Логотип
Проза

Әнкәйнең утыз өч гәрәбәсе. № 2.

("Минем беренче гомерем" әсәреннән)

Әле дә тамак төбендә...
Тамчылы гөлләрне күчереп, тәрәзәне ике якка ачып җибәрде әнкәй, челтәр пәрдәне сөзеп өйгә дип керде – рәхәт булып китте. Мондый чакта әнкәй ягына күз кысып, көйләп куя: 
Әнә килә бер күмәле
Өсте яшел түмәле;
Сөйләшәсе сүз күп әле,
Сөйләшкәнче үп әле...


Кабык күмә тартып тузанлы юлдан атлаган яшь хатынны күргәндәй булам, килә торгач, әнкәй булып чыга ул, чиккән алъяпкычтан, җиңсә кигән, иңендә урагы:
Кызлар, дигәч, кызамын
Уң кулымны сузамын;
Кыз дигәнем хатын булгач,
Кырын карап узамын.


Пумала белән битенә сабын күбеге сылый, ак сакаллы бабай кебек әткәй – шундый булыр микән ул бер заман? Алдындагы көзгене уйнатып ала да, кырына, үзе кизләүгә үткән кызларны шаярткан була: 
Татар әйтә “тары ярма”,
Урыс әйтә “пышана”;
Кызлар дигән кызыл алма
“Алам” дигәнгә ышана.


Кызлар ишетми дә инде, әнкәй барыбер чынга ала, шуңадыр әткәй тагын өстәп куя: 
Теге, теге, тегендә,
Теге капка төбендә;
Тегенең белән сөйләшкәннәр 
Әле дә тамак төбендә.


Әнкәй кырт кына тамак кырып куя – ошатмады. Тәрәзә яныннан ук үтеп-сүтеп йөргәннәргә эче поша аның. Ахырда әткәй, күңеле булсын диптер, җырның мондыен да өсти:
Кызыл-мызыл күренә - 
Кызлар мәллә абзарда,
Кызлар диеп барып керсәм - 
Кызыл сыер абзарда.


Ахырдан, битенә хушбуй бөркеп, әнкәйне дә хушландырып куя: 
Үпкәләмәче, җаный,
Уйнамагач та көлмәгәч,
Бу дөнья нигә ярый.


Җырның ертыгы юк, дигәнне бик белә, тик Галиулласы килештереп кылангач, ышанмас җирдән ышанадыр. Берсе шаярта, берсе үртәлә – алар шундук аңлаша. Әмма көнләшү галәмәтен сизенеп, ирештерүчеләр дә була. Татулыкны күпсенүчеләр дә бар – төшенеп җитмәсәм дә, ишетеп торам.

Ир бирмәк — җан бирмәк, — диюе шундыйрак уңайдан булгандыр.  Утызы да тулмаган, иркәләнеп, үпкәләшеп тә, үбешеп, рәхәтләнеп яшәр чаклары да бит.
Әнкәй сүзе дә үткәндер, кызлар сукмагын инешкәрәк кысып, өй каршына кечкенә генә бакча ясады әткәй, рәшәткә тезде. Авылда күрелмәгән корыч агачы алып кайтты, каен утыртты. Каен — кайгы китерә, диләр... — Ак каен — шатлыкка ул, сиңайтәм! — диде әткәй сөенеп.

Арага дошман керә алмады, дияр идең дә, булган шул, ир-җанны тартып алган кара көндәш — миллионнарны аерырга зәһәр-зәхмәте җиткән сугыш көткән алда. Чытлыкланып кызлар юргалаган чишмә юлларыннан козгын тавышы булып кара хәбәр узар көн килде. Шуңа да кадерледер әткәйнең ул чагы, тәрәзә ачып көзге уйнатулары... Үзе дә сагынгандыр ул чакларны. Җитүле сакал-мыегын окопта көзге кыйпылчыгында күргәндә, тамак төбендә сагыш төере, югалтулар ачысы тойгандыр. Минем ул әле дә тамак төбендә...

... Авылга кайткач, элек безнең йорт булган Ситдыйк абый нигезендә теге кадерле агачларның киселеп-туралып җирдә ятканын күреп сыкрандым, абынгандай туктап калдым. Үпкәләп булмый, агач гомере дә чикле, сугыштан соң да күпме еллар үтте. Барыбер читен — мине авылга, бала чагыма ялгап-тоташтырып торган тамырлар иде ул, әткәй кулыннан яшәү алган тере тамырлар иде, әткәй җырын тыңлап бергә үскән якыннарым иде, “Әткәйгә хат” поэмасына кергән истәлек иде, «Әткәйгә хат» поэмасына кергән истәлек иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар