

Сары шарф... Ак шарф... 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Никадәр олы мәгънә салынган. Тормыш юлы - яшь чаклар, язмышларны матур образлар белән биргән Рифә ханым. Күз алдымда, 1986 ел -идеме, әллә 1988 ел булдымы, Рифә кызы белән "Издательство"ның (Идел-Пресс) беренче каттагы буфетына килеп керде. Мин алар янәшәсендәге өстәл артында утырып ризыкландым. Рифәнең кызын әтисенә охшаттым, Хәер, Рифәгә дә охшаттым. Шул чаклар искә төшеп китте. Сары шарфлы гомерләр дә бәхетле мәлләр. Ни генә әйтмә, яратканнар белән азмы-күпмне бергә яшәп калу да бәхет бит ул. Иң мөһиме - балаларыбыз ак шарфлар бүләк итсен. Каенанам әйтә иде - картлыкта бәхет ныграк кирәк ул дип, җөмләдән, ул Әтнә кызы иде, Рифә, рәхмәт, иҗатыңда уңышлар телим. Ә хикәяңне һәрвакыттагыча яратып укыдым. Зәрия.

    Хәзер укыйлар