Логотип
Проза

Өлеш

Хикәя 

Хикәя 


 

Әти-әнисенең йортында иркәләнеп үскән Зөмәрә иргә чыгармын да бәхетле яшәрмен дип уйлый иде. Язмаса язмый инде ул... 

Барысы да юктан башланды. Юк, юктан түгел, Акбаш Зәкиенә ябышып чыгуыннан. Авылда башкисәрлеге, гаярьлеге, үҗәтлеге белән дан тоткан егетне бер күрүдә яратты кыз. Әнисенең аңа чыгудан кирегә үгетләвенә, Зәкинең үзе ошатмаган гадәтләрен санавына каршы: 

– Аның каравы чибәр! – дип кенә җавап кайтарды. 

Чибәр дә иде шул Зәки. Мускуллары уйнап торган беләкләр, туры көчле карашлы күзләр, чем-кара бөдрәләр… Бер генә җиренә дә сүз әйтерлек түгел. Шуңа күрә авылда үзе дә чибәрләрдән саналган, әллә никадәр егетнең башын әйләндергән Зөмәрә аны үзенеке булырга тиеш санады да. 

Кыз Зәкинең әнисеннән ризалык ала алмаслыгын белә иде. Мәсьәләне бик җиңел чиште: җәйге бер кичтә уеннан өенә түгел, Зәкине култыклап, үз теләге белән аларга кайтты да керде. Кайнанасы да якты йөз белән каршы чыккач, мунча кадәрле йортларын да үз күреп, шунда яшәп тә калды. 

 

– Зөмәрә безнекеләрдә,– дип кергән кодача булырга тиешле кешегә караңгы чырай белән күз генә сирпеп алды да  «Алай икән» генә диде… 

Берәү булса, кешегә-фәләнгә ишетелгәнче, бар авылга таралганчы, кызы янына чыгып чабар, никах укытырга дип өенә алып кайтыр йә шунда ук мулласын табып китерер иде. Фагыйлә карчык алай эшләмәде. Эшләргә, Зөмәрәсенең бик тә ялгышканын күңеле белән тоя иде. 

Хәбәр бирүченең бернинди җавапсыз кайтуы, кодагый булыр дип көтеп торган Фагыйләнең сөйләшергә килмәве кайнанасын аптырашта калдырса да, Зөмәрәнең исе китмәде. Ул моңа әзер иде. Күрше авылда  никахны сүз өчен генә укыттылар да ишле гаиләдә көн итәргә керештеләр. 

Йортлары кысан булса да, Зөмәрә борчылмады. Зәкинең бераз туплаган маясы барлыгын белә иде. Бераздан үзләренә аерым йорт салып, башка да чыктылар. Фагыйлә карчык әнә шуннан соң уйлады уйлады да, баш иеп, күчтәнәчләрен яулыкка төйнәп, кияү белән кыз янына китте. Икенче көнне Зөмәрәгә әзерләнгән бирнә дә колхоз атының арбасында Зәки өенә төшеп утырды. Тәлинкә-кашыкларның, табак-ләгәннәрнең, мендәр-ястыкларның бик кирәк чагы иде. Кызның әнисенә үпкәләрлеге калмады, элеккеләр онытылды. 

 Зәки белән Зөмәрәнең тормышы, хәер-фатихасыз гына булса да, начар башланмады кебек. Дөрес, электән зимагурлыкта йөргән, тәмнең төрлесен татыган Зәки салгаларга яраттты. Клуб тирәсендәме, башка бер җирдәме гаугалар да чыгаргалый. Моны бөтен авыл шау килеп сөйли. Сүзләр Зөмәрәгә дә ишетелә, әмма ул да, Зәкие дә бер нәрсә булмаган кебек, кеше ни сөйләмәс, дигәндәй, тыныч кына яшәвен дәвам итә. Холкы бик кайнар булса да, син алай да син болай, диярлек тә түгел Зәкигә: Зөмәрәсенә ник бер каты бәрелсен, әбисенә ник бер авыр сүз әйтсен. 

Шулай яшәп ятканда, беренче балалары туды. Шуннан соң Зәки дә басылыбрак киткән кебек тоелды. Көннәр сизелмичәрәк үтә башлады. Ул да булмады, Мансурлары тәпи дә китте. Зәкинең әйтеп бетергесез сөенече иде инде. Тезләрендә үчтекиләгәндә, авызын колагына кадәр ерып: 

– Һай улым, маладис, миңа ошагансың, бер белмәгән нәрсәң юк, бер кысылмаган җирең юк,– дип, үзенең дә башы түшәмгә тиярдәй сөенә иде ул. 

Менә бу сүзләрендә Зәки хак булып чыкты да. 

Зөмәрә фермада сыер савучы иде. Таңнан савымга торасы. Төшлектә дә фермага төшәсе. Кичен кабат саварга дип йөгерәсе. Абзарларында үз маллары да шактый гына. Әби-бабай өендә үсмәгән Мансур күбрәк әтисе белән булды, ул кайда буталса, ияреп, шунда барырга тырышты. Төрле эшләрдә йөргән әтисенә ияреп, Мансур һәр иртәдә идарәгә нәрәт алырга барырга гадәтләнде. Малайга алай да озакка сузылган җыелышта утыру күңелле түгел иде, шуңа күрә йә якындагы колхоз бакчасыннан бер шөгыль табарга тырышты, йә механизаторларның нәрәттән чыкканын көтеп торган тракторлар, машиналар тирәсендә кайнашты. 

«Алдынгы» колхозының ишегалдының сул ягына байлардан калган таш йортлар тора иде. Аларның кайсы склад, кайсы нәрсә дигәндәй. Нәрсә генә юк иде аларда! Тракторга керми калган деталь дисеңме, ватык-сатык урындыклармы, оемнәргә салынган ком-ташмы… Җыен ватык-сатык шундагы агач тартмаларда ята. Сәгатьләр буе актарын гына! Складларның ремонт өчен детальләр  сакланганына керсә, Мансур, тимерләр арасында казынып, майга буялып бетә. Мунчала, тәртә, дуга ише әйберләрнекеннән, үзенә кирәкле шөгыль таба алмыйча, тиз генә чыга. 

Идарә каршындагы бушлыкка бик борынгыдан калган, ат көче белән эшләүче яргыч куелган. Мансур кайвакыт шуның бер кырына менеп утыра да, тыныч кына, әтисенең җыелыштан чыкканын көтә. Зур көч белән хәрәкәткә килгән дробилкада һәркем үзенең ашлыгын бушка ярдырып ала ала. Чиратка гына басасы. Атны гына рәистән сорыйсы. 

 Зөмәрәнең бәхетсезлегенә, үзенең күрәчәгенә, көннәрнең берендә ишегалдында уйнап йөргән Мансур әтисе кәнсәләрдә чакта эшләп торган яргыч астына барып керә дә тупчакка кысылып үлә. 

Кулына Мансурның үле гәүдәсен тотып кайткан ирен күргәч, Зөмәрә шундук аңлады. Шикләнгән иде күңеле, сәбәбен дә белми нәрсәдәндер шомланган иде… Бу көн Зөмәрәнең гомеренә йомгак ясагандай булды. 

Зәки хатыны баласы өстенә ташланыр, чәчен йолкып елар дип көткән иде, ә ул тавыш-тынсыз гына ауды да төште. Күмделәр, өчесе узды, җидесе, Зөмәрә беркемгә ачылып сөйләшми йөрде дә йөрде. Әнисе Фагыйлә карчык хәл белеп килгәндә генә онытылып киткәндәйрәк була иде. 

Көннәр шулай үтә торды. Зөмәрә туктамый елады да елады.  Басылгач, председательгә барып, башка балалар да шулай булмасын дип, хан заманы яргычын урыныннан алдыртты. Мансур кысылганнан соң кеше болай да аңа йөрми, ашлыкларын тегермәндә генә тарттыра иде. Беркем каршы төшмәде. 

Шактый вакыт узгач, яргыч та кәнсәләргә төшкәндә күз алдында тормагач, Зөмәрәнең, тыштан тынычланыбрак калган кебек тоелса да, Мансуры өчен кайгыруы басылмады. Кайвакыт тик торганда, беркем көтмәгәндә елап җибәрүе эче тулы ут икәнлеген сөйли иде. Буш вакыт таптымы, зират кырыеннан әйләнергә гадәтләнде. Мансурның яшьтәшләрен күрсә дә, күзләрен ала алмыйча карап тора, төрле уйларга бата иде. 

Боларны күрүдән үзенең дә эче пшкан Зәки хатынын әтисенең абыйсы яшәгән икенче авылга алып китте. Монда тормышлары яңадан бер эзгә төшәр, башка кешеләр арасында сөйләшкән сүзләр үзгәрер, иске хәсрәтләргә урын кимер дип фаразлады. Шулайрак булды да. Әмма бер нәрсәнең дә урыны буш тормый икән: Зөмәрәнең бер хәсрәте кимебрәк киткән күңеленә  икенчесе өстәлде. 

Ят авылда яңа кешеләр, яңа тәртип дигәндәй. Тиз генә халык арасына кереп китә алмаган Зәки Вагыйз абыйсы белән тагын да ныграк дуслашты. Эшкә дә аның белән йөрде, бәйрәмнәрне дә аның гаиләсе белән уздырырга тырышты. Инде авылның үз кешесенә әйләнгәч тә, туган абыйсы белән арасы элеккечә калды. Шулай булгач, нигә иң якын кешең белән юк кына нәрсә аркасында бәхәскә керергә, дип уйлады Зөмәрә, ире белән төрмәдә бер өстәлнең баш-башына утырып сөйләшкәндә. Боларны сөйләп торудан инде мәгънә юк иде… 

Эш менә болайрак булды. Көннәрнең берендә Зәки бик кызып кайтып керде. Нәрсәгә икәнен сөйләп-нитеп тормады, мәктәп бетергән улын үз янына аш бүлмәсенә чакырып чыгарды да, нәрсәнедер аңлатканнан соң, икәүләшеп ашыгып кына каядыр китеп тә бардылар. 

Тикшерүче язмаларын белән танышканда иллә дә яратып чыккан Зәкинең үзе дә белмәгән катылыгына таң калды Зөмәрә. Улыныкына бигрәк тә. 

– Алма агачыннан ерак төшми,– дигән иде әнисе аңа, Зәкигә бармаска үгетләгәндә.– Балалар анага гына түгел, атага да охшый. Шулкадәр дә кайнар, ташбаш инде ул Зәки. Башында нинди уй икәнен дә уйларга өлгерә алмый калырсың...   

– Бөтенегез шулай ди дә… Бер кызган вакытын да күргән юк!– дип каршы төште Зөмәрә. 

– Син күрмәгәнсеңдер дә, тормыш әкренләп күрсәтә ул,– диде әнисе, кызының фикерен үзгәртергә яңа дәлилләр эзли-эзли.– Үзеңнең дә бер дә акылың юк инде, шул ташбашны яклап анаңа каршы килергә дә тайчынмыйсың! 

Соңыннан шуларны исенә төшереп утырса да, Зәкигә баруына үкенми иде әле Зөмәрә. Тормыш күрсәтеп кенә калмый, әкренләп үкендертә дә икән шул… 

Зәки шул кызып кайткан көнендә улы белән аның Саттар исемле дустына барган икән. Вагыйз абыегыз фәлән дә төгән, я аны бетерәм, я үзем бетәм, булышыгыз, лутчы аның башына җитик, ди икән бу, ишектән күренгән Саттарга, сәлам бирергә дә ирек куймыйча. Егет аклы-күкле булып чыккан. Зәкинең холкын белгәнгә, каршы дәшәргә курыккан. Үзе Зәкинең: 

– Без тотып торырбыз, син башына балта белән бәрерсең,– диюенә ризалык та бирмәгән. Торып-торып аннан җавап ала алмагач, Зәки белән Морат үз юлларына китәләр. 

Караңгыда беркем күрми димә. Төннең дә күзе бар. Күзнең дә иясе бар. Урамнан узып барган шул авыл урысы боларны ишетә дә, чынында да, Саттар үтергәндер, дип уйлап, тикшерүчегә, мин Вагыйз абыйлар яныннан узганда кабат тавышларын ишеттем, ишегалларында Зәки абзый ап-ачык итеп: 

– Сук, Саттар, сук, дип әйтте. Шул гына үтергәндер,– ди. 

Бу сүзләргә ышанган тикшерүче, Вагыйзнең ничек үтерелгәнен дә исәпкә алмастан, иң башта Саттарны ябып куя. Соңыннан тегеләрне дә тикшерергә алып китәләр. Саттарның төрмәдән куркуы тагын да көчлерәк була, Зәки абыйсының үзе фаразлаган эшләрен, аларга ияреп китмәвен түкми-чәчми сөйләп бирә: 

– Ул, ни, башына тимер белән суксагыз, калганын үзем эшләрмен, диде. Мин ризалашмагач, Морат суккандыр, әтисе суйгандыр инде...  Кесәсенә мал суя торган пычак тотып килгән иде. Үземне дә чәнчемәгәйләре дип, бик нык курыктым, әмма иярмәдем. 

Зәки пычакны ташларга кызганган икән. Аның юклыгыннан Зөмәрә күңеленә шик төшәр дип тә уйлагандыр. Юып, алган урынына кыстыра. Алар өеннән килгән пычаклар арасыннан Саттар танып алганыннан кан эзен табалар. 

Зөмәрәне бу хәл икенче тапкыр аяктан екты. Зәкине түгел, малаен да яңадан күрәсенә өметен җуйган иде. Хәсрәтен уртаклашырга килгән әнисе белән, тәрәзәләрен кагып, капкаларын эчке яктан бикләп, үз авылына кайтып китте. Кайгы-хәсрәттән икенче тапкыр качуы иде бу Зөмәрәнең. Ул инде моннан соң бер дә хаталанмас, әнисе киңәшеннән башка адым да ясамас кебек иде.  Хатын кайчандыр үлеп яраткан Зәкиенә кисәктән суынган, әйләнеп кайтса да, аның белән торырга җыенмый иде. 

 Ирсезлек түгел, баласызлык бетерә мине, ди иде ул, урамда очрап, хәл белешкән якыннарының Зөмәрәнең картаеп китүен искәрүләренә каршы.  Зөмәрә тора-бара эчтән дә үзгәрде, күңелен моңсулык, ялгызлык хисе баса биләп алды. Ул эшкә барып ябышса да, монысына тотынса да, һич тынгы тапмый иде. Бер көнне уйланып-моэланып утырганнан соң, әнисенә дә әйтеп тормастан, ире белән яшәгән йортына чыгып йөгерде. 

Җәй булса да, кеше тормаган өй суык, ямьсез, нурсыз икән. Зәкие белән бергә кочаклашып ничә еллар йоклаган караватына барып ятты. Аннан да сөрсү, дым исе килә. Шушы әйбер иреннән күңелен тәмам биздергән кебек булды. Берәүләрдә мәхәббәт үтсә дә, туганлык, дуслык хисе кала, мин дә ул да юк, дип уйлады. Малаен үзе артыннан иярткәне өчен күңел төбендә болай да үпкәсе бар иде. Барысы бергә кушылды да Зөмәрәнең күкрәк эчен актарып ташлагандай итте. 

Ирен югалткан хатынның кабат авылга кайтуы турында хәбәр сәгате-минуты белән таралды. Ул баштарак күршеләр күзенә дә чалынырга тырышмады. Үзе белән алып килгән ризыкларын ашап, көннәрен өй җыештырып, каралты-кураны тәртипкә китереп уздырды. 

Беренче көнне үк кичен бакчага чыкты. Кемдер бәрәңге утырткан дип аптырады, китүеңне, бетүеңне генә көтеп торалар… Ярар, аның каравы бакчасын чүп басмаган, кйомалары да төзек торган. Насыйп булса, киләсе елга үзем утыртырмын да үз бәрәңгемне ашармын. Зөмәрә ихластан шулай дип уйлаган иде, бу бәрәңге дә, Ходай язгач, аның табынына менде. 

Шулай бер көнне лапас себереп ятканда, бакча ягыннан Мулләхмәт җизнәсе килеп керде. Башка куркыбрак та киткән иде. Соңыннан капканы эчке яктан терәгәне исенә төште. 

– Нихәлләрең бар, балдыз?– диде Муллахмәт карт.– Монда әйләнеп кайтырга булдыңмыни? 

– Әйе шул. 

Зөмәрәнең артык җәелеп сөйләшәсе килмәде. 

– Фагыйлә ничек калды? Башкалар ничек яшәп ята? 

– Ару гына. 

– Зәкинең хатлары киләме? 

– Малайныкы сирәк кенә килә. 

– Һе…Нәрсәләр яза? 

– Әти монда үпкә зәхмәте йоктырды, буыла-буыла йөткерә дигән. 

– Алайса рәтләнми инде ул… 

– Ходай кушса, рәтләнер. 

– Кушса да, унҗиде елда яшь кеше белән дә ни булмас. 

– Алай дип күңелгә коткы салма әле, җизни! Анда малай да бар бит. Үзем дә элегрәк гел барып йөрдем. 

– Күңелеңә шик салырмын димәгән идем дә… 

– Моратымның тормышы әле башланмаган да. Исән кайтсыннар, вакытыннан алда кайтсыннар, дип телә. Үз кешебез була торып, син булып син… йөрәккә тоз саласың! 

Сөйләшергә дә уйламаган иде Зөмәрә, кызып китте, җизнәсен орышып ук ташлады. 

– Ярар, Зөмәрә, ялгыш үпкәләттем. Малаеның башына җиткән, туганын мал кебек чалып аткан мордар Зәкине дә кызгангач… 

– Ничек булса да, яратып чыккан, бергә гомер иткән, җизни! 

Муллахмәт Зөмәрәнең бу сүзләренә аптыраган бер кыяфәттә карап торды. Аңа Вагыйз кодачасы да бик кадерле, Зөмәрә үзе дә, улы Морат та бик якын иде. Иллә мәгәр башкисәр Зәкине ул бер вакытта да яратмады, юньле кешегә санамады. 

– Юкка үпкәлисең, Зөмәрә. Вагыйзнең ятим калган балаларын, киселгән гомерен уйла. Үз балаңның төрмәгә эләгүенең төп сәбәбен дә ныклабрак уйла. Шуннан соң кем гаепле диярсең? 

– Тегү машинкасы!– дип җавап бирде Зөмәрә. 

Хатынның әйткәнендә хаклык бар иде. Сүз ара сүз китеп, Зәки Вагыйз абыйсының йортта мал бүлешкәндә әнисеннән калган зингерны, кызларга да бирмичә, үзенә алганлыгын исенә төшерә. Шуннан башлана инде! Шул тарткалаш- бәхәснең чишелеше иде әлеге вәхшиләрчә кан коеш… 

 – Алайса, балдыз, бер гыйбрәтле вакыйга сөйлим. Әллә үзеңнең дә ишеткән бардыр. 

– Мине борчымаслык булса… 

– Ерактанрак, кызыграк хәлләрдән үк башласам да ярар. Сезнең авылда элек Фәттах исемле бер кеше яшәгән. Бер-бер артлы ундүрт бала алып кайткан аның хатыны. Үзем дә саннарында, исемнәрендә буталам, ди торган булган ул.  Бервакыт шулай сабантуй көнне олы малае нидәндер, арыпмы, әллә инде салып укмы, канауда йоклый. Авылга кайткан кунаклардан берәү күрә дә әтиләренә керә. Сезнең малай түгелме, дип сорый. Инде караңгы төшкән икән. Теге өенә, ут яндырмыйча гына, балаларын карарга керә. Чыккач, юк, минекеләр өйдә, мич башыннан да, идәннән дә аякларын санадым, ди. Йокыдан торсалар, бер малай җитми, аларга да кунаклар килгән булган да, шуларның малаеныкын да үзенеке дип санаган имеш. Күрәсең, унике малайны ашату түгел, барлау да авыр. Иртән шулай дип уйланып утыра да бу, аннан Баһау исемле туганына китә. Бәйрәмнән соң акча тапканчы бераз бурычка алып тормакчы, имеш. Барганда, кылт итеп исенә әниләреннән мирас булып калган машина төшә. Сатсаң, тормыш җайланыр иде, дип уйлый. Берәр кызны тегүгә өйрәтсәң дә, аз булса да акча кереп торыр иде. 

 Баһау энесен ачык чырай белән каршы ала, тышкы чоланга узалар. Фәттах шулчак моңа тегеләй дә болай дип бәйләнә башлый. 

– Әйдә, машинканы миңа бир, хатының белән икегезгә бер малай, ул сиңа нәрсәгә, минем менә малайларның өстен-башын карыйсым, тамакларын туйдырасым бар,– ди. 

Баһау бәйрәм артыннан энесе шундый сүзләр белән килер дип башына китерсенме?! Ул да каты гына әйтә. Моңа каршы Фәттах абзасына сугып ук җибәрә. Баһау инде монысына чыдый алмый, энесен шактый гына биек баскычларыннан төртә дә төшерә. Тегенең чигәсе ишек келәсенәме, тоткасынамы бәрелә.  Шәп бәрелгән күрәсең, шул егылудан тормый, үлә. Тикшерү килә. Аның хатыны да, иреңне кем үтерде, дип сорагач: 

– Аны кем үтерсен, әниләрдән калган малны бүлешү башларына җитте, – дигән. 

Зөмәрә бу сүзләрне тыңлагач, тормышта хәлләрнең никадәр охшашлыгына, бер үк нәрсәләрнең кабатлануына шаккатты. Без шул килеш тә гыйбрәт ала белмибез, дип уйлады. Уйлавын уйлады… тик… озак та тормады, тагын, әнисенең фатихасын да алып тормыйча, үзенә йөрүен ишәйткән җизнәсенә кияүгә чыгып та куйды. 

Әлеге хәлләрне ишеткән Фагыйлә карчык башта ни дияргә дә белмәде. Шуны сөйләргә дип, йөгереп кергән күршесенә бераз карап торгач, әкрен генә, сабырлык белән: 

– Тагын бер Зәкине тапкан икән. Ник ишне эзләми бу Зөмәрә? Тегесе бер исәр иде. Монысы әтисенә ярарлык, нәфесе шайтанныкыннан артык, – дип куйды. 

– Алай ук димә әле. Менә күрерсең, әйбәт кенә яшәп китәрләр. 

– Яшәвен дә яшәрләр. Мулләхмәтнең бала-чага түгел. Сикерер чаклары узган. Эшләп үлмәсәләр. Әле шуны әйтәм: бер үзенә ни җитмәгән, сорап-нитеп тормыйча, Зөмәрәнең буш бакчасына бәрәңге утырткан, агачларыннан алма җыеп, варенье кайнаткан. Адәм страмы. 

Зөмәрәне Зәки авыр хәлләргә чыдарга күнектерде, горурлыгын җиңде. Ире булып алган Мулләхмәт җизнәсе үзе кебек нәфселе итте. Фагыйлә карчык тагын ялгышмаган булып чыкты. 

Ураза аенда Зөмәрәләр, сәдәканы мулдан гына өләшеп, аш уздырдылар. Шул вакыт ул үзенең генә түгел, башкаларның да абыстайларга артыграк биргәннәренә игътибар итте ул. Әйтәм җирле, барысының, беләме-юкмы, абыстай буласы килә, дип уйлады. Шул көннән Мулләхмәтен җомга намазына йөрергә кодалый башлады. Зөмәрәнең дәлилләре нык иде. 

– Сәдәка дә яхшы гына тиясе булгач… – дип, Мулләхмәт тә килеште. 

Мәчет шактый ерак иде. Авылның алар торган башында картлар барын бар да, озатып йөрерлек түгел. Кечерәк кенә өлешкә күрше урысны ялларга булды. Беренче җомгада ук бабаеның алты йөз сум алып кайтуын күргәч, Зөмәрәнең күзе шар булды. Җитмәсә, Мулләхмәт: 

– Мәчетнең эче бик зур, җомгага йөрүчеләр галәмәт күп икән, алгы рәткә утырсам, тагын да күбрәк була иде, – дип ычкындырды. – Беренче рәткә эләкмәдем, урын беткән иде. 

Зөмәрә, онытканчы, өендә чагында, дип, таныш урысларына йөгерде. Керә-керешкә, исәнләшергә дә онытып: 

– Икенче җомгага иртәрәк илтерсең әле, үз өлешеңне дә арттырырбыз,–  диде. 

Мулләхмәт абзый дөрес чамалаган булып чыкты, озатучыга биргәннән кала да мең сум тотып кайтып керде. Шуннан соң бер генә җомганы да калдырмады ул. Кайчандыр тормышны үзе тарткан, инсафлылыгы, тырышлыгы, юмартлыгы белән дә аерылып торган балдызы, аңа чыккач, үзенннән дә уздырыр дип уйламаган иде Мулләхмәт. Ул акчага бик азды. Инде картын, авырыйм, дигәндә дә, этә-төртә мәчеткә җибәрә башлады.   

Мулләхмәт көннәренең санаулы икәнен белә иде. Беркөнне Зөмәрәсен чакырып алды да, матрас астындагы акчаларыннан аерып бәйләгән ике ун меңен алып, үзеңә авырга туры килсә, мине тәрбияләшкән кешеңә бирерсең, икенчесе үзеңә булыр, дип, кая да булса яшерергә кушты. Кушты да шул көнне үк якты дөньядан да китте. 

Зөмәрә хәсрәтне күп күргән иде. Артыгын еламады, кайгырмады. Кияүгә чыкканлыгын язганнан соң, улы белән иренгән хатлар килүдән тукталса да, ул бу көнне инде югалтулар турында түгел, кайчан да бер үзенең дә якты дөньядан китәчәген уйлады. Мулләхмәте әнә әле генә мал суеп, ит тозлап йөргән иде... Хәзер менә салкын кабер кочагында ята… 

Туктале, дип күңеленә салды Зөмәрә шунда, көннәр җылынуга таба бара, бер банка итен, иренең елын уздырырга дип калдырырга кирәк. Җиделәре узганнан соң, шуны тотып, күршеләренә керде. Аларның кар базлары бар иде. Рәйсә апасы, үзем үлеп китсәм, миндә калыр, дип алырга теләмәсә дә, көчли-көчли бирергә тырышты. Ул: 

– Кайсыбызның алдан үләсен беребез белми,– дигәч, бәхәсләшеп үк китте дә: 

– Рәйсә апа, әйдә кул бирешик,– диде.– Кем алдан үлсә, бу ит лутчы шуңа булсын. 

Рәйсә уенга гына алдымы, кычкырып көлде дә килеште. Шунда, бирешәсе уң кулына Зөмәрә төкергән иде, учы ямь-яшел булып чыкты... Авыруыма барыбер ышанмас, дип, чирләве хакында Мулләхмәткә дә әйтмәгән иде ул. Дошманнарны сөендермим әле, дигән булып, башкаларга да сөйләргә ашыкмады. 

Иртәгесен Зөмәрә торды. Тәрәзәгә килде. Күрше кызы узып бара иде. Ишарә белән генә янына чакырып кертте. Кибеткә барышы икән. Үзенә дә ипи алып кайтырга кушты. Кызый кибеттән кайтканда Зөмәрә апасы түшәгенә ятып күзләрен ачмаска йомган иде инде… 

– Бала әнисеннән алда китмәсен икән,– диде Рәйсә, Зөмәрә янына кергәч, туксандагы Фагыйлә карчыкка ничек әйтергә дигән бер хәсрәттә. –Аның да башына балаларын югалту җиткәндер… 

Хәбәр дә итмәгәннәр иде әле. Күп тә узмады, кемнәндер ишетеп,  әнисен утыртып, ниндидер бер ерак туганы килеп тә җитте. Фагыйлә апа эшкә катнашырлык кеше түгел, дөньядан гаме киткән, дога белән саташкан бер карый иде инде. Ни хәлләр булганын да аңламаган кыяфәттә дисбесен тартты да тартты. 

Рәйсә Зөмәрәнең үзе үлгәч күмәсе ун меңе калганлыгын белә иде. Матрас астыннан да карады, шкафлардан да. Базга төшеп тә актарынды, чорманы да әйләнде. Акча бер җирдән дә табылмады. Теге туганнары әнисен, өчесенә кадәр дип, Рәйсәләрдә калдырды да, Зөмәрәне күмүгә үк китеп тә барды. Шул киткән килеш әйләнеп килмәде. Рәйсә аның килүенә шик белән караган иде… Уен әйтергә алай да ашыкмады. 

Хатынның өчесен Рәйсә базындагы ит белән уздырдылар. Башка ризыкка күршеләр җыешты. 

Зөмәрәнең җидесен уздырганда, бар кешене гаҗәпләндереп, Фагыйлә карчыкны алып килгән туганның улы вафатыннан хәбәр килеп иреште. Йөрәге туктаган диме… Ашка килгән берәүнең кыл итеп исенә төште: 

– Ул кеше минем картка очрап сөйләшеп торган. Зөмәрәне төштә күрдем, бик тәмләп пирәмәч ашый иде, яртысын миңа да бүлеп бирде, дигән. Ашаганда тәмле кебек булган да, авызында әчесе калган. Бетми дә бетми икән. Уянгач, мәгънәсен аңлый алмый аптыраган. 

Бу вакыйганы ишеткәч, Фагыйлә җиңги уянып киткәндәй булды: 

Байлыгын да, хәсрәтен дә бүлешкән инде алайса... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нинди килделе-киттеле язма соң бу? Әсәр дияргә тел әйләнми. Нәрсә турында? Балалары үлгән иде, аннан бала туу турында сүз булмады....

    Хәзер укыйлар