Лидочка исемле фәрештә һәм 66 елга соңарган үлем хәбәре

Хатын-кызларга һәм балаларга, Бөек Ватан сугышы авырлыкларын кичергәннәргә багышлана...

 Караңгы җәйге төн иде… 1941 ел августының куркыныч төне … Хатын, алъяпкычы белән йөзен каплап, бераз алга иелеп, менә-менә туарга торган баласы хәрәкәтеннән бераз гына дерелдәгән зур корсагын куллары белән кочаклап, тын гына елый иде. Дүрт бала, төшләнеп, кына мыш-мыш килеп тыныч йоклыйлар. 

Ниһаять, ул эштән кытыршыланган кулларын йөзеннән алды. Хәзер ул корсагын сыпыргалап, күп елаудантшешенеп беткән күзләре белән туп-туры карап тора. Аның исеме Мария. Ул ирен һәм ике олы улын фронтка озатты. Алда билгесезлек иде... Июньдә егерменче гасыр тарихында иң куркыныч сугыш башланды... Балалары өчен, ире өчен курку Марияне тулысынча богаулап алды, ул аңа суларга бирмәде, аның ихтыярын һәм кичерешләрен бәйләп куйды, бөтенләе белән үзенә буйсындырды. Инде 1941 елның августы, Мариянең иреннән бер хәбәр дә алганы юк. Улларының берәр хәбәре килде, ә Владимирдан – юк… 
Тиздән Мария һәм Владимирның тугызынчы баласы дөньяга килергә тиеш иде. Мария аны ничек көтте! Алар бәхетле яшәделәр, ул катлаулы елларда мөмкин булганча бәхетле гомер иттеләр. Биш уллары һәм кызлары Аннушка аларга куаныч иде, тагын ике балалары сабый вакытта вафат булды. Ул чакта, утызынчы еллар Россия авылында үлем крестьян гаиләләрендә еш кунак иде. Һәм менә янә үлем килде! Куркыныч дошманга каршы көрәшкә кулларына корал тота алган һәркем күтәрелде. Ә тылда калучылар башка фронтта, саклаучылар гомерен аз киметмәячәк ул. 

Хатлар юк иде... Мария көн дә көтте, нинди дә булса хәбәр кисәге көтте, тик бар да юкка. Ул инде ятарга һәм азга гына булса да йоклап онытылырга теләгәндә кискен авырту тойды. Авырту көчәя барды... Эскәмиядән чиста җәймә алып, Мария тыныч кына өйдән чыгып китте... 

Йокыдан торгач, Андрюша, Петя, Федя һәм Аня әниләре кулында кечкенә генә төенчек күрделәр. Ул яңа туган кызын күкрәгенә кысты һәм тыныч кына елады.
 – Бу Лидочка, балалар, – диде ана, – бик нәни булып туды шул, ни генә ашатырга да белмим инде, – дип такмаклады ул. 

Кыз бик кечкенә булып туды. Авырлыгы җитмәү үзен бик тиз сиздерде. Лидочка туганнан соң ук диярлек бик нык авырып китте. Лидочканың бишеге янында төннәр утырып, Мария бер хәбәре дә булмаган ире турында уйлады. Бәхетле булып яшәгән елларны искә алып, ул үзен аннан башка күз алдына да китерә алмады. Ул булмагач нигә яшәргә? Нигә балалар үстерергә? Ни өчен? Кем өчен? Ничек? 

Шундый төннәрнең берсендә, ут янып кызышкан Лидочканы кочып, Мария балаларын уятмас өчен шыпырт кына җан ачысы белән Аллаһка эндәште: «Йа Раббым! Кызган! Миңа белдер! Әгәр Володя исән булмаса, ал кызымны, ал, газаплама! Ал! Әгәр ул исән булса, калдыр аны, Ходаем. Калдыр!» 

Берничә көннән соң Лидочка дөнья куйды... Владимир 1942 елның февралендәге канкойгыч измәдә Ватан өчен сугышып һәлак булды. Үлем хәбәре дә килмәде, 2008 елга кадәр аның турында бер хәбәр дә ишетелмәде.

 Ә 2008 елда Владимирның оныгы эзләүчеләргә мөрәҗәгать итте һәм сержант Владимир Никифоровичның фамилиясе, геройларча һәлак булу вакыты һәм урыны күрсәтелгән документның күчермәсен алуга иреште. Урын өстендәге бабасы Андрейга документны тапшырды. Бу күренеш әле дә күз алдында тора: урындыкка әкрен генә утырып, Андрей бабай кәгазьне сыйпый һәм лупа сорап алып укый башлый. Бер юл, бары бер генә... Ә ул аны балачагына, әнисенә һәм күптән вафат булган абыйларына, әнисе үзен йомшаклыгы өчен җәзалап, ачы күз яшьләрен түккән Лидочкага кайтарды. 

Кәгазьгә яшьләр тамды, ә куллар калтырана-калтырана соры битләрне сыйпады. Оныгы бабакаен әтисе хатирәсе белән очрашуга тиешенчә әзерләмәве, аның йөрәгенә авырлык салганы өчен борчылып, стаканга валериан тамызды. Ниһаять бабасы башын күтәрде. 

– Рәхмәт. Аны тапкан кешеләргә дә рәхмәтемне җиткер. Телефонны алып кил, – диде ул. Андрей озын шәһәрара номерны җыйды::
–  Алло, Аня, әти табылды…

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  •  Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
    11886
    4
    110
  •  Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
    11385
    4
    80
  • Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
    9263
    1
    55
  • Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән? 
    8582
    1
    51
  • Уеннан уймак Барысы да бәхәсләшүдән башланды. Хатын-кызлар, бигрәк тә йөрәкләре янып торган яшь кызлар бәхәсләшмәсен икән ул. Аларның яшьлек дәрте егетләрне үзләренә карату гына түгел, дөньяны әйләндереп бастыра ала... 
    4087
    0
    48
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда