Логотип
Проза

Көтеп алынган бәхет

Әллә күзенә күренәме, сискәнеп китте Гөлгенә. Каршысында пәйда булган Гамилне күргәч, ни уйларга да белмәде, чөнки бу  очрашу көтмәгәндә, кинәт булды. Унсигез еллап гомер үтсә дә, шундук  таныды  аны: шул ук озын буй, киң җилкә, серле караш, тик куе кара чәчләренең чигә тирәләренә ак бәс яткан. Күзләрендә ниндидер сагышмы, назмы...

Әллә күзенә күренәме, сискәнеп китте Гөлгенә. Каршысында пәйда булган Гамилне күргәч, ни уйларга да белмәде, чөнки бу  очрашу көтмәгәндә, кинәт булды. Унсигез еллап гомер үтсә дә, шундук  таныды  аны: шул ук озын буй, киң җилкә, серле караш, тик куе кара чәчләренең чигә тирәләренә ак бәс яткан. Күзләрендә ниндидер сагышмы, назмы... Теге вакытта – ерак үткәннәрдәге иртәнге тынлыкта шашынып сөю турындагы шигырьләрен укыгандагы дәрт сүнгән иде инде ул зәңгәр күзләрдә.  Метро вагонында урыннары капма-каршы туры килде аларның. Бер-берсенә текәлеп, карашлары очрашуга, Гөлгенәнең гәүдәсеннән ток үткәндәй булды. Ир дә аны таныды, нидер әйтергә теләп урыныннан калкынгандай итте. Тик тукталышта кереп тулган кешеләр арага басты. Электричка  «Тукай мәйданы» станциясенә килеп туктауга,  хатын тиз генә вагоннан чыкты да, ашыгып «Кольцо» сәүдә үзәгенә таба китте. Халык төркеме арасыннан Гамилнең дә  артыннан чыгуын, куып җитәргә теләп, ашыгып атлавын күрде, тик адымнарын кызулатты. Аңа ялгыз калып уйланырга кирәк иде, чөнки үткән еллар хатирәсе тагын  күңелен биләп алды...

Кышкы урман аланлыгындагы зур гына йорт тәрәзәләрендәге ут шәүләсен күреп шатланды Гамил. Ул куе урман ешлыгында адашып йөреп бик арыган иде. Нишләп бабасын тыңламады, ялгызы йөреп кайтырга, очраса, куян атарга уйлап, тыюлыктан биш-алты  чакрымлап читкәрәк  ауга чыккан иде егет. Казанда яшәсә дә, кечкенәдән җәйләре Башкортстанның төньягындагы авылда, әби-бабасы  янында үткәнгә, авыл эшен белеп үсте Гамил. Менә хәзер дә картларның күңелен күрәсе килде, нидер эшләде, какты, сүтте, җыйды. Берничә көн эчендә ул урам як киртәләрне ныгытты, утын ярды. Әти-әнисе еш кайта алмый, ә хуҗалыкта ирләр кулы кирәк... Бигрәк тә авырып яткан бабасы шатланды, хәтта торып утырды. Сөйләшергә иптәш булгач, кызыксынып, бер ай элек кайткан оныгының ничек хезмәт итүен, кайларда булуын озаклап сораштырды. Яраган кадәресен генә  сөйләп, бабасының сорауларына җавап бирде Гамил. Тик Чечняда булган  мәхшәр хакында авыз ачып бер сүз әйтмәде, чик буен саклавы турындагы уйдырмасын кызыклы вакыйгалар белән баетты. Грозный шәһәрендә тимер юл вокзалын алу өчен яңа ел төнендәге дәһшәтле сугыштан исән калган санаулы солдатларның берсе ул иде. Майкоп бригадасы... Болар искә төшкәндә дә чәчләр үрә торырлык... Нык коралланган Дудаевчыларга каршы әзерлексез кертелгән яшел томшыклар – яшь солдатлар иде  алар ул вакытта. БМП машиналарын дошман шартлатып юк итте. Батальон штабы начальнигы майор Чмырев һәлак булгач, алар тәүлек буена  чолганышта булдылар.  Истән чыкмаса да, тизрәк хәтердән җуярга тырышырга кирәк  боларны... Шагыйрь әйтмешли, «Үлем турында уйлама, илең турында уйла»... Әби-бабасы янында  тагын  бер атна торуга, егетнең ирек таләп иткән җаны авыл өенә генә сыя алмыйча, киң болыннарга, куе урманнарга омтылды. Бер көнне җыенып ауга китте Гамил, бала чагында бабасы белән йөргән урман аланындагы энҗедәй ак кар патшалыгын ялгызы гизде. Күзләр камашырлык сафлык! Саран гына күренеп алган кояш  нурларында җемелдәгән ап-ак кар өстеннән кызыксынып, төлке, куян эзләрен карады, карт миләш тирәсендә чуарланып беткән кош эзләрен күздән үткәрде. Кар өсте – ул ачык китап бите кебек, ди бабасы. Киң чаңгы эзләре буйлап эчкәрәк керде ул. Урманда шундый тын, рәхәт. Аксыл чуар  нәфис каеннар, кытыршы кайрылы юан наратлар, кап-кара кәүсәле юкә агачлары, шомыртлар, эреле-ваклы яшел чыршылар ак кар бүрекләрен киеп, горур гына  басып торалар. Менә моннан озын колак чабып үткән! Ә биредә яшәү өчен көрәш булган кебек, эзләр чуалган... Әллә бүре эзләре инде?
Шулай бара торгач, байтак юл үтелде, көн кичкә авышты. Урман эче караңгыланып киткәндәй булгач, Гамил кайтыр юлга борылды. Озак барганнан соң, кире якка киткәнлеген сизде ул. Урман эченнән чыгар юлын югалтып шактый йөрде. Төн дә җитеп килә, кайсы якка барырга? Урманда төн үткәрер микәнни? Арып, агач төбенә чүгәләде егет. Бераздан бик еракта эт өргән тавыш, ниндидер гөрелте тавышы ишетелгәндәй булды. Гамил ай яктысында тавыш килгән якка юнәлде. Юл юк, аркылы ауган агачларга абынмаска, чаңгыларны сындырмыйча сакларга иде. Шактый ара үтеп, урман авызына чыккач, еракта ут шәүләсе күренгән йортка таба китте ул. Койма буенда ярсып өргән эт тавышыннан туктап калды. Менә йорт эченнән чыккан хатын-кыз тавышы ишетелде:
– Кем бар анда? Кем йөри инде төн уртасында?
– Мин Ирәкте авылыннан, Сәхәү бабай оныгы. 
– Акбай, на место! – диде ачулы тавыш. – Кемгә әйтәм!... Әйдә, кер!
Капка келәсе шалтырап ачылды. Егет  тынычлана төшкән Акбай яныннан ишегалдына үтте. 
– Адашып йөрдем, – диде ул кыенсынып. Яп-якты буш өй эченә кергәч, Гамил ишек төбендә туктап калды. Артындагы кызга кызыксынып карап алуга, тегесе:
– Сәхәү бабайның оныгы, димәк... Аны беләбез. Ярый, иртән юлны күрсәтермен. Мин өстәл әзерләгәнче, бар, мунчада юынып чык, суы җылыдыр әле, – дип, тир исе килеп торган егеткә сөлге сузды.
Гамил эссе мунчада рәхәтләнеп чабынды, юынды, киенгәндә инде аруы бетеп киткәндәй булды. Өйдә  өстәл өстендә  итле бәрәңге, тозлы кыяр, бер тәлинкә җирән гөмбә һәм кечкенә графин тора иде. Хуҗабикә өстәлгә кашык куйды да Гамилгә эндәште:
 – Нәрсә, мунчаның җылысы бетмәгәнме? Сәхәү бабай нихәлдә соң, чирләп ята дигәннәр ие? 
Бабасының хәле яхшыра башлавын әйтеп, йорт эченә күз салды, кызга  рәхмәт әйтеп, сөлгесен куйды да өстәл янына килеп  утырды ул. Бу өйдә бер дә ир-ат заты булганга охшамаган...
Әйдә, танышыйк, мин Гамил булам. Ә син кем?
Үзе яшьләрендәге бу  чибәр кызның кара куе чәчләре иңбашына төшкән, кофтасы төсендәге  соры-яшькелт күзләре кыю карый,  бит очлары алсуланып тора. Сөйкемле, чибәр күренә!  
– Минем исемем Гөлгенә. Әйдә, җитеш, аша, аруың бетәр, – диде ул  табынга ишарәләп. Егет бәрәңге алып капты, графиннан кечкенә стаканга салып, эчеп куйды. Көмешкәсе куәтле икән. Бераз ашап алгач, батырая төшкән егет Гөлгенәгә  борылды:
– Чәчәк кенә, гөл генә, шигырь сөйлим, тыңлыйсыңмы? – диде Гамил елмаеп һәм кайчандыр беренче мәхәббәтенә багышлап язган шигырен сөйли дә башлады. Шигырьләре байтак иде аның, алар искә төшеп кенә торды.  Гөлгенә егетне бирелеп тыңлый, гүя бу тавыш якты өметләргә, тормышка ашмастай хыялларга канат куя. Гамилнең бу кадәр игътибарлы тыңлаучыны очратканы юк иде әле. Ул тагын бер чәркәне күтәреп куйды да дәртләнеп укуын дәвам итте.  Сәгать төнге өченчене күрсәтсә дә, кыз урыныннан торып  китмәде,  тыныч кына тыңлап утыруында булды. Тыштан гына тыныч күренде Гөлгенә, аның җанында гүя учак кабынды, ялкыннары күккә үрли иде. «Нинди сөйкемле караш! – дип уйлады егет. – Күзләрендә очкын кабынган сыман. Басынкы, тыйнак, ялгыз... Башка кызлар муенына сарылырга гына тора, ә бу, егеткә һич исе китмәгәндәй, тик тыңлап утыра...» Гамил урыныннан торып, дәртләнеп сөйли-сөйли,  Гөлгенәгә якынлашты: 
Бүген көнем синсез – төссез иде, 
Төнем якты итте тулган ай...
Сөю агыла сыман  күзләреңнән, 
Йөрәк яна, нигә бу шулай?...
Хисләренә исергәндәй, ул арттан килеп кызны кочаклап алды да җилкәсеннән үбә үк башлады. Тегесе пышылдап кына кирәкми дип, аны этеп җибәрмәкче булды, тик бу кызган егетне ярсытты гына. Ул  кызга сүз әйтергә ирек бирмәде,  аның уймактай иреннәренә үрелде. Өстендәге кофтасын салдырды, алар кырыйдагы диванга якынлаштылар. Гөлгенә карышып, аны бар көченә этә башлады, тик Гамил кызны ашыгып, шашып үпте, иркәләп назлады. Гөлгенә тыпырчынды, торырга теләде, тик кычкырмады, тавыш чыгармады. Бераздан аның каршылыгы кимеде, аннары тәмам югалды, ул үзе дә егеткә җавап биргәндәй, дугадай бөгелеп, ыңгырашу авазы чыгарды...
Тиз генә диваннан торып, башын иеп чыгып киткән Гөлгенәнең һаман кермәвенә аптыраган егет ни уйларга да белмәде. Көмешкәсен эчмәскә булган, шул канны кыздырды. Ялгышты бугай, болай ярамас иде... Нишләргә соң инде? Егет диван кырыендагы тастымал белән тирләгән муенын, битләрен сөртте, әрле-бирле йөренде. Эчәргә су эзләп як-ягына каранды да  ябык  пыяла ишекне ачып, зур бүлмәгә күз салды.  Ярым караңгы бүлмәдәге караватта яткан  кеше гәүдәсен  күреп,  сискәнеп китте. Билдән ак япма астында ятса да, тәрәзәдән төшкән тулган ай яктысында кечкенә гәүдәсе  күренеп тора. Ах,  кем икән  бу?.. Якынрак килде Гамил, ә гәүдәнең кулбаштан ике кулы, бот төбеннән ике аягы  юк иде... Йә Хода... Ул бит барысын да ишетеп яткандыр... Гамилнең аркасына салкын тир бәреп чыкты, ул уңайсызланып, ирексездән бүлмә эченә керде. Гарип егетнең  күмер кебек күзләрендә яшь тамчысы ялтырады. Янына якын ук килеп баскач, Гамил  кинәт кычкырып ук:
– Взводный! Бу синме? Син исәнмени?... – дип  чайкалып китте, карават янына килеп  тезләнде. Әйе...  хезмәт срогын башлап, чечен сугышына килеп эләккәч, аларның  взвод командиры булган татар егете Марс Камалов иде бу! Гамилнең кыенсынудан, оялудан йөзенә генә түгел, колакларына да ут капты... Соңгы сугышта  аларны – яшь солдатларын үлемнән саклап, взвод командиры  дошман ыргыткан граната өстенә ауган иде... Теткәләнеп беткән, нык яраланган кан эчендәге батырны – рядовой егетләрдән 3-4 яшькә генә өлкәнрәк  командирны көч-хәл белән госпитальгә озатырга өлгергәннәр иде алар...  Ампутациядән соң аңына килә алмаган диделәр, аның үлеме турында хәбәр килгән иде... Взводный авыр яраланса да,  исән калган икән бит! Гамил аны ерак Башкортстанда, тын урман буендагы каравылчы йортында  шушы хәлдә күреп тәмам аптырады, бермәлгә аңгыраеп китте. Мөлдерәмә тулы күңел савытын кысып тоткандай, бер үк утта канатлары көйгән ике күбәләк сыман, бер мизгелгә алар тын калдылар.
– Тәмәке! Тәмәке бир! Син?..
Тулган ай яктысында ул да егетне танып алды. Гамил юл капчыгыннан калтыранган куллары белән тәмәке алып кабызды да Марска каптырды. Бер-ике суыруга, ул күңелендәге каршылыклы хисләрдән тынычлана төшкәндәй, сүз башлады. 
– Әйе, – диде ул, – бәхетсезлеккә каршы, мин исән калдым, мине яңадан сүтеп җыйдылар... Тик тормышка ярар җирем юк инде. Балабыз да булмый калды ичмасам. Аңлыйм, Гөлгенәгә бик авыр. Бәлки авырга узар... Безнең өчен тормышның сынаулары бетмәгән икән әле... Син  хәзер үк кит, монда бүтән күренеп йөрмә! Авыздан тәмәкене ал! Таң беленә башлады, урман буйлап бар да,  уңга таба борыл, юлны күрерсең...    
– Командир, кичер мине булдыра алсаң...
Гамил, капчыгын эләктереп, башын иеп торды да тиз генә  өйдән  чыгып китте. 
Төнге күк йөзеннән җиһан куенында уйнап очкан ак күбәләкләр сыман кар бөртекләре  бөтерелеп җиргә төшә. Гамилнең башында каршылыклы уйлар өермәсе... Кайткач, шуны белде: элек бабасы белән бергә урман каравылчысы булып эшләгән Зиннәт авырып хастаханәдә ята икән.  Өйләнеп, армиягә киткән бердәнбер улы, Чечнядә авыр яраланып, ел буена  госпитальдә аунап яткан. Соңрак аны өенә  аяк-кулсыз кайтарып салганнар. Улы кайгысыннан  хатыны үткән ел ук дөнья куйган...
Гамил озак  уйланып йөрде:  менә нинди авыр язмышка дучар булган бу яшь пар... Бәхетле булып  яшәр урында... Их, Гөлгенә! Кем соң сине җил-давылдан саклар? Кавказ таулары буенда никадәр язмышлар җимерелде,  күпме гомерләр өзелде... Каһәр суккан сугыш, кирәкмәгән, чит сугыш! 
Гамил авыр тойгылар белән поездда Казанга кайтып китте. Тормышының һәр мизгелен язмыш бизмәненә салып үлчәр өчен алда байтак еллар, билгесез озын  юллар көтә икән кешене. 
                ***
Фатирына  кайтып керүгә, Гөлгенә тиз генә аш куйды, йомырка сытып коймак камыры әзерләде. Тик күз алдында Гамил, аның серле карашы,  олпат гәүдәсе, назлы елмаюы тора иде. Ничә еллар буена  хәтереннәнән чыкмаган оятлы да, татлы да, газаплы да сагышы иде ул аның! Әйе, бар тормышы кабат кинофильмдагы кебек Гөлгенәнең хәтер иләге аша үтте...
 Ире каршында  гаеплелек  тойгысыннан газаплануын  ана булу шатлыгы җиңеп, ул бераз тынычланган иде инде. Хатын-кызның җирдәге бурычы  – бала табу, нәсел калдыру бит. Ире дә аны аңлады. Бала тугач шатланды, сөенде, күзләрендәге җан әрнүен, сызлавын күрсәтмәскә тырышты. Ә  кайнатасы бәбигә агач карават ясап куйды, сиртмәле арба алып кайтты, баланы нишләтергә белмәде. Тик кадерлесе – Марсы балага 3 яшь тулганчы гына яшәде. Беренче чечен сугышында ук алган төзәлмәс яралары белән озак интекте ул. Гөлгенә аны бала урынына карады, хәлен ничек тә җиңеләйтергә тырышты. Дәвалау өчен Кытайда укып кайткан доктор тапты. Тик болар аның гомерен  беразга гына озайтты. Военкоматтан ярдәм өмет итеп йөреп караган иде дә, пенсия акчасыннан башка әллә ни  ярдәм булмады. Ире үлгәннән соң, баласын алып китәргә җыенгач, кайнатасын кызганудан тагын биш елга тоткарланды хатын... Күрше авылда бухгалтер булып эшләде. Катлаулы, болганчык, авыр ике меңенче ел иде. Югарыга үрмәләгән оятсызлар аркасында үзен  гаепләп, утыртып куя яздылар. Дөреслек өчен көрәште, дәлилләде, акланды. Ялгыз хатынның көчле булмый чарасы юк. Тормыш аңа бернинди дә ташламалар ясамый шул. Акыллы  Зиннәт абзый килененә киңәшләре белән ярдәм итте. Аннары: «Бу яшьтән шулай ялгыз яшәмәссең , кызым. Тормышыңны җайларга уйласаң, бер сүзем юк. Кияүгә чыгарга кирәк сиңа. Баланы үзем карашырмын, ярдәмемнән ташламам. Улыма шулай дип сүз бирдем бит, аның бердәнбер баласы ич ул», – диде. Ах, белсә иде әтисе!... Сабырлык, зирәклек сирпелгән күзләрендә, тәҗрибә туплаган күңелендә бары яхшылык кына чагыла аның. Ә Гөлгенә башканы ярата алырына ышанмады. Кайнатасы җыйган акчасы белән  Казаннан фатир алырга булышты. Үзе урманын, кадерле кешеләренең  каберләрен  калдырып китә алмады. Гөлгенә Татарстанда, башкалада яши башлады. Гамилнең дә Казаннан икәнлеген белә иде ул. Ә кызы – Зифасы тәртипле булып үсте. Әтисе кебек шигырьләр белән мавыга, алар басылып тора, мәктәпне алтын медальгә тәмамлады үзе. Финанс-икътисад институтының беренче курсында гына укыса да, тизрәк һөнәр алырга, эшләргә омтыла. Курсларга йөреп, инглиз телен  үзләштерә.  Әнә, кайтып та җитте үзе. Әнисен күргәч, күзләрне чагылдырып торган кояштай карашы тоныкланып киткәндәй булды:
Әни, нәрсә булды, төсең киткән димме...
Зифа, борчылып, әнисенең сагыш-моң тулы күзләренә карады. Гөлгенә, елмаеп, кызын тынычландырырга ашыкты. 
Берничә көн үткәч, Бауман урамы чатында алар Гамил белән кабат очраштылар.                                                              
– Гөлгенә, бу синме соң? Исәнме! Мин сине  күптәннән эзлим бит инде.   Ә син һаман да элеккечә чибәр, һич кенә дә  үзгәрмәгәнсең! – дип кулларына үрелде ул.
– Исәнме, Гамил!  Менә ничә еллар үткәч очраштык...
– Тормышлар ничек, Гөлгенә кадерлем? Мин сезнең Казанга күченеп килгәнегезне  ишеткән идем. Очрашу турында хыялланып, өметемне өзми яшәдем. Мине гафү итәрме икән дип уйладым... Оныта алмадым мин сине, Гөлгенә, өйләнә дә алмадым. Аптырагач, Себергә киттем, ун ел анда эшләп карадым. Күңел борчуларына җавап тапмыйча, тагын Казанга  кайттым.
Аның куе керфекләре астына яшерелгән күзләрендә сөю чаткылары өмет нуры чәчә иде. Алып гәүдәле чибәр бу ирнең күзләрен тутырып  карап торуыннан ук, әйтерсең лә җанга җылы  агылды, аның кайнар хисләреннән  салкын көн кояшлы, нурлы булып тоелды. Шигъри күңеле белән кайчандыр җанын әсир иткән егет кенә түгел, ничә еллар буе көтеп алган бәхете иде  ул аның! Бүтән беркая да җибәрмим мин сине, дигәндәй,  Гамил Гөлгенәне кочаклап ук алды. 

Рәсем: Наталья Васильева
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар