Логотип
Проза

   Өйләнәм булгач, өйләнәм! 

  Төшке ашка каз, тана итләре кушып, шулпалы бәлеш салган иде Мәмдүдә апа. Ярты ел элек армиядән кайткан улы, ире, үзе – өчәүләп бәлешне сыпырттылар.

        

  Төшке ашка каз, тана итләре кушып, шулпалы бәлеш салган иде Мәмдүдә апа. Ярты ел элек армиядән кайткан улы, ире, үзе – өчәүләп бәлешне сыпырттылар.  

– Әни, бәлеш бик тәмле булган. Рәхмәт. Нәзиләне дә бәлешләр салырга өйрәтерсең, яме. Мин өйләнергә булдым. Армиядә чагында хатлар язышып торганыбызны да беләсез. Нәзилә күз каршыгызда үсте, аның белән таныштырып тору да кирәкми. Тотабыз да, никах укытабыз и баста. Туйга акча әрәм итмәскә дип сөйләштек. Ниемә кирәк ул, бер көтү халыкны җыеп ашаттың ни, ашатмадың ни. Колхоз таланып бетте, хезмәт хакы нүл без палочки. Эшләгән кешегә дә юньләп акча түләүче юк. Туйда конвертка салган чыштый-пыштый тиен белән табын ясарга тотылган чыгымны да каплап булмаячак. Нәзилә дә шулай ди. Әнә Әхмәт бабай килеп никах укый да, без бергә яши башлыйбыз. Ну, әни, күп кенә эштән котыласың инде. Нәзилә уңган бит! 

 Наил шулхәтле ышанычлы итеп сөйли. Әйтерсең лә, ике яктан да әти-әниләр – барысы бергә җыелышып бу олы мәсьәләне хәл итеп куйганнар да, бүген-иртәгә никах укыту алдында торалар. Егет, дөрестән дә,  шулай уйлый иде. Ләкин... Әтисе авыр сулап куйды да, тәмәке тартырга чыгып китте. Әнисе беравык сүзсез торды. Аннары, китте тезеп, китте тезеп... Урыс кинофильмнарында явыз-усал хатыннарны уйнаган  актерларың бер якта торсын. Зерәгә генә бу авыл хатыннарының даны еракларга таралмагандыр. Әйтәләр бит: «Абайдан кыз алма, Калташка кыз бирмә», дип. Абайда хатыннар – явыз-усал. Калташта – ирләр таш бәгырьле, имеш.  

Кыскасы, әтисе актан да, карадан да бер сүз дә әйтмәде. Күңелендәгесен тышка чыгармый торганнардан ул. Иренең бу мәсьәләдә дә шулай тыныч кала алуы Мәмдүдә апаның ачуын отыры көчәйтте: «Мин нервынчит итәм. Улың малай башыннан камыт кияргә – өйләнергә план корган. Әле кемгә диң? Ата хәерче, ата надан кызына. Түр башыма Нәсиханы утыртасым юк. Аларның заты да, аты да юк. Җенем сөйми шуларның кызын. Алмыйсың аны. Башың яшь…» Тагын әллә нәрсәләр...  

Наилнең әтисе эштән тракторы белән кайтты. «Буранлап тора, иртәгәсен барыбер юлны ачасы булыр», – дип, тимер атын капка баганасына «бәйләп» куйды.  

Төнлә, чынлап та, буран уйнады – карны  иште генә. Наил иртүк торып ишегалдына чыкты. Кар көрәде. Шуннан, әтисенең тракторын кабызып урам юлын чистартырга кереште. «Миннән булсын яхшылык. Яраткан кызым да шул юлдан эшкә йөри бит. Армиядә сөйгәнемнең хатлары юаныч булды. Әти белән әни аңа өйләнергә рөхсәт итмиләр. Туктале, белсеннәр минем отчаянный малай икәнлегемне», – дип, нидер ниятләде.  

Наил өйгә кайтып кергәндә әти-әнисе иртәнге чәйне эчәргә әзерләнеп торалар иде. Бергәләп иртәнге ашны ашадылар. Шуннан Наил:  

– Чыгып карагыз – юлны чистарттым. Зиратка кадәр... Әгәр дә Нәзиләгә өйләнергә ризалык бирмәсәгез, иртәгә шул юлдан мине күтәреп алып барып, җирләп куярсыз, – диде.  

...Наилнең әти-әнисе кардан чистартылган такыр юлдан кыз сорарга – Нәзиләне килен итеп алырга дигән ният белән, аның әти-әнисеннән ризалык алырга бардылар. Нәзиләнең әнисе тәгәрмәч хәтле булып кабарып пешкән ипиләрне  мичтән алып торган вакытка туры килделәр. Мәмдүдә түти: «Никах ашына салган ипиең бик уңган. Балаларыбызның тормышы да  уңышлы, бәхетле булсын!» – дип, берәгәйле итеп сүзен әйтте һәм, шуның белән барысы да аңлашылды.  

...Бу гаиләдә, һәрвакыттагыча, тәгәрмәч хәтле булып, кабарып ипи пешә. Кода-кодагыйлар – кунакка йөрешә.  Мәмдүдә апа кершәндәй яулыгын ябынып, ап-ак оекбашын киеп, ак әбиләргә хас булганча, түр башында бәйләм бәйләп гомер итә. Балаларына, оныкларына бәхет-тәүфыйк теләп, намаз укыган саен дога кыла.  

Наил белән Нәзилә чирек гасырдан артык тату гомер итәләр. Туксанынчы еллар – кытлык чорлар дип тормадылар. Биш бала үстерделәр. Авылда – төп йортта гөрләтеп яшиләр. Балаларның кайсы колледж, кайсы югары уку йортларын тәмамлап эшли башладылар. Тормышлары бик матур. Мәмдүдә апа улы белән килененең энҗе туйларында зәм-зәм суы салынган касәсен тотып, бисмилләһ белән башлап, хикмәтле сүзен болай дип башлады: 

– Ир кеше үз сүзен, үтемле сүзен әйтә белсен икән ул. Улыбыз тиешле вакытта, тиешле сүзен әйтә белде. Алар бәхетле.  

Надир ага мәгънәле елмаеп:  

– Кыз сорарга баргач, син дә тиешле вакытта, тиешле сүзне әйтә белдең бит! – дип, ярты гасыр бергә гомер иткән хатынына үз гомерендә беренче тапкыр мактау сүзләрен әйтте.  

 

 

    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар