Логотип
Проза

Мәтрүшкә  чәчәге

(тормыштан алынган хикәя)


(тормыштан алынган хикәя)


       Хуш исле печән өстендә колач ташлап, изрәп йоклаган иренә Галия бер тын өнсез генә карап ятты да, балаларча садә шаярасы килеп, Фидәрисенең борын очына кипкән чәчәк китерде һәм йөзенә тидерер-тидермәс сак кына  йөртә башлады. Татлы йокыга киткән ир, кытыклаудан  уянасы килмичә, кулын чебен кугандай һавада болгады да икенче якка борылып  тирән сулыш ала-ала йокысын дәвам итте. Галия кеткелдәп көлеп җибәрмәс өчен авызын учы белән каплады, тик “этлек” эшләвеннән туктамады: бу юлы ул иренең гәүдәсе аша үрелеп, болын  чәчәген аның танау очына тыкты. Фидәрис йокы аралаш  аңлар-аңламас телдә саташып нидер сөйләнеп алды да, йокы бирмәгән йөдәткеч “чебен”не әллә кая очырырдай булыпп, көчле итеп төчкерде һәм уянып, кайда ятканын, ни булганын исләп ятты. Кинәт кенә үзенә арттан үрелгән хатынын кулларыннан тотып алды да чыркылдата-чыркылдата алдына аударды: 
− Әх син, шайтан кызый! Син шулаймы әле! Йокыга киткән иреңне уятып, бимазалап ятасыңмы? Менә синең йомшак җиреңә! Менә сиңа! − дия-дия, чәбәләнгән хатынының арт  санына йомшак кына суккалап, кочагына алды.  Яшь  хатын көлә-көлә  күпме тыпырчынган булса да, иренең көчле беләкләре аны ныграк кысты һәм ул аңа аркасы белән сыенып,  тынып калды. Фидәрис хатынының куе чәчләренә борынын тыкты:
−  Беләсеңме, синең чәчләреңнән нинди ис килә? −  Ире караңгыда хатынының йөзен күрмәсә дә, Галиянең  канәгать елмаюын тавышыннан сизде. 
−  Син район үзәгеннән чират торып алып кайткан чит ил шампуне исе киләдер?  
Фидәрис сәндерә кыегыннан  күз кыскан йолдызларга төбәлеп, хыялый тавыш белән җаваплады: 
− Синең чәчләреңнән болын исе килә, мәтрүшкә  исе... 
Галия ышангандай, чынмы, дигән булды һәм  мендәр өстенә болыттай сибелеп яткан чәчләрен учларына алып иснәде.  Чыннан да, чәчәк, болын исе килә. Хәер, сәндерәдә, йомшак печән өстендә ятканда башка ис килүе мөмкин булмаса да, Галия иренә ышанасы итте.  
− Матурым син минем... − яшь ир хатынының зифа буй-сынын назлап капшады, − чәчәгем син минем...
        Таң алдыннан гына татлы йокыга киткән  ир белән хатынны иртән  аста дөбер-шатыр килеп, буш бидрә тәгәрәгән, сүгенгән тавышлар уятты:  
− Бу эт ялкавы тагын тормаган! Кем сава сыерны?! Өйдә килен була торып, шушы яшемдә сыер савасы гына калды инде... − Бибисара,  килене белән улын гына түгел, бөтен авылны уятырлык итеп бидрәне тибеп җибәрде һәм шак-шок түбәгә таяк белән  шакый башлады.  
      Йокысыннан сискәнеп уянган Галия, кабалана-кабалана, өстенә күлмәген кия башлады, И  Аллам, тагын йоклап калган... Тагын эләгә инде кайнанасыннан... Атна буена чәйнәргә бер сәбәп була. Үрелеп  иренең ачылган юрганын япты да, башындагы яулыгын төзәтә-төзәтә, тиз генә сәндерәдән төшеп, йөгергәли-йөгергәли сыерның җиленен юарга су әзерли башлады.  Кайнанасы тынмады, иртән иртүк торып киленен хурларга иренмәде: кайда туган бу да, нинди гаиләдә үскән, таңнан уянырга  да, сыер саварга да, дөнья көтәргә дә өйрәтмәгәннәр, фәлән-фәсмәтән... Галия үзен кимсеткән хаксыз битәрләүне колак яныннан үткәреп җибәрергә тырышса да, әти-әнисенә кагылган нахак сүзләрне ишетмичә булдыра алмады. “Рифкат белән Сәвиядән дә юньле  кыз туса...” Ә Галиягә калса, аның әти-әнисеннән дә  тырышрак, уңганрак, хөрмәтлерәк кеше юк авылда. Тормышлары да нык. Байлыклары ташып тормаса да, хәләл көч түгеп тапкан  йорт-каралтылары балкып тора. Үзләре булдыра алмаганнар күбесе алардан көнләшә, тел чайкый. Бибисара да – шундыйларның берсе.  Шулай да, Галия тешен кысып булса да түзәргә, кайнанасына каршы дәшмәскә  тырышты.  Фидәрискә тормышка чыкканда әйткән иде дә бит әнисе: “Ай-һай, балакаем, ничек яшәрсең микән ул йортта килен булып? Бу Бибисара бигрәк зәһәр телле бит! Авылда талашмаган кешесе калмады”. Юк, Фидәрисенә чыкканга Галия һич кенә дә үкенми, һич кенә дә. Егет белән кыз яратып-йөрешеп кавыштылар. Фидәрис  ата-анасы белән аларның авылына  үз авылларын су баскач күчеп килде. Балачактан бергә үсмәсәләр дә, беренче күрешү-танышудан ук кыз белән егет аңлады  − алар дөньяга бер-берсе өчен яратылган.  Улының Галиягә өйләнү исәбен белгәч тә Бибисара өйдә давыл кузгатты: “Кирәкми миңа андый килен! Кая телисең, шунда алып кайт!”. Ә Фидәрис әнисен аңларга тырышты: “Нинди “андый”  килен? Кай җире ошамый? Кем кирәк сиңа?”. Бердәнбер улын үзеннән аерасы кеше – килен затын кем булуына карамастан, Бибисара алдан ук күралмый иде. Аңа  килен буларак Галия  түгел, ә үзенә охшаган,  шундый ук телчән  Ильмира кирәк иде. Тик улы нигәдер шушы Галияне яратты шул.  Мәңге айнымаган  ире белән интегеп үстергән баласы да аныкы түгел хәзер! Ничек түзмәк кирәк моңа?!  Тик яшьләр,  алларында торган бөтен киртәләргә карамыйча, каршылыкларны җиңә белеп, кавышып та куйдылар. Кайнана кеше үзенчә барып чыкмаган өчен, көн саен киленен талап,  үч алды.  Улының  инде үсеп җитеп үз итәгеннән төшеп китүен, ир-егет булып җитүен кабул итә алмады.  Көн саен  исерек  Ишморат та киленен яратмады.  Яхшы, тырыш гаиләдән чыккан асыл зат  Галия, әлбәттә, бу ызгышлы-тавышлы гаиләдә үз түгел иде. Биредә аның тик бер генә якын кешесе – Фидәрисе.  Аның өчен түзәргә, аның белән бергә булыр  өчен сабыр булырга кирәк. Фидәрис тә ике ут эчендә яна.  Бер яктан хатыны кызганыч. Икенчедән, аны яклый башласа, тавыш зурга китә.  Бибисарага улының авыз ачуы гына кирәк. “Менә, күрдеңме! Инде үз баламны үземә каршы котырта башлады!” Шулай да Фидәрис көченнән килгәнчә хатынын якларга тырышты.           
      Яздан башлап көзгә хәтле яшьләр сәндерәдә печән өстендә кунып килделәр. Тик суыта башлагач,  ата-анасының  ризасызлыгына карамыйча, Фидәрис хатынын җитәкләп диярлек өйгә алып керде. Башта идәндә йокладылар. Бераздан Фидәрис кибеттән сиртмәле карават алып кайтты һәм, кече якта урын бушатып, чаршау белән бүлеп куйдылар. Яшь киленгә усал кайнана, исерек кайната белән бер түбә астында яшәү җиңел түгел иде. Нинди эшкә тотынса да, Бибисарага һич тә ошап булмады. Ул һәрнәрсәдә гаеп тапты. Җабага тайның бете ачы, әшәке кешенең теле ачы була, дигәннәр.  Килене яңа гына юып кергән болдыр башына басып,  ояты калмаган Ишморат, идәнгә шыбырдатып,  кече йомышын башкарды. Әдәп базарда сатылмый шул.  Галия ашарга әзерләсә, биатай кеше рәхмәт урынына, тфу, дип төкереп урыныннан торып  китте.  Теле пычракның үзе пычрак, димәсләр иде. Корсагы очлаеп килеп, авыр эшкә бик ярамаган  киленен Бибисара әрәмтамакка санады.  Туйганчы ашау-эчү дә Галиягә ире өйдә чакта гына эләкте.  Ә эшләп үскән Галиянең әрәмтамак булып ятасы килмәде. Ул суга да барды, утын да ташыды, идәнен дә юды. Әллә үзен сакламаганга, ул җиде айлык бәләкәй генә малай тапты. Сабыйның бөтен тәнендәге диярлек кан тамырларына хәтле күренеп тора иде. Исем кушканда  Ишморат  акылсызлыгын тагын бер кат раслады. Бу йортта кем хуҗа, дип тавышланып, балага чит исем –  Ганс кушарга теләп ызгышты.  Ә Галия белән Фидәрис карт тиле белән бәхәсләшмәделәр, авыл советына барып, балаларына саф татарча Ильяс дип исем кушып,  туу турында таныклык алып кайттылар. Тинтәк белән көрәшмә, исерек белән сөйләшмә, дигәннәр. Вакытыннан алда җитешмичә туган баласын Галия мендәргә салып кына үстерде. Бала баласы балдан татлы дисәләр дә,  кечкенә малай бер яктан килен баласы бит әле. Шуңа күрә  Бибисараның аңа әллә ни һушы китмәде.  Инде улының баласы тууына карамастан, аларның арасын бозарга тырышып, Бибисара һаман да яраткан Ильмирасын китертеп йөрде. Ә гел исерек Ишморат оныгы өстенә песи ыргытып, аны ныклап куркытып калдырды. Бәләкәч Ильяс шуннан бирле  елакка әйләнде. Баласын күтәреп әнисенә баргач кына, Сәвия оныгын өшкерде һәм малай бераз тынычланды.  
      Кайвакыт күзе караган якка чыгып китәрдәй булып,  түземлеге калмаса да, Галия  сабыр булырга тырышты. Эндәшмәгән кешегә тау эндәшми.  Кызының тормышын күреп, Сәвиянең  исе китте.  “И бәбекәем, кемгә охшап болай сабырсың?! Ничекләр түзәсең?  Әллә үз куышыгыз булганчы бездә яшәп торасызмы?” − дисә дә, Фидәриснең үз өеннән чыгып китеп, йортка кергән кияү хәлендә яшисе килмәде. Ә яраткан ире хакына, сөекле баласы хакына Галия әллә ниләргә түзәргә әзер иде.  Әйткәндәй, дөньясына ачулы булса да, үчле була белмәде. Бераздан Фидәрис район үзәгенә барып, милициягә эшкә керде һәм гаиләсен үз янына алды. Чыгып киткәндә алар тик үз киемнәрен һәм бала әйберләрен генә алдылар. Бибисара артларыннан юынтык су түгеп калды. Сәвия өчесенә өч  тәлинкә, өч кашык, таба, мискә, башка кирәк-ярак китерде. Рифкат сарык суеп бирде. Болдырга бер капчык он китереп куйды.  Яшәвен алар карар кешесе калмаган, сиксәнне куган Рәсмия карчыкта яшәделәр. Ялгыз әбекәй  аларны үз балалары  кебек  кабул итте.  Бүлмәләре аерым булса да, ашау-эчүләре бергә булды. Әбекәйнең үксез күңеле  тиз арада кечкенә Ильяска шундый бәйләнде, сабыйны шундый да яратты. Әти-әнисе өйдә булмаганда аңа күз-колак булды. Дәү әнисеннән тәтемәгән иркәләүне  нәни Ильяс шулай чит карчыктан күрде.  Моңа карап күңелләре тулган Галия кулыннан килгәнчә әбине тәрбияләде – пешергән ашы уртак булды, өйне чиста-таза тотты, күршеләрнең мунчасында карчыкны мунча кертте. Улы бераз үскәч, Галия балалар бакчасына эшкә керде. Башта тәрбияче, аннан балалар бакчасы җитәкчесе булып китте. Икесе дә эшли башлагач, гаиләгә бераз җиңеллек килде. Бераздан матур гына кызлары дөньяга килде. Кечкенә Илүсәнең  бәләкәйдән биергә-җырларга яратканын күреп, әнисе аны бераз үсә төшкәч  музыка мәктәбенә бирде. 
     Галия бу чорда ире белән  бик бәхетле иде. Фидәрис хатынына яхшы ир,  балаларына яхшы ата булды. Бианасы белән биатасы араларын бик бутарга тырышсалар да, аралар ерак, бер-берсен яраткан ир белән хатын алдында алар көчсез иде. Берничә елдан өченче балалары – кечкенә Инсаф туды. Фидәрисне,  район үзәгеннән алып, участок милиционеры итеп авылга күчерделәр.  Яшәргә йорт салып бирделәр. Тик аның каен агачыннан фундаментсыз  гына салынып, бик тиз черүе  кыен булды.  Шулай да иң мөһиме – алар тормышны бергә җигелеп, тигез тарттылар. Шуңа күрә барлык авырлыкларны да җиңә килделәр. Галия авылда башта авыл советы секретаре, аннан  балалар бакчасы җитәкчесе булып эшләде. Икесе дә авылның иң хөрмәтле, иң ихтирамлы кешеләреннән берсе. Кайда да сүзләре үтте.  Галия үзенә каты, ә кешеләргә йомшак булды.  Эшли дә белделәр, ял да итә белделәр. Байлыклары артып бармаса да, тормышны башлап җибәргән чактагы кебек авыр түгел иде инде. Зур булмаса да, ниһаять, үз өйләре булды. Алтының белән мактанма, акылың белән мактан, дигәннәр.   Бала җанлы Галия сөеп кеше балаларын да үстерде, үз балалары да үсте. Фидәрис  көн димәде, төн димәде, эше буенча  берничә авылда тәртип, иминлек урнаштырып чапты. Дөньяда булмаган дөреслекне урнаштырырга тырышты. Үз гаиләсе күпләр сокланырлык, тормышлары үрнәк алырлык булды. Бер-бер артлы үсеп килгән балалары берсеннән-берсе акыллы, тыңлаучан, эшчән. Ике олысы –  мәктәптә иң яхшы укучылар.  Шул түгелме соң бәхет?
         Яшьлекләрен сагынып искә алганда Фидәрис хатынын җитәкли дә  болын исе аңкып торган  мәтрүшкәле  сәндерәгә алып менеп китә.  Анда җәй буена урын җыелмый. Инде үсә барып, аны-моны аңлый башлаган  балалардан да качыштырып, назланып, яратышып  төшәләр... Җәй көннәрендә Фидәрис эше буенча кайда гына бармасын, кочак тутырып мәтрүшкә чәчәкләре җыеп алып кайта да икесенең йокы бүлмәсенә  утыртып куя. Ә чәй кышын да, җәен дә, әлбәттә, шифалы, тын юлларын ача торган мәтрүшкә салып эчмәле.   
        Әйе, Галия бу чорда бик бәхетле иде. Бар яктан түгәрәк  бәхетенә сөенеп бетә алмады.  Үзен сагалап йөргән бәлане сизмичә, бәхетенең гомерлек икәнлегенә инанып яшәде. Яраткан иренең  канаты астында үткән шушы ундүрт ел гомеренең иң кадерле, иң матур чагы икәнлеген ул еллар үткәч кенә аңлады. 
      Беркөнне балалар бакчасында эш урынында тыныч кына эшләп утырганда кабинетына  кызарынган, елап шешенгән олы улы Ильяс йөгереп килеп керде. Улын күрү белән Галия нидер булганын аңлады һәм аның  йөрәге авырттырып  чәнчеде. Соңгы арада чирләп киткән әнисенә нидер булгандыр!.. Әһ, әнием!.. Исән генә була күр! Зинһар, исән генә була күр! Нидер әйтергә теләп тә кыймый басып торган улына төбәлеп, Галия Ходайга ялварды: “И газиз  Аллам, алма, зинһар, анамны?..” Тик язмыш аңа ул уйламаган яктан китереп сукты. Галиянең ирен, участок милиционеры Фидәрис  Юсуповны төнлә ашлык урлаган машинаны тотканда бәрдереп, тапап киткәннәр иде.
       Галиянең кинәт кенә кояшын сүндерделәр. Кинәт кенә башына суккандай, исәңгерәде Галия.  Кайгысыннан бөгелде.  Якын кешеңне югалту бик авыр. Ә күзгә-күз карап яшәгән, бер-береңне сүзсез дә аңлаган парыңны гомерлеккә югалту йөз тапкыр, мең тапкыр авыррак.  Унөч яшьлек олы  улы, тугыз яшьлек кызы, өч яшьлек кече улы өмет тулы күзләрен төбәп аңа сыенганнар. Алар өчен Галия хәзер әни дә, әти дә.  Ул да бирешсә, балалары ничек үсәр? Иң авыр чакларында, кайгыдан сынам, өзеләм, дигән сәгатьләрендә  янында балалары, әти-әнисе булды. Һәм Галия бөгелсә дә сынмады. Давыл җиле игән талчыбыктай тагын күтәрелде.  
       Исән чагында эшендә һәрвакыт мактаулы һәм кирәкле булып та, Фидәрисне вакытсыз  һәлак булгач, тиз оныттылар. Район үзәгендә җинаятьне ачу буенча кузгатылган эшне, гаепле кеше табылмау сәбәпле, тиз яптылар. Галия генә моның белән килешә алмады. Ятим калган бер гаепсез балалары хакына ул дөреслекне табарга тиеш! Галия туктаусыз Казан юлын тапады. Тик анда аны ишетүче, ярдәм кулын сузучы булмады. Зур кыенлыклар белән Галия Мәскәүгә –  министерствога барып язылды. Мәскәүдә куна-төнә ята торгач, ниһаять,  озын чират торып, зур түрәгә керде. Шунда гына ире Фидәриснең эшен яңадан кузгаттылар. Мәскәү кушуы буенча гына яңадан тикшерү башланды, тапап киткән гаепле җинаятьче табылды һәм суд булды. Омтылган – ирешер, омтылмаган – бөрешер, дигәннәр.  Ә әнисе өйдә юк чакта балалар үзләре генә дөнья көттеләр.  Тугыз яшьлек Илүсә  кечкенә куллары белән кулбашына хәтле чумып  ипигә камыр басты. Абыйсы бәйләп биргән сыерның имчәген  ныгып җитмәгән бармаклары  тарткалый да,  көче җитмәгәч, калганын абыйсы савып бетерә. Үзе хәтле чиләкләрен иңнәренә асып, су ташый.  Әти хәтле әтине югалту  балаларга да зур сынаулар куйды. Алар эшләп үстеләр, әниләренең уң кулына  әйләнделәр. Эш белмичә, акыл белмәссең дигәндәй, эш аша ныгыдылар.  Үзләре дә үстеләр,  кече энеләрен дә үстерештеләр.  Иренең көчле канаты астында яшәргә өйрәнгән Галиягә балаларны үстерүе, тормыш көтүе җиңел булмады. Печәнлек илле чакрым ераклыкта. Олы улы белән куна-төнә шунда печән чабып, киптереп, эскәкләп диярлек җыеп яталар. Ә өйдә тугыз-ун яшьлек кызчык һәм өч-дүрт яшьлек төпчек бала дөнья көтә. Мал, кош-корт карыйлар, чүп утыйлар, бакча үстерәләр... Утын кисү, бәрәңге-чөгендер алу, чиратлап көтү көтү...  Авызы тулы кан булса да, ялгыз хатын кеше алдында төкермәде. Бирешмәде, авыл тормышының мең төрле авыр мәшәкатен  балалары белән җиңә килде. Зур ихтыяр җир селкетер, дигәннәр. Сирәк булса да, ярдәмгә  әти-әнисе Рифкат белән Сәвия килеп китә. Ә уллары үлгәч, Бибисара белән Ишморат, бездән киткән бозау иде, дип, тана өчен талашып йөрделәр. Оныкларын чакырса да Бибисара, чүп утарга, бакча карарга гына көтә иде. Чүп утавын ута, ә бакчада бер җиләк тә  өзеп кабасы булма! Шуны белгәч, Галия балаларын башкача аларга җибәрмәс булды.  Беренче көннән башлап үзен күралмаган бианай белән биатасына яшь чактагы кебек, сүзсез-тынсыз буйсынып бармаса да, Галия алар белән ныклап бәйләнмәде, шулай да бирешмәде дә. Тел − кылыч, тиешсез җирдә тыя белде, тиешле җирдә кыя белде. Алар төшкән шакшылыктан өстен кала белде. Авыр булса да, нахак сүзләрен ишетмәскә, санга алмаска тырышты.  Ачу йоту – тау йоту,  дигәннәр. 
       Ун еллап караганнан соң,  Галия олыгайган газиз әнисен җир куенына бирде. Соңгы сәгатенә хәтле кызы Илүсә белән тәрбияләп озаттылар. Шөкер, уллары бар яктан да акыллы, булдыклы. Ә  авыру кешене карау өчен кыз бала  бигрәк тә кирәк. Илүсәсе дәү әнисенең яныннан да китмәде. Соңгы шулпасын да Сәвия  аның кулларыннан эчте.  Баласының балаларына бәхиллеген куеп китте.  
       Галия башкача тормышка чыкмады. Бар яктан булган, уңган, чибәрлеге сулмаган тол хатынны соратып килүчеләр  булмады түгел. Тик Галия Фидәрисенә тиң булырлык кешене очратмады. Гомерлек саф тойгыларына  тугры калды. Үзе китсә дә, Фидәрисе аңа гомеренә җитәрлек, араларына беркемне дә кертмәслек сөюен калдырып китте.  Иренә булган мәхәббәте сынарлык чакта аны көчле ясады. Галия  ирен һәрчак янында итеп сизә. Авыр чакта аның белән киңәшләшә,  сөйләшә. Шатлыкларын бүлешә.  Йөрәген бушата.  Хатын тормышын балаларына багышлады. Тырышты, укытты, кеше итте. Һәр өчесе яхшы һөнәрле булдылар.  Барысы да үз ояларын кордылар.  Яраткан эшенә дистәләрчә елларын биргән Галия лаеклы ялга чыкты.  Инде балаларының балаларын үстерешә. Берсеннән-берсе сөекле өч оныгы бар. Балалары да, кияү-киленнәре дә,  әни дип өзелеп торалар.  Һәр кичәнең  − көне, һәр кайгының шатлыгы була дигәндәй, Галия шатлыгын-сөенечен балаларында тапты. 
    Ә Фидәрисен түзәлмәслек  сагынганда  Галия озак-озак итеп аның сурәтенә карап утыра да хуш исле сәндерәгә менә. Анда Фидәрисенең яраткан чәчәкләре – мәтрүшкәләр... Сүнмәс сөюләренең бер шаһитлары... Иренең исе-тыны, матур яшьлекләренең бер төсе, иң бәхетле чакларының баш әйләндергеч  исе...  Кайчандыр ире атап йөрткәнчә, Галия үзе дә бит – мәтрүшкә чәчәге.  Кешеләргә  яхшылык кына  кыла белгән, шифа гына бирә торган  мәтрүшкә чәчәге... Аның җисеме – мәтрүшкә...  Галия зәңгәр чәчәкләрне кулларына ала да тирән-тирән  сулыш  сулый.  Яшьлекнең татлы, тылсымлы   исе,  тын юлларын ачып, күкрәгенә, йөрәгенә тула һәм  хатынның күңелен әйтеп бетергесез кадерле тойгыларга били...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик зур рәхмәт, Физәлия, күңелне агартып яшәргә көч бирүче хикәяң өчен. Дөньяда болай да күңелне катырырлык усаллыклар күп, күңел үрнәк алырлык искиткеч хикәяң дөньяга ямь өстәсен, яшьләрне яшәүнең ямен табып яшәргә өйрәтсен иде! Бастырып чыгаручы Сөембикә сайтына да бик зур рәхмәтемне белдерәсем килә.Сезнең ярдәмегездә әлеге хикәяне укучылар саны артып дөньяда мәрхәмәтлек артыр дип ышанып калам. Лилия Мурадова.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Физалия,рэхмэт хикэялэрегез очен .рэхэтлэнепукыдым ,донья яктырып киткэн кебек булды.Бигрэк кунелгэ утэрлек итеп язасыз шул.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик матур язылган рэхмэт.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Ошады) рехмет) бигрек гади, анлаешлы итеп язылган))))

          Хәзер укыйлар