Логотип
Проза

Көзге каеннар

Хикәя 

Хикәя 

 

Кар ява да ява. Аның туктарга уйлаганы да юк. Кай көннәрдә, болытлар таралып китсә, тагын да яманрак. Әлеге кар, эреп, бөтен урамны баткакка әйләндерә. Сыйныф җитәкчебез, олаеп кияүгә чыкмый калган Рәйсә Сабировна, таң тудымы, бот төбеннән эш бутыйларында, кулына озын гына таяк тотып, юламан кебек, безне кырга алып бара. Ә без... Карлы-яңгырны җилне җиңәрбез шикелле җырлыйбыз да җырлыйбыз. Мондый чакта җырлар күбрәк русча: 

Как войдешь за порог, всюду – иней, 

А из окон... 

Бактачы хатын-кызлары, калын шәлләренә төренеп, сырма-пәлтәдә капка төпләрендә баш селкеп кала: 

Йә Хода, әле дә җырларлык рәтләре бар микәнни соң боларның? 

Яннарына чүмәшеп махра тарткан ирләр күзендә – көлемсерәү. Киленгә ярарлык кызлар килгән быел. Әле кайчан гына алар үзләре дә авылга бәрәңге җыярга җибәрелгән училище укучылары артыннан чапканнардыр... 

Аларга да сәлам биреп үтәбез: 

     Бактачының кибетендә 

Папируслар санаулы. 

Шакир абзый, кич клубка 

Җибәрә күр малайны. 

Ә кич җитеп, эшләр беткәч, ашап-эчеп алгач, тагын җырлыйбыз без. Җырлый-җырлый резин итекләребезне юабыз, өстәл җыештырабыз, урын җәябез. 

Әйтерсең, карлыккан тамакларны җыр белән язабыз. 

                                       Йөгерә үрдәк, йөгерә каз, 

Боты озынга күрә, – 

дип башлый Сүрия, уртага чыгарып, уенга куйган бармакларыбызны саный-саный. 

Тырактырис, майлы керис... – монысы – Рамилә җыры. 

Рәйсә апабыз чырык-чырык көлә. Татарча белсә дә, русча гына сөйләшәсе дип инанганга: 

– Ой девчонки, умора-а-а...– ди ул сузып-сузып. 

Бераздан укытучы дәрәҗәсендәге кеше өчен ялгыш сүз ычкындырганлыгын чамалап һәм бәрәңге буразнасына салган дәресләребезне кызганып: 

Давайте-ка заниматься правописанием, оставьте всю эту чепуху, – дип өсти, һич кенә дә акцентсыз. Күрше авыл марҗалары да татарчарак сөйләшкән яктан булгач, шуның белән үтерә дә куя ул мине. Ничек каршы әйтәсең?! Бу бит, кем әйтмешли, ата марҗа! Башкалар да килешә. Кичен клубка чыгармас дип уйлыйлар, ахрысы. 

 Төркемдәшебез Салават, куратор турында сүз чыкканда, безгә вакытлыча булса да түзәргә куша, ничек тә үзем булса да китәрлек итәрмен мин аны, ди. Нервлары какшаган инде, алдагы елгы студентлар белән эшләргә дә сабырлыгы бер генә атнага җиткән, имеш. Якты өметләр белән, безнең тыңлаусыз малайлар чыгырыннан чыгарыр да  менә китәр, менә китәр, дип, ай да үтте, икенчесе дә үтәр, укытучыбыз үз-үзенә бу елда нык ышанып килгән кебек тоела... Русча аралашырга әйдәштергәли, әмма безнең татарча җырларга да ияләшеп бара инде ул. 

Сәгать теле тугызга якынлашса да, кулларга каләм алабыз. Кем – өстәл тирәсендә, күбебез – идәнгә ятып, дәфтәрләребезгә а, б хәрефләрен тырмыйбыз, әни, әти кебек сүзләр язабыз. Рәйсә Сабировнага кәгазьдә минем каләм калдырган эзләр ошый, әмма артыгын мактап ташлавыннан курыккандай: 

– Даже странно, что так ровно у Вас получается, однако, если у меня четверку получите, считайте, вам повезло, – ди. Алдамаганы хәйләкәр җыерылган күзләреннән ап-ачык күренә. Сарандыр ла, сарандыр... 

                            – Тырактырис, майлы керис, 

Майлый да карап тора. 

Башкалары булмаганда, 

Ансы да ярап тора. 

«Биш»ле куймагач, «дүрт»лесе дә ярар инде! 

 «Нам везет» – матур язып, хуҗабикә Суфия апа ярдәме белән дә, клубка чыгарга рөхсәт алабыз. Инде үзеннән дә зуррак баянын иңнәренә асып, сазлыклар аша узганда да, бармакларын баскалаудан туктамыйча, ирләрчә адымнар белән алдан Сәрия бара. Эх, әгәр баяны булмаса, әтиемнекеннән дә зур йодрыклары белән теләсә кайсы егет кисәгенең башын ярырлык бит ул, дим, эчтән генә көнләшеп. Ул тездән су булганда да, чаңгыда йөргән кебек, урам уртасыннан шуып, куллары белән һава этеп кенә, авыл урамнарын уза. 

Җыр дигәннәре! Телгә килә дә тора бит: 

– Дурманом сладким веяло... – Фирдәвеснең тавышында тимер чыңнары бар. Дөрес көйләсә дә, мишәркәйне җыр укытучылары аптырата. Тавышың башкаларныкына кушылмый, диләр. 

Мин борылыштан узганда җырлаганга салынып авызны селкетеп кенә барам. Күз – гел читтә. Шамилнең берәр капка ышыгында сагалап торуы, эләктереп калуы бар. Мондый утсыз урамнарда өстеңә килгән атны да күрерлек түгел. Ул да булмый, лампочкасы махсус алдан ук ватып куелган багана яныннан үткәндә, аның капыл гына икегә әйләнгәнен шәйлим. 

– Әйтәсе сүз дә, бирәсе әйбер дә бар, кал әле, – ди Шамил, авыл малайларына хас эрелек белән. Эшем кешесе! 

Төке... Юк, килешми, әйтә алмыйм. Һич югы кычкырып җырга кушылырга кирәк: 

 Вся жизнь впереди, надейся и жди! 

Кызлар әкренәя. Алар хәлнең нинди борылыш алачагын көтә. Бәхеткә, клуб турысына килеп тә җиткәнбез. 

– И-и-х!– ди Шамил, кеше рәхәте өчен эшләп арган ат үкенече белән. – Синең хакка Арчага кадәр барган булам бит әле! Менә дигән мари кызлары барында! 

Бу авыл егетләренең гадәтен әйтер идем! Ни булса, шул мари кызларын телгә алалар. Кочтырмасаң, сөйләшмәсәң дә, тәкәббер булсаң да... Миндә кирелекнең болардан тышы да – артыгы белән. Клуб ишегеннән үткәндә, чия төсендәге балонья курткамның тукымасын истәлеккә ертып алырдай булып, Шамил җиңнәремнән эләктерә: 

– Каласыңмы син, юкмы?! 

– Фи! Торна! 

Клуб эченнән Сәрия дә инде  «Ак кәгазь торналар»ны җырлап маташа. Бу Шамилне тагын да үтерә. 

Киң итеп ачылган ишекнең як-ягында – эштән кайтып, киемнәрен дә алмаштырып тормаган авыл егетләре. Андыйлар эчкә бик узмый. Тәмәке пыскытып, кызлар таралганны тышта көтеп тора. Караңгыда киемнең ниндилегендә кемнең ни эше бар? 

Ыспай да инде бу Шамил! Авыл егетләренә һич кенә дә охшамаган. Кара күзләрендә әллә нинди серле чаткылар бар! Маңгай өстенә шук күзләр кебек бөдрәләнеп-бөдрәләнеп төшеп торган чәчләрендә әнә көз көнендә борынны ярып керерлек хуш исләр... Иреннәрендә – мин аңларга курыккан мәгънәләр... 

Түгәрәкләнешеп басабыз да шейк биибез. Баянга, рус, татар көйләренә. Шамил күзләреннән ераграк торыр өчен, кешеләр артындарак биим. Ул түгәрәккә керми. Тешен кысып күзәтә. Мине матур бии дип саный микән ул? Әллә юкмы? Мәнсез, авыл гыйбады – танцыга да чакырмый бит! 

 Мин башкалар иңенә таянып биегәндә, Шамилнең тешләре тагын да ныграк кысыла. Бу тешләр арасына менә үземә ничек тә кысылмаска! Иреннәрне сак кына да үптермәскә... Аның матурлыгы хакында уйламаска! Оялмыйча сөйләшеп торган дигән яманатны чыгармаска! Башта – Шамилдән котылуның мең төрле планнары. 

Без кайтабыз. Тотынышып. Бер-беребездән һава торышының теләсә кайсы шартларында да аерылмаска сүзләр бирешеп. Шамилләргә, Камилләргә өстән көлеп эндәшергә җөмләләр әзерләп. 

Бу якта, мари кызлары белән бергәләп, егетләр мунча керәләр икән дигән сүзләр йөри. Шул сүзләрдән дә куркыта, өшетә. Мунчалары урамга якын торган каралты тирәсеннән узганда, әллә нинди куркыныч хәлләр күз алдыннан үтә. Без бер-беребезгә тагын да ныклабрак ябышабыз. 

Капка төбендә кайсыбер көннәрдә, әлеге озын таягын күтәреп, Рәйсә Сабировна көтә. Ул булмаса – Бактачы егетләре. Төрле ялганнар сөйләп, вәгъдәләр биреп, дөресрәге, мәңгелек сөюләр турында фәлсәфә сатып, без капкадан керергә рөхсәт алабыз. Алар да, шундый ук сүзләр ярдәмендә, безне туры юлдан яздырмакчы булалардыр шикелле... 

Кай көнне – сугыш-тарткалаш, кай көнне хәйлә белән генә узарлык бу Суфия апаның биек капкасы да, хәерсез! Без тагын, җырлый-җырлый, бутый юабыз:   

Минем иркәм Армиядә, 

Сагыз кайнатам, дигән... 

Иртәгә китәсе... Бу авылның бәрәңгесе бетте. Күлле Кимегә күчерәләр икән. 

Таң атар-атмас, җәяүләп, укытучыбыз артыннан тезелеп, без шул якка юл тотабыз. 

Мыш-мыш килеп, артыбыздан мескен Шамил йөгерә. Затлы киемнәрен дә киеп тормаган.  Күзендә – яшь, кулында – утыз өч тиенлек шоколад. Аны кичә Арчадан минем өчен алып кайтканлыгын Салават әйткән иде инде, әмма җанны өшетеп: 

Мари кызларына да алган, – дип өстәде. 

Күчтәнәчне кире каккандай итенәм. Шамил мине янәшәмдәге каен белән кушып эләктереп ала. Күкрәкләрен дөмбәсләсәм дә, җибәрми. Йорт казлары кебек тезелгән кызлар баралар да баралар: 

Челтәрле күпер янына 

Озата барган идем. 

Ялгыз ак каен янында 

Аерылып калган идем. 

 

Челтәрле күпергә киләм, 

Сине сагынган саен. 

Янына бер имән үскән, 

Ялгыз түгел ак каен... 

– Җибәр инде, Шамил, артка калам бит, – дим мин беркемгә дә әйләнергә өлгермәгән егеткә. Аның кара сырмасыннан, күңелгә шикләр салып, көзге агач төпләрендә күксегән яфрак исе килә... 

Күзләремне чытырдатып йомам, карадан кызарып киткән куелыкта шушы шоколадны ашап торган мари кызы пәйда була. Менә ул сары яфраклы каенкайга әверелә. Керфекләремне күтәрәм: әлеге каен кызының арабызда торганлыгын күрәм. 

 

                                         *  *  * 

 

Күлле Киме безне кочак җәеп каршыламады. Безне, башкалардан аерып, клуб каршысында диярлек салынган йортка урнаштырдылар. Хуҗабикә юмарт һәм сыйга оста, шаянрак та, батыррак та бер хатын булып чыкты. Маргаринлы бәрәңге белән сыйланып, бармак помадкалар белән чәйләгәннән соң, кич чыкканда кирәкле киңәшләрен биреп, җил капка төбенә кадәр озатты ул. 

Клубка барып җитәрәк, Сибгат агаларның тумачаларына урнашкан Рәмзияләр дә безгә килеп кушылдылар. 

– Сак була күрегез инде, кызлар!– диде ул, бик тирән серлелек белән.– Авылның иң усал егете яшәгән йортта торабыз. Безгә тимәс тиюен, сезнең хәлләр шәптән түгел. Әнә үзе дә килә. 

Клубка шәп кара курткадан, фырт кара эшләпәдән, менә без кем дигәндәй, йодрык кадәрле корсагын булдыра алганча кабартырга тырышып, таза бәдәнле бер «давай» кереп бара иде. 

Егетнең, ишекне узганда, күзе белән кызлар исемлегенә мине дә алуын шәйләп, кот ботка төште дә, ничек тә исән кайтырга, дигән уй  «вечер» буе тынгы бирмәде. Ничек тә егетләргә бирешмәскә! 

Электрон баянга да, яңа көйләргә дә исебез китмәде безнең. Бу зур клублы, заманчарак авылда күңелдән җыр китте. Җыр китте! Мәңге китмәс кебек шат кичләр юкка чыкты. Планнар, хыяллар гына үзгәрмәде. 

Ничек тә исән кайтырга! Юаш Сибгат агайның усал кардәшенә бирешмәскә! Клуб ишегенә бергәләп атылырга да, чыккач та тизлекне киметмәскә, капкага кадәр йөгерергә исәп тоттык һәм шулай эшләдек тә. Эшләпәле егет белән иптәшләренең планы да шундыйрак булган, ахры. Алар, капка төбенә җиткәч, безнең һәммәбезне эләктереп тә алдылар. 

Шулвакыт йортның урта тәрәзәсе ачылып китте,  һәм аннан зур уклау тоткан хуҗабикә ханым сикереп төште дә моңа кадәр бик батыр күренгән авыл егетләрен йорт тирәли йөгертә дә башлады. Калай әтәчләр берәм-берәм качып та беттеләр. 

– Әйдә, чык! Сөйләш!– диде аннан апабыз, капканың чит баганасы артындагы караңгылыкка ишарәләп. Баганадан аерылган шәүлә әкрен генә миңа таба якыная иде. 

      Карале, Шамил, Шамил ич бу! 

Шамил мине соңгы тапкыр күреп калу өчен килгән булып чыкты. Матур сүзләр дә сөйләмәде, гадәттәгечә, йөр, дип тә ялынмады, куркытмады да, үбеп калырга дип тә алгысынмады. Уфтанды, көрсенде, елмайды, өйалды ишегенә сөялеп, моңлы күзләре белән нидер аңлатырга һәм аңларга теләгәндәй, бик озак карап торды. Бактачының батыр егетен танымадым. Таңда мине кочарга җөрьәт иткән Шамил идеме соң бу?! 

 Юк, керергә – каеннар арасында юктан гына туа башлаган хисләрне уятмаска, үстермәскә! Тыныч күренергә тырышып, ишек келәсенә үрелдем. Шамил кулымны тотарга ымсынгандай итте дә, кире уйлады булса кирәк, юлымнан туктатмады. 

Хуш! 

... 

 Шамил, Шамил... Ә бит матур, мур кыргыры! Бу көздә беренче мәртәбә кояшлы туган көннән дә матуррак! Юаш та, моңсу да икән әле – вакыты белән. Әдәпле дә. Әйе, матур, теләсә кемнең үзәген өзәрдәй матур! 

Бер ай дәвамында бүгенге Шамил кайда булган ул? Итагатьле Шамил кайда булган? Узган таңда тупас итеп үземнән этәрмәвем үзгәрткәнме аны?! Күтәрелеп, Шамилгә карадым. Юк, үкенмәскә, кире уйламаска1 Яңадан аңа карамаска! Тиз генә кереп китәргә. Аның өзелә башлаган өметләрен терелтмәскә! 

Үземне җиңдем. Кердем. Шамил дә киткәндер. Таңга кадәр йоклый алмадым. Каеннар арасында, кара сырмадан... моңсуланып калган Шамил сурәте; качканда – тотып ашардай булып арттан куып йөргән, көткәндә – сүз әйтергә дә батырчылык итмәгән  Шамил холкы турында уйладым. 

Икенче көнне иртүк йорт тирәбезгә трактор килеп туктады. Тиз генә утырырга кирәклекне, ерак басу түренә барырга кушылганны әйттеләр. Ашык-пошык кына әзерләнеп, безнең кызлар трактор арбасына төялде. Җырлар басынкы, күңел төшенке, көн күңелсез иде. Нигәдер гел хушлашу җырлары җырладылар. Алары да Күлле Кимедә дә үзебезнең барлыкны сиздерү өчен генә башкарылган кебек булды.                                  

Килеп җиттек. Трактордан төштек. «Тырактырис-майлы керис» кул биреп кенә төшергән була, кемнедер күтәреп тә ала. Укытучыны, бригадирны көтә-көтә аргач, төш җиткәндә генә эшне аңладык. Үзләре белән йөрмәгән өчен авыл егетләре безне басу түренә олактырган икән. 

Идарәдә белгәннәр. Алып кайтырга трактор җибәргәннәр. Калай чиләкләребез белән шалтыр-шолтыр килеп, дизел тракторының чалшайган арбасына кабат төялдек. «Майлы керис» кул да сузмый, әйберләребезне дә җирдән алып бирми. Бер читкә китеп, ачу белән карап тора. 

Юл нигәдер озынайган. Нәрсәдер юкка чыккан, көзге матурлыклар кимегән кебек. Иртә яуган карлар эреп, матур көзгә кереп барган кырлар да сөендерми.  Сәриянең дә күңеле  җырда түгел. Бөтен җитдилеге белән шаян егетләрне сүккән була. 

Бактачы ягына карап уйланып кайттым. Шамилнең сырмасы кебек кырлар инде тәмам бушаган, безнең дә эш бер-ике көнлек кенә калган. Басу өстеннән, аерылу авазлары салып, Мари урманнарындагы күлләрдән күтәрелгән торналар оча... Шамил аларны күрә микән? Ул мине уйлый микән? Мине уйласа уйлар, авылның иң фырт егете кырда пычранып йөрмәс... Ясап куйган шәһәр кешесе... сөйләшергә дә өйрәнсә... 

Эчтә бушлык. Җил көзнең соңгы яфракларын күңелнең бер почмагыннан икенче почмагына куып йөртә. Гадәтем буенча күзләремне йомам. Ике авылны тоташтырган каенлыкны күргәндәй булам. Ак каеннар таш тәтәйләр тезгән күлмәкле мари кызларына әверелә. Алар арасында Шамил юк. Тел очыма ул ашаткан шоколадның яшь чыгарырлык ачысы гына. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар