Логотип
Проза

Нәтиҗә

Әллә нәрсә булды Бәхтегәрәемә, бөтенләе белән икенче кешегә охшап бара. Юк, начар якка дип әйтмим, киресенчә. «Бәй, сөен дә тор инде, юктан чаң сугасың», – диярсез инде. Алай бик тиз нәтиҗә чыгарып куймагыз әле. Ун елдан артык бертөрле кеше белән яшә дә, бүген килеп, икенчерәккә әйләнә башласа, аптырамаган җиреңнән аптырарсың!

Әллә нәрсә булды Бәхетгәрәемә, бөтенләе белән икенче кешегә охшап бара. Юк, начар якка дип әйтмим, киресенчә. «Бәй, сөен дә тор инде, юктан чаң сугасың», – диярсез инде. Алай бик тиз нәтиҗә чыгарып куймагыз әле. Ун елдан артык бертөрле кеше белән яшә дә, бүген килеп, икенчерәккә әйләнә башласа, аптырамаган җиреңнән аптырарсың!
Үзем гаепле инде, үзем! «Башка бүрек киеп йөрүең беләнмени, бишенче сыйныфта укыган балаларга да математикадан ярдәм итә алмагач», – дигәнне яратмады бугай. Бәлки, катырак та әйтеп ташлаганмындыр. Алай ул яктан булдырам мин! Аның өчен институтлар тәмамларга кирәкми... Бәй, шуннан соң кичләрен: «Һава сулап керим әле», – дип, чыгып киткәли башлады тормыш иптәшкәем. Күңелгә шик-мазар шактый озак вакыт кермәде әле. Әйдә, көне буе руль артында утырганнан соң әзрәк селкенеп керсен, имеш. Тәмәке тартуын ташлагач та, сөендем генә. Яхшы бит – сасы ис тә юк, акчага да экономия!
Баштагы мәлләрдә игезәк улларыбызның дәресләрен тикшерергә утырганда, тегеләрдән бигрәк, үзе җан тиргә батса, соңгы вакытларда эшләр чикләвек ярган кебек кенә бара. Әллә саф һавада йөрү килеште, әллә башка сәбәбе бар?.. Бишенче сыйныф кына димәгез. Элегрәк хәзерге дәреслекләр белән профессорлар әзерләгәннәрдер әле. Җитмәсә, барысын да түгел, бик «важныйларын» гына. Ярый, монысы башка мәсьәлә. 
Киемнәренә дә игътибар итә башлады бит әле хәләл җефетем! Аңа чиста да булсын, пөхтә дә булсын, имеш...
 Җитте, мин әйтәм, түтәй кичләрен телевизор каршында кофта бәйләп утырырга! Кышның бер караңгы айсыз кичендә киттем Бәхетгәрәем артыннан шыпан-шыпан гына. Туктале, нинди «маршрут» белән саф һава сулап йөрисең икән син, бәгырь кисәгем? Әллә ни озын булмады «маршрут»ы. Түбән очка борылу белән – беренче капка! Тәүбә-тәүбә, бу бит улларыбызны математикадан укыткан Гөлсем Нәҗиповналарның йорты. Менә сиңа мә! Нүжәли, үткән ел гына кияүгә чыккан япь яшь хатынга ияләшкән минем җанкисәк?! 
Аяклар үзеннән-үзе калтырый башлады, әйкәем. Күпме басып торганмындыр, хәтерләмим, шулай да берзаман үземне кулга алдым. Ярый әле пәрдәләре тартылмаган булып чыкты – капландым тәрәзәгә! Бәй, ире дә өйдә ләбаса! Кара, кара, түрдәге өстәлгә Гөлсем Нәҗиповна каршына утырган да, нидер язып утырган була, җитмәсә, минеке.
Баксаң, математика дәресен өйрәнеп йөргән икән! 
«Сер»не үзе «тиште»: 
– Балалар каршында оят бит, шуны да белмисең, дип әйтерләр кебек. Автомеханик Нәҗип абыйга: «Математика дәресләрен тикшерергә белем җитми», – дип сөйләнгән идем, ул киңәш итте. Хәзер ярыйсы гына өйрәнеп барам, Гөлсем Нәҗиповна мактап та ала. Шөрепләр ярыйсы гына эшли бугай әле, әнисе. Аның иң зур файдасы – тәмәкене ташлау әле. Укытучы кеше янында ничектер уңайсыз бит.
 «Ах! – димен, – минем янда аңкытырга ярый, ә башкаларга килгәндә...» Монысын эчтән чыгармадым инде, гәрчә, тыелырга бик кыен булса да. Ни дисәң дә, нәтиҗәсе начар түгел бит!
Читтән торып институтка керергә дә ниятләп тора әле Бәхетгәрәйкәем. Ния, укысын, белемнең кемгә зыяны бар аның! Нәҗип абый хаклы ялга китүгә, аның урынына әзер кадр!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар