Логотип
Проза

Озату

Хикәя 

– Хәрби комендант кайда? 

Вокзалга атылып-бәрелеп кергән иргә Зөлфия ирексездән күтәрелеп карады. Ике сәгать ишек төбе саклап утырган кызның беркемне дә күрмәве гаҗәп түгел иде. Аның Ильясы армиягә китә! Яңалыкны белми китә... Ә Зөлфия булачак солдатларны төягән эшелонның сәгать ничәдә, кайсы тарафларга китәсен күз алдына да китерә алмый. Берәр хәбәр алып булмасмы дип хәрби комендантны көтә дә инде. Тик ул да, дежурда торучы да суга төшкәндәй юкка чыкканнар. Билгесезлек җанын ашаса, чарасызлык аны тәмам гаҗиз итә иде. 

– Нәрсә, берсе дә юкмыни? 

Ир, «Юк!» дип башын чайкап куйган Зөлфия янына чүгәләде. Аларның хәлләре икесенең дә бер чама иде бугай. 

– Бер дә күрешмичә диген, ә? Әй, улым, улым... Бер генә тутырып карар идем үзеңә... 

Зөлфия эндәшмәде. Бармак очлары белән генә эләктергән бәләкәй сумкасын күкрәгенә кысып, башын тагын да ия төште. 

Барысы да көтмәгәндә килеп чыкты. Аларның табышулары да, инде менә китүе дә. Юктан гына үпкәләшкәч, Ильясны килер дип, өч көн көтте Зөлфия. Балалары буласын белгәч, түзмәде, өйләренә үзе китте һәм телсез калды: аның Ильясын армиягә алганнар! Шулай тәмамланыр микән мәхәббәт дигәннәре? Ә нидән башланган иде әле? 

...Мәктәптә соңгы кыңгырауга әзерлек бара. Кемдер кыңгырау бизи, кемдер стена газетасы почмакларына рәсемнәр ясый, кемдер саубуллашу кичәсенә чакыру кәгазьләре белән мәш килә. Зөлфия белән Ильясны шомырт чәчәгенә йөгерттеләр. Классны ямьләп торыр, янәсе. 

Шомырт чәчәкләре чыннан да матур, кәләштән ким түгел, гүзәллегенә сокланып кына торырлык. Ильяс астагы ботакларны сак кына сындыргалап букет җыя. Әй гарьләнде Зөлфия, егет башы белән кызлар кулы да җитәрлек урыннан чәчәк җыймаса соң? Әнә өстәге ботаклар купшырак та, матуррак та чәчәкләр белән тулы. Горурлыгы уйнап алган кыз, оятны да онытып, югарыга – агач башына үрмәләде. Күз ачып йомганчы иң өскә менеп җитте Зөлфия. Ботакка эләгеп сүтелеп калган чәч тасмасы шомырт чәчәге төсендә иде. Кинәт ул утырган ботак хәвефле шыгырдап куйды. Уйларга да өлгермәде кыз, күзен чытырдатып йомды да шомыртның рәнҗетелгән ботагы белән бергә түбәнгә очты. Күзен ачканда Ильяс кочагында икәнлеген аңлап, сүзсез калды. Соңыннан ертылган күлмәк җиңе аша егетнең яралы беләген бәйләгәндә күрде Зөлфия: Ильясның күзләре күк йөзе кебек зәп-зәңгәр һәм каушатырлык серле иде... 

– Мин бит аның барлыгын да бүген генә белдем. Унтугыз ел үткәч туган якларга кайткан идем. Мин армиягә киткәндә авырлы булган, җаным. Ник әйтмәгән шунда? Казанда Рәмзиямнән кала көтәр кешем юк иде. Башкага кияүгә чыкты дип хат яздылар да, Харьковта бөтенләйгә калдым. Эшкә урнаштым, аннан өйләндем. Бер-бер артлы ике кызым туды. Бәхетем тулы булсын өчен Рәмзиям генә җитмәде шул. Әй гомер дигәнең, аны уйлый-уйлый үтеп тә киткән диген, ә! Чыкмаган ул кияүгә, унтугыз ел мине көтеп яшәгән! 

Зөлфия бертуктаусыз сөйләнеп утырган иргә куркып карады. Нәрсә дип барысын да аңа сөйли ул? Зөлфиянең үз кайгысы да башыннан ашкан лабаса. Күңелен бушатасы киләме? Юк, ул кызны бөтенләй күрми бугай. Ара-тирә калтыранган куллары белән яшьле күзен сөртеп ала, еш кына кулындагы сәгатенә карап алгалый. 

...Язмыш дигәнең кызык нәрсә икән ул. Сәлах туган ягына җанына читтә эзләп таба алмаган тынычлыгын эзләп кайткан иде. Көтәр кешесе дә, кунар урыны да юк. Тәрәзәләре кадакланган йортының капка төбенә утырып бер елады да кунакханәгә юнәлде. Базарга сугылып чыгыйм 

дигән уй башына ник килгәндер? Ашыйсы ипиләре үзе солдатка киткәндә үк калган булган, күрәсең... Рәмзияне ул шунда ук таныды. Тик хәлләре шәптән үк түгел иде хатынның: аяклары авырткангамы, йөзен сагыш баскан, култык таягына таянып көч-хәл белән генә атлый. Сәлахны күрү белән елап ук җибәрде. Озак сөйләштеләр. Бердәнбер улын армиягә алганнар. Поезды бүген кич китә икән. «Озата да алмыйм бит, Сәлах...» – диде ул, култык таягына ымлап. «Ә ирең?» Мондый урынсыз сорау биргәненә кыенсынып башын түбән иде ир: килешми, кеше язмышына нигә тыкшынырга? «Унтугыз ел баламның атасын көттем, Сәлах...» 

– Гомер үткәч, базар уртасында очрашырбыз дип кем уйлаган? Әйе, нәкъ менә шулай диде. Үкенечле үткән гомер өчен җаның урталай ярып бирәсеңмени?.. 

Сәлах куен кесәсеннән тәмәке кабы табып чыгарды. 

– Барысына да үзем гаепле. Кеше сүзенә ышандым шул. Их, үткәннәрне кайтарып булса икән ул! Уртак балабыз да булгач... 

Ир тәмәкесен кабызды. Йотлыгып төтен сулагач, стенага тавышсыз гына сөялеп утырган кызга борылды. Зөлфиянең күзләре йомык иде. Йокыга киткән кызны уятмады Сәлах, акрын гына торып ишеккә юнәлде. 

«Үткәннәрне кайтарыйк, дисеңме, Ильяс? Чынлап та үкенәсеңме, кадерлем? Бер сер әйтимме? Абау, уртак балабыз буласын да беләсеңмени? Аһ, шаянкаем, кайдан белдең әле? Әйдә, шомырт агачына йөгерәбез! Менә шулай. Тукта, саграк кылан, бу кадәр йөгерүгә егылуым бар ич... Шомыртка ни булган ул, Ильяс? Бу вакытта агач чәчәк ата димени? Һай, җаным, бигрәк матур! Чү, нинди тавыш ул? Агачны кисәләрме? Кем ул? Ник кисә? Иль-я-с-с!!! Агач минем өскә ава... Бир кулыңны, бәгырем! Ильяс! Ташлап китмә... китмә!!!» 

– Туташ, ни булды сезгә? Бер-бер җирегезне авырттырдыгызмы әллә? Берәрсе бәйләндеме? 

Шаулап аккан күз яшьләре аша хәрби киемле кешене күреп, сискәнеп китте Зөлфия. Идәнгә чүгәләгән килеш йокыга киткән икән ич ул. Сәгать ничә? Поезд киткәнме? Сикереп торып ишеккә ташланмакчы иде ул, хәрби комендантны көтүен искә төшереп, туктап калды. 

– Солдатлар кайчан китә? Кайсы поезд белән? 

– Кайсы призывны әйтәсездер бит. Берсен иртән озаттык. Кавказга китәсе егетләр өченче юлдагы эшелонга утыралар. Поезд тагын ун минуттан китә... 

Ун минуттан китә! Баскыч култыксалары яшен угы кебек атылып-бәрелеп йөгергән кызны кызганып, тынып калдылар. Әнә алар! Ильяс та шунда булырга тиеш! Йа, Раббым, өлгерәсе иде. Асфальтка бәрелгән үкчә тавышларын күмеп, беренче юлга товар поезды килеп керде. «Юк!» – дип кычкырды Зөлфия. «Ник юлыма чыгасың?» — дип тавыш бирде паровоз. Баскыч! Өченче юлга чыгаручы бердәнбер юл – баскыч! Тизрәк, тизрәк чабарга кирәк. Туфлиен салып кулына тотты Зөлфия, килеп бәрелгәнгә сүгенеп калган кешеләрне абайламыйча, чапты да чапты ул... 

...Булачак солдатларга саубуллашу өчен биш минут вакыт бирделәр. Перронда энә төртерлек тә урын юк. Кемдер әниләре, туганнары, дуслары белән хушлаша, ә Ильяс юл биштәрен алдына куеп, гамьсез генә тәмәке суыра. Әйтерсең, аның бу дөньяда эше беткән. 

– Энем, бу биштәрне минем улыма бирмәссеңме? Исем-шәрифләре язылган. Зинһар өчен. 

– Ярый, абзый, борчылма, тапшырырмын. Командадагы бөтен малайлар белән дуслашырга өлгердек. 

– Мин ни... танымыйм да аны... Унтугыз ел күрешмәгәч... 

Ильяс, Сәлахның сүзләренә игътибар итмәстән, күзе 

белән кемнедер эзли иде. Килерме? Аз гына үпкәләшү кемдә дә була, әгәр шул аңлашылмаучанлык аркасында бар да бетсә? Зөлфия аның бердәнбере бит. Армиягә болай кисәк кенә алып китмәсәләр, аңлашырга булыр иде дә, ул кайтканчы башкага кияүгә чыкса? 

– Энем, синең исемең ничек соң? 

Өлкән старшина тезелергә фәрман бирде. Үтә коры тавышка егетләр рәткә тезелә башлады. Ильяс та юл биштәрен җилкәсенә асты. 

– Ильяс булам. 

Сәлахның мөлдерәмә күңел чиләкләре чыңлап куйды. 

- Хәерле... хәерле юллар сиңа, исән-сау йөр... улым... 

Әйтәсе сүзләр төер булып бугазга тыгылдылар. Ильяс булачак солдатлар арасына барып басты. «Килеп җитмәде... Их, Зөлфия, Зөлфия... Аңласаң иде хисләремне...» 

Тагын өч минуттан вагонда иде инде ул. Ерак түгел генә пыяла ватылган тавыш ишетелде, кемдер тәрәзәне коеп төшерде бугай. Поезд кузгалды. «Сау бул, Казан! Мин сиңа әйләнеп кайтырга дип китәм. Сау бул, әни! Исән-сау тор! Янында әти булса, ялгыз түгел дип, тыныч китәр идем. Ни хәл итәсең. Миңа әтисез үсәргә насыйп булган. Сау бул, Зөлфиям!! Тукта, кемдер йөгерә. Ул бит, ул!» 

– Зөл-фия!!! 

Зөлфия йөгерде дә йөгерде. Шактый кызулык алган поезд тәрәзәсеннән Ильясның аңа кычкырганын да ишетмәде ул. Пыяла ватыклары аягын кисеп кергәч кенә каты авыртудан перронга бөгелеп төште. Җайсызрак егылды бугай, ташка бәрелдеме, чарасызлыктанмы – Зөлфия караңгылыкка очты. 

Айнып киткәндә, янында баягы ир утырганын күреп куркып китсә дә, эндәшмәде. Дөресен әйткәндә, аңа барыбер иде инде. Сәлах, пиджагын салып, кызның баш астына куйды. 

- Бик авыртамы? Хәзер ашыгыч ярдәм килеп җитәр. 

Перронда алардан башка беркем калмаган. Бары тик җил генә кемнәндер төшеп калган чигүле солдат кулъяулыгы белән уйный. 

– Китте бит, абый, белми китте... 

– Китте, кызым, белми китте... 

Зөлфия кисәк кенә Сәлахның күзләренә карады. Ирнең күзләре коеп куйган Ильяс күзләре иде... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар