Логотип
Проза

Әнкәйнең утыз өч гәрәбәсе. № 5.

(«Минем беренче гомерем» әсәреннән)

Ялган күләгәсе чынга төшә
Әткәйнең соңгы хаты 1943 елның июлендә, Орел тирәсеннән килде. Курск мәхшәре алдыннан. Язган хатларыбыз кире кайтты. Ахырда, эзләтә торгач, “хәбәрсез югалган” дигән рәсми кәгазь алдык. Хәбәрсез югалу өмет калдыра. Нинди генә хәлләр булмас сугыш гарасатында. Хәтерен җуеп госпитальдә ятмый микән? Плен төшмәде микән, диясең дә, эчтән тынасың. Миллионлаган язмышларны ботарлаган ул кыямәттән бер кеше эзен табып буламы? Якташлар очрап, адрес алышкандыр, берәрсе язмасмы дип тә көтәсең. Өмет чаткысы яктырган һәр имеш-мимешкә, багучы, күрәзәчегә ышанырга әзерсең - әйбәткә генә юрасын.

Бер көнне, кечкенә арбалар тартып, авыл аша үтеп баручы өч хатын безнең ишекне шакый, кунып чыгарга гелиләр. Юл хәлен белгән әнкәй ихлас каршылый, бәрәңгесен пешерә, чәен «уя. Тегеләр шунда көтелмәгән хәбәр әйтә:
- Ирең Галиулла кайтып килә, урман читендә итекләрен салып, ял итә алды. Хатыным - Хәлимә, кызым Наҗия, - диде.

Ничә ел буе хыялланып көткән әнкәйгә җитә кала. Мин өйдә юк чак, Фарукны ияртә дә, урман буена ашыга. Күренми Галиулласы. Кая югалды микән, ходаем, ни булды, кайтып җиткәч кенә, и Галиулла-а! - дип әнкәй кычкырып йөри межада.
- Кайбыч абый! - дип Фарук кушыла. Урман ул сүзләрне кире кайтара. Өметләнгән, ышанган кешегә кайтаваз да җавап сыман - ире тавышын ишеткәндәй йотылып тыңлый. Караңгы төшкәндә офыкта ыграк күренмәсме дип, җиргә үк иелеп карыйлар - юк, җан иясе күренми. Кырда — сагаеп --тынып калган ялгыз карама, ә урман - караңгы билгесезлек.

Төнгәчә йөреп, вәсвәсәгә бирелеп кайтып керә әнкәй. Теге хатыннардан җилләр искән. Сөенчегә әзерләп куйган ак ефәк шәлем бар, дигән иде юкса. Ашап-эчеп, кунып чыгар өчен ялган оештырган имансызлар. Безнең исемне белү читен түгел лә. Әнкәй озак вакытлар тынычлана алмады:
- Урман буена җиткәч, кайтмый калмас иде. Качкыннар үтереп ташлады микән, раббем? - дип фараз кыла да, үз уена үзе ышана башлый. Коры-сары җыярга баргач та, агачлар ешлыгына карый. Элек качкыннан курыкса, хәзер могҗиза көткәндәй эзләнә күзләре.

Бу хәлне хисчән әнкәй бик тәэсирләнеп сөйли, хәбәр авылга тарала. Төрлечә юраучылар бар икән:
- Кайткандыр... Яшерәләрдер...

Утынга йөрүебезне дә бүтәнчә уйлаучы бар икән. Вакыты шундый, ни генә күрмәгән башлар, ни генә ишетмәгән колак. Хәтта тугани абый да шыпырт кына сорый:
- Дөнья булгач, төрлесе булыр, киңәшик. Бездән яшермә, сеңел.
Икеләнер урын да бар икән:
- Өстәл җәймәңне әйтәм, мондый сары чуклысы юк иде кебек?

Күңеле тулышкан әнкәй, аптыраганнан көлеп җибәрә:
- И абый, абый, туганың да шулай дигәч. Сандыктан алдым, җәйгәнем юк иде. Ялчеккә илтеп, бәрәңгегә алыштырмак булдым. Бергә чакны хәтерләтеп базар көнгәчә күз алдында торсын дидем.

Ышанып бетте микән тугани абый? Әнкәй үзе дә алдакчы хатыннар коткысыннан арына алмады. Хыялга хирыс җан, чын итеп күз алдына китергән. Ничә еллар җыелган өмет, менә-менә очрашабыз дигәндә мираждай эреп югалсын әле. Әткәйне инде ул ерак сугыш җирендә түгел, үзебезнең карурманда югалгандай шөбһәләнә.

Җан тынычлыгын качырган, алдап нәүмиз иткән бу вакыйганы әнкәй кат-кат сөйли, битләре ут яна. Шундый көннәрнең берендә Гыйльман бабай очрап:
- Әтиеңне фронтта күрдем... -дигәч тә ышанып җитмәдем. Сугышка хәтле ул хәрби киемнән, наган тагып район үзәгендә - Кайбычта банк, сберкасса каравыллый иде. Әткәй белән дуслар - танышлар. Сугыштан соң да холкы үзгәрмәгән: зур хәбәре бар сыман күзгә карап тора да, бу юлга калсын, дигәндәй, эндәшми. Менә, әле дә:
- Ярар, калганын бер әйтермен әле, - ди. Мин инде бу гадәтенә күнегеп тә беттем, сүзе булса әйтер иде. Шулай ничә омтылудан соң янә кузгатты:
- Әтиең белән бер часть тә булдык. Ул ат белән йөри иде - передовойга кирәкне ташыйлар. Берсендә шулай, чалбар кесәсен кисеп, янчык итеп тоз салып килгән иде. Ул чакта тоз бик кадерле. Бобруйск янында, 1943 елның декабрендә...

Әткәй Курск дугасы мәхшәреннән исән чыкканмы? Язар иде. Алай дисәң, “бер кесә тоз”ны уйлап чыгарып булмыйдыр? Әллә хатлары ут эчендә югалганмы?

Тагын бер яңартты теге сүзне Гыйльман абый. Өзелеп торганнан соң кибеткә аракы кайткан иде. Кызмачарак, кочаклап алды, үпмәкче, күзендә яшь:
- Моңа хәтле әйтә алмадым... аты-ние белән беткән, тузан булганнар... Иптәшләре белән - унбер кеше... Бомбежкага эләккәннәр. Шушы йорт төшеп утырырлык воронка булган. Ул чакта бик каты наступление иде...

Кызмача кешенең кайсы сүзенә ышанырга да белмәссең. Эчәргә сәбәп эзләүче дә була бит. Минем гөнаһтыр инде бусы, әмма шундый уй килде башка. Тагын нидер әйтеп җиткермәде кебек. Бәлкем, сөйләгәне хактыр? Нигә кирәк ди аңа ялган оештыру? Утырып бер күңелен күреп сөйләшкән булсам инде. Форсат чыгар әле, дидем шул. Теге хатыннар оештырган ялган аркасында бу юлы чынга да ышанмадым, ахрысы. Ачыкларга Гыйльман абый да юк инде.

...Сугыш калдырган хәсрәт миналары искәрмәстән әле дә шартлый, элекке яралар да ачыла. Гыйльман абый сүзләрен мин әнкәйгә әйтә алмадым. Ник тагын бер җанын ярсытырга, дидем. Бусын белми китте...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар