Логотип
Проза

​Моңсызлар моңы

Юл уртасында тукталып калган юлчы, кул арты белән битенә тамган тирне сыпыра-сыпыра, кайсы якка атлап китәргә кирәклеген чамалап торды. Хәзер кире борылып Бәдрәнгә китәргә инде ерак. Аяк бәясе торырдай әйберең эзләп тапмагач, йөрүнең дә ни мәгънәсе бар.
Ниһаять, юлчы алга табан карап китте. Аның уенча, алда ул табарга өмет иткән соңгы авыл, калган авыллар урман артында, җәяү генә барып җитешле түгелләр иде.
Карт, юл тузанына баскан саен, Фәзиләсе бәйләп кигезгән ак оекбашының адәм танымаслык соры төс алуын күрде. Ул, юл читендәге чирәм өстенә чүгәләп, галошын салды. Ләкин тузан күпме генә каксаң да очып бетми, әйтерсең, күргән нужалар билгесе булып йон эченә мәңгегә тулган иде. Кинәт аның хәтереннән бер җыр калыкты:
Ак кына бәйләнгән оекбашыңны
Каралтмадым, җаный, каралтмадым.
Синнән башка җаный-җанкайларны 
Каратмадым, җаный, каратмадым.


Яшь чагында күреге ертылганчы гармун тартып урам әйләнгән соңгы җыр ич бу! Гомере буе моң тоймаган йөрәгендә сакланган бердәнбер көй. Чыннан да, ул бик моңсыз иде. Картаймыш көннәренә хәтле моңсыз яшәде карт. Бүтәннәр сыман онытылып сагынган минуты, сәгате булды микән аның? Мөгаен, булмагандыр. Әгәр Фәзиләсе авырып түшәккә егылмаса, бәгыре каткан туң йөрәк булып тәки йөрер иде.

Уң кулына таянып, карт җирдән күтәрелде һәм, әүвәлгечә йомшак тузанны пырылдатып, юл уртасыннан атлый башлады. Эчәсе килүдән теле аңкавына ябышкан иде.
Ул басу капкасын узып беренче йортка, үзенә хәтәр таныш беренче йортка керәсе итте. Җил капканың келәсе чыңгылдап ычкынуга, ачылмалы тәрәзәдән берәү башын тыгып: 
— Мосафирлар миндә түгел, күршедә куна. Мин ялгыз картсыз карчык, — дип кычкырды.

Карт биштәрен яңадан җилкәсенә элеп кире борылмакчы иде, тәрәзәдән кабат яңгыраган тавыш аны урынына кадаклагандай итте.
— Бәндәм, бир түзем! Миңнулла, синме бу?
Миңнулла, кояш алҗыткан күзләрен чекерәйтеп, тавыш иясенә текәлде.
— Нихәл, Мәрьямбикә, — диде ул, шактый кычкырып. Аннары, үзе генә ишетерлек итеп—Дөмекмәдеңмени, җен карчыгы»,— дип өстәде.
Инде Мәрьямбикәдән ычкыну бик җиңел түгел иде. Менә ул кай арада өеннән чыкты, вак-вак атлап капка янына килде һәм картны әйдәргә кереште. Ләкин Миңнулла:
— Баскычың юылган, шунда гына утырып хәл алыйм, — дип, өйгә керүдән баш тартты.
Хәләл көчен түгеп, кайчандыр үз куллары белән ясап калдырган нык баскычларның тактасын сыпырды...
Мәрьямбикә дә, аз гына тартынгандай, бер читкәрәк чүгәләгән иде.
— Сине бит Илмеш картында дигәннәр иде,- дип сүз башлады юлчы.
— Бер яшьлектә, бер картлыкта, Миңнулла. Үләре җиткән Илмеш Фәтхулласы загста язылмады. Чихуткасы көчле булгач, йорт-җирем җиде ят хатынга эләгер, дигәндер.
— Бу йортны, әйтәм, саткан идең бугай.
— Саткан идем шул. Җан түгел, кире алынды. Илмеш картын ташлап кайттым. Теге япа-ялгызы җан тартышып ята хәзер.
— Авызына су салыр идең, Мәрьямбикә. Байтак яшәдегез бит.
— Кемгә ир. кемгә чир. Алайса даулашсаң, безнең дә ирләр бар иде, су салырдае.
Күзләрен көчкә ачып, Миңнулла офыкка карады. Әйтерсең, «китәм, китәм» дип, офыкларга җәелеп кояш елый иде «Бүгенге көннең до гомере кыскарды, - дип уйлады Миңнулла, — көн үтә, гомер үтә. Кичкә керер алдыннан нигәдер күңел сыкрана».
Кирәк бит нәкъ шушы мизгелдә, ул өзелеп-өзелеп Фазиләсен сагына башлады. Әгәр иңнәрендә канат үссә, очып кына китәр иде.
— Ярар, берәр чәшкә кайнаган чәең юкмы?— диде карт, тирән уфтанып.
— Куям, самовар куям,—  хуҗабикә, куштанлы күлмәк итәкләре белән җилферди-җилферди, аның йөзенә сыпырылып үтте.
«Су салырдае, димсең, һы, — диде карт эчтән генә, салмыйча тор, җенбикә...»


...Ак кына бәйләнгән оекбашларыңны 
Каралтмадым, җаный, каралтмадым...

Бәдрәнгә җәһәннәм тишегеннән кибетче булып килгән Мәрьямбикә, кайсы гөлгә кунарга белми чәбәләнгән күбәләк сыман, үтә чытлык хатын иде. Үзе чалт-чолт счет төймәсе тарткан була, үзе каш астыннан гына мутланып кибеткә кергән-чыккан ирләрне күзәтә.

— Әй, җаным, сиңа ничә грамм? Граммына кушып кәнфитен дә ал, җанкаеңны сыйларсың.
— Авызларың тәки аракыга гына яратылган, иллә мәгәр матур, бәгырь, — дигән сүзләргә дә саран түгел.

Миңнулланың да шәп ир чагы. Изүләрен чишеп җибәрсә, теләсә кайсы гөл бизәге күкрәгенә башын салырга әзер. Җитмәсә, авыл тулы юл хатын, абруй зур. Әле сугыш төтене Бәдрән өстеннән таралмаган. Таралмаган икән, йөрәкләр сулкылдый, төннәр ялгыз уза! Әмма Миңнулланың күңеле шул хәтле саф иде, ул җаны-тәне белән Фазиләсен генә яратты. Икенче малай дөньяга сөрән салгач, әти кеше шатлыгын кая куярга белмичә, кибеткә юнәлде. Кич җитеп килә. Авыл төнне каршыларга дип сукыр лампаларына утлар кабызган иде. Кибетен бикләп Мәрьямбикә дә өенә кайтырга чыккан.

Өйдә бар. Түлке сиңа, сүз тыңлап кына, — дигәч иярә китте Миңнулла. Тыкрыкны менгәч, хатын аңа:
— Арткарак кал. Кеше күзенә чалынма, — дип пышылдады...

Ул төнне зәмзәм суының ирекле колы колач җәеп йомшак болытлар өстеннән йөзде, Мәрьямбикәнең ут сыман өткән кайнар кочагыннан ычкына алмый азапланды... Иртән үтереп баш авырта иде. Кич җитте исә, кача-поса тагын Мәрьямбикәләргә атлады ул. Ике-өч айдан, авылда исемнәре таралып, оҗмах рәхәте очлангач, алар күрше авылга күченделәр. «Яшь кияү» өр-яңа бүрәнәләр юнәтеп өй торгызды. Әмма тормыш яңартып, хатын алмаштырудан гына бәхет өстәлсә, бөтен ирләр дә бу кәсепкә тартылырлар иде. Миңнулланың ике нарасыена, Фәзиләсенә үзәкләре өзелеп кайтасы килде. Җитмәсә, ике авылны берләштереп бер колхоз ясадылар. Хатын-кызлар бригадасының бригадиры да аның Фәзиләсе иде. Өстенә бихисап растрата чыгып кибеттән куылган яшь хатын Мәрьямбикә дә шунда, төрле эшләрдә йөреп, эш майтарган булып кылана иде. Беркөнне ул елап кайтып керде.

— Ике аягымның берсен дә атламыйм ул хатынның бригадасына. Әнә син туйдыр минем тамакны. Имеш, юри атларны бозга керткәнмен.
— Ничек? Фәзилә атлары бозга батты? — Йөрәге хәвеф сизенгән Миңнулла Яр елгасына йөгерде. Ул барып җиткәндә, атларны чыгарганнар иде. Сбруйларын туарып, аларны фермага куа киттеләр. Кар өстендә тырпаешып калган итекләргә генә игътибар итүче булмаган, күрәсең.
— Фәзилә-ә!

Миңнулла, итекләрне эләктереп, хатынга каршы чапты. Теше тешкә тимәгән Фәзиләнең алдына тезләнеп, бозланган аякларына итек кигезгәндә, ир эчке бер калтырану белән үксеп куйды.
— Ку-ппердән чык-к дид-демм. Юлл кысскарртассы итт-кән. Анны, гаеппл-ә-мә,— дип акланды Фәзилә.
— Нигә суга кердең, Фәзилә. Балалар хакына сакланмадың, Фәзилә!— дип өзгәләнде Миңнулла.
— Ат-тлар-р җәлл биит. Уттын мәкктәппкә-ә идде... ...Миңнулланы сискәндереп, ян тәрәзә каршындагы тупылга ябалак килеп кунды.
— Ияләшкән, сукыр тәре. Күз бәйләнде исә оча да килә,— дип сөйләнә-сөйләнә, Мәрьямбикә карчык Миңнулла белән янәшә утырды.
— Китәр әле,— диде карт.— Синең йортыңа озак ияләшмәс.
— Синең күк карт хатын эзләп китәр дисеңме, Миңнулла?
— Фәзиләгә тел тидермә. Кайтсам үз хатыныма, балаларыма кайтканмын бит. Аннан соң... Саулыкка тиенә алмый интегә. Теге вакытта, боз ватылып, атлар суга китә язганда, син коры котылгансың. Ул бил тиңеннән салкын суда йөзгән.
— Үткән эшкә салават. Миңа кире кайтыр исәпләрең бар мәллә? Ул чирләшкәгә карап сакал агартуын җиткән, Миңнулла...

Миңнулла карт, бер агарган сакал тагын бер агарыр микән дигәндәй, учы белән сакалын сыпырды. Аннары бераз калкынып куйды:
— Әнә яшьләр нишләтә. Сабирҗанның кызы Чыпта малаена кияүгә чыга, ди. Чыпта малаенда гангрена икән. Кулын кисәләр ди. Үлә-нитә калса, яшьләй тол калырсың, диләр икән кыз балага туган-тумача. Тегесе, мин аның белән үлгәнче яшәп калам әле, дип әйтә, ди. Җан тартканга ни җитә, Мәрьямбикә. Терелер әле Фәзилә. Табасы иде шул бурсык маен.

Мәрьямбикә карчыкның йөзендә җыерчыклар дулкыны уйнаклап узды. Картның кинаясен сизенә иде ул. Әмма бурсык маеның нинди катнашы барын барыбер аңлый алмады.
— Аның үпкә чиренә файдасы күп икән,— диде карт. Хуҗабикә, ниһаять, җанланып, кеткелдәп көлеп җибәрде.
— Авыл буенча бурсык мае эзләргә калдыңмы? Аны бит ахутниклардан гына табарга була. Алай да ьорындык Әндриенә сугылырсың. Урманда еш йөри диләр Эндрине.
— Рәхмәт, Мәрьямбикә. Дәрман бар чакта кузгалыйм,— дип, Миңнулла урыныннан күтәрелә башлады.

Мәрьямбикә:
— Ходаем, иртән иртүк торып китәрсең. Йоклап хәл җый, — дисә дә, Миңнулла тыңламады. Капкадан чыкты да караңгылыкның аеруча куе урынына, тау сыман калыккан урман ягына борылды.
— Миңнулла! — Артыннан куып җиткән Мәрьямбикә картның таягына килеп тотынды.— Мә, эч, куе сөт. Ичмасам, чәемне дә көтмәдең. Рәнҗемә, зинһар, Миңнулла, бәхиллә.
— Безне Фәзилә бәхилләсен, Мәрьямбикә.
— Бәлки, бурсык маеннан рәтләнер Фәзилә. Әйт аңа, рәнҗемәсен... Их, Миңнулла, актардың син җанны, Миңнулла. Моңсызлар идек сана.
— Сау бул, Мәрьямбикә.

Карт яралы кош сыман алга талпынгандай итте. Тик аяклар тыңламыйлар, һаман артка сөйриләр иде. Йөрәк сулкылдавын басарга теләп, барган шәпкә Миңнулла җырлап җибәрергә уйлады. Ләкин ул үзен моңсыз җан дип саный, һәм, мөгаен, моңсызларның да моңы барлыгына ышанса, бүген генә ышана алыр иде.

фото:http://https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар