Логотип
Проза

Әниле ятимнәр

(хикәя)


(хикәя)


      Әниебез,  сөяркәсе  Галимгә ияреп,  безне ташлап киткәндә миңа унике, ә энемә  җиде яшь  кенә иде әле.  Ярамаган эш эшләвен аңлапмы,  әтигә бер кәлимә сүз әйтмичә, безнең белән дә саубуллашмыйча, әни   җәйге таң тишегеннән өйдән качып диярлек чыгып тайган иде. Әбәт вакытына хәтле әнинең кая булганын белмәдек.   Йомыш белән берәрсенә киткәндер дип уйладык.  Өчәүләшеп  пешкән бәрәңге ашарга утырган идек, ишектән Галим абыйның хатыны Зөлхиҗә апа килеп керде. “Менә бит, байткә! Оят та юк боларда!  Ыштыр битләр! Икесенә биш баланы ташлап чыгып киттеләр!” – дип   кулларын ботларына   суга-суга  ярсып  кычкырды.    Әти күрсәткән урынга утырган иде, янган йөрәгенә урын  таба алмыйчамы, сикереп торды.     Бездә ашау кайгысы китте. Әнинең   амбар башлыгы Галим белән чуалганы барыбызга да билгеле иде әлбәттә. Тик  икесенә биш баланы ташлап,  ничә еллар көч түккән йорт-җирләрен калдырып,   күз күрмәгән якка чыгып китәрләр дип беребезнең дә башына килгәне юк иде.  Бу  көтелмәгән хәбәрне ишетү  әти өчен дә бик авыр иде, ахры. Зөлхиҗә апаның сүзләрен ишеткәч, әти торып басты. Гаепле кешедәй,  йөзе кызарынды, аннары агарды.  Миңа, энемә күз ташлады.  Нигәдер тәрәзә аша  урамга карап торды.  Аннары гадәттәгечә юаш  тавыш белән җаваплады: “Белмим инде ни әйтергә дә. Арыган  инде болардан.  Кешедән оялмасалар, балалардан оялсыннар иде”.   Зөлхиҗә апа, рәнҗүенә түзә алмыйча, каргана-каргана чыгып китте.   Әти бер мизгел сүзсез-өнсез утырды да  ишек алдына чыкты һәм абзарга кереп китте.   Энем Искәндәр әнинең безне ташлап киткәнен аңлап бетермәде, ахры, әни кунакка киттемени, кая китте, ник безне алмады, дип сорады.  Бер-бер артлы яудырган йөдәткеч сораулар ташкынын туктатыр өчен генә: “Әйе, әни кунакка китте”, − дигән булдым.      
       Әнисез ничек яшәргә дигән җавапсыз сорау әтинең генә түгел, минем башка да  ишелеп төште. Әни кая да булса киткәндә бер көн, күп булса ике көн ансыз калган чаклар бар иде.  Ә бөтенләй  әни булмау! Уйларга да куркыныч! Ничек яшәрбез без әнисез? Әни кебек дөнья көтәргә мин бәләкәй әле. Әти көне-төне эштә. Ә энем? Әнинең кайтмаячагын ничек аңлатырга аңа?   Безне ташлаганын, балаларын  хатынлы иргә алыштырганын ничек аңларга, ничек кабул итәргә?  Үз әниебез исән булып, әнисез үсәрбезме?  Сагышлы  уйларымнан чарасыздан күңелем тулды һәм мин дә, әти абзарга кереп бикләнгән кебек, чоланга кереп, эчтән ишек келәсен төшердем.  Әти кереп мине эзли башлаганчы мин бикле чоланда  елап утырдым.  Нарасый күңелем бу  начар яңалыкны кабул итәргә теләмәде.  Бәлки әни кайтыр әле, дип үземне үзем юатырга тырыштым.  Минем үксегәнне ишетеп, әти ишек янына килде һәм, елама, балам, диде.  Ә мин туктый алмадым. Бераздан миңа Искәндәр дә кушылды.  Әти мине чоланнан чыгарды да икебезне ике ягына утыртып кочып алды. “Елап утырып булмас, балалар. Ничек тә яшәргә кирәк. Син зур инде,  Гөлфия кызым. Бергәләп көтәрбез дөньяны”, − дип күзләрен мөлдерәтеп  миңа карады.  Ул үзе дә бу мәлдә югалып калган иде, ахры. Безне генә түгел, үзен дә шулай  юатырга, өметләндерергә  тырышуы иде сыман. 
     Әтинең  капканы җил какса да йөгереп чыгуы да,  Искәндәрнең  әни сүрәтен кулыннан төшермичә  туктаусыз тәтелдәве дә, минем авыл очына чыгып юлга текәлеп көтүем дә  юкка булды – зар булып көткән кешебез кайтмады.   Әни кебек үк булмаса да, мин әкренләп дөнья көтәргә дә өйрәндем.  Ипигә баш куярга, камыр басарга, мич ягарга әнидән өйрәнгән идем. Шуңа күрә ипи салуы миңа кыен тоелмады. Су ташу да электән минем өстә иде. Ныгып җитмәгән бармакларым белән сыер саву гына миңа җиңел бирелмәде.  Җитмәсә әнигә күнеккән сөтлебикә мине ят итә, сөтен төшерми, тибешә.   Җәфалана торгач, әти белән монда да җаен таптык:  беразга гына бозавын  имчәккә кушабыз да,  сыерыбыз сөтен төшергәч кенә аерабыз. Чарасыздан булса да   Искәндәр дә кул арасына керә башлады.  Мин аңа  түтәлләрдән чүп утарга, яшелчәләргә су сибәргә кушам.   Идәнне дә бергәләп юабыз.  Көтүдән кайтмаган малны да Искәндәр эзләп алып кайта.  Әти ферма малларын караудан бушаган арада өйгә кайтып әйләнә, безгә тегесен-бусын  эшләргә куша.  Әтинең сабырлыгына әлегә хәтле шак катам.  Балалыгыбыз белән ни кылсак та,    бервакытта да безгә сугу түгел, тавыш күтәргәне дә булмады! Безнең хәлне белергә сирәк-мирәк кенә әнинең апасы Әкълимә апа кереп чыга.  Җеген җеккә китереп, безгә эш өйрәтә.  Ул да Галимгә ябышып качкан  әнине акламый. Ашарга пешерү, кер юу, мунча ягу  да минем өстә.  Бәрәңгене өчәүләп утыртабыз, өчәүләп алабыз.  Печән чабу, җыюны да шулай ук өчебез эшлибез.  Авыл баласы өчен дөнья көтәргә өйрәнү авыр түгел. Әнисез яшәргә өйрәнү бик авыр.  Җәй башында чыгып киткән әнидән  инде берничә ай кош теледәй  дә хат-хәбәр   юк. Әниебезгә кирәкмәвебезне аңлау нәни йөрәкләребезне яралый.  Азгын даны күтәргән әни өчен авыл халкы алдында әти белән без кызарабыз. Күрше-күләннән әни турында начар сөйләтәсем килми. Кызыксынган,  кызганган булып, җанны яралаган сораулар бирүләрен дә яратмыйм.    Гомүмән, әни киткәч мин  кешеләр белән бик аралашмый башладым.  Һәркемнең дә беләсе килә: “Әниегез кайтмадымы? Хаты-хәбәре килмәдеме? Кайда яшиләр икән? Әниеңне сагынасызмы?”  Сагынмаган кая ул әнине!  Бүген кайтып керсен иде, бүген кочып алыр идем дә беркая да җибәрмәс идем!  Тик барысына да сөйләп буламы соң бу турыда?! Әнинең чәчләремне тарап, үреп, ак тасма бәйләп куйган чакларына хәтле сагындым.  Тараганда бер дә авырттырмас, чәчне тартмас иде. “Менә минем кызым нинди матур булды!” − дип мактап ук  куяр иде.    Ә мин башыма әни кулы тигәнгә изрәп, йокымсырап утырыр идем.  Әнидән тегәргә өйрәнеп калмавыма  бик үкенәм. Кич утырып миңа бөрмәле итәкле күлмәк теккән арада тын гына җырлар иде:  “Агыйделнең аръягында бәхетле ил бар диләр...”  Әни китеп югалгач, нәкъ җырдагыча,  Агыйдел аръягында адаша-адаша  үз бәхетен эзләп  йөридер  төсле.  Тик ул эзләгән бәхет нинди була икән соң ул? Белсәм, мин ул бәхетне әнигә монда да  һичшиксез табып бирер идем!  Ир-ат белән түгел, бары тик әни белән генә бүлешәсе серләремне  бик тирән яшердем.  Үскәндә балага әни һава кебек,  су кебек кирәк! Уйлавымча, әти белән начар да яшәмәделәр кебек.  Безнең әти сабыр холыклы, хәтта бераз юаш та. Әни киресенчә тиз кызучан.  Яшь чакта  яратышып йөрүләре, ничек кавышулары турында  сораганым бар иде. Әти көлемсерәп кенә куйды. Ә әни кычкырып  кына көлде: “Сиңа тормышка чыгам, дип үзем  башлап әйтмәсәм, әтиегез  әлеге көнгә хәтле буйдак килеш йөрер иде әле!”  Өйдә дә әти түгел, әни баш иде.  Күбесенчә аның сүзе сүз иде. Әни китеп югалгач, әти дә үзгәрде. Болай да ябык гәүдәсе тагын да арыкланды. Күптән ташлаган тәмәкесен тагын суыра башлады.  Ташландык ир язмышы җиңел түгелдер шул. Ташландык балаларны ялгызы  үстерәсе, кеше итәсе...  Бала кошның авызы зур. Әтигә безне үстерүе җиңел булмады. 
         Әнине алып киткән  беренче җәебез үтеп тә китте.  Безнең  моңлы кәефне тойган елак көз килеп тә җитте. Башка елны  мәктәпкә барасы чакны зарыгып көтеп ала идем. Быел  анда барырга да атлыгып тормадым.  Әниле-әтиле балалар арасында ала карга булып йөрүе бик кыен икән.  Кызлар минем күңел ярасына тия дип тормый, телләрендә гел әниләре. Әни шуны пешерде, әни шулай дип әйтте,  әни  шуны сатып алды...  Сигезенче март тирәсендә әниләргә багышланган инша яздык.  Мин әлбәттә әти турында яздым. Әти безнең өчен әти дә, әни дә шул хәзер.  Укытучы бер сүз дә әйтмәде.  Бары тик миңа, аңлыйм хәлеңне, дигәндәй  мәгънәле  караш кына ташлап  алды.  Ана арыслан баласы өчен утка керер, дигәннәр. Безнең әни ана арыслан түгел иде шул... Укулар башлану белән  миңа әлбәттә җиңеллек  килмәде.  Дөнья көтәсем, йорт карыйсым бар, дип дәрестән китеп булмый. Ә барлык йорт эше күбрәк минем өстә. Иртән мәктәпкә киткәнче  мин, таңнан торып, йорт эшләрен бетереп китәргә тиеш.  Кайтып керү белән ашарга пешерергә, кер юарга,  өй җыештырырга, мич ягарга, мал карарга...  Уен дигән нәрсәне күптән оныттым.  Йокы туюның нәрсә икәнен  бары тик өйдән чыгып киткәч кенә белдем. Шулай да  мин әйбәт укырга тырыштым.   Башкача ярамый иде миңа. Искәндәр быел беренче класска укырга керде. Әти белән районга барып мәктәп формасы, букча алып кайттылар.  Энем  хәрефләрне таный башлау белән, утырып әнигә хатлар яза башлады.  Хат ташучы кыздан йөгерә-чаба  үзе  конверт сатып алып кайта да  адресны миңа язарга куша.  Мин аның күңелен төшермәс өчен генә  ул хатларны төрле шәһәрләргә уйдырма адрес белән җибәрәм.  Шунысы кызыклы, кая, кемгә эләгүе дә билгесез  ул хатларга мин никтер үзем дә әнидән җавап көтә идем...  Дистәләгән хатларның берсе булса да әнигә барып эләгер төсле тоела  иде... Уйдырмалы адрес  буенча киткән ул хатларның күбесе “мондый адресат юк” мөһере сугылып кире кайттылар.  Искәндәргә күрсәтми генә мин “әнинең җавап хатларын” кычкырып укый идем.  Искәндәр улымны бииик сагындым. Искәндәр улым, мәктәптә ничек укый? Искәндәр улым әтисен, апасын тыңлашамы?   Энемнең, кайчан кайтасың, әни,  дигән соравына гына берни  дә уйлап таба алмадым. Ни гаҗәп, әни киткәч иркә малай Искәндәр үсеп, җитдиләнеп, уйчанланып  китте.  Тик уйнаган уенына хәтле әнигә   бәйле.  Машинасында “әни янына бара”, йә “әнине утыртып йөри”...
        Ике кечкенә бала белән ташлап киткән өчен әти әнигә рәнҗемәде дип әйтә алмыйм. Ирне ташласын да ди. Балаларның  ни гаебе бар?! Әти үзе өчен түгел, безнең өчен өзгәләнде.  “Бала кешегә анасы иң кирәк чакта ташлады бит! Ичмасам үскәнегезне дә көтмәде!” Шулай да әти әнине кызгана, аның турында аталарча кайгырта  иде.  Өстәлдәге яңа аерткан сөт өстенә күз төшереп, кайларда йөри микән ачлы-туклы килеш,  мондый тормышның кадерен белмичә, дип әйтеп куя иде.  Әнинең  шкафтагы киемнәренә хәтле әти  озак еллар тимәде. Биш-алты ел эчендә әнидән тик  ике-өч  тапкыр котлау открыткасы килде.  Яңа ел, Җиңү көне, туган көннәр белән...  Ул киткәч, тормышыбыздан  бәйрәмнәрнең юкка чыгуы хакында әни хәбәрдар түгел иде, ахры... Әнинең апасы Әкълимә апа аша  аның кайдалыгын белә алдык. Галим белән Күмертауга чыгып киткәннәр икән.  Башта тулай торакта яшәп, соңрак,  балаларын да күрсәтеп, өч бүлмәле фатир алганнар.  Әкълимә апа моны ишеткәч бик   гарьләнде: “Әтиегез сезне монда интегеп  ялгызы үстерә! Ә алар сезнең исемгә фатир алып ята. Оят юк аларда! Балаларның рәнҗеше төшмәс диләр микән?!”  Ул вакытта әти дингә бирелеп, иман ягын кайгыртып  яши иде инде. Бәлки  авыр минутларында Аллада таяныч табуы аңа җиңеллек биргәндер.  “Алла риза булса, мин риза барсына да” – әтинең бар җавабы шул иде.  Сирәк-мирәк кенә Галимнең хатыны Зөлхиҗә апа кереп чыккалады. Өч малай белән ялгызы калган хатынга  безгә караганда да авыррак булгандыр, ахры.  “Тегеләрнең хәбәре юкмы?“ –   Зөлхиҗә апа да ирен көткәндер шул.   Качып-посып дигәндәй Әкълимә апага кайткан арада да әни килеп безне күрмәде, хәлебезне белмәде. Әллә бала яратмаган Галимнән курыкты, әллә үзенең дә, безнең дә күңелне кузгатып, алгысытып  йөрисе килмәде. Әкълимә апага безгә дип берничә тапкыр акча калдырып китте. Өйнең яме ана белән димәсләр иде.  Без моны бик иртә аңладык.  Ана күңеле балада, бала күңеле далада – ә бездә никтер киресенчә булды.
          Мәктәпне бетергәч,  әнинең адресын алып, мин аны күрергә киттем.  Әнине күрәсем килүдән дә бигрәк, ачыктан-ачык сөйләшеп, аны  аңлыйсым килде.  Ялгышының төбендә ни ята? Нигә әни безне ташлап китте? Нигә без әни исән булып та  ятим  үстек?  Кулымдагы адрес буенча барып,   ишек төбендә күпме басып торсам да, миңа ачучы булмады.  Иртәгә киләм, дип ишек ярыгына хат кыстырып вокзалга кунарга киттем.  Вокзалда йокысыз утырып чыктым да иртән тагын әни янына юнәлдем. Ишектәге хатым юк иде. Шулай ук мине анда көтеп торучы да  күренмәде. Әнине күрмичә кайтып киттем.   Үз баласын күрәсе дә килмәвен, үз кызы кирәкмәвен әни тагын бер кат исбатлады.   Нигә әнинең бездән  шул хәтле күңеле кайткан – ул турыда күпме уйлансам да, җавап таба алмадым. Ярата иде бит безне әни! Ярата иде! Үз балаларына карата нигә ул шулай үзгәрде?!  Бу сорауга гомерем буена җавап таба алмый газапландым.
    Сабыр булырга ишарәләпме, әти, барысы да үтә бервакыт, балам, дия иде.  Әйе, ничек авыр булмасын, әнисез  балачак та үтте.  Искәндәрнең дә, минем дә балачагыбыз булмады дисәм дә дөрестер. Әни урлады безнең балачакны... Иптәш кызыма  ияреп, мин дә сату көллиятен бетердем.  Эшемдә үсә барып,  соңрак бүлек мөдире итеп куйдылар. Искәндәр әйбәт кенә  хәрби хезмәттә йөреп кайтты. Аннары  акыллы гына бер кыз белән никах укыттылар.  Ятим тайдан юрга чыгар дигәндәй, икебез дә кеше булдык.  Олыгая төшкәч кенә булачак ирем  Ризван белән таныштым.   Никах мәҗлесебездә дә, туйда да әти ялгызы утырды.   Кунаклар  өчен түгел,  бары тик әти өчен,   кеше алдында һич тә  уйнамыйча,   ихлас рәхмәтләремне әйттем.  Алдына барып башымны идем. Әти, син безгә әни дә, әти дә булдың. Без сиңа икеләтә, йөзләтә бурычлы...  Күңеле тулган әти башымнан сыйпады, күзләрендә яшь ялтырады...  Әнинең азгын данының күләгәсе миңа да төште. Беренче вакытларда иремнең туганнары миннән, әнисе кебек азгын булмаса ярар иде, дип шикләнделәр кебек. Каенанам Ризванны миңа каршы котыртып та карады. Тик Ризван миңа берсеннән дә  сүз тидермәде.  Ике улыбыз туып, бер-беребез белән аңлашып яшәвебезне күргәч кенә   туганнары тындылар.  Ике баламнан да кадерле, иремнән дә газиз җан юк дөньяда.  Иң якын шул кешеләремне ташлый аламмы соң! Әнидән аермалы, үз бәхетемә  барлык  булмышым белән ябышып яткан көнем.
        Без үсеп таралышкач кына әти  авылдагы бер тол хатынга өйләнде. Газимә апа ир кадерен белә торган сабыр холыклы хатын булып чыкты. Соңлап булса да әти дә гаилә бәхетен татыды.  Аягыбызга баскач, Искәндәр белән берләшеп, әтинең йортын сипләп бирдек, яңа мунча салдык, каралты-курасын көйләдек.  Олыгайган көнендә кайтып йорт эшләрен эшләп китәбез.  Шөкер, әтиебезнең йөзен  беркайчан да кызартмадык.  Тырыш, кешелекле әтиебезгә лаеклы балалар булып үстек.  Әтиебез бездән бик риза. Балаларны  ялгызы интегеп үстерүенең әҗерен  әти күрде сыман. Әнинең Галим белән тормышы бармавы хакында ишеткәләгән идек.  Йөремчәк иреннән  тукмалып  яшәүгә түзә алмыйча, әни Галимнән аерылырга булган дип ишетелде.  Балалар өлешенә алынган өч бүлмәле  фатирларын бүлә алмыйча озак кына тарткалаштылар. Кулына әзме-күпме тәтегән акчага әни якындагы шәһәрдә бүлмә алган. Әдһәмкәемнең кадерен белмәдем шул, белмәдем, дип өзгәләнеп  үкенүен әтигә дә, безгә дә  җиткезделәр.   Кичләрен өебезнең тәрәзә төпләренә килеп басарлык булгач, нигә  чыгып китте икән соң ул йорттан?!  Чит кеше түгел, хатын-кыз үз күңелен кайчак үзе дә аңламый.  Галимнең тасма теленә алданып, бөртекләп төзегән бәхетенең кадерен белмичә башы суккан якка чыгып китүе шул бер мизгеллек күңел халәтенә буйсынуы  булгандыр инде.  Галимне үлеп яраткандыр дип уйламыйм.  Бәлки балаларча садә  күңелле, юаш холыклы  әтигә үзен пар тоймагандыр. Үзе кебек җилбәзәк  күңелле Галим аңа төс күренгәндер.  Ничек булса да, күңелдә үткәннәр өчен рәнҗү саклап,  кояшлы тормышыма күләгә кертәсем  килми.  Әниле ятим булып, ана назларыннан, ана атлы хәзинәдән  мәхрүм калып  үскән өчен дә үч алырга вакыт җитмәгән бөкрәйгән карчыктан.  Инде күңелемдә әнигә карата берни  дә тоймыйм. Нәфрәт тә, рәнҗү дә... Шулай ук әнине  үлеп яратам дип тә әйтә алмыйм.  Кары эресә дә бозы калу шулдыр инде.   Шулай да әни безгә гомер биргән, яхшымы-яманмы, күпмедер үстергән. Шуны исәпкә алып булса да, яманлыкка яманлык белән җавап бирә алмыйм.   Әни үзенең ялгышларының  хакын  тулысынча алды. Тулы гаилә  бәхетеннән, сөенеп игелекле  бала үстерү бәхетеннән  әни үзен үзе мәхрүм итте.  Чит җирләргә китеп тә бәхетен тапмады.  Бәясе бик зур иде шул ул эзләгән  алдавыч бәхетенең.  Галимнән соң ир-атка ышанычы беткән әни ялгызы картайды.  Озак кына чирләп ятты. Үләр алдыннан гына Ризван белән  аны үзебезгә алып кайттык.  Әнине  күмәргә әти  белән Газимә апа да килде. Беркемне дә танымаган әни әтине таныды, бәхиллеген һәм кичерүен  сорады.  Авыл мулласы  булып  йөргән әти бары тик: “Алла кичерсен”, − генә диде һәм әнигә ясин чыкты.  Искәндәребез генә  әнине азаккача күрергә теләмәде.  Гафу итә алмады, ахры,  энем әнине. Соңрак зиратына койма тотканы гына билгеле булды.
       Иртәгәбезне барыбыз да бүген төзибез.  Иртәгә үкенерлек гамәлне бүген кылмаска  иде. Ялгышлардан беркем хали түгел. Тик кемдер аны аңламыйча, ә кемдер аңлап кыла.  Яшьлекне яз, ә картлыкны көз белән  тәңгәлләштереп чагыштыруның  тагын бер яшерен мәгънәсе бар кебек –  язын чәчкән орлыкның  уңышын көзен җыябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Физәлия ханым,зур рәхмәт сезгә!Сезнең әсәрләрегезне гел укып барам.Шул кадәр гади,аңлаешлы, "үзебезнең"телдә язасыз.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Күңелгә үтеп керә.Яралы яҙмыштар.....

      • аватар Без имени

        0

        0

        Искиткнч эсэр.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Кунелне тетрэндерэ торган матур язмаларыгыз. Молодцы бик яратып укыйм. Ижат унышлары, сэлэмэтлек сезгэ.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бик кызганыс хикэйэ. Минен дэ киленем 3 баласын иренэ ташлап, икенсе иргэ сыгып китте. Аллага шокер балалар усеп килэлэр, бездэ ярзам итеп торабыз.

            Хәзер укыйлар