Логотип
Проза

Мәхәббәтебез хакына

Телевизор экранында бәхетле пар пәйда булды. Берсе – ап-актан киенгән кәләш, икенчесе – ак күлмәк, кара костюмлы кияү егете. Әкият битләреннән төшкәннәрмени... Бер-берсенә гашыйк икәнлекләре сүзсез дә аңлашыла...

Кереш 

 

Телевизор экранында бәхетле пар пәйда булды. Берсе – ап-актан киенгән кәләш, икенчесе – ак күлмәк, кара костюмлы кияү егете. Әкият битләреннән төшкәннәрмени... Бер-берсенә гашыйк икәнлекләре сүзсез дә аңлашыла... 

Айгөл паузага басып бераз тын алды. Әйтерсең лә ул кабат туйда кәләш ролендә... Азат белән бергә үткәргән бәхетле мизгелләре күз алдыннан үтте, һәм шул мизгелдә: «Азат, без нишләдек соң? Кая китте безнең бәхетле көннәребез», – дип, бар җиһанга кычкырасы килде... 

Аннары кабат Азат белән сөйләшкән сүзләрен искә төшерде: 

– Айгөлем, сине кем рәнҗетте? Нигә син үз-үзеңә бикләнәсең? 

– Кем рәнҗетте дип сорый бит, оялмый да... – дип үртәлде Айгөл. – Үзең, үз кулларың белән минем хисләремне сүндердең! Нәрсә уйлап минем белән табибка бардың соң? Мине шулкадәр мыскыл итәрлек нинди начарлык эшләдем мин? Нишләсәм дә, алай түгел, болай түгел, дип, гел кирегә сукалыйсың. Имеш, бер мин генә авыру! 

– Мин бит сине бернидә дә гаепләмәдем, Айгөлем... 

– Шулаймы? – Айгөл түзәлмичә иренә борылды да аның кебек сөйли башлады: Миңа түгел, ә сиңа дәваланырга кирәк! Мин сау-сәламәт, дарулар эчмәячәкмен!.. 

Айгөлнең, ирексездән, күз яшьләре бәреп чыкты... 

«Эх, болай булырын белсәм, табибка бөтенләй бармый идем бит. Матур гына яшәдек, алга таба да мәхәббәтебез хакына шулай яшәр идек әле», – дип үкенде... 

 

1 бүлек 

 

– Азат, нинди эш инде бу? Синең урынга башка кеше бара алмыймыни соң командировкага? – дип ачулана-ачулана, кер үтүкләвен дәвам итте Айгөл. 

Балачак дусты Булат белән эшмәкәрлек эшен башлаганда, дусты сатып алучылар таба, командировкаларга йөри, ә Азат исә офиста кәгазь эшләрен алып бара дип сөйләшкәннәр иде. Шуңадыр, бу хәбәрне ишетүгә, Айгөлнең ачуы кабарганнан-кабара гына барды. 

 – Айгөлем, син бит беләсең инде юлда йөрергә яратмаганымны. Бу бик кирәкле мөһим очрашу. Күпләп сатып алу белән шөгыльләнә торган зур гына фирма. Алар белән борчак пешсә, эшебез майлап куйгандай тәгәрәячәк, аңлыйсыңмы? Син сагынырга өлгергәнче кайтып та җитәм бит инде, борчылма, – дип, хатынының биленнән кочып тынычландырырга тырышты. 

– Китүеңә борчылуымның сәбәбе бар икәнен оныттыңмы әллә, Азат? Без иртәгә бала планлаштыру үзәгенә бергә барырга тиеш идек бит. Синең эшең бала табудан да мөһимрәкмени инде? 

Әйе, алар инде берничә тапкыр мәхәббәтләре хакына гына яшәргә сүз куешканнар иде дә, ничек инде баласыз гаилә тулы була алсын, ди. Бала турында сүз чыккан саен, Азат тавыш куптара, ә Айгөл үзенә урын таба алмый интегә. «Бар да яхшы булачак», – дип, үз-үзенә бикләнә дә, тыныч кына гаилә мәшәкатьләренә чума. Ләкин бу тынычлану озакка бармый шул... 

– Айгөлем, Ходайдан вакыты җиткәч булыр әле, ник аны планлаштырырга? Элек безнең әти-әниләр бала кирәк дип хастаханәгә чапмаган бит, – дип хатынының бит очыннан үбеп алды да, – үзеңнең нервыларыңны сакла, бала турындагы уйларыңны җибәреп тор. Мин кайткач барысын да җайлаштырырбыз. 

– Ничек итеп? 

– Эх, кайткач кына сөйләрмен дигән идем, ярый... – дип, кесәсеннән кәгазь тартып чыгарды да, – безнең шәһәрдә Израильдән килгән белгечләр клиника ачалар, шунда әңгәмәгә барсак, барысын да аңлатырлар дип уйлыйм, – дип елмайды Азат. 

Айгөлнең шатлыгы эченә сыймады, үпкә-борчулары эреп юкка чыкты, Азатның куенына сарылды. Ул үзен бу дөньяда иң бәхетле хатын итеп хис итте. 

 

*** 

Айгөл гел Азат дип яшәде, һәр сулышы аның өчен генә булды. Беренче очрашкан көннәрендә аңа бары тик унсигез яшь кенә иде бит... Кечкенәдән чәчтарашханәдә эшләргә хыялланып яшәде, ә менә бүген аның хыялы тормышка ашты, ул – көллият студенты. Шуны хәбәр итәргә дип, Айгөл кош тоткандай әти-әниләре янына ашыкты. Шулай шатланып, хыялларына төренеп кайтып килгәндә, кинәт егылганын сизми дә калды. Күзләрен ачканда, каршында нишләргә дә белми бер егет басып тора иде. 

– Гафу итегез! – дип, егет кулын сузды. Ул тагын ниләрдер әйтте, ахры, ләкин Айгөл аны ишетмәде. Сумала кебек кап-кара чәчләре, коңгырт кара күзләре, кулларының көче, кабарып торган мускуллары таң калдырды аны. 

– Азат, – дип таныштырды үзе белән озын буйлы егет һәм аның кулыннан тотып җавап көтте. Айгөл, уңайсызланып, «Айгөл», – дип елмайды. Егет аны парк капкасына кадәр озата килде. 

– Айгөл, башка вакытта як-ягыңа карап йөр, – дип кисәтеп китеп барды ул. 

Шул көннән башлап ул егет Айгөлнең башыннан бер генә минутка да чыкмады. Көн саен, Азатны очрату теләге белән, бер юл белән өенә кайта торганга әйләнде, ә егет үч иткәндәй бүтән күзенә чалынмады... 

Майның ямьле кояшлы көне иде, Айгөлнең никтер өенә кайтасы килмәде, эскәмиядә бераз китап укырга булды. Күп тә үтмәде, ягымлы таныш тавыш колагын иркәләде: 

– Гафу итегез, сезнең янда урын бушмы? 

 

*** 

...Азатның эшләре бу көнне иртәрәк бетте. Май кояшына иркәләнеп, ашыкмый гына парк буйлап атлады. Әнә якында гына малайлар туп тибә, икенче якта яшьләр нидәндер көлешә... Кинәт эскәмиядә утыручы кызга күзе төште. Әкрен искән җил аның сары чәчләреннән сыйпый, кыз бик бирелеп китеп китап укый, ара-тирә җил туздырган чәчләрен сыйпап ала. Азат сихерләнгәндәй кызга таба атлады: 

 – Гафу итегез, сезнең янда урын бушмы? 

Шушы көннән башлап унике ел үткән... Һәр көнне элеге эскәмиядә очрашып үткәрделәр бит алар. Бар да яхшы, ләкин балалары гына булмады. Ун ел дәвамында күренмәгән белгеч калмады, бөтенесенең дә сүзе бер: «Икегез дә сәламәт», ә «Ник балабыз юк соң?» – дигән сорауга кулларын як-якка гына җәйделәр. Ясалма юл белән бала табуга Азат катгый каршы чыкты. 

Көннәрдән бер көнне, Айгөлнең кайнанасы әлеге вазгыятькә ачыклык кертергә теләпме, асрамага бала алу тәкъдиме белән чыкты. Әлеге сөйләшү Айгөлне тәмам чыгырыннан чыгарды, аның бары тик үзе тапкан баланы гына карап үстерәсе килә иде.  Азат белән берничә көн сөйләшмичә дә йөрделәр. Аралары ерагайганнан-ерагая барды. 

– Бәлки безгә аерылышыргадыр? – дип пышылдады Айгөл, ә үзе нидәндер куркып, чытырдатып күзләрен йомды. Азат дәшмәде. Бары тик йокларга яткач кына: 

– Айгөл... – дип калтыранган тавыш белән дәште ул, – Син чыннан да аерылышырга телисеңме? 

– Азат, мин шундый арыдым, – дип кәефсез генә җавап кайтарды Айгөл. 

– Айгөл, әйдә әле кырт кына өзмик араларны, – дип, хатынына якынрак килеп ятты, – балаларсыз да яшиләр бит. Без дә шулай яши алырбыз. Айгөлем минем, мин синең белән аерылырга әзер түгел, – дип пышылдап, хатынының бит очыннан үбеп алды. – Мәхәббәтебез хакына, икебез өчен генә яшик әле, ә? 

Айгөл иренең куенына кереп эреде. Монда сүзләр артык, бу аның балаларсыз тормыш башларга тагын бер мөмкинлек бирүе иде. 

 

2 бүлек 

 

– Азат, ашарга әзер, тизрәк утыр, юкса соңга калуың бар! – дип дәште Айгөл, тәлинкәләрне шалтыратып. 

 Аш бүлмәсендә зур гәүдәле Азат пәйда булды. Ул әкияттәге олпат гәүдәле баһадирларны хәтерләтә иде. Айгөлгә шушы кечкенә генә фатиры бик тә ошый, икесенә генә бик тә уңайлы, бөтен шартлары да булган җылы оя кебек ул. Ул дөньясын онытып, иренең ашавын күзәтте... 

– Мине озатырга кирәкми, – дип, Азат тынлыкны бозды, – урамда бик салкын, өшеп йөрмә. 

– Әйе, син хаклы, – дип килеште Айгөл. – Минем ике сәгатьтән клиент янына да өлгерәсем бар әле. 

– Айгөл, бүген такси белән бар, – дип борчылды Азат, – урамда бозлавык, руль артына утырма, зинһар. 

– Эхе, – дип канәгатьсезлеген белдерде Айгөл. Иренең шарфын тиз генә матурлап урады да, – бөтен сумкаларымны таксига төяп баруны син ничек күз алдыңа китерәсең икән ул? – дип куйды. 

Азатка Айгөлнең фатирдан фатирга чәчтараш мастеры булып йөрүе бик ошап бетми иде. 

– Айгөл, салон ачу турында тагын бер яхшылап уйла әле, – дип дәвам итте Азат, – кайчанга кадәр шулай йөрергә уйлыйсың икән син! 

– Кадерлем, без бу турыда бер сөйләшкән идек бит инде. Әйдә, сүз куертмыйк әле, вакытың тар, самолетка өлгермисең син хәзер, – дип сүзне икенчегә борды Айгөл. 

Ирен озаткач, барлык кирәк-яракларын барлады да чыгу ягын карады. Ишекалды чыннан да шугалакны хәтерләтә иде. Әкрен генә кузгалып, рәт-рәт тезелгән машиналар сафына басты. Аңа шәһәрнең икенче башына барып җитәргә кирәк иде. Бер сәгатьлек юлны ике сәгатькә якын барырга туры килде аңа. 

Кирәкле йорт янына килеп туктагач, таеп егулыдан куркып, сак кына атларга тырышты.Сукрана-сукрана домофон төймәсенә басуга, Наиләнең кер әйдә дигән тавышы ишетелде. 

Наилә – Азатның сыйныфташ кызы, Айгөлнең иң беренче клиентларының берсе. Башта ул Айгөлгә ошап бетмәде, мәктәп елларында бер-берсен ошатып йөргәннәрдер кебек тоелды аңа. Наиләнең йөзенә бәреп сорагач, ул: «Айгөл, шундый озын буйлы егеткә бөтен кызлар да гашыйк иде, ләкин Азат кына безгә артык игътибар итмәде. Мәктәп еллары күптән онытылган инде, йөрәгеңә якын алма», – дип җавап кайтарды. Айгөл шуннан соң бераз тынычлана төште, ләкин Наиләне якын дуслары исемлегенә кертергә ашыкмады, ул бары тик даими клиент кына булып кала бирде. 

– Бигрәк тиз килеп җиттең, соңга калырсың дип борчылган идем, – дип каршылады Наилә. – Әйдә, эш башлаганчы кофе эчеп алыйк? – дип, кечкенә өстәл янына дәште. 

– Айгөл, син никтер бүген бик борчулы күренәсең, әллә иртән иртүк Азат белән әйткәләшергә дә өлгердегезме? – дип бәреп соравын Айгөл өнәп бетермәде. Наиләнең Азат турында сүз кузгатуы җан тынычлыгын ала иде, йөрәге кысыла башлый. Наиләдән читтәрәк торырга кирәк. Ул ауга чыккан мәчене хәтерләтә, ни өчен аның якын дус ролендә буласы килүе сүзсез дә аңлашыла. 

– Юк, бар да яхшы, Наилә, – дип кофе йотып куйды Айгөл, – Бүген командировкага китте, шуңа бераз борчылып торам. 

– Менә ничек! Элек ул командировкаларга йөрми иде кебек. Булатка ни булган? – дип җайлабрак утырды Наилә, – кара аны, командировкалар ирләрне боза ул! 

– Аңламадым? Син нәрсәне күз алдында тотып болай әйтәсең, Наилә? 

-–Ну, ничек итеп аңлатыйм икән сиңа, – дип кәттә генә уң кулын болгап куйды да, – хатыннары янда юк, уңга карасаң да, сулга карасаң да чибәркәйләр бөтерелә. Еш кына эшлекле очрашулар рестораннар, сауналар белән тәмамлана. Синең Азатың кебекләр яныннан күз карашын ташламый үтеп буламы соң? 

Наиләнең әлеге сүзләре ачуын кабартты. Башка ирләр, бәлки, шундыйдыр, ләкин әлеге сүзләр Азатка кагылмый иде. 

– Юк-бар сүзләр сөйләп утырма монда, – дип әйтеп салганын сизми дә калды. Аннары: – Элеккечә кисәбезме? – дип башка темага күчте. 

– Әйе, үзең беләсең бит инде, – дип берни дә булмагандай елмайды Наилә. 

– Йә, сөйлә, ничек ял итеп кайттың? – дип тынлыкны бозды Айгөл. 

– Ой, бик тә яхшы, шикарно, – дип кабат кыланчык тавыш белән җавап бирде Наилә, әлеге ясалмалылык ошап бетмәсә дә, Айгөл дәшмәде... 

– Бәлки, бүген миндә куна калырсың? Урамда бозлавык, ирең дә өйдә юк.... 

–  Юк, Наилә, рәхмәт, эшләрем күп, – дип, Айгөл җыену ягын карады. 

Урамда буран көчәйгәннән-көчәйде. Айгөл урамга чыкканда кар көртләре дә шактый биегәеп өлгергән. Ул кабат аягын шуыштырып машинасына таба юл тотты. Инде килеп җиттем дигәндә генә шуып җиргә килеп төшкәнен сизми дә калды. Асфальтта яткан килеш кулының бик нык авыртуына түзә алмыйча кычкырып ук җибәрде. Кычкыруын ишетепме, егылганын күрепме, бер ир: 

– Туташ! Туташ! Сезнең белән бар да яхшымы? – дип ярдәм кулын сузды. 

Айгөл торырга тырышып, кабат авырткан кулына таянып, кычкырып җибәргәнен сизми дә калды. 

 – Сезнең кай җирегез авырта соң? – дип кабат сорагач кына Айгөл әлеге иргә игътибар итте, аннары тешен кысып: 

– Ку-лы-ым, – дип җавап кайтарды. 

– Мин хәзер сезне травмпунктка алып барам, сынган булса вакытында гипс салырга кирәк, – диде ир кеше. 

Тәрәзәдән карап торган Наиләгә шул гына кирәк булган диярсең. Әлеге тамашаны күреп, тиз генә халат кесәсеннән телефонын алды да берничә фото ясап та куйды: 

– Фотолар Азатка бик тә ошар дип уйлыйм, – дип куанды ул, – син юкта хатының менә нишләп йөри таныш түгел ир кочагында... Менә ничек кадерләп ишек ачып утырталар аны машинага. Ә менә монысы торт өстендәге җиләкмени, таныш түгел ир иелеп нидер эшли, читтән караганда үбешәләр төсле. Әлеге фотосурәтләрне Азат һичшиксез күрәчәк. Бу минем кулыма килеп кергән туз картасы, – дип кош тоткандай елмайды Наилә... 

Бераз баргач Айгөлнең аңы ачылып киткәндәй булды. Таныш түгел ир белән кая барам соң мин дигән уй килде аңа. 

– Сез мине кая алып барасыз? – дип кызыксынды Айгөл. 

– Травпунктка дип әйттем түгелме соң? – дип гаҗәпләнде әлеге ир. 

– Скорый гына чакыртсагыз да була иде бит... 

– Әйе, бу буранда аларның килгәнен көткән ди, бүгенге һава торышы белән ярты көнсез дә килмәсләр, – дип сукранды таныш түгел ир, – борчылмагыз, мин сезне тиз арада илтеп җиткерәм. 

Айгөлгә машинада бик эссе булып тоелды, хәлсезләнүен тойды, аның ахылдавына игътибар биреп, күрәсең: 

– Сезнең белән бар да яхшымы? Сезнең йөзегез бик ак... – дип сорады. 

– Һава җитми миңа, – диюгә, тиз генә машинаның ниндидер төймәләренә басырга кереште, шунда ук Айгөлнең битенә салкын һава килеп бәрелде. 

Ул машина йөртүчене күзәтергә тотынды: коңгырт чәч, кечкенә генә борын, кабарып торган ирен, бит очлары чокырланып тора, Азаттан аермалы буларак, күзләре зәп-зәңгәр. «Айгөл, нишлисең, син бит ир хатыны», дип үз-үзен ачуланып, күзләрен тәрәзәгә төбәде. Моңа кадәр башка ирләргә күз дә салганы юк иде, бөтен уйлары бары тик Азатта гына булды. Әле менә хәзер дә үзе нинди хәлдә булуга карамастан ире өчен борчыла. 

– Ой, килеп тә җиткәнбез икән, ә мин сезгә рәхмәт әйтергә дә онытканмын. 

– Юк өчен борчылмагыз, – дип елмайды ир. – Ә мин сезгә исемемне әйтергә онытып торам икән бит: Нияз булам, – дип кулын сузды. 

Куллары шундый йомшак, җылы булып тоелды аңа. «Азатның куллары гел салкын була иде», – дигән уй йөгереп узды. 

– Монда алып килгәнегез өчен рәхмәт, – дип машинадан төште дә багажникка таба юнәлде. 

– Авырткан кул белән шундый авыр чемоданны күтәреп йөрмәкче буласызмы? Мин сезне кире кайтарып куям, – дип, Айгөлне тыңлап тормыйча култыклап, травмпунктка алып керде. 

Чиратта утырганда да Айгөл Ниязның барлык сорауларына дорфа гына, теләр теләмәс кенә җавап бирде. «Каян килеп чыкты да, ник тигәнәк кебек беректе соң бу адәм миңа, – дип үз-үзен тиргәде, – ир хатыны икәнемне белә бит, үз юлында булса ни булган». Кинәт Нияз аның авырткан кулын сыйпап утыра башлагач, сискәнеп киткән иде дә, никтер каршы дәшәргә теле әйләнмәде. Аннары кул чугыннан үбеп алгач кына: 

– Нияз! Нишлисез! – дип урыныннан сикереп торды. – Минем ирем бар, аңлыйсызмы, ирем бар, – дип кабатлады. 

Нияз берсүзсез торып, тәрәзәдән карап тора башлады. Айгөлгә бераз җиңел булып китте. Аннары кабат үзен тиргәргә тотынды: «Айгөл, нинди кеше соң син, ул бит сине кайгыртып травмпунктка алып килгән, ә син аны, кеше бар дип тә тормыйча, тиргәп аттың. Ул бит сиңа беркем түгел». 

Ниязның ерактан гына күзләренә карап басып торуын күргәч, йөрәге ярсып тибә башлады. Тәүге тапкыр Азатны очраткан көндәге кебек тибә түгелме соң? Айгөл, кулы кабат сыкрап авырта башлауга түзә алмыйча, ыңгырашып куйды. Нияз янына килеп җитте, булышырга теләгәндәй битеннән сыпырды: 

-–Айгөл, куркыткан булсам, гафу итегез. 

Ул арада кабинетка чакырдылар. 

– Тәк, тәк, – олы яшьләрдәге врач флюрография сурәтенә озак кына карап торды, – сөякләрегез сынмаган, буыннарыгыз урынында... – Аннары шәфкать туташына борылып: 

– Авыртудан укол һәм каты итеп бәйләп куегыз, – дип әмер бирде дә, – больничный кирәкме? – Айгөл юк дип баш кына какты. – Кулыгызга авыр эшләр ярамый, тынычлыкта калдырыгыз, бер атнадан үзегезнең участок табибына барырсыз. 

Уколдан соң Айгөлгә дөньялар яктырып китткәндәй булды. Рәхмәт әйтеп кабинеттан чыгуга Нияздан җилләр искән иде. Айгөл, нишләргә белмичә, озын коридор уртасында басып уйлана башлады: «Минем инструментлар аның багажнигында икәнен онытып кайтып киткән, ахры. Хәзер мин аны кайдан табам инде?» – дип борчылды. – Ярый әле кечкенә сумкам үзем белән, юкса бер тиен акчасыз каласы булганмын икән... – Уйларына бирелеп барганда, ниндидер йомшак әйбергә килеп бәрелгәнен сизми дә калды. 

– Ипләп, – дип елмаеп, каршысында Нияз басып тора иде. 

Айгөл бераз аңсыз чит ир кочагында басып торганнан соң: 

– Гафу итегез, кулларыгызны ала алмассызмы икән, – дип канәгатьсезлеген белдерде. 

– Ә, әйе, онытылып киткәнмен, – дип уңайсызланды Нияз. 

– Рәхмәт, зинһар өчен миңа сумкамны бирегез дә, мин такси белән өйгә кайтам, – дип тиз генә такси номерын җыя ук башлады. Трубканың икенче башында диспетчер кыз әлеге вакытта буш машиналар юклыгын әйткәч, Ниязның эченә җылы йөгерде. Никтер аның Айгөлне һич тә үзе яныннын җибәрәсе килми иде. Кияүдә икәнлегенә дә артык игътибар бирмәде. 

– Айгөл, борчылмагыз, мин сезне кайтарып куя алам. 

– Юк-юк, мин сезгә болай да бик күп уңайсызлыклар тудырдым. 

– Иң мөһиме – баш исән булсын, калганы пүчтәк аның, – дип елмаеп, машина ишеген ачты Нияз. 

Юл буе Айгөл бер атна алдан язылган килентларыннан гафу үтенде, мөкин булганча соңгарак күчереп язарга тырышты. Инде йорты янына кайтып җитәбез дигәндә генә, кабат кесә телефоны шалтырый башлады. Азатның исемен күрүгә май кояшыдай балкый ук башлады Айгөл, Нияз беразга ни булганын аңламыйча югалып калды. 

– Кадерлем, исәнме! Мин сине шундый сагындым. Ничек барып җиттең? Ник озак шалтыратмадың? – дип тезеп китте Айгөл. Ниязда көнчелек утлары кабынды, күрәсең, кәефе кырылды, сөйләшеп бетергәнне дә көтмичә: 

– Айгөл, сине кайда төшерергә? – дип килеп тыгылды. Айгөл урындыктан егылып төшә язды. 

– Айгөлем, син кем белән анда? 

– Ә... ни... кадерлем, урамда бозлавык булу сәбәпле мин егылып кулымны авырттырдым, менә бер егет миңа булышты. 

– Егылдым? Синең белән барда яхшымы? – дип борчылды Азат. 

– Бар да яхшы, борчылма, – дип тынычландырды ирен Айгөл, – Нияз миңа травмпунктка барырга ярдәм итте, сөякләр сынмаган, бар да яхшы. 

– Айгөл, үзеңне сакла, ипләп йөр, зинһар. 

– Ярар, тырышырмын, – дип җавап бирде дә Ниязга ачулы караш ташлады. Нияз барысын да аңлагандай: 

– Гафу, үзем дә аңламыйча калдым, – дип акланырга тотынды. Айгөл аны ишетмәгәндәй: 

– Ярдәмең өчен рәхмәт, – дип чемоданын сөйрәп подъезд төбенә юнәлде. 

– Айгөл, ни... телефон номерыңны бир әле миңа, – диде Нияз уңайсызланып кына. 

– Син нәрсә! Кем дип уйладың мине! – дип кырт кына борылып, җавап та көтмичә, ишектән кереп югалды Айгөл. 

 

3 бүлек 

 

     Төне буе йоклый алмый таң атканын көтеп чыкты. Таң сызыгы күренү белән, кабат сәгатенә күз салды: вакыт иртәнге алты иде. «Азат йокысыннан торгандыр инде» – дип уйлап, тизрәк телефонына ябышты. 

– Исәнме, Айгөлем, – дип ягымлы матур тавыш колакларын иркәләде, – сагындың дамыни? 

– Әйе, кадерлем, – дип пышылдады Айгөл, – Төне буе йоклый алмадым. Синнән башка өй буш, шыксыз булып тоелды. 

– Аз гына, түз инде, яме, – дип ышандырды ире, – Сиңа ниләр алып кайтыйм? 

– Үзеңне, – дип елмайды Айгөл, – һәм мөмкин кадәр тизрәк! 

– Кулың ничек, бик нык борчымыймы? Ничек килеп чыкты соң бу хәл? – дип сорау яудырды Азат. 

Айгөл түкми-чәчми бәйнә-бәйнә сөйләп бирде, Нияз турында гына кабат исенә төшерәсе килмәсә дә, Азат: 

– Ә теге егет? – дип көнчелек утларын кабызды. – Синнән кичә бик ягымлы итеп,нидер сорап куймаса, белмәс тә идем, – дип канәгатьсезлеген дә сиздерде. 

– Белмим, нигә сөйләшеп бетергәнче сүзгә кысылганын үзем дә аңламадым,  – дип акланды Айгөл. Сөйләшә-сөйләшә тәрәз янына килгәч,  подъезд төбендә Ниязга охшаган адәмнең арлы-биреле йөрүен күреп телсез калды. Ул арада трубканың икенче башында: 

– Алло... Айгөл... Айгөлем... Бар да яхшымы? – дип Азатның борчулы тавышы ишетелде. 

– Ә... Әйе! Мин монда... – дип, тиз генә сүзнең ни хакында барганын исенә төшерергә кирәк дип уйга калды. 

– Айгөлем, алдашмыйсыңмы? Тавышың башка төрле чыга... 

– Борчылма, Азат, бар да яхшы, – дип тынычландырды ирен, тизрәк трубканы кую максаты белән. – Ярый, кадерлем, сау бул, минем дарулар эчәр вакыт җитте, -дип саубуллашырга ашыкты. 

– Ярар, Айгөлем, хәлең начар булса әйт, «ә» дигәнче кайтып җитәм яныңа, – дип трубкасын куйды Азат. 

Айгөл кабат тәрәзә янына ашыкты, теге адәм күренмәгәч, эченә җылы йөгерде. «Кул авырту аркасында күземә әллә ниләр күренә бугай», – дип тынычланырды үзен. 

Тиз генә юнынып, капкалап алды да, тизрәк Наиләнең йорты янына ашыкты. Анда аны яраткан машинасы көтеп тора иде. 

Ачкычны боруга, машинасы җай гына кабынып китте. Бу – Азатның туй бүләге, ул Айгөл өчен бик кадерле машина. Руленнән сыйпап алып, әкрен генә ерак булмаган кибеткә юл тотты. Ярый әле машинасын кар басмаган, авырткан кулы белән казып чыгара алмас иде. 

Кибеттә иң кирәк әйберләрне генә алырга тырышты. Алай да арбаны этүе авыр тоелды Айгөлгә. Машинага пакеталарын күчергәндә генә, шактый күп әйбер җыюын аңлап алды. «Азат, хаклы булган, өйгә генә китертәсе калган», – дип, иренең сүзләрен исенә төшерде. 

Машинасына кереп утырды, әкрен генә кузгалам дигәндә машинасы аңа буйсынмады. Айгөл югалып калды. Нишләргә, кая барып бәрелергә белмичә  торганда, каршысында кабат Нияз пәйда булды. Айгөл югалып калды. «Ярдәм кирәк булганда, гел каршыма килеп чыга, әллә күзәтә инде...» – дигән шом басты аны. 

Ниязга Айгөл бу юлы тагын да мескенрәк күренде. Нигә шулкадәр борчылганын аңлый алмады. Айгөлнең күз яшьләрен күрүгә: 

– Булды, булды, борчылма шул кадәр, хәзер танышларыма әйтәм, тиз арада төзәтеп тә бирерләр. Акчасын үзем түлим, кай-гыр-ма, – дип тынычландырырга тырышты. 

Айгөл аның куенына елышып үкси иде. Болай басып торып булмый бит инде дигәндәй, Нияз тиз генә Айгөлне үзенең машинасына утыртып, пакетларын багажнигына күчерде дә, машина төзәтү буенча дустына мөрәҗәгать итте. Айгөл берсүзсез утыра бирде, аннары бераз тынычлана төшкәч, Ниязга ачулы карашын ташлап: 

– Бу юлы мин сиңа утырып кайтмыйм, хәзер такси чакыртам... – дип машинадан чыгу юлын эзләде. 

– Айгөл, тукта әле, – дип иңсәсенә кулын куйды Нияз, Айгөлнең салкын карашын күрүгә кулын тизрәк кире алды. – Такси белән ничек кайтасың инде син? Мин сине кайтарып куям, пакетларыңны өеңә күтәрешермен, юлда машинаңны төзәтү турында да сөйләшербез, – дип күндерергә тырышты. 

Айгөл ни әйтергә дә белмәде, болай сагыз кебек аңа беркемнең дә береккәне юк иде әле. Ул, машина кузгалуга, үпкәләгән кыяфәт чыгарып юл буе тәрәзәгә карап барды. Нияз исә аның матурлыгына сокланып туя алмады, ара-тирә энәләрен кабартуы күңеленә хуш килде, аның беркемгә дә ярарга тырышмавы, үзе булып кала белүе аеруча ошады. 

Моннан өч ел элек өйләнгәндә хатыны Ләйләне генә яратырга вәгъдә биргән иде бит. Гомере буе шулай булыр дип ялгышкан икән Нияз. Айгөлне күрүгә бөтен дөньясы асты-өскә килгәндәй булды. Ара-тирә бармагын кыскан туй баладагы, муенын кысып суларга комаучаулый кебек тоелды. Нияз үзенең нишләгәнен үзе аңлап бетерә алмады. 

Өе янына килеп туктауга, Айгөл рәхмәт әйтеп саубуллашу юлын эзләде. Ул машинадан чыгуга, Нияз, яшен тизлегендә багажнигыннан пакетларны алы,  подъездка таба юнәлде. Айгөл аңына килгәндә алар лифт төбендә басып торалар иде инде. Алтынчы катка менеп җиткәндә Айгөлнең тез буыннары калтырый ук башлады. Лифттан чыгуга Айгөл кабат пакетларына ябышты. 

– Фатирыгызга керергә рөхсәт итмисеңме? – дип аптыраулы караш ташлады Нияз. Айгөл ризасызлыгын белдереп башын какты. 

– Шундый авыр пакетларны ничек күтәрмәкче буласың инде син? – дип елмаюын дәвам итте Нияз. Ниязның бу елмаюлары Айгөлне уңайсыз хәлгә калдырды. Ул үзен ниндидер җүләр кеше итеп хис итте. Айгөл уйланып басып торган арада, Нияз ачкыч бәйләмен тартып алып фатирга рөхсәтсез узуын күргәч: «Нинди оятсыз кеше булды соң бу... Минем Азатым болай кыланмый», – дип уйлап куйды Айгөл, – «Ниязның гәүдә төзелеше Азатны хәтерләтә икән» – дип сокланырга да өлгерде. Аннары: «Айгөл, сезнең Азат белән корган оягызда чит ир, бу нинди хәл...» – дип үз-үзен тиргәде, ничек тә Ниязны өйдән тизрәк чыгарып җибәрү юлларын эзләде. 

Нияз, рәхмәт бик зур! Сиңа китәргә кирәк! 

Нияз пакетларны идәнгә куеп борылганда, күзләре очрашты, Айгөл моны көтмәгән иде, күрәсең, куркудан күз аллары караңгыланды, бит очлары уттай янды. 

Айгөлнең сүзләрен ишетмәмешкә сабышып: 

– Телефон номерыңны язып бир әле, – диде. Айгөлнең тыны кысылды. Болай да кечкенә генә аш бүлмәсе тагын да кечерәеп киткән төсле тоелды аңа, ләкин ул телефон номерын бирергә ашыкмады. 

– Айгөл, машинаң ремонттан чыккач мин кемгә хәбәр итәргә тиеш соң? – дигәч кенә, сан артыннан сан язды ул. Нияз исә горур гына визиткасын өстәлгә чыгарып салды да ишеккә юнәлде. Айгөл җиңел сулап куйды. «Бүтән тормышыма кысылып кына йөрмәсә ярар иде», – дип теләде. Ишекне ябарга да өлгермәде, фатир ишеге кабат ачылды да: 

– Апа җаным, бу чибәр егет кем була ул? – дип көлә-көлә, энесе Рамил килеп керде. 

– Урамда кар явамы әллә? – дип гаҗәпләнде Айгөл. – Әйдә, чишен, чәй эчәбез, өстәл артында барсын да бәйнә-бәйнә сөйләрмен. 

Энесенең март аенда юка курткадан йөргәнен күреп, «Эне-е-ем...» – дип авызын ачуга, тегесе сүзнең ни хакында барасын чамалап: 

– Апам, башлама да, мин үз-үземә хуҗа, телим икән хәлвә ашыйм, телим икән прәннек, – дип Айгөлнең авызын томалады. 

 Апалы-энеле булуга карамастан, алар арасында бик җылы мөнәсәбәт иде. Бер-берсеннән бер генә яшерен серләре дә юк диярлек. 

– Нәрсә белән сыйлыйсың инде бүген? – дип кызыксынды Рамил,.– Апам, шулай да әйт әле, бу егет гади генә товар ташучы түгел бит, әйеме? Азык-төлек китерүчеләр шулай бай киенмиләр, подъезд төбендәге машинаны гына алсак та, бер дә шундый зур машиналарда ташымый алар, – энесенең һәр сүзеннән Айгөлгә бик уңайсыз булды, мөмкин булса, валлаһи, җир тишегенә керер иде. 

Айгөл бала чактан ук әнисенә барысын да сөйләргә әллә ояла, әллә курка иде, кыскасы, күңелен ачып сала алмый иде. Ә менә энесенә бөтен егетләре, дуслары турында ачыктан-ачык сөйли иде. Күпчелек Рамил аннан киңәш сораса да, менә нәкъ бүген Айгөл энесенең ярдәменә мохтаҗ. Азатны командировкага озаткан минуттан бүгенге көнгә кадәр ниләр булганын түкми-чәчми бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. 

– Менә сиңа мә! – дип сызгырып куйды энесе, – Мондый хәлләр сериалларда гына буладыр дип уйлый идем мин, – дип гаҗәпләнде, бераз тынып торгач, – Апам, аның турында сөйләгәндә, күзләрең яна, ныклап гашыйк булык куя күрмә инде, сиңа ул кеше белән бүтән очрашырга ярамас, – диде 

– Әйе, беләм, беләм, – дип башын иде Айгөл, – ә менә машина белән нишләргә соң? 

– Мин барысын да үзем җайлармын, – дип апасын кочаклап алды. Айгөл Рамилнең аның өчен таулар әйләндерергә сәләтле икәнен бик яхшы белә, шуңа күрә: 

– Юк, Рамил, синең бу эшкә кысылмавың хәерлерәк, – дип, сөйләшүгә нокта куярга тырышты. 

– Апам, тынычлан әле, ярар, син ничек әйтәсең, шулай булыр. Ләкин белеп тор, ни генә булса да син берүзең түгел, – дип тынычландырды энесе. 

   Иртәгә бергәләп ничек тә машинаны алып кайтырга сөйләшеп саубуллаштылар. Урамда инде караңгы төшәргә өлгергән иде. 

Энесен озатып калыйм дип тәрәзә янына килсә, күзенә күренәмени... Нияз, кайтып китмичә, утыргычта нидер көтеп утыра... Рамил дә, подъездан чыгуга, туп-туры аның янына юнәлде түгелме... Айгөл куркуга калды, тиз генә кулына ни эләкте шуны киеп йөгерә-атлый урамга атылды. 

 

4 бүлек 

 

Нияз, Айгөлнең фатирыннан чыгып лифт көткән арада, ниндидер яшь егетнең әлеге фатирга юнәлүен күреп, гаҗәпкә калды. «Апам» дип дәшкәнен ишеткәч кенә эченә җылы йөгерде. 

Нияз үз халәтен аңлап бетерә алмады. «Кем соң бу Айгөл, ник шулай тиз арада күңелгә үтеп керде дә чыгып китмичә газаплый икән?» – дип үз-үзен тиргәде. Моңа кадәр чит кызларга күтәрелеп тә карарга теләмәгән күңел, чит хатын-кызга тарта түгелме соң. Айгөлнең нәрсәсе бар соң аның? Моңа кадәр Ниязга ябык, ак чәчле кызлар ошамый иде бит. Ләйлә аның өчен бердәнбер идеал хатын-кыз иде. Нияз әлеге йомгакның чуалганнан-чуала баруын сизде. Сүтелмәслек дәрәҗәгә төшкәнче ни дә булса эшләргә кирәк икәнен акылы белән аңласа да, йөрәге башкача кушты. Уйларыннан бераз арыну өчен якындагы эскәмиягә барып утырды да, автосервиста эшләүче дустына шалтыратты. 

– Руслан, сәлам! 

– О, нинди кешеләр! – дип шатланды дусты. Алар балачактан ук дуслар иде. Кечкенәдән үк Нияз төгәл фәннәр ягына тартса, Руслан дәрестән соң гел әтисенең гаражына чаба иде. Нияз югары уку йортында энә белән кое казыганда, Руслан инде автослесарьлар техникумын бетереп эшли үк башлады. Тора-бара Русланның әтисенең гаражы, зур бер автосервис дәрәҗәсенә кадәр үсеп, гаилә бизнесена әйләнде. 

– Руслан, миңа синең ярдәм кирәк иде, – Ниязның җитди тавышын ишеткәч, Руслан тынып калды.– Сиңа хәзер «Ниссан»ны китерәчәкләр, нишләптер кабынмый, сәбәбен ачыкларга кирәк. 

– Кайчаннан синең хатының андый машинага күчте соң әле? 

– Ә, юк, ул Ләйләнең машинасы түгел... – дип уңайсыз хәлдә калганын аңлап алды Нияз. 

– Дустым... 

– Юк, Руслан, берни дә сорама, – дип бүлдерде аны Нияз, – бу турыда тәфсилләп сөйли алмыйм, үпкәләмә, яме. Машина төзәткән өчен акчаны счет буенча күчерермен. 

– Нияз, мин сине аңлап бетермим әле бүген, кайчаннан башлап син минем белән проблемаларыңны телефон аша гына чишәсең дә, нинди счет хакында сүз алып барасың әле, дустым, – диде ачуы кабарган Руслан. – Ясап бетергәч шалтыратырмын, килерсең, сөйләшербез. 

– Ярар-ярар, тынычлан! Ләкин бу юлы миңа счет кирәк булачак. Синнән шалтырату көтеп калам. Сау бул! – дип Нияз тизрәк трубканы кую ягын карады.  Дустын һич үпкәләтәсе килмәде. Бары тик үзе дә аңламаган вазгыятькә дустын да чултасы гына килмәде. Трубкасын куюга, кабат телефон шалтыраудан сискәнеп китте ул. Гаепле бала кебек тез буыннары калтырады, моңа кадәр Ләйләгә бер генә дә ялган сүз сөйләгәне юк иде бит. Менә бит хәзер дә кайчан кайтуым белән кызыксына, ире өчен борчыла, ә ул исә чит хатынның подъезд төбендә нишләргә белми уйланып утыра. 

 – Әйе, сөеклем... Эшләремне генә җайга салам да, озакламый кайтып җитәм... – дип кенә җавап бирә алды Нияз. 

Әйе, чыннан да көн инде кичкә авышкан. Якын-тирәдә багана утлары да кабынган. Бу җүләр уенны тәмамларга кирәк. Ләйлә алдында үзен гаепле хис итсә дә, Ниязның күңеле барыбер Айгөлгә тартылды. Нияз салкыннан өшегән кулларын кесәсенә тыкты, анда кабат Ләйләне искә төшерүче балдак ята иде. «Өйдә мине, сөекле хатыным көтә, Нияз, җитәр инде, үсмер чагың түгел»,– дип уфтанып эскәмиядән торуга, күзенә теге яшь егет күренмәсенме... 

– Әй, син! – дип әтәч кебек Рамил Нияз янына якынайганнан-якынайды. 

Нияз бер адым артка чигеп, биреләм дигәндәй кулларын өскә күтәрде дә: 

– Егет, тынычлан! – дип сүз башлады. – Минем синең белән көрәшергә теләгем юк. 

– Сиңа аннан ни кирәк? – дип Рамил йодрыгын болгады. Нияз әздән генә йөзен яшереп кала алды, юкса берне кундыра иде егет кисәге. 

– Анысы, үскәнем, синең эшең түгел, – дип ачулы караш ташлады Нияз. – Яхшы чакта каршымнан кит, юкса үкенергә туры киләчәк. 

Ул арада подъезд ишеге ачылды да, анда Айгөл күренде: 

– Туктагыз! Икегез дә! Рамил! 

Нияз белән Рамил, шунда ук туктап, Айгөл ягына борылып бастылар. Рамил апасын башмаклардан, халат өстенә ашыгыч кына кигән плащтан күргәч: 

– Җүләр! Кем инде урамга шулай киенмичә чыга? Бар тизрәк өйгә кер, – дип кайгыртты, ә Айгөл буйсынырга ашыкмады: 

– Син дә бар өеңә кайт, – дип энесенә тавыш күтәрде, – ә мин үз эшләрене үзем кайгыртам, яме! 

Рамил берсүзсез апасына буйсынды. 

– Ә син, – дип Ниязга күзләрен төбәде Айгөл, – нигә дип минем подъезд төбен саклыйсың? 

– Синең машинаңны алып килгән автосервис адресын әйтергә теләгән идем, борчылма, машинаң ышанычлы кулларда, – дип артык сүз әйтүдән куркып, машинасы ягына юнәлде. Арттан карап калган Айгөлнең карашын тойды. Оялып кына борылып: 

– Мин сиңа шалтыратырмын... – дип кенә әйтә алды. 

Нияз күздән югалуга, Айгөл Рамилне култыклап өенә ашыкты. Өйгә кергәч кенә үзнең өшегәнен аңлады. Әти-әниләренә шалтыратып, энесенең куна калуын хәбәр итте. Бу мизгелдә аның берүзе генә каласы килми иде. Ә Рамил  белән беркайчан да ямансу була алмый. 

Рамил аш бүлмәсенә кереп югалуга, Айгөл кабат Нияз хакында уйлады. Аның йомшак куллары, кайгыртучанлыгы, тавышы – барысы да күңеленә хуш килде. Күз карашы гына да бөтен күзәнәкләрне җилкетерлек бит. Бу чит ирнең ни өчен һәм ничек үзенә тартып тора алуын аңлый алмады ул. Тиз арада күңеленә үтеп керде дә, хәзер чыгып китәргә ашыкмый. Айгөлнең башында бер генә җавапсыз сорау әйләнде: «Ни өчен? Азат белән шундый матур яшәп ятканда ничек килеп чыкты соң бу хәл? Бу нинди сынау?» 

Айгөл энесенең тавышына сискәнеп китте: 

– Апам, бу хәл яхшыга алып бармаячак бит, – дип борчулы караш ташлады Рамил. 

Айгөл ни әйтергә дә белмәде. Аны коткаргандай, телефоны шалтырады. Курка-курка гына телефон экранына күз салды, анда Азат иде. Айгөлнең югалып калганын күргән Рамил: «Ал, ник алмыйсың?» – дигәч кенә телефонын кулга алды.   

– Алло, кадерлем, – дип дәште. 

– Сәлам, Айгөлем. Хәлләрең ничек? 

Айгөл әлеге мизгелдә Азатны ничек сагынуын аңлап алды. Шундый йомшак тавыш белән дәшүеннән тамагына төер тыгылды, ул ни дип әйтергә дә белми тынып калды. 

– Айгөлем, бар да яхшымы? – дип борчылды Азат. – Сиңа ни булды? Ник дәшмисең? Кулың ничек? 

Тавышында күпме ярату, күпме ихласлылык. Айгөл нишләргә белмичә кинәт елап җибәрде. Рамил, апасының артык сүз сөйләвеннән куркып, телефон трубкасын тартып алып: 

– Җизни, исәнме! Бу Рамил була. Апа кулын сындырганнан бирле үзенә урын таба алмый, еш кына елап утыра, шуңа мин аның янына килдем, – дип акланырга тырышты, – Син борчылма, бар да яхшы. 

– Рәхмәт, Рамил, апаңны кайгыртканың өчен. Иртәгә эшләр ахырына якынлаша, төнге рейска билет та алып куярга өлгердем инде. 

– Бик яхшы, жизни. Мин син кайтканчы монда булырмын, апаның үзен генә калдырмам. Сау бул! – дип трубканы куйды Рамил. 

Азат телефон трубкасын куйгач та, озак кына тынычлана алмады. Ул киткәннән бирле Айгөл үзен башка төрле, сәер тоткан кебек тоелды аңа. Язган СМСка да элек килеп җитәргә өлгергәнче үк җавап та килеп җитә иде, ә хәзер көттереп кенә яза башлады. Элек бөтен күзәнәге «Азат» дип кычкырып торса, хәзер ничектер читләшә кебек... Ни булганы һич аңлашылмый. 

Азат телефоныннан карап торган Айгөлнең сурәтенә күз салды да йокларга ятты. Ә уйлары барыбер йокларга ирек бирмәде: «Әгәр дә теге көнне без мөнәсәсбәтләребезгә нокта куйган булсак... Юу-ук, мин Айгөлемне югалтырга теләмим. Беләм, ул бала хакында хыяллана, бала тартып барган хатыннар яныннан тыныч кына үтеп китә алмый. Балабыз булса, ул тагын да бәхетлерәк булыр. Мин Айгөлемне бәхетле итү өчен барысын да эшләячәкмен!» – дип, Азат йокыга талды. 

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/mkhbbtebez-khakyna-2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар