Курчак


(хикәя)
      Эшкә урнашып, тәүге хезмәт хакын кулга алгач та, Фидәния  кибеткә керде дә  беренче әйбере итеп үзенә кием дә, аяк киеме дә, бизәнгеч тә  түгел, ә... курчак сатып алды.  Аксыл бөдрә чәчле, зур зәңгәр күзле,  алсу күлмәк кигән курчак киштәдә тузанланып озак яткан иде булса кирәк. Кемнеңдер үзен сатып алуына   сөенде, ахрысы,   Фидәниянең күкрәгенә сыенып,  “әннә” тавышы чыгарды.  Күптәнге хыялы чынга ашуын тою  кызга да  рәхәт иде.  Унҗиде яшь булса ни!   Унҗиде яшь әле ул үсмер чак белән яшьлекнең арасы гына. Унҗидедә әле балалык та чыгып бетәлми.  Курчак тотып  тулай торак бүлмәсенә кайтып кергән  Фидәния бу балалыгы өчен үз-үзе алдында шулай акланды.  Кыз курчакны тумбочкага утыртып куйды да чәй куярга чыгып китте.  Курчак,  зур күзләрен йоммыйча, аның артыннан күзәтте.  Фидәния чәшкегә чәй ясады. Үзеннән күзен алмаган курчакка арты белән утыру  уңайсыз тоелды – кыз борылып утырды.  Җавап көтмәсә дә, курчакка карап, чәй эчәсеңме минем белән,  дип сорады. Зәңгәр күзләрдә гаҗәпләнү чагылган кебек булды.  Чәйләр тәкъдим итәрлек “дуска” исемсез дәшү кыен иде.   Шундый матур курчакның ничек исеме булмасын? Фидәния башына иң беренче килгән исемне бирергә булды. Миләүшә. Әлбәттә, Миләүшә!  Кыз  курчакка исем кушты: колагына, син Миләүшәәәә, дип дәште.  Курчак яңа исеменнән канәгать  калды кебек.  Чәшкеләрен юарга чыкканда да, бүлмәсен җыештырганда да Фидәния Миләүшәнең карашын тойды – алар бүлмәдә икәү иделәр. Иртәгә эшкә барасы, иртә торасы, дип Фидәния Миләүшәгә аңлатты да урынын җәеп  йокларга ятты. Үз янына Миләүшәне алырга теләсә дә, никтер кире уйлады. Бүлмәдәш ике кыз җәйге ялга авылларына кайтып киткән иде.  Алар булмагач Фидәниянең үзенә генә бик рәхәт тә түгел. Менә бит, Миләүшә булгач, ялгызлык бигүк сизелми.     
       Күзләрен йомып ятса да, Фидәния бу төнне бик озак йоклап китә алмады. Тумбочкада утырган Миләүшә  кызның күңелендә әллә ниләр уятты  бүген.   Балачагын кинәт  сагынып куйдымы, киресенчә,  сабый чакта алган  үпкәләре  еллар аша калкып чыктымы...  Уяулы-йокылы яткан Фидәния  хатирәләргә бирелде...
       Фидәниянең үскәндә бер генә уенчыгы да булмады. Бергә үскән кызларның курчакларына кызыгып, көнләшеп үсте.  Күрше кызы Рәхиләнең кулындагы чалкан яткырсаң “әннә” дип тавыш чыгарган алтын чәчле курчак кызы Фидәниягә җанлы, тылсымлы  булып күренә иде.  Рәхилә курчагын ялгыш төшереп җибәргәч, Фидәния аны тиз генә җирдән алып бирде – авыртына-бәрелә күрмәсен! Рәхиләнең үзе атлап йөри торган  икенче курчагы да бар иде. Монысы инде могҗизаның да могҗизасы иде!  Капка төбеннән коега хәтле арада  аркада күтәреп йөртү хакына Рәхилә  курчагын бераз уйнарга бирә иде.  Үзеннән  күпкә  авыррак,  симез тәнле Рәхиләне аркасына салып күпме үтте микән Фидәния курчакны кулында тотар өчен? Ә бер тапкыр аяклары бөгелеп-сыгылып бара торгач,  кое төбенә барып җитәлмичә, Фидәния хәле бетеп  егылды. Аның артыннан Рәхилә дә җиргә килеп төште.  Чирек юлны үтәлмәгән өчен Рәхилә ул чакта курчагын уйнарга бирмәде...
      Яз җитүгә, авыл хуҗабикәләре  ваткан чәшке калдыкларын җыеп,  кызлар “өй” уйныйлар иде.  Монда да уенчыгы барның түрендә, әлбәттә, кукраеп  курчак утырды!  Кайбер кызларның курчак караватына хәтле бар иде!  Үсә төшкәч, уенчыкка гына ябышып ятмадылар анысы.  Чирәм әз-мәз кардан арынып кипшенү  белән,  вакса савытына ком салып, “класс” уйнадылар, җеп скакалка аша сикерделәр. Талга  бау  асып, таган атындылар.  Кышын таудан шудылар. Иске избач бинасы  тирәли  “аклар-кызыллар”, “нимесләр-безнекеләр”не  уйнадылар.  Биш бала үстергән  әнисеннән уенчык сорап көйсезләнүнең ни икәнлеген белмәде бер бала да. Фидәниянең ике абыйсы үзләренә үзләре  тактадан машина юнәтте, чана, чаңгы, рогатка,  пистолет  ясады.  Абыйлары күрмәгәндә  ул чана-чаңгы Фидәния белән апасы Ләбибәгә дә эләгә иде.  Тик шулай да кыз балага  Курчак кирәк иде! Ир-бала тимер-томырга тартылса, табигать кыз баланы  алдан ук әни булырга  әзерли. Бу – табигать кануны!  Сабый хөкеме – уен.  Баланы беләсең килсә, уенына кара. Кулындагы курчак аша, чүпрәк-чапрак аша кыз бала  хатын-кыз дөньясын өйрәнә.  Үзенең курчагы булмавы Фидәниянең бала җанында  әйтеп бетергесез кимсенү калдырды. Әллә ничә курчаклы  Кәримә аны “хәерче” дип атый.  Әйе шул, Фидәния аңа караганда күпкә хәерче. Кечкенә өйләре дә  черегән такта түбәле, җил капкалы.  Кәримәләрнең  калай түбәле йортлары да болын кебек.  Бер генә күлмәге  булган Фидәниядән аермалы, Кәримәнең күлмәкләре дә берничә. Әтисе дә эчми... Аталы бала – аркалы, инәле бала иркәле, дисәләр дә, биш бала  эчкече аталарыннан куркып үстеләр, иркә булмадылар.  Ач үсмәсә дә, Фидәниянең  күзләрендә үзенә күрә ачлык бар иде: наз җитмәү ачлыгы, уенчык тансыклау ачлыгы... Башкаларныкы булмаса да бер хәл иде. Күпләрнең уенчыгы  бар иде шул.
        Ә беркөнне Фидәния  аскы урамда яшәгән  Илгизәнең курчагын урлады.  Ачык капкадан яңа кереп киткән кызчыкның урамда калдырган курчагын куенына тыкты да өенә йөгерде.  Курчакның  Илгизәнеке икәнлеген белсә дә, кыз үзен ышандырырга тырышты – урамда ята икән, димәк, хуҗасыз курчак! Алырга була! Тик барыбер үзен алдый алмады. Урамда тапса да, курчак Илгизәнеке икәнлеген кыз белә иде.  Урланган  уенчыкның шатлыгы булмады.  Урлашуның бик начар гадәт икәнлеген аңлаган кызчык “иясез” курчак белән озак уйный алмады, кире илтеп бирде.   Ул килгәндә  курчагын югалткан Илгизә   базлап елый иде инде.  Фидәния сузган курчакны алгач,  Илгизә канәгать елмайды: “Әйдә икәү уйныйбыз?”
       Ә беркөнне  дүрт-биш яшьлек  апалы-сеңелле ике кызчык,  Фидәния белән Ләбибә, өйдә курчак уйнарга булдылар.  Әти-әниләренең, дәү әниләренең өйдә булмавы да  әйбәт булды.  Олылар барда чаршау артыннан башны тыккан өчен дә  дәү әнидән тал чыбыгы эләккән кызлар иреккә чыкты бүген!  “Ярамый, тимә, куй”  һәм тиргәү сүзеннән башканы ишетмәгән кызлар уйнап  рәхәтләнде генә!  Әниләренең шакмаклы шәлен бәби  итеп төреп,  яулык бәйләттеләр, мендәргә яткырып тирбәттеләр.  Дәү әниләре аштан кайтып кергәндә уенның иң кызган чагы иде. Килеп керү белән “иманлы” карчык чүпрәк курчакка ташланды һәм  сүгенә-сүгенә сүтеп атты: “Ирсез бала табарга өйрәнәсезмени, кәнтәйләр?!” Сабыйларның кәнтәйнең кем икәнен дә белмәве  усал холыклы дәү әниләре өчен барыбер иде.  Биш оныгы аның өчен бары тик “өйне басып алган” артык тамаклар гына иде.  Эчүдән, чит хатыннардан  башы чыкмаган аталары балаларының ничек үскәнен дә белмәде.  Дини тәрбия алып үскән карчык оныкларын да заманча түгел, ә үзенчә  каты тотарга  (тәрбия дип әйтергә тел бармый)  тырышты. Маңгайларына хәтле төшереп яулык бәйләтте, озын ыштан кидерде.  Тыңламасалар  аркаларына әлеге дә  баягы тал чыбыгы төште.  Тик бала ул күбесенчә  замана баласы. Мәктәптә  баштагы  яулыкны да,  озын ыштанны да салырга туры килде.  Өйдә өйрәнгән гадәтләрне мәктәп бетерә килде.  Бала кеше  бу  икесе ике төрле тәрбиянең кайсысын сайларга тиеш иде икән?
        ...Уяулы-йокылы яткан Фидәния күзен ачып, сәгатькә карады.  Бүген иртә таңнан торып эшкә барасы, ә юньләп йоклап булмый. Күңелне кузгатты бу курчак!  Кирәк идеме икән аны алырга?  Курчаклы булып кына балачак кимсенүләре үтәр, дисеңме?  Бик тә соңга калып пәйда булды  бу Миләүшә!  Уйныйсы килгәннән  түгел, ә бары тик  шул балачак мәхрүмлегеннән котылыр өчен генә  сатып алуы бит аны!  Үкенече калмасын өчен генә алды.  Курчак алачакмын, дип, кайчандыр үзенә сүз биргәне өчен генә.  Курчак уйнар чаклар бер генә шул! Балачаклар бер генә! Үтте курчак уйнар чаклар! Бик кызыклы чакта кирәк иде,  инде аның кызыгы калмады.  Бүген инде бу уенчыкның шатлыгы юк. Ә үкенеч барыбер калды күңелдә.  Сабый чактан  җанга тамыр җәйгән  үтмәслек үкенеч...  Күбрәк җәбер күреп үткән балачак та сагындыра икән! Чөнки анда, үзенә авыр  сүз тидереп булса да,  газизләрен яклаган, саклаган бердәнбер җан –  әнкәй калды...  Фидәниягә кинәт үзе бик кызганыч булып китте.  Үз-үзен – уенчыктан мәхрүм булып, курчаклыларга кызыгып  үскән,  ата-ана  мәхәббәтен җитәрлек күрмәгән  нәни Фидәнияне     күкрәгенә кысып  сөясе, юатасы, тузган чәчләреннән сыйпыйсы  килеп китте.  Бүген аның өчен алып кайткан курчакны чебиле кулларына тоттырасы килде. “Кайда идең миңа кирәк чакта?!” – күз яшьләрен тыя алмаган кыз караңгыда утырган  Миләүшәдән сорады.  Ә Миләүшә җавап бирмәде.  Зәңгәр күзләрен үзе генә белгән ноктага төбәп, ул да  тирән уйга талды шикелле...  

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 14 декабрь 2020 - 18:29
    Без имени
    Бугенге заман заман баласына курчак тугел, телефон кирэк алар ускэч ана назын тоже нинди була икэн ул, дип уйларлар, потому что аналарынада бары тик телефон кирэк...
Хәзер укыйлар
  • Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
    7180
    0
    75
  • Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
    6606
    2
    67
  • Ялгыз торна Коллективта биш кеше, шуларның икесе генә шәһәрдә туып үскән.  Шунсы кызык – коллективта эшләүчеләрнең берсенең дә шәхси тормышы барып чыкмаган: икесе аерылган, ялгыз бала үстерәләр, өчесе бер тапкыр да кияүгә чыгып карамаган кызлар. Җәмилә арада иң олысы...
    3891
    1
    48
  • Кайту Безне ташлап киткән иремнең сөяркәсе шалтыратты...
    5602
    2
    38
  • Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
    2856
    1
    32
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 20 май 2022 - 11:45
    Без имени
    Матур гына хикая охшады
    Хәерлесе шул икән...
  • 20 май 2022 - 19:55
    Без имени
    Эгоистка устергэнсез, чынлап та. Ике дэ уйламагыз. Яхшы кешелэр сирэк хэзер, Аллага тапшырыгыз. Беркемне тынламагыз, тулке уз йорэгегезне тынлагыз. Бэхетле булырга беркайчан да сон тугел. Бэхетле булыгыз!
    Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
  • 20 май 2022 - 01:10
    Без имени
    Әлһәмдүлилләһ
    «Иреңнең әнисен ярат!»
  • 18 май 2022 - 22:33
    Без имени
    Ир кеше яратса,гражданский бракка риза булмый ул,узенеке итэсе килэ ул кызны.Э инде Кыз егет сузенэ ышанып алдан ук ана бирелэ икэн,нэрсэгэ егеткэ ойлэну,рэхэт булганда яши дэ проблемалар тугач тая.
    Ирем миңа өйләнми
  • 18 май 2022 - 21:49
    Без имени
    И аллам, доньяда нинди хэллэр генэ очрамый. Елыйм-елый укыдым. Рэхмэт , шундый узәк озгеч хикәяләрегезгә. И Аллам, хәерле картлыклар, иманлы балалар бир. Хәркемнең картаясы бар бит...
    Балаларына сыймаган Галия әби
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда