Логотип
Проза

Палатада

Карлы­-яңгырлы көзге көннәрнең берсендә сырхауханә каршына «Ашыгыч ярдәм» машинасы килеп туктады.


Зөһрә ИСЛАМОВА 

 

Карлы­-яңгырлы көзге көннәрнең берсендә сырхауханә каршына «Ашыгыч ярдәм» машинасы килеп туктады. Табиб машинаның ишеген ачып, авыруны чыгарды. Бер­ике адым ясауга, хатын чайкалып киткәч, табиб аны култыклап, ишеккә таба юнәлде. 
Урта яшьләрдәге табиб Сәвияне коридорга кадәр җитәкләп алып керде дә ишек янындагы эскәмиядә утырып торырга кушты. Берничә минут үтүгә, ул, бүлмәдән чыгып: «Сезне чакырачаклар. Көтегез!» – диде дә, минем эшем тәмам дигәндәй, җилкәсен бераз җыера биреп, чыгып китү ягын карады. 
Сәвиягә озак көтәргә туры килмәде.
 –  Нуриева! Керегез! – дигәнне ишетүгә, ашыкмыйча гына бүлмә эченә үтте. 
Өстәл артында мөлаем йөзле, яшь чагындагы чибәрлеген һаман җуймаган өлкән яшьтәге ханым утыра иде. 
Ул Сәвиягә үткер карашы белән төбәлде дә үз эшен дәвам итте. Тиешле документларны тутыру өчен бер­бер артлы сорауларын тезде. Ә Сәвия, авыру кешеләргә хас булганча, зиһене таралып торганлыктан, тиз генә җавап таба алмады, сүзләрен бутады. 
–  Сырхауханәдә соңгы тапкыр кайчан яттыгыз? – дигән чираттагы сорау яңгырады. 
–  Бер ун ел үткәндер инде... Әйе, төпчегемә ун яшь бит, димәк, ун ел инде, – диде хатын. 
–  Моңа кадәр неврология бүлегендә ятканыгыз булдымы? 
– Юк, – дип җаваплады Сәвия, ни өчендер үзен гаепле тоеп. 
– Аңлашылды, – диде ханым, бу сүзгә ниндидер зур мәгънә салгандай.
Кәгазь эшләрен тәмамлап, тикшерү үткәргәч, Асия Шәрифулловна тезелеп торган ап­ак тешләрен күрсәтеп елмайды да: «Димәк, безнең бурыч сезне дәвалап, аякка бастырып чыгару», – диде. 
Сәвияне биш кешелек палатага урнаштырдылар. Проект буенча монда дүрт кенә карават булырга тиеш булса да, бишенчесен дә урнаштырганнар. Шуңадыр инде, йөрер урын бик аз калган. Палатадагы җиһазлардан биш карават, тумбочка, бер өстәл, урындык, шкаф­пенал бар. Диварлар ачык яшел төскә буялган. Мондый төс табигать уянган чакта – агачлар яңа гына бөреләнгәндә була. Бу төс – тынычландыру көченә ия. Шуңа күрәдер дә неврология бүлеге диварларын нәкъ шушы төскә буяганнардыр. 
Совет чорыннан калган, кар­яңгырдан купшакланган, рамнары калҗайган ике катлы тәрәзәнең яртысын челтәр каплаган. Читләре каймалы, вак чәчәкле иске генә челтәр бу бүлмәгә ямь, җылылык бирүче бердәнбер әйбер иде. 
Сәвия үзенә күрсәтелгән урынга барып ятты да авыртудан авырайган, атылып чыгардай тулышкан күзләрен йомарга ашыкты. Күзен йомса, аның барлык сызлау­сыкранулары бетәр кебек иде. Тик башындагы авырту кимемәде. Киресенчә, көчәйде сымак. Әйтерсең дә аны ниндидер явыз бәндәләр җәзалый иде: алар гүя калак сөякләре тирәсенә кыздырылган тимер кисәге куйды. Тәннең шул җире әрни, яна, сызлый. Җилкә турына гүя утта кыздырылган йөзләгән энә кадыйлар. Аннан ул энәләрне муенга кадый башладылар. Аннан соң башын ике яктан да борау белән бертуктаусыз борауладылар. Моңа өстәп, бертуктаусыз күңеле болгана, баш әйләнә... 
Сәвиянең бар теләге йоклап алу иде. Соңгы төннәрне керфек тә какмаган, җаны­тәне йончыган иде. Тик, күпме генә тырышса да, догаларын кат­кат укыса да, йоклап китә алмады. 
Ята торгач, хатын бик сусаганын аңлады. Үзе белән алып килгән шешәдән су эчәргә ниятләп, торып утырды. Шул вакытта ул тимер караватының шыгырдавын искә алды. Эх, синең эшләр дә шәптән түгел икән. Чак кына кыймылдауга да шыгырдый башлыйсың! 
Бу дөньяда һәр нәрсәнең үз вакыты шул, нәкъ Зифа Нагаева җырлаган җырдагы кебек. Әйе, җиһаз өр­яңа чагында гына матур, кадерле була. Хуҗасы аңа яңа чагында сокланып туя алмый, бер бөртек тузан кундырмаска тырыша. Әмма, вакыт үтүгә, ул искерә, кыяфәте үзгәрә, кадере дә кими төшә. Кешеләр белән дә шулай ук була. Балачакта ата­ана үз нарасыен бар күңел җылысын биреп, кадер­хөрмәттә, җил-яңгыр тидерми үстерергә тырыша. Бу вакытта бала тирә­юнь мохит, кешеләр белән тулы гармониядә яши. Хәерчеме, баймы – кем булуына карамастан, ул үзен бик бәхетле итеп тоя. Тик, яшәгән саен, аның тормышка карашы үзгәрә. Еллар өстәлгән саен күпләрнең күңелен канәгатьсезлек, көнләшү, борчу, курку хисләре биләп ала. Бу хәл төрле сәбәпләр аркасында килеп чыга. Кемдер дөнья малы җыя­җыя комсызга әйләнә, көнләшү тойгысы бар булмышын били. Ипотека, ссудаларга батканнар иртәгәсе көнне борчу, курку хисе белән каршылый. Көндәлек көчәнү организмга да тискәре йогынты ясамый калмый – нервлар какшый, һәм кеше төрле авыруларга бирешә башлый, дип уйлады хатын. 
Сәвиянең торып утыруын күргән палатадаш хатыннарның берсе: 
–  Без сезнең белән танышмадык. Исемегез кем була? Мин – Ольга Васильевна, – дип дәште.
–  Сәвия булам, – диде хатын, йөзенә елмаю чаткылары чыгарырга тырышып. 
Тик сызланудан сулган, саргайган йөздә моны тоемлавы авыр иде. Димәк, Ольга Васильевна – бу палатадагы лидер. Һәр оешманың, төркемнең, гаиләнең үз лидеры, башкача әйткәндә, башлыгы була. Ул кешене я сайлап куялар, ә инде ниндидер сәбәпләр белән кыска вакытка бергә тупланган кешеләр арасын да алдан йөрергә яраткан кешеләр ниндидер вакыйганы, төркемнең яшәү ритмын үз өсләренә ала һәм контрольдә тота. 
Танышу дәвам итте. Таза гәүдәле, утыз яшьләр тирәсендәге хатын үзен Алина дип таныштырды. Түрдәге караватта мөлаем йөзле, кечкенә буйлы ханым Рәмзия исемле икән. Ә инде күршесендә яткан моңсу карашлы, алтмыш яшьләр тирәсендәге ханым Галина Ивановна булып чыкты. Ул арада Сәвияне процедуралар бүлмәсенә чакырып, уколлар кададылар. Бераздан палатадагы барлык авыруларга да капельница куйдылар. Инде барысы да беразга тынып калды. Ара­тирә телефоннан сөйләшкән тавышлар, ватсапка килгән аудио, видеохәбәрләрне тыңлаганнары ишетелде. Кадалган уколларның тәэсиреннәнме, Сәвия йокыга оеды. Ул палатадагы һәр тавышны, коридордагы ыгы­зыгыны ишетеп, бик сак һәм борчулы йокласа да, шушы егерме­утыз минут эчендә аның зиһене ачылды, сызлануы кимеде.
Әйе, йокы – ул Аллаһы Тәгаләнең бер бүләге. Йокы кеше организмын тынычландыра, көч­куәт җыюга булышлык итә. Йокысы качкан кешенең сәламәтлегенә зыян килә. Аллаһка шөкер, бераз йоклый алганмын, дип уйлады Сәвия. 
Ул арада төшке ашка чакырдылар. Аның бер генә дә ашыйсы килми иде. Шуңа күрә ул башкаларга иярмәде. Берничә минуттан палатага Ольга Васильевна килеп керде: 
–  Сәвия, сезгә ашарга кирәк! Менә шулпа булса да эчегез. Сез бүлмәдән чыгып йөрмәсен өчен монда гына алып килдем. Ашагыз, ашагыз! Ашаган малда өмет була, – дип шаяртып алды да кыстый ук башлады.
Сәвия үзенә карата аналарча күрсәтелгән игътибарны кире кага алмады. Сак кына торып утырды да тумба өстенә куелган тәлинкәгә үрелде.
Сырхауханәдәге тормыш үз көенә акты. Төшке аштан соң булган «тихий час»та кемдер тыныч кына ятып торды, кемдер йоклап та алды. 
Кичке ашка кадәр вакытны палатадагылар гәпләшеп үткәрде. Сөйләшүнең тонын, темасын бирүче Ольга Васильевна иде. 
–  Үткән ялда ирем белән ярминкәгә барып, кәбестә алган идек. Һәрвакыттагыча тозласам да, нигәдер икенче төрле килеп чыкты. Әллә кәбестәсеннән булды, әллә башка сәбәп белән – аңламадым.
 –  Ә сез кәбестәне ничек тозлыйсыз? – дип сорады Галина Ивановна, кызыксынудан бигрәк, Ольга Васильевна корган әңгәмәне куәтләп.
 –  Күнеккән ысул белән инде. Минем кәбестә турый торган махсус пычагым бар. Шуның белән бик тиз һәм юка гына итеп турыйм да эре угычтан үткәрелгән кишер, тәменчә тоз салам. Минекеләр алма белән тозлаганны, ә үзем әнис кушылганын яратам. Шуңа күрә бер банкасын – алма, икенчесен әнис белән тозлыйм, – диде Ольга Васильевна. 
–  Алма белән тозланган кәбестә ничек була соң ул? – дип сорады Галина Ивановна. 
Ольга Васильевна: 
–  Менә дигән була! Банкага бер катлам кәбестә, аннан соң дүрткә бүленгән «Антоновка» сортлы алманы саласың. Аның өстенә – тагын кәбестә, – дип, бик тәфсилләп сөйли башлады. 
–  Мин соңгы вакытта тозлы кәбестәне супермаркеттан гына сатып алам. Искиткеч тәмле һәм вакыт та сарыф итәсе түгел, – диде Алина, әңгәмәгә кушылып. 
–  Кибеттәге әйберне үзеңнеке белән чагыштырырлык түгел инде ул, – диде Ольга Васильевна. 
–  Шулайлыкка шулай да ул. Тик кайвакыт кибеттәге әзер продукцияне алу арзанракка төшә бит. Шул ук бәрәңгене генә уйлап карагыз. Авылдагы картәни тракторчыга акча түләп җир сөрдерә, колорадо кондызларына каршы агу сатып ала. Җәй керсә, Уфада яшәгән балаларына: «Бәрәңге утарга кайтыгыз», я «Бәрәңгене күмәргә кайтыгыз», «Бәрәңгене кортлар ашап бетерә бит инде, агу сибәргә кайтыгыз», – дип, атна саен шалтырата. Санап карасаң, шул бәрәңгене кибеттән я ярминкәдән сатып алсаң, күпкә арзанракка чыга, – диде Алина. 
Күрәсең, бу яшь хатынның сүзендә хаклык бар иде. Башкача ул теманы күпертеп тормадылар. 
Ольга Васильевна телефоныннан соңгы яңалыкларны кычкырып укып чыкты да беразга тынып торды. Аннан соң: «Ирем идәнне юып бетергәндер инде, шалтыратып алыйм әле», – дип, телефонына үрелде.
 –  Алло! Кадерлем, идәннәрне юып бетердеңме? Ярый. Кер юу машинасыннан алып керләрне дә элергә онытма! Оек­носкиларны да парлап эл. Үзең беләсең, үткәнендә сыңар оегымны тапмагач, аны кер юу машинасыннан эзләп алдым. Тагын шалтыратырмын әле, – дип, телефонын куйды. 
Палатада тынлык урнашты. Күрәсең, калганнар әле генә ишеткән мәгълүматны күңелләре аша үткәрә иде.
Тынлыкны тагын Ольга Васильевна бозды: 
–  Көн дә кичкелеккә идәнне юу – ул безнең гаиләнең традициясе. Бу эш Игорьнең үзенә дә ошый, – диде.
 –  Минем ирнең бер генә тапкыр да идән юганы булмады. Бу аның өчен түбәнчелек булып санала. – Галина Ивановна бу сүзләрне тыныч һәм эмоциясез әйтте. 
–  Димәк, үзегез шулай өйрәткәнсез! Без Игорь белән өйләнешкәч тә йорттагы эшне ирләрнекенә һәм хатын­кызныкына бүлмәдек. Кайсыбыз өлгерә, шул эшли тора. Ирләрнең идән юуы түбәнчелек түгел.
 –  Ә минемчә, кешенең үзеннән тора. Үзем татар булсам да, урыска кияүгә чыктым. Биатайның идән, кер, табак­савыт юганын күреп, шаккаткан идем.  Ә менә ирем, әтисенең барлык йорт эшен башкаруын күреп үссә дә, беркайчан да ярдәмләшми. Диванда ятып телевизор карау – аның иң яраткан шөгыле, – диде Алина. 
Моңа кадәр палатада барган сөйләшүгә битараф булган Рәмзия дә үз фикерен әйтергә булды: 
–  Хатын­кыз эшен эшләү­эшләмәү, әлбәттә, һәр кемнең үзеннән тора. Мин моңа Себердә яшәгән чагымда инандым. Мөселман милләтеннән булган ирләр хатын-кыз эшенә әллә ни кысылып бармый, без моңа күнеккәнбез. Ләкин бу стереотипны үзебез яшәгән шәһәр мәчетенең имам­хатыйбы җимерде. Ул болай булды. Хәзрәткә бик ашыгыч йомышым бар иде. Шалтыратып сөйләшкәч, ул мине үзенең йортына чакырды. Әйтелгән адрес буенча ирем белән Исмәгыйль хәзрәткә бардык. Без барып кергәндә, ул аш бүлмәсендә бәрәңге әрчи иде. «Хатынымның төшке ашка кайтыр вакыты җитә. Чак кына көтеп тораласызмы?» – дип, каршылады безне. Хәзрәтнең өч­дүрт яшьлек улы да өйдә иде. Аны балалар бакчасына йөртмиләр икән. Әти кеше аның көен көйләргә дә өлгерде. «Эш графигым ирекле. Шуңа күрә, күбрәк мин өйдә булам. Йорт эшләрен хатыным эштән кайтканчы бетереп куям. Хәләлем канәгать булгач, гаиләдә тынычлык», – дигәне һаман хәтердә, – дип сүзен тәмамлады Рәмзия ханым. 
Кичке якта сырхауханәдәге ыгы­зыгы бераз тынды. Коридорда көндезге шау­шу, табибларның, авыруларның арлы­бирле йөрүләре кимеде. Бары тик кизү торган шәфкать туташының үз эше белән булышканы, авырулар белән аралашканы ишетелгәләде. Авырулар тынычлап кына ятуны хуп күрде.
312 нче палатадагыларның үзара сөйләшүе дәвам итә иде. Сәвия хатыннарны тыңлап кына ятты. Аларның гәпләшүен уртаклашырга аның хәле дә, теләге дә юк иде. Көн дәвамында дүрт хатын турында күп нәрсә белде: Алиянең узган кышта тимераякта шуганда егылганнан соң, баш өянәге белән җәфалануын, Рәмзия ханымның хаклы ялда булса да эшләп йөрүен һәм биле авыртканын, Ольга Васильевна белән Галина Ивановнаның чираттагы профилактик дәвалану курсын алуын, һәркайсының ничә баласы, оныгы барлыгын, кемнең кайда эшләгәнен... 
Инде төн җитеп, бар да үз урыннарын алып йокларга ятты. Тик Сәвиянең генә керфекләренә йокы кунмады. Баш авыртуы бераз басылса да, бөтенләй үк бетмәгән иде. 
Авыру вакытта тәүлекнең иң озак үткән чагы – ул төн. Картәтисенең авырып яткан чагында: «Тагын төнгә керәбез. Шушы чир дигәне нигә төнлә көчәя икән ул? Күрәсең, яшәү белән үлем нәкъ төнлә көрәшәдер. Таң атканны көтеп алалсам, димәк, яшәячәкмен», – дигән сүзләрен хәтерләде.
Сәвия дәваханә палатасындагы төнне йокысыз үткәрде. Ул бар булмышы белән беренче кояш нурларын көтте. Чөнки таң белән яңа көн, яңа өмет туачагына ышанычы бар иде. 
Икенче көнне иртәнге аштан соң Ольга Васильевна кайтырга җыена башлады: өеннән алып килгән кирәк-ярагын, табак­савытын җыйды, иренә шалтыратып, үзен килеп алыр өчен тиешле әмерләрен бирде. Бу вакытта бүлмәдәгеләр барысы да шәфкать туташының капельница куйганын көтә иде. Ольга Васильевна да, соңгы процедурадан соң кайтып китәргә тиеш. Шулвакыт палата ишеге ачылды, һәм: «Монда кем чыгарга тиеш? Тизрәк булыгыз!» – диде бер хатын­кыз. 
–  Мин чыгам. Ә нәрсә булды? – дип сорады Ольга Васильевна. 
–  Сезнең урынга мин керергә тиешмен. Иртәнге сәгать сигездә килеп утырган идем, һаман буш урын бирмиләр. Баксаң, бүген бары тик сезне генә чыгаралар икән.
 –  Ә монда минем ни гаебем бар? Капельница алмыйча, кайтып китә алмыйм. Көтегез! 
–  Ә минем коридорда утырырга теләгем дә, хәлем дә юк! 
Бу тавышка кизү торган шәфкать туташы килеп җитеп, хатынны тынычландырырга тырышты: 
–  Зинһар, сабыр булыгыз. Попова караватны бушаткач та, сезне урнаштырырбыз. Әлегә коридорда утырып торыгыз, – диде.
 –  Баш табибны чакыртыгыз! Немедленно! – дип ярсыды хатынкай.
Коридордагы тавышны ишетеп, бүлек мөдире килеп җитте. Ул да, бу низагның зурга китүен теләми иде. Тик яңа килгән ханымның туктарга исәбе юк иде. Җитмәсә, хатынын озата килгән ире дә аны яклашып, тавыш чыгарды. Сырхауханә, табиблар, ил, республика президентлары адресына тозлы­борычлы сүзләр яуды. 
Бу мизгелдә Сәвия кемне жәлләргә дә белмәде. Илебездәге сәламәтлек саклау өлкәсендәге бюрократия, җитешсезлекләр аркасында килеп чыккан уңайсызлыларда эшләгән табибларнымы, әллә инде гади халыкнымы?
Ниһаять, бу низагның чишелеш юлы табылды – Ольга Васильевнага башкалардан алдарак капельница куйдылар. Ике сәгать вакыт үтүгә, ул, кәефе кырылып, палатадан чыгып китте. 
Коридорда үз урынын көтеп утырудан алҗыган ханым, караватка сузылып ятты да: 
–  Монда табиблары да, дәвалаулары да яхшы. Юкса, елына ике тапкыр шушында килеп, дәваланам дип, низаглашып йөрмәс тә идем, – диде.
Палатадагылар аның сүзләрен ишетмәмешкә салышты. Көндез сөйләшкән сүзләрнең, үзе үк дәвалый торган яхшы кәефнең эзе дә калмаган иде. Сәвия шуңа игътибар итте: кергәндә бүлмәнең яме булып тоелган челтәр шактый искергән, саргая төшкән икән. Көндез бу күренмәгән генә. Әйе, күңел торышына карап, күз карашы да үзгәрә шул... 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар