Логотип
Проза

​Күзләре соп-соры…



Ишекне ябар өчен, сумкамнан ачкыч эзләгәндә, телефон шалтырады. Ачкычны аласы урынга, аңа үрелдем. Ят номер. Исеме юк. Бер-бер эш кушыптыр инде, ичмасам, ял көнемдә дә тынычлыкта калдырмыйлар, дип, капкачлаган идем дә, ниндидер сәер көч яңадан ачарга һәм минем белән сөйләшергә теләүчене ачыкларга мәҗбүр итте.

– …

– Алло, алло!

– Әйе.

– Исәнме!

– Бер көе.

– Нишләп алай ачулы?

– Һич юк. Тыңлыйм Сезне.

– Сезнең дигән булып кыланма инде! Алайса мин дә Сезгә күчәм. Барасызмы?

– Барабыз.

Улым белән, бу ялны теплоходта уздырырбыз дип, ай буе планнар корсак та, һичкемгә әйтмәгән идек. Ул, сәяхәткә әзерләнгәнемне сәгать буе өйдә көтеп аргач, тәмам туеп, ишегалдында чыгып китте. Кием дә озаграк сайланды, гомер булмаганча, ни вакыт бизәнү өстәле артында утырдым. Көтә-көтә көтек булгандыр инде.

Телефонны колакка куйган килеш кенә коридор тәрәзәсе янына килдем. Әнвәр тирәк астындагы утыргычта күршеләрнең мәче баласы белән уйнап утыра. Иптәшләре барысы туп тибә. Пычранмыйм дигәндер инде. Уенга кушылмаган. Җитмәсә, телефоннан сөйләшеп, аның көтүен тагын да озынайтам. Сумкамны телефонлы кулымның беләгенә элдем дә тәртипсез салынган кәгазьләр арасыннан ачкыч эзли башладым. Әллә ачкычлар элгечендә калган инде? Монысы гел сумка кесәсендә йөри иде. Помада бар, тарак бар, билетлар салынган… Ачкыч дигәне дә шунда булырга тиеш тә бит. Ярар, кереп, икенчесен генә алырмын.

Бер колагың телефонны тыңлаганда ачкыч табарлыкмыни? Я ни дип сорый тагын?

– Икегез дәме?

– Икебез дә.

– Алайса без дә икәү киләбез.

– Ярар.

Шулай дип әйттем дә, ризалык биреп ташлавыма үзем дә аптырап киттем. Кемнәр ул – «икебез»? Нигә икәү? Нигә «алайса икебез»? Иптәш кызым белән берәр җиргә бара дип уйлый мәллә бу кеше? Парлашыр һәм минем белән генә калыр өчен, дус егетен дә сәяхәткә алмакчы, ахирием белән таныштырмакчымы?

Каушабрак:

– Кем белән?– дип сорадым.– Белергә ярыйдыр бит: кем белән?

– Кызым белән.

– Ке-е-м?

– Кызым.

– Фу! Башта кот очкан иде. Алай икән… Яхшы,– дип кенә әйтә алдым.

Бер таныш түгел кеше белән нигә дип аның сүз уңаена сөйләшеп торам? Кем икәнлеген сорарга да… Юк, сорамаска! Әле сөйләшергә вакыт бар. Гомереңдә беренче тапкыр эш буенча шалтыратмаган ир-атның бәрхет тавышыннан колагын рәхәтләндерсен әле. Кемлеген белмәвемнән дә уңайсыз. Кешеләрнең исемен, тавышын хәтерли алмаганга, болай да телефоннан сак сөйләшәм мин, кирәкмәгән сүз ычкындырып куюың бар. Ирек дип сөйләшерләр, ә син Иреккә дигән сереңне Чиреккә әйтеп ташларсың.

Кызым белән… Ни дигәнне аңлата ала соң бу сүзләр? Йөргән кызымы? Үзенекеме? Әллә дуслары – кызлар затыннанмы?

– Андый җавап көтмәгән идем. Яхшы сүзегезгә рәхмәт! Хәзер җилдерәбез алайса!

Нәрсәдер әйтергә кирәк иде. Телефонның теге башында еш-еш сулап көткәннәре ишетелә.

– Үзегез генә килсәгез дә ярый да бит... Хәер, аермасы юк,– дигән булдым.

– Аны калдыра алмыйм шул. Безгә бер-беребездән башка күңелсез.

– Алай икән… Алайса килеп тормасагыз да ярый!

– Ул чагында сездән башка күңелсез булачак.

Нәрсәгә дип һаман буш сүз куертам? Теләсә нишләсен! Миңа кем ул?.. Трубка капкачын ябам дигәндә, таныш тавыш тагын сүз тапты:

– Бәлки, юл уңаеннан сезне дә эләктереп китәргәдер?

– Җәяү генә дә ун минуттан артмый торган юлга такси чакырту гадәтем юк.

– Ә сез такси түгел, бик тә якын кешем дип уйлагыз.

– Уйладым. Якын кешем.

– Кайсы тукталышта көтик?

– Якын кешегезнеме? Татарстан. Тукайдан соң ук ул. Елга портына бару юлында кала.

– Алайса бер ярты сәгатьтән без мерседеста шунда килеп туктыйбыз яме. Анда машиналарны штрафка җыйганнарын беләм. Тиз генә арткы утыргычка утырырсыз, озак тукталып тормабыз, китәрбез дә барырбыз.

– Ярар. Җәяү барасы булмаганда, кузгалмый торырга да була икән әле.

Аптырадым. Беркемгә теплоходка Идел буйлап йөреп кайтырга билет алганлыгымны әйткән юк. Бу номерны белмим. Тавышы таныш түгел дә таныш түгел инде.

Яңадан тәрәзәгә карадым. Әнвәр кемгәдер шалтырата. Ала алмыймы, тагын-тагын саннар җыя. Әллә мине ашыктырмакчымы? Мин монда, аны оныткан кебек, буш сүз куертам.

– Хәзергә сабуллашып торыйкчы, ишек ябасым бар,– дигән булдым да, кызыл кнопкага баскач, яңадан ишек янына килдем. Эзли торгач, каһәр суккан ачкыч табылган иде, әмма, бәйләме белән тартып алам дигәндә, пароход билетларын эләктереп ерттым.

Инде пароходка кертерләрме-юкмы? Әллә барып ук тормаскамы? Ялгышлык белән ертылганлыгы күренеп тора. Нигә юкка баш катырам, өзелеп үк төшмәгән ләбаса!

Үзем ачкыч борам, үзем эшсез калган телефоныма Әнвәрнең шалтыратканын көтәм. Юк. Мине җыймый. Әллә кайчан шалтыраган булыр иде инде. Ә кем белән сөйләшмәкче? Әтисенә мактанып аласы килгәнме? Иптәш малайларынамы? Әтисе белән сөйләшмәс, атна башында ук авылга китәсен әйтән иде, аларда Теле-2 тотмый.

Ачкычны йозак тишегеннән тартып алдым да тәрәзәгә килдем. Әнвәремнең кем беләндер нәрсә турындадыр кызып-кызып аңлашканы күренде. Әллә әбисенә, әни мине фәлән җиргә алып бара, шуны-шуны күрсәтә дип сөйлиме? Кара, аны да кисәтергә онытканнар. Шалтыратып алыйм дип, телефонны яңадан ачкан идем, үзе үк аваз аваз салды. Сискәнеп киттем дә кулымнан төшереп җибәрдем. Капкачлы телефон алма, төшерсәң, ватыла дип кисәткәннәр иде аны. Ватылды… Инде тагын акча чыгарасы икән…

Алай да яшел кнопкага басам. Эшли! Эшли! Димәк, экранын гына төзәттерәсе. Яңа телефон алу белән бер инде ул. Трубка бераз тын торганнан соң колагыма әле генә бик белеп сөйләшкән кебек тавышның, ягымлы итеп:

– Без инде сезне үз турыгызда ук көтәбез,– дигәне ишетелде.

Ничек? Ярты сәгатьтән дигән иде ләбаса. Нәрсәләремә генә ризалаштым?! Өч тукталыш араны, кызу барганда, биш минутта да үтәләр бит алар! Әле теплоход кузгалырга да никадәр вакыт бар! Яр буйларында да ял итәрбез, башкаларның да зур-зур теплохдларда Казан портыннан киткәнен карап торырбыз, дип кенә, иртәрәк бармакчылар иде.

– Юк, кирәкми, үзебез генә барабыз.

– Әнвәр менә, машина белән яхшырак булыр, диде.

Әнвәр? Аны белгәч, танышым бит инде. Кемлеген чамаламавымны аңламаса гына ярый. Белмәвем белән үпкәләтүем бар. Берәр туган-тумача да булса. Әнисә алар белән аралашуын әллә кайчан сирәгәйтте, кайбер Казанда торганнарын улы туганнан бирле күргәне дә юк.

– Әнвәр шулай дигәч, ярар соң, сезнең белән барырбыз. Инде бераз көтәрсез. Хәзер төшеп җитәм.

Тәрәзәгә карыйм. Әнвәр утыргычта юк! Җән-фәрманга, үкчәле туфлиләр кигән аякларымны чалыш-чолыш китереп, лифтка утырырга да башыма килмичә, баскычлар буйлап түбәнгә йөгерәм.

Ишек этеп җибәрүем була Әнвәргә килеп бәреләм. Уф! Исән! Беркая беркем алып китмәгән! Кочаклап алам да маңгаеннан үбәм. Күздән яшь атыла.

– Аллага шөкер. Исән икәнсең! Урладылар мәллә дип кот очты…

– Мам, ты че?!

– Бирермен сиңа мамыңны, дуңгыз малай, татарча, әни, дип әйт! Утыргычта күрмәгәч, юкка чыктың дип торам!

– Да ну тебя! Әни, ник озак тордың? Көтә-көтә туеп беттем. Әле ярый уйнап утырырга песи баласы булды.

– Үпкәләмә инде, Әнвәрчегем!

– Үзенә Анварчик диергә ярый, ә миңа, мама, дип әйтәсе түгел!

– Балакаем, мин бит Анварчик, димим, Әнвәрчегем, дим.

– Миңа аермасы юк! Бәбәймени мин? Алай итеп малайлар янында әйтмә, яме!

Әйтмәм. Ошамаса, әйтмәм. Бергәләп чыгабыз. Ишекнең теге янында һичкем юк. Улым:

– Кешеләрне дә көттерерсең дип, чакырырга кереп бара идем,– ди.– Китеп үк барган мәллә? Синең шул булыр инде. Болай да матур икәнлегеңне белә торып, ярты сәгать буена нәрсәгә бизәнеп утырырга иде?..

Нинди ярты сәгать?! Түзәмени ул аңа үзе дә. Әнвәр як-ягына карана. Аптырашта. Нәрсәгә аптырый соң ул? Нинди кешеләр турында сөйли? Әй, Әнвәр югалды дип, шул арада баштан чыккан: ишек төбендә мерседес көтәргә тиеш иде бит безне! Үзем дә аны машинада килүчеләр алып китте мәллә дип курыктым түгелме соң?!

– Әнвәр! Син безне кемдер көткәнне каян беләсең? Мин бит әле бу хакта сиңа әйтергә дә өлгермәдем.

Улым серле елмая. Үзенең ишегалдына кергән машиналарны күзәткәнлеге күренә.

– Миннән подъезд алдында калганнар иде,– ди.

Нинди көн бу, ә?! Син уйларга да өлгермисең, колакка-колак кына сөйләшәсең, серең бар дөньяга таралган була. Әнвәр подъезд каршында мине машина көтәсен кайдан белергә мөмкин?

– Әнвәр! Син кемнәр турында сөйлисең?

