Логотип
Проза

МӘХӘББӘТ КЫРЫ

Уен кызган, боз өсте гөж килә. Тимераякта куыша-узыша үсмерләр шар куа. Кәшәкәле уйнау белән шулкадәр мавыкканнар, шар артыннан туктаусыз чаба торгач, чит-читләре юп-юка челтәр боз белән капланган бәкегә таба җилдергәннәрен сизми дә калдылар бугай. Күз ачып йомган арада дүрт-биш малай берсе артыннан берсе бозлы суга чумды. «Илдар!»

Уен кызган, боз өсте гөж килә. Тимераякта куыша-узыша үсмерләр шар куа. Кәшәкәле уйнау белән шулкадәр мавыкканнар, шар артыннан туктаусыз чаба торгач, чит-читләре юп-юка челтәр боз белән капланган бәкегә таба җилдергәннәрен сизми дә калдылар бугай. Күз ачып йомган арада дүрт-биш малай берсе артыннан берсе бозлы суга чумды.
«Илдар!»
Тәгъзимә үз тавышыннан үзе куркып уянып китте.
Төш икән. Шөкер, төш кенә икән әле! Их, шулай гына булсачы!
Таң шәүләсе беленә башлаганчы ятып торса да, кабат йокыга куера алмады. Аяк очларына гына басып кухняга чыкты. Өйрәнелгән гадәт буенча чәйнеккә су агызды, шырпы сызды. Ялкын теле бармагын пешерә башлагач кына, йокысыннан айнып, уянып киткәндәй булды.
Һай, бу гомерләр! Сызган шырпы кебек гөлт итеп кабына да, күз ачып йомган арада янып күмергә әйләнә инде әллә? Безнең гомердән дә бөкрәйгән шырпы кебек күмер генә торып калмасмы?!
Ул күргән төшен янә хәтерендә яңартмакчы булды. Бетмәс борчуы – Илдар кайгысы йоклаганда да тынгылык бирмидер шул күңеленә. Әллә тагын берәр бәла-казага юлыкканмы? И бала! Бәгырь ите! Тагын ниләр генә күрәсе бардыр? Бәкегә чумуы... билге – кисәтү идеме әллә? Нигә вакытсыз уянып китте соң әле? Бәлки, азагы ни белән бетәсен дә күрсәткән булырлар иде. Йә, тиле димә инде... Әллә саташа башлады инде? Төш кенә ич бу, нибары төш. Тик шунысы хак, өндәге уй-хәсрәтнең дәвамы бу, төштә янәдән кабатлануы. Бәхетсез кабатлану...
Хәер, төшкә керүенә гаҗәпләнәсе юк, бүген улының туган көне ич. Күчтәнәчләрне алгандыр. Урман чикләвеген бик ярата иде, сөенгәндер. Чәкчәк, бал, каклаган каз да салды әнкәсе. Тик үзе авыз итәлдеме икән?! Андагы тәртипләрне кем белеп бетергән? Шуңа янамы йөрәге? Яна шул, ялкынсыз яна. Бала хәсрәте җанны тындырмый. Ник болай хаталы булды соң язмышлары? Кем гаепле моңа? Бу кадәр зур, авыр сынау нигә нәкъ менә аларга килде соң?
Бүген, юк, хәзер үк хат язып салырга кирәк. Буй җиткерсә дә, ана өчен һаман сабый шул ул. Газизе, кадерлесе. Терәге, ышанычы... булалмаса да якын, бигрәкләр дә якын шул йөрәккә. Йөрәк ярасы... Барыбер ярата ул аны, өзелеп ярата, мәңге яратачак. Җир йөзендә үзенә теләктәш бер генә зат калмаса да, кешенең анасы бар икән – ул беткән кеше түгел. Аны кайгыртучы бар.
Сүнми торган изге хис – ана мәхәббәте ялгыш адымнардан саклап кала алса икән! Баласы өчен утка керергә, суга төшәргә дә риза ул.
Тирәндә, йөрәк түрендә пыскыган сүнмәгән өмет әле дә көч бирә.
«Кайтыр көннәреңне саный-саный, тыным белән тартып-суырып алырдай булып көтәм сине, улым-улкаем...»
Җепкә энҗе тезгәндәй, якты теләкләрен тезә-тезә, хат яза ана. Хәвефле уйлар, төшләнеп саташу, җанны борчып торган истәлек-хатирәләр күләгә булып шуыша, хатка керми, читкә чәчелеп кала.
Кайтыр, боерган булса, исән йөрсен дә, уе-нияте изгелектә булсын!
Бүлмә иртәнге тынлыкта оеп утыра. Ире йоклый әле. Илдар өчен Тәгъзимәнең утлар йотканын аңлый да, анламый да ул. «Шулкадәр борчылма, үзеңне бетерәсең бит», дип юатмакчы була. Ни хәл итәсең, үз атасы түгел шул. Әгәр үзенеке булса... Хәер, яхшырак булыр идеме икән? Ихтимал, язмышлардан узмыш юк, диюләре тиккә түгелдер.
Илдарының әтисе – Илгизе белән Тәгъзимә Минзәлә педучилищесында укыганда танышкан иде. Юллар очраштырды. Очраклылык идеме бу, күрәчәкме, кем белгән? Авылына каникулга кайтып барышы иде. Юл газабы – гүр газабы дип тиккә әйтәләрмени, шулчаклы арган-талчыккан, үзе ач, туңган иде. Язгы пычракта җилләп өлгермәгән юл тайгак... Яңгыр сибәли. Машина очравын ул зур бәхеткә юрады. Кул күтәрерлек тә хәле калмаган иде. Шофер егет хәлсезләнгән кызны күтәреп диярлек кабинага утыртты. Кирпеч заводыннан йөк ташый икән ул. Тәгъзимәләр авылы юл уңае түгел, борылышка кадәр машина очравына да шат иде кыз. Юк-барны сөйләшкәләп бара торгач, юл чатына җиткәннәрен сизмәгәннәр дә. Кыз төшеп калмакчы иде дә, егет: «Кыз баланы ярты юлда ташлап калдырыр өчен йөрәксез булырга кирәк!» – диде. Урау дип тормады, өйләренә кадәр озатып куйды. Егет кеше иде Илгиз.
Кыз моны аңлады. Ә бер атнадан, укырга китәр көне җиткәч, капка төпләренә теге таныш әрҗәле машина килеп туктады. Очраклы машиналарга кул күтәреп, туңып-калтырап, юл чатларында бүтән басып торасы булмады кыз балага.
Тәгъзимә диплом алыр алдыннан өйләнешеп тә куйдылар.
Аз сүзле, төксерәк күренсә дә, гаҗәеп киң күңелле, ярдәмчел егет иде Илгиз. Кулы эшкә ята. Күрше-аршыга телевизор, радиоалгыч төзәтәсе бармы, балта кайрап, чалгы янап аласымы – берсүзсез эшләп бирер. Урманнан утын китерүне, болыннан печән төяп кайтуны әйткән дә юк. Ник берәүгә бер каршы сүз әйтсен, көченнән килсә-килмәсә, вакыты булса-булмаса, игелек эшләргә тырышыр. «Юаш, карусыз дигәч тә, ат итеп җигәләр ич үзеңне», дип ризасызлык белдерәсе килгән чаклары булды хатынның, әмма ир үпкәләми, көлә: «Ат елында туган эш аты ич мин, нишлим соң шундый булгач?» – дип кенә җибәрә.
Авыл язылмаган үз кануннары белән яши. Таң ату белән күзен тырнап ачуга, эш көтеп тора авыл кешесен. Бер-береңә булышмый, ярдәмләшмичә яшәп кара. Илгиз кебек алтын куллы, айт дигәнгә тайт дип торучысы гына сирәк. Нәкъ менә шул эшчәнлеге, карусызлыгы харап итте бугай егетне. Гомер бакый бергә-бергә көн күргән авылдашыңа киртә тоткан, утын китереп аударган өчен генә акча бирү уңайсыз. Хәер, җиргә береккән авыл кешесенең кесәсендә акчасы да сирәк кунак. Ничек бәхилләтәсе? Билгеле, «халыкара валюта» – аракы белән! Сер түгел, авыл кешесе кысмыр, әмма сүз тыңлаган өчен егылганчы сыйлауны гаеп санамый. Әби-чәбиенә кадәр «күз яшедәй чиста көмешкә» кайната.
Шул гөнаһсыз тоелган «сыйлану»ларга алданып, үзен-үзе жәлләми эшли идеме әллә Илгиз?! Имеш, карусызлыгы өчен хөрмәтлиләр аны, кунак итәләр. Акыллы гына егет иде, «яшел елан» кармагына килеп капканын сизми дә калды. Хәер, бер ул гынамы... Аны бу гадәтеннән биздерергә теләп, Тәгъзимә чаң суга башлаганда соң иде инде. Эш узган. Махмырдан интеккәндә Илгизнең: «Бүтән эчмим!» дип биргән ант-вәгъдәләре дә тукран тәүбәсе генә булып чыга. Баганага бәрелен һәлакәткә юлыккач, машина йөртү хокукыннан да мәхрүм иттеләр үзен. Моңарчы этеп-төртеп булса да тәгәрәткән тормышының тәмам көе китте. Илгизнең дә кулыннан эш төште. Аркылыны буйга алып салмый, эштән бизде, соранып эчүгә салышты. Улының: «Әти, эчмә!» дип ялыну-ялварулары да исерекне айнытырлык түгел иде инде. Тәгъзимә оялды, хурланды. Укытучы авыл өчен үрнәк булырга тиеш. Күпме бала укытучы авызына карап тора. Үз ирен дә тыңлата алмагач, кем ышансын соң аңа?
Гарьләнүгә түзә алмыйча, улын ияртеп, авылына кайтып китмәкче иде. Төп йортта аны көтеп торучы юк, әтисе әллә кайчан тау башында, карт әнисе: «Килен-киртек өстенә аерылып кайтуың гына җитмәгән! – дип, бик төксе каршылады. – Аш булган җиреңдә таш бул, дидем түгелме? Кайтып-китеп, кеше көлдереп йөрисең юк. Чыдарга тырыш. Без дә шулай теш кысып түзгән. Кем сиңа монда эш әзерләп куйган?»
Хәтта апалары да аңламады бәргәләнүләрен.
Юаталар, имеш: «Кем эчми соң бу заманда? Шул афәт аркасында авыл бетеп-таралып ята. Тәрбиялә, син бит укытучы!» – ди берсе. Икенчесе: «Әти кирәк ир балага. Сыңар канат иртә сынар. Сындырма канатын. Гыйбрәт алып, менә дигән егет булып үсәр», – дип салпы якка салам кыстырмакчы.
Кителгән чәйнек борынын ябыштырып куеп була, җае киткән тормышны кабат рәтләп җибәрер, исерекне айнытыр өчен нинди тылсым, сихер кирәктер... Бу кадәресеннән Тәгъзимә бихәбәр иде шул.
Хатыны белән улын алмага килгәндә, Илгиз, ни хикмәттер, аек иде. Тик озакка бармады бу халәте: тагын ычкынды. Янә тәүбәгә килде. Янә эчүгә сабышты. Ә бер көнне күзе-башы тонган ир хатынның маңгаена ау мылтыгы төзәде. Шулчак Илдар илереп елап җибәрде. Илгизнең кулыннан мылтыгы төшеп китте, ату тавышы өчесен дә миңгерәтте. Бәхеткә, дары тәрәзә пыяласын гына коеп төшерде. Бу мәхшәрдән исән котылуына ышанмыйча, Тәгъзимә улын күтәреп өйдән чыгып качты. Автобуска утыргач кына исенә килде. Кая бара ул? РОНОга! Аякларына егылып, иң ерак берәр авылга эшкә билгеләүләрен үтенер. Тик... уку елы уртасында аны көтеп торучы юк икән. Сабыр итәргә үгетләделәр. Мәктәп янындагы йорттан, ирле-хатынлы укытучы Хәмитовлар чолан итеп тоткан бер бәләкәй бүлмәне бушаттырып, аңа бирделәр. Тәгъзимә эш белән онытылырга, дәресләрен кызыклы, үтемле итәргә тырышты.
Ә бер айдан Илгиз суга батты. Китте чыш-пыш, гайбәт-сүз, мәрхүмне аклау, хатынны гаепләү. Итәк астыннан ут йөртүдә күршеләре артыграк та тырышты шикелле: «Ирне ир иткән дә, юк иткән дә хатын», дия-дия, төкерек чәчеп, Тәгъзимәне «фаш итәргә» тотындылар.
Илгизнең ерак туганы ел ашын үткәрергә авылга кайткан иде.
– Моннан китәргә кирәк сиңа, – дип киңәш итте ул. – Бер җиргә генә ябышып ятарга ярамый. Без Бишбалтада яшибез. Йорт сатучылар бар. Бер карчык өен арзанга гына сата. Дөрес, тузган йорты. Әлегә яшәп торырга ярый. Улың аякка баскач, яңартырсыз. Тәвәккәллә...
Әйтүе җиңел, ә кесәдә җилләр уйнаса... Арзан дигәч тә, җырламага бирмиләр ич. Рәхмәт, хезмәттәшләре – укытучылар керде хәленә, үзе авызын ачарга өлгергәнче: «Бурычлы үлми, чирле көн күрми, әкренләп түләрсең», – дип, кемдә күпме бар, акча җыештылар. Әҗәткә батса батты, Тәгъзимә йортлы-җирле булды.
Мәктәпкә урнаша алмады, авылдан килгән укытучыны монда көтеп тормыйлар, балалар бакчасына тәрбияче булып керде. Акчасы аз, аның каравы тамагы шунда уза. Песи төчкереге кебек хезмәт хакы белән бурыч түләүнең авырлыгы... Тәгъзимә янәшәдәге институтка җыештыручы булып та керде. Икешәр смена – иртәдән кичкә чаклы бакчада эшли, ә кичен җыештырырга чаба. Гомер йомгагы шома юлдан җайлы гына тәгәрәп китте бугай дип сөенергә дә өлгермәде, сукмагы аны янәдән чытырманлыклар арасына алып кереп китте. Башына яңа кайгы төште – Илдары югалды. Ары бәрелде, бире йөгерде – юк малай! Шәһәргә дә, классташларына да авыр ияләшә шул. Өс-баш, кием-салымы фәкыйрь, үзе гел татарча сукалый торган малайны тегеләре дә үз итәргә, араларына тартып кертергә атлыгып тормый. Ә Илдар авылны ярата, сыер-сарыгын, сөт-катыгын, аннан да бигрәк әбисен өзелеп сагына. Сагынуга түзә алмыйча, сорамый-нитми китеп барганмы?!
Тыны-көне бетеп, кузгалырга торган электричканың баскычына килеп ауды ул. Кемдер кул сузды, кемдер су, дару бирде. Тәгъзимә, саташкан сыман, улы югалу вакыйгасын кат-кат сөйләде дә сөйләде.
Янәшәсендә күрер күзгә күрекле генә ир уртасы берәү утыра иде:
–Болай ук бетеренмәгез, табылыр, – дип куйды. – Ишеткәнегез бардырмы-юкмы, дөньяда мәхәббәт кыры дигән нәрсә бар бит. Кыр дигәч тә... Япан кыр түгел инде ул! Туган җир, тугач та үзең яшәгән йорт, бәлки, әти-әни кабередер... Шулар гомер бакый синең күңелеңне, җаныңны тартып, үзенә чакырып тора гүя.
Ул чакта очраклы юлдашының сүзләре бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты, чөнки эчтә бушлык иде. Әле дә ярый, бәхеткә, Илдар әбисе янында тәмләп сөтле чәй чөмереп утыра иде. Ачуланырга да, үпкәләргә дә белмәде әнисе: «И улым, әйткән булсаң...» гына дия алды. Хәер, малайның бу качуы соңгысы булмады. Авылы исенә төшкән саен кайтып китү гадәтен ташламады. Үҗәт иде малай. Үзсүзле. Тәгъзимә моны баланың нерв системасы какшаудан күрде. Монысына да үзен гаепле санады. Үгет-нәсыйхәт тә, куркыту-ачулану да кермәгәч соң... Әнисен хафага салуын уйламый, дәресе кала дими, берәрсе ялгыш сүз әйтеп үпкәләтәме, шәһәр ыгы-зыгысыннан туйгандай буламы – тота да авылга сыза. Уҗымга керергә ияләшкән кире мал белән бер, билләһи...
Көннәрдән бер көнне Тәгъзимә авырып урынга егылды. Аруы да җитте бугай, башы сызлый, хәле юк. Табиб чакырткан иде: «Грипп!» – дип дарулар язды. Хәле җиңеләйгән кебек булгач, өй җыештырырга тотынды. Илдарның китап-дәфтәрләре арасыннан үзен милициягә чакыру кәгазьләре килеп чыкты. Бер мәлгә тораташтай катып калды.
Бурыч-әҗәт түлисе дип, алны-артны күрми чаба торгач, бөтенләй күздән яздырганмы улын? Ул кайтканда Илдар йоклаган була, иртән эшкә киткәндә – әле тормаган. Ашау-эчү ягы да такы-токы. Хәтта ки бәрәңгенең дә ваграгын, арзанрагын сатып ала. Саранланмас иде дә, мәшәкатьле тормышының очын-оч- ка ялгый алмый азапланган көне.
«Урлашканнар! Тотылганнар!»
Илшат исемлесе дүрт малайны кунакка чакырган, авылга кайтырга күндергән: «Моннан ерак түгел, урман артында умарталык бар. Башта шунда сугылып чыгыйк. Анда безнең бабайның танышы – умартачы. Бал белән сыйланабыз рәхәтләнеп», – дип котыртуы җиткән. Маҗара эзләп йөргән яшь җилкенчәккә тагын ни кирәк! Җыйнаулашып китә болар, табалар умарталыкны. Бернинди таныш-белеш юк. Каравылчы да күренми. Аяк ите ашатып бушка йөрсеннәрмени? Килеп ябышалар умартага, ул арада корт оясы тузгып, соры «юлбасарлар» сырып ала боларны. Корт чагудан, куркудан шашкан малайлар әле анда, әле тегендә барып бәрелә, әле бу умартаны аудара, әле тегесен... Үзе аулак, үзе баллы бу җирне үз итүчеләр малай-шалайдан башка да байтак булган, ахры. Югалган байлыкны кемгәдер ягып калдырырга кирәк ич. Үз аяклары белән ятьмәгә эләккән җилкуарларны кем якласын? Кузгаталар зур итеп җинаять эше... Милициядән качып, судка чакыру кәгазьләрен яшереп кенә һәлакәтне туктатырмын димә...
Иртә, бик иртә каерылды-сынды шул ятим баланың сыңар канаты.
Балигъ булмаган балалар колониясеннән качкан өчен тагын ел ярым чәпәделәр. Сагынуга чыдый алмый иде шул Илдар. Бәлки чыннан да мәхәббәт кыры – авылы тартадыр күңелен? Дус-иш котырткандырмы: түзмәде, инде кайтыр дип торганда тагын качты... Тоттылар, каршылык күрсәткән, милиционерга суккан өчен дип тагын бер статья белән хөкем итәргә, өстәмә срок чәпәргә дә онытмадылар.
Ике арада йөри-йөри Тәгъзимәнең чәчләре агарды.
Бу кайгыларга ничек чыдар иде, язмыш агай аны жәлләмәсә...
...Улы белән күрешүгә ашыга иде. Алда ялангач, буш кыр. Чәчү-уруны оныткан ташландык басу аша уза юлы.
Анда-санда, улыныкы кебек зәп-зәңгәр күзләрен елтыратып, кыр чәчәкләре җилдә тибрәлә. Узган-барган таптап-изеп тә китә аны, ис-төсенә кызыкканы өзеп тә ала. Өзә, аннан ташлый. Йә Хода, аның йөрәк бәгыре дә, сыңар канатлы улы да шул кыр чәчәге кебек бит инде. Яклаучысы, терәге булмагач, язмыш җилләренә каршы тору кыен бит аңа да. Юкса, начар күңелле бала да түгел, усаллыгы да ташка үлчим. Сәләтле иде. Үҗәтлек-кирелеге бар барын. Тайгак юлга кереп китмәсә, әллә кем булыр иде!
Уйланып бара торгач, үзе белән тигезләшкән берәүне күрмәгән дә... Юл сорап мөрәҗәгать итүчегә күтәрелеп карамыйча, битараф кына:
–Мин дә шунда... Иярегез! – диде дә кызу-кызу атлавын белде.
–Менә кайда очрашырга язган икән безгә! Хәтерләмисезмени, без таныш бит...  Тавышы йомшак, ә күзләре бик тә моңсу икән ир затының. Күп кайгы күргәне йөзенә чыккан, аркылы-торкылы сызыклар ерганаклар булып яткан. Кем икән соң ул?
Тәгъзимәнең исенә төште: теге чакта Илдары беренче мәртәбә качып авылга кайтып киткәч, электричкада очраткан кеше түгелме соң бу?! Шул үзе ич! Хәер, үзе искә төшермәсә, гомер таныячак түгел иде. Ә «Мәхәббәт кыры» дигән юрама белән башын катырганы истә әле дә, онытылмаган, чын фараздыр, бәлки. Булмас димә, дөнья бу!
–Язмыш дими ни дисең моны?! Яңадан очраштырды бит безне! Кызык бит бу! Бик күрәсем килгән иде минем сине! Сезне... Чынлап!
–Шуннан... – диде Тәгьзимә үртәлеп. Җиде ятның җылы сүзенә эреп китәргә исәбе юк иде. Юри, шаяртып сөйләшәдер, бәлки.
–Шуннан шул. Утырган да шуган диләрме? Үпкәли күрмәгез.
Тәгъзимәнең ризалыгын сорап тормады, таш тутыргандай авыр биштәрен салдырып, аркасына киде, кулыннан төенчеген алды.
– Менә хәзер иркенләп сөйләшеп барсак та була. – Тапкыр сүз әйтүенә куангандай, кинәнеп көлде. – «Бер дә курыкма син, мин карак-угры түгел һәм... бигүк тугры түгел», дияр иде Тукай бабаң булса. Исемем Рәфкать минем, үзем хәрби кеше, званием... хәер, анысы мөһиммени? Ватанны саклаучы. Искәрдегезме, Ватан белән ата бер тамырдан. Ватан һәм ата изге саналган илдә генә тәртип була. Әгәр атага хөрмәт бетсә, Ватанына да битараф кеше. Ә битарафлык – куркыныч чир. Хәер, Ватан, кеше кадере төшенчәләре вакланды... Килешәсезме?!
«Бу да бер бәхетсез икән, моның да газиз баласын утыртканнар икән», – дип юраган иде Тәгьзимә – ялгышкан. Кайчандыр бергә хезмәт иткән дустын күреп кайтырга дип кенә барышы икән сүзчән абзыеңның.
«Шөкер, бала-чага урнашкан. Ул яктан күңел тыныч минем, – диде дә үзе никтер авыр сулап куйды. – Бер сөйләрмен әле».
Ни хикмәттер, кайтканда да юллары кисеште аларның. Тәгъзимәне бу юлы көтеп торганын яшереп маташмады үзе. «Бергә сөйләшеп кайту күңеллерәк булыр, дидем, ачуланмагыз... Юл эшен белеп булмый. Хатын-кыз ялгызы юлда йөргәндә нинди хәлгә тарымас! Ипле, иптәш булырдай кеше очрап, бер сөйләшеп баруы – үзе бер гомер, диләр!»
Улы белән күрешкәч, Тәгъзимәнең дә күңеле басылгандай булган иде. Хәер, биек койма, чәнечкеле тимер чыбык белән уратылган, ишек-тәрәзләре рәшәткәле бу йорттагы тормышны күргәч, тынычлану дигәне юк сүз, үзеңне алдау, юанырга тырышу гына инде. Җанны бораулый торган шик-шөбһәгә, күңелсез уйларга да ияләшәсең икән бер заман. Чөнки гел күңелдә ул, синнән калмый, артыңнан ияреп йөри. Юл озын. Сөйкемледән – күз, авырткан җирдән кул китми, дигәндәй, сүз бала-чага, чуалчык тормыш сукмагы тирәсендә тулганды.
Рәфкатьнең дә тормыш арбасы тигез-шома юлдан тәгәрәмәгән. Хәрби хезмәткә әзерли торган училищеда укыганда сары чәчле, зәңгәр күзле чибәр марҗа белән таныша. Киңәш-табыш итәргә әти-әнисе ерак, хәер, башы-күзе тәмам әйләнгән гашыйк картларны тыңлар идеме соң? Яшьлек белән аны-моны уйламыйча, озак та үтми өйләнеп тә куя егет. Улы-кызы үсә төшкәч кенә ашыгып ясалган адымының үзен ялгыш юлга төртеп керткәнен төшенә ул. Килмешәк татар дип, хатыны аны санламый, чиркәүгә йөри, балаларын да үз диненә күндерә. Шаккаткыч ачыш ясый әти кеше: балалар урнашкан, һөнәрле, башлы-күзле булган, ә аның кирәге беткән! Үзләре шундый зирәк, булдыклы булып туып-үскән дә, әти ярдәменнән башка, җиңел генә үргә күтәрелгәннәр гүя.
Хәер, Ватан, Ата төшенчәсенең кадере калмаган бу заманда моңа кем аптырасын? Заман ахыры галәмәтедер, бәлки? Отставкага чыккач, туган ягына кайтып төпләнергә ниятли ул. Кайткан менә. Аңа, гомерен хәрби хезмәткә багышлаган офицерга, фатир биргәннәр. Ә фатирга кот кунсын өчен... «Үз яртымны очратырмын дип, мин әле өмет итәм...»
Байтак кына сүзсез атладылар, һәркайсы үз язмышын уйлады.
– Бәхет ишекләре бер генә түгел бит, без шуны онытабыз, берсе ябылса, икенчесе ачылырга тиеш аның. Ябык ишектән күз алалмый ут йотып, кайгырып тору – хата. Ачылыр бәхет капкасы. Тик менә авыз ачып калмаска, бәхетең табыласына чын йөрәктән ышанырга кирәк.
Ялан кыр дигәннәре дә буш түгел икән ич. Кыр чәчкәләре анда-санда баш калкыткан. Ап-ак ромашкалар, күкбашлар иелә-бәгелә талгын җилдә чайкала. Алар да язылган язмышы, үз тормышы белән яши.
Күкчәчәк өзмәкче булып иелгән иде, сузылган кулы хәрәкәтсез калды. Илдарының күзләре кебек бигрәк зәп-зәңгәр ич кыр чәчкәсе...
Бу очрашу Тәгъзимәнең туктаусыз сыкрап торган йөрәк ярасына бәлзәм койгандай итте. Кайчан да булса бер төзәлергә тиеш ич яра! Бәхет ишекләре, мәхәббәт кырының барлыгына ышандырырга әзер торган иптәш булганда, бигрәк тә! Иптәш... Ипле юлдаш дигәннәндер, бәлки, бу сүз. Янәшәңдә ипле иптәш булсамы? Япан кыр буйлап, кулга-кул тотынышып барасы да барасы иде. Гүя аларга да унҗиде... Күңел күген гел караңгылык каплап тормас әле, кояш чыгар. Шуңа инанырга кирәк.
Бәс, шулай булгач, ник йөрәген үкенеч уты көйдерә соң әле?!
Ник тәкъдир аңа да Рәфкать кебек иманлы ир-егетне элегрәк очратмады икән?! Тырышып корган оясы чәлпәрәмә килмәс иде, улы тәрбияле, тәртипле булып үсәр, аңа да курка-өркә бу юллардан йөрергә насыйп булмас иде. Хәер, күрәчәк йөртә диюләре хактыр, күрәсең.
Ник хәтере аны янә үткәннәргә тартып кайтара? Гүя ки алда һаман да иксез-кырыйсыз кыр җәйрәп ята. Чәчелмәгән, урылмаган буш кыр... әллә нинди уйлар уйлата. Бу тормыш дигәннәре дә шундый буш басу кебектер, бәлки? Ни чәчсәң, шуны урырсың, ди бит халык. Яхшылык чәчсәң – яхшыны... Гомер итү – кыр кичү генә түгел шул ул, дияр иде әтисенең таныш урысы. Ә мәхәббәт кыры? Әллә шул тылсымлы хистән, кадерле җирдән аерылганга сынамы очар канатлар? Мәхәббәтеңне югалтмый саклар өчен дә йөрәк-җан җылыңны кызганмаска, ару-талуга карамый, алга карап атларга да атларга гына кирәктер, бәлки.
* * *
– Ашың кырку. Әллә... – Тәгъзимә сискәнеп башын күтәрде. Уй-хатирәләргә батып, җылытырга куйган ашын оныткан түгелме! Кайный торгач кыркуланып, тозланып беткәндер. Рәфкать, хәйләкәр көлемсерәп, аңа текәлгән икән. – Мин әйтәм, әллә иркәм гашыйк булганмы?! Ярый ла гыйшкың төшкән Мәҗнүнең мин үзем булсам... – Мөлдерәмә сагыш тулы күзенә карагач, түзмәде, иңеннән кочып алды. – Төш дип юкка хәвефләнәсең, иркәм. Хәтер бимазалый, шул гына. Бар да яхшы!
Шулай гына булсачы! Бала хәсрәтеннән дә олы хәсрәт юктыр ла. Бәкегә чумган малайлар... Булды бит инде – чумдылар! Шугалак дигәне салкын, бозлы ялан, ягъни кыр идеме?! Кыр! Мәхәббәт кыры дигәненә ышанмас җирдән ышанасы килә. Кыр – иркен басу, ялан дигәнне белдерә: кырык саны да шуннан ясалган бугай. Кырыкмаса кырык, ягъни бик күп. Кырык, кыр, кырку, кырылу – бик күп булып һәлак булу... Кырын эш кырык елдан соң да беленә дигәне дә кырык кат сыналган хакыйкать. Ялгышлардан нәтиҗә ясый алса гына уңа кеше. Магнит кыры сыман мәхәббәт кыры да бардыр. Сине һәрчак көтеп ала, якын күрә, ярата торган йорт-җир... кыр кебек иркен, зурдыр. Үзенә дә, Илдарына да терәк булырдай ир-атлы, әтиле йорт булса, гаҗәпме! Шушы йорт – мәхәббәт кыры тартып торсын, ялгышлардан сакласын иде улын!
Мәхәббәт кыры кирәк кешегә! Таянырдай киң җилкә, әти кирәк! Гүя нурланып кояш чыкты. Тәгъзимә үзе дә сизми балкый, елмая икән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар