Логотип
Проза

Нигә кайтмый икән сөйгәне?

(булган хәл) 

 Алинә ЮНЫСОВА 

                                      

Төнге тынлыкны бозып кинәт шалтыраган телефон тавышына уянып китте Миләүшә. Кичтән черем итәргә генә дип яткан җиреннән уянмыйча төнге йокыга талган икән ләбаса. Ияләнгәнчә, җитез генә башын күтәреп, телефон трубкасын капшады. Тәрәзәдән төшкән тулган айның яктысы аның күз кабакларын ачарга тырышкандай уйнаклый иде. 

Түбән оч Наҗия апаның кан басымы күтәрелгән икән. Авылдагы шәфкать туташы өчен гадәти хәл инде. Ялт кына сикереп торып, кирәк-яракларны алып, өстенә шәлен бөркәнде Миләүшә. Ул да булмады,  Наҗия апаның ире дә менеп җиткән,  дөбер-шатыр китереп ишек кага. 

– Ни, Миләүшә, син ачуланма инде. Наҗия апаңның кан басымы иртәнге алты, төнге өч дип тормый күтәрелә торган гадәте бар. Миләүшәгә менеп төш зинһар өчен, – дип җибәрде . Әле үзе эч пошырып шалтыратырга да өлгергәндер, – дип, кабалана-сөртенә тар сукмактан әле Миләүшәгә карап, әле маңгаена төшеп аптыраткан бүреген күтәреп, әле кышкы суыкта тилмерткән борынын сөртеп, йөгерә-атлый сөйләнде Нургали абый.  Миләүшә исә бер сүз дә эндәшмичә, йокысы бозылганга берникадәр ачуы килеп,  авыз-борыннарын каплап тәпиләвен  белде. 

... Соңгы арада Миләүшәнең кәефенә әллә ни булды. Февраль аеның соры көннәре ярага тоз салган кебек, Миләүшәнең кәефенә дә караңгы төсләр генә өстәде. Шәфкать туташына килешә торган күренеш түгеллеген белсә дә, үзе белән берни эшли алмый шул . Үзеңне яратсыннар, хөрмәт итсеннәр дисәң, үз эшеңне яратып башкарырга кирәк, шул вакытта гына хөрмәт казанасың. Тәм табып башкара ул үз эшен. Май кояшыдай елмаеп каршы ала, озатып кала һәрберсен. Ярый кәефен күтәрүче, сүзе бетмәс дусты Айсылу бар. Бераз такылдап торса, ул да ярый. Әле моңарчы сирәк-мирәк күренгәләсә, хәзер санитарка булып урнашкач шактый вакытын биредә, Миләүшә белән бергә медпунктта уздыра. Тик Миләүшәгә тынычлап  эшләргә генә ирек бирми. Җитмәсә, Миләүшәнең капкаларга дип алып килгән сумсаларыннан да җилләр истерә... Менә сиңа мә. Өстәвенә, идәнне дә аннан-моннан гына сөрткәли,  шуның белән дустына да эш калдыра. 

Бүген дә салкын чәйне эчәргә булышты Миләүшәгә. Бер аягын күтәреп куя, янәсе тамагы шулай гына туя; үзе чәй эчә, үзе һаман үз алдына нидер сөйли дә сөйли. 

– Ишеткәнсеңдер инде, Камил өйләнә бит. Күпме әйтергә кыймый йөрдем үзеңә. Хәзер менә булдыра алмыйм, ачуым килә сиңа. Нәрсә уйлап кырт кискәнсеңдер шуңа?! Яратканын белә торып... Әллә хәзер яратмый дисеңме?! Һәй, яратмаган кая... Күзләреңнән күренеп тора! Үзеңнең дә хисләрең сүнмәгән әле! 

– Булды, җитте инде. Анда синең ни эшең бар? Өйләнсен әйдә, бәхетле гомер итсеннәр, анысы безнең эш түгел бит инде, – дип кабынып китте Миләүшә. Ул өстәлдә өелеп яткан авырулар кенәгәсен бер җирдән икенче җиргә күчереп куйды, каушаудан кулына алган телефон трубкасын төшереп җибәрде. 