Улым сорауны ишетмәдеме, карый торгач, нидер тапкан кебек, күрше подъездга таба атлады. Мин дә шул якка борылдым. Аның каршында машиналар куя торган уентыкта машиналар арасыннан ап-ак, өр-яңа мерседесның башы чыгып тора!

– Әнвәр!

Нигә туктамый ул? Ник бер соравыма җавап бирсен?! Әисе белән бер инде: үзе теләгәндә генә сөйләшә. Алай дисәң, ул менә – минем янымда, әтисенә безнең кайдалыгыбыз да барыбердер. Исе китә бит инде Әнвәрнең минем тормышыма. Бөтенләй аңламый дип булмый. Өйдә булыша. Яхшы укый. Теләсә нәрсә белән борчымый. Тик… үзе теләгәндә генә сөйләшә, теләсә генә җавап бирә. Әллә бөтен ир заты шундыймы соң? Бала чактан ук! Үзенекен үз итүчән. Һичкемгә исе китмәүчән. Алай дисәң, Әнисәнең кайсы ир кешегә исе киткәне бар? Әтисе белән Әнвәрен генә шул исәпкә кертә алмый.

– Әни, ашык инде. Көттермә!

– Борыл әле!

Әнвәр борылмады. Мерседеска якын иде инде. Менә аның алгы ишеге ачылып китте дә затлы киемдәге чибәр генә ир-атның чыга башлаганы күренде. Чыкты. Әнвәр белән ирләрчә кул биреп күреште.

Ә кызы? Кызы кайда? Теге ир, аны да урамга чакырыр өченме, арткы ишекне ачты һәм, нәрсәдер алып, улыма сузды. Песи, кечкенә генә песи баласы иде ул!

Әнвәр шунда ук әлеге песигә үрелде. Бер-берсен ошатканнары әллә каян күренеп тора: борыннарын-борынга терәшкәннәр. Әнвәрем аны иреннәреннән үбеп алган булды, колак артларын кашыды. Шушыннан гына карап торыйм әле. Ничәмә-ничә тапкыр чит кешеләр белән артык якынайма, дигәнем бар, ул менә колак та салмый икән. Беренче күргән кешесенең, мәчесен кочаклап, машинасына кереп утырырга торгандай. Үзе соң, үзе?! Тиктомалга сүз куертып маташмадымыни?!

Бу таныш түгел ир-ат минем чыкканымны, аңа карап торганымны белә, сизә бит инде! Нигә бире таба килми? Нигә үзләре янына чакырмый? Ишек төбендәге утыргычка утырдым. Телефонны алдым. Укылмаган бер язу бар икән. «Без сине аста көтәбез. Артур».

Артур? Дус-ишләрем арасында Артур дигән бер генә кеше дә юк иде. Уйлап-уйлап та таба алмадым. Ул һаман бу якка карап тора. Нигә килми? Нигә чакырмый? Үзем барганны көтәме? Чакырган булып, шаяртты гынамы? Мәче китерергә генә килгәнме?

Җавап язарга булдым. Артур, мин сине белмим, белергә дә теләмим, дип әйтимме? Фу! Сумкамны актарганга салынып, утырып кына торыйм әле. Мине оныттылар бугай дигән идем. Юк икән. Сискәнеп киттем.

– Мам, ты че?

Яратмыйм, Әнвәрнең шулай дип эндәшкәнен! Дусларыннан җыен мин ошатмаган сүз сеңә. Җитмәсә, урысча! Дәшмим әле. Яңа гына кисәтү ясаган бит инде.

– Мам, ты че?! Күпме көтәргә була?

Әнвәр телефон тоткан кулыма үрелгән иде. Икенчесе белән мәче баласын кочаклаган.

– Улым, бер белмәгән кешеләр янына барырга, әйберләрен алырга ярыймыни? Күпме тукыйм.

– Нишләп белмәсен? Ул әнә сине бик яхшы белә. Якын килгәч, үзең дә танырсың әле.

– Ә син аны кайдан казып чыгардың?

Казып чыгарырга – борынгы заман кешесемени… Бер дигән яшь ир. Чибәр. Затлы киенгән. Минеке шул булыр инде. Ирләрнең ирлегенә тиюдән тәм табу. Исем китмәгән булып кылану. Ошатканда да, куган булырмын, кит әле, диермен. Утызда да киребеткән булып калырмын дип кем уйлаган?

– Ул мине «Контакт»тан үзе эзләп тапкан. Әниең фамилиясе белән эзләдем, Әнвәр икәнеңне ишетеп белә идем, ди.

– Мин аны белмим. Китсен, алай шаярмасын. Бар, барып әйт, мәчесен үзенә илтеп бир. Болайга киткәч, теплоходта йөрергә дә чыгасы килми. Киләсе атнага билетның яңасын алырбыз әле.

Әнвәрнең борын салынды. Кара син, мәче баласы да үпкәләгән кебек карап тора. Бәләкәй вакытта минем дә шундый ук мәчем бар иде, һич уйламаганда, суга төшкән кебек юк булды. Көне буе хуҗалык тирәсендә кайнашкан, беркая чыгып йөрмәгән карт әбием, югары очтан килгән бер малай, кул арты китмәсен өчен, биш тиенгә сатып алды аны, яңалары булыр әле дип уйладым, бирдем инде, күзе бик төшкән иде, кем улы икәнлеген дә сорамаганмын, диде. Имеш, борчылма, озак та үтмәс, Сорыкай шундый ук бәбиләрне кәрҗин тутырып китерер. Борчылмаска! Бигрәк матур иде шул. менә бу почык борын кебек үк матур!

Сорыкай ул елны әллә нинди сарылы-сорылы песиләр алып кайтты. Әнисәнең аларга күңеле ятмады. Ярый әле күршеләргә таратып бетерделәр. Сорыкай тагын-тагын бәбиләр дип уйлаганнар иде дә, үзе дә әллә кая китеп югалды. Әбиләренең, мәче үз нигезендә үлми, читкә китә, дигәннәре дөрестер, ахрысы.

Әнвәрнең борчылганын күрү авыр иде. Нигә әле үзенең дә, аның да кәефен төшерергә? Әнә бит машина көтеп тора. Барып өлгерергә вакыт җитәрлек әле. Җәяү атлыйсы түгел.

– Әйдә, Әнвәр. Һава сулап кайтыйк булмаса? Ул да билет алмагандыр бит?

– Алган.

– Алайса телефоннан син аның белән сөйләшкәнсең инде?

– Әйе…

Нәрсә дисең бу малайга? Эш узгач, орышудан мәгънә юк. Шулай да кем соң ул? Аны мерседеска утыртып алып китәрлек кеме бар?

– Улым, кем ул?

– Артур абый.

– Артур икәнлеген беләм. Кайдан? Кайда яши, кем булып эшли? Аларын сорап та тормадыңмыни?

– Юк. Әйбәт икәнлеге болай да күренгәч, сине дә белгәч, нәрсәгә тикшереним. Танымасаң, аларын юлда белешербез әле. Безнең теплоходта бергәләп төн чыгасы бар.

– Кояш батуга, ятам да йоклыйм. Йөрерсез йолдызлар астында елга суын иснәп Артур абыең белән икегез.

Нәрсәгә төрттереп сөйләшәм мин? Төнге сәяхәткә баруыбыз түгел диерсең. Өйдә дә йоклап булганда, анда барып ятмыйсың бит инде.

Бераздан Артур дигәннәре үзе дә Әнисәләргә каршы килә башлады. Кем икәнлеген белмәсә дә, таныш чалымнар бар кебек иде анда. Исеме генә менә, исеме генә…

Артур оялчаннардан түгел иде бугай. Килеп җитүгә үк, Әнисәне Әнвәре, мәчесе-ние белән кочагына алды.

– Сине дә табар көн бар икән. Ярый да шушы мәче булды. Малаеңны аның белән кызыктырмасам, һич тә синең телефоныңны бирәсе, адресыгызны әйтәсе түгел иде. Таныйсыңмы бу мәчене, Әнисә?

Кайлардан таныйм? Көзгедән карап, үзеңне танымаслык яшькә җитеп барганда.

– Юк!

– Ә мине?

– Сезне юк та юк инде!

– Колаксыз Ибрай малае Артур бит мин! Синең белән балалар бакчасына йөргән идек. Оныттың дамыни? Әле кичләрен җәй көннәрендә, урамыгызга төшеп, мәче балагыз белән бергәләп уйный идек.

– Син? Артур? Теге миңа өйләнәм дип аптыраткан Артурмы?

– Соң…

– Ничек эзләргә булдың син мине? Ә мин менә хәтердән үк чыгарганмын. Үпкәләмә инде. Ике дистәдән артык вакыт эчендә бер тапкыр күрмәгән кешене кем дә таный алмас иде.

– Ә мин таныдым. Әниеңә ошатып таныдым.

– Алай икән,– дигән булдым, сүзне ничек дәвам итәргә белмәгәннән генә.

– Шулай,– дип сузды ул да.– Гомер үткән дә киткән. Сине онытмавыма үзем дә аптырыйм мин! Шушы мәче баласы аркасындадыр да инде.

– Ә мин сезнекеләрне һич исемә китерә алмыйм. Мәктәпкә керәсе елны китеп барганыгыз гына хәтердә калган.

– Соң… Син мине яратмый идең бит. Онытуыңа аптырыйсы юк.

Әнисә кычкырып көлде. Артур да, Әнвәр дә елмайдылар.

– Бакча баласында нинди ярату булсын? Бала янында шаяртмале, Артур!

– Нинди бала? Җиткән егет диген. Яраткан кызы аның да бардыр әле.

Әнвәр аска карады.

– Соң, мине яратсаң, гел күрше малаегыз Гали белән генә уйнарга тырышмас идең. Аны усал малайлардан якламас идең.

– Үзем малайша булганга гына ул.

– Аңа кияүгә чыгуың малайшалыктан түгел бит инде, Әнисә. Сүземне гел кирегә сукалап утырасың.

Тагын Әнвәргә күз салдым. Нигә тарткалашалар микән болар, дигән кебек борынын җыерган.

– Чыктым шул. Галигә шул… Гали сораганда, Сәлигә барып булмый торгандыр ул.

– Әнә шулай тырт та пырт сөйләшмәсәң…

– Алай сөйләшмәсәм дә, сиңа чыкмаган булыр идем. Ә менә эзләп кайтсаң… Яшь чагымда ук эзләп кайтсаң…

– Безнең яшьлек узмаган әле, Әнисә!

– Әйе, утызда да кыз, тыз да быз,– дип көлгәнемә Артурның ачуы килде.

– Элек тә шундый идең, бөтенләй үзгәрмәгәнсең. Өйләнәм мин сиңа, дигәнемә ышанмаган булдың, Әнисә. Өйләнергә дип килдем менә.

Фу! Теленә салынмаса! Ә чынлап сөйләшсә?

– Кызым белән киләбез, дигән идең. Ул кайда? Өегездә калдымыни? Хатының нигә сезнең белән түгел?

Артур аптырады.

– Ник минем өйләнгәнем юклыкны да ишетмәшгән идеңмени?– дип сорады.

– Юк. Соң, кызым, дигәч…

– Кызым дигәнем менә шушы мәче баласы бит инде ул. Әнисе картайды. Тәрбиясе минем кулга калды. Картайгач, мәчеләр, кешеләрдән кача, табигатьтә югала ул, дигән иде әбиең. Шулайдыр, ахрысы. Җирләгән булыр идем, тапмадым. Истәлеккә дип, әбиегездән мәче балагызны сатып алып киткән идем бит. Менә шул песинең нәселе инде бу юеш борын. Күзләре нәкъ синеке кебек, име?

Әллә тагын. Җан иясе хуҗасына ошый инде ул. Күпмедер. Әнисә мәчесе түгел бит ул! Аңа ничек ошасын?!

– Кара инде, кара, күзләре соп-соры. Борыны почык. Керфекләре озын. Аны ашатырга, юындырырга да кеше кирәк. Икегезгә генә Әнвәргә дә күңелсездер. Әллә бергә генә торабызмы?

Артур әнә шулай тиз-тиз генә ярды да салды.

Юк! Нигә күңелсез булсын! Менә бит теплоходта ял итәргә чыгабыз. Әтисе белән торганда аны да күрми иде әле ул. Әнвәргә карадым. Ул әллә җавабымны көтә, әллә бу сорауларга үзе дә җавап әйтер кебек карап тора – аңламадым.

– Мам, ты че?!– диде, ачуны китереп.– Һаман икәү генә яшәмәбез бит инде?! Не груби. Не тяни…

– Бирермен мин сиңа ул ямьсез урысча сүзләрең өчен. Әни диген!

– Әни, кешене аптыратма инде, пароход китеп барганчы кузгалыйк. Мин риза дигәннән генә берни үзгәрмәскә дә мөмкин бит. Кайкач, сүзеңне кире алырсың.

Кара син бу хәйләкәр малайны! Теге якка да, бу якка да ярамакчы! Ә бәлки, аның шундый булуы кирәктер дә. Әнисәнең тырт-пыртлыгыннан кемгә файда? Артур түгел, күңелен аңласа, чынлап яратса, тышкы кыяфәте аннан ямьсезгә дә чыгарга әзер еллары бит аның.

Үзгәрмәскә дә мөмкин, ди… Үзгәрмәс дип уйласа, нигә әле ул инде онытылып беткән бер малайның балачак сүзләрен җөпләп торырга тиеш? Ә үзгәрсә? Артурның Галидән кайсы ягы ким? Ялгыз да булса? Әнвәргә дә ошагач? Песие дә үз нәселенеке булгач…

Әнисә елмайды, тик берни дә дәшмәде. Машина ишеген ачты да кереп утырды.

– Әйдә соң, алып кит безне үзең белгән җирләргә! Үзең белгәнчә яшәргә!

Шулай шаярып кына әйткән кебек иде дә… менә унбиш ел яшәп ята икән инде.

Әнисә ишек катындагы киездә йоклап яткан мәче баласы янына килде. Башыннан сыпырды. Нигә уятырга иде инде аны? Менә хәзер ашарга сорап йөдәтәчәк. Йөдәтсә, сөт салып бирер. Суыткычтан гына аласы.

Кара син бу мәчене. Күзләре соп-соры. Керфекләре озын. Әнисәнең Алисәсе диерсең. Аны Артурына охшаткан булалар. Ә ул менә үзенә тарткан дип уйлый. Күзләре соп-соры бит. Әнисенеке, әбисенеке, Әнисәнеке кебек соры. Ул сабый вакытында уйнаган мәче дә шундый иде. Их, әбисе шуны Артурга сатып җибәргән! Бөтен мәче балаларын да йортта калдырып булмый, дигәндер. Их, дип үкенгәндәй итсә дә, Әнисә аңа үпкәләми. Әнә бит бер мәче баласын Әнвәр үзләренә алды. Әни, чат сезнең икегез кебек тә бу, ди. Белмәссең тагын. Читтән ныграк күренә. Әнвәр юкка әйтмәс. Әнвәр юкка яратмас.

Әйе. Күзләре соп-соры икән шул Әнисәләрдә калганының да. Мәче булса да, кеше кебек акыллы карап тора. Борынын имчәк эзләгән сабый кебек боргалый. Күзләре соп-соры. Соп-соп соры. Әнисәнеке, Алисәнеке, Артурыныкы кебек. Нигә дип бер сүзне кабатлыйсы килә дә тора? Үзалдына сөйләнеп утырып, Артурны уята инде. Мәче баласыннан да саграк йоклый ул. Сөтне аннан да ныграк ярата. Уянса уяныр, шул соры күзләреннән бер генә үбимче.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар