Логотип
Проза

Пәри утарында

Иртән ул аңына килде. Үзенең кайда ятканын ачыкларга тырышып, күз алмасын уңга-сулга тәгәрәтте. Кинәт, болай да исәнгерәгән башын әйләндергәч, түшәм-диварлар кыйшайды, идән күтәрелде һәм ир упкынга очты. Очканда миен бер генә уй сыздырып үтте: “Мин үлеме, тереме?” Тагын үз хәленә кайтты, тик бу юлысы керфекләрен чытырдатып йомган килеш торды. Күзен ачса, янә упкын йотар сыман иде. Баш миен әкрен генә тыгызлап хәтер уяна башлады. Тора салып кына ауга чыгып киткәннәр иде бит алар. Нәрсә булды соң аңа? Фәрит Садриевич, Хасибулла, Хөсниләр кайда? Бергә чыктылар ич... Кәеф шәп иде, кабан ату иде исәп. Машинаны урман авызында калдырып, җәяү генә атладылар. Рөстәмнән башкалар өчесе дә кызмача иде, ул эчмәде, чөнки соңгы көннәрдә йөрәге авырта иде. Әле аңардан көлә-көлә бардылар. “Сиңа ни аракы, ни кыз-катын ярамый, җылы мич башында арка җылытып кына ятасы”, — дип үртәделәр. Дуслар әрем телле иде! Алар дөньяның арт ягына тибеп яшәргә өйрәнгән шул: байлык дисәң — байлык, акча дисәң — акча... Гел күктән яуган да, чишмәдән аккан. Ник шаяртмаска да, ник кәефләнмәскә ди?! Нужа бабай сыртыңа менеп атланса гына йөзләр чытыклана бит ул.

Урман эченә алай ук ерак кермәделәр бугай, кабан эзләре күренгәч, Фәрит Садриевич түш кесәсендәге аракысын шешәсеннән генә голт-голт бугазына койды да:
— Ары китеш юк, җегетләр, шунда тозак корабыз, — диде.

Аңа симез гәүдәсен сөйрәп җәяү йөрүләре мең газап иде. Ә Рөстәм белә иде: кабанны кемдер кочагыңа куып кертергә тиеш. “Мине зарыгып көтәләр”, — дип, ул күзен тондырып каршыңа үзе чапмый. Бу ау, әлбәттә, чын ау түгел иде. Чынына алдан ук әзерләнәләр аның, орды-бәрде генә чыгып йөгермиләр. Өстә дә кием юка, аякта да хөрти. Чын ау бүтән була ул. Ләкин моны шушы салмыш ирләргә ничек аңлатасың? Эчеп утырган җирдән “киттек” диделәр дә — киттеләр... Бармыйбыз дип киреләнеп кара, Фәрит Садриевичның талканы коры, борын төбендә йодрыгын уйнатырга да күп сорамас. Яратмый сүзен аяк астына салып таптаганнарны түрә абзаң. Ә Рөстәмнең тормыш башлана гына әле. A-а, алда никадәр җыясы, төзисе, торгызасы! Ике катлы йорт кирәк аңа, яңа гараж, яңа машина кирәк, туган-тумачаны җылы урыннарга урнаштырырга кирәк, ниһаять, өч малайны үстереп, кеше итәргә кирәк. Боларны... боларны бары тик Фәрит түрәнең күңеленә ярый белсәң генә эшләп булачак. Абзаң үрмәкүч кебек тирә-якта пәрәвез-оя сузган, шул пәрәвез-җепкә Казан тиклем Казан түрәләре дә эләккәли.
Хасибулла белән Хөсни ау рәтен әллә ни белеп бетермәгәнгә күрә, Рөстәм кабан куарга үзе ризалашты.
— Сез көтегез, мин куып киләм, — диде дә, көрткә бата-чума бәс сарган куаклар арасына юнәлде...

Ир, маңгаен газаплы җыерып, ау сәяхәтенең дәвамын искә төшерергә тырышты, әмма ми өлешендә бүтән күренеш юк, күз алдында кар да кар, кар да кар гына иде. Ул кар да карала башлады, тагын упкын авызы киңәйде, әгәр шушы мизгелдә Рөстәм тирән чокырга мәтәлсә — мәңге аннан чыгалмаячак иде. Шунда, аны коткарырга ашыккандай, биткә кайнар сулыш бәрелде, йомшак куллар муеннан кочаклап, баш очына мендәр тыкты, ярым ачык авызга әрем тәме килгән сыеклык агызды. Аны кабат дөньяга кайтару өчен, ахрысы, шул җитә калды: ир шешенгән күз кабагын күтәрде һәм өстенә иелгән, сулышы белән һаман яңакларны пешергән хатын-кыз затын күрде. Хатынның зур ике күзе генә ялтырый, ул йөзен яртылаш томалап шәл бәйләгән иде.
— Кем... кем... кем... син?.. — диде Рөстәм, көчкә ике сүздән җөмлә укмаштырып. — Кайда мин?
Хатын телсез-чукрак иде бугай, эндәшмәде, җавап итеп аның кытыршы яңагыннан гына сыйпады. Бер тойды бит ул бу кулларның җылысын! Аңга кайткан арада иркәли-иркәли сөйләгән тавыш та ишетте хәтта!
 
Ул тавыш “үлмә” диде, үтенде, ялварды, һәр сүзе тибүдән туктаган йөрәкне терелтерлек иде.
—  Ник... дәшмисең? Дәш... алайса... китәм...
— Китмисең, - диде хатын, саран гына елмайды. - Калдың инде син. Дөньяныкы хәзер.

Ир кузгалмакчы булып гәүдәсен селкетмәкче иде, аркасына пычак белән кадагандай, йөзен җыерды.
—  Чатныймы? — Хатын пышылдап кына сорады. Билсез син, җегет. Билеңне имгәткәнсең. Биек урыннан егылдыңмы?
Шәл иясе Рөстәмнең өстендәге япмасын рәтләде дә, торып почмак якта кайнашырга тотынды. Инде Рөстәм кайда ятканын абайларлык хәлдә иде. Күзе белән түшәмне айкады, диварларга күчте, өй эчен тикшерде. Өстәл, карават, урындыклар — барысы да кулдан ясалган иде. Пөхтә дә, җылы да иде бу ызба. Тәрәзә челтәрләренә кош рәсемнәре чигелгән, әйтерсең, алар җәй җиткәнен көтеп, урманга карап яталар иде.

“Ничек минем бил имгәнгән соң?” — диде ир, хәтерен яңадан туздырып. Ул бит ешлыкка кергәч зур имән күрде. Күрде шул. Шуннан, шуннан? Аһ, шайтан алгыры, агачка үрмәләп менде дә, иң өстәге ботакка кунаклады. Ботак корыган иде, “черт” итте, түзәр әле, мин җиңел сөякле, диде Рөстәм, нигәдер кире төшмәде. Күрәчәк сикертә, ди шул адәм баласын, күрәчәгеңә ни язылса — шуны күрәсең, ди. Мылтыгын ипләп кенә кулына тотып, тирә-якка колак салып биш-алты минут утырдымы, юкмы, борыны белән кар сөзеп, куаклар эченнән кабан чыкты. Шатлыгыннан чут сызгырмады ир, күр инде моны, махсус әзерләсәң дә болай туры килмәс! Ашыйсы ризык теш ярып керә, диләр, хак икән. Кабанны тиз-тиз генә тунасалар, ул өенә элдертер иде. Әни карчыкның сырхау чагы. Рөстәм ерткычны куркытыр өчен генә һавага атты. Атуы булды, ботак шартлап сынып, ул түбәнгә очты. Кабан нәкъ имән төбендә иде, тынычлыгын бозып мылтыктан шартлаткан, җитмәсә, сыртына бәрелеп җен ачуын кабарткан иргә шундук ташланды урман дуңгызы, ямьсез итеп чиный-чиный ботыннан умырып тешләде, киемен ертты. Мөгаен, дуслар тавыш ишетеп йөгереп килгәндә ир аңын җуйган булгандыр, калганын хәтерләми, башка дыңгычлап чүбек тутырган төсле.
Кулына чынаяк тоткан хатын тагын аның өстенә иелде.
— Әйдә, шулпа эч, — диде. — Көч җый, сиңа караватка күчеп ятарга кирәк.
— Мин... кайсы авылда?
— Аул түгел бу, урман.
-
Урман?! Әллә син?..
- Әйе, мин Пәри Хаят.
- Нинди хайваны мине... монда... ыргытты?!
— Хурланма, ир бәндәсе. Минем утар капкасына дегет сыланмаган.

“Пәри Хаят”, дигәч, шулпа бугазга терәлде. Рөстәм гарьләнде, ир-ат кавеменнән икәнен дә онытты, чүт яшь коймады. Дуслар, имеш, бер табактан ашап яшәгән дуслар! Мыскыл иткәндәй пәри утарында ташлап киткәннәр. Күтәрәбез дисәләр, арык гәүдә йөкмени ул өч әзмәвер иргә! Бу утарны бүреләр дә өнәми, читләтеп үтә, диләр. Ишеткәне бар аның Хаят турында, әллә нинди сүзләр ишеткәне бар. Ирен, кул-аягы бәйләп, ач бүреләр өеренә ташлаган, дип сөйлиләр. Үзе пәри-шайтаннар белән булаша икән.
 
Утар тирәсенә ялгыш килеп чыккан ир кеше тирли-пешә, аяклары атламас була, аның җилкәсенә пәри кыяфәтенә кергән Хаят атланып йөри икән.
Юри көлгән дуслар, юри шушы утарда калдырган. Аннан теш агартырлар инде: янәсе,   син пәри кочагында төн кундың, янәсе, сине өшкертергә кирәк.
Рөстәм шулпаны көчәнеп кенә йотты да, бәбәген акайтып:
— Таяк китер, — диде. Көрмәкләнгән теле кинәт кенә язылды. — Таянырга таяк китер, дим!
— Нигә, ир бәндәсе?

Эчтә ачу ташый-кайный иде, ир үзе дә сизмәстән акырып салды.
— Авылга кайтам! Син теге... идән уртасына сузып салдым дигәч тә... Әфсенлим дигәч тә монда! Без синең пәриләреңә бирешерлек малайлар түгел!
Хаят карышмады, өй алдыннан юынган таяк күтәреп керде.
— Мә, ал.
— Кайда минем дуслар?! Нишләттең син аларны?! Бер-бер зәхмәт кылдыңмы?!
— Дусларың юк синең, ир бәндәсе.
— Нәмәстә лыгырдыйсың, катын кисәге?!

Рөстәм үрелеп таякны алды, мүкәләп торгач шуңа авырлыгын күчерергә иде уе, тик бил җибәрмәде, яралы аяк та, авырту өстенә авырту өстәп, сызлый иде. Ул шыкырдатып тешен кысты, гәүдәсен чөеп атарга теләгәндәй өскә таба калкынды, әмма көч чамалы, аңа тору-китүләр тиз генә тәтемәячәк иде. Пәри кулында ни гомер изаланыр икән, ә?
Хатын аның бәргәләнү-чәбәләнүләрен күрмәгән дә кебек сабыр гына кыйшайган мендәрне төзәтте, аяк очына тибәргән япманы рәтләп япты.
— Артык тыпырчынма, яраң ачылыр, — диде.

Ир шәл иясенең сабырлыгына шаккатты. Бу сабырлык аны ничектер тынычландыра, кычкыру-бакыру оят була башлаган иде.
— Ята-ята арылды, аркама сөяп утыртсаң иде, — диде Рөстәм.
Хаят аның теләген шунда ук үтәргә ашыкты.
— Җайлымы? Уңайсыз түгелме?
— Әлегә җайлы. Өең кызу, шәлеңне салыр идең ичмасам, йөзең гүпчим күренми. Олы яшьтәдер инде син? Мин әле синең хакта быел гына ишеттем. Кыз-катынга ис китми безнең. Искәндәр катыны, диделәр. Бик яшь җегет эләктергән булгансың икән. Хәер... — Рөстәм елмайды. — Пәри карчыклары яшь, чибәр кызларга әверелеп ир-атны акылдан шаштыра, ди бит. Син безнең яклардан түгел бугай, әйеме? Искәндәр читтән ияртеп кайткан ди, дөресме? Нәмәстә, аңа аулда кыз-катын табылмады микәнни?
Хатын аның сүзләрен колагына да элми, үз эше белән мәшгуль иде. Менә ул идән астыннан чиләк тутырып кызыл балчык алып менде. Аны ләгәнгә бушаткач, җылы су белән керәчин кушып изде. “Нишли бу? — дип гаҗәпләнеп күзәтте Рөстәм, — ызба сылый дисәң, кыш көне сылау-ямау белән буялмыйлар. Инде буяла, сылый дисәң, нигә балчыкка керәчин салды ул? Әнә, исе борынны яра”.
Тагын да шаккатырып Хаят балчыкны тактага бушатып, камыр сыман әвәләргә кереште. Эшен бетереп, кулын югач, аның янына тезләнде.
— Хәзер мин сине аркаңа әйләндерәм. Бил турысына шифалы балчык куярмын.

Ир киреләнде.
— Чуртыма да китмәс, дуслар озакламый килерләр дә бүлнискә илтәрләр. Мине духтырлар терелтә, — диде. Ул пәри дәвасына ышанмый иде. Ә Хаят:
—  Сукмак-юлларга кар өелә, күз ачкысыз буран дулый, көтмә, килүче юк, — дигәч, икеләнеп тә калды. Дуслар шулай кар-бураннан өркеп ятарлар микән? Ул, таш яуса да, дөньяны су басса да, күк белән җир тоташса да, бәлага тарган дусты янына ашыгыр иде. Кармалана-кармалана, үрмәли-шуыша барыр иде, дару урынына йөрәгеңне бир дисәләр, күкрәген ярып йөрәген дә бирер иде. Әллә алар адашып, туңып үлдеме икән?

Ирнең газаплы уйларын бүлеп хатын кабатлап әйтте:
— Шифалы балчык куярмын...
— Үтерәсең син, пәри апа. Бу шакшы нәмәстәдән кеше терелсә, кабердәге мәетләр җанланыр иде. Аларны да шул кызыл балчык эченә тыгалар бит.
Балчыкны сылап, билен кат-кат урап төргәч, Хаят аны кире яткырды. Рөстәмнең уйлары кабат дусларына таба йөгерде. Акылга сыймаслык хәл, янында ни Хасибулла, ни Хөсни юк. Фәрит Садриевич, ярый инде, ул түрә, вакланмыйм дияр, ләкин кеше гомере кыл өстендә торганда дәрәҗәң хакында уйлыйлармыни?! Әгәр Фәрит Садриевич берәр җирен имгәтә- сындырса, Рөстәм аны ялгызын гына пәри утарында ташлап китәр идеме? Хасибулла белән Хөснине дә көчек баласыдай ыргытмас иде ул. Юк, дуслары харап булган аның! Аларны йә бүреләр ботарлаган, йә менә шушы пәри заты ук юлдан яздырып, туңдырып үтергән. Өчесе дә урман хәйләләренә төшенмәгән ир, җитмәсә өчесе дә лык исерек иде. Харап булган!

Ничек дөньяда яшәргә аңа хәзер, ничек кешеләр күзенә туры карарга?! Нәрсә дияр ул дусларының катыннарына, балаларына?! Димәк... дүртесе арасыннан бу катын Рөстәмне генә коткарган, аны гына утарга сөйрәп кайткан. Яшь иргә сусагандыр, карт пәри...
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дэвамы бармы?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дэвамын укыйсы иде?!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Дәвамы бар аның. Соңрак кертәләрдер

        • аватар Без имени

          0

          0

          әлбәттә дәвамы бар

          • аватар Без имени

            0

            0

            Нигэ Аны тоташтан бастырмыйсыз сон?Эт котырткан кебек котыртасыз . Аннан башка эсэрлэр укып монысы онытылып бетэ.

            Хәзер укыйлар