– Ярар, кызма әле, дөресе шулай бит. Кайлардан тапкан диген ул кәләшне. Тапкан дип, әниләренең күрше авылдагы туганнары аркылы димләп тапканнары сер түгел безгә. Тәртипле, укымышлы гаиләдән дигән булалар. Һәй, кеше көлдереп утырмасыннар инде, беләбез аның ул тәртипле кызларын. Сүз ерак йөрми ул, күрше авыл дигәч тә. Килеш-килбәтен генә кара син... Ни...болай гына әйтүем инде. Тик Камилнең әти-әнисе ихтирамга лаек  бит. Улын җыен әрәм-шәрәмгә үстермәгәннәрдер... 

Ишек тоткасына тотынган көе сөйләнде дә сөйләнде Айсылу. Үзалдында сабыр гына нәрсәдер язып утырган Милүшә кинәт карашын дәфтәр битендә туктатты. Аннан әллә үз алдына, әллә Айсылуга эндәшкәндәй: 

– Әле туйга чакырган... Мәгъ-нә-сез-лек... – дип көлемсерәп, башын аска иеп яңадан үз эшенә кереште. 

– Ни...  нәрсә дисең? 

 Әллә аптыраудан, әллә ишетмәүдән  китәргә җыенган җиреннән кире әйләнеп килеп, иске артсыз урындыкка утырды  Айсылу. 

Шулвакыт Миләүшә авыр сулап куйгандай итте. Бу сулыш аның аруын, язмыш сынаулары ташкынына эләгүен, әмма бирешмәвен аңлата иде. 

Әйе, кайчандыр үзенеке, бары тик үзенеке генә булган, аңа гына язган пар дип уйлаган Камиле, чыннан да, бу көннәрдә өйләнергә йөри иде. кызның юлына чыкмакчы, аңлашмакчы булып карады Камил. Соңгы тапкыр гына булса да күрешергә, соңгы тапкыр Миләүшә  карашларының диңгезенә чумып, онытылырга теләде ул. Тик Миләүшәнең очрашудан качып йөрүе егетнең теләкләрен чынга ашыра алмады. Ни чарадан бичара дигәндәй, дусты аркылы  Камил Миләүшәне үзенең туена чакырган иде. 

Сәер... Кайчандыр өзелеп сөйгән яры кебек түгел, ә танышлар кебек чакырылган кунак... Камил янәшәсендә ул утырырга тиеш түгел идеме соң?  Шатлыктан йөзендә елмаю балкыган  ниндидер бер җилбәзәк кыз аның урынын алыштырды. Тукта, Миләүшә  урыны дип әйтү дөресме соң? Бу кыз булмаса, башкасы булуы да бик мөмкин иде бит.  Хәзер булмаса, башка берәр вакытны... 

Ә кем гаепле соң? Бер караганда, Айсылу дөрес әйтә, бер-берсен яратып йөргән парга әллә нәрсә булды да куйды. Менә хәзер дә Миләүшә күңеленең кайсыдыр бер почмагында Камилгә карата булган самими хисләренең һаман сүрелмәгәнен җаны белән тоя, күз кырые белән генә Камилгә күтәрелеп караса да, эчтәге күбәләкнең канат лепердәткәне сизелә иде. Камилнең һаман Миләүшәне яратуы да күпләргә билгеле. Күп нәрсә аңлашылмый калды шул. Буталчыклык килеп керде арага. 

Горур булды Миләүшә. Камилнең ничәмә тапкырлар аңлатырга тырышуына көлемсерәп кенә куйды. Их, тыңлыйсы калган бит. Күз яшьләренә буыла-буыла,  аны, бары тик Миләүшәне генә яратуы турында ничә тапкырлар ант иткәнен. 

Кыз ачуланышкан көннәрен исенә төшерде. Җәй көне иде ул. Халык умарта күчедәй гөжләп кырда печән җыя. Көннең эсселегенә түзәр әмәл юк. Төшке аш вакытында яшьләр җыелышып елгага су керергә йөгерде. Нәкь шул вакытта әллә язмыш, әллә ялгыш дигәндәй, күрше авыл яшьләре дә су керергә килгән булып чыкты. Судан чыккан Камил нишләптер күлмәген  яр буенда онытып калдырган. Менә шул күлмәкне күрше авыл кызы эләктереп киткән. Шул авылга кунакка барган гайбәтче Бибиҗамал карчык аркылы егетне күлмәген килеп алырга чакырган. Күрәсең, аның уе башта ук Камил белән танышу булгандыр. Әлеге хәерсез күлмәк турында имеш-мимешләр бик тиз таралды авылда. Кемдер, имеш, Камил шул авылга баргач онытып калдырган дип, кемдер Камилнең кызга күзе төшкән дә танышырга җай эзләп калдырып киткән икән дип, гайрәтләнә-гайрәтләнә гайбәт чәчте озын телләр. 

Юк, гайбәтләргә ышанмады Миләүшә, тик үзенең горурлыгын җиңә алмады ул. Булды, бетте! Камилне беркайчан гафу итмәячәк ул. 

Камил үзе Үзбәкстан якларыннан иде. Дөресрәге, әти-әнисе яшь вакытларында шунда күченеп китә. Камил дә шунда туа, ләкин балачагының күп өлешен биредә – авылда әбисе янында үткәрә. Шулай да, үсә төшкәч сирәгрәк кайта башлый. Ләкин шул кайткан вакытларның берсендә Миләүшә белән таныша. Кара тутлы, бер караганда салкын булып тоелган карашлы, әмма үз эченә күпме мөлаемлык җыйган коңгырт күзле бу чибәр егет кыз күңеленә хуш килә. Бик тиз уртак тел табып дуслашып китәләр, ә дуслык тора-бара мәхәббәткә әйләнә.  Камил белән сөйләшә башласа бар дөньясын оныта кыз. 

Миләүшә үзе дә бик күркәм. Саргылт чәчле шәфкать туташына  ак халаты  килешеп тора. Ә елмайганда бит очындагы бәхет чокырлары, чиядәй кызыл калын иреннәре ямь өстенә ямь өсти, аның гүзәллеген, тулаем сурәтен рәссамның нәфис буяулары искитмәле итеп бирә алыр иде. 

– 27нче  яшең бара. Яшь вакыт – иркен вакыт инде ул, сүз дә юк. Әмма синең яшьтә инде гаилә кору турында уйлый башларга кирәк. Картлыгыңда нишләрсең. Үзебезнең татар кызын алу турында әйтеп тә тормыйм инде, анысын болай да чамалый торгансыңдыр, – дип әйтә килде Камилнең  гел тиктормас телле әбисе. Аны да аңлап була. Камил әбисенең сүзенә каршы төшмәде, үзе дә гаилә корып балалар үстерү турында уйлана иде инде. Шуңа да биредә әбисе әйткәнчә татар кызына өйләнеп, аннан инде Үзбәкстанга да китәргә мөмкин булыр. Сөйгәне Миләүшәгә бик өйләнер иде дә, тик кызның гына әллә ашыгасы килмәде шунда, гел кичектерә килде. Ә бу күлмәк вакыйгасы килеп чыккач, гомумән, очрашулардан качып йөри башлады. Менә шулай ике арага күзгә күренмәс шайтан оялады да инде. Миләүшәнең бу гамәлен аңламады  ул, гәрчә кызның аны яратканын белсә дә. Камил дә уйнап кына теге кыз белән аралаша башлады. Оста булды ул, бер ай дигәндә Камилне үзенә өйләндереп тә куйды. Камил башта җитдигә алмаса да, никахлар узганнан соң кирегә юл юклыгына тиз төшенде, ләкин эш узган иде инде. 

Менә хәзер Камилнең өйләнү хәбәрен ишетү бер дә җиңел булмады Миләүшәгә. Кая киткән егетнең ихлас  хисләре?! Ничек тиз генә аны онытып, башка кыз белән тормыш корырга җыена ул? Туена чакырып, Камил аннан көләме әллә? Нинди Яраткан кешеңнең туенда, иң бәхетле минутында аның күзләренә карап утырырга нинди йөрәк кирәк? Юк, бу мыскыл итү була түгелме? Бер караганда, чарасызлыктан чакырган булуы да бар, чөнки  Миләүшә очрашулардан  качып йөрде бит...  Әллә яңа кәләше үзен күрсәтәсе килгәнме? 

Миләүшә бар көчен җыеп, туйга барырга булды. Ни дисәң дә авылдашлар, яшьтәшләр, күптәнге танышлар... Бармаса, авыл халкы да әйтер?.. 

Бу көнне Миләүшә дулкынлануын йөзенә чыгарырга теләмәде, йөзе хәтта битараф, салкын кебек тоелды. Аксыл күлмәген, аларга туры китереп сайланган туфлиләрен киде, чәчләрен матур итеп өскә җыйды, күз кабакларына зәңгәр күләгәләр төшереп, карашын ачып җибәрде. Күзгә ташланып та торасы килмәде аның, никадәр гадирәк, шулай яхшырак булыр дип уйлады. 

Мәҗлестә халык күп иде, шау-гөр килеп бер кырыйда дуслары, икенчесендә туганнар яңа гына ярәшкән парны котлап бәйрәм итте. Янында бәхеттән балкып утырган кәләш әллә бар, әллә юк Камилгә. Ул күзләрен Миләүшәдән ала алмады. Миләүшә генә үзен чит-ят кеше итеп тойды, гәрчә монда аның дуслары булса да. Дустамыни соң хикмәт... 

«Тиле, нәрсә калган инде монда сиңа?» – дип, бармак төртеп көләрләр әле үзеңнән, шул булыр. Әллә кайтып китәргәме икән? Юк, ямьсез килеп чыгачак. Аннан яннарына барып үзеңә генә саубуллашырга туры киләчәк. Бөтен халыкка ияреп китсәң, җиңелерәк  булыр»,  – дип, Миләүшә эченнән генә тиргәде үзен. Дөрестән дә, Камилнең Миләүшәгә төбәлгән карашы сизелмичә калмады. Аның ялвару, сорау тулы күзләреннән нинди җавап табарга тиеш булды икән Миләүшә? 

Ни генә булмасын, ул караш астында утыруы бер дә җиңел түгел иде. Күңеленең үрсәләнүенә көчкә түзеп, кызу-кызу атлап чак өенә кайтып җитте ул. Юлдан  ничек атлагандыр, өйгә ничек кергәндер, Миләүшә тәгаен генә хәтерләмәде. Йөрәгендә җыелган авыр хисләрне  тизрәк бушатасы килде аның. Өйдәгеләр ишетмәсен дип, аяк очында гына бүлмәсенә керде дә шундук мендәргә капланды. Күпме вакыт җыелган ачы күз яшьләре аның мендәрен чылатты. 

Туйдан соң Камил Үзбәкстанга китеп барды һәм авылга бары бер елдан соң гына әйләнеп кайтты. Үкенерлек гамәлләр эшләгәнче, башта ныклап уйламыйбыз шул, соңыннан гына бик авыр була. Камилнең дә Миләүшәгә түгел, ә башкага өйләнгәненә үкенүе турында имеш-мимешләр ишетелде. 

– Эх, менә бит Миләүшә һаман  кияүгә чыкмаган. Аңлашып булмады шул, – дип уфтанган ди Камил. 

Күпме сулар ага, көн артыннан көн үтә, елның ничек узып киткәнен сизми дә каласың. Шул ел арасында нинди генә күңелле дә, аяныч та хәлләр  булмый. Кеше шулардан сабак ала. 

 Яшь барган саен Камил дә гаиләсе белән авылга сирәгрәк кайтты, ә соңыннан бөтенләй юлны онытты. Миләүшә дә кияүгә чыгып, матур гына гаилә корды. Тормышыннан  зарланмый, булганына шөкер итеп яши. 

Тик  Камилне күрмәгәненә генә 25 ел үтеп  киткән. Әйе, 25 ел! Аз гомер түгел, ләкин шушы вакыт аралыгында, аңа күз кырые белән генә булса да карыйсы иде. Нинди икән ул хәзер? Үзгәргәнме? Миләүшәне һаман күңелендә йөртә микән? Сагына микән? Ә Миләүшә оныта алмый менә. «Нигә кайтмый икән?» – дип бимазаланып йөргән чаклары да күп булды инде. Их, бер очрашып күзгә-күз карыйсы, онытылып әрәмә буенда йөрисе, таңга кадәр серләшәсе иде!.. 

Тик... Камилне башка беркайчан да күрә алмады Миләүшә. Очрашып бер сөйләшү, аңлашу турында хыялланып йөргәндә, аның вафат булганлыгын җиткерделәр. Сәбәбен генә әйтмәделәр. Күпме гомер өметләнеп түзгән йөрәккә моннан да авыр хәбәр була ала микән бу дөньяда?! Бәлки, бер очрашырбыз дигән хыял белән янган Миләүшә ничек яшәр алга таба? Ник сагышлы да, үкенечле дә икән бу ярату?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Горур булгач, гомер буе яши инде хэзер шушы уйлары белэн..

    Хәзер укыйлар