Логотип
Проза

Курчак күңеле

(хикәя) 

 

 

(хикәя) 

 

Туганда ул гап-гади нарасый иде. Әти-әнисе, әби-бабасы аның янында әвәрә килде: күзе минеке, авызы синеке, кашлары әбисенеке... 

Көннәр-айлар үтте. Бала үсте. Үскән саен аңлашыла барды: бу бала җиде буын әби-бабасының иң гүзәл, иң күркәм сыйфатларын үзенә җыйган иде. Исеме дә җисеменә туры килерлек итеп кушылды: Гөлфинур – нур эчендәге гөл, нурлы гөл! Ата-ана, туган-тумача олан янында өф-өф килде: “Күз генә тимәсен, сөбханалла!” Күз тимәсен өчен, кемнән ни ишеттеләр, укыдылар, белделәр – барын да эшләделәр: маңгайга кызыл иннек сөртелде, беләзегенә кызыл җеп уралды, киемнәрнең эчке ягына каптыргыч кадалды, муенына догалы бөти эленде... Әби кеше сөйкемле оныкчыгын һәр иртәдә, һәр кичтә сыпыра-сыпыра өшкерде. Әмма кая гына барсалар да, кайда гына күренсәләр дә, һәр кешенең карашы төймәгә дә, бөтигә дә, җепкә дә түгел, кызның нурлы йөзенә берегә иде. Булса да булыр икән шундый камиллек, сокланып туймаслык гүзәллек! 

Бала бу карашлардан арый, холыксызлана, әнисенең итәгенә капланып елый. Ләкин дөнья булгач, кеше арасына чыкмый хәлең юк. Җиде яше тулуга, Гөлфинур да, бөдрә чәчләренә ап-ак бантлар тагып, мәктәпкә китте. Ак бантиклы кызлар аннан башка да күп иде, ләкин бөтен игътибар бу бичарага эләкте.  

“Курчак!” – диделәр аңа. “Күктән төшкән фәрештә бит бу!” – дип, йөзеннән сокланулы карашларын ала алмадылар. Күрегез аның күпереп торган куе керфекләрен, пешкән алмадай алсу йөзләрен, шулкадәр дә чиста, якты зәңгәр күзләренә багыгыз! Нинди гүзәл бала бу! 

Кызчык, үзенә артык игътибар булганга уңайсызланып, башын иеп елап җибәрде. Икенче көнне аны мәктәпкә көйли-үгетли, көч-хәл белән озаттылар. 

Табигать тарафыннан бирелгән бу матурлык кызчык өстенә авыр  йөк булып төште. Мәктәпкә зур кунаклар килгәндә, алар каршына, кулларына үзе хәтле чәчәк бәйләме тоттырып, яңгыратып шигырь укырга шул матур кызны чыгарып бастырдылар. Бәйрәмнәрдә сәхнә түрендә гел шул гүзәлкәй булды. Җыр-бию бәйгеләренә, биниһая горурлык һәм ышаныч хисләре белән, җиңеп кайтасына тамчы да шикләнмичә, шул чибәркәйне озаттылар. Бу матур бала гүя мәктәпнең байрагына әйләнде. 

Ләкин беркем дә аның күңеле турында уйламады. Матур кыз бу әйберләрдән тәмам туйган, арыган, халык каршына чыгып басу аның өчен һич тә куаныч түгел, бары газап кына иде. Мәктәпне тәмамлагач, ул иркен сулап куйды һәм зур калага укырга чыгып китте. 

Ә зур калада чибәр кызлар күп. Шулар арасында югалырмын, кеше күзенә бик чалынмам, дип өметләнде кыз. Ләкин, укырга керү белән, кабат шул ук “кәмит”кә эләкте: матурлыкның зур көчкә ия икәнен бик яхшы белгән апа-абыйлар, менә безнең нинди йолдызыбыз бар, дип, килгән-киткән кунаклар каршына кабат шул гүзәл кызны чыгарып бастырдылар... 

Әллә бәхетенә, әллә бәхетсезлегенә, юмарт табигать бу кызга сылу буй-сын, чибәр йөз, нәфислек кенә түгел, шаккатмалы тавыш та биргән булып чыкты. Әллә кайдан кычкырып, балкып торган илаһи матурлыкка шул байлык та өстәлгәч, аңа зур йолдыз булырга язмыш үзе кушкан иде. Камиллекнең үзе булган бу сылуга дан капкалары үзеннән-үзе ачылды, аны гүя кемдер, җылы йомшак учларына алып, биек үрдәге алтын тәхеткә утыртып куйды. Һушны алырлык нурлы йөзе затлы журнал битләреннән,  телевизор экраныннан төшмәде, аны һәркайда беләләр, таныйлар, яраталар, мәдхия укыйлар... Һәм шуның белән аның тынычлыгын, иреген дә урлыйлар иде. 

Күз өстендә каш булып йөрүче бәхетле бәндәләрнең чын дуслары аз, яшерен дошманнары күп була. Алар бу чибәрдән тамчы зыян күрмәсәләр дә, көнчелекләренә буылып, гел яманлык кылырга тырыштылар. Ләкин шуны беркем белмәде: кыз әлеге хөсетләрнең яманлыгыннан, һәрдаим аяк чалуларыннан, кимсетүләреннән башка да бәхетсез иде... 

Моңа, әлбәттә, беркем ышанмас, әмма Гөлфинур, чынлап та, бәхетсез иде! Чөнки бу чибәркәй һәр хатын-кыз өчен сулар һавадай, эчәр судай кирәк булган Мәхәббәттән мәхрүм иде! 

Беренче тапкыр ул мәктәптә укыганда гашыйк булды. Күзе-күңеле төшкән малай башкалардан берни белән дә аерылып тормый иде шикелле. Әмма йөрәк хәлләре бик серле, четерекле бит ул. Шул малайның әллә өлгергән башактай сары чәчләре, әллә бөтен йөзенә сибелгән вак-вак сипкелләре, әллә алтын керфекләре җәлеп иттеме, әллә инде ирен чите белән елмаеп, мәктәп гүзәленә: “Әй, патша кызы, очып китмә!” - дип мыскыллап дәшүләреме... Ни булса булган, кыз йөрәгенә шул малай күләгәсе кунган. Тик  сары малайның кызда бер эше юк, чөнки аның харап мөһим шөгыле бар: шырпыдан хан сарайлары төзеп азаплана.  Әлегә хәтле сыерчык оясы, машина ясаган, инде пулат кормакчы. Шырпы хакы бер тиен, әллә ничә кап ала да, бар дөньясын онытып, биек-биек йортлар кора. Ләкин, ахыр чиге, анда да күз бар, җан бар, йөзеңә генә түгел, йөрәгеңә кадәр үтеп кунган кояш нурларын сизми кара! Утлы кояшның эссе нурлары кемнедер сөйдерә, кемнедер көйдерә... 

Алтын керфекле малай икенчеләр рәтендә булды. Ул курыкты, көтелмәгән бу һөҗүмнән коелып төште. Үзен эзәрлекләгән кояш нурларыннан күләгәгә качты, кызны күрмәмешкә салышып үтте. Хәтта “Әй, патша кызы, очып китмә!” - дип мыскыллап көлүләрен дә онытты.  Матур кызны кешегә санамадылар, хисләренә төкереп үттеләр! Гөлфинур боегып башын иде, күпереп торган керфекләренә көмеш тамчылар эленде, нәни йөрәге тын гына елады. Аны яратмыйлар, ул мәхәббәткә лаек түгел... Кабул ителмәгән, кире кагылган беренче мәхәббәт йөрәгендә төзәлмәс яра калдырды. Шырпыдан тылсымлы йортлар коручы егет  армиягә киткәндә, ул, күз нурларын түгеп, кайнар хисләреннән гөлләр үреп, аның өчен зәңгәр кыңгыраулы кулъяулык чикте. Ләкин сөйгәне кулына тапшыра алмады. Чөнки егетне башка кыз озатып калды. “Көт мине!” - дип алтын керфекле малай, Гөлфинурга түгел,  шул кызга кычкырды... 

 

*** 

Дөрес, Гөлфинурга да мәхәббәт аңлатучылар күп булды анысы. “Минеке булыңны телим!” – диючеләр күп булды... Матур, затлы курчакка да күпләр кызыга бит. Кулларына алып, башкаларга күрсәтеп: “Бу - минеке!” – дип мактанасылары килә. Ләкин, уйнап туйгач, ни матур, ни затлы курчакны да ташлыйлар шул... 

Нинди генә купшы сүзләр, төче мактаулар, чамасыз вәгъдәләр ишетмәде Гөлфинур! Матурлык яратучы ир затлары, алдына тезләнеп,  аны җәннәттә яшәтергә ышандырдылар, әмма ни берсенең ни үзе, ни сүзе йөрәккә үтә алмады. Карашларында күңел җылысы, тавышларында ихласлык тоймады Гөлфинур. “Әй, патша кызы, очып китмә!”- дип кычкыручы алтын керфекле малайны сагынды. Ул һаман да шулай оялчан, кыюсыз, саф булып, балачакның якты аланында басып торадыр кебек тоелды. Гөлфинур назлы сагыш белән сугарылган моңлы җырлар башкарды, бәлки ул ишетер, җанымны аңлар дип хыялланды. Җир читендә түгел югыйсә, Гөлфинур йөргән сукмакларда йөри, бер үк калада яшиләр. Бәлки концертларына да киләдер, читтән генә күзәтәдер, ләкин күзенә күренергә, эндәшәргә базмыйдыр, дип, күңелен юатты кыз үзен.  Күпме ир-егетләр “Гөлфинур!” дип шашканда, ул гына битараф калмас бит, дип өметләнде. Шулай хыялланып йөри торгач, шактый еллар узды. Вакыт акрын гына күңелне җилләтә торды, чын хисләрне ясалмалары алыштырды. Берни дә мәңгелек түгел, җавапсыз мәхәббәт ахыр чиге битарафлык белән алмашына. 

Ләкин килде ул. Бик соңлап, инде көтмәгәндә, өметләнмәгәндә килде! Концерттан соң бүлмәсенә кочак тулы алсу розалар күтәреп керде. Тик Гөлфинур моңа әллә ни сөенмәде, бары гаҗәпләнде генә. Сабыр гына күреште, хәл сорашкан булган. Алтын керфекле авылдашы да югалып калмаган, зур кеше булган, ниндидер төзелеш оешмасында баш архитектор булып эшли икән. Өс-башы да, машинасы да кәттә иде. Ресторанга чакырды. Никтер ризалашты Гөлфинур. Чынбарлык белән ялган арасында адашып йөрүче җанын аңлыйсы, үзен сынап карыйсы килде. Саф хисләрдән мәхрүм таш сынга, җансыз курчакка әйләнүенә барыбер ышанасы килми иде. Шушы яшьтә күңел сүнәме, хисләр дәрьясы коры чүлгә әйләнәме? Беренче мәхәббәте белән якыннан аралашкач, мәрткә киткән йөрәк, бәлки, кабат уяныр, калебенә сөю нуры тулып, күңел дөньясы назлы ямьгә күмелер, дигән кечтеки генә өмет бар иде. Чөнки болай яшәп булмый, болай яшәү харап күңелсез, тере мәет булып көн үткәреп, гомерне заяга уздыру бит бу. Сөю утларында янып-дөрләп, әйдә булсын, хәтта сагышланып-газапланып яшисе килә! 

Шуңа да ул бу кичтә бик назлы, ягымлы булырга тырышты. Хәер, әлләни тырышмады да. Ул күптән чын хисләрен, күңел серләрен яшерергә, йөзенә кирәкле битлек кияргә өйрәнгән иде инде. Тормыш аны башкаларның битлек артындагы чын йөзен күрергә дә күпмедер өйрәткән иде. Каршында утырган алтын керфекле ирнең зәңгәр күлдәй күзләренә күпме төбәлеп утырса да, аларда бары үзенең – матур курчакның чагылышын гына искәрде Гөлфинур. Бу күзләрдә ни соклану, ни ялвару, ни ялкын юк, алар бары мутланып елмая, нәрсәгәдер өметләнә. Мондый карашларны күп күрде кыз, мондый карашларны сүзсез дә укый ала иде. Хәер, ирнең сүзләрендә дә әллә ни өмет сизелмәде. Хәйләкәр елмаеп, һич кыенсынып тормыйча, йөзенә бәреп сорады: 

- Чибәрлегең, даның бар. Ник һаман ялгыз син?  

Мондый сорауны еш ишетсә дә, чытлыкланып, серле елмаймады Гөлфинур. Алучы юк та димәде. Бик җитди итеп: 

- Иҗат кешесе ирекле булырга тиеш. Йә сәхнә, йә гаилә, - дип, салкын гына җавап бирде. 

- Ә мин хатынны эшләтмим, - диде ир, затлы ресторанның ефәк тастымалы белән кытыршы ирен кырына ягылып калган кызыл соусны сөртеп. – Хатын-кызның эше – бала карау, өйне тәртиптә тоту, ир көйләү. Сезнеңчә әйтсәк, гаилә учагын саклау. 

- Безнеңчә? 

- Әйе, сез бит культурный халык, бал-шикәр кушып сөйләшергә яратасыз. Шулай буласын сиздем мин. Үләрдәй булып яратсам да, качтым синнән. 

- Яратсаң да?! – дип ышанмыйча кайтарып сорады Гөлфинур.  

- Әйе, яратсам да качтым, - дип кабатлады ир. 

Гөлфинур сүзсез калды. Ир авызыннан ишетелгән бу яңалык шул кадәр сәер, башка сыймаслык булып тоелды. Ничек итеп җаныңа сузылган кояш нурыннан үз теләгең белән баш тартырга була?! 

- Ә мин сине һаман да яратам, - диде ир. - Хыялдагы матур мәхәббәтем син.  Шул мәхәббәт миңа яшәү дәрте бирде. Шул мәхәббәт мине үргә дәшә, алга өнди. Әгәр мин нигә дә булса ирешкәнмен икән, монда синең дә өлеш бар. Син минем илһамым, табыныр Аллам, Алиһәм! Менә шуның өчен, алдыңа тезләнеп, рәхмәт әйтәм, - дип ир урыныннан кузгалды. Сәхнә йолдызы йомшак кул хәрәкәте белән аны туктатты, икесе генә ишетерлек итеп: 

- Тиле... – дип пышылдады. 

- Юк, тиле түгел мин. Әгәр тиле булсам, сиңа өйләнер идем. Һәм гомер буе тәмуг утында янып яшәр идем. Чөнки синең кебек чибәрләргә бар да кызыга, бар да кул суза. Ә мин - бик көнче кеше. Ахыр чиктә мин сине барыбер үтерер идем... Әйт дөресен: ирсез булсаң да, ялгыз тормыйсың бит? Артистлар тормышын беләбез, сездә бар да уртак... 

Гөлфинур урыныннан сикереп торды. Ярсуы, үртәлүе йөзендә, күзләрендә ялкын булып кабынса да, берни дәшмәде. Нәфрәтен учына йомарлап, ишеккә таба атлады. Кызу-кызу чыгып барганда, ир аны куып тотты: 

- Тукта, бу очрашу болай гына калырга тиеш түгел! Минем дә сине татып карыйсым килә! 

Шул кадәр таныш сүзләр иде бу, бик күп тапкырлар төрле ир затларыннан ишеткән, бәгырен өткән, күзләренә - яшь, йөрәгенә кан саудырган сүзләр иде. Гөлфинур, кисәк борылып, авылдашының яңагына китереп сукканын үзе дә сизми  калды. 

- Йә, кыланма инде ул кадәр, - диде ир, янган яңагын сыпырып. – Бер төнне бергә үткәргәннән укаң коелмас. Мин синең беренче мәхәббәтең бит, үкенечкә калмасын. 

- Оятсыз! Башка күземә күренмә! – дип ачу белән ысылдады Гөлфинур. 

- Эре халык сез. Ярар, күренмәм, - диде ир, Гөлфинурның сүзе белән бик тиз ризалашып. Иңнәреп сикертеп, фырт кына борылды да, затлы ризык, эчемлек белән тулы өстәлгә таба юнәлде... 

(дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/kurchak-kele-2)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэмзия Габделхакова исэнмесез! Сезнен хикэйэгезнен ахыры кайчан булыр микэн.? Бик туземсезлек бн котэм. Рэхмэт!

    Хәзер укыйлар