Логотип
Проза

Әнкәйнең утыз өч гәрәбәсе. № 1.

("Минем беренче гомерем" әсәреннән)

Сак-Сок белән очрашу
Әкият-кыйсса, мөнәҗәтне, шигырь бәетләрне кичен җылы мич янында утырып тыңлый идек. Ә бусы җәйге кыраулы, салкын чыклы иртәдә булды. Әнкәй көтүгә терлекләрне куып кайткач уяндым:
Мәдрәсәләрдә китап киштәсе,
Сак белән Сокның бәетен ишетәсе...


Авыр хәбәр сөйләгәндәй хәсрәтле иде тавышы,  йокымны качырды:
Әткәй каллырлы, өйлә торсын, дип,
Әнкәй каргады, Сак-Сок булсын, дип...


Каргышның хәтәр нәрсә икәнен беләм, әнкәйне рәнҗетергә ярамый. Нишләде микән ул малайлар? Исемнәре дә әллә нинди, әкияттәгечә. Борын-борында булгандыр. Алай дисәң, ник шулай кызганыч? Кара урманда, шушындый кыраулы иртәдә ничек түзәләр микән? Ә минем түшәк җылы, әнкәй сырган юрганым йомшак. Салкын урман яфраксыз, шыр булып күз алдыма килә: ак томан сарган агачта Сак белән Сок бөрешеп утыра. Каргыш — бер сүз нишләтә, бер сүз.
Аклы күлмәкне туя кимәлем...
Газиз әнкәмне туя курмәлем...


Үксүем сизелмәсен дип, юрган читен тешлим. Ник ул малайлар әнисенә карышты микән? Ник шулай каргады икән әниләре? Әкияттәге үги ана түгел бит?
Барлык урманга, җиләкләр пешкәч,
Әнкәй елыйлыр, исенә төшкәч...


Үкенә икән, елый икән. Шул ана көйләп тора сыман. Әнкәй тавышы ич! Менә ул туктады да, ашыгып кузгалды, итәгендәге йомгагы идәнгә тәгәрәде.
— Ни булды, бәбкәм, ник елыйсың? Төшеңдә курыктыңмы?
Дәшә алмыйм, Сак белән Сокны кызгануга татлы яшьләрем кушыла: «Әнкәй мине каргамас!”
Әнкәй юрганымны рәтли:
— Ела, балам, елап бетер. Елагач җиңел була ул. Тик елап йоклама гына. о Аяк очларына басып әкрен генә китә. Йокламыйм, уйланам мин. Әткәй-әнкәйне беркайчан да рәнҗетмәм...

Инде үсә төшкәч, урманга баргач та, биек имәннең кутыр-кытыршы ботакларына карый идем:    кошлар түгел, түбәтәйле Сак белән Сок моңаешып утыра сыман.

Каргыш, бәддога яшендәй сугар дип ихластан курыккан беркатлы балалары идек. Куркуның мондыен юксынам мин. Андый инанулар, күпләрнең вөҗданыннан аерылып Сак-Соклар дәверендә калды бугай: юк-барга ышану ди торгач, юкка чыкты. Бу бәет хәзер дә җан сафландыргыч - акыллыга гыйбрәттер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар