Логотип
Проза

Әллә нигә сине юксынам...

Харисның үлеме шундый көтмәгәндә-уйламаганда булды ки, хатын үзенең яңа халәтенә төшенә алмый йөдәде. Йөрәк, диделәр... Йө-рә-ә-әк...

Мәңге туктамастай булып койган көзге яңгыр түбә калайларын берөзлексез төйде. Нурия әле тегеләй, әле болай борылып ятты, йә мендәрен рәтләгәндәй итте, әмма күңелгә кереп оялаган пошыну халәтеннән арынып йокыга китә алмый җәфаланды.
Нигә болай борсалана соң ул? Шул тамчыларның бетмәс-төкәнмәс шыбырдашуы нигә шулай эчен пошыра? Югыйсә өйалдындагы бу агач карават элек-электән Нуриянең иң яраткан урыны булды. Салкынча һавада йоклау ошыйрак төшә иде аңа. Яраткан иреңнең җылысына уралып, аның шундый якында, янәшәдә генә булу рәхәтлегеннән оеп, мамык юрганнан борыныңның очын гына күрсәтеп йоклауга ни җитә соң!
Кар сулары агып, көннәр җылына башлауга, алар һәр елны Харис белән шушы караватка күченәләр иде. Кайнанасы Халисә яшьләрнең бу гамәлләрен ошатмыйча, авыз эченнән гел мыгырданып йөрер:
– Дүрт бүлмәгә сыймас кеше була димени? Бүлмә саен – болын хәтле карават. Аларга шул тактасы кадерлерәк... Салкыннар тидерерсез инде шул суык өйалларында!
...Хатын сулкылдап куйды. Тәнендәге һәр күзәнәккә, һәр чәч бөртегенә тәгаенләгәндәй, берөзлексез тып та тып шыбырдаган яңгыр тавышыннан котылырга теләп, юрганын баштанаяк ябынды. Аның шул тыпылдаулардан арынасы, сагынылган элекке тынлык рәхәтенә чумып иркәләнәсе килеп китте. Бермәлгә юрган асты дөньясы чынлап та тып-тын булып калды. Уйланырга һәм хыялланырга да, үрсәләнеп үртәлергә дә комачауламастай сәер бер тынлык иде бу. Тик Нуриянең җанына мондый тынычлыкның бер тиенгә дә кирәге юк! Нәрсәгә ди аңа бу тынлык? Булмасын иде ул! Кирәге юк! Шул чакта хатын үзенең ялгышуын, исемен дә әйтергә теләмәгән бөтенләй үзгә бер халәтне тынлык белән бутавын төшенеп алды. Ул халәт... Ул халәт... «ялгызлык» дип атала иде. Үткәндә калган бәхетле хатирәләр белән дә тутырып булмастай шыксыз бушлык икән бит ул – ялгызлык дигән нәрсә!
Харисның үлеме шундый көтмәгәндә-уйламаганда булды ки, хатын үзенең яңа халәтенә төшенә алмый йөдәде. Йөрәк, диделәр... Йө-рә-ә-әк...
Көннәр, айлар үтте... Ел да тулып узды... Нурия шактый озак Хариссыз тормышка күнегә алмыйча, күңеле дә, җаны да Хариссыз дөньяны танырга теләми изаланды. Ире элек тә командировкаларга еш йөргәнлектән, Харисның юклыгын ул баштарак вакытлыча бер халәт дип кабул итеп, үзен шуңа ышандырырга тырышты бугай...
«Әллә нигә сине юксынам...» – дип пышылдады ул җәйге иртәләрдә...
«Әллә нигә сине сагынам...» – дип көйләде буранлы таңнарда...
Нурия кинәт үзенең юрган астында җырлап ятуын искәреп, дертләп куйды. «Туктале, нигә шулай үрсәләнә соң ул? Югыйсә бүген дә, нәкъ башка көннәрдәй бер көн – Хариссыз көн! – үтте түгелме соң? Дөньяның инде Харистан башка гына агышына күңеле белән ризалашып, шул чарасызлыкка күнегеп киләм дигәндә генә!» Җан түреннән ниндидер бер аваз: «Түгел! Түгел!» – дип пышылдады.
Бүген гадәти көн түгел иде шул! Нәкъ менә бүген Хариссыз дөнья үзенең шыксызлыгы һәм җанөшеткеч шәрәлеге белән аларның йортына бәреп керде. Улы Раил үзенең сөйгән кызы белән кайткач! «Кыз күрсәтергә» дип атала мондый кайтулар. Харисы да янда булса, чып-чын бәйрәмгә әвереләсе көн ләбаса. Бүген – күр инде: йорттагы биш кеше, бишесе дә борсаланып, йокыга китә алмый изалана: кайнана белән кайната, Раил үзе, Рәмзия атлы теге кыз бала...
«Әллә нигә сине юксына-а-а-ам...»
«Карале, бу җырның күңелгә кереп оялавын күрче! Әллә кайдан, җан түреннән үк калкып чыга да аваз сала, калкый да аваз сала... Яңгырын әйтер идем, туктый да белмәде, ичмасам! Шык та шык итеп, бәгыренә тама да тора...»
«Әллә нигә сине юксына-а-а-ам...»
Ниндидер үзгә бер тавыштан Нурия кинәт сискәнеп китте.
«Әллә капка ачылды инде? Их, ачылсын иде дә...»
«Әллә нигә сине юксына-а-а-ам...»
Кемдер ишек шакыды. Ниндидер таныш түгел бер зат аларның төн йокысын бүләргә җөрьәт иткән. Белгән-күргән таныш кеше булса, кыңгырауга басар иде дә, ә бу – кага, берөзлексез «дык» та «дык» ишек дөбердәтә.
Нурия, сискәнеп, аягүрә басты, чыгарга да, чыкмаска да белми, бер урында таптанып торды. Караңгы төшкәч, ишек ачарга ир-ат чыгу гадәткә кергән иде. Бүген никтер кайнанасы аякка баскан.
– ...Кем соң син?
– Рүзилә мин... Наил хатыны...
Нурия шым булды. Башын гел бер сорау бораулады:
«Наил хатыны? Рүзилә? Гомер-гомергә бу йортка аяк басмаган хатынга ни кирәк?»
Кинәт хәтер түрен ертып, беркөнне ишеткән хәбәр калкып чыкты:
– Наилгә Казан бальнисында операция ясаганнар... Ачып кына япканнар, ди...
«Ачып кына япканнар?»
Бу – иң куркыныч, шомлы диагноз. Моннан да яманрагы була алмый. Димәк, Наилдә яман чир икән...
Кайнанасы инде тышкы ишекне ачкан, Рүзилә белән ни турындадыр бәхәсләшеп маташуы:
– Илдә булмаган хәл! Юкны сөйләмә!
– Мин нишли алам соң?
Хатын мышык-мышык борын тартты.
– Нурияне күрәсем килә, ди бит! Атна-ун көннән артык тормас, ди врачлар... Күпме гомере калгандыр...
Нурия тораташтай катып калды.
Наилнең аны күрәсе килә! Күпме вакытлар узгач... Инде барысы да үткәндә калды, онытылды дигәндә... Шул Наил аркасында бит инде Харис белән тормышлары әздән генә җимерелми калды. Ярый әле ул чакта кайнатасы акыллы булып чыкты. Бөтен кызган җаннарны бер сүзе белән суытты да куйды.
Хатын, калтырап, стенага сыенды...
...Нәкъ егерме биш ел элек юллама буенча килде Нурия бу авылга. Яңа гына педучилище бетергән 19 яшьлек кыз иде ул чакта. Фатирга Шәмсиягә керттеләр үзен.
– Бик чиста, тәртипле хатын. Өе дә зур, малае белән генә тора, – диделәр.
Шәмсияне ул бер күрүдә үк ошатты. Ике сүзнең берендә «и-и-и, җаныем»ны кыстырып сөйләүче бу хатынның, инде 65 не узуга карамастан, һаман да хат ташучы булып эшләп йөргән көннәре. Үзе – түм-түгәрәк, юантык, үзе гаҗәеп җитез бер хатын иде ул.
«Малае» дигәне – шул Наил булып чыкты: кечкенә генә буйлы, сипкелле генә бер үсмер. Шәмсия үзенең улын әллә нинди сәер бер мәхәббәт белән ярата иде. Инде «мыек чыгып килгән» Наилне, кеше бар дип тә тормый, кочаклап алып шапылдатып сөюләр, бит уртасыннан чупылдатып үбеп алулар дисеңме... Үзе гел
бер сүзне кабатлар:
– И-и-и, җаныем, 49 да тапкан улым бит ул минем!
Шәмсиянең башка балалары, барысы да кызлар булып, инде күптән әниләре кебек түм-түгәрәк юантык хатыннарга әйләнеп беткәннәр. Ял җитте исә әле берсе, әле икенчесе килеп, ярдәм итеп, хәл белеп китәргә гадәтләнгәннәр. Дөрес, йорт эшләренә Наил үзе дә кызларга биргесез, көянтә-чиләкләп су ташырга, идән-сайгакларны юарга да тартынып тормый. Күрше авылга йөреп, сигезенче классны бетергән дә, колхоздагы машина паркында эшләп йөрүе.
Нурия белән Наил беренче көннән үк дуслашып алдылар, энеседәй якын күрде ул бу малайны. Мәктәптә укулар башлангач, бу дуслык тагын да ныгый төште. Авылда башлангыч мәктәп кенә булып, Нурияне беренче класска билгеләгәннәр иде. Тик көтмәгәндә-уйламаганда, тагын бер йөкләмә тагып куйдылар үзенә: күрше авылда кичке мәктәпкә тарих-география укытучылары җитешми икән.
– Минем әлегә бер тәҗрибәм дә юк, институтка да быел гына читтән торып укырга кердем, – дип тартышып карады кыз.
Аны кем тыңлап торсын, ди: «Укытырга тек – укытырга!» Мәктәбе – күрше авылда шул, ике араны – төгәл
бер чакрым, диләр. Ризалашмый да ярамый.
Мәсьәләне Нурия урынына Шәмсия хәл итте дә куйды:
– И-и-и, җаныем, яшь кешегә бер чакрым – нәрсә ул! Барыр, барыр, бармый ни, имә, җаныем? Гимнастика булыр үзенә...
Менә шул. Дәресләр саны әллә ни күп түгел икән, атнага өч көн күрше авылга тәпиләргә тиеш булып чыкты Нурия.
– Апаңа иптәш булырсың – син дә бар! Ничу монда шалтай-балтай йөрергә, – дип, улы Наилгә дә приказны биреп куйды Шәмсия.
Әни сүзенә каршы әйтү гадәте юк иде бу йортта.
Әллә ни сүзчән булмаса да, шактый төпле үсмер икән бу Шәмсиянең «49 да тапкан!» малае. Ике авыл арасын бергә-бергә күп таптады алар. Әнә шунда Нурия искит-мәле бер яңалык ачты: Наил шигырьләр яза икән! Баштарак ул аны Нуриядән яшерергә тырышты:
– Каяндыр күчереп алган идем, авторын белмим, – дип алдап та маташты әле...
«Мин сине яраткан шикелле,
Яратмам беркемне беркайчан,
Синең күзләрең шикелле
Күзләрне очратмам һичкайчан...»
Кыз үзе дә, үсмернең читенсенүен тоеп, авторларын сорап бүтән тинтерәтмәде, эчтән генә елмаеп, яңадан-яңа шигырьләрен тыңлый бирде. «Мин булсам, болайрак язар идем», – дип, киңәшләр дә биргән булды әле.
Әнә шул малайның бер сәер гадәте барлыкка килде: сөйләшкәндә-аралашканда карашын гел читкә бора торган үсмер, дәрес вакытында укытучы апасына томырылып-төбәп карап, кызны оялта торганга әйләнде. Туп-туры карый да дөньясын оныта... Ә Нурия нишләргә тиеш? «Миңа карама!» – дип, үз укучысына бәйләнә алмый ла! Шул үсмернең карашыннан, сөйлисе сүзен онытып, тотлыгып-буталып калган чаклары да булгалады аның. «Инде әйтәм, дәрес вакытында миңа карап утырма, диячәкмен!» – дип тәгаенләгән бер көндә, Наилгә военкоматтан чакыру килеп төште. Буйга кечкенә малай сыман булса да, егетебезгә унсигез тулган лабаса!
Шәмсия үзенең «49 да тапкан малае» белән бик авыр хушлашты. Хатынның «и-и-и, җаныем!» дип уфылдауларын сабыр гына тыңлап җиткерергә үзендә көч тапты Нурия. Аннары Наилдән хатлар килә башлады. Әнисенә дә шулай еш язгандырмы, Нурия анысын белми, ә менә кызның үзенә атнасына өч-дүрттән дә кимрәк хат кил-мәгәндер. Авылда чакта гел «Нурия апа!» дип дәшкән егет хатларында «Нурия!» дип кенә җибәрә хәзер. Бу хатларны кызга Шәмсия үзе тапшыра иде. Әллә нинди сәер, аналарча йомшак елмаю белән:
– И-и-и, җаныем, сиңа хат бар... – ди дә, үзәкне өзгеч җылы тавыш белән, – «кызым!» – дип тә өстәп куя.
Нурия андый чакларда «дерт» итә. Егетнең хатларын җавапсыз калдырмаска тырыша ул. Кыз озаграк җавап язмый торган чакларда, Шәмсиянең «И-и-и, җаныем!»-нары тагын да арта төшә:
– Армиядә чакта, берәрсеннән хат килсә, бәйрәм була инде ул, диләр, и-и-и, җаныем...
«Үзе хат ташучы булгач, барысын да белеп тора. Мин исә, җавап яздым, дип алдаша алмыйм, ичмасам!»
...Шул язда армиядән Харис кайтып төште. Нуриягә әллә ни булды. Аның әле берәү белән дә яратышып йөргәне юк иде, Харис аның бөтен күңелен яулап алды. Бик рәхәт, бик тә, бик тә рәхәт иде аңа Харис янәшә-сендә. Көзен шау-гөр китереп туй үткәрделәр дә, Нурия аръякка килен булып төшкәнен сизми дә калды. Армиядә Наил атлы бер үсмер барлыгын яшь килен бөтенләй исеннән чыгарып җибәрде ул чакта.
...Шәмсия Нурияне дәресеннән чакырып чыгарды.
– И-и-и, җаныем, сагынып беттем үзеңне, – дип, бермәл яшь хатынны кочагына кысып торды. Аннары әллә нинди еламсыраган тавыш белән:
– Улыма ник хат язмыйсың? – дип тә өстәде.
Нурия аптырап китте:
– Соң, Шәмсия апа, бәгырем, мин кияүгә чыктым бит... Харис әллә ни уйлар...
– И-и-и, җаныем, чыксаң ни...
– Наилгә дә бу турыда күптән язып салдым...
Шәмсия эчке кесәсеннән бер конверт тартып чыгарды:
– Наил белми... Хатыңны җибәрмәдем...
Нурия шаккатты.
– Барыбер беләчәк бит, Шәмсия апа! Нигә яшерергә инде?
– Син хат язуыңны бел. Калганы – минем эш! 49 да тапкан улым ул минем!
...Солдат хатларын Шәмсия мәктәпкә китереп бирә башлады. Китерә дә:
– И-и-и, җаныем, рәхмәт инде сиңа... кызым, – дип пышылдый.
Бервакыт елый-елый шешенеп беткән Шәмсияне күреп, Нуриянең коты очты:
– Ни булды?
– Өч атнадан артты! Малайдан бер хәбәр дә юк!
– Уф! Котымны алдың, Шәмсия апа! Нәрсә булды икән дип торам. Наил диңгез флотында хезмәт итә бит...
– Булса ни...
– Соңгы хатында «учениегә китәбез!» дип язды лаба-са. Алар кораблары белән диңгездә! Аңлыйсыңмы – диңгездә! Тиз генә хаты килмәс әле, борчылма син...
Шәмсия елый-елый өенә юнәлде. Әллә шатлыктан, әллә диңгез куркынычы янаган улы өчен күз яше түк-
те – белмәссең.
Ике айдан бер төргәк хат күтәреп килде ул. Төп-төгәл илле хат!
– И-и-и, җаныем, сиңа хат бар... кызым!
Конверт тышына Шәмсия кулы белән «бер», «ике», «өч» дип, саннар куелып, хатлар тәртип буенча тезелгән, буталмасын өчен, җеп белән бәйләп тә куелган иде. Илле хатның да мөһерләре бертөрле. Димәк, Наил диң-гездә чакта да аңа һәр көнне диярлек хат юллаган, ярга чыккач, барысын бер үк көндә почта тартмасына салган. Ә менә хатларның язылу тәртибен Шәмсия каян белгән диген?
Кыска гына, җыйнак, гадәти хатлар... Бернинди ярату, мәхәббәт сүзләре дә юк анда. Соңгы җөмләләре генә гел бертөрле тәмамлана:
«Әллә нигә сине юксынам...»
Армиягә китүенә елдан арткач, Наил үзе ялга кайтып төшмәгән булса, бу хат язышулар күпмегә кадәр сузылыр иде – белгән юк.
Нурия инде ул чакта декрет ялына чыккан иде. Район үзәгендә йөргәндә ниндидер озын буйлы, зур, таза солдат аны күтәреп алды да зыр-зыр әйләндерә дә башлады. Нурия куркудан телсез-авызсыз калып, күз-ләрен чытырдатып йомды. Аяклары белән «дык» итеп асфальтка бастырып куйгач та, бермәл күзен ачарга куркып торды әле.
Ачса – шаккатты: зур, таза солдат дигәне – Наил икән ләбаса! Авызын колагына кадәр ерып, битендәге сипкелләрен балкытып торуын күр син! «Солдат ипие үстерә» дигәннәре шушы була икән! Егет очрашу шатлыгыннан шундый дулкынланган, «Нурия!» дә «Нурия!» дип, аның бер алдына, бер артына төште. Нуриянең шактый калынайган гәүдәсенә баштарак игътибар да итмәде ул, бертуктамый сөйләнүен белде. Кинәт, нәрсәдер сизенеп, әллә нишләп китте. Кызның уң кулын чытырдатып кысып алды да, бер – атсыз бармактагы балдакка, бер – аның күзләренә карап тораташтай катты. Егетнең күзлә-ре үтә күренмәле яшь элпәсе белән каплана баруын Нурия шундый якыннан күрде ки, менә теге элпә түбән-гә җыелды, бераздан яшь бөртегенә төенләнде дә, керфекләрен чылатып, бите буйлап түбән тәгәрәде. Кызның күзен дә әллә нәрсә ачыттырып куйды. Нурия күзләрен сыпырган арада, егеттән җилләр искән иде инде...
Тик Наил алай тиз генә югалмады әле. Кичен абзарда мал карап, сыер савып йөргән Нурияне саклап торып котын очырды:
– Ник мине көтмәдең? – дип, янагандай итте хәтта.
– Наил, акыллым... – дип ялынган Нуриянең ай-ваена карамыйча, яшь хатынны кочаклап ук алды.
– Мин сине барыбер урлыйм! – дип ярсыды солдат егет, ычкынырга тырышкан хатынның кулларын каерып.
Эшләр харап иде. Кеше ишетүеннән шикләнеп, баштарак шыпырт кына ялварган Нурия куркуыннан кычкыра ук башлады. Тавышка кайнанасы йөгереп чыкты. Аңа тагын кайната да иярмәгән булса, вакыйга ни белән тәмамланыр иде, белгән юк. Китте шау-шу, ызгыш... Шул чакта эштән кайтып җитешкән Харисы да килеп өстәлде, Наилнең: «Мин аны барыбер урлыйм!» – дип, бертуктамый кабатлап торуына чыдый алмый, солдатны бәргәли дә башлады. Тынсыз-өнсез булып стенага сеңгән Нуриянең барлыгын бермәлгә барысы да онытып җибәрде бугай. Һушларына килгәндә Нурия инде, ыңгырашып, абзар идәненә ауган иде. Иң башта кайната айныды:
– Туктыйсызмы, юкмы? Җитте сезгә! – дип, Харис белән Наилнең икесен ике якка селтәп җибәрде.
Аннан:
– Мәхәббәткә маңка мишәйт итми, диләр, – дип, Нурияне җиңел генә күтәреп алды да өйгә юнәлде.
Абзардагылар ул чакта әнә шулай тиз суынды. Иртәгесен Нурияне бәби табу йортына алып киттеләр. Ул әни булды...
...Ул чакта кайната киленне гаепсез дип табып, өйдәгеләрне бик ныгытып кисәткән иде, ахры. Бу вакыйга турында хәтергә алмаска килешенгәнгә, Наил исеме йортта бервакытта да кабатланмады.
Нуриянең улы бик елак булды, әнисен яныннан да җибәрми интектерде. Бәби мәшәкатьләренә чумган Нурия Шәмсиянең үлеме турындагы хәбәрне карчыкның инде җидесе узгач кына ишетеп шаккатты.
– Шәмсияне балалары бик олылады. Сәдаканы да бик зурдан тараттылар. Солдат улы да үзенең армиясенә әнисе каберенә ташын куеп, чардуганын коргач кына китте... – дип сөйләделәр авылда.
Шәмсиянең шулай көтмәгәндә-уйламаганда үлеп куюына Нурия никтер үзен дә гаепле тойды:
«Нигә шулай килеп чыкты соң? Аның бит күңеле гел яхшылыкта булды. Берәүне дә рәнҗетәсе, үпкәләтәсе килмәгән иде!» Ике күкрәк арасын нәрсәдер авырттырып тырнады, йөрәк үзе дә, сулык-сулык итеп, күпмедер сызланып йөрде әле...
...Гомер үтә торды. Шәмсия, Наил турындагы хатирәләр инде онытылды дигәндә, тагын бер хәбәр Нуриянең тынычлыгын бозды.
– Шәмсиянең Наиле авылга бөтенләйгә кайткан, ди...
– Кайчан гына орчык буе малай иде, хәзер үзе өч бала атасы икән!
– Хатыны бик чибәр икән... Башкорт ягыннан ди.
Күп тә үтмәде, Шәмсиянең шактый искерә төшкән йорты урынында менә дигән таш пулат калкып чыкты. Бер авылда яшәгәч, күрешми ни чара дигәндәй, буранлы кышкы кичтә районнан җыелыштан кайтучы Нурияне Наил, туктатып, машинасына утыртты. Наил бик үзгәргән, тагын да зурайган, битендәге сипкелләре дә каядыр җуелып, үзе шактый олыгайган иде.
– Менә тагын очраштык, Нурия!
Нурия үзен тыныч тотарга ни тырышса да, йөрәгенең дөпелдәвенә һәм тавышының калтырап чыгуына да хуҗа була алмады. Алар шактый юлны сүзсез генә үттеләр.
– Мин сине кайчан ярата башладым, беләсеңме?
Нурия «дерт» итте. Теге чакта сыер абзарында булган вакыйга исенә төшеп, машинаның ишегенә сыена төште. Әмма Наил шундый тыныч, үзалдында елмайган килеш кышкы юлга төбәлгән дә сөйли бирә:
– Кичке мәктәпкә күрше авылга йөргәнне хәтерли-сеңме? Мин синең өчен генә бардым анда. Сиңа карыйм да, хыялланып тик утырам. Син шундый чибәр, зифа буйлы матур кыз. Ә мин – карсак малай, җитмәсә, сипкелле дә. Ул чакта сиңа яратуымны белдерсәм, син хур-ланырсың дип курыктым. Көлүен көлмәс идең анысы, син андый түгел идең...
Нурия дә, тынычлана төшеп, машина тәрәзәсе каршында биешкән кар бөртекләрен күзәтте.
– Армиядә чакта язган хатларың өчен рәхмәт сиңа... Бервакыт өч ай учениедә булдык. Күз алдына китерә-сеңме? Өч ай буе – су төбендә! Беренче тапкыр бит! Кайбер егетләргә психолог ярдәме дә кирәк булды хәтта. Ә мин сине уйлыйм да учениедән соң вәгъдә ителгән отпуск турында хыялланам. Мин ул чакта буйга үскән идем инде. Бер ел эчендә егерме биш сантиметрга үстем, аңлыйсыңмы? Менә кайтам да, «мин сине яратам!» дип, курыкмыйча әйтәм, дим... Синең кияүгә чыкканыңны белгәч, никтер син бәхетсездер кебек тоелдың... Барыбер урлыйм! – дип, үземә сүз бирдем. Урлыйм да – бәхетле итәм!
Нуриянең йөрәге кысылып куйды, сулыш алырга да куркып, тынып калды. Күңелдә бер уй: «Никләргә утырдым аның машинасына?»
Ә Наил буранлы юлдан күзен дә алмый, иреннәре елмайган, үзе сөйли дә сөйли:
– Әнине җирләгәч, атна буе авылда тордым. Шул чакта мин сине урлау планын кордым. Барыбер бер чыкмый калмас дип, өегез янында төн буе сакладым. Урлап китәм дә, бәхетле итәм, имеш. Шунда мин сезнең өйалдында йоклаганны абайлап алдым. Шундый якында, янәшәдә генә! Такта стенаның теге ягында! Стенага сеңеп, сезне тыңлый башладым... Шунда мин искитмәле бер ачыш ясадым: син бәхетле идең! Аңлыйсыңмы? Син шундый бәхетле идең! Мин, бары тик мин генә бәхетле итә алам дип хыялланган кыз – инде бәхетле...
...Яңа уку елы башланыр алдыннан Нурия, кулына исемлек тотып, беренче классларны барларга чыкты.
«Закиров Шамил Наилевич»... Бу – Наилнең улы иде.
Нурия тәрәзә төпләрендә гөлләр балкып утырган зур матур йортның ишегалдына үтте. Ишек бикле булмаса да, кыңгырауга басуны кирәк санады ул. Бераздан теге якта аяк тавышлары ишетелде. Инде килеп җитте, ишекне менә ача дигәндә генә, ишек «дык» итеп ябылды да, кемдер аңа эчке якта бик салып өлгерде. Нурия, аптырап, кыңгырауга тагын, тагын басып карады, соңрак тәрәзәгә күз төшерде. Челтәр пәрдә читеннән үзенә туп-туры төбәлеп торган чибәр хатынның уттай күз карашы белән очрашкач, калтырап куйды...
Бу хәл тагын берничә тапкыр шулай кабатланды. Наил хатыны аңа бервакытта да ишек ачмады, өенә дә кертмәде. Юллары туры килгәндә дә, Нурия белән очрашмас өчен, урамның каршы ягына чыгып үтә иде ул.
Ә малайлар бер-бер артлы мәктәпкә килә торды. Өч ел укытып, берсен күрше авыл мәктәбенә озатуга, аннан кечерәге беренче класска килеп керә, аннары – өченчесе... Кечкенә буйлы, сипкелле малайлар, аз сүзле булсалар да, яхшы укыды, мәктәптәге җыелышларга гел әтиләре йөрде аларның. Наилнең үзенә туп-туры төбәлгән карашыннан, Нуриянең еш кына сүзләре буталган чаклар да була иде...
...Ә бүген алар бусагасында – шул хатын! Рүзилә!
– Үлем хәлендәге кешенең теләге бит, апа!
– Булса!
Кайнана каты торды.
Рүзилә аның саен ялварды:
– Нурияне күрәсем килә, ди! Әллә нигә шуны юксынам, ди!
Нурия калтырый ук башлады.
Күңелдәге теге моң да: «Әллә нигә сине юксына-а-а-ам...» – дип ыңгырашты.
– Нурияне җибәрмим! Гомердә булмаганны!
Шунда өйалды идәне усал шыгырдады.
– Холыксызланма!
Кайнатаның кинәт яңгыраган тавышыннан әллә
теге моң да калтырап куйды инде?
«Әллә нигә сине юксына-а-а-ам...»
– Нурия кызым! Бар, бәхилләш Наил белән!
Нурия чаршау артыннан алар янына чыкты. Биш пар күз аңа төбәлгән иде. Улы Раил белән булачак киленнең аптыраулы карашы астында ул ашык-пошык плащын өстенә киде...
...Көзге яңгыр туктауны белми койды да койды. Ике хатын, лычкылдык пычракны ерып, төн караңгы-лыгына кереп югалды. Тайгак җирләрдә егылмас өчен, бер-берсенә тотынышып, сүзсез генә атлады алар. Күңелләре иртәгә туачак таңны Рүзиләнең дә тол хатын булып каршылыйсын сизенсә дә, йөрәкләре шул котылгысыз дөреслекне танырга теләми бәргәләнә иде...

Фото: <a href='https://ru.freepik.com/photos/woman'>Woman фото создан(а) freepik - ru.freepik.com</a>

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар