Логотип
Проза

Куен җылысы

Бу дөньяда эч сереңне сөйләргә тилмереп йөргән чаклар да еш була икән. Бер уйлаганда, күрше-тирәңдә дә, эшеңдә дә дуслар гына инде, сөйлә сереңне, рәхәтләнеп тыңласыннар...

Бу дөньяда эч сереңне сөйләргә тилмереп йөргән чаклар да еш була икән. Бер уйлаганда, күрше-тирәңдә дә, эшеңдә дә дуслар гына инде, сөйлә сереңне, рәхәтләнеп тыңласыннар... Сернең серлелегенә карап кына сөйлибез дә бугай: дусларыбызны, таныш-белешләребезне очратсак, эндәшмичә үтеп китмибез, сер сөйлибез, сер алабыз; үз серебезне сакласак, кеше серен чишеп булса да әңгәмәдәшебезне куандырырга, шаккаттырырга тырышабыз. Еш һәм бик еш кына, адресы ялгыш язылган хат шикелле, үз серебез үзебезгә кире әйләнеп тә кайта...

Ә син менә вокзалга бар. Берәр буш урын тапсаң, кил дә утыр, сабыр гына көтеп тор. Эндәшмичә калмаслар. Курыкмыйча ачыл син боларга, вокзалдагы күршең барысын да күтәрә. Дөрес, сүз башладың исә мондагы һәр кеше тизрәк үз зарын сөйли башлый. Сөйләр өчен сиңа да чират тияр. Ул арада инде соңга калган поездлар да килеп җитә, һәм, берегез әшрыйк, икенчегез мәшрыйк якка дигәндәй, китеп тә барасыз. Сөйләгән сүзләрегез хат булып та, таш булып та әйләнеп кайтмас.

Эш урыны юлда Фәйзелнең. Заводны кирәкле җиһазлар, чимал белән тәэмин итү өчен тырыша ул; күрше шәһәрләрдәге заводларга заказлар илтә; тегесен эзли, монысын таба, алыштырасыны алыштыра. Эшенә күрә танышлары да җитәрлек Фәйзелнең – юлга чыккан саен яңалары арта. Әлбәттә, һәр танышка да дус булып калырга диелгән әмер юк, күбесе әнә шул бер күреп сөйләшкән таныш килеш кенә бераз истә торган була да, әкренләп, хәтер өеме арасында бөтенләй күмелеп кала. Еллар үткәч кабат очрашсаң да, алар белән инде яңадан танышырга туры килә. Иренми Фәйзел, кирәксә ярты көн вакытын да кызганмас – тик юлга чыккач серле танышлар тел шартлатып тыңларлык маҗаралар гына сөйләсен аңа. Юлда күңелсезләнмәс өчен ул – күргәненең туганы, күрмәгәненең – дусты, бабайларның – яшьтәше, ханымнарның мәхәббәте булырга да әзер.

...Фәйзел ике ягындагы күршесен дә җентекләп күзәтеп чыкты: берсе әбиләр яшендәге хатын-кыз – сентябрь башы гына дип тормаган, сырма киеп, шакмаклап сугылган калын шәл ябынган, ярты капчыклы биштәренә таянып, рәхәтләнеп йокымсырый. Юк, дип уйлап куйды Фәйзел, бу түмгәктән ни он, ни йон, ни запчасть – танышу ул һәрвакыт җимеш бирергә тиеш. Менә икенче яктагы күршесе болай күрер күзгә эшлекле генә кеше, ахрысы. Ыспай гына киенгән, күзлекле, галстуклы дигәндәй. Ике йозаклы портфелен алдыннан төшермичә, «өф!» итеп кенә тора. Иптәшләре дә, хатыны-мазар да янында юк. Ир кеше ялгыз гына юлга чыкса, бел дә тор: ул командировкада, ә командировкага теләсә кемне җибәрмиләр.

– Бу вокзал тирәсендә кеше бер дә бетеп тормый, – дип башлады сүзен Фәйзел, күршесен сөйләндерергә теләп. – Карасана, нихәтле эшсез әрле-бирле чемодан ташый. Ярый, хет ашыгучылары да бардыр инде. Ә менә болары, –  диде ул, хатынының алдына башын куеп эскәмиягә сузылып яткан бер агайга таба ымлап, – мөгаен, тәүлекләр буе шушында аунап ятадыр... Әгәр мондагы халыкны поезд көткән арада гына эшкә кушып торсаң, ә?! Вокзал белән янәшәгә берәр комбинат салып куясы да эшләтәсе үзләрен. Билет бәясен дә каплар, вакыт та тиз узар иде.
Гадәттә, Фәйзелнең бу фикере һәр яңа танышны елмайта торган иде. Әлеге кешенең генә кырыс йөзе һаман үзгәрмәде.
– Минем эшләп торырга вакытым юк, тиздән поездым килеп җитә, – дип кенә җавап бирде ул.
– Кайсы якларга юл тотасыз? – Фәйзел, кәприз ханымнар белән сөйләшкәндәй, тавышын йомшартты.
– Саратовка.
– Эш беләнме?
– Юк. Язмыш кызык итте бит мине: бер хатыным Казанда, икенчесе – Саратовта. Икесендә дә берәр балам бар. Тәки йөрим менә шулай ике шәһәр арасында.
– Ә син билетыңны югалт та Казанда кал йә, киресенчә, Саратовтан чыкма.
– Әйтергә генә җиңел. Уйлап карасаң... – дип, абзыйның ачылып китәргә исәбе бар иде дә, тик Фәйзел күңеленнән генә кул селтәде: ир белән хатын турындагы хикәяләрнең һәммәсенең дә эчтәлеге бертөрле.

Ул арада ике ханым үтеп бара иде, Фәйзел күршесеннән гафу үтенде дә аларга иярде. Ханымнарның берсе бик нык ашыга кебек, озата килүе дә итагатьлек өчен генә бугай, дустын поезд туктыйсы платформага алып килгәч, үзе тиз генә олагырга ниятләде:
– Менә, – диде ул китәр алдыннан, – алтынчы вагон шушы тирәдәрәк туктар, үпкәләмә инде, вакытым юк, поездың килгәнче көтеп тора алмыйм.

Ханымнарның исемнәрен дә ишетеп калды Фәйзел: озата килүчесе – Сания, ә китүчесе, актан киенгәне – Роза икән. Тагын Фәйзелне кызыксындырганы – алтынчы вагон дигән сүз булды. Аныкы да алтынчыда лабаса. Шушы кызыксыну, Роза белән саубуллашып киткән Санияне эзәрлекләп барырга һәм аулаграк дигән урында аның юлына аркылы төшәргә, иптәш кызы турында сорашырга мәҗбүр итте...

Ярты сәгатьләп вакыт үтте.

Фәйзел әйләнеп килгәндә почта поезды килеп туктаган иде инде.
Алтынчы вагонга кергәч, Фәйзел үз урынына утырырга ашыкмады, башкаларга сиздермичә генә ак күлмәкле ханымны эзләп тапты. Вагон эчендә һәркем урнашып, җайлашып беткән иде инде. Бер әби генә «ак ханым» тирәсендә зарланып тора:
– Вәт тамаша, билетны өске катка биргәннәр, ни хәл итеп менепләр ятармын икән?!

Ә Фәйзелгә нәкъ шул гына кирәк тә.
– Әбекәй, пожалысты, менә минем урынга килегез, – дип, әбигә икеләнерлек вакыт та калдырмыйча, билетларны алыштырып куйды, һәм шулай итеп Фәйзел, шакмаклы юл сумкасын тотып ак ханым янына килеп басты.
– Роза! – Фәйзел бу исемне шундый итеп әйтте, хәтта ак ханым, янындагы ирне танымаса да, аның, һичшиксез, иске таныш булуына ышана иде.
– Әйе, мин Роза, – диде ак ханым оялып кына, – тик сезне хәтерли алмыйм.

Бу оялу ир кешенең шушылай тилмереп, йотлыгып һәм бер үк вакытта сөенеп каравыннан кыенсынып калу гына түгел, ә Фәйзелне исенә төшерә алмаудан уңайсызлану да иде. Ак күлмәгенең ачык изүеннән сафлык бөркеп, кызыктырып торган тәненә алсу төс йөгерде. Әйтерсең аңа әле Фәйзелгә кадәр бер генә ир-атның да күзе төшмәгән булган.

Фәйзел җавап бирергә ашыкмады. Хатын-кыз дигәнең җавапсыз калган сорауларны бик өнәп бетерми, җавап тапмый торып тынычланыр дип уйлама да. Кем-кем, ә Фәйзел инде моны яхшы белә.

Роза поездның кузгалганын сизмәде дә. Башка вакытларда ул телевизор экранына ябырылган нарасый төсле хирысланып тәрәзәдән карап барыр, кул болгап калган озатучыларның аерылу сагышларын күңеленнән генә кичереп карар, тәгәрмәчләр тыкылдаган саен ерагая барган Казан каласына үзе дә: «Сау булып тор!» –  дип пышылдап куяр иде. Юк, бүген болар барысы да онытылды, ник дисәң, каршысында күзгә-күз карашып, серле билгесезлек утыра.

– Танымавың да гаҗәп түгел, унбиш ел вакыт үткән...
– Унбиш ел элек мин авылда яши идем әле.
– Салкын Чишмәдә. Карале, ул чишмәгез һаман шулай шаулап агып торамы?
– Әйе... Кызык, сез мине чынлап та беләсез. Мин генә хәтерләмим. Хәер, иртәдән кичкә кадәр күз алдыбыздан күпме кеше чагылып үтә, барысын да ничек искәреп каласың?.. Йөдәтмәгез инде, әйтегез, кем сез?
– Син авылга бер чибәр кыз идең. Сиңа күз тутырып караган өчен генә дә кайбер егетләр бер гаепсезгә тукмала торган иде.
– Анысы дөрес. Клубка гел абыема ияреп кенә килә идем.
– Сез, салкын чишмәләр, Аппакай авылына йөри идегез, аларның клубы да зуррак, егетләре дә шәһәрчәрәк. Ә мин читтән генә күзәтеп торам да, шуның белән юанам.
– Якын килергә курыктыгызмы?
– Мин курка белмим. Хәзер дә менә үземне сиздермәскә кирәк булгандыр. 
Унбиш ел буе ничек түзгәнмендер, белмим, тик хәзер сөйләшәсем килә, сине бүтән очрата алмам төсле.
– Исемегезне дә белмим, ичмасам.
– Фәйзел мин.
– Фәйзел, Фәйзел... Фәйзел... Юк, исемә төшерә алмыйм.
– Аппакайда кошчылык комбинаты төзегән идек. Тирә-яктагы колхозлардан бик күп җыйдылар безне. Ул вакытта йомыркадан чыккан әтәчләр дә бүген унбиш яшь тутыргандыр инде... Эштән кайткач, арыганнарны да онытып, Аппакай юлына чыгып басам – хыялланып-хыялланып сине күзәтәм.
– Килеп дәшәсегез калган. Егетләрем арасында алай артык өзгәләнеп сөя белүчеләр юк иде.
– Исәнме, Роза, мин сине яратам, дисәм, мөгаен, «мине бик күпләр ярата», дип кенә җавап бирер идең әле... Гомерем буе сиңа охшаган кешене эзләдем.

Ярату сүзләрен кем генә яратмый икән! Роза да йотлыгып тыңлады. Фәйзелгә караган саен күңеле сөенде. Роза ир алдында үзен бурычлы итеп санады... «Элеккеге игътибар юк инде хәзер миңа, олыгаям, ахрысы, трамвайларда яшьләр урын да бирә башлады», дип, өлкәннәр гаме белән яшәүгә күчкән ханым мәхәббәткә аваздаш сүзләр ишетә бүген. Ялгызлыкта үткән һәр көн үзен нык сиздерә, һәм менә бүген аның янында Фәйзел исемле өмет. Хәер, ниткән өмет булсын ди инде, юлаучы гына ич. Розаны да кем беләндер бутавы гынадыр. Бәлки, кайда ачык күңел күрсә, шунда бәреп керә торган берәр әрсез генәдер. Тәүбә, тәүбә, анысы кирәкми...

– Чәч толымым элек нинди иде, әйтә аласызмы? – Роза, үз соравыннан үзе оялып, читкә борылды һәм җавап көтте. Артык кыен түгелме бу сорау, дөрес җавап бирә белерме? Ялгышмаса гына ярар иде. Күпертеп таралган куе кара чәчләремә сыный карасаң, кисеп ташланган толымымның озынлыгын чамалап та әйтә алырсың...
– Җиргә тиеп тормаса да, тел шартлатып үтәрлек иде...
– Дөрес. Клубка киеп чыга торган чәчәкле ак күлмәгемне хәтерлисезме?

Поезд әкренләп төнгә килеп керде. Тәрәзәгә якынайган урманнарда карурман төсе...

Пассажирлар урын-җир иплиләр. Тәгәрмәчләрнең тигез тыкылдавы һәркемне йоклатыр сыман. Пышылдашып кына сөйләшер чак якыная. Ә Розаның бүген көчле сүзләр ишетәсе килә.

Тамбурда көзге төн җиләслеге.
Розаның иңендә Фәйзел пинжәге.
Ике башка йөз төрле уй.
– Ак күлмәгең сиңа бик килешә иде.
– Ул миңа бик килешә иде.
– «Иде дә иде», дибез. Кайда эшлисең, Роза? Нәрсәләр майтарасың?
– Сөйли калсам, тыңлап арырсыз. Болай да инде күзләрегездә йокы бар.
– Минем күзләр гел шундый ла ул, игътибар итмә.
– Ирдән уңмадым. Бер кыз үстердем, техникумга укырга керде. Баласын очырган кош төсле, җиңел сулап ялгызым гына ял итеп кайтырга исәп.

Сүз уңаеннан гына «һәр кешенең бәхетле булуын телим», дип купшыланырга яратса да, Розаның ирсез яшәве Фәйзелнең өметен азындырды, хәтта куандырды да бугай.

– Роза, син бер дә үзгәрмәгәнсең. Мин әле дә сокланам сиңа , ә соклану ул –  ярату билгесе...
– Мондый сүзләрне ишетүе рәхәт. Сөйлә, Фәйзел, сөйлә.
– Хат язасым килә.
– Хат... Хат очрашу бит ул – берең сөйли, берең тыңлый.
– Кая языйм соң, адресыңны әйтәсеңме?

Фәйзел, Роза иңендәге пинжәкнең кесәсенә тыгылып, куен дәфтәрен алды. Ул моны шундый тиз эшләде, кесәгә үрелгәндә Розаның куен җылысын да тоймый калды. Әйтә-әйтелешкә үк урам исемен, йорт номерын да язып алды. Тиз язды, әйтерсең бер мизгелгә генә тоткарланса да, Розаның кире уйлавы мөмкин иде.

Хатларга гына языла торган аерым сүзләр бар, телдән әйтеп бирүе кыен аларны. Розаның әнә шул зарыгып көткән очрашуларга тиң хатлар алганы юкка яшьлекнең үзе кадәр гомер үткән инде, һәм менә яшьлек тагын әйләнеп кайтты. Аккан сулар кире кайтмый, дип җырлыйлар тагын...
Киноларда күреп, китаплардан укыса да, очраклы күренешләргә юлыккан кешеләргә шикләнебрәк, ышанмыйчарак карый иде Роза. Фәйзел белән очрашу да очраклы хәл түгелме соң?! Бәлки, болар һәммәсе дә алдавыч төш кенәдер. Була бит шулай: әллә кайдан гына кошлар сайравы ишетелеп китә – урманда да, болында да кебек. Куышып йөрисең, ул сине тотып ала, иреннәреңә орынып үткәндәй тоела. Уянсаң, куеныңда исерек ир бөгәрләнеп ята... Һай, татлы төшләрнең бигрәк тансык чагы!..
–    Фәйзел, ачуланмасагыз, сорыйм әле, ник соң моңарчы ялгыз яшәдегез? Ирләргә гаилә яңартуы җиңел ич...
–    Кичә өйләнсәм, бүген нишләр идем, сиңа читтән генә кызыгып карап утырыр идемме? Ир кеше өчен иң зур бәхет ирек бит ул. Минем менә теләсә кайсы чибәркәйнең аяк астына егылырлык ирегем бар.
–    Ничә тапкыр егылдыгыз инде? – дип ялт кына сорап куйды Роза, шаяртудан бигрәк, Фәйзелнең «тел төбен» аңларга теләде.
– Блокнотымда ничә адрес булса, шулхәтле, – диде Фәйзел комарланып һәм шул арада болай мактануның тиешсезлеген анлап сүзне кирегә борырга теләде: – Ә блокнотым чип-чиста!
 – Әйтегез әле, дөресен генә әйтегез, сез бит мине белмисез, әйеме, бу әкиятне уйлап кына чыгардыгыз?!
– Хатын-кыз белән танышу үзе бер сәнгать бит ул, – диде Фәйзел, Розаның күзенә туры карарга куркып.
– Ялган сәнгатьне җенем сөйми!

Шушы берничә сәгать эчендә күз алдында әкияттәгедәй сихри шәһәр калкып, ул шәһәрдә Фәйзел белән Роза өчен дә бер йорт корылган иде; тәрәзәләре якты, ишеге киң – атлап керәсе дә гөрләшеп яши генә башлыйсы. Бактың исә, шәһәре дә, йорты да балалар мәйданчыгындагы төсле комнан гына өелгән булган икән. Җимерелде дә төште, җир белән тигезләнде.

Роза, үзенә-үзе сораулар яудырып, аларга җаваплар да табарга тырышты. Адресым нигә кирәкте икән? Хат язар өченме? Юк, Фәйзел хат язарга ярата торган кешегә охшамаган. Эш юктан, кызык өчен генә хатлар язышырга унҗиде яшьлек чагыбызмы? Яшьлек дигәннән, Фәйзелнең кайчандыр безнең якларда булуы, миңа кызыгып йөрүе кебек үк, чеп-чи ялгандыр әле. Ирләр, тол хатын икәнеңне белсәләр, сөйләндереп карар өчен әллә ничә төрле ысулын табалар. Салкын Чишмәдән икәнлегемне дә берәр ничек ишетеп кенә калгандыр... Сания озата килгән иде, аннан сораштыргандыр әле, җаен да тапкандыр, шундый әрсез иргә охшаган бу. Ә Сания ике дә уйламас. Мине күптәннән бирле сөяркәле итәсе килә иде инде аның. Чәчең озын иде, дип әйтүе дә, шикәргә карап, баллы ул, дигән кебек кенә – чәч үсәр өчен бирелгән, кыска чәчне кем киссен?! Ирдәге хатын булсаң да, ялгыз чагыңны туры китереп, тәрәзәңә чиртеп үтәргә иренмәс. Абау, нинди чиркангыч кеше. Адресымны ник алганын да беләм хәзер: тамагы туйган эт тапкан ризыгын күмеп куя, карыны ачкач эзләп ала. Фәйз... бу хәсис тә шундыйдыр, исемен дә искәрәсем килми хәтта. Их, блокнотын ачып карарга, хатын-кызлар адресы белән тулган микән?!
Розаның җаны өшеде, гүя әкренләп куен җылысы суынып бара иде. Гомердә булмаганны, йөрәге авырткандай тоелды.

Роза, кинәт кенә яшерен бер карарга килеп, сагаеп калды: ничектер җаен табып, блокноттагы адресны юк итәргә...

Роза, күзен йомса да, Фәйзелнең өске ятактан аңа каерылып карап барганын тойды. Карасын әле, карасын... Фәйзелне сынарга теләп, одеялны читкә этәрде, җәймә генә ябынды, болай юка аклык аша нәфис сынның бөтен барлыгы беленеп тора.

Фәйзел песи җитезлеге белән ятактан төште дә, аяк очларына гына басып, Розага якынайды, аның ачык муенын үбәргә теләдеме, әллә тән җылысын тоеп карарга ниятләдеме – белмәссең. Тик Роза, ир кеше сулышыннан оеп, чирканып куйды һәм, йокы аралаш кына борылгандай, мендәргә йөзтүбән капланды. Аяк тавышларын ишеткәч кенә Фәйзелнең тамбур ягына таба киткәнен аңлады.

«Адресым язылган блокнот якында гына!» – шушы тынгысыз уй Розаның бөтен холкы-акылы белән идарә итә башлады... Ул – кесәдә. Алырга. Бер мизгел җитә. Әмма бит кеше кесәсенә керәсе!.. Ләкин ул ир синең өметеңне алгысытты. Намуссызга җәза бирү – намус эше. Озак уйлап икеләнеп ятсаң, Фәйзел килеп җитмәгәе... Ул кесәдә. Алырга. Бер мизгел...
Роза, урыныннан торып, күршеләрен күзәтеп чыкты: йоклауларына тәмам ышангач кына, өске ятакка үрелеп, элгечтәге пинжәкнең куен кесәсен эзләп тапты. Куен дәфтәренә кул тигәч, әллә куркудан, әллә артык сагаюдан маңгаеннан чеметтереп-чеметтереп салкын тир бәрде. Хәтта күңеле болгангандай булды. Тиз генә актарып, йөзәрләгән хатын-кыз арасыннан үз адресын ертып алды. «Абау, усаллык эшләве дә кыен икән, бөтенләй хәлдән тайдым», – дип уйлап куйды ул һәм башка берни дә уйламаска тырышты. Йокларга яткач та башыннан ук бөркәнде: Фәйзелне күрсә, гафу үтенмичә түзә алмас кебек иде...

Вакытның тизрәк үтүен теләгәндәй, поезд тизлеген арттырды.

***
Фәйзелнең ятактан сикереп төшүе сискәндерде Розаны: «Әллә сизде микән?» Станциягә килеп җителгән иде. Фәйзел ашык-пошык киенде дә аерылышу газаплары кичермичә генә саубуллашып чыгып китте.

Роза, сиздермәскә тырышып, Фәйзелне күзәтте. Тәрәзә экранында ватык телевизордагы кебек тавышсыз-тынсыз аксыл сурәтләр – куе томан таңны бастырып куйган. Әнә «теге», ялтыравык ботинкасына карап, перрон буйлап йөренде дә пычрак юлга төшеп, томан эченә кереп югалды. Шуны гына көтеп торгандай, поезд кузгалып китте. Роза, тәгәрмәчләр теркелдәвенә сөенеп, мендәргә ауды да кулын күкрәгенә куйды.

Сул күкрәк астында ярсынып-куанып Йөрәк тибә иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар