Логотип
Проза

Әнкәйнең утыз өч гәрәбәсе. № 4.

("Минем беренче гомерем" әсәреннән)

Әнкәйнең утыз өч гәрәбәсе
Балачагымнан таныш кабасында тәрәшледән җай гына йон сава, зырылдатып орчыгын бөтергәләп-биетеп җеп чорный. Бер уңайдан көйләп тә куя:
...Кар ява буран юкка;
Елама, җаный, түкмә яшең,
Бетермә күзең юкка...


Көрсенеп ала да ялгап китә:
— Апам Миңлегаян вафат булгач, Фазылгәрәйне ятим итмәс дип, Габделхак җизни мине сораган әтидән... Галиуллама алыштыраммы соң! Үзе ишеткән дә, урамнан шушы җырны җырлап узды. Вәгъдәләшкән идек, төенчегем әзер — шул төнне ябышып чыктым.
Әнкәй яңадан ул көннәрне кичереп дулкынлана, фәлән егет тә сүз кушып караган икән — телендә Галиулласы, җавабында ул! Тәрәшледән ак йон җебе саумый, җыр савадыр әнкәй, Җырында уйларының безгә ишетелгән өлеше:
— Күз алларыма китерәм,
Сөйләштерәлмим генә...

Мин дә әткәйне күз алдыма китерәм, мин дә сөйләштерә алмыйм. Тавышы ничегрәк иде әле, хәтерлимме? Әнкәй хәтерли микән? Сорый алмый калам, йәнә җыр:
— Аерым-аерым түтәлләр...
Без аерыллык — буллык вәйран,
Аерылмасын бүтәннәр...


Унөч ел гына бергә яшәп калганнар. Үз гомеремә күчереп карыйм да — бигрәк аз. Бердәнбер мәхәббәтенә — изге хискә табынып, тугрылыклы яшәде. Әткәйнең үлгәненә, дөньяда юклыгына ияләшә алмады, ышанырга теләмәде. Әткәй дә өметкә урын калдырган:
— Мин югалмам, ниләр генә булса да — көт! — дигән сугышка киткәндә. Истәлеккә, вәгъдә билгеседәй, гәрәбә муенса калдырган. Ул гәрәбәләр яңа аерган балдай үтә күренә, саф-сары иде. Алып карарга, уйнарга ярата идем. Колакка чалынып калган: гәрәбә яна, ди. Берсен генә, бераз гына сынап карамакчы идем. Гөртләп кабына икән — төтенсез яна! Тиз генә өреп сүндердем. Шул кадәр януга күмергә калыр дисәм, пешкән тән сыман әз генә кабырчыкланган.
Гәрәбәләрне әнкәй санап-барлап кына тора иде: утыз өч! Тол калып әткәйне көткән, дөньяда ансыз яшәгән еллары да утыз өч булды. Сап-сары гәрәбәләр тоныкланды, сагыну сагышлары сүрелмәде. Гәрәбәдәй дәртләп кабынган үкенеч-әрнүләр эчтән янган, төтенсез янган:
Уф дигәндә килмә якын —
Янарсың ялкынынла...


Мәңге тынгы белми дулкынланган диңгез сагышыдыр ул гәрәбә, тозлы яшь бөртегедер. Безнең хатын-кызлары элек-электән диңгез зиннәтләрен үз иткән: энҗе, мәрҗән, гәрәбә тагарга яраткан. Әлмисактагы әбиләрдән, диңгез буенда яшәгән борынгы кавемнән канда күчеп килгән ихтыяҗ-теләктер әллә бу йола? Кай заманда да муеныннан гәрәбә сагышы төшмәгән: аерылу да, сагыну аның язмышы.

Җепкә тезелгән гәрәбә хәле четерекле — кеше гомере сыман. Өзелеп, идәнгә сибелгән чакларда әнкәй каушап кала, яман фал дип курка. Чүплибез, тезәбез — кат-кат барлап, саныйбыз. Гәрәбә тәнгә сихәтле, файдасы бар, дия башлады соңгы елларда әнкәй. Шулайдыр, мин дә ышанам — сөйгәненнән калган ядкарь бит. Һаман көтә, гәрәбәләрен сыйпый-сыйпый төшен юрый:
— Исән ул, кайтыр атаң. Әйтәм бит, төшнең җиде көннән, җиде елдан, унҗиде елдан рас килә торганнары була, утыз җиде елдан да буладыр. Менә күрерсез, алла боерса.

Булмады шул. Утыз өч ел көтсә дә кайтмады. Үз гомере өзелде, гәрәбәсе калды. Сап-сары, сагыш-сары гәрәбәләрне мин саклыйм. Әнкәйнең ышанычы үлмәде:
Миннән соң кайтып керсә нишләрсең? Шул хәтле көтеп-көтеп...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар